Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән

библиотека
материалов

Миякә районы Мәнәвезтамак урта гомуми

белем бирү мәктәбе




















Тел – рухи дөнья көзгесе”

темасына КВН - дәрес үрнәге













Төзеде Мәнәвезтамак урта

гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гулова Рима Рәмис кызы


Тема: Тел – рухи дөнья көзгесе

Максат: телебезнең байлыгын аңларга ярдәм итү; тапкырлыкта, зирәклектә ярышып, укучыларның үз белемнәрен гамәлдә, киләчәк тормышында куллана белергә өйрәтү.

Җиһаз: плакатлар, эпиграф: “Тел дигән дәрья бар,

Дәря төбендә мәрҗән бар.

Белемле чумып алыр,

Белмәгән карап калыр”

КВН 5 шәр укучыдан торган (10-11 сыйныфлар) ике команда арасында үткәрелә.

КВН да катнашучы укучылар алдан әзерлек эшләре башкара: тел турында шигырьләр ятлый, мәкаль-әйтемнәр җыя, җырлар өйрәнә, командага исем, девиз, җыр сайлый, каршы як команда өчен тел турында өчәр табышмак әзерли.

1 тур. Сүз командаларга һәм капитаннарга бирелә.

А) Сәламләү (исем, девиз, җыр, эмблема).

Б) Һәр команданың каршы яклар өчен әзерләнгән сорауларына җаваплар алына.

2 тур. Татар теленең дөньякүләм әһәмиятен күрсәтү, тапкырлыкта, зирәклектә сынашу.

Сораулар:

  1. Безнең туган телебез төрки телләр төркеменә карый. Бу төркемгә тагын нинди телләр карый?.Шуларны кайсы команда тизрәк әйтә ала? (Башкорт, казах, нугай, комык, балкар, кырым татарлары теле, каракалпак теле һ.б.).

  2. Чит илләрдә дә татарлар бик күп яши. Финляндиядә 900 ләп татар бар. Татарлар тагын кайсы илләрдә яши? (Америка, Австралия, Төркия, Германия, Япония, Кытай, Швеция, Норвегия).

  3. Түбәндәге шакмакларга Идел, Кама, Агыйдел, Урал буйларында яшәүче халыкларның телләрен язарга.


  1. Баскычтан кем тизрәк менә?

  • Үзбәкстанда яшәүче халык теле (каракалпак).

  • Азиядәге утрауларда яшәүче халыклар теле (индонезия теле)

  • Элеккеге СССРның көнбатыштагы республикада яшәүче халык теле (молдаван).

  • Рус телләренә бик охшаш телләрнең берсе – көнчыгыш славян теле (белорус).

  • Урта Азиядә татар теленә кардәш булган тел (кыргыз).

  • Урта Азиядәге милләт теле (таҗик).

  • Татарстанда һәм күрше республикада яшәүче халык теле (мари).

  • Илебездә халыкларның күпчелеге үзара аралаша торган тел (рус).

Жюри нәтиҗә ясый. Һәр команданың җыелган очколары әйтелә.


3 тур. Капитаннар бәйгесе. Аларнаң тапкырлыгы, сүзгә осталыгы, шаянлыгы тикшерелә.

А) Түбәндәге сүзләрнең тамырдаш сүзләрен язарга.

1 нче команданың капитанына тимер сүзе (тимерче, тимерчелек, тимердәй, тимераяк һ.б.).

2 нче команданың капитанына көн (көндез, көнлек, көньяк һ.б.) сүзе тәкдим ителә.

Б) Мәкаль-әйтемнәрнең азагын дәвам итәргә.

  • Тел – кешенең рухи (көзгесе).

  • Матур итеп сөйләшү – (югары культуралылык билгесе).

  • Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел).

  • Әйткән сүз – (аткан ук).

  • Тәмле сүз таш яра, тәмсез тел (баш яра).

  • Тән ярасы онтылыр, (тел ярасы онтылмас).

  • Аз сөйлә – (күп тыңла).

  • Яхшы сүз – җанга рәхәт, (яман сүз – җәрәхәт).

В) Син, сез алмашлыкларының сөйләмдә кулланылышын аңлатырга, нинди төсмер белдерүен ачыкларга, кулланылыш сферасын күрсәтергә.

(Максат: логик фикерләү сәләтен үстерү, тапкырлыкта сынашу).

Мине утка аткан – ул син.

Мине суга салган да – син.

Утта янсам, суда батсам,

Тартып алган Аллам да – син!

( С.Рәмиев. “Син”. )

( Ияләнгән кеше өчен “Син” дип эндәшү сәер тоела, әлбәттә. Сез – хөрмәт, зурлау билгесе. Син дип якыннарыңа, үз кешеләреңә генә эндәшергә мөмкин. С.Рәмиевнең “Син” шигырендәге “Син” алмашлыгы поэтик бизәкне аңлата).

(Жюри капитаннарның эшчәнлеген бәяли).

4 тур. Телебезнең аһәңен, поэтик яңгырашын һәм байлыгын күрсәтү.

Һәр ике командага да мондый сораулар бирелә.

  1. Ни өчен татар телен “туган телебез” дибез?

  2. Сандугач кебек сайрыйсың”, - диде ул синең дустына. Бу сүзләрнең мәгънәсен, телдә кулланылышын аңлатырга.

  3. Һәр сорауның җавабы “М” хәрефенә башланган булсын:


А) шагыйрь– А) ир -

Б) рәссам – Б) авыл -

В композитор – В) елга -

Г) әдәби әсәр – Г) ил -

Д) чәчәк – Д) хайван исеме –


(Жюри әгъзалары нәтиҗә ясый).

5 тур. “Журналистлар ярышы”

Татар теле – дәүләт теле. Телләр турындагы законнар искә төшерелә.

Укучылар иҗади эш белән шөгыльләнгән арада һәр командадан берәр концерт номеры күрсәтелә.

Соңыннан җаваплар тыңлана. Жюри нәтиҗә ясап бара.

6 тур. Халык авыз иҗаты әсәрләре искә төшерелә.

Максат: тел турында мәкаль-әйтемнәрнең тормыштагы әһәмиятен күрсәтү, укучыларның белемнәрен тикшерү.

Ярышны 1 команда башлый, ул мәкаль-әйтемнең беренче өлешен, ә 2 команда икенче өлешен әйтеп бетерә.

  • Иң татлы тел – туган тел, (анам сөйләп торган тел).

  • Тел – (илнең колагы).

  • Туган телен белмәгән – (ана телен белмәгән).

  • Иле барның – (теле бар).

  • Сүз бер көнлек, (тел гомерлек).

  • Теле бар – (халык).

  • Туган телен кадерләгән халык (кадерле булыр).

  • Ана теле (бер булыр).

  • Тел – (күңел көзгесе).

  • Инсафлының (теле саф).

7 тур. Өй эше тикшерелә,тел турындагы шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйлиләр, эчтәлеген аңлаталар.

Жюри нәтиҗә ясаган арада укытучы бөек шәхесләребезнең тел турында әйткән канатлы һәм хикмәтле сүзләрен китерә.

Һәр культуралы кешенең ике төрле теле бар:шуларның берсе – анасыннан өйрәнгән тел” (К.Насыйри.)

Тел халыкның акылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын мең еллар буенча үзенә сеңдереп килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә”. (Г.Бәширов.)

Милли тел – шул халык күңеленең көзгесе ул” (Ә.Кәримуллин.)


Тантаналы музыка яңгырый, КВНга нәтиҗә ясала, җиңүчеләр билгеләнә.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 19.11.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров164
Номер материала ДБ-368584
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх