ФИО
автора материала.
Фахртдинов
Ильнар Ирек улы
Место
работы. МБОУ
Нижнечекурская средняя общеобразовательная школа»
Населенный
пункт. Республика Татарстан,
Дрожжановский
муниципальный район.
Должность.
Учитель татарского языка и литературы.
irek1221@mail.ru
Чүпрәле
муниципаль районы
Түбән
чәке урта гомуми белем бирү мәктәбе
.Авторлык
хокукы өлкәсендәге хәзерге тенденцияләр
Башкарды:
татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Фахртдинов
Ильнар Ирек улы
19.07.1991
1.Авторлык
хокукы өлкәсендәге хәзерге тенденцияләр
Авторлык
хокукы авторлык мөнәсәбәтләре үсеше артыннан җитешә алмый, монда четерекле
мәсәлә булып интернет челтәрендә авторлык хокукы проблемасы тора.
Интернет
челтәре үсеше белән авторлык хокукына ия булырга тиешле яңа обьектлар барлыкка
килде,мәсәлән интерент сайтлары эшчәнлеген көйләүче программалар.
Хәзерге
көндә әсәрне бастыру һәм таратуның яңа формалары барлыкка килде.Мәсәлән, АКШ
ның танылган язучысы С.Кинг үзенең авторлык мәнфәгатьләрен яклау максатыннан
әсәрне бастыруның түбәндәге формасын куллана.Ул үзенең яңа әсәренең башын
интернет челтәренә урнаштыра, ә аның янына кулланучыларга мөрәҗәгатен
урнаштыра.Бу мөрәҗәгатендә ул түбәндәге шартны куя: Әсәрнең дәвамын ул укучылар
аның шәхси счетына 1 доллар күләмендәге( счет номеры күрсәтелгән була ) түләүдән
соң гына интернет челтәргә урнаштыруын әйтә.Укучылар язучы әйткән шартны үтиләр
һәм әсәрнең дәвамын шулай итеп укый алалар,бу төр мөнәсәбәтләрнең катлаулы
булуына карамастан,хәзерге вакытта ул популярлашып килә.Һичшиксез, әсәрне
мондый формада тарату гамәлдә булган” авторское законодательство” да каралмаган.
Һәм тагын бер проблемалы момент ул, интернет челтәрендә тираж төшенчәсе
булмау,ягъни,челтәрдә таратылган әсәрләрнең күләмен билгеләү мөмкин түгел.( бер
кулланучы әсәрнең копиясен ясап тагын 10 кулланучыга җибәрергә мөмкин )
Гамәлдәге
“ Авторское законодательство» нигезендә авторлык хокукларының эшләүен теретория
ягыннан чикләү мөмкин( интернет челтәрендә мондый чикләү мөмкин булмаганлыгын
истә тыту зарури.), икенче яктан карасак интернет челтәренең билгеле бер
сайтларында яки бер генә сайтта әсәрне бастыру дигән чикләү дә гамәлдә
кулланыла.
2.Нәшрият
хезмәткәрләренең эш-вазифаларын ачыклау.
Баш
редактор
Фәнни
һәм методик әдәбиятны редакцияләүне оештыра.Әдәбиятны чыгаруның еллык тематик
планын төзүдә турыдан-туры катнаша. Мондый план төзү алдыннан сату базарындагы
ихтыяҗны күзәтергә тиеш.Кулязмаларның вакытында редакциягә һәм җыюга ( набор)
тапшыруны контрольдә тота.Авторлар,тышкы редакторлар,рецензентлар,рәссамнәр
белән төзелергә тиешле килешү материалларын әзерли.Килешүдә әйтелгән пунктлар
буенча башкарылган эшләр өчен түләү процессын көйли.
Фәнни
редактор – катлаулы булган хезмәтләрнең фәнни һәм әдәби дәрәҗәсе югары булырлык
итеп,фәнни редакцияләү эшен башкара.Басманың тематик планын төзүдә,рецензент
һәм авторлар белән килешүләр төзүдә дә катнаша.Чыгарылышка кабул ителгән
кулязмаларны автор белән берлектә редакцияли.
Техник
редактор – Басмаларның сыйфатлы полиграфик эшләнешен тәэмин итү
максатыннан,аларны техник яктан редакцияли. Басмаларның сәнгатьчә һәм техник
бизәлешенең проектларын төзи. Басманың төренә карап аның төзелешен ( бүлекләргә
бүленешен ), анда урнаштырылачак рәсемнәрнең урнаштырылу тәртибен
билгели.чыгарылыш мәгълүматларын тикшерә һәм аларны тутыра.
Сәнгать
редакторы – Автор тапшырган рәсемнәрнең дөреслеген, аларның чыгарылышка лаек
булуын тикшерә.График материалны әзерләү өчен җәлеп ителгән хезмәткәрләр белән
хезмәт килешүләре төзи һәм шул килешүләр нигезендә башкарылган эш өчен
түләүләрне башкара.
Типография
директоры – Алда әйтеп үтелгән барлык функциональ өлешләрнең бердәм хезмәтен
җайга сала.Типографиянең законлы рәвештә эшләвен, барлык килешүләрнең законлы
равештә төзелүен контрольдә тота.Типографияне квалификацияле хезмәткәрләр белән
тэмин итүне алгы планга куя
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.