Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыАз комплекты мәктәптә Яңа ел бәйрәме

Аз комплекты мәктәптә Яңа ел бәйрәме

Скачать материал

Аз комплектлы мәктәптә яңа ел бәйрәме

 

     Автор: Бер соры куянның үзе төсле үк озын колаклы, бик иркә, бик кадерле кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән. Көннәрдән бер көнне Куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.

 

Әни куян: ( итекләрен тотып керә) Кызым, кызым, син кайда? Мә, бәбкәм, ки, аякларың туңмасын, сызламасын.

Куян кызы: ( чыршы янында уйнап утыра) Әнием, бик зур рәхмәт  (торып киеп куя) Ай, аякларыма шундый җылы, рәхәт. (йөгереп карый) И, уңайсыз ич болар, йөгереп тә булмый.( Итекләрен салып, чыршы астына яшерә) Әнием күрмәсен әле.

Әни куян: Кызым, нигә итекләреңне салдың? ( Табып алып бирә) Мә, киеп куй әле.

Автор:  Әнисе кидерә, ә ул салып ташлый икән. Кар  өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгергән. Бер көн шулай йөгергән, икенче көн йөгергән, өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән.

Куян кызы: Әни, әни, минем аягым авырта!

Әни куян: Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аякларың шешкән бит ( аягын тотып карый) Инде ни эшләргә? Бу баланы кая алып барырга?

 

Юлда Куян балалары үтеп бара.

1 куян: Исәнмесез! Без Озынколакны чыршы бәйрәменә чакырырга килдек.

Әни куян: Озынколак әле авырый, бара алмый.

 

2 куян : Нәрсә булды сезгә? ( Куян кызының аягын тотып карый) Сезгә табиб янына барырга кирәк. Әйдәгез, мин юлны беләм, сезне озатып куям.

 

( Табиб янына китәләр. Чыршы янына урындык, өстәл куела, табиб урындыкта утыра)

 

Әни куян: Исәнмесез, табиб! Безгә сезнең ярдәмегез кирәк. Кызымның аяклары шешкән.

Табиб: Нишләп шеште ? Кая карыйм әле. Куянкай, кайда йөрдең син болай?

Куян кызы: Табиб, мин гаепле. Әнием алып биргән итекләрне кимәдем, шуңа аягым шеште.

Табиб:

Менә болайрак утыр әле,

Әниеңнең сүзен тыңларга

Кирәк икән һәрчак туганкай,

Аякларың ай—һай-һай,

Дару сөртмичә булмый.   

 

                                  ( Дару сөртә, бәйләп куя)  

Табиб:

Басып кара әле хәзер.

Куян кызы: ( басып) Ай, рәхмәт табиб.

Табиб:

Бирәм, дускаем, бер киңәш!

Терел генә тизрәк.

Шундый суык көннәрдә

Итек кияргә кирәк.                                                           ( итекләрен алып бирә)

 

Куяннар: Бик зур рәхмәт сезгә , Табиб.

Әни куян: Әйдәгез, нәниләрем, бергәләшеп балаларның чыршы бәйрәменә барыйк.

 

Зал бәйрәмчә  бизәлгән . Уртада-чыршы. Урман куренеше. Бер читтә-кардан йорт. Төрле костюмнар кигән  балалар   залга вальс  музыкасы   астында   керәләр. 

 

1 җыр: ___(кыш турында)____________________________________

Укытучы: Нинди гаҗәеп:

Һәр кешегә  бәйрәм бүген.

Бар да матур киенгән .

Яңа елда җирне  бизәп,

Гуя  энҗе сибелгән.

 

1 нче бала : Монда бит урман сафлыгы ,

Ылыс исе, түз генә.

Купшы чыршыбыз  яныннан

 Китәм димә тиз генә.

 

Укытучы:

Нидер җитми бит чыршыга,

Карагызчы, балалар!

Белдем, белдем: утлар янмый,

Нигә янмый соң алар?

Бәйрәмебез гади түгел

Зур шатлыклар бәйрәме,

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны?

 

Балалар:    Тылсымлы сүзләр әйтик!

Чыршы, чыршы, кабын син!

Утларыңны балкыт син!

 

Алып баручы:    Балалар, нишләптер кабынып җитәлмәде. Әллә тылсымлы сүзләрне бөтен балалар да әйтмәдеме икән? (Сүзләрне кабатлау,  сүзләрдән соң утлар кабына)

 

 

2 нче бала : Кул тотышып түгәрәктә

Биик, дуслар, бергәләп.

Кунакларны бәйрәм белән

Котлап жырлыйк күмәкләп.

 

3 нче бала : Бәйрәм дибез , бәйрәм дибез,

  Ә  кунаклар кайда сон ?

Аю, Буре, Төлке, Куян

Әллә килмиләр микән?

 

 4 нче бала : Кунак дибез, бәйрәм дибез ,

Ә  чыршыны күрмибез.

 Аны безгә  Кыш бабабыз

Китергәнме , белмибез .

 

5 нче бала : Ямь – яшел  ылысларына

 Энҗе бәсләр эленгән .

 Безгә  киләсен белгән ул,

 Шуңа матур киенгән.

 

6 нчы бала : Чыршыбыз да , бүлмәбез дә ,

 Матур итеп бизәлгән.

 Кыш бабабыз, Кар  кызыбыз

 Никтер һаман килмәгән.

 

 Укытучы :  Балалар ! Ә  бәлки   аларны      безнең  йомшак   куяннарыбыз  күргәндер ? Кайда  булуларын  беләләрдер .

 

 

 

 1 нче куян : Без бәйрәмгә килгәндә

 Көчле жил , буран купты .

 Юлыбызга  тау – тау итеп

 Ап –ак кар салып чыкты.

 

 2 нче куян :  Без адаштык , озак йөрдек,

 Шундый – шундый  өшедек.

 Сез дусларны тапмабыз  дип ,

Тәмам өметне  өздек.

 

 

 

 

 Укытучы : Хәзер ! Хәзер ! Куяннар ,

 Без сезне җылытабыз.

 Кыш бабабыз килгәч, сезне

 Иң  түргә  утыртабыз .

Балалар ! Әйдәгез әле , куяннарыбыз  җылынсыннар, алар белән бер биеп, уйнап алыйк.

 

Куяннар бии

 

 «Бүре Куянны куа башлый « Куян чыршы астына кереп кача .

 Укытучы : Бүре дус ! Алай ярамый бит . Үзең бәйрәмчә  киенгәнсең, үзең  җәнлекәрне рәнҗетәсең .

 

Бүре : Нишләп мин  Бүре булыйм ? Мин бит  сезнең Кыш бабагыз ! Менә  минем капчыгым . (күрсәтә)

 Исәнмесез , улларым, кызларым!

 Бигрәкләр арыдым.

 Күрәм , соңга калдым.

 Менә минем  күчтәнәчле

 Һәм  бүләкле капчыгым.

 

 Балалар : Юк , юк. Син бит  - бүре .

 Ә кайда соң  бабабыз?

 

Буре : Кайда дип , мин ул сезнең бабагыз.

 Сез аптырап калмагыз .

 Туным гына  бераз иске

 Һәм  аз гына каралган .

Күзләр бераз начар күрә,

 Соңга калдым шуңа күрә  .

 

 Укытучы : Балалар ! Бүре безне алдый бугай ?  Әйдәгез, аны  сынап карыйк .

 

Балалар: Чыршыны кем китергән ?

 

Бүре : ( мактанып ) . Мин!

 

Балалар: Уенчыклар кем  элгән?

 

 Бүре : Мин инде , мин !

 

 Балалар: Елганы кем туңдырган ?

 

Бүре:   Мин. Ой ,мин түгел. Елгада минем койрыкны туңдырдылар, шуңа мин  койрыксыз       (елый ).

 

 Укытучы : Елама , Бүре дус , елама .  Озакламый үсәр ул .  Ә  бу капчыктагы күчтәнәчләрең кемгә соң?

 

 Бүре : Булса ,  ул  күчтәнәчләрне үзем ашар идем әле . ( елый )

 Укытучы : Ашарсың , Бүре  дус . Бераз гына сабыр ит .

 Капчыгыңда  бүләгең  күп , балаларга бүләк ит .

 

 Бүре : Ярый , ярый! Бүләк итәм .( үзе куркып кала , капчыкны ача, анда сарык башы .)

 Менә  шушы бүләгем ,

 Мин  башка алдашмамын !

 Кыш  бабайга  әйтмәгез !

Оятымнан  үләрмен .

 Әйтсәм  әйтим  дөресен ,

 Мин  бит  гади  Бүре түгел ,

 Ә әкият  бүресе .

Әкияттән дә чыгып качтым

 Алып шушы сарыкны .

 Ә башка бүреләр калды 

 Көтеп шушы арыкны .

 

 Укытучы : Ярар , Бүре , әйтмәбез.

Тагын шулай алдасаң ,

 Сине һич  дус итмәбез .

 Әйдә  хәзер дуслашыйк,

Тыпырдап , биеп алыйк.

(Бүре бии)

 

   ( Бии, бии төлке килеп керә )

 Төлке : Исәнмесез , дусларым ! 

 Тыпырдап бии-бии,

 Бигрәк арып беттек без.

 

 Укытучы : Балалар ! Бу ни  бу ? Төлке дус та алдаша , ахры? Әйдә , Төлке , түрдән уз !

 

 Төлке :  Ничек инде ? Мин … Төлке?..

 Мин Кыш  бабагыз булам .

 Менә  минем  капчыгым ,

 Минем бәйрәм шатлыгым .

 Жыелыгыз , ачамын,

 Күчтәнәч таратамын.

 ( капчыкны ача алмый     , капчык  эчендә шар шартлый да  балалар куркышып  чигенәләр)

 

Укытучы : Их!  Төлке дус , нишлисең ? Болай  булса синең белән килеп чыкмас һичнәрсә.

 

 Төлке : Ярар! Башка болай шаярмам.  Әйтсәм әйтим инде, белегез ! Озакламый Кыш бабагыз үзе килер   күрерсез!

 

 Балалар : Кайда безнең Кыш  бабай ? Әйт ! Алдашма син алай !

 

 Төлке : (елмаеп , кар –тау  өстенә  күрсәтә )

Әнә  килә  карагыз,

Әмма  куркып  калмагыз

 

 Өелеп куелган    кар-тау астыннан, үкерә-үкерә , Аю биеп чыга

Аю:    Кем ул анда дөберди?

Йокларга  ирек бирми.

 

Яңа  йокларга яттым ,

Миңа   йокларга бирми .

 

 Укытучы : Аю дус , ачуланма !

Күмәкләшеп биедек .

 Чөнки бүген бәйрәм бит .

 

 Аю : Нинди бәйрәм? Нинди туй ?

 Башка төште шундый уй .

 Ә кайда соң  Кыш бабай ?

 

 Балалар : Юк ул  . Килмәде һаман .

 

 Аю : Килмәдеме ?  Сез  килгәнне белмәдеме .

 Ул килер, ышаныгыз !

 Тагын  сезгә киңәшем : шушы нәни куяннарны

 Ач  Бүредән саклагыз!

  ( Бүрегә һәм Төлкегә  карап бармак  яный .)

 

 Бүре ул бик ярата

 Кешеләрне алдарга .

 Хәзер , бүре , бире кил !

 Төлке , син дә бире кил!

 ( Бүре , Төлке  утыралар ) 

Һәм бергәләп тыңлагыз  !

 Көзен йокларга яткач ,

Күрдем шундый төш .

   Ә ул болай башлана  :

 Тыңлагыз !

 

 « Кар бөртеге биюе

 

 Аю :  Кар бөртекләре тәрәзәмә , агачларга кундылар  һәм җиргә  шундый матур  бер  ямь  бирделәр .  Ә тора – тора шундый  зу –у –р  тау булдылар . Шул тау артыннан кунаклар  килә  дип  ишегемне ачсам …

 (Серле музыка астында Кыш  бабай керә )

 

 Кыш бабай : Исәнмесез , балалар  !Кунаклар ! Аю ! Бүре!

 

 Бүре : Ничек инде ? Өнемме ? Төшемме ?

 

Төлке : Ә миңа  шундый кызык .

 

 Аю : Ә мин  йоклыйммы , әллә  уяндыммы ?

 

 Төлке : Ахырдан  аңларбыз әле, ә  хәзергә бик  кызык , борын  да кычытып куйды.  Ә-ә-х! Тәмле ис килә.

 

Кыш бабай турында җырлар

 

 Кыш  бабай :  Курыкмагыз ! Юк! Юк!

  Мин  әкияттәге чын Кыш бабай 

 Миннән курыкмагыз  алай.

 

 Балалар :  Кыш бабай , синең 

Менә  шундый бүрегең.

 Кыш бабай :  Бүрегемне батырып кисәм ,

 Буран чыгар , күрерсез.

 

 Балалар :  Кыш бабай  , синең

 Менә  шундый сакалың .

 Кыш  бабай : Сакалымны сыпырып алып

 Карлар яудырам  тагын.

 

 Балалар : Кыш бабай , синең

 Менә шундый таягың.

 Кыш бабай :  Таяк  белән шыпылдатсам,

 Биеп китәр  аягың .

(Кыш бабай балаларны биетә: башта башны, аннары кулларны, аннары аякларны биетергә)

 

 Кыш бабай :  Уф !  Арыдым , эримен !

 Башка бии белмимен

 

 Балалар: Белмәсәң өйрәтербез ,

 Һөнәрләр күрсәтербез.

 

Җыр: “Кыш бабай”   

 

 Кыш бабай : ярар , карыйк булмаса .

 Утырыгыз , җәнлекләр.

Кайда  минем осталарга

Капчыктагы  бүләкләр ?

 

Балалар Кыш бабайга шигырьләрен сөйлиләр. Кыш бабай бүләк өләшә.

 

Уен : “Бияләй”, “Йөзек салыш.”

 

Кыш бабай:

 Әнә ! Сәгатем дә суга ,                                         Авырмагыз һичкайчан да ,

 Кирәк миңа китәргә.                                              Бик бәхетле булыгыз!

Каршылагыз Яңа елны,                                          Матур атсын  һәр  яңа таң      

Күп калмады көтәргә ,                                            Тыныч тормыш корыгыз .

 Хушыгыз.

      “Яңа ел ”җыры

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Аз комплекты мәктәптә Яңа ел бәйрәме"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Копирайтер

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 273 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.12.2017 541
    • DOCX 68.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шакирова Алсу Азатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шакирова Алсу Азатовна
    Шакирова Алсу Азатовна
    • На сайте: 7 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 5
    • Всего просмотров: 10687
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 247 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы профориентационной работы в деятельности педагога

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 93 человека из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 120 человек

Курс повышения квалификации

Особенности реализации Федеральной рабочей программы воспитания в школе

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 90 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 249 человек

Мини-курс

Принципы эффективного использования аграрных ландшафтов

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Налог на прибыль и учет доходов/расходов

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Специальная реабилитация: помощь детям с особыми потребностями

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе