Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Авторская программа "Уйный уйный үсәбез"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Авторская программа "Уйный уйный үсәбез"

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы


Муниципаль белем бирү учреждениесе –


Кама – Исмәгыйль башлангыч белем бирү мәктәбе



Программа расланды :

педсовет №4 08.01.2010.

Уйный, уйный үсәбез.

(Башлангыч сыйныф укучылары өчен бер елга каралган

түгәрәк эше буенча автор программасы )



Башлангыч сыйныф

укытучысы Хәбибуллина

Гүзәлия Әнвәр кызы

1 квалификацион категория







Кама – Исмәгыйль 2010 ел.


Аңлатма язуы

Бүгенге көндә башлангыч сыйныф укытучыларының төп бурычы - балаларны белемле, рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Шулар арасында иң әһәмиятлесе,үтемлесе һәм нәтиҗәлесе-уеннар.

Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик һәм акыл үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, балаларның игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында укучыларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә.Уен кайбер балалар өчен – хыяллану, кайберләренә күңелле ял итү чарасы булып тора. Бер бала да уенда белем һәм яңа мәгълүмат алам дип уйламый. Күренекле педагоглар Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, Д.Б.Эльконин, А.В.Запорожец, А.П.Усов һ.б. үз хезмәтләрендә уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында язганнар.

“Уен-баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе ул. Уеннар балага зур файда китерәләр, алар ярдәмендә ул үзенең характерына нигез ташы булып урнашып кала торган гадәтләргә, күнекмәләргә өйрәнә, моның өстенә бу уеннар балада, гадәттә, зур канәгатьләнү хисе уяталар”,- дип язган профессор П.Ф.Лесгафт. Дөрестән дә, уеннар, бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенчедән, күп кенә уеннар эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү, балаларның төрле образлар башкарулары - болар барысы да балаларда канәгатьләнү хисләре уята, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Алай гына да түгел, уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә. Танылган шәхесләребезнең берсе – Ризаэддин Фәхреддин балаларга язган үгет – нәсыйхәтендә: “ Балаларның тәрбиялесе илә тәрбиясезе уйнаган вакытларында бик ачык беленер. Аның өчен уйнаган чакларында балалар бик каты ихтыярлы булырлар, зурлардан курку кеби нәрсәләр күңелләреннән чыгып та китәр”, - дигән. Чыннан да, укытучы өчен уен - балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да. Чөнки, нәкъ менә уен вакытларында, укытучы һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлый.Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да “уятырга” мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, йә булмаса, ниндидер роль башкарып, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Әдәп-тәртип кагыйдәләрен үтәү гадәте дә уенда камилләшә.

Нәниләребездә өлгерлек, кыюлык, тапкырлык тәрбияләүдә халык уеннары зур әһәмияткә ия. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда үз көченә ышану, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар да тәрбияли. Шигъри такмаклы уеннар балаларның хәрәкәтчәнлеген арттыру белән бергә, сөйләм телен дә үстерә, уен барышында һәммәсенә дә катнашырга мөмкинлек туа.

Укучыларда үзләренең иҗади активлыгын гамәлгә ашыру, нәрсәгә сәләтле, ни дәрәҗәдә зыялы булуларын һәм нәрсәгә ирешүләрен күрсәтү ихтыяҗыннан чыгып, программага зыялылык уеннары да кертелде. Төп игътибар баланың зирәклегенә, логик фикер йөртә алуына, фараз итүенә юнәлтелә. Чөнки кешенең мәгърифәтлелеге белем күләмендә генә түгел, ә аны төрле хәлләрдә куллана алу мөмкинлегендә дә чагылырга тиеш. Соңгы елларда мондый уеннар мәктәп, район, республика күләмендә еш үткәрелә башлады. Укучылар бик теләп катнашалар.

Хәрәкәт күнекмәләрен үстерә торган барлык төр уеннар баланың физик үсешенә генә түгел, акыл үсешенә дә уңай йогынты ясый. Уйнау шартларына, укучыларның яшенә, кызыксынуына, хәтта кәефенә карап, уен кагыйдәләре, эчтәлеге дә үзгәртелә. Уеннар балаларда игътибарлылык, үзара ярдәм итешү, коллективизм кебек уңай сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

Кеше һәрвакыт икенче бер кеше белән аралашып, рухи баю ихтыяҗы тоеп яши”,- дигән К.Маркс. Безнең аралашу даирәбез көннән-көн киңәя, артканнан - арта бара. Россия гражда- нины портретына туры килә торган укучы - коммуникатив компетент булырга тиеш. Нәрсә соң ул коммуникатив компетенция? Латин телендә “ коммуникация” – аралашу, ә “ компе- тенция” ирешү дигәнне аңлата. Димәк, әлеге төшенчәне латин теленнән “ аралашуга ирешү” дип тәрҗемә итеп була, ягъни сүз-фикерне төпле, нигезле итеп белдерү осталыгы дигән сүз.

Сөйләм осталыгын үстерүдә һәм дөрес итеп сөйләргә өйрәтүдә коммуникатив уеннар гаять зур әһәмияткә ия, чөнки алар һәрвакыт сүзләр белән бәйләп алып барыла. Уен барышында укучылар сүзләрне күмәк кабатлыйлар, яңа сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр, бер – берсе белән аралашалар. Коммуникатив уен шулай ук уйланылган( шартлы), проблемалы ситуаци- яләр барлыкка китерү һәм аларны уйнау (чишү) төрендәге күнегүләр дә. Ситуация сөйләмгә этәргеч була. Мондый уеннарда укучыда фикерләүне эшкә җигү нәтиҗәсендә нәрсәдер әйтү ихтыяҗы барлыкка килә. Образлы фикерләү логик фикерләү белән бергә алып барыла. Эш – хәрәкәтләр барышында әйтелгән сүзләр хәтердә ныграк сеңеп кала. Хәрәкәтләр белән башкарылган сөйләм әйтелгән, уйланылган образны(сурәтне) җанлырак итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Коммуникатив уеннар телдән сөйләмне үстерү, камилләштерү өчен баланы җанлы сөйләмгә (диалог) яки күмәк сөйләмгә (полилог) тарту максатыннан үткәрелә. Уен вакытында укучы эзләнә, үз фикерен курыкмыйча әйтә ала. Катнашучылар бер-берсенә ярдәм итә, белгәннәре белән уртаклаша. Бу исә укучыда игътибарлылык, ярдәмчеллек сыйфатлары һәм үз уңышларына шатлану хисе тәрбияли. Оялчан балалар онытылып, үзләре дә сизмәстән, уенга кушылалар. Шулай итеп, коммуникатив уеннар балаларга аралашу өчен тормышчан шартлар тудыра, чын тормышка күпер сала.

Программа түгәрәк эше буенча башлангыч сыйныф укучылары өчен бер айга 6 сәгать, атнага 2 шәр сәгать исәбеннән 9 айга исәпләп төзелгән, барысы 54 сәгать. Ике сәгатьнең бер сәгате сыйныф бүлмәсендә (теория), ә икенчесе спорт залда яки саф һавада ( һава шартларына карап) хәрәкәтле уеннар формасында үткәрелә ( практика). Программа ике бүлектән тора: балалар фольклоры – 12сәгать, кызыклы грамматика – 15 сәгать. Кызыклы грамматика бүлегендәге эш төрләре кушымта буларак бирелә. Кайбер материаллар “Мәгариф” журналыннан, “ Ачык дәрес”, “ Мәгърифәт” газеталарыннан алынган, алар кушымтада искәртелә.

Балаларны шәфкатьле, миһербанлы, изгелекле, кешелекле итеп тәрбияләү, сөйләм культурасын, сүз байлыгын арттыру, хәтерен үстерү максатыннан программаның теория өлешендә сүзле уеннар, тел шомарткыч такмазалар, тел көрмәкләндергечләр, үртәвечләр, такмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр, мәзәкләр, табышмаклар, һәм әкиятләр урын алды. Телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, нәтиҗәдә укучы үз фикерен тулысынча сөйләп бирә алмый. Дөрес сөйли алмаган укучы дөрес яза да белми. Бу күнегүләр, мавыктыргыч итеп, уен формасында оештырыла һәм укучыларның телләрендәге кимчелекләрне төзәтергә ярдәм итәләр.

Укучыларның акыл-зиһен үсешен, ягъни танып- белүен, хәтерен, күзаллау, иҗади логик фикерләү, күзаллау сәләтләрен үстерү максатыннан шигъри мәсьәләләр, викториналар, ребуслар, олимпиадалар, конкурс-уеннар кертелде. Бу уеннар барысы да укучыларның үз–үзләренә ышанычын арттыра, шулай ук киләчәктә бердәм дәүләт имтиханнарын бирергә әзерлек тә булып тора.

Укучыларны физик һәм рухи яктан сәламәт үстерү максатыннан программаның практика өлешенә төрле хәрәкәтле уеннар кертелде, чөнки физик һәм рухи яктан сәламәт бала гына яхшы укый, ата – анасына һәм җәмгыятькә файда китерә ала.

Шушы максатлардан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

  • укучыларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыру;

  • уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә кертү;

  • һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту;

  • предметлы уен тирәлеге булдыру.

Укучылар белергә тиеш:

● халкыбызның гасырлар дәвамында тупланып килгән поэтик һәм педагогик мирасы булган балалар фольклорын;

● халык педагогикасын;

● әхлак кагыйдәләрен;

● йөгерек санау һәм телдән исәпләү күнекмәләрен;

● әдәп-тәртип кагыйдәләрен.

Укучылар булдыра алырга тиеш:

● коммуникатив компетент;

● акыллы, игелекле, гадел, ярдәмчел, яхшы күңелле, хезмәт сөючән;

● туган илне, туган телне ярату;

● әхлаклы, гадел,

● тату, дус;

● зирәк, тапкыр;

● мөстәкыйль;

● җитез, өлгер, кыю;

● физик һәм рухи яктан сәламәт.

















Программа эчтәлеге.


I. Балалар фольклоры.

Халык авыз иҗаты, аның төрләре.

Уен, аларның төрләре. Сүзле уеннар: “Посылка килә”,”Көз, яңгыр”,“Кап та коп”, ”Эшләсәң эш табыла”,”Нәрсә кирәк”, “Шулай буламы, әллә юкмы?”, ”Тигез түгәрәк”, “Бу өйдә нәрсә яши?”, “Бармакларга исем кушу”. Хәрәкәтле уеннар: “Чыпчыклар һәм мәче “Түгәрәктә көрәш”, ”Әтәч”, ”Төлке һәм тавыклар”,”Төенчек”, ”Гөрләмеш, яки кача-кача”, “Буш урынлы”, ”Кап та коп”, ”Кабыргалы камчылар”, ” Ак,димә,кара, димә”.

Такмазалар, аларның туу тарихы, функциясе. Тел шомарткыч такмазалар: “Әби битен юмаган”, “Барыр идем урманга”, ”Бардым базарга”, “Уймак”,”Өч патшаның бер улы”,”Булган, ди, бер кеше”, ”Үлгән арба”, ”Шаян такмаза”,”Бар иде яшь чаклар”, ”Җыйдык кура җиләк”, ”Бабай бишектә чакта”,”Кызыклы сәфәр”, ”Безнең бабай”, “Дыр”

белән “бугай”.

Такмазалар: “Борын-борын заманда”,”Давыт”,”Бер өер тай”, ”Әтәч”,”Әби битен юмаган”,“Барыр идем урманга”,”Бардым базарга”,“Уймак”, ”Өч патшаның бер улы”,”Булган, ди, бер кеше”, ”Үлгән арба”. Тел көрмәкләндергечләр: ”Елама, җамалый”,”Чи чия”,”Тимербаевның тае”,”Сирай суы”,”Карамалы малае”, “Кәбирләрнең кәҗәсе”,“Кәбир кызы Кәримә”, ”Карамага карама”,”Бәдрибанат бармагы”,” Бәдерниса бияләе”,”Бытбылдык балалар”, ”Мәче”, ”Мин агамны агалаган”,”Үгезегез мөгезе”, ”Абага”. Үртәвечләр. Такмаклар: “Күкәй салган әтәч”,”Канатлы кәҗә”,“Тәртипсез чебиләр”,”Шапшак сарыклар”“Аучы кәҗәләр”,”Ялкау ата каз”,”Печән ашаучы казлар”,”Янгынчы песи”,”Эшчән песи”,”Елак каз”,”Усал тавык”,”Гармунчы сарык”, ”Са-ран сыер”,”Юньсез көтүче”,”Бакалар”,”Су ташучы карга”,”Эшлексез чебен”,”Бур кә-җә”, ”Карт песи”,“Елак әти”,”Мәзәк әби”, ”Өтерге”,”Хәйләкәр такмакчы”,”Ипи-хлеб”.

Зур шалкан” әкиятен ( Күмәк уен ), Абдулла Алишның “ Куян кызы” әкиятен сәхнәләш-терү.

Әкият-табышмаклар: “Өч роза”,”Илдә булмаган ат”. Табышмак – сораулар: ”,”Бездән сорау сездән-җавап”,”Географияне беләсезме?”, ”Уналты шакмак”,”Шаян табышмак-сораулар”.

Мәкальләр һәм әйтемнәр: Ата-ана, ата-ана һәм балалар, ана һәм бала, ата һәм бала, юньле бала һәм юньсез-игелексез балалар, эш-хезмәт, Туган ил турында, галиҗәнап икмәк, белем-гыйлем, китап, уку-язу, табигать күренешләре.

Мәзәкләр: Ата-ана һәм балалар. Мактанчык, ялганчы, куркак кешеләр. Ялкау, эшкә җавапсыз карау-чылар, белемсезләр, наданнар.

Табышмаклар: Уку-язу турында. Сорау табышмаклар. Тел турында. Табигать күренешләре, ел фасыллары. Үсемлекләр, куаклар, агачлар. Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары. Яшелчә-җиләк җимеш. Тапкырлар, зирәкләр өчен табышмаклар.

7нче апрель - Сәламәтлек көне. К.Чуковскийның “Юындыр”(DVD диск) фильмын карау, эчтәлеге буенча фикер алышу, нәтиҗә ясау.

Зоологик эстафета (уен-ярыш).

Татар халык әкиятләре тыңлау ( CD диск). Абдулла Алишның“Бал корты һәм Шөпшә” ”Сертотмас үрдәк” әкиятләрен тыңлау, эчтәлеге буенча фикер алышу, нәтиҗә ясау.


II. Кызыклы грамматика.

Хикмәтле математика. Шигъри мәсьәләләр: “Нинди тизлектә очалар”,”Ничә яшьтә”, “Ничә сәгатьтә куып җитә?”,”Ничә гөбләне юк иткәннәр?”,”Күпме яфрак ашарлар”, ”Ничәшәр сәгать эшлиләр?”,”Күпме таралган?”, ”Һәркайсы ничәшәр”.

Викторина: Нәрсә? Кайда? Кайчан?

Математик сандык. Математик табышмаклар.

Могҗизалар иленә сәяхәт. Шарль Перроның”Көлкәй”(Золушка) әкиятенә сәяхәт. Әкият герое каршындагы кыенлыклар математик мисал, мәсьәләләр, башваткычлар рәвешендә бирелә.

Ребуслар, аларны укуның элементар кагыйдәләре, алымнары. Ребуслар чишү.

Математик олимпиада. Мөстәкыймовлар олимпиадасы.

Хәрәкәтле уеннар: “Самовар”, Ябалаклар,күбәләкләр,бөҗәкләр”, “ Тасманы ал”, “Ике суык”, .”Күз бәйләш”, “Алырмын кош”, “Кәбестә”, “ Очты, очты ”, “Туп йөртеш”, “Челтәр элдем читәнгә”, ” Почмак алыш”, ” Чума үрдәк, чума каз “, ” Буяу сатышлы “,

Өлгерсәң өлгер “.

Дидактик - уеннар: «Зирәк тиен”- 2008, 2009. “Русский медвежонок”- 2007. 2008. 2009.

Кенгуру” – 2007. 2008. 2009.

Ярыш – уен: Уеннарда – хәрәкәт, хәрәкәттә - бәрәкәт.

Язгы һәм җәйге сынамышлар

Тематик планлаштыру.


Тема

Сә-гать

саны

Шулардан


Үткәрү

урыны

тео-рия

прак-тика



1.1

I. Балалар фольклоры.

Оештыру дәресе.Түгәрәкнең планы,максаты белән танышу.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “ Чыпчыклар һәм мәче” уенын өйрәнү.



1


1



+





+



сыйныф бүлмәсе


спорт зал(яки саф һавада)

1.2

Сүзле уеннар

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “ Түгәрәктә көрәш” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

1.3

Тел шомарткыч такмазалар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Әтәч”уенын өйрәнү.

1

1

+


+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

1.4

Такмазалар. Тел көрмәкләндергечләр. Үртәвечләр. Такмаклар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Төлке һәм тавыклар” уенын өйрәнү.

1


1


+


+

сыйныф бүлмәсе


спорт зал(яки саф һавада)

1.5

Зур шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.(Күмәк уен”)

Такмазалар. Тел көрмәкләндергечләр. Үртәвечләр. Такмаклар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.”Әбәк” уенын өйрәнү

1


1

+



+

спорт зал(яки саф

һавада)

спорт зал(яки саф

һавада)

1.6

Абдулла Алишның “ Куян кызы” әкиятен сәхнә-ләштерү.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.”Төенчек” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

сыйныф бүлмәсе


спорт зал(яки саф һавада)

1.7

Әкият-табышмаклар. Табышмак-сораулар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “ Гөрләмеш,яки кача-кача” уенын өйрәнү.


1


1


+


+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

1.8

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.”Буш урынлы” уенын өйрәнү.

1

1

+





+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

1.9

Мәзәкләр.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.”Кап та кап” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

1.10

Табышмаклар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.”Кабыргалы камчылар” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

1.11

7нче апрель-Сәламәтлек көне. К.Чуковский. Юын-дыр.( DVD диск).

Зоологик эстафета (уен-ярыш).

1


1

+




+

сыйныф бүлмәсе


спорт зал(яки саф һавада)

1.12

Татар халык әкиятләре тыңлау.( CD диск)

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Ак,димә,кара, димә” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)



2.1




II. Кызыклы грамматика.

Хикмәтле математика. “Шигъри мәсьәләләр” чишү.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Самовар” уенын өйрәнү.



1


1



+





+



сыйныф бүлмәсе


спорт зал(яки саф һавада)

2.2

Дидактик - уен «Зирәк тиен”- 2008.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Ябалаклар,күбәләкләр, бөҗәкләр” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

2.3

Дидактик – уен “Русский медвежонок”- 2007.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “ Тасманы ал” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

2.4

Нәрсә? Кайда? Кайчан?(Викторина).

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Ике суык” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

2.5

Дидактик – уен “Русский медвежонок”- 2008.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.”Күз бәйләш” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

2.6

Дидактик – уен “Русский медвежонок”- 2009.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Алырмын кош” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

2.7

Дидактик – уен “Зирәк тиен”-2009.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Кәбестә” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

2.8

Математик сандык.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Очты, очты” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

2.9

Могҗизалар иленә сәяхәт.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Туп йөртеш” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

2.10

Дидактик – уен “Кенгуру” – 2007.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Челтәр элдем читәнгә” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

2.11

Дидактик – уен “Кенгуру” – 2008.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Почмак алыш уенын өйрәнү.

1

1

+


+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал

2.12

Дидактик – уен “Кенгуру” – 2009.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Чума үрдәк, чума каз “ уенын өйрәнү.

1

1

+


+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

2.13

Ребуслар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Буяу сатышлы “ уенын өйрәнү.

1

1

+


+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

2.14

Математик олимпиада.(Мөстәкыймовлар олим-пиадасы).

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Өлгерсәң өлгер “ уенын өйрәнү.

1


1

+



+

сыйныф бүлмәсе


спорт зал(яки саф һавада)

2.15

Йомгаклау. Язгы һәм җәйге сынамышлар.

Уеннарда – хәрәкәт, хәрәкәттә - бәрәкәт.( Ярыш – уен).

1

1

+


+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)


Барысы:


54

25

29



Кулланылган әдәбият ( укытучы өчен).

  1. Амонашвили Ш.А. Уйныйбыз да, укыйбыз да. Казан.Татарстан китап нәшрияты,1990.

  2. Бала бишеге – гомер ишеге. Яр Чаллы. Идел – йорт нәшрияты, 2002.

  3. Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан. “ Дом печати” нәшрияты, 2001.

4. Балалар фольклоры. Казан. Татарстан Республикасы “ Хәтер” нәшрияты, 2009.

5. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика. Казан. Мәгариф нәшрияты, 2002.

6. Гөлбакча. Балалар өчен хрестоматия. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1990.

7. Закирова К.В. Уйный – уйный үсәбез. Казан. Мәгариф нәшрияты 2005.

  1. Исәнбәт Н. Балалар фольклоры. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1984.

  2. Күңел ачкычы. Мәзәкләр. Казан. Мәгариф нәшрияты, 2004.

  3. Низамов Р.А. Педагогик уйланулар. Казан. Мәгариф нәшрияты, 1994.

  4. Саттарова Н.Х. Укучыларның озайтылган көн группаларында дәрестән тыш вакытла-рын оештыру. Казан. Мәгариф нәшрияты, 1991.

  5. Сәгъдиев И.Г. Хикмәтле математика. Казан. Мәгариф нәшрияты, 2004.

  6. Татар халык иҗаты. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1980.

  7. Татар халык табышмаклары. Яр Чаллы. Идел – йорт нәшрияты, 2002.

  8. Татар халык уеннары. Казан. Мәгариф нәшрияты, 2002.

  9. Татар халык иҗаты: Мәзәкләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1982.

  10. Хисамова Ф.М., Борһанова Р.А. Татар теле өйрәнә нәниләр. Казан. Мәгариф нәшрияты, 1994.

  11. Шәехова Р.К, Закирова К.В. Иҗат баскычлары. Казан: РИЦ Мәктәп, 2001.

  12. Ягъфәров Р.Р. Кәҗә - мәкәрҗә. Казан. Мәгариф нәшрияты, 1994.

Кулланылган әдәбият ( укучылар һәм ата-аналар өчен).

1. Балалар фольклоры. Казан. Татарстан Республикасы “ Хәтер” нәшрияты, 2009.

2. Гөлбакча. Балалар өчен хрестоматия. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1990.

3. Исәнбәт Н. Балалар фольклоры. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1994.

4. Кетеки тел бистәләре: мәзәкләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1993.

5. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. I том, Татарстан Республикасы. Хәтер

нәшрияты ( ТаРИХ), 2003.

6. Хәсәнова М.Х. Риторика. Казан. Мәгариф нәшрияты, 2003.

7. Шәфи Р. Җомак әйтәм –җавап көтәм. Табышмаклар. Казан. Татарстан китап нәшрияты,

1991.

8. Ягъфәров Р.Р. Ал кирәк, гөл кирәк. Уеннар китабы. Казан. Мәгариф нәшрияты, 1995.

9. Ягъфәров Р.Р. Алтын кашык: такмаклар, санамышлар, уеннар. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1996.














































Кушымта №1.

Хәрәкәтле уеннар.


Чыпчыклар һәм мәче.

Диаметры 5-6 метрлы түгәрәк сызыла. Аның уртасында – “ бакчада” – Мәче. “ Бакча читендә” – Чыпчыклар.

Укытучы сигнал бирүгә, Чыпчыклар ике аякта сикерә - сикерә түгәрәк эченә керәләр һәм чыгалар. Мәче Чыпчыкларны тотарга тиеш. Тотылган Чыпчык Мәче янына түгәрәккә керә.

3 – 4 Чыпчык тотылгач, икенче Мәче билгеләнә.

Мәче Чыпчыкларны бары тик түгәрәк эчендә генә тота ала.


Түгәрәктә көрәш.

Һәр командадан берәр кеше 3 м диаметрлы түгәрәк эченә керә. Кулларын артка куйган ки- леш, иптәшен әйләнәдән чыгарырга тырыша. Ничә кеше чыгарылса, командага шулкадәр очко исәпләнә.


Әтәч.

Ике баланың аркасына ике төрле сүрәт беркетелә. Алар икесе дә бер аякта, кулларын артка куйган килеш, бер – берсенең аркасындагы сүрәтне күрергә тырышалар. Кем “дошманы” ның аркасындагы сүрәтен алданрак күреп, кычкырып әйтсә, шул җиңүче була. Аңа каршы “сугыш-ка” икенче “әтәч” чыга һәм уен шулай дәвам итә.


Төлке һәм тавыклар.

Бер кеше “төлке”, берсе хуҗа була, ә калган балалар – “тавыклар”. Хуҗа янына “төлке”килә дә хуҗаны алдарга тотына: “ Әнә, базарда бушка гына әйберләр бирәләр “,- ди. Хуҗа әйләнеп килгәнче “ төлке “ берәр “ тавык” ны алып китәргә тиеш. Алып китә алмаса, яңадан килә. Бөтен тавыкны шулай “ ашап “ бетергәнче уен дәвам итә.


Халык уеннары.


Әбәк.

Балалар бер төркем булып басалар.Шунда бер бала:

Әбәк-чәбәк,тити суат,килеп юат!”- дип, иптәшләренең берсенә сугып китә. Шулай дигәч, барлык балалар әбәк бирелгән куучы яныннан йөгереп качалар.Куучы,баланың кайсын да булса тотып, әбәкне аларга бирергә тырыша.

Әгәр бирә алса, әбәк бирелгән кеше үз чиратында башкаларны куып китә.

Уен шул рәвешчә дәвам итә.


Төенчек.

Уен ачык һавада уйнала.Балалар бер-берләреннән ике адым чамасы ара калдырып,түгәрәк ясап тезләнеп утыралар.Бер бала көтүче итеп билгеләнә.Ул кулындагы төенчеген(туп булырга да мөмкин) түгәрәктәге бер иптәшенә бирә дә 2-3 адым артка китә. Шулвакыт түгәрәктәге-ләр төенчекне кулдан кулга җибәрәләр.Ә көтүче,түгәрәк буенча йөгереп,төенчекне кулга тө-шерергә тырыша.

Ул төенчекне кем кулыннан тартып алса, шул кеше көтүче булып, уен яңадан башлана.

Уенның шундый кагыйдәләре бар: төенчекне бары тик уңда йә сулда утыручыга гына бирергә ярый, кеше аша ыргыту тыела; көтүче төенчекне кешенең кулыннан тартып алырга тиеш, җиргә төшкәндә яисә һавада очып барганда тотып алу ярамый; төенчекне йөртү юнәлеше үзгәреп торырга мөмкин.


Гөрләмеш, яки кача-кача.


Бер бала “гөрләүче” итеп билгеләнә. Аны берәр койма, яки өй почмагына, өйдә булса, поч-макка илтеп гөрләтәләр. Бу урын барлык уйнаучыларга да “оя” була. Гөрләүче йөзе белән коймага яки почмакка карап баса һәм йөзен каплап болай ди:

Гөр-гөр гөрлимен,

Вакыт күбен белмимен,

Вакыт күбен белер идем,

Мин бит сезне күрмимен.

Инде озак гөрләдем,

Моннан ары түзмимен.

Әлеге сүзләр әйтелеп беткәнче, балалар качып өлгерергә тиеш. Алардан бер дә тавыш-тын килмәсә, гөрләүче эзли башлый. Ул кемне дә булса, берәр уйнаучыны күрсә, исеме белән кыч-кыра. Ул гөрләгән ояга кем алданрак килеп кулы белән кагылса, шул бала тотылмаган була. Әгәр дә гөрләүче ояга качучыдан алдан килеп баскан булса, йә качканда аркасына сугып өлгерсә, ул качучы отылган була да гөрләүче урынына баса. Гөрләүче барлык качучыларны да табып чыгаргач, уен тагын башлана.


Буш урынлы.

Йөгереклелек һәм җитезлекне булдыру өчен булган бу уен җәй көне тышта, кышын киң залларда ир һәм кыз балалар арасында уйнала.

Санамыш ярдәмендә берәүне көтүче итәләр дә,калган балалар бер түгәрәк ясап, бер-берсенең кулларына тотынышып торалар. Көтүче, түгәрәк тышыннан сагалап, түбәндәгечә җырлап йөри:

Саескандай чикаклап,

Мин йөримен өй саклап,

Каздай булып кыйгаклап,

Сиңа тиям, син-әбәк.

Шулай дип берсенең аркасына суга да түгәрәк тирәли йөгерә. Әбәк алган бала, урыныннан чыгып, аңар каршы яктан йөгерә. Алдан әйләнеп килеп җиткәне шул буш урынны ала. Урынсыз калганы көтүче була, уен дәвам итә.


Кап та коп.

Берничә бала түгәрәкләнеп утыралар. Алар, бер кулның баш бармагын өскә күтәреп, кулларын йодрыклыйлар. Бер- берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куялар һәм, кулларын бергәләп күтәреп - төшереп, түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек бал ашадык,

Келәткә кердек май ашадык;

Өйгә мендек өйрә эчтек,

Коега төштек су эчтек;

Бер тактага тезелдек,

Таң атканчы юк булдык;

Кап та коп, кара Якуб,

Авызыңны ачма, мин ачмам!-

диләр дә барысы да берьюлы авызларын йомалар.

Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш.

Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем иң элек авызын ачса йә көлеп җибәрсә, аннан:

-Кемнең өе түбәсенә төштек?- дип сорыйлар.

Ул берәр таныш өйне атый. Шуннан соң уйнаучыларның берсе көлгән кешенең кулына йә маңгаена шул өйдә яшәүчеләр санынча чиртеп ала. Уен тагын яңадан башлана.


Кабыргалы камчылар.

Бу уен балаларның сөйләм телен үстерергә ярдәм итә; аларны туры юнәлештә йөгерергә өйрәтә; аларда иптәшлек, дуслык хисләре тәрбияли.

Балалар, ике төркемгә бүленеп, кулга-кул тотынышалар һәм кара-каршы басалар.

( Ара ераклыгын үзләре билгелиләр).

Бер якның балалары каршы яктагыларга түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Кабыргалы камчылар,

Ага торган тамчылар.

Ак кирәк, күк кирәк,

Бездән сезгә кем кирәк?

Каршы яктагы балалар, тиз генә бергә җыйналып, кемне чакырачакларын сөйләшеп алалар. Аннары, яңадан тезелеп, болай диләр:

Кабыргалы камчылар,

Ага торган тамчылар.

Ак кирәк, күк кирәк,

Кара кашлы, кара күзле,

Безгә Галия кирәк.

( Яки берәр малай исеме әйтелә.)

Чакырылган бала, каршы якка йөгереп барып, ике бала арасыннан үтәргә, аларның кулларын өзәргә тырыша. Өзеп чыга алса, ике баланың берсен җитәкләп алып, кире үз ягы-на кайта. Әгәр өзә алмаса,үзе шул якта кала.

Уен шулай дәвам итә.

Почмак алыш.

Балалар мәйданчыкның төрле урыннарында басып торалар. Алар -“әбиләр”. Бер бала әбиләр янына килеп, мунча сорап йөри:

-Әби, мунча бир әле?

- Мунчам буш түгел әле.

- Әби, мунча бир әле?

- Ташы төшкән.

- Әби, мунча бир әле?

- Мунча салырга агач юк. (Шулай итеп, төрле сәбәпләр әй телә.)

Аннары тиз генә: “Һоп, һоп!”- дип, берничә мәртәбә кычкырылар. Шушы вакытта балалар урыннарын алмашалар. Мунча сораучы бала шушы арада берәрсенең урынын алып өлгерергә тиеш. Кем урынсыз кала, шул уенны дәвам итә.


Ак, димә, кара, димә ...

Балалар тезелеп утыралар. Санамыш ярдәмендә сорау бирүче билгеләнә. Ул балаларга төрле сораулар бирә. Аңа җавап бирүче “ак”,”кара”,”әйе”,”юк” димәскә тиеш. Башны түбән ияргә һәм көләргә дә ярамый. Сорау бирүче, бер баланың каршына басып, әйтергә ярамаган сүзләрне әйттерү өчен, юри сораулар бирә:

  • Синең күлмәгең нинди, акмы?

  • Кызыл.

  • Синең аягыңда түфлиме?

  • Итекләр.

  • Сөтнең төсе нинди?һ.б.

Әгәр бала, ялгышып, әйтергә ярамаган сүзләрнең берәр-сен әйтсә, йә булмаса башын исә, яки көлеп җибәрсә,ул бала сорау бирүче була. Уенның кагыйдәсен шигырь юллары белән әйтеп, уенны дәвам итә:

Ак”,димә,”кара”, димә,

Башыңны түбән имә.

Әйе”,димә, “юк”,димә,

Көлмә, елмайма.


Самовар.

Самовар” һәм “әби”сайланып куела. Калганнары читтәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга ширбәт исемнәре әйтеп чыга, аларны самовар ишетмәскә тиеш.

Әби, самоварның колагын тотып:”Чәй эчәргә килә-килә.. шикәр!”-ди.

Шикәр, акрын гына килеп, самоварның аркасына төр тә дә үз урынына барып утыра. Самовар кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр белсә, тоткан бала самовар була. Белмәсә, шикәр икенче исем кушылып, уен дәвам итә. Өч мәртәбә әйтә алмаган самоварга җәза бирелә.


Ябалаклар, күбәләкләр, бөҗәкләр.

Уйнаучыларның берсе “ябалак” итеп билгеләнә. Калган балалар -“күбәләкләр”,”бөҗәкләр” булалар. Алдан мәйданчыкның бер почмагында түгәрәк “ябалак оясы” сызыла. Укытучының “көн” дигән сигналы буенча балалар мәйданчыкка таралалар да күбәләкләр шикелле кулларын селкеп һәм бөҗәкләр шикелле безелдәп йөгерешеп йөри башлыйлар. Ябалак бу вакытта оясында утыра.

Бераз вакыттан соң укытучы:”Төн”,-дип белдерә. Бу сүздән соң күбәләкләр һәм бөҗәкләр туктап калалар, хәрәкәтсез бер урында басып торалар. Кыймылдарга ярамый. Ә ябалак үз оясыннан чыга да, канатларын салмак кына кага-кага, берәрсе кыймылдамый микән дип карап йөри. Кыймылдаучыларны үз оясына алып китә. Укытучы яңадан: “Көн”,-дип әйтә. Ябалак үз оясына очып китә, ә күбәләкләр һәм бөҗәкләр яңадан мәйдан чык буйлап очып йөри башлыйлар. Ябалак оясыннан 2-3 тапкыр очып чыга. Аннан соң тотылган күбәләкләр һәм бөҗәкләр саны исәпләнә. Укытучы икенче ябалак сайлый, һәм уен яңадан башлана.

Искәрмә.

1.Балаларның кыймылдамый торулары 15-20 секундтан артмаска тиеш. Чөнки балаларга озак вакыт кыймылдамый тору авыр. Күбәләкләрнең очып йөрүләре 30-40 секунд дәвам итә.

2. Ябалак үзенең игътибарын бер балага юнәлтмичә, барлык балаларны берьюлы күзәтергә тиеш.

3. Уенны йомгаклаганда, ябалак оясына бер тапкыр да эләкмәгән балаларны билгеләп үтәргә кирәк.


Тасманы ал.

Уйнаучылар түгәрәккә тезеләләр.Аларның һәрберсенә төсле тасма бирелә. Һәрбер бала тасманы арттан үзенең якасына яки путасына кыстырып куя. Аның очы кул белән тотып алырлык булып асылынып торырга тиеш. Түгәрәк уртасына укытучы тарафыннан билгеләнгән “әбәкче” баса. Укытучының “Йөгер!” дигән сигналы буенча, балалар мәйданчыкка таралалар. Әбәкче уйнаучылар артыннан йөгерә. Ул аларның берәрсенең тасмасын тартып алырга тырыша (уйнаучылар үзен тот- мый). Тасмасын

алдырган бала вакытлыча уеннан чыгып тора.

Укытучының “Бер,ике,өч,түгәрәккә тезел!” дигән сигналыннан соң балалар түгәрәккә тезеләләр. Әбәкче тартып алган тасмаларны саный һәм балаларга кайтарып бирә. Уен икенче әбәкче белән яңадан башлана.

Уен тәмамлангач, укытучы барыннан да күбрәк тасма җыйган һәм бер тапкыр да тасмасын алдырмаган баларны билгеләп үтә.

Мәйданчык зур булса, уйный торган урынның чикләрен флаглар яки сызыклар белән билгеләргә кирәк. Уйнаучыларга әбәкчедән качканда мәйданчык чигеннән читкә чыгарга рөхсәт ителми.

Ике суык.

Мәйданчыкның(бүлмәнең) ике ягында сызыклар белән ике “өй” билгеләнә.Өйләр арасы 25-30 адым (12-15м) булырга тиеш. Уйнаучылар мәйданчыкның бер ягына урнашалар. Укытучы ике баланы уенны алып баручы итеп билгели. Алар, йөзләре белән уйнаучыларга карап, мәйданчык уртасына басалар. Уены алып баручыларның берсе-Суык-кызыл борын, икенче Суык-күмгәк борын була. Укытучының “Башлагыз!” дигән сигналыннан соң алар болай диләр:

Без икебез бертуган,

Ике суык, җил-буран!

-Мин - Суык-кызыл борын,

- Мин – Суык-күмгәк борын.

Юлга чыгып китәргә

Кем курыкмый, әйтегез?

Юлда очраучыларның

Өшетәбез барысын.

Укучылар хор белән җавап бирәләр:

Без суыктан курыкмыйбыз,

Йөгерәбез, уйныйбыз!

Шуңа да без туңмыйбыз.

“Туңмыйбыз” дигән сүздән соң барлык уйнаучылар каршы яктагы өйгә йөгерәләр, ә ике суык куллары белән кагылып аларны туңдырырга тыры ша.(Суык кулы белән кагылуга, уйнаучы туктарга тиеш.) Туңдырылган, балалар тотылган урында туктап, барлык уйнаучылар йөгереп узганчы кузгалмыйча басып торалар. Укытучы туңдырылган балалар санын исәпли, аннан соң алар калган уйнаучыларга кушылалар.

Йөгереп күченүләр 3-4 тапкыр кабатлана. Туңдырылган балаларның гомуми санын исәпләгәннән соң, укытучы яки балалар үзләре икенче суыкларны сайлыйлар.


Күз бәйләш.

Балалар түгәрәк ясап басып торалар. Түгәрәк уртасында ике уенны алып баручы. Аларның берсенең күзен бәйлиләр, икенчесенә кечкенә кыңгырау бирәләр.

Кулына кыңгырау тоткан бала укытучының “Йөгер!”дигән сигналына түгәрәк буйлап йөгереп йөри һәм кыңгырауны шалтырата башлый, ә күзе бәйләнгән бала аны тотарга тырыша.Ул кыңгырау тотып йөгерүчене тоткач, уен тәмамлана. Аннан соң укытучы яки балалар үз араларыннан уен- ны алып баручы итеп бүтән ике баланы сайлыйлар.

Уен яңадан башлана.


Алырмын кош.

Балалар арасыннан “тилгән” һәм “ана кош” сайлап куела. Калган балалар “бәбкәләр” була. Алар ана кош артына бер-бер артлы тезеләләр, бер-берсенә ныклап ябышалар. Тилгән ана кошка ташлана: “ Алырмын, кош!”Ана кош, кулларын җәеп, балаларын саклый, тилгән кайсы якка ташланса, шунда тилгәнгә каршы чыга: “Бирмәмен, кош!”Тилгән иң арттагы баланы, тартып ала алса, үз оясына алып китә һәм уенны дәвам иттерә.Уен вакытында балалар чылбырны ычкындырмаска, ана коштан ераклашмаска тырышалар.

Аз хәрәкәтле уеннар.


Кәбестә.

Балалар үз араларыннан “әби” сайлап куялар. Калганнары бер сафка тезелеп чирәмгә утыралар. Алар “кәбестәләр” була. Әби: “Кәбестә алырга килгән идем, яхшыларын сайлап алыйм әле”,- дип, кәбестәләрнең нык итеп иңбашларына басып-басып китә. Кем егылып китә, ул черек кәбестә була һәм уеннан чыгарыла. Әби моны кабат-кабат эшли. Иң ахыргача нык утырган бала яхшы кәбестә була. Шуны үзенә алып китә.

Туп йөртеш.

Балалар санамыш ярдәмендә бер “көтүче” сайлап куялар. Калганнары көтүчене уртада калдырып кысылыбрак түгәрәкләнеп басалар, кулларын артка куялар. Берсенең кулында кечкенә туп була. Аны ул арттан кулдан кулга йөртә башлый. Бу вакытта көтүче күзләрен йомып тора. Бераздан соң балалар көтүчедән: “Туп кемдә?”- дип сорыйлар. Әгәр көтүче дөрес әйтсә, ул кулында туп булган уенчының урынын ала. Ә тегесе көтүче булып уртага баса. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Очты, очты.

Уйнаучылар түгәрәк ясап басалар. Алып баручы түгәрәкнең уртасына чыга һәм : “Очты, очты, казлар очты!” –дип, кулы белән очкан сыман хәрәкәт ясый. Башкалар аның артыннан кабатлый. Шулай берничә кат оча торган кошларны, әйберләрне (самолет,вертолет,шар һ.б.) очыргач, искәрмәстән генә: “Очты, очты, ташлар очты!”- дип, очмый торган берәр әйбернең исемен атый. Бу вакытта түгәрәктәгеләр кулларын күтәрмәскә тиеш. Берәрсе абайламыйча кулын күтәрсә, алып баручы: “Бар алайса, таш белән бергә оч!” – дип, урынын бирә, үзе түгәрәккә баса. Ялгышучылар берничә булса, уенны иң беренче булып ялгышкан бала алып бара.

Каршы сафларга тезелеп һәм парлашып уйналучы уеннар.


Челтәр элдем читәнгә.

Егетләр, кызлар, аерым-аерым кара – каршы сафка тезелеп, башта бер җыр җырлыйлар. Такмак җырлаганда егетләр, кызларга каршы барып, үзләренә охшаган бер кызны алып кайта, икенче җырдан соң кызлар егетләрдән берәүне сайлый. Шулай итеп ике саф та аралаша.


Башлап җырлаучы:

Ак алъяпкыч челтәрле,

Илдә матур бетәрме?


Егетләр:

Илдә матурлар бетәрме

Бергә:

Җан сөйгәнгә җитәрме?

Кушымта:

Кызлар:

Челтәр элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Егетләр:

Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә.

Кызлар:

Алын алырсыз микән?

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып, сайлап,

Кемне алырсыз икән?

Егетләр:

Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

Башлап җырлаучы:

Урамнан узып бара,

Кашыннан күзе кара.

Егетләр:

Керфегеннән гөлләр тама,

Бергә:

Күрсәм, йөрәгем яна.

Кушымта.

Башлап җырлаучы:

Аклы ситса күлмәк кияр,

Итәге җиргә тияр.

Егетләр:

Үзе сөйләр, үзе көләр,

Бергә:

Ул ярлар кемгә тияр?

Чума үрдәк, чума каз.


Ачык һавада уйнала торган уеннарның берсе. Яшьләр кара – каршы тезеләләр дә парлашып

кулга – кул тотыналар. Рәт башында ялгызы гына берәр кыз яисә егет кала. Уйнаучылар җыр-

ның беренче яртысында кулларын талгын гына хәрәкәтләндереп торалар, ә икенче яртысында ялгыз кеше рәт арасыннан узып үзенә бер иптәш сайларга тиеш. Аннары аны җитәкләп рәт арасыннан чыга да, ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган егет яки кыз рәт башына китә

һәм җыр кабатланганны көтеп тора. Ул да үзенә шул ук тәртиптә иптәш сайлап ала. Егетләр үзләренә пар итеп кызларны, ә кызлар егетләрне алалар. Уен барышында аларның исемнәре җырга кушыла, ә ңыр үзе үзгәрми:


Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Зифа үзенә иптәш сайлый,

Белмим кемне ярата шул, ярата.

Ул Вахитны ярата шул, ярата.

Өзелеп тә ярата шул, ярата.


Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Наил үзенә иптәш сайлый,

Белмим кемне ярата шул, ярата.

Рәшидәне ярата шул, ярата.

Өзелеп тә ярата шул, ярата.


Буяу сатышлы.

Кызлар бер якка, егетләр икенче якка тезеләләр. Уен алып баручы ( буяу сатучы) кызларга буяу төсләре атап чыга. Егетләр берәм – берәм “ буяу” сатып алырга киләләр. Алучы сатучыга болай ди:


Буяуларың бар микән,

Зәңгәр микән, ал микән?

“Төсем матур, мине ал”,-

Диючесе бар микән?


Буяу сатучы җавап бирә:


Буяуларым күптән күп,

Зәңгәр, кызыл, яшел, күк;

Кайсы һөнәрен күрсәтә,

Шуңа шөһрәт, даннар күп.

Сатып алучы, үзенең ниндә булса һөнәрен күрсәткәннән соң, буяу төсе бирелгән кызларның берсен алып үз сафына китә. Аннан “ буяу” сатып алырга икенче егет килә. Уен “ буяу”лар алынып беткәнче дәвам итә.


Өлгерсәң өлгер.

Уенчылар түгәрәккә тезеләләр. Уртадагы кешегә карата бер җыр җырлана.


Син уртада, без кырыйда

Әйләнәбез, Габдулла;

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Шуны эшләргә була.

Җырдан соң уртадагы кеше берәр төрле хәрәкәт ясый. Калганнар шул хәрәкәтне кабатлап өлгерергә тиеш. Калганнар шул хәрәкәтне кабатлап өлгерергә тиеш. Өлгермәгән кешене уртага чыгаралар. Яңа җыр башлана. Уен вакытында уртага чыккан кешенең исемен кушып җырлыйлар.



Материал алынды: “ Мәгариф” журналы № 3, 2004; № 2, 1999.

Гөлбакча. Балалар өчен хрестоматия. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1990.

Балалар фольклоры. Казан. Татарстан Республикасы “ Хәтер” нәшрияты, 2009.








Кушымта № 2.

Зур шалкан.

( Күмәк уен)

Бабай. Шалкан чәчәм ,

Шалкан чәчәм

Балаларга бүләккә!


Балалар түгәрәктә әйләнәләр, берәм – берәм ычкынып, чәчелеп калалар. Бабай кайтып

киткәч, бергә җыелып утыралар, нык итеп бер – берсенә тотыналар.


Бабай ( әйләнеп килә, шатлана).

Шалкан ничек зур булган!

Ай-һай уңыш бик уңган!

( Шалканны тарта.)

Бер, ике, өч,

Һич җитми көч!

( Өенә кайта, әбине дәшә.)

Бик зур булган шалканым,

Алып кайта алмадым.


Әби. Картым, бик шатландым,

Икәү йолкыйк шалканны.

( Икәү йолкыйлар.)

Бер, ике; бер, ике,

Бу шалкан минеке.

( Көчләре җитми.)


Бабай. Ай-яй, булмый, карчык,

Кызны чакырып чык!

( Әби өйгә керә.)


Әби. Әйдә, кызым, кырга,

Шалкан йолкырга!

( Өчәүләшеп шалкан йолкыйлар.)


Барысы да. Бер, ике, өч,

Һич җитми көч.


Кыз. Мин чакырыйм маэмайны,

Үзебезнең Акбайны.

- Акбай, әйдә кырга,

Шалкан йолкырга.

( Акбай килә.)


Барысы да. Бер, ике, өч, дүрт,

Бездә көч бик күп.


Акбай. Мин чакырыйм мәчене,

Безнең мәче бик көчле.

( Өйгә кайта, песине чакыра.)

Мәче дус, син өйдәме?

Безгә булыш, әйдәле!

( Бишәүләп тарталар.)


Барысы да. Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Шалкан, биреш!


Мәче. Тычкан туган, килче,

Син бит көчле күрше!

( Тычканга килә.)

Кара әле, күрче:

Бишәүнең җитми көче.

Әйдә кырга,

Шалкан тартырга.

( Барысы бергә тарталар.)


Барысы да. Бер , ике, өч, дүрт, биш, алты,

Шалканы зур, җире каты.

Әйдә тарт, тагы, тарт тагы!

( Шалканны тартып чыгаралар.)



Материал алынды: Хәсәнова М.Х. Риторика. Казан. Мәгариф нәшрияты, 2003.


Кушымта № 3

Куян кызы.

Максат: өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

Катнашалар: Соры куян, Куян кызы, Тиен, Шүрәле, Бүре.

Беренче күренеш.

Соры куян.

- Исәнмесез апалар, исәнмесез абыйлар, исәнмесез кечкенә малайлар, исәнмесез кечкенә кызлар! Тапшыруыбызны башлар вакыт җитте.

Яле, кызым, килче әле,

Киеп куйчы шуларны.

Туңдырырга һич ярамый

Кышын аяк – кулларны!

( Кызына киез итекләр киертә).

Куян кызы.

Әни, рәхмәт, бу бүләкне

Һич тә салмый киярмен.

Дусларыма: Аны әни

Бүләк итте! – диярмен.

( Әнисе чыга, кызы сикерә, йөри).

Тукта әле, җайсыз бит бу,

Уңайсыз аякларга.

Ялан тәпи йөрү рәхәт,

Яшерим кай якларга?!

( Итекләрне яшереп куя).

Сикерергә, йөгерергә

Итексез рәхәт икән ...

Ай – яй салкын, туңам бит мин,

Кышы бик зәһәр икән ...

( Куян малае аксаклый, елый башлый).

Әни, әни аякларым

Нигә авырта икән.

( Соры куян чыга, борчулы).

- Нәрсә булды? Ник елыйсың?

Салдың итекне нигә?

Ай кызкаем, куянкаем,

Тәпиең синең шешкән!

Ялан тәпи йөргәнсең бит,

Итекне салып кичтән!

Ай, ходаем, нишлим икән,

Ничек ярдәм итәргә?

Тиен дустым киңәш бирер,

Аны күрим тизрәк ...

( Соры куян, Тиен, Куян кызы).

Тиен.

Алай икән, кызыңа

Кичекмәстән ярдәм кирәк!

Айболитка барып карыйк,

Белмәгәне аның сирәк.

Кирәк икән, үлән белән

Дәвалый ул җәнлекләрне;

Им – дәвасы бик шифалы,

Әйдә киттек, ал иркәңне.

( Куян кызы аксаклап, сыкрап чыга, чыгалар).

Икенче күренеш.

Шүрәле белән Бүре шифаханәсе. Шүрәле җырлый – җырлый дару әзерли.

Үләннәрем шифа бирер,

Кемнәр генә килсә килсен,

“ Рәхмәт яусын, ай Шүрәле,

Рәхмәт яусын сиңа!” – дисен.

Кушымта. Җәнлекләрне савыктыру

Изге эштер, изге эштер,

Чын йөрәктән дәва итәм,

Китермим әштер - өштер.

Салкын тисә, юкә балы

Чәй кайнатам чәчәгеннән.

Җир җиләгем. Мүк җиләгем.

Авыз итәр чәк – чәгемнән.

Кушымта шул ук.

( Тиен, Соры куян, Куян кызы керәләр).

Тиен.

Исәнме, шат Шүрәлебез һәм Бүребез!

Куян малае чирләп киткән!

Соры куян.

Әни сүзен тыңламыйча,

Ялантәпи кардан киткән!

Зинһар өчен, зинһар, доктор,

Ярдәм итегезче йолдызыма.

Бик сызлана, йоклый алмый

Күз тигәнме әллә кызыма?!

( Шүрәле Куян кызын карый, тикшерә).

Алай икән! Әни сүзен

Тыңламасаң, шулай була.

Яле әйдә, тирән итеп,

Еш – еш алып һава сула!

( Күкрәген тыңлый).

Чынлап әйтәм, хәле мөшкел,

Төнәтмәне һәр көн эчерт.

Аягыңны, Куян кызы,

Итек киеп җылыда йөрт!

Мин кушканча, карышмыйча,

Төгәл итеп дәвалансаң,

Ике көннән савыгырсың,

Шәт иншалла, Алла кушса!

Бүре.

- Хәзер мин синең аякларыңны бинт белән бәйләп куям ( Бәйли). Үстерә торган витамин да бирәм һәм син терелерсең! ( Витамин бирә).

Куяным син

Аппагым син

Бер генәм син

Йомшагым син.

- Менә шулай. Безнең куян кызы терелде, хәзер аның аяклары авыртмый инде! Әниләрнең сүзләрен һәрвакыт тыңларга кирәк. Тыңламаган очракта менә шундый авыр хәлләргә юлыгырга мөмкин.

Шүрәле.

- Куян әниеңнең сүзен тыңла, тыңлаусыз булырга ярамый.

Бүре.

- Ур – ра! Безнең куян кызы терелде, хәзер җырлап, биеп алырга да була.



( Бергә җыр – бию башкарыла).

Без биибез җырлыйбыз

Якты көннән туймыйбыз

Кулны – кулга чаба – чаба

Җырлыйбыз да, биибез.

Без биибез,

Безнең яшь чак, шат чак

Шуңа күрә

Кул чабабыз чат – чат.

Бүре.

- Хәзер Куян кызы, мин сиңа “ Наян куяннар” дигән шигырь сөйләп күрсәтәм.

- Бу ояда кемнәр яши?

Кемнәр булсын, куяннар.

Борыннарын кыймылдатып

Карап тора куяннар.

Бу куяннар кызык инде

Җәй белән кышны белә

Җәй көнендә соры була

Кышын ак төскә керә.

- Менә шулай, балалар, куяннарның туннары җәй көне соры, ә кыш көне ак төстә була.

Соры куян.

Рәхмәт инде сезгә, докторлар,

Нинди генә сүзләр әйтим?!

Һәм сиңа да рәхмәт инде

Киңәш биргән өчен, Тиен!

Шүрәле.

Шәфкатьлелек елы быел,

Кылып яшик изгелекләр.

Балалар да әтисенә,

Әбисенә, әнисенә

Күрсәтсен гел игелекләр.

Материал алынды: « Ачык дәрес” газетасы, 2007. Абдулла Алишның “Куян кызы” әкиятенә нигезләнеп төзелгән.



Кушымта №4

Башлангыч сыйныфта уен – ярыш.

Тема. Зоологик эстафета.


Максат: физик күнекмәләрне ныгыту, укучыларның танып – белү күнекмәләрен үстерү,

хайваннар дөньясы турындагы күзаллауларын киңәйтү, балалар коллективын

туплау.


Җиһазлау: һәр ярышта җиңгән командага бирү өчен “ сөяк” ләр һәм “ чикләвек” ләр, 2

кечкенә туп, озын баулар, 4 волейбол тубы, 10 кыршау, 6 урындык, 2 гимнас-

тик таяк.



Уенда катнашу өчен башлангыч сыйныф укучыларыннан 2 команда туплана. Эстафета

мәктәп спорт залында үткәрелә. Нәтиҗәләр чыгару өчен һәм ярышларның дөрес үтүен күзәтү өчен жюри сайланып куела. Ярыш алдыннан һәр команда үзенә исем сайлый, ул хайван атамасы булырга тиеш. Мәсәлән: “Арыслан” һәм “Тиеннәр”. Һәр ярыш ахырында җиңгән командага “сөяк” (“Арыслан”га) яисә “чикләвек” ( “Тиеннәр”гә) бирелә.

Уен барышы.


Укытучы. Кеше ике аякта хәрәкәт итә. Бу барыбызга да мәгълүм. Ә хайваннар ничек хәрәкәт итәләр соң? Әгәр яхшылап күзәтсәк, уйласак белербез – хайваннар арасында нинди генә хәрәкәт ысулы юк: дүрт яки алты аякта да, шуышып та, сикереп тә, хәтта арт белән алга таба да һ.б.

Бүген мин сезгә кайбер хайваннарның хәрәкәт итү алымнары белән танышырга һәм аларның йөрү алымнарын кабатлап “Зоологик эстафета” үткәрергә тәкъдим итәм. Бу ярышларда сез үзегезнең көчегез, җитезлегегезне, кыюлыгыгызны сынап карарсыз.

Кемнәр уйнарга ярата,

Кемнәр өлгер һәм җитез?

Бүген монда ярышырга

Кемнәр тели, әйтегез?

Уеннарда ярышырга

Җитез балалар кирәк.

Кемнәр ярышырга әзер,

Чыгып басыгыз тизрәк!

Музыка астында командалар йөгереп чыгалар, тезелеп басалар. Командаларга сүз бирелә.

Арысланнар”

  • Без, арысланнар-

Патша, солтаннар.

Куркыгыз бездән,

Башка хайваннар.

Көчлеләр дә без,

Өлгер, куркусыз.

Ярышта һичшиксез

Җиңеп чыгарбыз.




Тиеннәр”

  • Тиен генә дип карамагыз.

Безнең халык бик җитез.

Гел хәрәкәттә булабыз,

Һәр агач безнең бит дус.

Ярышта да сер бирмәбез

Хәрәкәттә - бәрәкәт.

Йөгерсәк тә, сикерсәк тә

Осталыкта бар хикмәт.


Һәр эстафета төре укытучының сөйләве белән башлана. Ул төрле хайваннар һәм аларның хәрәкәт итү ысуллары турында сөйли.


1. Пингвин.

Укытучы. Пингвиннар Антарктидада яшиләр. Бу матур кошлар оча белмәсәләр дә, бик яхшы йөзәләр һәм бик кызык итеп, як – якка авышып йөриләр. Аларның тагын бер үзенчәлекләре бар – яңа гына күкәйдән чыккан балаларын тәпиләре арсына кыстырып йөртәләр.

Эстафета өчен ике кечкенә туп кирәк булачак. Тупны ике тез арасына кыстырып билгеләнгән урынга хәтле һәм кирегә алып килергә. Йөгерергә, сикерергә ярамый. Пингвиннар кебек як – якка авышып йөрергә, ләкин мөмкин кадәр тизрәк барырга кирәк. Карагыз аны, тупны төшермәгез!


2. Куркынычтан качучы кысла.

Укытучы. Кызганычка каршы, хәзер безнең сулыкларда кысланы очратуы көннән – көн катлаулана. Яшәү өчен кыслага чиста агымсу кирәк. Минем сезнең игътибарыгызны бу хайванның бер кызыклы ягына юнәлтәсем килә - куркынычтан качканда кысла арты белән алга таба хәрәкәт итә. Бу вакытта ул үзенең кыскычларын да үз – үзен саклау өчен әзер тота.

Әлеге эстафета гади дә, шул ук вакытта бик авыр да. Чөнки катнашучыларга, кысла кебек, арты белән алга таба дүртаяклап барырга туры киләчәк. Билгеләнгән урынга барып, кире кайтырга һәм икенче “ кысла”ны куркыныч турында “ кисәтергә” кирәк.


3. Җитез маймыллар.

Укытучы. Кем генә шук, җитез маймылны белми икән!? Сезнең фильмнардан маймылның ничек итеп агачларга үрмәләвен, сикерүен күргәнегез бардыр. Сикергән вакытта алар лианалардан файдаланалар, атынгычта атынган кебек атыналар. Лианаларга алар дүртаяклап та, ә кайвакыт койрыклары белән дә ябышалар.

Эстафета өчен озын баулар кирәк булачак. Алар “ лианалар” булачак. Бу “лианалар”ны старттан алып борылу билгесенә хәтле барып трассага куярга кирәк. Катнашучыларга барлык юлны да ике аяк белән дә бер – бер артлы бауга басып, ә куллар белән бауны тотып барырга кирәк. Кул бармакларыгызны саклагыз!


4. Ике әркәчле дөяләр.

Укытучы. Дөя – күл корабы. Ул үзенең өркәчләре аркасында озак вакытлар сусыз яши ала. Чөнки аның өркәчләрендә дым запасы бар. Шулай итеп ул чүл буенча озак сусыз йөри ала.

Бу эстафета вакытында берьюлы ике кеше йөгерәчәк. Бер берсе артына иелеп басалар, арттагы кеше бер кулы белән алдагы кешенең биленә тотына, һәрберсенең аркасына берәр волейбол тубы куела. Бер кул белән тупны тоталар. Туплар – “өркәчләр” төшеп китсә, “ дым зачасы” бетеп дөя үләргә мөмкин.


5. Чикләвек тоткан тиен.

Укытучы. Тиен бик шук, җитез, хәрәкәтчән җәнлек. Ул гөмбә, чикләвек белән ничек оста итеп агачтан агачка сикерә.

Һәр команда өчен 5 әр кыршау, бер волейбол тубы кирәк булачак. Кыршаулар берсеннән берсенә сикереп булырлык итеп урнаштырылалар. “ Тиен”нең максаты чикләвек – тупны төшереп җибәрмичә “ агачтан агачка” – кыршаудан кыршауга сикереп үтү.


6. Елан.

Укытучы. Еланның аяклары юк. Ул йөри дә, йөгерә дә алмый. Ләкин тавышсыз гына бик тиз итеп шуыша. Бу вакытта бөтен гәүдәсе белән бөгәрләнә - бөгәрләнә хәрәкәт итә, юлында очраган каршылыкларны җиңел итеп шуышып үтә.

Бу ярыш өчен 6 урындык кирәк булачак. Алар хәрәкәт сызыгына куела. Командадагы укучылар берсе артына берсе тезелеп басалар, һәрберсе кулларын алда торучының җилкәсенә куеп тезләнә. Хәрәкәт иткәндә каршылыкларга, торып басарга, бер – береңнән өзелергә ярамый! Кәлтәләр койрыкларын өзеп качсалар да, еланнарда бу күренеш күзәтелми.


7. Эшчән кырмыскалар.

Укытучы. Урманда йөргәндә һәммәгезнең дә кырмыска оясын күргәнегез бардыр инде. Анда һәрвакыт эш кайнап тора. Юкка гына кырмыскалар иң эшчән бөҗәкләр дип саналмыйлар. Әгәр берсенә генә эш авырга туры килә икән, башкалары ярдәмгә килә. Бергәләп кырмыскалар үзләренә караганда бик күпкә авыррак һәм зуррак әйберне дә күтәреп алып кайта алалар.

Бу ярыш өчен берешәр гимнастик таяк кирәк булачак. Беренче катнашучы таякны алып, билгеләнгән урынга барып, кире “ оя”га кайта. Икенче катнашучы да таякка тотына, хәзер алар икәү чабалар. Болары да кире “оя”га кайталар һәм өченче “кырмыска” да таякка тотына. Ярыш шул рәвешле бөтен команда таякка тотынып беткәнче дәвам итә.

Ярышлар беткәч жюри нәтиҗә ясый.


Укытучы. Хәрәкәттә - бәрәкәт

Икәнен онытмагыз.

Бер урында тик торудан

Күгәреп тутыкмагыз.

Материал алынды: « Ачык дәрес” газетасы, март 2009



Кушымта 5

Викторина

Нәрсә? Кайда? Кайчан?

Кереш әңгәмә.

- Балалар, сез “ Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дигән викторинаны яратасызмы? ( Әйе.)

- Ни өчен? ( Авыр һәм кызыклы сораулар бирелә.)

- Бу уенда сезгә нәрсә ошый? ( Җаваплар фикер алышудан соң табыла.)

- Бүген без сезнең белән шушы уенны үткәрербез. Ул безнең илдә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә бик популяр икән.

- Укучылар, бу уен кемнәр арасында бара? ( Тамашачылар һәм яшь галимнәр.)

- Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен бу викторинада катнашучы кешеләрне яшь галимнәр дип атыйлар? ( Алар бик күп беләләр.)

- Дөрес, алар бик күп беләләр. Ә күп белер өчен, күбрәк шөгыльләнергә, яхшы укырга һәм һәрь- яклап үскән булырга кирәк. Бүген сез үзегезне сынап карарсыз һәм яшь галимнәр командасында уйнауның никадәр авыр эш икәнен белерсез. Уен гадәти генә булмый. Әкият геройлары сезгә ма-тематик сораулар бирерләр. Бүгенге уенның символы, викторинадагы кебек, ябалак булыр.

- Укучылар, ничек уйлыйсыз, ни өчен ябалак, ә башка кош түгел? ( Ябалак ул-акыллылык сим-волы.)


Уен барышы.

Уенны башлыйбыз. Кагыйдәләрне тыңлагыз:

1. Сорауга карап, фикер алышу өчен билгеле бер вакыт бирелә.

2. Команда әгъзалары үзара фикер алышалар. Бу вакытта башка команда әгъзалары белән сөйлә-шергә ярамый.

3. Сигнал бирелгәннән соң, фикер алышу туктатыла.

4. Җаваплары әзер командалар үзләренең номерларын күтәрәләр. Әгәр беренче команданың җа- ваплары дөрес булмаса, икенче команда җавап бирә. Дөрес җавап исәпкә алына.

Шулай итеп, яшь галимнәр, игътибарлы булыгыз, бер-берегезнең җавапларын тыңлагыз.

- Уенны башлыйбыз. Командаларга уңышлар телим.


1 нче конверт. Бу хат ерак Антарктидадан килде. Аны сезгә Зирәк исемле аю баласы җибәргән.

Игътибар!

Сорау. Кайсы авыррак: 1 килограмм кадакмы, әллә 1 килограмм мамыкмы? ( Җавап. Бертигез.)


2 нче конверт. Яшь галимнәргә каршы профессор Хуҗа Нәсретдин уйный. Ул үзенең авыл академиясендә төрле мисалларны компьютерда чишәргә ярата. Шуларның берсен сезгә дә тәкъ-дим итә.


Җавапта 10 булырлык итеп, шакмакларга саннар куегыз һәм мисалларны чишегез.


3 нче конверт. Хөрмәтле яшь галимнәр, сезгә каршы бер үк вакытта икәү уйный. Бу- Кәҗә белән Сарык. Алар да викторинаны бик яраталар, шуңа күрә катнашырга теләделәр.

Игътибар! Кара тартма: серле цифрлар һәм серле билгеләр ( тартмада 9, 9, 9, 90, +, -, = символлары язылган карточкалар).

Сорау. Бу өч 9 саныннан ничек итеп 90 санын китереп чыгарырга мөмкин?

( Җавап. 99-9=90.)


4 нче конверт. Хәзер сезгә каршы викторинаның иң яшь уенчыны Сертотмас үрдәк уйный. Сер- тотмас, әле мәктәпкә йөрмәсә дә, математика белән бик мавыга. Сезгә авыр, ләкин бик кызыклы сорау тәкъдим итә.

Игътибар белән тыңлагыз. Һәр стена буенда 2 урындык булырлык итеп, 5 урындыкны ничек тезәргә? ( Һәр командага дәфтәр бите һәм 5 түгәрәк өләшенә.) ( Җавап.)



5 нче конверт. Яшь галимнәргә каршы Мыраубатыр әкиятенең төп герое уйный. Димәк, яшь га- лимнәр, сезгә каршы ягымлы, шук, тәмлетамак Мырау уйный. Менә аның биреме: өчпочмак, дүрт почмак, түгәрәк файдаланып, өй һәм чеби ясарга. Фигураларны берничә тапкыр кулланырга мөм-кин. ( Җавап.)

6 нчы конверт. Игътибар! Блиц – турнир! ( Биттә һәр команда өчен 6 мисал, һәр кеше бер мисал чишә.)


1 нче командага 2 нче командага

37 + 53 56 + 17

68 – 15 48 – 29

5 ∙ 2 6 ∙2

2 ∙7 4 ∙2

12 : 2 6 : 2

8 : 2 8 : 4

7 нче конверт.

Бу биремне сезгә, игътибарлылыкны сынау өчен, җырчы күбәләк җибәргән.

Игътибар белән карагыз ( рәсем күрсәтелә һәм караганнан соң алып куела.)


Ә хәзер әйтегез: һәр рәсем нинди геометрик фигуралардан төзелгән? Алар бер-берсеннән нәрсәләр белән аерылалар?

8 нче конверт. Бу хат мультфильмнар шәһәреннән. Аны сезгә шат күңелле фил малае җибәргән

Ул болай дип яза: “ Хөрмәтле яшь галимнәр! Мин шигырь- мәсьәлә уйлап чыгарырга бик яратам. Бу мәсьәләне мин сезнең өчен уйлап чыгардым. Җиңү телим сезгә! Фил малае.” Менә аның мәсь- әләсе:

10 яшь тула тиздән Маратка,

6 да юк әле безнең Айратка.

Тырышса да, Айрат әле үсә алмый,

Берничек тә Марат кадәр була алмый.

Ул Мараттан ничә яшькә кечерәк?

1,2,3, уйлап тапчы тизрәк!


Йомгаклау. Безнең викторина ахырына якынлашты. Сез бик яхшы эшләдегез. Актив катнашка-ны өчен һәр команда медаль белән бүләкләнә. Афәрин, укучылар!




Материал алынды: Сәгъдиев И.Г. Хикмәтле математика. Казан. Мәгариф нәшрияты,

2004.

Кушымта 6.

Могҗизалар иленә сәяхәт

Чит ил язучы Шарль Перроның “Көлкәй” әкиятенә нигезләнеп төзелде

Укытучы :

-Укучылар , без сезнең белән язучы Шарль Перроның бик матур әкиятендә булырбыз, сез үзегезнең бик ярата торган әкият герое белән очрашырсыз. Игътибар белән тыңлагыз.


Музыкаль язмада «Золушка» әкиятеннән көй уйный .


Укучылар :

- Бу золушка . ( Көлкәй)


Тактага , Көлкәй һәм аның үги әнисенең рәсеме куела .


Укытучы :

- Без бүген дәрестә гади укучылар гына түгел , ә тылсымчылар булачакбыз. Тымсычылар алар могҗизалар ясаучы, һәм без сезнең белән Көлкәйгә үги анасының барлык кушкан эшләрен үтәргә ярдәм итәрбез.


Көлкәйне күрсәтү.

- Карагыз , Көлкәй нинди борчулы. Ул “Хәким мәҗлесенә җитешә алырмынмы?” – икән дип кайгыра.

- Көлкәй , борчылма , тылсымчыларың сиңа ярдәм итәр!


- Үги әнисенең беренче биреме : чөгендер, кишер, кыярларны кәрзингә тутырырга.



Укучылар рәсемле карточкаларга язылган мисалларны чишә.

2+2 4+2 0+2 6-2 9-2

7-2 10-2 8-2 8+2 0+1

10- 1 6+1 6+2 4+1 7+2

3+2 5-2 4+2 5+2 6-2

4+1 9+1 7+1 6+1 4+1

9 -1 7-1 5 -1 8 -1 6 -1


IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.


- Үги әнисенең икенче биреме : * урынына + һәм алу тамгаларын куярга .


( Укучылар чиратлашып тактага чыгып эшли , урындагылар дөреслеген тикшерә)


3 * 2 =5 10 * 2=8 6 * 2 = 8

7 * 1=6 5 *2 = 7 4 * 2 =2

9 * 1 =10 4 *1 =5 9 *2 = 7



өченче бирем : рәсем буенча мәсьәлә төзергә һәм чишәргә



hello_html_m6bd3db12.gifhello_html_m6bd3db12.gifhello_html_m6bd3db12.gifhello_html_m6bd3db12.gif



- Менә без сезнең белән Көлкәйгә үги әнисе кушкан өч биремне үтәргә ярдәм иттек, молодцы !


Ял итү.


1. Урындыкка җайлап утырыгыз. Күзләрегезне 3-5 секундка каты итеп йомыгыз. Аннары 3-5 секунд ачып тотыгыз . 6-8 тапкыр шулай эшләгез. ( Әлеге күнегү күз кабагы мускулларын ныгыта , кан әйләнешен яхшырта , күз мускулларының киеренкелеген бетерә).


2. Баскан килеш башакарыла. Башта 2-3 секунд алга таба карап торырга , бармагыңны күзләрдән 25 - 30 см ераклыкта каршыңа куярга . Карашыңны бармак очына юнәлтеп , 3-5 секунд карап торырга . 10 -12 мәртәбә кабатларга. ( Күзләрнең талчыгуын киметә , күзлек киючеләр әлеге күнегүне күзлекләрен салмыйча башкаралар)


3. Утырып эшләнелә . Күзегезне йомыгыз . Аларны бармак бите белән җиңелчә генә массажлагыз. ( Кан әйләнешен яхшырта, күз мускулларының киеренкелеген киметә)


4. Утырып эшләнелә . Һәр кулның 3 бармагы белән әкрен генә өске кабакларга басабыз. 1-2 секундтан соң бармакларны алабыз. 3-4 тапкыр шулай кабатлагыз. (Күз эчендәге сыеклык әйләнешен яхшырта).


-Әкиятне искә төшерик әле , мәҗлескә тизрәк барып җитәр өчен Көлкәйгә нәрсә кирәк әле? (Арба)


- Укучылар , әйдәгез кабакны арбага әйләндерик. Аның өчен кабактагы буш шакмаклар урынына тиешле саннарны куярга кирәк.



hello_html_m6bd3db12.gif7 + = 9


-hello_html_m6bd3db12.gifhello_html_m6bd3db12.gif 1 =6 + 1 =10


hello_html_m6bd3db12.gifhello_html_m6bd3db12.gif - 2= 8 9 * = 7


hello_html_m6bd3db12.gif5 * = 0



Кабакның икенче ягы әйләндерелә һәм ул арбага әйләнә.


Ә хәзер тычканнарны ( күрсәтә) атларга әйләндерергә кирәк.


3 өчпочмак килеп чыгарлык итеп, 2 кисемтә үткәр.

Икенче ягы әйләндерелә һәм тычканнар атка әйләнә.


- Ә хәзер күсене ( күрсәтә) ат тотучыга әйләндерергә кирәк.

( мисаларны чишеп , рәсемне буярга)


Күсе ат тотучыга әйләнә.


- Тылсымчыларым , безнең Көлкәй мәҗлескә бу иске күлмәгендә бара алмый бит , аңа яңа матур күлмәк кирәк. Әйдәгез ярдәм итик . Аның өчен сезгә математик ребусларны чишәргә кирәк.



Т10 6 н к з т 10


Рәсемне күрсәтү ( Көлкәй матур күлмәктә)


- Хәзер аның башмакларынн бәллүр аяк киеменә әйләндерик. Аның өчен математик табышмакларны чишәргә кирәк.





Лилия бакчага керде, Өч бәбкәсен ияртеп,

Биш кызыл алма күрде Суда йөзә ана каз.

Бишесен өзеп алды , Әй, каңгылдый , кагына

Ботакта ничә калды? Канат очларын юа.

(Җавап : 0) Нидер исенә төшеп ,

Ярга чыга ана каз.

Күлдә калды ничә каз,

Санап бирегез әле?

(Берәү дә калмады)


1) Алмагачта 5 алма

Алар пешкән, алланган.

Берсен алды Әнисә

Агачта калды ничә?

2) Ак каенда 5 чыпчык,

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез-

Барысы ничә кошчык?

3) Челән янына дәрескә

7 саескан килгән

Шулардан 3есе генә

Дәресен әзерләп килгән.

Ничә ялкау саескан

Дәрескә очып килгән?

4) Бер күлмәктә 3 төймә,

Бер күлмәктә 5 төймә.

3 төймә дә, 5 төймә

Ничә? Шуны кем белә?


5) 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга.

3 әү килде тагын да

Исәплә син барын да.

6) Әминәнең тубы икәү,

Сәлимәнең тубы икәү.

Әйт әле син үскәнем,

Ике кызда туп ничәү?


- Тылсымчылар , менә Көлкәй мәҗлескә барырга әзер. Хәерле юл, сиңа Көлкәй!

- Ә без әйдәгез ул мәҗлескә барганда кроссворд чишеп алыйк.































1.

2.

3.

4.


1.Санарга , мәсьәләләр чишәргә 2. Кисемтәне нәрсә ярдәмендә

өйрәтә торган фән. үлчибез

3.Кушуга кире гамәле. 4. Куша гамәлендәге сан исеме

-Өч сызык белән кәбестәләрне куяннардан аерырга .


- Тылсымчылар , Көлкәй үзенең принцы белән очрашкан ( Рәсем күрсәтү). Ул бәхетле һәм сезгә , үзенең тылсымчыларына рәхмәтле.


V. Йомгаклау .

- Укучылар , сез ни өчен Көлкәйгә ярдәм иттегез ? ( Җаваплар ) Сезгә аңа ярдәм итәргә , “Тылсымлы” булырга , бу барлык биремнәрне үтәргә нәрсә ярдәм итте ?

( Җаваплар).

Кушымта №7

Математик олимпиада.


Олимпиада 2 сыйныф арасында үткәрелә. Командага һәр сыйныфтан 5 әр укучы сайлана.


Эш барышы.

Кереш әңгәмә.

- Укучылар, бүген сезнең белән ике сыйныф арасында математик олимпиада үткәрербез. Без кайсы сыйныф командасы математиканы яхшырак белүен, кайсы команда зирәгрәк һәм татурак икәнен белерсез.

Моның өчен без командаларны сәхнәгә чакырабыз. 1 нче команда – “ Плюс”, 2 нче команда “Минус” дип аталачак.

Төп өлеш.

1 нче бирем ( ике командага да.)

Җавабы 10 булырлык итеп, төрле гамәлләрне кулланып, мисаллар язарга. 30 секунд эчендә кем күбрәк язар?

Мәсәлән: 2 + 8 = 10

2 ∙ 5 = 10

50 : 5 = 10

90 – 80 = 10 һ.б.

Җавапларны жюри тикшерә, 1 нче биремгә нәтиҗә ясала.


2 нче бирем.

Таблицада 1 дән 25 кә кадәр саннар язылган. Саннарны тәртип буенча күрсәтеп барырга. Кем тизрәк?

Жюри вакытны билгели һәм җиңүче ачыклана ( санауны кабатларга мөмкин).

9


24

18

15

4

12

1

20

17

7

13


3

17

22

10

22

25

5

2

14

21


14

5

19

7

15

23

10

8

19

25


11

2

23

16

9

6

3

13

11

6


8

20

12

1

4

18

16

21

24


3 нче бирем.


1 нче командага.

Сез Винни-Пух һәм Пятачок турында мультфильм какраганыгыз бар. Аларның Куян янына кунакка килүләрен искә төшерегез. Винни-Пух белән Пятачок кунакка килгәч, Куян болай дигән:

- Минем чәй белән вареньем бар, ә бәлеш юк. Әгәр сез кибеткә барып бәлеш һәм дөрес итеп калган акчаны алып кайтсагыз, чәй янына бәлеш булачак.

Мәсьәлә. Куян Пятачокка 10 ар тиенлек 4 акча һәм 5 әр тиенлек 2 акча биргән. Ә бәлеш 48 тиен тора. Бәлешкә акча җитәме? Күпме акчаны сатучы кире кайтарып бирергә тиеш.


2 нче командага.

Сез Маша һәм аюлар турындагы әкиятне беләсез. Машаның өйгә бик кайтасы килсә дә, аны аю җибәрми. Һәм Маша шундый хәйлә уйлап тапкан. Ул күп итеп вак бәлешләр пешергән һәм аюга әби белән бабайга илтче дигән. Әби белән бабайга мәсьәлә дә җибәргән.

Мәсьәлә. Маша кәрзингә 2 пакетта 5 әр җиләкле вак бәлеш һәм 3 пакетта 4 әр алмалы вак бәлеш салган. Калган 3 есен үзе ашаган булса, Маша барлыгы ничә вак бәлеш пешергән?


( Мәсьәлә язылган битләр һәр командага бирелә, мәсьәлә чишелә һәм чишелеш аңлатыла.)


4 нче бирем. Кайсы команда 7 таякчыктан тиз генә 3 өчпочмак төзи?


5 нче бирем. Тамашачыларга саннар кергән мәкаль һәм әйтемнәр әйтергә.


6 нчы бирем. Тамашачылар һәм уйнаучыларга саннар булган җырлар җырларга, шигырьләр сөйләргә. ( Бу өйгә эш, балаларга алдан әйтеп куела.)


Ахырда жюри нәтиҗә ясый. Җиңүчеләргә һәм актив катнашучыларга бүләкләр бирелә.



Кушымта № 8.

Ярыш – уен

Тема. Уеннарда – хәрәкәт,

Хәрәкәттә - бәрәкәт.


Максат.1. Балаларны хәрәкәтле яңа төр уеннар белән

таныштыру.

2. Спорт төрләре белән шөгыльләнүгә җәлеп

итү.

3. Балаларда коллективизм, намуслык, кыюлык

ярдәмчеллек тәрбияләү.


Җиһазлау. Кечкенә һәм зуртуплар,кыршаулар,пласт-

масса сок шешәләреннән ясалган чаңгылар,

агач таяклар,шарлар,бау,пластмассакубик-

лар, бау тагылган кечкенә борыслар.

Башлангыч сыйныф укучылары ике командага бүленә һәм музыка уйнаганда залга кереп тезелә.



Алып баручы. Уеннар һәм ярышлар-

Витамин кебек алар.

Күңелләрне күтәрә,

Йөрәкләргә көч бирә..

1.” Тузан суырткыч”.

Дуслар килеп җиткәнче

Безнең уен-бәйрәмгә,

Тузан суырткыч алып,

Чүпләрне җыеп алыйк.

Командадагы балалар санынча кечкенә туплар (нәниләр өчен зуррак туплар) алына. Кулларны һәм аякларны тидермичә, тупларны залның икенче башында сызылган түгәрәк эченә тәгәрәтеп кертергә кирәк. Кайсы команда алдан кертеп бетерә, шул җиңүче була.



2. “Эстафета”.

Аякларга кыршау киеп,

Йөгереп алыйк әле.

Җитезлектә, өлгерлектә

Сынашып карыйк әле.

Кулларга кыршау тотып, өстенә аяк белән басып, укучылар ян белән баралар, ә нәниләр ал белән йөгерәләр.


3. “ Туннель”.

Туннель аша чыгу-кызык уен,

Ул җитезлекне сорый.

Дуслар ярышкан вакытта,

Көч биреп тормый булмый.

Балалар кыршау тотып түгәрәккә басалар. Беренче бала кыршауны идәнгә куя һәм тиз генә һәрбер кыршау эченнән чыга. Үз урынына килеп җиткәч, кыршауны күтәрә-бу икенче балага хәрәкәтне башларга дигән билге була. Барлык команда әгъзалары кыршау аша чыгып беткәч, кыршауларны өскә күтәрәләр.


4. “Еланның озынлыгы”.

Идәнгә бау сузып салына. Балалар, аякларын бергә куеп, бау буенча ераклыкка сикерәләр.


5. “ Пластмасса кубиклар”.

а) пластмасса кубикны аяк белән әйләндереп алып баралар, кире кайтканда йөгерәләр;

ә) кубикны баш өстенә куеп алып баралар;

б) кубикны аркага куеп алып баралар.


6. “Стена”:

а) балалар санынча кубиклар алына. Сигнал булуга, берен-

че бала бер кубикны алып йөгерә һәм билгеләнгән урынга куя.

Башка балалар, кубикларын тезә барып, “стена” ясый;

ә) балалар “стена” аша сикерәләр. Кубикларны азрак ишеп төшергән команда җиңүче була.


7. “ Чаңгычы”.

Оста шуалар чаңгыда,

Нәниләр калышмады.

Шулай булмый, бу чаңгылар

Шешәләрдән ясалды.

Пластмасса шешәләрдән аяк табаны формасы кисеп алына.

Кискән кырыена, аякларны кисмәсен өчен, тукыма яки кәгазь ябыштырыла. Балалар “чаңгы” ны аякка киеп шудырып баралар.


8. “Цирк”.

Авылда цирк юк дип,

Аптырамагыз бер дә.

Цирк карап китәрсез,

Килсәгез бүген безгә.

а) аяклар һәм куллар як-якка җәелә. Уң аяк һәм сул аякка-бер кыршау,уң кул һәм сул кулга икенче кыршау киертеп, балалар кызу-кызу атлыйлар.

Кыршау эченә ике бала керә һәм алар бергә йөгерә.

ә) укучылар кабартылган шарларны маңгай белән терәп алып баралар.

9. “Торна”.

Җылы яктан, сагынып,

Торналар килгән безгә.

Торна кебек озын ботлы

Булдык әле без менә.

III-IV класс укучылары-агач таякларда, ә I-II класс укучылары

бау тагылган кечкенә борыслар киеп ярыша.


10. “Волейбол”.

Күп итеп шар кабартыла. Музыка уйный башлауга, балалар шарлар белән волейбол уйныйлар, музыка тукталуга шарлар-

ны саныйлар. Кайсы команда ягында шарлар аз кала, шул команда җиңүче була.

Жюри җиңүче команданы билгели. Балаларга бүләкләр тапшырыла.



Кама – Исмәгыйль төп гомумбелем мәктәбе башлангыч сыйныф

укытучылары төзеде.


Кушымта № 9

Язгы сынамышлар.

  • Әгәр беренче мартта тәрәзәләргә боз катса, бу елны кыяр уңар.

  • Беренче мартта көн җилле булса, бөтен җәй җилле булыр.

  • Беренче мартта буран булса, карабодай килешер.

  • Март башында тамчы тамса, җәй яхшы килә.

  • Мартта яуган кар бакча җимешенә бик ярар.

  • Беренче апрельдә боз катса, унбиш көнлек юлга чана белән чыгарга ярый.

  • Апрель артык җылы булып китсә, май салкын, җилле булыр.

  • Май ае салкын булса, игенгә туклык булыр, чебешкә юклык булыр.

  • Майда яңгырлар күп булса, арыш уңар.

  • Беренче күк күкрәү көннәр җылына башлауга булыр.

  • Иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.

  • Каен суы күп акса, җәй яңгырлы була.

  • Боз утырып калган елны авырлык булыр.

  • Кар кояш белән кипсә, бодай уңар.

  • Суда бака кычкыра башлаганда сабанга чык.


Җәйге сынамышлар.


  • Ай очы белән туса, көннәр явымлы булыр.

  • Бер рәттән өч – дүрт мәртәбә күк күкрәсә, һава бозылыр.

  • Йолдыз атылса, җил булыр.

  • Кич салават күпере күренсә - аяз булыр, иртә белән күренсә - яңгыр булыр.

  • Көнчыгыштан җил чыкса – яңгырга.

  • Томан төшсә, артыннан явым була.

  • Тәрәзә дымланса, яңгыр булыр.

  • Ат аягын тибенсә, яңгыр булыр.

  • Казлар суда чумып – чумып уйнаса, яңгыр була.

  • Кечкенә кошлар һавага биек күтәрелсә, аяз булыр.

  • Кояш баегач әтәч кычкырса, көн аяз булыр.

  • Көн яңгырлы буласы булса, эт аз ашый, күп йолкый.

  • Мәче тырмашса, җил чыгар.

  • Яңгыр буласы булса, кырмыска оясына таба йөгерешер.

  • Уч төбе кипсә, яңгыр булыр.

  • Кура җиләге күп булса, киләсе елга арыш уңар.

  • Кура җиләге күп булса, киләсе елга арыш уңар.


Көзге сынамышлар.

  • Сентябрь аяз булса, кыш салкын булыр.

  • Әүвәлге карны күрсәткәч, кырык көннән кар ятар.

  • Көз озын килсә, яз соң килер.

  • Агач яфрак коймый кар яумый.

  • Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.

  • Суган кабыгы калын булса, кыш салкын була.

  • Чия яфраклары коелып бетми торып, күпме кар яуса да, барыбер эреп бетә.

  • Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килә.

  • Көз көне тычкан күп булса, кыш җылы килер.

  • Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.

  • Көз бик озак торса, ашлык уңмый.

  • Агач яфракны соң койса, ел авыр килә.

  • Имән чикләвеге күп булган елны алдагы ел – туклык.

  • Әгәр беренче кар коры булса, җәй яхшы булыр, ашлык яхшы уңар.


Кышкы сынамышлар.

  • Ай киртәләнсә, тиздән буран булыр.

  • Кояш бик еракта булып күренсә, салкын булыр.

  • Ай ятып торса, җылы булыр.

  • Кар бүрәнәгә сырышып яуса, җәй яңгырлы килер.

  • Ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр.

  • Көн озая башлаган вакытларда бәс булса, җәй ашлык чәчкәндә чык булыр.

  • Багана сызгырса, суык булыр.

  • Мичтә утын шыртлап янса, көннәр җылытырга булыр.

  • Төтен җиргә төшсә, кышын кар явар.

  • Каз аягын күтәреп торса, салкын булыр.

  • Чыпчыклар агачның очына кунсалар – көн салкын була, түбән ботакларына кунсалар – җил чыга.

  • Эт аунаса: кышын – буран, җәен – җил була.

  • Кыш сыкы булса, җәй алма була.

  • Әгәр кар дулкын сыман булып, кат – кат күренсә, ашлык бик яхшы булыр.

  • Кар калын булса, ашлык уңар.




Материал алынды: Бала бишеге – гомер ишеге. Яр Чаллы. Идел – йорт нәшрияты, 2002.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 14.12.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров368
Номер материала ДВ-259393
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх