Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Научные работы / Авыл юлларында балаларның иминлеге. Проект эше

Авыл юлларында балаларның иминлеге. Проект эше

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:













Авыл юлларында балаларның иминлеге





Проектны эшләүче:


Шаяхметова Ләйсән Фидаел кызы - Мөслим районы Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы;






















Күбәк - 2016


Актуальлек:

Балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау - безнең милләтебезнең киләчәген саклау дигән сүз ул. Бу проблема бүгенге көндә бик киеренке хәлдә: елдан ел юл-транспорт фаҗигаләре арта бара. Бу һәлакәтләрдә илебезнең күп кенә балалары авыр травмалар алалар, инвалид булып калалар, үләләр..

Авыл мәктәпләрен оптимальләштерү нәтиҗәсендә авыл балалары башка авылга барып укырга мәҗбүр булалар. Олы юлларда укучылар төрле транспортка утырып йөриләр. Балалар белән булган юл – транспорт һаләкәтләре, авыл җирлегендәге юл билгеләренең булмавы, укучыларның юл билгеләрен практикада куллана белмәүләреннән килеп чыга.

Автотранспорт фаҗигаләренең артуы сәбәпле, дәүләт органнарының, гомуми белем бирү учреждениеләренең, гаиләләрнең берләшүе һәм бу фаҗигаләргә каршы көрәшүе кирәк.

Проблема:

Мәктәпләрнең укыту планында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә сәгать саны аз бирелгән. Авыллардагы юлларда юл тамгалары да житәрлек дәрәжәдә түгел; укучыларның юл билгеләрен практикада куллана алуларын да күнекмәгә әйләндерергә кирәк.

Максат:

Укучыларга юлда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең зарур икәнен төшендерү.

Укучыларда үз тормышларына карата сакчыл караш булдыру.

Бурычлар:

Куркыныч ситуацияләр туганда югалып калмаска үз белемеңне куллана белүгә күнектерү.

Юл йөрү билгеләрен үзләренә генә хас сыйфатлары буенча группаларга бүлә белүләренә ирешү.

Юлда йөрү культурасын тәрбияләү.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксынучанлык тәрбияләү.

Проектның нәтиҗәлелеге:

Укучыларда юл йөрү кагыйдәләрен куллана белү күнекмәләрен формалаштыру .

Укучыларда юл йөрү кагыйдәләренә һәм юл билгеләренә, юл инспекторлары эшенә карата кызыксынучанлыкны арттыру.

Балалар һәм ата-аналарның юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә ирешү.





Проект эшләү вакыты

01.09.2016 - 25.05.2017


Балаларның авыл юлларында велосипед һәм скутерларда йөрүе


hello_html_m36da697e.jpghello_html_3b74318e.jpg


Балаларның уку - җитештерү эшчәнлегендә катнашуы

hello_html_865d3b2.jpghello_html_7e3903a.jpg

Җәйге ялда укучыларның эшкә урнашулары hello_html_m46b8c223.jpg hello_html_m639d2b72.jpg











Башлангыч класс укучыларының юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүнең тематик планы

(1 – 4 сыйныфлар)

1 класс (20 сәг.)

2 класс (18 сәг.) 3 класс (14 сәг.)

4 класс (12 сәг.)







































Кушымта


Барасы юлың уңсын, һәрвакыт имин булсын!

(Әти-әниләр һәм балалар катнашында класстан тыш чара)

Л.Ф. Шаяхметова (2 сыйныф укучылары өчен)



Максат.

1. Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне камилләштерү. Әти-әниләргә һәм балаларга юл йөрү кагыйдәләрен белүнең һәм аны үтәүнең әһәмиятен төшендерү.

2. Логик фикерләү сәләтен, күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны, хәтерне үстерү.

3. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, уңай караш тәрбияләү. Бала - гаилә - мәктәп арасындагы бәйләнешне ныгыту.

Җиһазлар: компьютер, слайдлар, сигнал карточкалары, биремле карточкалар, юл билгеләре.



Уен барышы.

Бу уен—ярыш әниләр һәм балалардан торган гаиләләр арасында үткәрелә. Әтиләр –җанатарлар. Жюри составы килгән кунаклар арасыннан сайланыла.

Уен берничә турдан тора. Командаларга 1, 2, 3, 4, 5 саннары язылган сигнал карточкалары таратыла. Экраннан слайдлар күрсәтеп барыла. Алып баручы биремне укый. Һәр гаилә кайсы җавапны дөрес дип таба, шул сан куелган карточканы күтәрә. Дөрес җаваплар өчен фишкалар бирелә.

Алдан өйгә эш итеп юл хәрәкәте кагыйдәләре турында җыр, шигырь, мәзәкләр өйрәнергә һәм яңа юл билгесе уйлап килергә бирелә. Турлар арасында гаиләләр әзерләп килгән чыгышларын күрсәтәләр.

Алып баручы: Исәнмесез, кадерле әти-әниләр, хөрмәтле кунаклар һәм укучылар! Бүген сезне бу залда күрүемә бик шатмын. Әйдәгез, бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итик. Бу атна безнең мәктәбебездә “Юл йөрү әлифбасы“на багышланды. Башлангыч сыйныфларда өйрәнгән белем һәм күнекмәләребезне бүген кулланып карыйк әле. (уенның тәртибе аңлатыла).

Алып баручы: Хөрмәтле катнашучыларыбыз! Уеныбызның исемен белү өчен түбәндәге карточкаларны кирәкле тәртиптә тезегез.

(Җавап урыннарда тезелә. Дөрес җавап слайдта чыга.)

Алып баручы: Әйе, юлларда имин йөрү өчен юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә кирәк.

Юлда йөргән кешеләрне

Хәвеф- хәтәр сагалый.

Кагыйдә белмәгәннәргә

Һәрчак куркыныч яный.


I бәйге. Юл билгеләрен беләсеңме?

Алып баручы: Юл билгеләре бик күп. Һәм алар җәяүлегә дә, транспорт йөртүчегә дә булышалар. Аларны 8 төркемгә бүләләр:

-кисәтүчеләр;

- өстенлек билгеләре;

- тыючылар;

- күрсәтмә бирүче билгеләре;

- махсус күрсәтмә бирүче;

- мәгълүмат бирүче билгеләр;

-хезмәт күрсәтүгә ишарә итүчеләр;

-өстәмә мәгълүмат бирүче билгеләр;

1 нче сорау. Шушы билгеләр арасыннан кайсысы тыючы билгеләр төркеменә керә?

(Дөрес җавап чыга һәм дөрес җавап бирүчеләргә фишкалар бирелә)

2 нче сорау. Юл билгеләрен кайсы команда дөрес һәм тизрәк җыя?

(Һәр командага кәгазьгә ясалган, берничә кисәккә киселгән юл билгесе бирелә. Команда членнары һәр кисәкне табып, магнит тактасына бербөтен итеп җыярга тиеш. )

Алып баручы: Командалар уйлый торсын, ә без гаиләләре өчен җан атып утыручы әтиләр белән бер уен уйнап алыйк. Кадерле әтиләр! Түбәндәге тамга нәрсәне аңлата? ( әтиләр җавап бирә)

Алып баручы: Әйе, бу тамга—“зебра”, ягни җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны. Ләкин бу “зебра”—серле. Анда безнең әтиләребез өчен сораулар яшеренгән. Һәрбер әти бер ак буйны тартып ала һәм сорауга җавап бирә. Дөрес җавап өчен бер фишка бирелә. Ул фишканы әтиләр үз гаиләләренә тапшыра. Сез әзерме, хөрмәтле әтиләр?

Балагыз юлда имин йөрсен өчен сез гаиләгездә нинди чаралар күрәсез?

Бала белән юл аркылы ничек чыгарга? (баланың беләзегеннән тотып)

Светофорның туган илен атагыз. ( Англия, Лондон, 1868 ел).

Автомобильнең тизлеге 120 км/сәг. Ул нинди юлдан бара? (шәһәрара)

Җиңел машинада иң куркынычсыз урын кайда? (шофер артында)

Кайсы транспорт төре иң беренче Россиядә уйлап табылган? (трамвай)

Ни өчен беренче машинаны полуторка дип йөрткәннәр? (1,5 т йөк сыйган)

Кытайда киң таралган транспорт төре.(велосипед)

Иң беренче юл билгеләре нинди төстә булган? (ак—кара)

Рифкать Нургали улы Миннеханов кем ул?

(Командаларга һәм әтиләрнең җавапларына нәтиҗә ясала. Дөрес юл билгеләре чыга).

3 нче сорау. Җәяүлеләрнең юл аша чыгу урыны янына бу билгеләрнең кайсысын куялар?

4 нче сорау. Юл билгеләре патшалыгында нинди хайван яшәми?

(Беренче тур тәмам. Беренче гаилә чыгышы.)

II бәйге. “Телефон”.

Алып баручы: Кадерле уенчылар, түбәндәге турның нидән гыйбәрәт булуын табышмактан белерсез.

Сан боҗрасын әйләндереп берәм-берәм,

Сөйләшәмен ерактагы дустым белән. (телефон)

Алып баручы: Әйе, дөрес җавап бирдегез. Бу табышмакның җавабы –теле- фон. Ә хәзер дөрес телефон номерларын сайлагыз. Команда әгъзаларының алдын- да машина рәсемнәре ята. Алар, табышмакка җавап тапкач, тиешле машина рәсе- мен магнит тактасына куялар.

1 нче сорау. Ярдәмеңнән ташлама

Авыру кешене.

Җый син һәрвакыт

Телефоннан 0... (3) не.

2 нче сорау. Газ хәтәр нәрсә, шаярма бер дә,

Газ исе килсә, шалтырат 0...(4) кә.

3 нче сорау. Әгәр янгын чыга икән, калганчы көл—күмергә,

Бик тиз генә чарасын күр, шалтырат 0...(1) гә.

4 нче сорау. Ишек төбендә тап булсаң әгәр шикле кешегә,

Ватып кергәнче шалтырат 0...(2) гә.

(12нче слайдта дөрес җаваплар чыга. Магнит тактасындагы җаваплар белән слайдтагы җавапларны тикшерү.)

(Икенче гаилә чыгышы.)

III бәйге. “Юл хуҗалары”

ГАИ инспекторы чыгышы

IV бәйге. Велосипедчылар чыгышы

1 нче сорау. Ничә яшьтән велосипедка утырып юлга чыгарга ярый?

2 нче сорау. Велосипедчының кайсысы дөрес бара?

3 нче сорау. Велосипедчыларга йөрергә рөхсәт итүче тамганы күрсәтегез.

(4 нче гаилә чыгышы)


V бәйге. Үзеңне тикшер.

(Сигнал карточкалары ярдәмендә тестларның җаваплары күрсәтелә).

1. Кайсы рәсемдә механик транспорт чарасы күрсәтелгән?

а) 1

б) 2

в) 1, 2, 3

2. Урамда кем куркынычсызлык кагыйдәләрен боза?

а) велосипедчы һәм футболчылар.

б) велосипедчы, футболчы һәм йөгерүче малай.

в) барысы да.

3. Юл аша ничек дөрес чыгарга?

а) зебра юл аша чыгарга өстенлек бирә, җәяүле мотоциклчыга игътибар итми- чә юл аша чыга ала.

б) җәяүле, мотоциклчының аңа юл аша чыгарга мөмкинлек бирү өчен тизле- ген киметүен күреп, юл аша чыгарга, яки юл уртасында туктап, мотоцикл үткәнне көтәргә тиеш.

4. Күрсәтелгән юл билгесе җәяүлегә юл аша чыгарга рөхсәт итәме?

а) рөхсәт итә

б) рөхсәт итми

5. Кайсы юнәлештә юл аша чыгу куркынычсызрак?

а) Б юнәлешендә

б) А юнәлешендә

в) В юнәлешендә

6. Велосипед йөртүченең бу сигналы нәрсәне аңлата?

а) сулга борылыш

б) уңга борылыш

в) туктау

7. Малайлар нинди ялгышлык эшлиләр?

а) юл аркылы өчесе бергә чыга

б) ялгышлык эшләмиләр

в) юл аша игътибарсыз чыгалар

( Бишенче гаилә чыгышы)

Алып баручы: Шушы уеннар белән безнең ярышыбыз тәмам. Өй эшләрен һәм һәр турдагы нәтиҗәләрне берләштереп жюри нәтиҗә ясый. Фишкалар санала. Иң күп фишка җыйган гаиләгә “ Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче гаилә” дигән исем бирелә һәм алар җиңел машина белән бүләкләнә.(уенчык машина бирелә).

Уенда катнашкан һәр гаиләгә төрле номинациядә исемнәр бирелә.Мәсәлән, “Иң тапкыр гаилә”, “Иң җитез гаилә”, “Иң игътибарлы гаилә”, һ.б.

Алып баручы: Кадерле кунаклар, әти--әниләр һәм балалар! Бүген кулланган белемнәрегезне һәр көнне, һәрвакытта да истән чыгармыйча тормышта кулланыр- сыз дип ышанабыз.

Алып баручы: Бәйрәмебезне шигырь белән йомгаклыйсыбыз килә.

(бер укучы алдан ятлаган шигырьне сөйли)

Без авылда яшибез.

Без авылда туып үстек

Авыл –торган җиребез.

Аның киң урамнарында

Без иркенләп йөрибез.

Сирәк –мирәк машиналар

Урамнан үткәлиләр.

Малайлар юл уртасында

Кайчак туп типкәлиләр.

Үзләрен алар, янәсе,

Батыр диеп саныйлар.

Трактор арбасына да

Тагылып баргалыйлар.

Өлкәннәр: “Сак булыгыз!”—дип,

Торалар һәрчак әйтеп.

-Карап кына йөрегез,--дип

Торалар гел кисәтеп.

Әйдәгез, колак салыйк без

Олылар сүзләренә.

Кайгы—хәсрәт, күз яшьләре

Китермик үзләренә.


Тест


1)Светофорның төсләре нинди тәртиптә урнаша?

а) кызыл, яшел, сары.

б) кызыл, сары, яшел.

в) сары, кызыл, яшел

2) Светофорның кайсы сигналы янганда җәяүлеләр хәрәкәт итә ала?

а) кызыл

б) яшел

в) сары

3) Җәяүлеләр өчен яшел сигнал кабынса, машиналар өчен нинди ут янар?

а) кызыл

б) сары

в) яшел

4) Нинди урам чатлары куркынычсызрак?

а) көйләүле

б) көйләүсез

5) Светофорның барлык төрләрен нәрсә берләштерә?

а) караңгыда яктылык бирәләр;

б) матурлык өчен кирәк;

о) хәрәкәтне көйлилә.























Балаларга искәртмәләр


ИСЕҢДӘ ТОТ!


Светофорның яшел төстәге уты кабынганчы кузгалма;

син чыгасы юлда машиналарның туктаган булуына инан;

якында синең юлыңа борылучы машина булу-булмавын игътибар белән кара;

әгәр андый машина булса, аларның сиңа юл бирүләренә инан;

юлның яртысына җиткәч, тагын бер мәртәбә кара: барлык транспорт чаралары да туктаганнармы һәм җәяүлеләрне үткәрәләрме.




Ата-аналарга искәртмәләр


ӘТИ-ӘНИ ИСЕҢДӘ ТОТ!


Балаларны юлны күзәтергә өйрәтегез. Ул юлдагы куркынычны күрә белсен.

Туктап торучы автобус үзе артыннан килүче машинаны каплый. Балагыз белән тукталышта туктап торучы автобусның артыннан килүче машинаны күрсәтмәгәнен күзәтегез.

Баланы юлны аркылы чыгар алдыннан әзрәк туктап торырга өйрәтегез:

Балаларны хәтта “буш” урамнарны аркылы чыкканда да игътибарлы булырга өйрәтегез.

Урамда барганда баланы җитәкләп барыгыз!




Ата – аналар өчен анкета

Л.Ф. Шаяхметова (1 сыйныф укучылары өчен)

1. Юл аркылы һәрвакыт дөрес чыгасызмы?

2. Баланы мәктәпкә озатканда Сез аңа мөстәкыйль рәвештә юл аша чыгарга рөхсәт итәсезме?

3. Транспортта үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтәсезме?

4. Балагыз мәктәпкә мөстәкыйль бара беләме?

5. Сезнең күз алдыгызда чит балалар юл йөрү кагыйдәләрен

бозса, Сез нишлисез?

6. Җәмәгать урыннарында һәм урамда әдәплелек кагыйдәләрен өйрәнү өчен, Сез үз

югарылыгындагы белгечтән белешмә

алыр идегезме?

















Бәйгеләр

(1-2 сыйныф укучылары өчен)



1 бәйге

Тапкырларга - табышмак

  1. Барам, барам - очы юк. (юл)

  2. Ике аяклы үгез

Маңгаенда куш мөгез. (велосипед)


  1. Ат түгел кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми

Үзе тыр да тыр килә,

Я, нәрсә бу, кем белә? (трактор)




2 бәйге

Бу нинди билге?

  • Билгеләрнең исемен әйтегез.

  • Һәр билге кайсы төркемгә керә?

  • Бу билгеләр кайсы урынга куела?

hello_html_173bcb70.png Велосипедчы юлы белән кисешү

hello_html_m309752cd.pngВелосипед юлы

hello_html_3c59a3e8.pngВелосипедта йөрү тыела

hello_html_m26ebf2e0.pngҖәяүлеләр чыгу урыны

hello_html_7a4a71ce.pngҖәяүлеләргә чыгу тыела

hello_html_51f518fd.pngҖәяүлеләр чыгу урыны



3 бәйге

Һәр җәяүленең хәрәкәтен аңлат


hello_html_61c2bbcf.jpghello_html_4fa0f8cc.jpg



hello_html_592dbf58.jpghello_html_28200fbc.jpg









4 бәйге

Ялгышны тап!

hello_html_m4c14df53.jpg



hello_html_m34d9f60b.jpghello_html_m7bdd5a04.jpg



hello_html_74e97d3d.jpg





5 бәйге

Хикәя төзеп сөйләргә



hello_html_6808d361.jpghello_html_7de54e21.jpg




6 бәйге

Нинди кагыйдәләр бозыла?


hello_html_m20568865.jpg










7 бәйге

Җөмләләрне тутырып яз


Җәяүлеләр ......... буенча гына йөри. Шәһәрдән читтә ......... буйлап .......... каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк. Урам аша чыгар алдыннан ........ якка, аннан соң ..........якка кара. Урам аша чыкканда ....... игътибарлы булырга кирәк.


Укучым-исеңдә тот!

1. Светофорның яшел төстәге уты кабынганчы кузгалма.

2. Син чыгасы юлда машиналарның туктаган булуына инан.

3. Якында синең юлыңа борылучы машина булу-булмавын игътибар белән кара.

4. Әгәр андый машина булса, аларның сиңа юл бирүләренә инан.

5. Юлның яртысына җиткәч, тагын бер мәртәбә кара: барлык транспорт чаралары да туктаганнармы һәм җәяүлеләрне үткәрәләрме.






Ребуслар

(3-4 сыйныф укучылары өчен)

hello_html_m3df8817b.jpg

Юл йөрү кагыйдәләре


hello_html_m3df8817b.jpg

җәяүле пассажир

hello_html_m3df8817b.jpg


Тукталыш













Кулланылган әдәбият


  1. Балаларны юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү. Ф.Ф.Харисов, Ю.Н. Гобанов. КАЗАН - 2005

  2. Волков С. Книга о правилах дорожного движения для младших школьников.

  3. Лиходед В.И. Уроки светофора. Стихи для детей. – М.: Просвещение.

4. Основы безопасности жизнедеятельности. 5 класс. Материалы к уроку: Пособие для учителя.- Харьков: Веста: Издательство «Ранок», 2001

5. «Пешеходу-малышу»[Изоматериал]: комплект из 8 открыток, 2006

  1. Р.Ш. Әхмәдиева, С.А. Бикчәнтәева, М.Х. Вәлиева, Е.Е. Воронина, А.Н. Сахапов, Т.Т. Федорова «Кече яшьтшге мәктәп укучыларын юлларда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү». КАЗАН 2010

  2. Тошева Л.И. Основы безопасности дорожного движения: 1-4 классы.-М.: ВАКО 2011. -240 с. (Мастерская учителя)

  3. Тошева Л.И. Основы безопасности дорожного движения: 1-4 классы.-М.: ВАКО 2011. -240 с. (Мастерская учителя)


Интернет ресурслар

Словарь терминов http://www.gai.ru/glossary/mesto-dorojno-transportnogo-proisshestviya.htm

Дорожная грамота детям http://zanimatika.narod.ru/OBJ1.htm

Загадки по ПДД http://www.stella.or.kz/razvivayshiezanyatia.html

Памятки родителям, анкета для родителей http://www.stella.or.kz/razvivayshiezanyatia.html

Викторина по ПДД http://www.stella.or.kz/razvivayshiezanyatia.html

Развивающие занятия http://www.stella.or.kz/razvivayshiezanyatia.html

hello_html_m4dea0c4e.jpg







Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 28.11.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Научные работы
Просмотров23
Номер материала ДБ-397643
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх