Инфоурок Начальные классы КонспектыАвторская программа по здоровьезберегающей технологии

Авторская программа по здоровьезберегающей технологии

Скачать материал

Кереш

Балалар- безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны төзү өчен сәламәт кешеләр кирәк. Шуңа күрә яшь буынның сәламәт булуы өчен көрәшү- һәркемнең изге бурычы.Хәзерге чорда балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту зур әһәмияткә ия Укучыларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан мәктәпләрдә укытучылар, озайтылган көн төркемендә тәрбияче тарафынннан күп төрле чаралар үткәрелә. Шушы чараларны, сәламәтлек сәгатьләре үткәрүдә укытучыларга, озайтылган көн төркеме тәрбиячеләренә методик ярдәмлек булдыру максатыннан “Сәламәтлек программасы” төзелде. Программа берничә бүлектән тора:

1)                1- 4 сыйныфлар өчен тематик план;

2)                Гигиена һәм сәламәтлек саклау буенча кече яшьтәге мәктәп балаларының белем һәм күнекмәләренең якынча күләме;

Безнең мәктәптә гомуми белем бирүнең  федераль дәүләт стандартының икенче буыны (ФГОС)тормышка ашырыла башлады.Анда дәрестән тыш эшчәнлек мәҗбүри компонент булып тора. Бу яңалык безнең укучыларның сәламәтлеген арттыруда ярдәм итәргә тиеш.”Дәрестән тыш эшчәнлек” балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелергә һәм үткәрү формасы буенча укытуның дәрес системасыннан аермалы булырга тиеш.Физик тәрбия дәресләрендә алган күнекмәләр,белемнәр укучының мөстәкыйльрәк формадагы эшчәнлегендә ныгытылырга тиеш. Мәсәлән: иртәнге зарядка, дәресләргә кадәр уздырылучы гимнастика,саф һавада хәрәкәтле уеннар,физминуткалар, дәрестән тыш өстәмә шөгыльләр вакытында. Башлагыч мәктәптә физик тәрбия гомуми үсеш бирүче хәрәкәт эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Башлангыч класс укучысында хәрәкәтле уеннар,  шөгыльләр вакытында физик сыйфатлар гына түгел, акыл, уй-фикерли белү, иҗади мөстәкыйльлек тә үсеш ала.

Спорт-сәламәтләндерү юнәлешендәге дәрестән тыш эшчәнлек укучының танып-белүен, иҗади активлыгын арттыра, уңай шәхси  сыйфатларын  үстерә.

Дәрестән тыш эшчәнлекнең спорт-сәламәтләндерү юнәлеше укучының танып белү һәм иҗади активлыгын арттыра, шәхси сыйфатларын яхшыртырга мөмкинлек бирә.Уеннар баланың физик үсешенә һәм психикасына уңай  йогынты ясый.

 

 

 

 

Дәрестән тыш эшчәнлекнең спорт-сәламәтләндерү юнәлешен оештыру формалары.

Үткәрү урыны

Үткәрү вакыты

Оештыру формасы

Мәктәп

Уку көненең беренче яртысы

Иртәнге зарядка, дәрестә физминуткалар, тәнәфесләрдә динамик паузалар, физик тәрбия дәресләре.                                        

Мәктәп

Уку көненең икенче яртысы

Прогулкалар, спорт-сәламәтләндерү сәгатьләре, спорт бәйрәмнәре ,  халык уеннары һәм башкалар. 

Гаилә

Укучыларның мәктәптән тыш вакытлары        

Өлкәннәр белән бергә хәрәкәтле шөгыльләр.

Балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләүдә спорт уеннары һәм ярышларының роле зур.Мәктәп һәм сыйныф белән спорт бәйрәмнәре , спорт ярышлары уздыру нәтиҗәле алым.

Аңлатма язуы.

Спорт-сәламәтләндерү юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлекне тормышка ашыруның максаты - укучыны кече яшьтән үк үз сәламәтлегенә сак карарга өйрәтү. Хәзерге сәламәт балалар саны кимү шартларында сәламәтлек саклау бик мөһим. Начар экология, тормыш итү дәрәҗәсе түбәнәю,нерв-психик авырлыклар гомуми сәламәтлек торышының түбәнәюенә китерә. Саусызлыкның сәбәбе балаларның үзләренең сәламәтлекләрен саклау,элементар сәламәт яшәү рәвеше законнарын белмәве,сәламәтлек саклауның төп күнекмәләре булмау. Гаиләләрдә тәмәке тарту,алкогольле эчемлекләр куллану да балаларга кире үрнәк бирә. Яшьтән үз сәламәтлегеңне саклау һәм ныгыту проблемасы килеп баса. Илебезгә “уңышлы” кешеләр тәрбияләү проблемасы мәктәп каршына килеп басты. “Уңышлы” кеше - димәк тормышта үзенең урынын белүче, үз язмышын үзе хәл итә алучы, әхлакый һәм физик яктан сәламәт. Сәламәт  кеше,сәламәт бала гына уңышлы укый, буш вакытын, файдалы үткәрә, үз язмышын үзе төзи ала.

Бу программада зыянлы гадәтләргә каршы тора алырлык файдалы гадәтләр тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше  формалаштыруга зур игътибар бирелә. Программа информация киңлегендә ориентлаша  ,мөстәкыйль рәвештә яхшы юнәлешне сайлый,  чишелеш кабул итә белә торган бала тәрбияләүне максат итеп куя. Кече яшьтәге балаларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру өчен педагогның ата-аналар, медицина хезмәткәрләре, мәктәп администрациясе белән бергәләп эшләве бик кирәк.

Әлеге программаны сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүнең бер баскычы һәм мәктәптә тәрбия эшләренең аерылгысыз бер өлеше итеп карарга мөмкин.

  Программаның  максаты:

ü Кече яшьтәге укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру.

ü Балаларны , белем һәм күнекмәләрне  табигать һәм яшәү законнары белән яраклаштырып, җаны һәм тәне белән сәламәт булырга, үз сәламәтлекләрен ныгытырга омтылырга өйрәтү.

 

Дәрестән тыш эшчәнлек бурычлары:

1.     Укучының шәхси мөмкинлекләрен чынга ашыру һәм сәламәт яшәү рәвеше булдыру.

2.     Зарарлы гадәтләрне булдырмау.

3.     Укучының физик тәрбия һәм спорт турында күзаллавын киңәйтү.

4.     Балаларда куркынычсыз тормыш һәм гигиена кагыйдәләрен үтәү белән кызыксыну формалаштыру.

5.     Ата-аналарның балалар сәламәтлеге белән кызыксынуын булдыру.

 

Программаны тормышка ашыруның төп юнәлешләре:

төрле очраклар өчен куркынычсызлык инструктажлары уздыру;

спортның төрле төрләрен (йөгерү, сикерү, спорт уеннары, төрле предметлар белән үстерешле  күнегүләр) оештыру һәм уздыру;

елның төрле вакытларында саф һавада уйнау өчен хәрәкәтле уеннар оештырып уздыру;

зарарлы   гадәтләрне профилактикалау максатыннан чаралар уздыру;

  мәктәптә балаларның санитар-гигиеник таләпләрне үтәве буенча эш;

укучыларны тукландыруны оештыру;

ата-аналар белән чаралар уздыру;

юлларда балалар травматизмын кисәтү буенча чаралар уздыру ;

медицина хезмәткәре белән очрашулар уздыру.

Үз эшендә педагог балаларның сәламәтлек саклау, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, белемнәрнең  максатчан үзләштерелүенә игътибар итәргә тиеш. Бала үз организмының үзенчәлекләрен өйрәнеп үз сәламәтлеген сакларга тырыша. Шөгыльләрнең эчтәлеген әкияти, уенлы сюжетлар, персонажлар белән тулыландыру кирәк. Уеннар баланың физик үсешенә һәм психикасына уңай йогынты ясый. Баланы иртә-кич теш чистартырга,зарядка ясарга,файдалы азык белән тукланырга өйрәтү генә аз.Ул кече яшьтән кешеләрне, үзен, тормышны яратырга өйрәнсен. Шундый кешенең генә җаны һәм тәне сәламәт була.

   Һәр шөгыль балага канәгатьлек, җиңеллек, шатлык хисе алып килергә тиеш.

 

“Сәламәтлек”  программасы эшчәнлегенең нәтиҗәсе дип түбәндәгеләрне санарга:

ü            Укучыларның сәламәт яшәү рәвеше турында күп мәгълүмат белүе.

ü            Зарарлы гадәтләре булмау.

ü            Укучыларның сыйныф, мәктәп күләмендә узган чараларда актив катнашуы.

ü            Сыйныфның инсценировкалы тамашаларда чыгыш ясавы.

ü            Сәламәтлек саклау буенча гади генә проект эшләре.

ü            Ата-аналарның  сәламәтлек саклауда активлыклары.

 

 

Көтелгән нәтиҗә:

Физик, психик, әхлакый сәламәт, тормышта үз урынын, гамәлләрен аек бәяли  белүче  укучы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Тематик планлаштыру.1 сыйныф.

 Дәрес  темасы

Дәрес саны

1

1.1

1.2

 Су белән дус булыйк

 Су докторының киңәшләре.

Су белән сабынның дуслары.

2

2.

2.1.

Күзләрне саклау.

Күзләр – кешенең төп ярдәмчеләре.

1

 

3.

3.1.

Колакларны карау.

Колаклар яхшы ишетсен өчен.

1

4.

4.1

4.2

Тешләрне карау.

Тешләр ни өчен авырталар.

Тешләр сәламәт булсын дисәң.

2

5.

Елмаюны ничек матур итеп сакларга.

1

6.

6.1

Кулларны, аякларны карау.

Кешенең “ төп инструментлары”.

1

7.

7.1.

7.2.

7.3.

Тән тиресен карау.

 Кешегә тире нәрсә өчен кирәк?

Организмның ышанычлы сакчысы.

 Әгәр тире яраланса.

3

8.

8.1.

8.2.

Ничек дөрес тукланырга?

 Туклану- кешегә яшәү өчен кирәкле шарт.

 Бөтен гаилә өчен экологик чиста ризык.

2

9.

9.1.

Йокы ни өчен файдалы?

 Йокы- иң яхшы дару.

1

10.

10.1

Мәктәптәге кәеф.

 Кәефең ничек?

1

11.

11.1

 Мәктәптән соң кәеф күтәренкелеге.

 Мин мәктәптән кайттым.

1

12.

12.1.

Мәктәптәге тәртип.

 Мин- укучы.

2

13.

 Начар гадәтләр.

 Начар гадәтләр.

2

14.

14.1.

14.2.

 Мускуллар, сөякләр һәм буыннар.

Скелет- безнең терәк.

Гәүдә тотышы- төз, зифа буй!

2

15.

15.1

Чыныгу.

 Сәламәт булырга теләсәң!

1

16.

16.1.

 Суда үзеңне ничек тотарга?

 Суда куркынычсызлык кагыйдәләре.

1

17.

17.1

Суда күнегүләр һәм уеннар.

 Йөзәргә өйрәнү.

2

18.

18.1

 Халык уеннары.

 Татар халык уенын өйрәтү.

1

19.

19.1.

19.2.

 Хәрәкәтле уеннар.

 Хәрәкәтле уен өйрәтү.

Табигать табиблары.( Йомгаклау.)

2

 

 

 

Тематик планлаштыру. 2 сыйныф.

 Дәрес  темасы

Дәрес саны

1

1.1

1.2

1.3

   Без ни өчен авырыйбыз?

 Авыртуның сәбәпләре.

 Авыруның билгеләре.

Хәлең ничек?

 

3

2.

2.1.

2.2

Авырулардан безне кем һәм ничек саклый?

 Организм үз- үзенә булыша.

 Сәламәт яшәү рәвеше.

 

2

 

3.

3.1.

Безне кем дәвалый?

 Безне нинди табиб дәвалый?

1

4.

4.1

4.2

Авырулардан прививкалар.

 Инфекцион авырулар.

Авырулардан прививкалар

3

5.

5.1.

5.2

       Дарулар турында нәрсә белергә кирәк?

 Без нинди дару эчәбез?

 Өй аптечкасы.

 

2

6.

6.1

6.2

          Агуланудан ничек сакланырга?

 Дарулар белән агулану.

 Ризык белән агулану.

 

2

7.

7.1.

7.2.

 

Төрле һава торышында куркынычсызлык.

 Әгәр кояшлы һәм эссе булса.

 Әгәр урамда яшенле яңгыр яуса.

 

2

8.

8.1.

8.2.

Өйдә, урамда куркынычсызлык кагыйдәләре.

 Өйдәге куркынычсызлык.

 Урамда үз- үзеңне ничек тотарга?

 

2

9.

9.1.

Суда куркынычсызлык кагыйдәләре.

 Су- безнең дус.

 

1

10.

10.1

Ут белән эш итү кагыйдәләре.

Ут зыян китермәсен өчен

1

11.

11.1

 

 Электр тогыннан саклану.

 Электр тогы нәрсәсе белән куркыныч?

 

1

12.

12.1.

 Киселүдән, имгәнүдән, сынулардан ничек сакланырга?

 Травмалар.

 

1

13.

13.1

 

 Бөҗәкләрдән ничек сакланырга?

Бөҗәкләрнең тешләве

1

14.

14.1.

 

 Хайваннар янында куркынычсызлык.

Этләр һәм мәчеләр турында нәрсә беләбез

 

1

15.

 

15.1

15.2

 Сыеклык, ризык, пар, газ белән агуланганда 1 нче ярдәм.

 Агулы матдәләр белән агулану.

 Төтен белән агулану.

 

2

16.

16.1.

16.2

Пешкәндә, өшегәндә, кояшта тән пешкәндә 1 нче ярдәм.

“ Кояш сукканда” үзеңә ярдәм итү.

Суыктан ничек сакланырга?

 

2

17.

17.1

17.2

17.3

 Травма булганда 1 нче ярдәм.

 Буыннар чыгу һәм сеңер сузылу.

 Сынулар.

Әгәр син киселсәң һәм бәрелсәң.

3

18.

18.1

Күзгә, колакка, борынга чүп кергәндә 1 нче ярдәм.

 Әгәр күзгә, колакка, борынга чүп керсә.

 

1

19.

19.1.

 

 Бөҗәк, елан, эт һәм мәче тешләгәндә беренче ярдәм.

 Елан тешләү.

 

1

20.

20.1

20.2

20.3

Бүгенге медицинаның эше.

 Сәламәт булып ү

 Үз- үзеңне тәрбиялә.

 Мин хәрәкәтне сайлыйм

3

 

 

 

 

Тематик планлаштыру. 3 сыйныф.

 Дәрес  темасы

Дәрес саны

1

1.1

Нәрсәдән курыкмаска кирәк?

Ныклы ышаныч, кыюлык тәрбияләү

1

2.

 

2.1

2.2

Усал, көнче, саран булуга караганда игелекле булу күңеллерәк.

 Уйларга өйрәнәбез.

Яхшылык эшләргә ашык.

 

2

 

3.

3.1.

3.2

 Без нишләп ялганлыйбыз

 Ялган сөйләү булышамы?

 Ялган турында мәкальләр һәм әйтемнәр.

 

2

4.

4.1

4.2

 Без нишләп әти- әниләрне тыңламыйбыз?

 Әти- әниләрнең киңәшенә колак салырга кирәкме?

 Ни өчен бала һәм әти- әни бер- берсен һәрвакытта да аңламыйлар?

 

2

5.

5.1

5.2

Үз- үзеңне тыярга өйрән.

 Бөтен теләкләрдә үтәләме ?

Үзеңдә сабырлык тәрбияләү.

 

2

6.

6.1

 

Тырнакны чәйнәмә, борынны актарма.

Начар гадәтләрне ничек ташларга?

1

7.

7.1.

7.2.

 

Бүләкне ничек алырга?

 Миңа бүләк бирәләр

 Мин бүләк бирәм.

 

2

8.

8.1

Җәзага ничек карарга?

 Җәза.

 

1

9.

9.1.

 Ничек киенергә?

Кием.

 

1

10.

10.1

Таныш түгел кеше белән ничек аралашырга?

 Җаваплы тәртип.

 

1

11.

11.1

 Берәр җирең авыртса, нәрсә эшләргә?

 Авырту.

 

1

12.

12.1.

12.2

 Өстәл артында үз- үзеңне ничек тотарга?

 Өстәлне сервислау.

 Өстәл артында үз- үзеңне тоту кагыйдәләре.

 

2

13.

13.1

Кунакта үз- үзеңне ничек тотарга?

 Син кунакка барасың

1

14.

14.1.

14.2

 Җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тотарга?

 Транспортта һәм урамда үз- үзеңне тоту.

 Театрда, кинода, мәктәптә үз- үзеңне тоту.

 

1

15.

15.1

15.2

“ Ямьсез сүзләр.”

 Без әдәпле аралашабызмы?

 Телефоннан сөйләшә беләбезме?

 

2

16.

16.1.

 

Мәктәпкә барасы килмәсә нишләргә?

Үзеңә үзең ярдәм ит.

 

1

17.

17.1

 

Мәктәптән соң нәрсә белән шөгыльләнергә

 Үзеңнең ялыңны оештыра бел.

 

1

18.

18.1

18.2

Дусларны ничек сайларга?

Нәрсә ул дуслык?

 Чын дус дип кемне саныйсың?

 

 

2

19.

19.1.

 

Әти- әниләргә ничек булышырга?

Әти- әнине ничек шатландырырга?

 

 

1

20.

20.1

20.2

 

Авыру һәм ярдәмчесез калган  кешеләргә булышу.

Әгәр кемгә дә булса синең ярдәм кирәксә.

 Яхшылык эшләргә ашык.

 

2

21.

21.1

21.2

21.3

 Кабатлау.

 Сәламәтлек чаткысы.

 Сәламәтлек иленә сәяхәт.

 Сәламәт яшәү рәвеше культурасы ( ярыш)

 

3

 

 

Тематик планлаштыру. 4сыйныф.

 

 

 Дәрес  темасы

 

 

 

Дәрес саны

1

1.1

1.2

1.3

1.4

Безнең сәламәтлек.

 Нәрсә ул сәламәтлек?

Нәрсә ул эмоция?

 Хисләр.

 Стресс.

 

4

2.

2.1

2.2

2.3

 Сәламәтлекне саклауда үзеңә ничек булышырга?

 Уйларга һәм эшләргә өйрәнәбез.

 Вакыйганың сәбәбен һәм эзлеклелеген табу.

 Сайларга өйрән.

 

3

 

3.

3.1.

3.2

 Минем карарга бәйле.

 Үзем хәл итәм.

Үзем өчен яхшы булсын.

 

 

2

4.

4.1

 

 Никотин.

 Никотин турында без нәрсә беләбез?

 

1

5.

5.1

5.2

5.3

5.4

5.5

Ни өчен кайбер гадәтләр начар була?

 Бәйлелек.

 Юк дип әйтергә өйрән.

 Ничек юк дип әйтергә?

 Начар гадәткә син ни өчен юк дисең?

Мин сайлый беләм.

 

5

6.

6.1

 

Үз- үзеңә ярдәм.

Ихтыярлы тәртип.

 

1

7.

7.1.

 

 

 Спиртлы эчемлекләр.

 Спиртлы эчемлекләр куллану- ялгышлык.

 

1

8.

8.1

 Наркотик.

 Наркотикка юк дибез.

 

1

9.

9.1.

9.2

 Без- бер гаилә.

Малайлар һәм кызлар.

 Минем гаилә.

 

2

10.

10.1

10.2

10.3

10.4

10.5

10.6

10.7

10.8

10.9

10.10

 Кабатлау. Стандарт булмаган дәресләр һәм бәйрәмнәр.

 Дуслык.

 Сәламәтлек көне

 Без дөрес туклана беләбезме?

Мин ботка яратам.

Шапшаклар каян килә? (Уен- сәяхәт.)

Чисталык һәм сәламәтлек.

 Чисталык һәм тәртип.

 Без яхшылык эшлибез.

 КВН “ Безнең сәламәтлек”

 Мин сәламәтлекне сайлыйм.

 

10

 

Дәресләрдә куллану өчен физминуткалар.                                

Су өстендә бакалар

Бик иртә уяндылар.(Кирелү.)

Бата-калка,бата-калка

Битләрен дә юдылар.(Бит юу.)

Аннары, бергәләшеп,

Зарядкага бастылар.(Кулларны билгә кую.)

Алга да иелделәр,(хәрәкәт)

Артка да иелделәр,(хәрәкәт)

Уңга,сулга бөгелделәр.(хәрәкәт)

Куллар белән чәбәкләп,(хәрәкәт)

Аяк белән тыпырдап,(хәрәкәт)

Көчләрен сынаштылар.(мускулларны күрсәтү.)

         ...........................................................................            

 

   Физкультминутка

Спорт белән шөгыльләнәбез

Сәламәт булыр өчен.

 Кышын чаңгыда шуабыз,

Кызганмый бөтен көчне.

Җәй көне без туп тибәбез,

Волейбол да уйныйбыз.

Сикерәбез, йөгерәбез,

Уйнап һич тә туймыйбыз.

Татар теле дәресендә

 Күнегүләр ясыйбыз.

Сәламәт булып үсегез,

дип тели укытучыбыз.

Һәрбер дәресебездә дә

 Күзләрне кайгыртабыз.

Күзләргә гимнастиканы

Менә шулай ясыйбыз:

Кулга каләм алабыз да

Төрле якка йөртәбез,

Аска-өскә, уңга-сулга

Күзләрне йөгертәбез.

      ............................................................................................

Йомры йомшак куяннар, йокыдан уянганнар.

Нинди рәхәт аларга сикерәләр аланда.

Тик бүрене күрмиләр,

Читтәнрәк йөрмиләр,

Уйлап тормый бер нәрсә,

аланга килеп җитә,

 куянны куып китә.

 

....................................................................

Җил исә, исә, исә,

Агачларны селкетә,

җил тына, тына , тына,

Агачлар үсә, үсә.

 

 

 

 

Әдәбият:

1.Саттарова Н., “Озайтылган көн группасында алты яшьлек балалар белән эшләү”.Казан, 1988

2. Саттарова Н., Мөхетдинова Р., “ Озайтылган көн группасында балаларның дәрестән тыш вакытларын оештыру”, Казан, 1981

3.Коростелев Н.Б., “ Гармоничное развитие личности младших школьников», Москва, 1988

4. Кель О.С. «Воспитатель группы продленного дня», Москва, 1977

5. Манке Г.Г., «Учебно- воспитательная и оздоровительная работа в школах и группах продленного дня», Москва, 1988

6. Васильков Г.А., Васильков В.Г. «От игры к спорту» ,Москва, 1985

7. Чузов Ю. «Ты не бойся ни жары и ни холода», Ленинград, 1977

8. Чикин С.Я. “Сәламәт булыйм дисәң” , Казан, 1983

9. Ситдиков Ф.Г. “Сәламәтлек нигезләре” Казан, 2003

10. Харисов Ф.Ф. «Воспитание культуры здорового образа жизни обучающихся в РТ», Казан, 2003

11. Абзалов Р.А. «Физическая культура», Казан, 2005

12. Брязгунов И.П. «Беседы о здоровье школьников», Москва, 1992

13.Галихметова Г.Н. Программа “Школа здоровья”  

14.Обухова Л.А. « Новые 135 уроков здоровья, или школа докторов природы» Москва ,2007

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кеше өчен дөньяда иң кадерле булган әйберләр бар.Болар-сәламәтлек, җан тынычлыгы, ирек.Физик яктан сәламәтлек- үзе ярты бәхет.Аның өстенә җан тынычлыгың да булса, ирекле җан иясе син...Болар үзләре тулы бәхетне тәшкил итәләр. Ләкин без моның кадерен беләбезме соң? Кеше авырганда-  саулыкның, ирекле булганда-азатлыкның кадерен белеп бетерми, минемчә.

“Адәм баласының иң зур байлыгы-тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да , тәнең сәламәт булмаса , рәхәтлек сизмәссең.

Чирнең сәбәбен белеп , аны китереп чыгаручы нәрсәләрдән сакланырга кирәк.Мәсәлән , тирләп салкынга чыгу, исле (күмер исе , агулы ис)бүлмәдә тору ,  майлы ризыклар ашау , исерткеч эчемлекләр эчү , әфьюн кабу - болар барысы да чирләүгә китерә.

Тән һәм киемнәрне , урын-җирләрне чиста тоту , тәһарәт алу , госел коену , намаз уку , ураза тоту , өй эчендәге хезмәтләрне башкару-сәламәтлек күнекмәләредер”-ди Ризаэддин Фәхреддин ”Нәсыйхәт” дигән хезмәтендә.

 

Иман. Иманлы булу. Халкыбыз аңына бик борынгыдан сеңгән төшенчәләр бу.Иманлы булу-ул динле булу , дингә табынып яшәү дигән сүз генә түгел , ул әхлакый кагыйдәләр бунча тормыш итүне аңлата.Тикмәгә генә әби-бабайларыбыз безне бөтен начар гадәтләрдән тыеп тормыйлар.Пөхтә,    чиста , матур итеп киенү , сабыр гына сөйләшү , мөлаем , ярдәмчел булу-шундый күркәм сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирас булып калган.Гомумән , халкыбыз әдәп сакларга , инсафлы , намуслы булырга , ата-ана хакын хакларга , сәламәт яшәү рәвешен алып барырга , борынгы йолаларны мөмкин кадәр үтәргә тырышкан.Кызганычка каршы , бу сыйфатлар өлкән буында гына сакланып калды.

“Сәламәтлек иле”нә сәяхәт                                                                         

Алып баручы:””Саулык –иң зур бәхет,”диләр.Чыннан да,сәламәтлек-кеше бәхетенең нигезе,исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә,тирә-юньне танып белә,җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән,уеннан,биюдән,физик күнегүләрдән ямь таба. Укучылар, без бүген “Сәламәтлек иле”нә сәяхәткә чыгабыз.Иң башта сезне сынап карыйм әле, сәламәтлек турында нинди мәкальләр беләсез икән? Мин мәкальне әйтә башлыйм,сез дәвам итәрсез.

Байлык-бер айлык,...(саулык-гомерлек).

Сәламәт тәндә-...(сәламәт акыл).

Сәламәтлек ул-кул астындагы (хәзинә).

                                 “Чүп-чар патшалыгы”

Алып баручы:Димәк,без “Сәламәтлек иле”нә юл тотабыз.Бу илнең чикләрен үтеп керү өчен безгә Чүп-чар патшасы белән бил алышырга туры килер.(Чүп-чар патшасы,пычрак,ялкау,тузан булып киенгән укучылар чыга.)

Чүп-чар патшасы:Мин-Чүп-чар патшасы,ялкаулар арасында яшим. Чисталыкны,пөхтәлекне,ялт-йолт иткәнне, хезмәт сөючеләрне яратмыйм.     Алардан бик нык куркам,Үзләрен күрсәм,калтырана башлыйм,качам, посам.Чүп,тузан,пычракны күз карасыдай саклыйм.Аларга һәрвакыт урын түрдән,хөрмәт,мактау  бездә.Иярченнәрем,мине тыңлагыз!Хәзер үк мәктәпнең чисталыгын тикшерегез!Монда яшәргә буламы,юкмы?

Укучы:Безнең мәктәптә һәр сыйныфта аерым  укучылар дежур тора.Аларның төп вазыйфасы:башкалардан алда килеп,бүлмәне җилләтү,чиста су алып кереп,парта өстен,тәрәзә төпләрен,тактаны сөртү, гөлләргә су сибү.Алар тәнәфестә тәртип тә саклыйлар.

(иярченнәр керә.)

Иярченнәр:Хөрмәтле патшабыз,бу мәктәптә безгә урын юк икән,бөтен җир чиста,юылган.

Чүп-чар патшасы: (балаларга карап). Күрәм,балалар,сез җитезләр,өлгерләр,хезмәт сөючәннәр икәнсез.Мин җиңеләм,артка чигенәм.

Якыннарым белән Каф тавы артына йөгерәм.Бу җиңелү миңа бик авыр,барыр юлым ерак,бу хурлыкка ничек түзмәк кирәк.Шулай да баш исән чакта,тизрәк чыгып качарга кирәк!Тизрәк!Тизрәк!

Алып баручы:Сәяхәтебезне дәвам иттерәбез.Борынгы грек табибы мәшһүр Гиппократ,кешеләрнең сәламәтлеген саклау хакында сөйләгәндә,физкультура белән шөгелләнергә киңәш итә.Шуңа да гимнастика,физик күнегүләр,җәяү йөрү;эшкә сәламәтлеген,тулы канлы һәм шатлыклы тормышны сакларга теләгән һәр кешенең көндәлек  шөгыленә әверелергә тиеш.

                         “Спорт сөючеләр”тукталышы.

(Спортчылар керә.)

Спортчы:Балалар,сезнең сәламәт буласыгыз киләме?Төрле физик күнегүләр,хәрәкәтле уеннар,спорт белән шөгыльләнү-сәламәтлекне ныгытучы чаралар.Даими шөгыльләнгәндә генә аларның файдасы булыр.Ә хәзер,әйдәгез,иртәнге гимнастика ясап алыйк.

(Ритмик музыка уйный.Балалар белән бергә зарядка ясыйлар.)

Алып баручы:Иртәнге зарядканың кешегә никадәр файда китергәнен һәркем белсә дә,бик күпләр аны ясамый.Ялкаулыкларын вакыт юклык белән акларга торыша.Ләкин зарядкага киткән вакыт-бушка узган вакыт түгел,чөнки ул эшчәнлекнең көчәюенә,дәрт артуга,кәеф күтәрелүгә китерә,кешегә картайганчы сау-сәламәт һәм күтәренке рухлы булып калырга мөмкинлек бирә.(тактага бирем эленә)

Укучылар,хәзерге чор кешесе аз хәрәкәтләнә.Физик эшне аз эшләү,аз хәрәкәтләнү йөрәк эшчәнлеген киметә,кеше тазара.Мускуллары көчсезләнә.Бу күренешне ничек дип атыйлар?(Гиподинамия.)

                       “Юындыр” тукталышы

Алып баручы: Сәяхәтебезне дәвам иттерәбез һәм “Юындыр” тукталышына килеп җитәбез.(Юындыр һәм аның ярдәмчеләре чыга.)

1 нче укучы:Иртә белән торабыз,битләрне юабыз.

   Сабын белән юынгач,бигрәк матур булабыз.

2 нче укучы:Бит-кулларны юабыз,тешләрне чистартабыз.

   Пөхтәлекне, чисталыкны һәрвакыт яратабыз.

3 нче укучы:Аш алдыннан һәрвакыт кулыбызны юабыз,

   Ап-ак итеп кулны юып,ашарга утырабыз.

4 нче укучы:Аякларны кичен сабын белән юабыз,

   Юынырга яратабыз,без бик чиста торабыз.

  Юындыр:Исәнмесез,балалар,кунакка килдегезме?Мин-иң бөек юындыр,

Юындыр ул-начальник,ә мунчала-командир.Минем әле,балалар, ярдәмчеләрем дә бар.Аларның кем икәнлеген сез мин әйткән табышмаклардан белерсез:

Үзе шома,күбеккә күмә,хуш исле ул,я, кем белә?(сабын.)

Аркасында сөяге,сөягендә мыегы,ак койманы агарта,мыегы белән чистарта.

(Теш щёткасы.)

Он түгел-үзе ак,авызыңа куеп бак,тешне агарта,ап-ак итә,бу ни була?Әйтеп кал.(Теш пастасы.)

Кирәк була мунчада,минем исемем...(Мунчала)

Битне,кулны,муенны корыта,үзе дә чисталыкны ярата.(Сөлге.)

Барысы бергә:Безнең илдә закон нык,шапшакларга урын юк.

Юындыр:Дусларым,сезгә тагын әйтәсе сүзем бар.Чисталык-сәламәтлек нигезе.Бу әйтемне бервакытта да исегездән чыгармагыз.Сау-сәламәт булыгыз,хушыгыз!

                          “Туклану”тукталышы

Алып баручы:Дөрес туклану кешегә бик күп авыруны булдырмаска ярдәм итә.Аппетит белән аша,булырсыз таза,ә чамадан тыш ашау – үзе бер каза. Шулай итеп,без “Туклану”тукталышына килеп җиттек.(Оныгы ашарга утыра)

Әби:Улым, тукта  әле,әйдә, башта кулыңны әйбәтләп юып кил дә өстәл янына утыр.Балам,ашарга утыргач,син башта тынычлан,әкрен генә,ашыкмыйча гына чәйнә.Шулай ашаганда гына йөрәгеңә ятар.Ашаганда башка эшләр белән шөгыльләнмә.Китап,газета укыма,сөйләшмә,телевизор карама.Ипи валчыгын идәнгә койма,икмәкнең валчыгы да бездән олы.Сыныгыңны ашап бетер,бәхетеңне калдырасың бит.Ашап туйгач та кулыңны ю,авызыңны су белән чайка.Өстәл яныннан рәхмәт әйтеп кит.

Алып баручы:Табиб өч корал:сүз,үсемлек һәм пычак белән эш итә,дигәннәр борынгы иранлылар.Акыл ияләренең бу гыйбрәтле гыйбарәсендә сүзнең беренче урынга куелуы юкка гына тугел.Кеше чирли башлаганчы,ягъни сәламәт вакытта ук табиб белән очрашырга тиеш.Ул үзенең киңәшләре белән ярдәм итәр,авыру көчәеп киткәнче дәвалау да уңышлы үтәр.

                     

“Табибка һәм узеңә ышан.”

тукталышы.

(Табиб янына авыру килә)Табиб:(авыруны карагач).Сиңа салкын тигән,син бик яшь әле,хәзердән үк  организмыңны чыныктырсаң,бервакытта да авырмассың.Сәламәт булу өчен чыныгуның әһәмияте зур.Ә чыныгуны аяклардан башларга кирәк,аякны һәр көнне юарга һәм көн дә температураны бер градуска төшерә барырга кирәк. Әкрен-әкрен генә тән салкынга күнегә.Чыныгу өчен һава ванналары да әһәмиятле.

 Алып баручы:Гиппократ салкыннан куркып,җылыда иркәләнеп ятучыларга каршы чыга.”Үзен җылыга ияләштергән кешенең мускуллары йомшара,нервлары какшый,акылы томалана,кан китү,һуштан язу кебек зарарлы күренешләр күзәтелә,”-дигән ул.Чыныгу турында физкультура укытучысы,табиблар белән киңәшергә мөмкин.Инде соңгы тукталышыбызга якынлашабыз.”Шәфкать бабай бакчасы”дип атала ул.

                       “Шәфкать Бабай бакчасы”

                            тукталышы.

(Бабай булып киенгән укучы керә.)

Бабай:Балалар,мин сезгә дару үләннәре турында сөйләргә җыенам.Менә сукмак кырыенда үсә торган бака үләнен генә алыйк.Җәй көннәрендә сез бигрәк күп хәрәкәтләнәсез,ул яраларны бака яфрагы сыгынтысы дәвалый.Салкын тигәндә үги ана яфрагы,мәтрүшкә-иң шәп дару.Юкә чәчәге,гөлҗимеш,мәтрүшкәдән ясалган чәйләр генә эчегез.Сөйли китсәң,алар бик күп инде.Мин сезгә бары шуны гына әйтергә телим:дару төймәләре капканчы,үләннәрдән файдаланыгыз,озак яшәрсез.

(Бабай чыгарга җыенганда аның яныннан бер-бер артлы дару үләннәре йөгереп уза.)

Бабай:Ромашка,ромашка,кая болай чабасың?

Ромашка:Чапмый хәлем юк,Гыйлаҗ бабайга салкын тигән,тамагы авырткан,шуны дәваларга чабам.

Бабай:Әрем,әрем,кая болай йөгерәсең?

Әрем:Йөгерми хәлем юк.Сәрби әбинең ашказаны бозылган,шуны төзәтергә йөгерәм.

Бабай:Энҗе чәчәк,тукта әле,кая болай чабыш?

Энҗе чәчәк:Гафу,гафу.Туктап торырлык вакытым юк,Мөнәвәрә әбинең нервлары какшаган,шуны дәваларга ашыгам.

Бабай:Бака яфрагы,бака яфрагы!

Бака яфрагы:Соңыннан,соңыннан,вакытым юк,Хәйрүш бабайның күзенә арпа чыккан,шуны дәваларга кирәк.

Бабай:Кычыткан,кычыткан,ә син кая?

Кычыткан:Искәндәр дигән малай янына,арт сабагын укытырга,бүген тагын “2”ле алган,юньсез.

Алып баручы::Шәфкать бабай,алмаларың да өлгереп пешкәннәр икән,бакчаңдагы алмалардан балалар да авыз итсеннәр әле.

Бабай:Алмаларым бик хикмәтле,авыз итегез,балалар!

Алып баручы:Булдырдыгыз,балалар!Сез бик күп беләсез икән.

  Күрәсез,сәламәтлекне саклау,ныгыту-һәркемнең кулыннан килердәй эш.Укучылар,мин сезнең тормышка белемле булып кына түгел,сәламәт булып та аяк басуыгызны телим Авырмагыз,исәнлек-саулык сезгә.Кичәне,әйдәгез,күңелле җыр белән тәмамлыйбыз

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Авторская программа по здоровьезберегающей технологии"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель клубного филиала

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 056 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.11.2015 587
    • DOCX 52.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Садриева Миляуша Маратовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Садриева Миляуша Маратовна
    Садриева Миляуша Маратовна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4534
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 64 человека из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 351 человек

Курс повышения квалификации

Инструменты в преподавании кубановедения в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 162 человека

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках математики у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 75 человек

Мини-курс

Введение в медиакоммуникации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Дизайн-проектирование: теоретические и творческие аспекты дизайна

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы программирования и мультимедиа: от структуры ПО до создания проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 13 человек