Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Авторская программа Бай тарихлы төбәгем

Авторская программа Бай тарихлы төбәгем


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Кhello_html_26abc88a.jpgаралган: Килешенгән: Раслыйм:

Лениногорск шәһәре Лениногорск шәһәре 4 нче урта Лениногорск муниципаль 4 нче урта гомуми белем гомуми белем бирү мәктәбе районы татар теле һәм

бирү мәктәбенең директоры: әдәбияты укытучыларының

укыту- тәрбия РМБ җитәкчесе:

эшләре буенча директор

урынбасары:

____/ Г.Җ..Хәлимова / ________/Ю.В.Гаврилов / ________/Л.Г.Рамазанова/












Бай тарихлы төбәгем

Рус мәктәбенең 8-9 нчы сыйныф татар төркемнәрендә белем алучы

укучылар өчен авторлык программасы



Программаның авторы:

Лениногорск муниципаль районы

4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мортазина Әлфирә Фатыйх кызы







2014 ел






Аңлатма язуы

Яшь буынны гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә әдәбият укытучысының җаваплылыгы, тоткан роле аеруча зур. Аның бурычы – эчке һәм тышкы яктан матур, гармонияле, бай рухлы кеше тәрбияләү”, дип яза Г. Әпсәләмов1. Әйе, без укытучылар, бу бурычны тормышка ашыру өчен, бөтен тырышлыгыбызны куярга тиешбез. Рус баласын да, татар баласын да гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә татар әдәбияты дәресләренең файдасы зур, дип уйлыйм.

Хәзерге чорда фәннәрне укыту эчтәлеген регионлаштыру, ягъни әйләнә тирәбездәге чынбарлыкка бәйләү, тәрбия процессын яңартуның бер юнәлеше булып тора. Педагогик әдәбиятта ул милли-региональ компонент термины белән йөртелә. Укучы үзе яшәгән төбәкне яратсын, аның мәдәни, тарихи кыйммәтләре турында уйлап фикер әйтә алсын өчен, укыту процессында моңа өйрәтергә кирәк.

Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законнары, аларның үтәлүен тәэмин итү программалары укыту-тәрбия процессына милли-региональ компонент кертүнең хокукый нигезе булып тора.

Рус мәктәбендә укучы 8-9 нчы сыйныф укучыларына белем бирү стандартлары нигезендә әдәби уку дәресләре атнага 2 сәгатькә каралган. Бу дәресләрне оештыру өчен, дәреслектә бирелгән материал гына аз дип уйлыйм. Шуңа күрә, укучыларны артык мәҗбүр итмичә, әдәбият һәм сәнгать белән кызыксындыра белү, аларда туган төбәк белән горурлану хисе тәрбияләү мөһим максат булып тора. Мин бу максатны тормышка ашыру өчен туган як мәдәниятына, сәнгатенә мөрәҗәгать итәргә булдым, чөнки әлеге эш төрен белем бирү прцессында куллануның тәрбияви роле дә бик зур. Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесе, дөнья әдәбияты һәм тарихыннан тыш, үзе яшәгән төбәкнең мәдәниятен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Мин бу теманы бүгенге көндә актуаль дип саныйм. Шуңа күрә мин “Бай тарихлы төбәгем” дип исемләнгән авторлык программасы төзергә уйладым. Программа 1 елга атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде.

Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту программасы дәүләт стандарты нормаларыннан чыгып төзелә. Анда күзалланган белемне укучыларга җиткерү, аларда эстетик кануннарга нигезләнеп фикер йөртү һәм хис итү культурасы булдыру, милли үзаң тәрбияләү, сәнгати бәя бирергә өйрәтү. Укытучыдан тирән белем, мөстәкыйль фикер йөртү сәләте булуны, эшкә иҗади якын килүне таләп итә. Әмма укучыларны туган якта туып үскән каләм ияләренең иҗаты белән таныштырмый торып, әдәбияттан үзләштерергә тиешле белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый. Укучы мәктәп чорында һәр предметтан үз төбәге буенча мәгълүмат алып, нәни ватанының патриоты булып үсәргә тиеш.

Курс өйрәнгәндә укучылар тарафыннан интельлектуаль һәм эмоциональ эшчәнлек төрләре файдаланыла. Мәсәлән, теманы тикшергәндә укучылар татар әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрен файдаланалар, шул ук вакытта белемнәрен тирәнәйтәләр һәм яңа белемнәр алалар. Алган белемнәрен практик дәресләрдә иҗади файдалану укучыларга әхлакый канәгатьлек бирә, алга таба предметны өйрәнүгә кызыксыну уята һәм эмоциональ кәеф булдыра.

Укучыларның шәхси эшчәнлегенә күбрәк игътибар бирергә киңәш ителә. Укучылар лекция-практик дәресләрдә билгеле бер күләмдә белем алалар һәм биремнәрне үзләре мөстәкыйль башкаралар, ә аннары күмәк рәвештә фикер алышалар. Парлы һәм группалы эш алымнары куллану да уңай нәтиҗә бирә. Дискуссияләр, сораулар, җаваплар, кыска комментарияләр, аннотацияләр дәресләрне төрләндерәләр, кызыклырак итәләр.

Без Лениногорск төбәгенең шифалы туфрагында туып үскән якташ әдипләребез, шагыйрьләребез, галимнәребез, сәнгать кешеләре белән хаклы рәвештә горурланабыз. ”Бай тарихлы төбәгем”дип исемләнгән электив курслар түбәндәге максатларны куя:

1. Ленинорорск төбәгеннән чыккан язучылар, сәнгать кешеләре, аларның иҗаты турында тирәнрәк мәгълүмат бирү.

2. Районыбыз тарихына бәйле шәхесләрне, мәгариф һәм сәнгать тарихын эзлекле өйрәнү.

3. Укучыларның гуманитар фәннәрдән белемнәрен тирәнәйтергә булышу.

4. Укучыларда туган җиргә мәхәббәт, туган төбәккә бәйле күренекле кешеләргә хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Төп бурычлар:

Якташ язучыларыбызның әдәби әсәрләрен, эшчәнлекләрен укучы күңеленә сеңдерү.

Шул шәхесләр үрнәгендә һөнәр сайлауда ярдәм итү.

Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Укучыларның дәрестә алган белемнәрен системага салу, тирәнәйтү, үстерү һәм ныгыту, эзләнү күнекмәләре булдыру.


Көтелгән белем нәтиҗәләре:

Якташларыбыз турында мәгълүмат алу.

Әдәби әсәрләрне анализлый белү.

Әңгәмә-дискуссияләрдә катнашу, үз фикереңне әйтү

Укучыларда милли үзаң формалашу, туган төбәктә намуслы хезмәт итү теләге уяту.

Үз халкыңның рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү.

Программаны тормышка ашыру барышында укучылар бер-берсе белән аралашырга, төрле мәгълүмат белән эшләргә өйрәнергә, фәнни-тикшеренү эшләре алып барырга, туган якның әдәбияты, сәнгате, мәдәнияты, традицияләре турында күбрәк мәгълүмат тупларга тиешләр.

Бай тарихлы төбәгем”электив курсы белем биреп кенә калмый, ә мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.


Белем бирү эчтәлеге



Тема

сәг.саны

1.

Лениногорск-туган ягым

1

2.

Шөгер төбәге- хәзинәләр чишмәсе

1

3-4

Районыбызның туган як музеена, үзәк китапханәгә сәяхәт

2

5

Данлыклы шәхесләребез.

Районнан чыккан язучылар һәм сәнгать әһелләре белән таныштыру

1

6

Язучылар, шагыйрьләр

Гәрәй Рәхим иҗаты

1

7

Җәүдәт Дәрзаман

1

8

Роза Хафизова

1

9

Таһир Шәмсуаров

1

10

Рәмзия Габделхакова

1

11

Рафаэль Газизов -балалар шагыйре

1

12

Альберт Хәсәнов

1

13-14

Шамил Бикчурин-туган як җырчысы

2

15

Рамазан Байтимиров

1

16-17

Җәмит Рәхимов, Галия Рәхимова белән очрашу

2

18

Әсрар Гали

1

19

Рәшит Шиһап иҗаты

1

20-21

Г.Утыз-Имәни, Р.Фәхреддин

2

22


Сәнгать һәм мәдәният

Р. Шиһап исемендәге халык театры

1

23

Мәдинә Сафиуллина-сәхнә сандугачы

1

24

Айсылу”–яшьләр театры

1

25

Разим Вәлиуллин- композитор


26

Илсөя Бәдретдинова һәм И.Шиһапов

1

27

Рәссам Мөдәррис Минһаҗев

1

28

Галимнәр

Индус Таһиров


1

29

ЭнгельТаһиров

1

30

Тел галиме, академик Әнвәр Шәрипов

1

31

Академик Рәйсә апа Фәтхуллина белән очрашу

1

32

Академик, язучы Рәсим хәзрәт Хәбибулла

1

33

Район матбугаты тарихы. ”Заман сулышы” газетасы үсеше

1

34

Йомгаклау. Зачет-дәрес

1


Барысы

34 сәг



Программаның эчтәлеге.

  • Кереш дәрес. Программа белән таныштыру.

  • Балаларны кызыксындыру, туган якның бай хәзинәләре аша татар әдәбиятының, мәдәниятенең бөеклегенә инандыру, аны өйрәнү мохитен тудыру.

  • Якташ язучылар, шагыйрьләрнең, галимнәрнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә бирү, әсәрләре белән таныштыру. Эзләнү эшчәнлеген оештыру

  • Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыру, алар турында мәгълүмат бирү. Чыгышлар ясау өчен материаллар туплау, әзерлек эшләре алып бару.

  • Иҗади эшләргә корылган дәресләр кичәләр үткәрүгә, яисә эзләнү, фәнни-тикшеренү эшен оештыруга бирелә. Йомгаклау дәресе зачет формасында оештырыла.



Календарь-тематик план

тема

Сәг.

Үткәрү формасы

Укучылар эшчәнлеге

1.

Лениногорск-туган ягым

1

әңгәмә, лекция

Мини-сочинение

2.

Шөгер төбәге- хәзинәләр чишмәсе

1

Эзләнү, әңгәмә, өстәмә әдәбият белән эш

Район тарихына караган материаллар туплау

3-4

Районыбызның туган як музеена, үзәк китапханәгә сәяхәт

2

Сәяхәт-дәрес

Иҗади эш “Туган ягымның киләчәге”

5

Данлыклы шәхесләребез.

Районнан чыккан язучылар һәм сәнгать әһелләре белән таныштыру

1

Лекция, күзәтү

Презентация төзү

6

Язучылар, шагыйрьләр

Гәрәй Рәхим иҗаты

1

Эзләнү, әңгәмә, өстәмә әдәбият белән эш

Ошаган шигырьләрне ятларга

7

Җәүдәт Дәрзаман

1

Лекция, сәнгатьле уку, әңгәмә

Шигырьләрен укырга, “Ялкын” журналына күзәтү ясарга

8

Роза Хафизова

1

Лекция, сәнгатьле уку, әңгәмә

Ошаган әсәрләрен уку, анализ ясау

9

Таһир Шәмсуаров

1

Эзләнү, әңгәмә, өстәмә әдәбият белән эш

Китап укучылар конференциясе

10

Рәмзия Габделхакова

1

Лекция, күзәтү әңгәмә

Әсәрләре буенча фикер алышу

11

Рафаэль Газизов -балалар шагыйре

1

Лекция, сәнгатьле уку, әңгәмә

Шигырьләрен укырга

12

Альберт Хәсәнов

1

Лекция, күзәтү әңгәмә

Фәнни эш өчен материаллар туплау

13-14

Шамил Бикчурин-туган як җырчысы

2

Эзләнү, әңгәмә, өстәмә әдәбият белән эш

Әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерү

15

Рамазан Байтимиров

1

Лекция, сәнгатьле уку, әңгәмә

Шигырьләрен укырга

16-17

Җәмит Рәхимов, Галия Рәхимова белән очрашу

2

Эзләнү, әңгәмә, өстәмә әдәбият белән эш

Альбом төзү өчен материал тупларга

18

Әсрар Гали

1

Лекция, күзәтү, әңгәмә

Әсәрләрен укырга

19

Рәшит Шиһап иҗаты

1

Әңгәмә, күзәтү

Әсәрләре буенча фикер алышу

20-21

Г.Утыз-Имәни, Р.Фәхреддин

2

Эзләнү, әңгәмә, өстәмә әдәбият белән эш

Төрбәсенә сәяхәт

22


Сәнгать һәм мәдәният

Р. Шиһап исемендәге халык театры

1

Әңгәмә, күзәтү

Театр турында материаллар туплау

23

Мәдинә Сафиуллина-сәхнә сандугачы

1

Әңгәмә, лекция, күзәтү

Очрашу-кичә

24

Айсылу”–яшьләр театры

1

Әңгәмә, күзәтү

Театральләштерелгән күренеш әзерләү

25

Разим Вәлиуллин- композитор

1

Эзләнү, әңгәмә, өстәмә әдәбият белән эш

Җырлар җыентыгын тыңлау, фикер алышу

26

Илсөя Бәдретдинова һәм И.Шиһапов

1

Әңгәмә, күзәтү

Җырларын тупларга

27

Рәссам Мөдәррис Минһаҗев

1

Әңгәмә, күзәтү

Остаханәсенә сәяхәт

28

Галимнәр

Индус Таһиров


1

Эзләнү, әңгәмә, өстәмә әдәбият белән эш


Фәнни эш - реферат язарга

29

ЭнгельТаһиров

1

Лекция, күзәтү әңгәмә

КДУ тарихын укырга

30

Тел галиме, академик Әнвәр Шәрипов

1

Эзләнү, әңгәмә, өстәмә әдәбият белән эш

Минем яраткан укытучым”-хикәя язарга

31

Академик Рәйсә апа Фәтхуллина белән очрашу

1

Очрашу,әңгәмә

Альбом эшләргә

32

Академик, язучы Рәсим хәзрәт Хәбибулла

1

Очрашу,әңгәмә

«Түбән Чыршылы - гыйлем чишмәсе» китабына күзәтү ясау

33

Район матбугаты тарихы. ”Заман сулышы” газетасы үсеше

1

Редакциягә сәяхәт

Вакытлы матбугатка күзәтү, төбәгебездән чыккан кешеләрнең язмалары белән танышу

34

Йомгаклау.Зачет-дәрес

1

Зачет-дәрес







Үрнәк дәрес конспекты

Тема: “ Тәрбияле  бала  булырга  һәр баланың  кулыннан  килер  һәм  көче җитәр”.

Максат: Укучыларны Р.Фәхреддин яшәгән чорның иҗтимагый, сәяси, мәдәни һәм әдәби үзенчәлекләрен белән таныштыру; тәрбияви һәм әхлакый хезмәтләренә, Р.Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләренә таянып, әдәплелек, әхлаклылык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Барышы.

Менә бу портреттагы кешене  сез таныйсызмы? Кем икән ул?  

Бала: Бу- тарихчы, дин галиме, журналист, педагог  һәм әдип Ризаэтдин Фәхретдиннең портреты. 

Укытучы: Өй эше итеп сезгә  “Ризаэтдин  Фәхретдин. Фәнни-биографик җыентык” һәм “Балаларга үгет-нәсыйхәт” исемле китапларын укып килергә кушылган иде. Сез бүгенге сыйныф сәгатенә  яхшы  әзерләнгәнсездер дип уйлыйм.  Сыйныф сәгатебез эшлекле үтәр дип ышанам.

-Укучылар!  Мин сезне  кызыклы сәяхәткә чакырам. Сәяхәтебезне  Ризаэтдин Фәхретдиннең кыскача тормыш  һәм иҗаты юлы белән танышуга багышланган 1 нче тукталыштан башлыйк Ул  “Бөек шәхеснең тәрҗемәи хәле” дип атала.

    Презентация безгә аныбиографиясен өйрәнергә ярдәм итәр.

Кайбер укучыларга алган белемнәрен бер системага салу яки иң төп фикерләрне, мәгълүматны зиһеннәрендә калдыру авырырак бирелә, шуны исәпкә алып, хәтерне (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылык, активлык кебек сәләтләрне үстерү максатыннан тест биремнәре тәкъдим ителә.

- Ә хәзер  интерактив китаптан алынаган  материалны  игътибар  белән карагыз әле.

Сезгә шушы материал буенча тест биремнәрен үтәргә кирәк булыр.

  ( видео материал күрсәтелә)

-Укучылар, “Тест илендә” дип аталган бүлеккә тукталабыз. Сезнең алдыгызда тест язылган кәгазь битләре ята. Караган материалга, укыган әсәрләрегезгә, ишеткәннәрегезгә таянып, тестка дөрес җаваплар табарга  тырышып карагыз. Җавапларыгызны гадәттәгечә билгеләгез.

(Бер укучы биремнәрне интерактив тактада башкара)

(Дөрес җаваплар курсив хәрефләр белән басылган)

1. Ризаэтдин Фәхретдин кем ул?

а)  Дин белгече, математик, язучы;

б)  Мәгърифәтче, язучы, галим, нашир;

в)  Мәгърифәтче, сәяхәтче, галим;

г)  Нашир, сәяхәтче, галим.

2. Ризаэтдин Фәхретдин кайчан туган ?

а) 1886 елның 26 апрелендә;

б) 1859  елның  17 гыйнварендә;

в) 1901 елның  1гыйнврендә;

г)  1851 елның        8 мартында.

3. Ризаэтдин Фәхретдин кайда туган ?

а)  Чистай районы Яуширмә авылында ;

б)  Арча районы  Кушлавыч авылында ;

в)  Әтнә  районы Ябанчы авылында ;

г)  Әлмәт  районы Кичүчат авылында.

4. Ризаэтдин Фәхретдиннең беренче сабак алган кешесе

а)  Каюм  Насыйри ;

б)  Мотыйгулла  хәзрәт ;

в)  Әнисе  Мәһүбә  абыстай ;

г)  Исмәгыйль Гаспарский.

5. Ризаэтдин Фәхретдин  кайсы шәһәрдә белем ала?

а)  Казанда  Күл буе мәдрәсәсендә;

б) Чистай  шәһәре  мәдрәсәсендә;

в)  Уфада  “Галия” мәдрәсәсендә;

г)  Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсендә.

6. Ризаэтдин Фәхретдин  Казанга нинди максат белән килә?

а)  Газета чыгару максаты белән;

б)  Университетка керү өчен;

в)  Дәүләт Думасына сайланыр өчен;

г)  Шиһабетдин Мәрҗәнине күрер өчен.

7. Ризаэтдин Фәхретдин  ни өчен Уфага килә?

а)  Дәрдемәнд белән очрашу өчен ;

б)  Мәдрәсәгә укырга бара;

в)  Диния хәзрәтенә казый итеп сайлана;

г)  Китап бастырыр өчен.

Укучыларга үзбәя бирү максатыннан чыгып, җаваплар күрсәтелә.Бу төр эш укучыларның кызыксынуларын тагын да арттыра төшә һәм алар тормышта да үзләренең кылган эшләренә анализ ясарга өйрәнәләр.

-Ярый, хәзер инде җавапларыгызны такта яктыртылган җаваплар белән чагыштырып карагыз.

 (Видео  ачыла һәм укучыларга  җаваплар тәкъдим ителә, тактада эшләгән укучының җаваплары бәяләнә)

- Инде өченче бүлекә   килеп җиттек. Ул  Ризаээтдин  Фәхретдиннең  балаларга  киңәшләренә  багышланыр. Тукталыш  ”Тәрбияле бала “ дип  атала.

-Тактага  эленгән  слайдка игътибар итеп, эчтән генә шул сүзләрне укыгыз.

Слайд: “Алтыннан  бәһале, оҗмах  нигъмәтләреннән  кадерле  булган  нәрсә, тәрбияле  баладыр .”

-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Ризаэтдин Фәхретдин ни өчен  тәрбияле баланы алтыннан да кыйммәтрәк, иң тәмле ризыклардан да  татлырак, ди?

( - Тәрбияле бала  яхшы була. Тәрбияле балаларны бөтен кеше  ярата, ул яхшы укый, олыларның сүзен тыңлый...һ.б. Һәр сораудан соң укучыларның фикерләре  тыңланыла, аннан соң  интерактив  тактаның пәрдәсе  ачылып Р.Фәхретдин әсәреннән цитаталар яктыртыла)

        -Хәзер инде галимнең  үз  сүзләрен  укыгыз.

Слайд: “... Ата –ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда  җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер.”

- Сез шушы фикер белән килешәсезме? (Укучыларның  фикерләре)

-Укучылар, менә бу сорауга да җавап эзләп карагыз әле. Кешеләр тәрбияле  балага нинди  мөнәсәбәттә булалар?

(- Тәрбияле баланы яраталар, аны ачуланмыйлар... һ.б. )

Слайд: “...аны һәркем яратыр вә мактап сөйләрләр, нинди генә йомыш сораса да бирерләр...”

  -Ә сез ничек уйлыйсыз?

-Укучылар,  ә барлык  балалар  да тәрбияле була аламы?

(-Барлык балалар да тәрбияле  була  ала. - Юк, барлык  балалар да тәрбияле була алмый...  һ.б.)

- Шушы сорауга бәйле рәвештә олы шәхесебез менә нинди сүзләр язып калдырган:

Слайд: “...Тәрбияле  бала  булырга  һәр баланың  кулыннан  килер  һәм  көче җитәр... Атам һәм анам  шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтеп, мине яратсыннар, дигән балаларның барчасы  да тәрбияле була белерләр ”

Еш кына рус мохитендә үскән балалар үзләренең фикерләрен ана телендә дөрес итеп әйтеп бирә алмыйлар. Укучыларның фикер йөртү, җөмләләрне дөрес төзү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан коммуникатив технологияне кулланырга була.

 -Я, әйтегез әле, сезнең тәрбияле бала буласыгыз  киләме?

( -Әйе, тәрбияле бала буласыбыз  килә, чөнки...)

-Ә ничек тәрбияле булырга? Сез тәрбияле бала булу серләрен беләсезме?

( -Мин тәрбияле бала булуның серләрен беләм.  -Ә мин тәрбиле бала булуның кайбер серләрен генә беләм.)

        -Әйдәгез, сөйләшүебезне  иртән йокыдан торудан башлыйк әле. Сез ничек уйлыйсыз, тәрбияле бала иртән олы кешеләрдән иртә торамы, әллә соң торамы?

( -Тәрбияле бала олылардан соң тора.  -Юк, тәрбияле бала олылар белән бергә тора...  һ.б. )

Кайбер укучыларга

-Ризаэтдин Фәхретдин бу турыда нәрсәләр  әйтеп калдырган микән? Әйдәгез әле аның сүзләрен укып карыйк.

Слайд: “...Тәрбияле балаларның гадәт һәм әхлаклары ошбу рәвештә булыр:

тәрбияле бала иртә йокысыннан олуг (зур) кешеләр белән бервакытта торыр. Алардан элек тормас,вә шунда ук соң да калмас.”

-Ә хәзер күз алдына китерегез әле. Мәсәлән, бер бала йокысыннан соң торган, ди. Сез ничек уйлыйсыз? Кешеләр аның турында  ничек уйларлар, нәрсә дип әйтерләр икән?

(  -Мондый бала турында кешеләр тәрбиясез, ялкау диярләр...  һ.б.)

-Ризаэтдин Фәхретдин мондый бала турында  менә нәрсәләр әйткән. Укып карагыз әле.

Слайд: “...Аның өчен бар кешеләр торып беткәннән соң йоклап яткан балага һөнәрсез, гарьсез (ояла белми), ялкау диярләр...”

-Тәрбияле бала йокысыннан торгач, иң беренче булып,  нәрсә эшләргә  тиеш?  ( -Тәрбияле бала башта  киенергә, аннан соң юынырга тиеш...)

-Әйе, иң беренче, ул аякларына оекбаш, өстенә җылы кием киенергә тиеш. Дөрес уйлыйсыз. Ризаэтдин Фәхретдин дә үз китабында тәрбияле бала  иң элек киенергә тиеш дигән.

Слайд:  “Йокысыннан торгач та, һава салкын вакытта өстенә камзул, казаки кебек берәр кием кияр. Шунда ук аягына да кияр...”

-Әйе, киенеп йөрсәк, сәламәт булырбыз. Сәламәтлекне саклау һәркемнең үз кулында. Укучылар, “Мәктәпкә соңга калам, ашыгам,”- дип, өстәл артына утырмыйча гына, тиз-тиз ашап киткән бала тәрбияле буламы? Сез ничек уйлыйсыз?

( -Юк, ашыкмыйча, өстәл артына утырып ашарга кирәк, чөнки...)

-Дөрес, укучылар. Ризаэтдин Фәхретдин дә нәкъ менә шулай уйлаган.

Слайд:  “  ...үзенә  хәзерләнеп бирелгән чәйне яхшы гына утырып эчәр һәм икмәкне кадерләп кенә ашар, һичбер вакытта да аяк өстендә ашап йөрмәс...”

- Чәй эчкәннән соң, баланың мәктәпкә барганчы,  вакыты калды, ди. Шул вакытны бала ничек үткәрергә тиеш?  Ә сез ничек уздырасыз?

   (-Мин телевизор карыйм. Ә мин сумкадагы китап-дәфтәрләремне барлыйм. Ә мин дәресләрне карыйм: кагыйдәләрне кабатлыйм, сөйләп карыйм...)

   -Ризаэтдин Фәхретдин нәкъ менә шундый киңәш бирә. Үзегез укып карагыз әле.

Слайд: “Чәйдән соң вакыт булса, мәктәпкә барганчы, тәрбияле бала бер читкә утырып, үзенең дәресләрен (сабакларын) карар. Сабагында булган нәрсәләрне аңлап, күңеленә салыр.”








Кулланылган әдәбият.

1. Бикчәнтәев К. Балаларга үгет-нәсыйхәт.Казан: Дом печати.2001.

2. Рәхимов Җ. Шөгер төбәге- хәзинәләр төбәге.ТОО “СТАР”1997.

3.Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А. Гарипова, Р.Р.Җамалетдинов, Г.Ф.Җамалетдинова “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

4.Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия дәресләре.Казан 1998 .





1 Гыймадиева Н.С. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: “Яңалиф”, 2004.- 13 б.



Автор
Дата добавления 20.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров111
Номер материала ДВ-360222
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх