Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыАвторлык сценарие "Яз бәйрәме"

Авторлык сценарие "Яз бәйрәме"

Скачать материал

1 нче алып баручы:

Әссәламегаләйкем, кадерле күршеләребез!

2 нче алып баручы:

     Хәерле көн килгән кунаклар: әни-әтиләр, әби-бабайлар, кызлар, малайлар, укытучылар.Менә тагын яз җитте. Моңа кадәр булган кебек тагын язгы чәчү башланыр. Без дә бәрәңге, яшелчәләр утыртырбыз. Аңа кадәр бергәләп бәйрәм итеп алыйк.

1 нче алып баручы:

Бәйрәмсез күңелсез бит

Бәйрәмнәр кирәк безгә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәгезгә дә.

 

2 нче алып баручы:

Безнең җыр-биюләребезне

Рәхим итеп кабул итегез.

Кунакка килдек без сезгә,

Изге сүзләр әйтегез.

 

1 нче алып баручы:

Җырлыйсы килеп кенә лә

Тора бүген безнең дә,

Көтеп алган бәйрәмнәр

Бүген һәммәбезнең дә.

Уйныйк әле, көлик әле,

Җырламый тормыйк әле!

Чәчәк кебек гомерләрне

Бушка уздырмыйк әле!

 

2        нче алып баручы:

1)    Сәхнәдә  “Йолдызлык” фестиваленең вокал соло номинациясендә  2 нче турга чыгып, дипломант исемен алучы егетебез Зарипов Динар башкаруында “Эх, алмагачлары”  җыры.

1 нче алып баручы:

2)    3 нче сыйныф укучылары башкаруында “ Мамонтенок” җыры.

 

2нче алып баручы:

     Биючегә әллә аяк кирәк,

     Биючегә, дуслар, хис кирәк.

Биючегә, дуслар, йөрәк кирәк,

Сылу гәүдә, ачык йөз кирәк.

3)    Мәктәбебездәге ”Ләйсән”  ансамбле дүрт ел рәттән  “Йолдызлык” фестивалендә  беренче урыннарны яулап килә. Әле апрель аенда гына Универсиадага багышлап уздырылган  конкурсларда беренче урын алып кайттылар. “Ләйсән” ансамбле башкаруында хип-хоп стилендәге бию. Алкышлар белән каршы алыгыз!

 

1 нче алып баручы:

4)    Хәзер бит инде үзегез беләсез, пародия заманы. Алла Пугачевага, Максим Галкинга, хәтта Путинга пародия ясаучылар бик күп. Безнең укучыларыбыз да бу өлкәдә елдан - ел остаралар. Каршы алыгыз, сәхнәдә Татарстанның атказанган артисткасы, килгән кунагыбыз Хәния Фәрхи!

     2 нче алып баручы:

5)    4 нче сыйныф укучысы Җамалиева Лилия башкаруында Лена Шагыйрьҗанның        “ Сөембикә манарасы” шигыре.

 

1 нче алып баручы:

Ана – гүя дала,

Колачы киң, йөзе кояшлы.

Ана җирдә бөтен кешелекнең ,

Изгелекнең тугры юлдашы.

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз.

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме – әнкәй – хатын – кыз.

6)    Сәхнәдә “Йолдызлык” фестиваленең вокал соло номинациясендә  2 нче турга чыгып дипломант исемен алучы кызыбыз, 11 нче сыйныф укучысы Әхмәтова Энҗе башкаруында “Озак яшә, әнкәй” җыры.

 

2 нче алып баручы:

Уйнат – уйнат гармуныңны

Биесеннәр кызлар – егетләр,

Безнең илнең яшьләре

Бар да алтын кебекләр.

Их, күңел ачабыз,

Ничек шома басабыз.

7)    Сәхнәдә мәктәбебезнең яшь бию төркеме “ Тамчы” ансамбле. Яшь булуларына карамастан, алар инде бик күп җиңүләргә ирештеләр,” Йолдызлык” фестивалендә район күләмендә 2 нче урын, универсиадага багышлап үткәрелгән конкурста беренчелекне яулап кайттылар. Рәхим итегез, алар башкаруында чегән биюе.

 

1 нче алып баручы:

 

Кешелекнең үзе шикелле үк,

Борынгыдан килә бәйрәмнәр.

Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,

Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

Бәйрәмнәрдә бәхет тантанасы,

Җан сафлыгы, күңел яктысы,

Гомер буе озатып бара безне

Бәйрәмнәрнең керсез ак төсе.

8)    Сәхнәдә Зарипов Динар һәм Әхмәтова Энҗе башкаруында дуэт “ Отпусти”.

 

2 нче алып баручы:

9)    Төхвәтуллина Айзилә башкаруында Җәвад Тәрҗемановның “ Дәү әнидә кунакта” шигыре.

 

2 нче алып баручы:

Бие әле, бие әле, биегәнең күрсеннәр,

Бигрәк матур бии икән, бу балалар дисеннәр.

 

10)              Сезнең алдыгызда “Тамчы “ ансамбле башкаруында татар халык биюе.  

 

 1 нче алып баручы:

Жырлар жырла, дип әйтәсез
Сезгә нинди жыр кирәк?
Сезнен алда жырлар өчен
Сандугач теле кирәк.

11)           Сәхнәдә Әхмәтова Энҗе башкаруында “  “

12)           Сәхнәдә 2 нче сыйныф укучысы Төхвәтуллина Айзилә башкаруында  

“Мин булам татар кызы”җыры.

13)           Сезнең алдыгызда яңа пародия, алкышлап каршы алыгыз: Айдар Галимов!

 

2 нче алып баручы:

 Бас, кызым Әпипэ,

Син басмасан,мин басам;
Әпипәнең көйләренә
Биеп калыйк, ичмасам.

14)           “Ләйсән” ансамбле башкаруында “Казачок” биюе


1 нче алып баручы:

Жырла, жырла, дип әйтәсез,
Жыр капчыгым ертылган;
Кичә бер жыр откан идем,
Ул да булса онытылган.

15)           Ә менә 10 нчы сыйныф укучысы Зарипов Динар үзенең җырларын бердә онытмый. Аның башкаруында “ Бик сагындым”, “Татар егетләре”.

 

2 нче алып баручы:

Тыпыр, тыпыр,тыпырдашып

Бергә басаек әле.

Уйнап- көлеп, җырлап-биеп

Күңел ачаек әле.

16)           “ Тамчы “ ансамбле башкаруында спорт стилендәге бию.

Язны мактап жырлыйк, дуслар,
Безгә кушылып сайрый кошлар.
Зәнгәр күктә елмаешып,
Яна якты йолдызлар.

1 нче алып баручы:

Җырчы буласым килә

Моңга туласым килә.

Җырчы булып, гомер юлын,

Җырлап узасым килә.

17)           Сәхнәдә яшь җырчыларыбызның берсе 3 нче сыйныф укучысы Алмакаева Мария башкаруында “Следы зверей” җыры.

 

2 нче алып баручы:

Жепсез орчык эрлисез,
Әрле-бирле йөрисез;
Бигрәк оста биисез,
Күз тияр дип белмисез.

18)           “Ләйсән” ансамбле башкаруында татар халык биюе.

2 нче алып баручы:

19)           Зарипов Динар башкаруында “    “ җыры.

1 нче алып баручы:

Зәнгәр күктә концерт бирә
Тургайлар - жырчы кошлар.
Тургайлар жырына кушылып,
Ямьле яз килүе белән
Котлыйбыз сезне, дуслар!

20)           Әхмәтова Энҗе башкаруында “” җыры.

2 нче алып баручы:

 Хөрмәтле дуслар! Бәйрәм тамашасы ахырына якынлашты. Әллә нинди авыр елларда да үз йөзен югалтмыйча, әнә шулай  шат куңелле, сау рухлы булып калган ул безнен халык. Монын өчен мең рәхмәт аңа. Мәнге шулай зирәк акыллы булып, җырлап-көлеп, имин яшәргә барчабызга да насыйп булсын!

1 нче алып баручы:

Изге теләк белән авылдашлар!

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Илнең, җирнең, тыныч көннең,

Кадерен белеп, армый эшләгез.

 

2 нче алып баручы:
Дуслык җебе өзелмәс ул

Халык моңы бар җирдә

Безнең мондый очрашулар

Истә калсын гомергә.

Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!

 

 

 

 



 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Авторлык сценарие "Яз бәйрәме""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель страховой организации

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

     Бу  "Яз бәйрәме" сценарие укытучылар, тәрбиячеләр, сыйныф җитәкчеләре өчен төзелде. Сез аны 8 нче март бәйрәменә, язны каршылау бәйрәменә дә файдалана аласыз.Хәерле көн килгән кунаклар: әни-әтиләр, әби-бабайлар, кызлар, малайлар, укытучылар.Менә тагын яз җитте. Моңа кадәр булган кебек тагын язгы чәчү башланыр. Без дә бәрәңге, яшелчәләр утыртырбыз. Аңа кадәр бергәләп бәйрәм итеп алыйк.

1 нче алып баручы:

Бәйрәмсез күңелсез бит

Бәйрәмнәр кирәк безгә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәгезгә дә.

 

2 нче алып баручы:

Безнең җыр-биюләребезне

Рәхим итеп кабул итегез.

Кунакка килдек без сезгә,

Изге сүзләр әйтегез.

 

 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 020 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.03.2015 3164
    • DOCX 24.8 кбайт
    • 14 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Төхвәтуллина Зөләйха Габделбәр кызы. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 8
    • Всего просмотров: 44891
    • Всего материалов: 19

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 782 человека из 73 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 991 человек

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 218 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 551 человек

Курс повышения квалификации

Организация работы с молодежью

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 171 человек

Мини-курс

Библиотечная трансформация: от классики до современности с акцентом на эффективное общение и организацию событий

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 35 человек

Мини-курс

Расстройства пищевого поведения: обзор и основы психологической работы

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 21 человек

Мини-курс

Стратегии маркетинга и продаж в B2B

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе