Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / Аяз гыйләҗевның «Әтәч менгән читәнгә» әсәре буенча уздырылган дәрес үрнәге
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Аяз гыйләҗевның «Әтәч менгән читәнгә» әсәре буенча уздырылган дәрес үрнәге

библиотека
материалов

Аяз гыйләҗевның «Әтәч менгән читәнгә» әсәре буенча уздырылган дәрес үрнәге



Максат: «Әтәч менгән читәнгә» повестен анализларга, әсәрдә узды­рылган төп фикерне ачыкларга, образларга бәя бирергә, сәнгать үзенчәлекләрен тәгаенләргә, повестьның соңгы еллар әдәби­яты өчен яңалык булуын да искәртергә, күршеләргә карата, үз яшьтәшләреңә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: А.Гыйләҗевның портреты, хрестоматияләр, әдәбяит дәреслеге, китапларыннан күргәзмә.


Дәреснең барышы.

  1. Оештыру:

- Исәнләшү;

- Дәрескә әзерлекләрен тикшерү;

- Дәреснең темасын, максатын җиткерү.

2. Яңа белеем һәм күнекмәләр бирү.

Укытучы. Укучылар, иң башта әсәрнең төзелешенә-композициясенә игъти­бар итикәле. Бу 120 битле җыйнак кына әсәр 11 бүлектән тора. Кайберләре йолдызчыклар белән тагын да ваграк өлешләргә бүленгән. Гадәттә, зур һәм катлаулы вакыйгаларны тоташ агым итеп тасвирлап булмаганда, иң әһәмиятле, кирәкле эпизодларны гына сайлап алалар да аерым бүлекләр итеп тезеп, билгеле бер тәртиптә урнаштырып чыгалар. Ягъни һәр бүлек нинди дә булса кечерәк вакыйга, эш-хәрәкәттән тора, шулай итеп, бер-берсенә бәйләнгән вакыйгалар чылбыры төзелә. Бу әсәрнең вак өлешләргә бүленеш принцибы нәрсәгә бәйле?

Көтелгән җавап: Бу әсәрдә исә вак өлешләргә бүленеш принцибы вакыйгага түгел, ә геройларының әсәргә кертелү тәртибенә буйсынды­рылган.

Укытучы.Бик дөрес, әсәр ничек атала һәм ничек башланып китә?

Көтелгән җавап: «Әтәч менгән читәнгә» әсәре нәкъ шулай, исемендә әйтел­гәнчә башлана.

Укытучы.Әсәрнең башын укыйк әле, укучылар.

Көтелгән җавап: «Ниһаять, әтәч тәвәккәлләде: ишегалдын иңләп канатларын җилпеде, мәгърур башын кыегайтып күк­кә карады һәм, мә сиңа, читән казыгына очып та кунды. Өстән караганда дөнья бик киң һәм тавыклар бик вак булып күренделәр. Югарыга карады, кояш та тары бөртегеннән әллә ни зур түгел иде...»

Укытучы. Укучылар, сез игътибар иткәнсездер, әсәрнең башыннан ахырга кадәр диярлек әле бер герой, әле икенчесе алга чыга. Тагын шунысы кызыклы: ул геройларны «сәхнәгә» автор «җитәкләп» алып чыга, аларның кем булулары, әсәргә нинди уңай белән килеп керүләре, шөгыльләре һәм яшәү мак­сатлары һәм бер-берсенә мөнәсәбәтләре белән таныштыра. Әйдәгез, сезнең хрестоматияләрдә бирелгән бүлекләргә игътибар итик әле: һәр бүлектә яңа герой килеп керә, шуларны санап китегез әле!

Көтелгән җавап: Беренче бүлектә Гәрәйхан кушаматлы әтәч һәм каравылчы Хәйретдин агай белән танышабыз. Икенче бүлеккә әтәчне читән башыннан бәреп төшергән Зәйтүн һәм әтәч хуҗасы Әнәс исемле малайлар килеп керә. Өченче бүлектә Зәйтүннең бик зәһәр апасы Фирүзәне күрәбез, аның тирән «кайгысы» белән танышабыз. Дүртенче бүлек — укытучы Җәмил Камалов, би­шенче бүлек аны кулга ияләштерү кебек олы максат белән башы әйләнгән Вәзиләгә багышлана һәм башкалар.

Укытучы. Әсәр кем исеменнән алып барыла?

Көтелгән җавап: Әсәрдә автор сөйләме бик ачык сиземләнеп тора, Ул гел укучысына мөрәҗәгать итеп сөйли, әйтерсең аның күз алдында кызыклы бер эксперимент — тәҗрибә үткәрә, аның барышын һәм сәбәбен-нәтиҗәләрен анализлап, аңлатып бара.

Укытучы. Укучылар автор нинди тон белән сөйли?

Көтелгән җавап: Укый башлауга ук авторның күзгә бәрелеп торган ирониясенә, геройларын үчек­ләгәндәй сөйләү тонына, манерасына игътибар итәсең. Шуңа күрә аның үткен теленә эләккән күренешләр, хәлләр, яшәү рәвешләре, принциплар һәм, әлбәттә, геройлар аеруча игъти­барны тарта, истә кала.

Укытучы. Бу әсәргә карата «тормышта алай булмый» дигән мөнәсәбәт туа аламы?

Көтелгән җавап: Юк. Киресенчә, без шул ирония дулкынына ияреп китәбез һәм «әле болай гына да булмый» дигән нәтиҗәгә киләбез. Авторның позициясе, дөньяга карашы, геройларына эстетик мөнәсәбәте — аларны бәяләве — безне дә әсир итә, әсәр чын­барлыкның үзенә караганда да көчлерәк тәэсир ясый. «Әтәч менгән читәнгә» әсәре чын тормышның бер моделе кебек төзелгән.

Укытучы. Укучылар, автор нинди сурәтләү һәм хикәяләү алымнары кулланган, аның теле нинди?

Көтелгән җавап: Тезеп, санап бару вакыйгалар тизлегенә тәңгәл килә; чагыштырулар, каршы һәм янәшә куюлар, тиз һәм кискен үзгәрешләрне кыска һәм җыйнак кына итеп сөйләп бару спорт ярышын тасвирлагандагы репортаж стилен хәтерләтә. Бер яки ике-өч сүздән торган кыска җөмләләр, өндәү һәм сорау җөмләләр озын-озын җөмләләр белән аралаша.

Укытучы.Авторның яратып куллана торган башлам җөмләсе бар, шуларны табып укып карыйк әле?

Көтелгән җавап: «Өч ел дисәм күп, ике генә ел үтте дисәм азрак булыр» яки, «Ел дисәм аз, ике ел узды дисәм күбрәк булыр» һ.б. Ул хәтта минутларны да шул чамасы белән үлчи. Шунда ук хәтердә әкиятләрнең «борын-борын заманда...», «ай китте, ел китте — энә буе җир китте» дигән авазлары яңгырый башлый.

Укытучы. Бу үзенчәлекләр барысы бергә пародия жанрын тудыра. Үзенчәлекле, аерым осталык сорый торган, үз законнары булган бу жанр безнең әдәбиятта сирәк иҗат ителә. Повесть­ның кыйммәте, фикер-нәтиҗәләрдән тыш, шуның белән дә билгеләнә әле.

Укытучы. Инде әсәрнең сюжет үзенчәлекләренә игътибар итик, ягъни вакыйга хәрәкәтен, нәрсә, нинди процесс тасвирланганлыгын күзәтеп чыгыйк. әсәрдә бер процесс икенченә бәйле, шуны атап, әсәрдән өзеген табып укып барыйк әле!

Көтелгән җавап: Иң беренче Гәрәйханның читәннән егылып төшүе кош-кортлар дөньясында гаять көчле ыгы-зыгы кузгата: «Китте кытаклау, купты тавыш, кузгалды ыгы-зыгы, әкәмәт! Моңа күрше-тирә әтәчләре дә игътибар иттеләр: муеннарын сузып күкне күзәттеләр — тилгәннәр эскадрильясы очып килгәнме әллә?! Уңнан да, сулдан да йомылып әтәчләр чаба башлады. «Бүгеннән Югары очта беренчелек миндә!» дип шауладылар алар, бер-берсенең күзен чукып алырга әзер торып. Түшләр киерелде, бугазлар бушады. Китте шикләнү, китте юраулар, фараз кылулар, күрәзәлек, табышмак чишүләр, талаш көчәйде, шулар һәммәсе күршедән күршегә, йорттан йортка күчеп, авылның бөтен кош-кортлары пыр тузды...»

Укытучы. Бу өлеш сезгә ничек тәэсир итте?

Көтелгән җавап: Бу кереш вакыйга һәм мәсәл геройларын хәтерләткән кош-кортлар дөньясы операның кереш музыкасы кебек хис дулкынын көйләп куя, без шуңа охшашлы ыгы-зыгы турында сүз барачагын тоеп алабыз.

Укытучы. Бу ыгы зыгының бик көчле булуын тагын ничек тасвирлый автор?

Көтелгән җавап: Кош-кортлар хоры авылның кыл уртасындагы пожар калан­часына менеп йоклаган Хәйретдин агайны йокысыннан уята, һәм ул, кош-корт юкка котырынмый ул дип, чаң кагып куя.

Укытучы.Әдип бу геройны ничек итеп тасвирлый?

Көтелгән җавап: Әдәплелеге, акчага-малга кызыкмавы, чисталык-пөхтәлек яратуы белән дә аерылып торган, Язкилдедә үз йорты да калмаган Хәйретдин агай бөтен авылны кинәндереп яши. Аның кулы белмәгән эш юк, һөнәрләрен, кешеләргә эшләгән яхшылыкларын санап кына чыгу өчен дә авторга берничә бит кирәк булган. Хәйретдин агай әсәрдә тирән мәгънәле роль уйный, кон­фликтның бер ягына автор шул хикмәтле картны куя. Әйтер­сең ул пожар каланчасында гына түгел, кешелекле мөнәсәбәт­ләр сагында да тора.

«Язкилдедә гел яхшы кешеләр генә яши дип ышана иде Хәйретдин агай. Талашларны да очраклы хәл, чәкәләшеп алуларның да төп сәбәпчесе бары тик шул каһәр суккан зәмзәм суы дип кенә белә иде. Ә монда Мирфатыйх белән Сәләхетдин дошманлаша», һәр халык яхшы гореф-гадәтләре, кунакчыллыгы, тәмле теле, хатын-кызларның буй җитмәс сафлыгы, горурлыгы, батырлыгы сакланганда гына тормыш дәвам итә дигән ышаныч белән үзе дә гомере буе тормышны матурлап яшәгән Хәйретдин агай уйга кала. Кая бара бу тормыш — зиратлар ишелә, су буенда кеше башлары аунап ята. Кешеләр чишмә суы урынына аракы эчәләр, хәтер, акыл зәгыйфьләнә. Кош-корт юкка тузынмый ул, кешеләр азына. «Нәсел башын, олыларны хәтерләгәндә аның сүрән йөзе азга гына ачылып китә дә, уй җебе бүгенгә, бүгенге кешеләргә, борынгыдан догалы, аш-сулы йорт-нигезнең бүгенге хуҗала­рына әйләнеп кайткач, чыраендагы саран яктылык югала. Кешеләр кыска гына арада танымаслык булып үзгәрделәр». Язкилдедә шушы хәвефне сизеп борчылучы кеше — бер Хәй­ретдин агай. Гомер-гомергә беркемгә авыр сүз әйтмәгән, тәмле телле, әүлия күңелле карт бүгенге көн кешеләренә карап әрнеп уйлана. Аның чаң сугуы да күңелләрне уятырга теләве, кешеләрне акылларына килергә чакыруы кебек кабул ителә.

Укытучы. Әсәрдә ничә төрле Вакыт үлчәме бар, һәм алар ничек тасвирланган? Ни өчен ике төрле вакыт катламы кирәк булган язучыга?

Көтелгән җавап: Әсәрдә ике төрле вакыт үлчәме бар: бер көн һәм үткәне-бүгенгесе белән күз алдына килгән мөнәсәбәтләр тарихы. Бер көн эчендә булган вакыйгалар алга таба хәрәкәт итәләр, аларны автор хәтта бер урында җыеп санап та чыга, һәм алар — шактый озын гомернең, ниндидер тырышлык һәм омтылыш­ларның ачык, бәхәссез, логик нәтиҗәләре.

Бер көн эчендә барган вакыйгаларның барысының да эчтә­леге бер үк: ызгыш-талаш, сугыш. Автор аларны йомгаклап, түгәрәкләп куя: әтәчләр сугышы белән башланган көн, ике семья башлыгының сугышып, берсенең имгәнүе белән тәмам­лана.

Укытучы. Әсәрдә ызгыш ничек сурәтләнә, кемнәрдән башланып, кемнәр белән төгәлләнә?

Көтелгән җавап: ызгыш түбән дәрәҗәдән югарыга таба үсештә бара: әтәч читәннән егылып төшә, «Син атып төшердең аны» дип гаиләдәге иң кече буын, беренче сыйныфта укучылар сугыша. «Сезнеке-безнеке» дип, мактанышу-үртәшү китә, чөнки алар­ны, «берәүгә дә баш бирмә, җиңелгәнне җиңгә бөтерәләр» дип, әткәләре-әнкәләре катгый боерык биреп, өйрәтеп торалар. Бу ызгышка мәктәпкә консультациягә бармыйча борылып кайт­кан Фирүзә (8 нче сыйныф укучысы) килеп кушыла.

Укытучы.Бу герой турында нәрсәләр әйтелә?

Көтелгән җавап: Аның үз хәсрәте баштан ашкан: бу язда аның битен бетчә баса, күзгә күренеп үзгәрә Сәлахетдиннең чибәр кызы.

Укытучы.Шушы образ аркылы тагын берничә герой әсәргә килеп керә? Шулар турында нәрсәләр әйтә аласы?

Көтелгән җавап: Фирүзәне укытучы Җәмил абыйсы мыскыл итеп кайтарган. Җәмил дә мәктәпкә тренировкага ашыга иде, Сәрвәрбикә әби аркасында гына Вәзилә янында тоткарланды. Вәзиләнең исә Җәмил белән бәйләнешле зур планы бар: ул шәһәргә күченеп китәргә тиеш. Үзен яратып йөргән егетне кыз авылдан биздерергә тырыша. Ләкин Җәмил авылны ярата, күңеле авылны яраткан яшь, сөйкемле кызга — Сәкинәгә тартыла. Шуңа күрә Вәзиләнең генеральный планы җимерелү алдында. Өстәвенә энесе Зөфәр дә аңа «хыянәт» иткән. Зөфәрнең дә хәле җиңел түгел, апа­сыннан куркып, өйгә кайта алмыйча йөри. Аның Җәмил кебек спортчы буласы, гомумән аңа охшыйсы килә, өйдәгеләр генә ирек бирми. Абыйсы Хәйдәр кайтып керсә, Зөфәрне яклар иде дә, бәлки, тик ул да һаман күренми әле. Хәйдәр исә бүген шулай ук зур эшләр белән мәшгуль: бай кәләш эзләп йөри. Әнисе Гөлбикәне утыртып, кәләш күзләп кайтып килгәндә, аларның чия төсле «Москвич»ын Мидхәтнең «сары лимон» төсле «Жигули»е узып китә. Күзләренә ак-кара күренмәс дәрәҗәгә җиткән егетләр ярыша торгач, машиналары җи­мерелә, Гөлбикәнең кулы сына. Җитмәсә, йорт хуҗалары Сәләхетдин белән Мирфатыйх та сугышып кул сындыралар.

Укытучы. Менә шундый хәлләргә төшә ике күрше. Нәрсә була соң аларга, дошманлыкның сәбәпләре нидә? Автор укучысын икенче вакыт катламына күчереп куя, ул вакытта нилләр тасвирлана?

Көтелгән җавап: «Нинди матур чаклар бар иде! Ничаклы гөнаһсыз, эчкерсез багланышлар яши иде Сәләхетдин белән Мирфатыйхлар арасында». Юри дә, күңел өчен дә, кирәктә дә, кирәкмәстә дә йомышка йөриләр иде; барлык эшләре уртак булды, эш җитми иде тату күршеләргә; ризыкла­рын бүлешәләр иде алар: өреле ашлар, угыз коймаклары. Мунчадан соң да ирләр чәй генә эчә иде; дару-дәва дигәндә дә бергә сулыйлар иде: үләннәр, кура җиләге, андыз тамырлары; читән эт биеклеге генә, чебиләр өчен генә иде, кош-корт, мал-туар да бик тату иде; бүләкләр дә бик тыйнак, кечкенә, әмма «юк кына әйбер дә олы бүләк, чөнки һәммәсендә хөрмәт бил­гесе, эчкерсезлек үрнәге, дуслыкны ныгыта торган җылы ишарәләр була иде».

Укытучы.Ике йорт арасында какшамас татулыкны нәрсә боза?

Көтелгән җавап: Берзаман Сәләхетдин бишекле мотоцикл сатып ала. Гаилә­ләре белән төялеп Сабан туена төшәләр. Киңәшсез-нисез, кинәт булгангадыр, күршеләр шаккаталар, Мирфатыйх хатыны Гөлмәрьямнең күзе шуларда гына була. Икенче көнне үк ул кибеттән көзгеле шкаф сатып ала, ә Сәләхетдин Гөлбикәсе шкафның ике көзгелесен алып кайтып утырта, һәм... шуннан китә ярыша-узыша йортка әйбер ташу.

Укытучы.Әсәрнең конфликты нидә? Ул ничек бирелә?

Көтелгән җавап: Ике күр­ше дә, хатыннары, балалары да көнчелек, усаллык кор­баннарына әйләнәләр. Әйбәт, саф күңелле кешеләрне көнчелек дигән явыз көч сихерли, таш күңелгә әверелдерә. Матур хис­ләр, теләкләр белән яшәүче Җәмил белән Зөфәр генә бу чиргә бирешмиләр, әмма алар гына нәрсәнедер үзгәртер дип әйтеп булмый.

Укытучы.Әсәрдә бу дошманлыкка нокта куеламы, ул кайчан куела?

Көтелгән җавап: Һәлакәт чи­генә җиткән күршеләр кинәт тукталып калалар, агулы сөрем­нән айнып китәләр. Әсәр башында Гәрәйхан кушаматлы гайрәтле әтәч янәшәсендә күренгән Хәйретдин агай авырып китә һәм үзен яңа зиратка күмәргә васыять әйтә. Ә халык­та шундый ышану яши, янәсе, яңа зиратка беренче булып күмелгән кеше үз артыннан туганнарын да ияртә икән. Икесе дә Хәйретдин агайның туганы икәнен исләренә төшергән Сәләхетдин белән Мирфатыйх, ниһаять, аңнарына киләләр, үзара да туган икәнлекләренә акыллары барып җитә.

Укытучы. Әсәрдәге «ярыш»ны, геройларның характер сыйфатларын, яшәү максатларын үзегезнең әйләнә-тирәгездәге тормыш белән чагыштырып карагыз. Нинди фикерләр, нәтиҗәләр әйтә алыр идегез?

Йомгаклау.

Укучылар, әсәр никадәр ирония, сарказм белән язылса да, аның ахыры хәерлеге таба борылган. Шулай, тормыш турында ничек кенә итеп сөйләсәк тә, аны кешеләр кора, төзи яки җимерә. Ул җимерелүләрдән кешене мәрхәмәтле җаннар, олы акыл гына саклап кала ала. Яшәү өчен фидакарьлек, гомер буена җитәрлек сабырлык кирәк, заман чирләренә бирешмәслек акыл кирәк. Тормышның гадел тәртибе бар — акыл, тәҗрибә туплаган өлкән буын үзеннән соң килүчеләрне акылсызлык, тәүфыйксызлык упкынына төшермичә саклап тора. Яшь­рәкләр шуны аңламаса, алар уң яктан үзләренә терәк булып торган таянычларын югалталар, чынбарлык каршында киңәш­чесез калалар.

-«Әтәч менгән читәнгә» повестенда тасвирланган төп һәм ярдәмче вакыйгалар ниләр?

- Өй эше. Инша язып килергә: Темасы : «Араларга көнчелек кермәсен».







6



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 15.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров496
Номер материала ДВ-340878
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх