Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Авторское методическое пособие "Нефтьчеләр хезмәте белән таныштыру"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Авторское методическое пособие "Нефтьчеләр хезмәте белән таныштыру"

библиотека
материалов







НЕФТЬЧЕЛӘР ХЕЗМӘТЕ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРУ



МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАР ТӨРКЕМЕ ӨЧЕН

ЭШ ТӘҖРИБӘСЕННӘН

МЕТОДИК КУЛЛАНМА







МЕТОДИК КУЛЛАНМАНЫ ТӨЗЕДЕ:

«ЯМАШНЕФТЬ» НЕФТЬ ҺӘМ ГАЗ ЧЫГАРУ ИДАРӘСЕ

ПРОГИМНАЗИЯСЕ

БАЛАЛАРНЫ ТАТАР ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮЧЕ

ЮГАРЫ КАТЕГОРИЯЛЕ ТӘРБИЯЧЕ

НУРТДИНОВА ФӘНЗИЯ ДАВЗЯТОВНА,

ССЕМЕНОВА МАРИЯ ВАСИЛЬЕВНА

1 КАТЕГОРИЯЛЕ ТӘРБИЯЧЕ





ӘЛМӘТ ШӘҺӘРЕ

ТР

2016 ел



Нефтьчеләр хезмәте белән таныштыру

(Аңлатма язуы)

Балаларга хезмәт тәрбиясе бирүдә безнең «Ямашнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенә караган прогимназиядә эзлекле эш алып барыла. Әти-әниләр эшләгән урыннарда экскурсияләрдә булабыз, альбонар, стендлар төзибез, кичәләр уздырабыз. Бәйрәмнәргә, кичәләргә шәһәребезнең алдынгы нефтьчеләре, төрле тармакта эшләүчеләр килә. Алар үзләренең эшләре белән таныштыралар, балаларның сорауларына җавап бирәләр.

Балаларның белемнәрен тулыландырып, тагын да баету максатыннан Тихоновка бистәсендә урнашкан «Елховнефть» уку - өйрәтү полигонына, «Ямашнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе музеена, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте бинасында урнашкан музейга, Әлмәт нефть институтына экскурсияләр оештырдык. Анда алган хисләрне балалар бик озак вакыт сөйләделәр, уеннарында, рәсемнәрендә чагылдырдылар.

«Нефть» турында сөйләгәндә, нефть һәм аның үзлекләре, табу урыны, аны кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырабыз. Балаларның кызыксынучанлыкларын, эзлекле фикерләү сәләтен үстерү, туган якның байлыклары белән горурлану хисләре тәрбиялибез.

Балаларны нефтьчеләр хезмәте белән таныштырганда, профессия - ул билгеле бер әзерлек, белем таләп итә торган, яшәү һәм көн итү чарасы булган хезмәт, эш төре икәнен аңлатабыз.

Безнең шәһәребез–нефтьчеләр башкаласы. Шуның өчен шәһәребездә нефтьчеләр, нефть табучылар яши. Әлмәт шәһәренең гербында буровой вышкасы һәм нефть фонтаны сурәтләнгән. Бөтен юллардан да ул кунакларны үзенә чакырып тора. Төрле юл күрсәткечләрендә дә аны күрергә була.

Нефть табуда төрле һөнәр ияләре тату һәм бердәм эшлиләр. Балаларга «нефтяник», «нефтьче» ул –

- Геолог та, алар җир катламнарын өйрәнеп, тикшереп, нефть ятмаларын эзлиләр һәм табалар.

- Бораулаучы да, нефть ятмаларына скважиналар бораулап, обсадлы колонналар урнаштыралар.

- Монтажчылар да, нефть качалкаларын, скважиналарын урнаштыралар, төзиләр.

- Торба үткәрүчеләр дә – торбаларны траншеяларга урнаштырып, нефтьне кудыруга әзерлиләр.

- Нефть чыгаручы, табучы, җитештерүче операторлар. Алар журналларга приборларның күрсәткечләрен төшерәләр, күпме нефть табылганын барлыйлар, язып баралар.

Нефтьчеләргә ярдәм итүче һөнәр ияләре турында да төшенчәләр бирәбез. Чөнки нефтьчеләргә инженерлар да, лаборантлар да, диспетчерлар да, вахта йөртүче шофёрлар да, ашарга пешерүче поварлар, траншеялар казу өчен машинистлар, электромонтёрлар да һәм барлык төр һөнәр ияләре кешеләре нәтиҗәле, яхшы эшләүдә ярдәм итә.

Балалар кызыксынып үз әти-әниләренең хезмәтләре турында фоторәсемнәр карап, кызыксынып сөйлиләр. «Нефть ничек барлыкка килгән?», «Нефтьтән нәрсәләр җитештерәләр?» дигән темага әңгәмәләр вакытында балалар үзләренә күп мәгълүмат алалар. Шул булган белемнәрен «Ничек уйлыйсың, кинәт нефть юкка чыкса, кешеләргә авыр булырмы?», «Нефтьтән ясалган әйберләрне барлап чык», «Яхшы геолог (бораулаучы, оператор) булу өчен нинди белемнәр, күнекмәләр кирәк?» һәм башка уеннар ярдәмендә ныгытабыз, тәртипкә салабыз. Без ышанабыз, безнең балалар киләчәктә туган илен, туган ягын яратучы, яхшы эшләүче нефтьчеләр булып үсәрләр, дип.

Тәкъдим ителгән «Нефтьчеләр хезмәте белән таныштыру» кулланмасы - эксперименталь программа – татар теленә өйрәтүче тәрбияченең эш материалы. Нинди алымнар, чаралар ярдәмендә балаларны икенче телгә өйрәтү нәтиҗәле булыр дигән туктаусыз, эзлекле эзләнү, иҗат нәтиҗәсе.

Методик кулланма икенче телгә өйрәтү бурычларын үзара бәйләнешле чишү максатыннан чыгып эшләнде. Балаларны нефтьчеләр хезмәте белән таныштырганда, эшчәнлекне туган як белән бергә бәйләп алып барам. Чөнки безнең прогимназиягә нефть тармагында эшләүче әти-әниләрнең балалары йөри.

Сүзлек эше дә бик мөһим. Шагыйрәбез Ләйсән Кәшфинең «Нефтьче бабай әлифбасы» шигырьләр җыентыгыннан файдаланам. «Нефтяша һәм аның дусларының маҗаралары » мультфильмнар җыентыгы балаларга бик кызыклы һәм аңлаешлы.

Эш алымнарының үзенчәлекләре:

- Эшчәнлекне интеграцияләү

Җиһазлау:

Шөгыльләрне төрле дидактик материаллар, күрсәтмә әсбаплар, схемалар, уенчыклар, рәсемнәр, схемалар ңәм башка төр материаллар белән баету

Эшчәнлекнең структурасы:

1. Оештыру өлеше.

2. Фонетик зарядка.

3. Сүзле уеннар.

4. Физминуткалар.

5. Грамматик конструкцияләр формалаштыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, төрле уеннар, күнегүләр.

6. Матур әдәбият әсәрләре уку.

Эзләнү темасының актуальлеге:

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик кызыксынучан. Тирән үзгәрешләр барган илебездә балаларга нефтьчеләр тормышы, аларның эш вазыйфалары, нефтьчеләр генә хас булган терминнар белән таныштыру, бер-берсенә булган хөрмәтне актуальләштерү. Телләрне саклап калу һәм үстерү буенча Дәүләт программасы икенче телгә өйрәтүне мәктәпкәчә яшьтәге балалардан башлауның зарурлыгын ассызыклый. Аларның берсе - балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, татар теленә өйрәтүдә югары нәтиҗәләргә ирешүгә мөмкинлек бирүче яңа ысуллар, алымнар, чаралар уйлап табу. Яңа ысуллар, алымнар, чаралар табу актуаль проблема булып торганга күрә үз эшемдә телгә өйрәтүдә күп төрле алымнар, ысулларны сынап караганнан соң, мин татар теле эшчәнлекләрен, икенче төр эшчәнлек белән берләштереп (берүк максатны чишәргә ирешү) параллель рәвештә алып барырга булдым. Нефтьче хезмәтен таныштыруны туган як, туган як табигате, аның кешеләре белән бәйләп алып барам.

Эзләнүнең объекты: бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.

Эзләнүнең предметы: бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүдә интеграцияле шөгыльләрне куллану методикасын булдыру.

Эзләнү процессында түбәндәге алымнар кулланылды:

- психологик, лингвистик, педагогик, методик әдәбиятны өйрәнү һәм анализлау;

- педагогик документларны (Балалар бакчасында татар теленә өйрәтү буенча методик әсбаплар

1.Хазратова Ф.В, Шәрәфетдинова З.Г, Хәбибуллина И.Җ «Туган телдә сөйләшәбез». Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү( беренче кече яшьтәгеләр төркеме): тәрбиячеләр өчен методик кулланма. – Казан: Татар китап нәшрияты, 2012 ел.



2. Хазратова Ф.В. «Туган телдә сөйләшәбез». Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү(икенче кече яшьтәгеләр төркеме): тәрбиячеләр өчен методик кулланма. – Казан: «Фолиант» , 2013 ел

3. Хазратова Ф.В. «Туган телдә сөйләшәбез». Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү (4-5 яшьтәгеләр төркеме): тәрбиячеләр өчен методик кулланма. – Казан: Инновацион технологияләр үзәге , 2013 ел



4. Зарипова З.М, Вәҗиева Л.Н, Зөфәрова Р.С. «Туган телдә сөйләшәбез». Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү (5-7 яшьтәгеләр төркеме): тәрбиячеләр өчен методик кулланма. – Казан: «Фолиант», 2012 ел



5. Зарипова З.М Минем өем, «Татарча сөйләшәбез» (Говорим по-татарски) (4-5 яшьлек балаларны татар теленә өйрәтү буенча методик ярдәмлек), Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2011



6. Зарипова З.М Уйный-уйный үсәбез, «Татарча сөйләшәбез» (Говорим по-татарски) (4-5 яшьлек балаларны татар теленә өйрәтү буенча методик ярдәмлек), Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2012



7. Зарипова З.М Без инде хәзер зурлар – мәктәәпкә илтә юллар, «Татарча сөйләшәбез» (Говорим по-татарски) (6-7 яшьлек балаларны татар теленә өйрәтү буенча методик ярдәмлек), Казан,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан китап нәшрияты, 2012);



- татар теленә өйрәтү буенча педагогларның эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм анализлау;

-экскурсияләргә бару, күзәтүләр, тәҗрибәләр үткәрү, нефтьчеләр турында кечкенә хикәяләр төзү.

















Нефтьчеләр – безнең горурлыгыбыз



Балаларның нефтьчеләр хезмәте турындагы белемнәрен ныгыту. «Нефтьче», «нефтяник» сүзенең мәгънәсенә төшендерү. Пиктограммалар кулланып табышмаклар төзү. Зурлар хезмәтенә ихтирам, туган якның байлыклары белән горурлану хисләре тәрбияләү. Нефть ятмасы, качалка, геолог, бораулаучы сүзләрен активлаштыру.

Нефтьчеләр хезмәте турында китаплар, фотосурәтләр,альбомнар карау.

Тихоновка бистәсендә урнашкан нефтьчеләр полигонына экскурсиягә бару.

Нефтьэшкәртмәләреннән ясалган әйберләрне карау.

Балаларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрү.


2.

Без – булачак нефтьчеләр.


Балаларның нефтьчеләр хезмәте турындагы белемнәрен ныгыту. Уенның сюжетын җәелдереп, балаларның иҗади эшчәнлеген үстерү.Үзеңә алган рольне дөрес башкарып чыгу. Нефть тармагында эшләүчеләрнең хезмәте белән танышу. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Зурлар хезмәтенә ихтирам, туган якның байлыклары белән горурлану хисләре тәрбияләү.



Нефтьчеләр хезмәте турында видеязма карау.

Балаларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрү.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Әлмәт нефть институтына экскурсия оештыру.

«Нефтьчеләр–безнең горурлыгыбыз», «Нефть–кара алтын», «Татарстан байлыгы–нефть», «Геологлар турында сөйләшәбез» темаларына дәресләр үткәрү.

3.

Нефть чыгаручы оператор



Нефть тармагында эшләүчеләр белән таныштыруны дәвам итү. Нефть чыгаручы операторлар турында сөйләшү. Яңа сүзләр белән таныштыру ГЗУ (группалап үлчәү корылмасы, сальник, манжет (җиңсә)). Узган дәресләрдә үткән сүзләрне искә төшерү: нефть качалкасы, нефтьүткәргеч. Нефтьнең нефтьүткәргечләрдән ничек агуын искә төшерү (чагыштырып карау – кан тамырларыннан кан ага). Оператор һәм шәфкать туташы һөнәрен чагыштырып карау.

Нефтьчеләр хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләү.

Шәфкать туташы һәм оператор һөнәре турында төшенчәләр бирү. Г.П.Шалаев «Хочу стать врачом», Юдин «Главное чудо света», ЛОГОС нәшрияты «Нелёгкий путь к тяжёлой нефти»

Әлмәт нефть институтына, нефтьчеләр полигонына экскурсияләр оештыру.


4.

«Геолог» һөнәре белән таныштыру.


Балаларны «нефтьче» һөнәре белән таныштыруны дәвам итү. «Нефтьче» профессиясе «Төзүче» профессиясе кебек үк бик күп һөнәр ияләрен берләштерүе турында сөйләү. Геолог җир катламнарын, файдалы казылмаларны, минералларны өйрәнә. Геолог гелогияне, җир турындагы фәнне өйрәнүче. Киләчәктә балаларда геолог буллу теләге уяту. Геолог һәрвакытта юлда, күпне күрә, табигатьне ярата.

Россия, Татарстан карталарын карау, геолог һөнәре сурәтләнгән рәсемнәр карау, Әлмәт нефть институтының гелогия кафедрасында урнашкан минераллар музеена экскурсиягә бару. Бер әтинең үз профессиясе турында сөйләве. Геологның эш кораллары турында әңгәмә үткәрү (лупа, карта, бау, чүкеч). Эш аерым балалар белән һәм күмәк оештырылды.

5.

Бораулаучылар турында сөйләшү

Балаларны бораулаучы һөнәре белән таныштыру. Ни өчен бораулаучылар скважинаны борауларга уйладылар. Нәрсә ул скважина? Балаларның сүзлегенә яңа сүзләр кертү: обсадлы колонна, долото, ротор, двигатель. Бораулаучылар хезмәтенең бик авыр һөнәр икәнен аңлату.

Кулдан эшләнгән бораулау вышкасын

күзәтү. Бораулау вышкасы бик биек, торбалар озын, элмәк торбаларны өскә күтәрә.



6.

Торба линиясе салучылар һөнәре белән таныштыру.


Балаларны нефтьчеләр хезмәте белән таныштыруны дәвам итү. Эшләү өчен махсус агрегат һәм машиналарның төрләре белән таныштыру. Балаларның сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету.

Логик фикерләү сәләтен үстерү. Нефтьчеләр хезмәтенә мәхәббәт тәрияләү.



Балалар белән нефтьчеләр хезмәте турында әңгәмәләр үткәрү, прогимназия ишегалдында эшләүче эретеп ябыштыручылар хезмәтен күзәтү.

Бригадада берничә кеше бер үк эшне башкара. Шулай ук бригадада бер генә һөнәр ияләре дә, әллә ничә һөнәр ияләре дә эшләргә мөмкин. Торбалардан су да, нефть тә агарга мөмкин. Траншея – озын тирән чокыр. Аны экскаваторлар казый.

7.

Нефтьнең үзлекләре белән таныштыру


1) Нефть нинди ул?

2) Нефть судан авырмы әллә җиңелме?



Тәҗрибә ясау өчен кирәк булган кораллар, савытлар, пробиркалар.


8.

Нефтьнең үзлекләре белән таныштыру


1) Суны җир катламына кертү

2) Нефтьне ничек табалар?

Тәҗрибә ясау өчен кирәк булган җиһазлар.

9.

Нефтьче булу авырмы?


Балаларның нефтьчеләр хезмәте турындагы белемнәрен ныгыту. Уенның сюжетын җәелдереп, балаларның иҗади эшчәнлеген үстерү.Үзеңә алган рольне дөрес башкарып чыгу. Ләйсән Кәшфинең «Нефтьче әлифбасы» китабыннан шигырьләр сөйләү. Нефть тармагында эшләүчеләрнең хезмәте белән танышу. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Зурлар хезмәтенә ихтирам, туган якның байлыклары белән горурлану хисләре тәрбияләү.


Нефтьчеләр хезмәте турында видеязма карау.

Балаларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрү.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Әлмәт нефть институтына экскурсия оештыру.

«Нефтьчеләр – безнең горурлыгыбыз», «Нефть – кара алтын», «Татарстан байлыгы – нефть», «Геологлар турында сөйләшәбез» темаларына дәресләр







Нефтьчеләр – безнең горурлыгыбыз

(Мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат: Балаларның нефтьчеләр хезмәте турындагы белемнәрен ныгыту. «Нефтьче», «нефтяник» сүзенең мәгънәсенә төшендерү. Пиктограммалар кулланып табышмаклар төзү. Зурлар хезмәтенә ихтирам, туган якның байлыклары белән горурлану хисләре тәрбияләү. Нефть ятмасы, качалка, геолог, бораулаучы сүзләрен активлаштыру.

Алдан үткәрелгән эшләр:

  1. Нефтьчеләр хезмәте турында китаплар, фотосурәтләр, альбомнар карау.

  2. Тихоновка бистәсендә урнашкан нефтьчеләр полигонына экскурсиягә бару.

  3. Нефть эшкәртмәләреннән ясалган әйберләрне карау.

  4. Балаларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрү.

Дәрес барышы:

- Исәнмесез!

- Хәерле иртә!

- Хәерле иртә миңа,

- Хәерле иртә сиңа,

- Хәерле иртә сезгә,

- Хәерле иртә барыбызга да!

Тәрбияче: Балалар, без бүген дәрестә нефть, аны табуда нинди хезмәт кешеләре катнашуын, нефтьтән ясалган әйберләр турында сөйләшербез. Безнең дәрескә Белмәмеш тә килде. Чөнки ул нефть турында берни дә белми.

- Алмаз, әйт әле синең әниең кем булып эшли?

- Минем әнием шәфкать туташы булып эшли.

- Бик яхшы. Айдар, ә синең әниең кем булып эшли?

- Минем әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

- Яхшы. Гөлназ, ә синең әтиең кем булып эшли?

- Минем әтием төзүче булып эшли.

Тәрбияче:

- Алмазның әнисе – шәфкать туташы, Айдарның әнисе – тәрбияче, Гөлназның әтисе – төзүче.

- Әти-әниләребез һөнәрләре турында сөйләүне дәвам итәбез (Өй эшләрен тикшерү)

Динара: Минем әти слесарь-ремонтчы булып эшли. Ул скважинадан нефть кудыручы насосларны һәм качалкаларны ремонтлый. План үтәлүдә әтинең дә өлеше зур. Минем әтием тырышып эшли. Бергә эшләүче иптәшләре аны хөрмәт итәләр, «алтын куллы» диләр. Мин дә әтием белән горурланам.

Настя: Минем әти дә, әни дә «Ямашнефть»тә эшлиләр. Алар спортчылар. Ярышларда катнашалар, призлы урыннар алалар. Мин аларны яратам.

Наташа: Минем әти дә, әни дә нефтьчеләр. Алар геологлар. Әти белән әни нефть барлыгын билгелиләр, скважина торышын тикшерәләр. Геолог эше бик катлаулы, җаваплы.



Алмаз: Минем әтием электрик булып эшли. Ул скважиналарның электр линияләрен тикшерә, ремонтлый. Электр линиясе төзек булмаса, скважиналар да, насослар да эшләми. Әти үз эшен белеп, яратып башкара

Катя: Минем әти экономист. Ул «Ямашнефть»тә эшли. Әти чыгымнарны саный. Әти эшен ярата. Мин үскәч нефтьче буллам.

Алина: Минем әбием прогимназиядә эшли. Анда нефтьче балалары укый. Әбием аларны матур итеп җырларга өйрәтә. Минем әбиемне балалар бик ярата.

Тәрбияче:

- Нинди генә хезмәт кешеләре юк. Ә хәзер нефтьче хезмәте турында сөйләшик әле

- Ә нинди профессия соң ул нефтьче?

- Нефтьчеләр нефть таба.

- Ә нефтьне каян алалар соң?

- Нефтьне җир астыннан алалар.

- Вышкалар һәм качалкалар ни өчен кирәк?

- Алар җир астыннан нефть һәм газ чыгару өчен кирәк.

- Ә нефть нәрсә соң ул?

- Нефть – кара төстә була.

- Нефть – ул минерал.

- Нефть – ул сыеклык.

- Әйе, ул чынлап та сыеклык.

Тәҗрибә үткәрү. Колбаларны күрсәтергә - берсендә нефть, ә икенчесендә пычрак су.

- Бу савытларның икесендә дә нефть микән? (Балалар уйлыйлар)

- Әллә пычрак су гынамы?

Белмәмеш:

- Мин беләм, бу пычрак су.

Җаваплар:

- Пычрак су мондый булмый.

- Чыннан да куе сыеклык. Әгәр дә колбаны борсак, пыялада эз кала.

- Иснәп карасак, исе нинди булыр икән?

- Иснәп карасак, аның зәһәр исе бар.

- Менә хәзер нефть турында табышмак төзеп карыйк әле.

Балалар әйтеп тора, тәрбияче белән бергә пиктограмма төзиләр.

- Үзе кара төстә. Үзе сыеклык. Үзе зәһәр исле. Җир астыннан табалар. Ул нәрсә?

Физкультминут «Без җирне бораулыйбыз»

Без җирне бораулыйбыз, бораулыйбыз,

Ә аннары менә шулай, менә шулай

Шулай эшли качалка.



Схема буенча эшләү.

Машиналар өчен – бензин; самолётларга – керосин; тракторларга – солярка кирәк. Мазуттан төрле майлар ясыйлар – соляр мае, машина мае. Шулай ук гудрон алалар, аны түбә япканда кулланалар. Әле тагын вазелин, парафин, пластмасс, синтетик каучук һәм башка әйберләр ясыйлар.

- Ә ни өчен нефтьне «кара алтын» дип йөртәләр?

- Ил өчен бик кирәкле байлык.

- Аны сатып була.

- Бик күп төрле әйберләр җитештерәләр.

(Сугыш белән бәйләргә)

- Нефть яхшымы, әллә начармы?

- Аңардан бензин ясыйлар, төрле резина әйберләр, тукымалар алалар, ул ягулык.

- Ә ни өчен начар?

- Суга акса, балыклар үлә. Җиргә акса, үләннәр үсми, агачлар, чәчәкләр корый. Шуның өчен дә, «Татнефть» берләшмәсендә тирә-якны чиста тотуны барлап торучы кешеләр дә эшли.

- Нефтьне нинди һөнәр ияләре таба?

- Нефтьне – нефтьчеләр таба.

- Әйе, ә нефтьне табу, җитештерү өчен бик тату бердәм геологлар, бораулаучылар, торба үткәрүчеләр, слесарь-ремонтчылар эшлиләр. Ул һөнәр ияләре турында без алдагы дәресләрдә сөйләшербез.

- Балалар, нефтьчеләргә багышлап бик күп шигырьләр һәм җырлар язганнар. Хәзер без шуларның берсен тыңлап китәрбез.

Нефтьчеләр гимны

Нур Әхмәдиев

Таулар ишәбез, ташлар тишәбез,

Кара алтынга кадәр төшәбез.

Коелар аша, торбалар аша

Җирнең йөрәге безгә тоташа.



Син данга күмдең, бәхетле иттең

Намуслы хезмәт сөйгән халкыңны

Язмышым минем, шатлыгым минем

Татарстанның кара алтыны!



Дәрескә йомгак ясау.



Без – булачак нефтьчеләр.

Максат: Балаларның нефтьчеләр хезмәте турындагы белемнәрен ныгыту. Уенның сюжетын җәелдереп, балаларның иҗади эшчәнлеген үстерү.Үзеңә алган рольне дөрес башкарып чыгу. Нефть тармагында эшләүчеләрнең хезмәте белән танышу. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Зурлар хезмәтенә ихтирам, туган якның байлыклары белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Нефть салынган колба, «Нефтьтән нәрсәләр җитештерәләр» дигән плакат, ягулык кулланыла торган машиналар рәсеме, нефть җиһазлары макетлары.

Алдан башкарылган эшләр:

  1. Нефтьчеләр хезмәте турында видеязма карау.

  2. Балаларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрү.

  3. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Әлмәт нефть институтына экскурсия оештыру.

  4. «Нефтьчеләр–безнең горурлыгыбыз», «Нефть–кара алтын», «Татарстан байлыгы–нефть», «Геологлар турында сөйләшәбез» темаларына дәресләр үткәрү.

Лексик доза: нефть, бораулау вышкасы, геолог, бораулаучы, станок-качалка, электрик, оператор.



Дәрес барышы:

- Исәнмесез! Хәерле иртә! Кәефләрегез ничек?

- Хәерле иртә күзләр!

- Сез уяндыгызмы?

- Хәерле иртә колаклар!

- Сез тыңлыйсызмы?

- Хәерле иртә куллар!

- Сез эшләргә әзерме?

- Хәерле иртә кояш!

- Мин уяндым.

Тәрбияче: Балалар нефтьче һөнәре турында сөйләшүебезне дәвам итәбез.

Телефон шалтырый: «Әйе, әлбәттә, әлбәттә, булышабыз. Хәзер мин балалар белән сөйләшеп карыйм да, без сезгә булышырбыз»

- Балалар, хәзер генә «Ямашнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсеннән шалтыраттылар. Безгә кунаклар килә икән, без аларга нефть табуның серләрен ачып күрсәтик әле.Сез ничек уйлыйсыз, без моны булдыра алабызмы? Әйдәгез, эшкә керешик.

Тәрбияче:

- Гөлнара, син геолог. Син нәрсә эшләр идең?

Гөлнара:

- Җир катламын өйрәнәм. Мин уйлыйм, менә монда бораулау вышкасы куярга кирәк.

Тәрбияче:

- Монда монтажчылар, бораулаучылар, электриклар, шофёрлардан башка эш бармас, ахрысы.

- Равиль, Минтимер сез монтажчылар булырсыз. Сез нишләр идегез?

- Мин бораулау вышкасы урнаштырам.

- Әгәр бу урында нефть тапмасалар?

- Ул вакытта нефтьүткәргеч сузарга кирәк. Нефтьнең бер бөртеге дә җиргә яки суга акмасын.

- Булдырасыз, балалар, монтажчы буларак, сез үз эшегезне яхшы беләсез.

Фаяз:

- Мин шофёр булам.

- Ә син нефтьчеләргә ничек булышыр идең?

Фаяз:

- Мин машинада нефть вышкасы, станок-качалканы, нефтьүткәргеч өчен торбалар, электр җиһазларын алып киләм.

Тәрбияче:

- Гали, син бораулаучы, үз эшең турында сөйлә әле.

- Мин җирдә чокыр(тишек) бораулыйм, шунда торбалар төшерәм.

- Әгәр чокырда су гына булса, син нишләр идең?

-Димәк, мин геологлар янына барам. Алар миңа икенче урынны күрсәтерләр.

- Динар, син электрик, нәрсә эшләр идең?

- Мин электрүткәргечләр үткәрәм. Карыйм, барысы да тоташканмы? Әле бит әле электр станцияләре, электр двигательләре бар. Алар электр тогы бирәләр.

Тәрбияче:

- Синең эштә иң әһәмиятлесе.

Динар:

- Минем эштә бик сак булырга кирәк.

Тәрбияче:

- Син, Айнур, нефть табучы оператор. Син нәрсә турында онытмаска тиеш?

Айнур:

- Нефть бары тик торбалардан гына аксын.

Тәрбияче:

- Әгәр торба тишелсә яки станок-качалка ватылса?

Айнур:

- Ул вакытта мин диспетчерга шалтыратып әйтәм. Ул ремонтлаучы-слесарьларны чакырсын.

Тәрбияче:

- Менә бит, балалар, бергә күңелле итеп, бер-беребезгә булышып, нефть табуның серләрен өйрәндек.

Физкультминут:

- Балалар, бар әйберләрдә дә бәләкәй кешеләр яшиләр. Әйтегез әле, нефтьтә бәләкәй кешеләр үзләрен ничек тоталар? (Кулларын тотыналар; газда төрле якка йөгерәләр; шинада кулларын тотыналар)

- Әйтегез әле, нефтьне ничек табалар?

- Аны бораулаучылар бик тирәннән, җир астыннан ук чыгаралар.

- Нефть ничек итеп башка җирләргә күчә?

- Нефтьүткәргеч торбалар аша башка төбәкләргә күчә.

- Ә сезнең нефтьче буласыгыз киләме?

(Балаларның җаваплары)

- Моның өчен мәктәптә тырышып укырга кирәк. Ә аннары укуны институттаа дәвам итәргә кирәк. Күп кешеләр гомер буе нефтьче булып эшлиләр, аннары аларның балалары, оныклары бу һөнәрне дәвам итәләр.

- Нинди данлыклы танылган нефтьчеләрне беләсез?

- Шашин, Белоглазов, Мухаметзянов, Галиев.

- Әлмәт шәһәренең паркында «Нефтьчеләр аллеясы» бар. Әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз белән экскурсиягә барсагыз, карап кайтырсыз.

- Ә сезнең кайсыларыгызның бабалары, әтиләре нефтьче булып эшли?

(Балаларның җаваплары)

- Рәхмәт, балалар, шуның белән уен-дәресебез тәмам.

- Сау булыгыз.

Нефть чыгаручы оператор



Максат: Нефть тармагында эшләүчеләр белән таныштыруны дәвам итү. Нефть чыгаручы операторлар турында сөйләшү. Яңа сүзләр белән таныштыру ГЗУ (группалап үлчәү корылмасы, сальник, манжет (җиңсә)). Узган дәресләрдә үткән сүзләрне искә төшерү: нефть качалкасы, нефтьүткәргеч. Нефтьнең нефтьүткәргечләрдән ничек агуын искә төшерү (чагыштырып карау – кан тамырларыннан кан ага). Оператор һәм шәфкать туташы һөнәрен чагыштырып карау.

Нефтьчеләр хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләү.

Алдан башкарылган эшләр:

Шәфкать туташы һәм оператор һөнәре турында төшенчәләр бирү. Г.П.Шалаев «Хочу стать врачом», Юдин «Главное чудо света», ЛОГОС нәшрияты «Нелёгкий путь к тяжёлой нефти»

Әлмәт нефть институтына, нефтьчеләр полигонына экскурсияләр оештыру.

Җиһазлау:

Белмәмеш, скважина, төрле ачкычлар, колба, телефон.

Мотивация: иртәнге аш алдыннан Белмәмешнең кулындагы рәсемнәрне балалар күреп ала.

Дәрес барышы:

Дәрескә Белмәмеш килгән, кулында рәсем (Рәсемдә группалап үлчәү корылмасы – ГЗУ)

- Белмәмеш, синең кулыңда нинди рәсем соң?

- Сезгә күрсәтергә алып килдем. Монда ниндидер савытка фермадан сөт җыялар.

- Балалар, сез ризамы?

- Юк, без риза түгел.

- Нәрсә җыялар икән соң бу зур савытка?

(Балаларның җаваплары)

- Бу зур савытка нефть җыялар.

- Ә аны ничек җыялар соң? Беләсезме?

- Җир астыннан төрле насослар, станок-качалкалар ярдәмендә нефтьүткәргеч аша нефть җыела. Узган юлы бик озын. Җир астыннан торбаларга үтә, ә аннары зур савытка җыела.

-Шунысы кызыклы, берәрсе тикшереп, карап тора микән? Бу нефтьүткәргечләр төзек булсын, нефть агып ятмасын дип.

- Мин беләм, аны шәфкать туташы карап тора.

- Балалар, ә шәфкать туташы кемнәрне карап тора?

- Ул балаларны да, зурларны да карый. Ул аларга булыша.

- Балалар, әгәр дә сез авырып, шифаханәгә килсәгез, шәфкать туташы китапка язып бара. Андый китапны күргәнегез бармы? Ул карточка дип атала.

- Әйе, күргән бар.

- Ә менә насосны, станок – качалканы, нефтьүткәргечләрне кешенең эчке органнары белән чагыштырып була.

- Дөрестән дә була. Качалканы йөрәк белән чагыштырып булыр иде. Табиб һәм шәфкать туташы гына аларны тикшерә ала.

- Нефтьүткәргечләрнең, насосларның, качалкаларның эшләвен нефть табучы оператор тикшереп тора. Киләчәктә без аларны оператор дип кенә әйтербез.

- Ә менә станоклар ватыла, җимерелә аламы?

- Әйе, ватыла ала.

- Алар нәрсәдән ясалганнар?

- Алар металлдан ясалганнар.

- Ә металл нишли ала? (Балалар җавап бирә алмаса, тәрбияче ярдәмгә килә)

- Металл күгәрә ала.

- Әгәр дә металл күгәрә башласа, бөтен нәрсә эштән чыга.

- Менә шуның өчен дә оператор аларны тикшереп тора.

- Хәзер, балалар, баскыч янына киләбез.

1 нче баскыч. Оператор нәрсә уйлады икән? Ул скважиналарны карап чыгарга уйлады. Скважиналарда зур сәгатьләр бар, алар басымны тикшерә. Оператор нефтьүткәргечләрне карый. Нефтьне лабораториягә проба алырга, тикшерергә илтә.

2 нче баскыч. Бу материал. Нәрсә булыр икән җиһазлары? Материал булып скважина, нефтьүткәргеч тора. Мәсәлән, кешенең бармагы киселсә, ул бармагын тиз генә бәйләп куя. Монда да шулай ук, нефть ага башласа, манжет куялар. Димәк, операторның материалы нәрсә булды игде?

- Скважина, нефтьүткәргеч, яза торган дәфтәр.

3 нче баскыч.

- Ә инструмент булып нәрсә торыр икән? Нефтьне тикшерергә пробага алсак, колба кирәк. Вак кына ремонт ясасак та, ачкычлар кирәк. Китапка язу өчен каләм, ручка кирәк.

4 нче баскыч.

Эш бер эзлеклелектә алып барыла. Оператор җиһазлар, инструментлар алды да, скважиналарны карарга чыгып китте. Һәрбер скважинаны күзәтеп тора. Барсын да карый, берәр кая нефть агып чыккан булса, төзәтә. Дәфтәргә язып бара. Йөреп чыкты да, ГЗУ га (группалап үлчәү корылмасы) кайтты. Анда башка операторлар да кайта. Алар бергәләп сөйләшәләр.

5 нче баскыч. Скважина рәсеме

- Оператор скважинаны карадымы?

- Карады.

- Берне генә түгел, әллә ничә скважина карады.

- Оператор – үз эшенең остасымы?

- Әйе, оператор – үз эшенең остасы.

- Киләсе дәрестә нефтьчеләр турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез.



«Геолог» һөнәребелән таныштыру.



Максат: Балаларны «нефтьче» һөнәре белән таныштыруны дәвам итү. «Нефтьче» профессиясе «Төзүче» профессиясе кебек үк бик күп һөнәр ияләрен берләштерүе турында сөйләү. Геолог җир катламнарын, файдалы казылмаларны, минералларны өйрәнә. Геолог гелогияне, җир турындагы фәнне өйрәнүче. Киләчәктә балаларда геолог буллу теләге уяту. Геолог һәрвакытта юлда, күпне күрә, табигатьне ярата.

Алдан эшләнгән эшләр: Россия, Татарстан карталарын карау, геолог һөнәре сурәтләнгән рәсемнәр карау, Әлмәт нефть институтының гелогия кафедрасында урнашкан минераллар музеена экскурсиягә бару. Бер әтинең үз профессиясе турында сөйләве. Геологның эш кораллары турында әңгәмә үткәрү (лупа, карта, бау, чүкеч). Эш аерым балалар белән һәм күмәк оештырылды.

Җиһазлау: Биш басмалы баскыч, «Тегүче» һәм «Геолог» һөнәренә багышланган рәсемнәр.



Мотивация: Дәрескә Белмәмеш килгән, кулында кәтүк, шүре.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле бу Белмәмеш нәрсәдер эшләргә уйлаган, кәтүк җепләре әзерләгән.

Балалар: Белмәмеш, син нәрсә эшләргә уйладың соң?

Белмәмеш: Минем геолог буласым килә. Менә үзем белән бау да алдым. Кирәге чыгар әле.

Тәрбияче:

- Узган дәрестә без сезнең белән нәрсә турында сөйләшергә җыенган идек.

Балалар:

- «Нефтьче» профессиясе турында.



Тәрбияче:

- Әйе, балалар «нефтьче» ул бер генә һөнәр түгел, ә берничә һөнәрне бергә берләштерә. Ул геолог та, монтажчы да, оператор да һәм башка бик күп һөнәрләрне берләштерә.

Менә бүген без геологлар турында сөйләшербез. Тауда йөри торган геологлар бар. Аларның аркасында биштәр (рюкзак), кулларында чүкеч. Җир астында урнашкан файдалы казылмаларны, тау токымнарын эзлиләр. Безне уратып алган күп кенә әйберләр тимердән (металлдан) ясалган. Мәсәлән, үтүкләр, табалар, станоклар, машиналар, чиләкләр.

Геолглардан башка йортны да салып булмый. Алар килеп җирне тикшереп китәләр: җире нинди, ул йортны күтәреп торырмы, утырмасмы?

- Менә, балалар, без тегүче һөнәрен күз алдына китерә алабыз. Ә геолог һөнәрен бик белмибез әле. Әйдәгез әле биш баскычны куеп карыйк. Тегүчегә дә, геологка да куйыйк.

Карагыз: Тегүче күлмәк тегәргә уйлады.

- Тегүче ни уйлады?

- Әйе, ул күлмәк тегәргә уйлады.

- Ә геолог берәр нәрсә уйладымы?

- Әйе, ул да уйлады.

- Ә ул нәрсә уйлады?

- Геолог җир астыннан минерал табарга уйлады. Ул минерал нефть дип атала.

- Әгәр дә тегүче күлмәк тегәргә уйласа, төп материал итеп нәрсә ала?

- Тукыма ала.

- Әйе, тукыма (2 нче баскычка тукыма беркетеп куя).

- Ә геолог материалны табигатьнең кайсы почмагыннан эзли? Җир астыннанмы, җир өстеннәнме, әллә һаваданмы?

Балалар:

- Юк, җир астыннан.

- Әлбәттә, җир астыннан. Менә җир геолог өчен материал була да.

- Җир нинди төстә?

- Җир кара төстә.

- Ә менә геологлар һәм рәссамнар җирне төрле төстә, матур итеп күрәләр. Карагыз әле менә бу җир катламына (рәсемне күрсәтә). Менә ком, балчык, известь һәм ташлар. Геолог шушы катламнар арасыннан нефтьнең кая ятканын белә дә инде.

- Яхшы. Әйдәгез әле, балалар, кабатлап әйтик: геолог өчен материал булып нәрсә тора?

- Җир катламы тора.

- Шуңа күрә без өченче баскычка җир катламы рәсемен куябыз (Җир катламы төшерелгән рәсем).

- Тегүче эшенә әйләнеп кайтсак, әйдәгез әле уйлап карыйк. Күлмәк теккәндә ул нинди кораллар ала?

- Тегү машинасы, кайчы, энә, җеп (3 нче баскычка куябыз)

- Ә геолог нинди эш коралларын алыр икән?(Җавап юк).

- Ә менә карагыз, чүкеч, компас, карта, лупа – бу кораллар аның өчен иң мөһим кораллар санала. Шуңа күрә без аларны 3 нче баскычка куябыз (Балалардан кабатлап сорау).

- Ә хәзер менә бу баскычка күз салыйк. Күргәнегезчә, тегүче дә, геолог та эшләрен ул-бер артлы, әкрен генә эшлиләр.

- Геолог экспедициягә чыгып китте, ди. Үзе белән кирәкле әйберләр дә алды: чүкеч, бау. Юлда югалтмас өчен, әйберләрен билбавына бәйләп куйды.

Билгеле бер җирдә урын да билгеләп куйды. Ә аннары бораулаучыларга хәбәр итте. Скважинада бораулаучылар эшләде, аннан чынлап та нефть чыкты. Шулай итеп, геолог үз эшенең остасы икән.

- Карагыз әле, геологның нефть ятмаларын табасы килде һәм ул аны тапты да. (5 нче баскычка нефть рәсеме куела).

- Ә тегүченең максаты күлмәк тегү иде, һәм ул текте.

- Әйтегез әле, тегүче геологка булыштымы?

- Әйе, булышты.

- Ә ничек булышты?

- Әгәр дә тегүче кием текмәсә, геолог сәяхәткә чыгып китә алмас иде.

- Димәк, тегүче нефтьчеләргә булыша. Ул бораулаучыларга да булыша. Ул турыда без киләсе дәрестә сөйләшербез.



Бораулаучылар турында сөйләшү



Максат: Балаларны бораулаучы һөнәре белән таныштыру. Ни өчен бораулаучылар скважинаны борауларга уйладылар. Нәрсә ул скважина? Балаларның сүзлегенә яңа сүзләр кертү: обсадлы колонна, долото, ротор, двигатель. Бораулаучылар хезмәтенең бик авыр һөнәр икәнен аңлату.

Алдан башкарылган эшләр: Кулдан эшләнгән бораулау вышкасын

күзәтү. Бораулау вышкасы бик биек, торбалар озын, элмәк торбаларны өскә күтәрә.

Җиһазлау: кулдан эшләнгән бораулау вышкасы, балалар белән бергәләп эшләгән торбалар.

Мотивация: Белмәмеш утыра, кулында көрәк.

- Белмәмеш, син кая җыендың?

- Мин бораулаучы булырга уйлыйм. Хәзер көрәк белән чокыр казыйм да, нефтьчеләргә булышам.

- Балалар, ә көрәк белән генә чокыр казып булыр микән?

- Юк, көрәк белән генә чокыр казып булмас.

- Әйдәгез Белмәмешкә сөйләп күрсәтик әле нинди җиһазлар ярдәмендә нефтьчеләр скважиналарны бораулыйлар икән.

Дәрес барышы:

Тәрбияче:

- Геологлар бораулаучылардан скважина борауларга сорадылар. Урынын да күрсәттеләр. Ә урыны чиста кырда, урманнан еракта түгел. Бораулаучылар зур машинада бораулау вышкасын тартып китерделәр, урынына урнаштырдылар (рәсемне күрсәтергә).

Бораулый башладылар, биеккә торба күтәрделәр. Торбаның исеме – обсадлы торба. Бер башына долото беркеттеләр (рәсемне күрсәтергә), торбаның икенче башына аерым ачкыч белән беркеттеләр, двигательне кабыздылар. Двигатель (замок) ачкычны торба һәм долото белән әйләндерә башлады. Долото тишеп җиргә керде. Шул вакыт көчле җил чыкты һәм улады: «Нигә җирне бозасыз? Мин сезгә комачаулыйм, борауларга бирмим». Җил тагын да көчлерәк улады. Ләкин бораулаучылар көчле халык, җилгә карамыйча эшли бирәләр. Җил ачуланды һәм әйтте: «Ә шулаймы? Көтеп торыгыз, мин сезгә хәзер күрсәтәм». Һәм ул ачуланып, болытларга очты.

- Сеңелем, болыт, ярдәм ит. Бораулаучыларны кырдан куарга теләдем. Ничек кенә өрмәдем, минем бернәрсә дә килеп чыкмады.

Болыт скважинага очты, бораулаучыларга яңгыр тамчылары җибәрде. «Ә хәзер мин сезне өйрәтәм». Бораулаучылар бернигә дә карамый эшлиләр. Икенче торбаны беркеттеләр. Скважинаны бит бик тирән борауларга кирәк. Болытның ачуы килеп, бөтен яңгырны үзеннән коеп бетерде. Ә бораулаучылар һаман эшлиләр. Болыт кояшка йөзеп килде һәм әйтте:

- Кояш, дустым, бораулаучыларны кырдан куарга ярдәм ит, алайса алар апам җиргә скважина борауларга уйладылар.

Җил куды, куды, куа алмады. Мин дә яңгыр белән койдым, куа алмадым.

Кояш бик биеккә менеп үзенең якты, кызу нурларын җиргә җибәрде, озак кыздырды. Ә бораулаучылар һаман да эшләрен дәвам иттеләр.

«Көтегез,- ди Кояш. Менә көз җитәр, көз артыннан кыш. Аннары белерсез». Ләкин бораулаучылар көздән дә, кыштан да курыкмыйлар. Кайвакыт шулай да, скважинаны бораулаганда, нефть чыгып, аларны коендыра… Аларга еларга кирәктер дә бит, ә бораулаучылар шатлана. Менә «алтыныбыз», «кара алтыныбыз» чыкты, диләр.

Тәрбияче:

- Сез ничек уйлыйсыз, бораулаучыларның эше авырмы?

Балалар:

- Бораулаучыларның эшләре авыр.

- Алар салкында да, җылыда да, көндез дә, төнлә дә эшлиләр.

- Ничек кенә авыр булса да, буровойны калдырып китмиләр.

Тәрбияче:

- Без кемнәр турында тыңладык?

- Бораулаучылар турында.

- Дөрес, бораулаучылар турында.

- Бораулаучылар нәрсә уйладылар?

- Скважинаны борауларга уйладылар. (1нче баскыч)

- Әгәр дә бораулаучылар җирне борауларга уйласалар, нинди эш кораллары кулланалар?

(Балаларның җаваплары).

- Бораулаучының эш барышында нәрсә үзгәрергә мөмкин?

- Җир катламы үзгәрергә мөмкин.(2 нче баскыч)

- Әйе, җир һәм торба. Кырда (җирдә) зур чокыр булдымы?

- Әйе, җирдә зур чокыр барлыкка килде.

- Җир астында торба бар идеме?

- Юк, җир астында торба юк иде.

- Бораулаучылар эшләделәр һәм скважинаны борауладылар. Тирән чокыр барлыкка килде һәм аның эчендә обсадлы торба калдырдылар.

- Җир катламы үзгәрдеме? (Әйе, үзгәрде)

- Ә торба үзгәрдеме? (Әйе, үзгәрде. Ул озынайды).

- Кызык, нәрсә белән борауладылар? Нинди эш коралларын кулландылар икән?

- Әйе, бу ачкыч долото, ротор, двигатель, буровой вышкасы. (Рәсемнәр, картинкаларны 3 нче баскычка урнаштырырга).

- Бер-бер артлы ничек эшләделәр? (балалар сөйләме)

- Буровойны китерделәр, беркеттеләр, электр чыбыгына ялгадылар, өскә торбаны күтәрделәр, торба башына долото беркеттеләр, ачкыч белән торбаны кыстылар һәм двигательне кабыздылар.

- Двигатель ротор белән әйләндерә, долото җирне йомшарта, нефть чыкканчы, торба әйләнә-әйләнә аска төшә.

- Бораулаучылар яхшы эшләделәр. Нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты соң?

- Нәтиҗәдә борауланган скважина (5 нче баскыч).

Һәрвакытта да 1 нче һәм 5 нче баскыч рәсемнәре бертөрле була.

- Шулай итеп, балалар, без кемнәр турында, нинди һөнәр ияләре турында белдек?

- Бораулаучылар турында.

- Нефтьчеләргә мондый һөнәрне өйрәнү кирәк микән?

- Нигә кирәк ул? (Балалар исбатлыйлар)



Торба линиясе салучылар һөнәре белән таныштыру.

Максат: Балаларны нефтьчеләр хезмәте белән таныштыруны дәвам итү. Эшләү өчен махсус агрегат һәм машиналарның төрләре белән таныштыру. Балаларның сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету.

Логик фикерләү сәләтен үстерү. Нефтьчеләр хезмәтенә мәхәббәт тәрияләү.



Алдан эшләнгән эшләр:

Балалар белән нефтьчеләр хезмәте турында әңгәмәләр үткәрү, прогимназия ишегалдында эшләүче эретеп ябыштыручылар хезмәтен күзәтү.

Бригадада берничә кеше бер үк эшне башкара. Шулай ук бригадада бер генә һөнәр ияләре дә, әллә ничә һөнәр ияләре дә эшләргә мөмкин. Торбалардан су да, нефть тә агарга мөмкин. Траншея – озын тирән чокыр. Аны экскаваторлар казый.

Җиһазлау: рәсемнәр, биш тупсалы баскыч.

Мотивация: Бүлмәдә Белмәмеш утыра. Кулында шланг кисәге.

Балалар:

- Белмәмеш, син нәрсә алып килдең? Нигә кирәк ул сиңа?

- Мин бүген торба үткәрүче булып эшлим, кулымда торба үткәргеч.

Балалар көлә.

Тәрбияче:- Белмәмеш, син көтеп тор әле. Хәзер без сиңа аңлатып бирербез.

Дәрес барышы:

- Балалар, сез ничек уйлыйсыз, бораулаучылар скважинаны бораулап, аннан нефть чыга башлагач, ул җир буйлап агачакмы?

- Торбалар буенча агачак.

- Торбалар буйлап ага да, кире җиргә агармы?

Белмәмеш:

- Юк, мин беләм, торбаүткәргеч – озын, бик озын шланг.

- Балалар, сез ризамы? Ул шланг кына була аламы?

- Юк. Ул шланг кына була алмый.

- Әйдәгез, тикшереп карыйк. Нәрсә икән ул – торбаүткәргеч?

-Торбаүткәргеч – ике сүздән тора: торба һәм үткәргеч.

- Эретеп ябыштыручылар торбаларны беркетәләр. Шуннан соң озын торба үткәргеч килеп чыга. Мәсәлән, бер шәһәрнең скважинасыннан икенче шәһәргә хәтле.

- Белмәмеш дус, аңладыңмы инде?

- Аңладым, аңладым. Чокыр казыйсың да, торбаны салып куясың.

- Шулай итеп кенә дөрес булыр микән, балалар?

- Ә кечкенә шланг кына сузсак?

- Ярамый, ул нечкә. Ә нефть күп итеп ага. Нефтьне тиз куып булмый. Нефтьнең килгәнен көтеп, кешеләр интегеп бетәрләр иде.

- Менә шул вакыт галимнәр уйлап тапканнар да инде. Кичекмәстән, торба үткәрүчеләр бригадасы булдырырыга кирәк, дип. Ә бригадага эретеп ябыштыручы да, торба үткәрүче машинист та, тракторчы да, кранда эшләүче дә һәм башка эшчеләр дә кирәк булачак.

- Әйдәгез әле баскычлар буенча тикшерик.

1 нче баскыч.

- Торба үткәрүчеләр нәрсә турында уйладылар?

- Нефть куу өчен торба салырга кирәк. Кешеләр аны нефть үткәрүче торбалар диячәкләр (Озын нефть үткәргече рәсемен куярга)

2 нче баскыч.

- Аларның материалы нәрсә булыр икән?

- Торбалар һәм җир катламы (Берничә ябыштырылмаган торба яткан рәсем, җир катламы рәсеме)

3 нче баскыч.

- Инструментлар, җиһазлары ничек була?

- Экскаватор, эретеп ябыштыру агрегаты, трактор – бульдозер, күтәрү краны (Рәсемнәр)

4 нче баскыч.

- Аларның эш тәртибе ничек булыр икән?

Белмәмеш:

- Аның нәрсәсе бар инде? Чокырны казыдың да, торбаны салып куйдың.

- Әйдәгез, бергә уйлап карыйк әле. Тыңлагыз, балалар.

- Эш урынына экскаватор килә. Ул озын, тирән чокыр казый. Бу траншея була. Аннары кранда эшләүче торбаларны тигезләп сала. Эретеп ябыштыручы аларны ябыштыра. Изоляция ясаучылар, торба җирдә күгәрмәсен өчен үз эшләрен эшлиләр. Торба салучылар торбаларны җиргә куйдылар, урнаштырдылар. Зур бульдозер тракторы килеп җирне күмде. Менә хәзер торба үткәргеч әзер булды. Нефтьне җибәрергә дә була. (Балалар белән кабатлап чыгу)

5 нче баскыч.

- Барысын да дөрес итеп бер-бер артлы эшләдекме?

- Әйе, дөрес итеп эшләдек.

- Торба үткәрүчеләрне үз эшләренең осталары дип әйтергә буламы?

- Әйе, торба үткәрүчеләр үз эшләренең осталары.

- Нәтиҗәдә нәрсә булды?

Тәрбияче озын нефтьүткәргеч рәсемен куя.

- Әйе, бик яхшы нәтиҗә булды. Булдырдылар. Хәзер инде нефтьне бер шәһәрдән икечесенә генә түгел, ә чит илләргә дә җибәреп була.

- Торба үткәрүчеләрнең хезмәте авырмы?

- Әйе, бик авыр, катлаулы эш. Бергә тырышып эшләгәч, теләкләренә ирештеләр.

- Үскәч берәрегез, бәлкем, торба үткәрүче булып китәр. Кайда гына, кем булып кына эшләсәгез дә, тырышып матур итеп эшләгез.

Балалар белән тәҗрибәләр үткәрү



Беренче тәҗрибә



Нефтьнең үзлекләре белән таныштыру

- Бу нәрсә?

- Нефть.

- Ни өчен шулай уйлыйсыз?

- Ул кара төстә.

- Төсе кара булганга гына нефть дип уйлыйсызмы?

Икенче банкада су белән җир катнашмасы. Сыеклыкны болгатабыз.

- Карагыз әле, менә бу банкадагы сыеклык та кара төстә бит.

- Юк, бу нефть түгел. (Балалар дәшми)

- Сез ничек уйлыйсыз, нефть катымы әллә сыекмы?

- Сыек.

- Әйе, сыек ( Нефть салынган икенче колбаны селкетеп карыйбыз. Нефть колба стеналар буенча әкрен генә ага. Аны өстәлгә куябыз. Колба стеналары чистарганчы, бераз вакыт үтә әле)

- Хәзер җир белән су катнашмасын карыйк. Пычранган су колба стеналарыннан бик тиз генә агып төшә. Җир колбаның төбенә утырды.

Ә нефть салынган колбаны карасак, аның стеналары чистармаган әле.

- Без нефть турында нәрсә әйтә алабыз? Ул нинди?

- Ул куе, үзле, сыланучан.

- Димәк, нефть кара төстә. Ничек уйлыйсыз, аның исе бармы?

- Әкрен генә ачып иснәп карыйбыз.

- Зәһәр исле, бензин исе килә.

- Ә бензины нәрсәдән алалар соң?

- Нефтьне эшкәртеп ясыйлар.

- Димәк, нефть кара төстә, үзле һәм зәһәр исле.







Икенче тәҗрибә

Нефть судан авырмы әллә җиңелме?



Балаларга нефть салынган колбаны күрсәтәбез.

- Бу нәрсә?

- Нефть.

- Ничек уйлыйсыз, нефть судан авырмы әллә җиңелрәкме икән?

- Нефть судан авыр.

- Сез шулай уйлыйсызмы?

- Әйе, без шулай уйлыйбыз.

- Җавабыбыз дөрес булды микән карыйк әле.

Нефть салынган колбага су өстибез, болгатабыз, күзәтәбез. Бераз вакыт үткәч, нефть су өстенә күтәрелә. Димәк, нефть судан җиңелрәк икән.

- Ничек булды инде, балалар?

- Нефть судан җиңел.

- Менә шулай итеп нефть эшкәртү һәм хәзерләү цехындагы оператор нефтьне судан аера. Нефть торба үткәргеч буенча нефтьне эшкәртү заводына, ә су су үткәргеч буенча скважинага китә.



Өченче тәҗрибә

Суны җир катламына кертү

Киң авызлы банка алабыз. Өсендә ике тишек тишеп куябыз. Банка эчендәге суга заварка салынган.

- Балалар, нефть турында нәрсәләр беләбез инде?

- Нефть кара төстә, үзле, исле.

- Нефть катламы бик тирәндә, җир астында ук ята. Аны чыгару бик күп көч сорый. Нефтьчеләр суны икенче скважинадан кудыру юлын уйлап тапканнар. Су нефтькө икенче юл белән өскә менәргә булыша.

Суны җир катламына кертүне катлам басымын саклаучы оператор башкара.



Дүртенче тәҗрибә

Суны җир катламына кертәбез.

- Катлам басымын саклаучы оператор җир катламына суны бөтен нефтьне алып бетерү максаты белән түгел, ә җир катламын саклап калу максатыннан кертә.

- Әйдәгез карап карыйк әле. Өстәлдә нефть салынган банка. Аның өстенә пенопласт куелган.

- Пенопластны җир катламы дип уйлыйбыз. «Насос» алып банкадагы сыеклыкны суыртабыз. Пенопласт банка төбенә төшә. Димәк, җир катламында бушлык барлыкка килә. Өске катта яткан катламнар бушлыкка төшәр иде.

- Ничек уйлыйсыз, әгәр бу урында берәр йорт булса, ул бушлыкка төшеп китәр идеме?

- Әйе, төшеп китәр иде.

- Менә шуның өчен дә катлам басымын саклаучы операторлар җиһазларны тикшерәләр, карап торалар. Тозлы суны җир катламына тирәнгә үк җибәрәләр. Тозлы су җирне үзендә тотып тора. Шуңа күрә өйләр дә үз урыннарында торалар.



Нефтьче булу авырмы? .

Программа эчтәлеге: Балаларның нефтьчеләр хезмәте турындагы белемнәрен ныгыту. Уенның сюжетын җәелдереп, балаларның иҗади эшчәнлеген үстерү.Үзеңә алган рольне дөрес башкарып чыгу. Ләйсән Кәшфинең «Нефтьче әлифбасы» китабыннан шигырьләр сөйләү. Нефть тармагында эшләүчеләрнең хезмәте белән танышу. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Зурлар хезмәтенә ихтирам, туган якның байлыклары белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Нефть салынган колба, «Нефтьтән нәрсәләр җитештерәләр» дигән плакат, ягулык кулланыла торган машиналар рәсеме, нефть җиһазлары макетлары.

Алдан башкарылган эшләр:

  • Нефтьчеләр хезмәте турында видеязма карау.

  • Балаларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрү.

  • Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Әлмәт нефть институтына экскурсия оештыру.

  • «Нефтьчеләр – безнең горурлыгыбыз», «Нефть – кара алтын», «Татарстан байлыгы – нефть», «Геологлар турында сөйләшәбез» темаларына дәресләр үткәрү.

Лексик доза: нефть, бораулау вышкасы, геолог, бораулаучы, станок-качалка (сиртмә), электрик, оператор.

Тәрбияче: Исәнмесез, хәерле көн! Әйдәгез, балалар, кунакларны үзебез белән таныштырыйк. Безнең эшчәнлегебез мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үтә.

- Минем исемем Әхмәт. Син кем? Минем исемем Элина. Син кем?

- Гали, сиңа ничә яшь. Миңа җиде яшь. Айгөл, сиңа ничә яшь?

Тәрбияче: - Балалар, сез үскәч кем булырга уйлыйсыз?

1 нче бала - Мин үскәч абый булам,

Аннары бабай булам.

2 нче бала - Ә мин, бабай булгач та,

Гел әйбәт малай булам!

3 нче бала - Мин үзем әни булам!

4 нче бала - Үскәч кем буласымны

Мин әле әйтми торам!

5 нче бала - Мин батыр солдат булам!

6 нчы бала - Ә миңа әни, үскәч

Куша кеше булырга!

7 нче бала Мин шофёр булам.

8 нче бала Шофёр булуы – яхшы,

Табиб та әйбәт,

Ә мин нефтьче булам,

Өйрәтсеннәр генә мине!

9 нчы бала: - Нефтьче? Нинди һөнәр иясе?

Белергә иде шуны!

10 нчы бала: - Җир астында кара алтын

Ясала икән ничек?

11 нче бала: - Нефть ярала, - ди бабам,-

Ерак гасырлар кичеп.

Тәрбияче:

- Нинди генә хезмәт кешеләре юк. Ә хәзер нефтьче хезмәте турында сөйләшик әле.

- Ә нинди профессия соң ул нефтьче?

- Нефтьчеләр нефть таба.

- Ә нефтьне каян алалар соң?

- Нефтьне җир астыннан алалар.

- Вышкалар һәм качалкалар ни өчен кирәк?

- Алар җир астыннан нефть һәм газ чыгару өчен кирәк.

УЕН «Нефть табуда кемнәр эшли?» Карточкалар белән эш

Тәрбияче: - Монда геолог, нефть табучы оператордан, бораулаучылар, торба линиясе салучылардан, шофёрлардан, лаборантлардан башка эш бармас, ахрысы.

ГЕОЛОГ(компас, керка, рюкзак, планшетник, бау,фонарь, бинокль )

НЕФТЬ ТАБУЧЫ ОПЕРАТОР (бораулау вышкасы, каска, эш бияләе, бәтен җирдә йөри тоган машина, станок-качалка (сиртмә, фонарь))

БОРАУЛАУЧЫ (бораулау вышкасы, каска, бияләй, рация)

ШОФЁР (машина йөртүче) (Машина, руль, тәгәрмәч, телефон)

ТОРБА ЛИНИЯСЕ САЛУЧЫЛАР (торба, экскаватор,торба салучы машина, торба йөртүче машина)

ЛАБОРАНТ (савыт – колба, микроскоп, халат,үлчәү,нефть, лаборант җиһазлары)

- Илһам, Кәрим, син геолог булырсың.

Илһам: - Җир катламын өйрәнәм.

Гали: - Мин шофёр булам.

- Ә син нефтьчеләргә ничек булышыр идең?

Тагир: - Мин машинада нефть вышкасы, станок-качалканы, нефтьүткәргеч өчен торбалар, электр җиһазларын алып киләм.

Тәрбияче:

- Әхмәт, син бораулаучы, үз эшең турында сөйлә әле.

- Мин җирдә чокыр (тишек) бораулыйм, шунда торбалар төшерәм.

- Син, Айгөл, нефть табучы оператор. Син нәрсә турында онытмаска тиеш?

Айгөл:- Нефть бары тик торбалардан гына аксын.

Тәрбияче:- Менә бит, балалар, бергә күңелле итеп, бер-беребезгә булышып, нефть табуның серләрен өйрәндек.

Физкультминут «Без җирне бораулыйбыз»

Без җирне бораулыйбыз, бораулыйбыз,

Ә аннары менә шулай, менә шулай

Шулай эшли качалка.

БИЮ «Без нефть табу серләренә өйрәнәбез» СЛАЙД «ВРЕМЯ, ВПЕРЁД» ВИДЕО ФИЛЬМ «Компания «Татнефть»

Тәҗрибә үткәрү. (ОПЫТЫ)

Тәрбияче: - Нефтьне таптык, хәзер тәҗрибәләр ясап карыйк әле.

1. Нефтьнең төсе нинди?

Ак салфеткага пипетка белән нефть тамызабыз.

- Чыннан да куе сыеклык. Әгәр дә колбаны борсак, пыялада эз кала.

- Ә нефть нәрсә соң ул?

- Нефть – кара төстә була.

- Нефть – ул минерал.

- Нефть – ул сыеклык.

- Әйе, балалар, ул чынлап та сыеклык.

- Иснәп карасак, исе нинди булыр икән?

- Иснәп карасак, аның зәһәр исе бар.

СЛАЙД «Нефтьтән нәрсәләр ясыйлар?»

Машиналар өчен – бензин; самолётларга – керосин; тракторларга – солярка кирәк. Мазуттан төрле майлар ясыйлар – соляр мае, машина мае. Шулай ук гудрон ясыйлар, аны түбә япканда кулланалар. Әле тагын вазелин, парафин, пластмасс, синтетик каучук һәм башка әйберләр ясыйлар.

- Нефтьне нинди һөнәр ияләре таба?

- Нефтьне – нефтьчеләр таба.



- Әйе, ә нефтьне табу, җитештерү өчен бик тату бердәм геологлар, бораулаучылар, торба линиясе үткәрүчеләр, слесарь-ремонтчылар, лаборантлар эшлиләр.

- Балалар, нефтьчеләргә багышлап бик күп шигырьләр һәм җырлар язганнар. Хәзер без шуларны тыңлап китәрбез.

КАРА АЛТЫН ЯКТЫСЫ

Ләйсән Кәшфи

Минем әтием нефтьче, (Диләрә)

Җирдән алтын таба ул.

Кара алтын торбаларда

Елга булып ага ул.

Кечкенә генә булсак та, (Әхмәт)

Аңлап торабыз аны.

Кара алтын яктырта бит

Безнең шушы дөньяны.

БОРАУЛАУЧЫ БАБАМ (Динә)

Ләйсән Кәшфи

Бораулаучы булган бабам,

Нефтьче – ветеран ул.

Хатирәләрен яңартып,

Уйланып утыра ул.

Чакрым-чакрым тау токымын

Кимергәндә бораулар,

Аптырап торган йолызлар,

Зыңгырдап торган таулар.

Нефть фонтаннары белән

Коенган чаклар булган.

Зарлана белмәгән алар

Аяк алгысыз юлдан.

Җил-давылга, кар-буранга

Сер бирми тир түккәннәр.

Бүгенге матур тормышка

Сукмак салган түккәннә

- Сез бәхетле балалар, -дип,

Аркадан сөя бабам.

Офыкта вышкалар күрсә,

Уйлана үзе һаман.

НЕФТЬ НИЧЕК ЯСАЛА?

Ләйсән Кәшфи

- Җир астында кара алтын (Айгөл)

Ясала микән ничек?

- Нефть ярала, - ди бабам,-

Ерак гасырлар кичеп.

Динозаврлар, мамонтлар

Миллион еллар элек,

Катламнар астында калган,

Туфрак булган тереклек.

Үсемлекләр дөньясы да,

Черемә хасил иткән.

Шул органик калдыклардан

Нефть ясала икән.

Чал тарихның мирасы ул,

Хәзинәсе ул – нефть.

Карыйк без кара алтынга

Изге бер нәрсә итеп.

НЕФТЬ МАЕН ЯЗАЛАР.

Ләйсән Кәшфи

Олы-олы мичкәләр бар (Юля)

Шәһәрнең аръягында.

Их, менеп карыйсы килә

Шуларга кайчагында.

Резервуар паркы диләр

Шул мичкәләр мәйданын.

Аералар икән монда

Газ, нефть, су катламын.

Нефть хәзерләү цехында,

Табып хәйләсен – җаен,

Тондыралар, кудырталар,

«Язалар нефть маен».

Нефть табу хәйләсе.

Ләйсән Кәшфи

Катлам басымын саклауда (Арина)

Эшли бит минем әти,

Нинди цех искәнен аның

Белмисездер дә бәлки?

Тирән катламдагы нефть,

Атмый хәзер фонтанлап.

Нефть судан җиңел бит ул,

Эшлиләр шуны аңлап.

Су кудыргыч скважиналар

Катламга су тутыра.

Нефть өскә калкып чыга,

Ә су төшеп утыра.

Катлам басымын саклыйлар,

ЦППД цехында.

Нефтьне чыгару әмәле,

Хәйләсе нәкъ шушында.

Әти-әниләр нефть табалар,

Аларны күреп үсә балалар.

Безнең буынга якты киләчәк

Тагын да зуррак эшләр бирәчәк.

Тәрбияче:

- Нефтьче булу өчен мәктәптә тырышып укырга, ә аннары укуны институтта дәвам итәргә кирәк. Күп кешеләр гомер буе нефтьче булып эшлиләр, аннары аларның балалары, оныклары бу һөнәрне дәвам итәләр.

- Нинди данлыклы танылган нефтьчеләрне беләсез? (Шашин, Белоглазов, Мухаметзянов, Галиев)

- Рәхмәт, балалар, шуның белән уен-дәресебез тәмам.

- Сау булыгыз.



Шагыйрә Ләйсән Кәшфи шигырьләре

Ләйсән Кәшфи

Кара алтын яктысы

Минем әтием нефтьче

Җирдән алтын таба ул.

Кара алтын торбаларда

Елга булып ага ул.

Кыйммәтле бу хәзинәдән

Безгә дә өлеш чыга.

Бакча - мәктәпләр яктыра,

Хыяллар аша чынга.

- Сез бәхетле балалар, ди

Әбием безгә карап.

Бакча – мәктәпкә киткәндә

Чәчләрне үрә тарап.

Кечкенә генә булсак та,

Аңлап торабыз аны.

Кара алтын яктырта бит

Безнең шушы дөньяны.

Свет чёрного золота

Мой папа клад земной вскрывает,

Он – трудяга непростой.

Чёрным золотом прославлен

Нефтяной наш край родной.

И ликует вся природа

Первозданной красоты.

Блеском золота сияют

Наши школы и сады.

- Вы, счастливейшие дети, -

Нам бабули говорят.

Понимаем: наши судьбы

Светом золота горят.

Нефтьче бабам

«ЯН» дигән шифаханәдә

Ял итеп кайтты бабам.

Андагы кадер – хөрмәтне

Сөйләп туя алмый һаман.

«Яшәү – патша сараенда»

Оҗмах сые – нихәтле!

Карашлары, - ди, - ягымлы,

Куллары бик сихәтле

«ЯН» тәнгә шифа бирә, ди,

«ЯН» җанга яшьлек өрә.

«ЯН» йөрәкне яндыра», - дип,

Әбине дә көлдерә.

Нефтьче – ветеран бит ул,

Авыр юлларны узган.

Якты киләчәк хакына

Факелларны кабызган.



Бораулаучы бабам

Бораулаучы булган бабам,

Нефтьче – ветеран ул.

Хатирәләрен яңартып,

Уйланып утыра ул.

Чакрым-чакрым тау токымын

Кимергәндә бораулар,

Аптырап торган йолдызлар,

Зыңгырдап торган таулар.

Нефть фонтаннары белән

Коенган чаклар булган.

Зарлана белмәгән алар

Аяк алгысыз юлдан.

Җил – давылга, кар – буранга

Сер бирми тир түккәннәр.

Бүгенге матур тормышка

Сукмак салган үткәннәр.

- Сез бәхетле балалар, - дип,

Аркадан сөя бабам.

Офыкта вышкалар күрсә,

Уйлана үзе һаман.

Нефть ничек ясала?

- Җир астында кара алтын

Ясала микән ничек?

- Нефть ярала, - ди бабам, -

Ерак гасырлар кичеп.

Динозаврлар, мамонтлар

Миллион еллар элек,

Катламнар астында калган,

Туфрак булган тереклек.

Үсемлекләр дөньясы да,

Черемә хасил иткән.

Шул органик калдыклардан

Нефть ясала икән.

Чал тарихның мирасы ул,

Хәзинәсе ул – нефть.

Карыйк без кара алтынга

Изге бер нәрсә итеп.



Бабам өйрәтә

- Нефть коесы тирәнме?

- Кимендә бер чакырым.

Тау токымнарын кимереп

Борау төшә акырын.

Таш катламнарын үтә ул,

Су катламнарын үтә.

Үкереп кимерә торгач,

Девонга төшеп җитә.

- Аннан, бабам, аннан? – димен,

- Төшерәләр, - ди торба.

Пешкәкле насос куялар,

Аннан сиртмә - өскорма.

Күргәнем бар насосларның,

Сиртмәләрнең төрлесен,

Үзәктән куа торганын,

Заманча чылбырлысын.

Нефть эше бик катлаулы,

Бабамнан сорап беләм.

Җае чыккан саен үзем

Эшкә ияреп киләм.

- Төбенә тоз коясың, - ди,

Күп сорау бирсәм, бабай,

Мин бит – булачак нефтьче,

Кызыксынучан малай.



Нефть маен язалар

Олы – олы мичкәләр бар

Шәһәрнең аръягында.

Их, менеп карыйсы килә

Шуларга кайчагында.

Резервуар паркы диләр

Шул мичкәләр мәйданын.

Аералар икән монда

Газ, нефть, су катламын.

Нефть хәзерләү цехында,

Табып хәйләсен – җаен,

Тондыралар, кудырталар,

«Язалар нефть маен».

Нефть табу хәйләсе

Катлам басымын саклауда

Эшли бит минм әти,

Нинди цех икәнен аның

Белмисездер дә бәлки?



Тирән катламдагы нефть,

Атмый хәзер фонтанлап.

Нефть судан җиңел бит ул,

Эшлиләр шуны аңлап.



Су кудыргыч скважиналар

Катламга су тутыра.

Нефть өскә калкып чыга,

Ә су төшеп утыра.



Катлам басымын саклыйлар,

ЦППД цехында.

Нефтьне чыгару әмәле,

Хәйләсе нәкъ шушында.



Безнең прогимназия

Безнең прогимназия –

Әкияти мәдрәсә.

Монда матур һәм затлы

Һәр уенчык, һәр нәрсә.



Ямашлы-нефтьчеләр

Төзеп бирделәр аны.

Рәсәйне урап йөри

Прогимназия даны.



Тәрбияче апалар

Безгә җан атып тора.

Хәзер рәсем ясыйбыз,

Аннан соң физкультура.



Хәрефләр өйрәнәбез,

Матур итеп язабыз.

Вакытында ял иткәнгә

Сәламәтбез, тазабыз.



Әкияти мәдрәсәгә

Йөрүләре бик рәхәт.

Нефть чыгаручыларга

Балалардан зур рәхмәт.

















Кулланылган әдәбият:



1) «Нефть и жизнь» журналлары.

2) Зарипов М. «Чёрное сокровище» 2 тома.

3) «Нефть Татарстана. Дела и люди», составитель Белокопытов В.И.

4) «Там, где растут ромашки» Составитель Галеев А.З, Давлебаев И.Ш..

5) Дронов П., Дронова Т. «Путь в полвека с два диаметра земли».

6) Гиниатуллин М.К. «Развитие Татнефти».

7) Альбом «Мастера изобразительного искусства нефтяного региона республики Татарстан».

8) «Родники Земли Татарстана» авторский коллектив Н.Х.Газеев и др.















48


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 04.10.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров112
Номер материала ДБ-236143
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх