Инфоурок Начальные классы СтатьиАзкомиплектлы башлангыч мәктәптә укыту -тәрбия эшен оештыру.

Азкомиплектлы башлангыч мәктәптә укыту -тәрбия эшен оештыру.

Скачать материал

Азкомплектлы башлангыч мәктәптә укыту – тәрбия эшен оештыру.

     Соңгы еллардагы демографик тенденцияләр авыл мәктәпләрендәге классларда балалар санының кимүенә һәм азкомплектлылыкның артуына китерде. Азкомплектлы мәктәп кечкенә генә гаиләне хәтерләтә. Монда укытучы һәм укучылар арасында мөнәсәбәтләр зур коллективка караганда  җылырак һәм якынрак . Һәркемне беләләр, яраталар, бер – берсенә ышаналар һәм ярдәм итәләр.     Һәрберебезне дә , минемчә, түбәндәге сораулар һәм проблемалар борчый:

-         45 минут вакыт эчендә берьюлы 2 яки 3 класс укучыларына ничек итеп сыйфатлы белем бирергә?

-         45 минутның һәр минуты нәтиҗәле булсын өчен вакытны ничек дөрес бүләргә?

-         ничек итеп укучыларның укуга кызыксынучанлыкларын киметмәскә, киресенчә, үстерергә?

-         аларны ничек итеп мөстәкыйль эш итү алымнарына өйрәтергә?

     Азкомплектлы мәктәптә укыту- тәрбия процессы үзенә генә хас үзенчәлекләргә ия, аларның кайберләре укытучының эшен җиңеләйтсәләр, икенчеләре ,киресенчә, катлауландыралар. Һәм алар дәресләрдә яңа технологияләр, методик алымнар сайлауга йогынты ясыйлар. Әгәр дә бу үзенчәлекләрдән дөрес файдалансак, укыту- тәрбия эшен шәхескә якын килерлек итеп оештырырга мөмкин булачак.

  1. Азкомплектлылык шартларында укытучыга укучының шәхси үзенчәлекләрен , характерын, сәләтен ачыклау өчен мөмкинлекләр зуррак:  шәхси аралашу бу очракта шәхескә якын килеп укытуның максаты һәм ысулы, укучының эчке позициясен аңлау ролен үти. 1 класска укырга килүче һәр баланың мәктәпкә әзерлеген өйрәнәм, уку һәм сөйләм үсешенең дәрәҗәсен билгелим. Шәхесне өйрәнү өчен әти - әниләр һәм укучылар өчен анкеталар тәкъдим итәм.  Диагностика нәтиҗәсе буенча классны шартлы рәвештә төркемнәргә бүләм. Укытучы һәм балалар арасындагы тыгыз бәйләнеш өчен кирәк булган кирәкле шартларны барлыйм. Иң төп шарт – тыныч, аналарча караш һәм шул ук вакытта урынлы таләпчәнлекнең яраклашуы.

     2. Укучыларны төрле эшчәнлеккә тарту, яраткан эше белән мавыктыру  өчен дә күбрәк мөмкинлекләр барлыкка килә.

          3. Укытучыга дәрескә әзерләнгәндә җиңелрәк, тикшерү өчен дәфтәрләр аз,                   индивидуаль эшне планлаштыру да җиңел: (карточкалар аз санда кирәк), һәр укучы өчен тарату материалын да азрак әзерлисең.

    4. Һәр укучы белән көн саен индивидуаль эш алып бару, фәннәр буенча белем сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек ача.

     Шул ук вакытта азкомплектлы мәктәптә укытуның төп проблемаларына да тукталып үтәсем килә:

-         укучыларга карата физик һәм психологик йөк үсә, эмоциональ киеренкелек югары, аралашу даирәсе чикләнгән;

-         укытучы яңача формада дәресләр үткәргәндә кыенлыклар, чикләүләр белән очраша ( дәрес – концерт, ярыш – дәресләр һәм башка инновацион формадагы дәресләр, класстан тыш чаралар үткәрү кыен );

Шуңа да безнең алда  өстенлекләрдән тулырак файдаланып, ә проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләргә кирәк.

     Беренче, класс- комплектларны ничек тупларга? Иң уңышлы юл булып – иң кечкенә класс белән югары классны берләштерү санала. 1, 3 һәм  2 , 4 класслар. Болай эшләү 3 классларның 1 нче класслар өстеннән шефлык итүенә мөмкинлек тудыра, 1 класс укучыларына күбрәк игътибар бирү мөмкинлеген ача. 3 класс укучыларында мөстәкыйль эшләү күнекмәләре формалашкан була. Укучыларны болай туплау аларның бүтән укытучыга күчеп йөрмәүләрен тәэмин итә, бер генә укытучының таләпләренә ияләнүләренә ярдәм итә.Класс комплектларны туплаганда түбәндәгеләрне исәпкә алырга кирәк:

-         һәр класстагы укучылар санын;

-         класстагы укучыларның мөстәкыйль эшләргә хәзерлекле булуын;

-         укытучының квалификациясен һәм тәҗрибәсен исәпкә алу;

-         класс бүлмәләренең мәйданын.

     Иң әһәмиятле булып, акыллы, нигезле уку расписаниесе  төзү тора . Аны төзегәндә укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу да зарур. Башлангыч класс укучыларының эшкә сәләтлекләрен атна дәвамында югары дәрәҗәдә тоту мөмкин түгел. ? Дөрес төзелгән расписание укытучы белән эшне һәм укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен уңышлы яраштырырга мөмкинлек бирә.

     Дәрес – мәктәптәге барлык эшнең төп өлешен тәшкил итә. Азкомплектлы мәктәптә үткәрелә торган дәреснең төп үзенчәлеге – ул , ике нык аерылып торган звенодан тора:

-         1 звено – укучыларның укытучы җитәкчелегендә бергәләп эшләве;

-         2 звено – мөстәкыйль эшчәнлек.

Ике класс белән эшләгәндә дәрес үткәрүнең 3 тибын карап үтәргә кирәк:

1 нче тип- һәр ике класста да яңа материал өйрәнелә;

2 нче тип- бер класста яңа материал өйрәнелә,  ә икенчесендә ныгыту, кабатлау, белемнәрне тикшерү;

3 нче тип – һәр ике класста да үтелгәнне ныгыту, белемнәрне бәяләү һәм тикшерү.

   1 нче типтагы дәресләрне мин түбәндәгечә планлаштырам:

Кечкенә класс

Өлкән класс

1.     Мөстәкыйль эш. -5мин.

Укытучы белән эшкә хәзерлек.

1.     Укытучы белән эш.

Яңа материалны өйрәнүгә хәзерли торган биремне аңлату- 5 мин.

2.     Укытучы белән эш.

Укучыларны яңа материалны аңларга үәзерләү, яңа материалны аңлату, мөстәкыйль эшне аңлату, эшне өлешчә генә укытучы җитәкчелегендә эшләү. 15-20 мин.

2.     Биремнәрне язмача эшләү, дәреслек белән эш.- 15-20 мин.

3.     Мөстәкыйль эш.

Яңа материалны ныгыту максатыннан – 15 мин.

3.     Мөстәкыйль эшне тикшерү, яңа материалны үзләштерү, өйдә һәм класста башкарылырга тиешле мөтәкыйль эшне аңлату, эшне өлешчә генә укытучы җитәкчелегендә эшләү. 15-20 мин.

4.     Укытучы белән эш.

Мөстәкыйль эшне күзәтү, өй эшен кабатлап әйтү.- 5 мин.

4.Мөстәкыйль эш.

Өйрәнелгән материалны ныгыту күнегүләре.-5 мин.

 

    Өлкән классларда дәрес башында мөстәкыйль эш бирү җиңелрәк. Аларның  биремнәрне үтәү өчен белемнәре  һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләре күбрәк. Укытучы  кайсы класста эшне укытучы җитәкчелегендә башлап җибәрә, бу дәреснең алдагы барышын билгели. Бу очракта яңа материалны дәреснең икенче өлешендә аңлатам, ә өлкән классларда дәреснең беренче өлешендә. Әгә дә инде яңа материал авыр, аны беренчел ныгыту кирәк икән , бу очракта  яңа материалны дәреснең беренче өлешендә аңлатам. Яңа материалны аңлату һәр класста мөстәкыйль эш башкару белән тәмамлана. Яңа тема дәреснең икенче өлешендә үткәрелә икән, укучылар мөстәкыйль эшне өлешчә генә башкаралар, класста башлап җибәрәләр,өйдә дәвам итәләр.

     2 нче типтагы дәресләрне үткәргәндә эш барышы кайсы класста яңа материалны өйрәнүдән чыгып билгеләнелә: әгәр өлкән класслар яңа материалны өйрәнәләр икән , дәресләрне түбәндәгечә планлаштырам.

Кечкенә класс

Өлкән класс

1.     Укытучы белән эш.

Өй эшен тикшерү, үтелгәнне ныгыту максатыннан бирелгән м.эшне аңлату.-10 мин.

1.Мөстәкыйль эш.

Укытучы белән эшкә хәзерлеккә бәйле биремнәрне үтәү.-10 мин.

 

2.Мөстәкыйль эш.

Күчереп язулар, мәсҗәләләр, мисаллар  чишү.- 20-25 мин.

2.     Укытучы белән эш.

Укучыларның мөстәкыйль эшләрен тикшерү, яңа материалны үзләштерү, класста һәм өйдә башкарылачак мөстәкыйль эшне аңлату.-20-25 мин.

3.     Укытучы белән эш.

Мөстәкыйль эшне тикшерү, ныгыту  максатыннан күнегүләр, әңгәмәләр, өйгә эшне аңлату.-10-15 мин.

3..Мөстәкыйль эш.

Яңа материалны ныгыту максатыннан төрле формадагы эш төрләрен үтәү.-10-15 мин.

 

 

    Дәреснең башын бу үрнәк буенча үткәрү, ныгыту дәресе булган класста  белемнәрне язмача тикшерү вакытында отышлы . Ә бу үз чиратында  яңа теманы өйрәнүгә вакытны күбрәк бирү мөмкинлеген тудыра. Ләкин кечкенә класста мөстәкыйль эшкә контроль ясауга дәреснең 10-15 мин бирү- мәҗбүри, шул очракта гына кабатлау,ныгыту уңай нәтиҗәләр бирәчәк.

     Һәр ике класста да үткәннәрне ныгыту, кабатлауны үз эченә алган 3 нче типтагы дәресне планлаштыру әллә ни кыенлыклар тудырмый. Монда укытучыга мөстәкыйль эшне оештыру процессында алдагы типтагы дәресләргә караганда мөмкинлекләр зуррак. Мин бу тип дәресләрне түбәндәгечә планлаштырам:

Кечкенә класс

Өлкән класс

Өлкән класс

1.     Мөстәкыйль эш.

Ныгыту, кабатлау күнегүләре, укытучы белән эшкә хәзерләнү ( күчереп язу, мисаллар чишү, дәреслек буенча уку, һ.б.) -10 мин.

1.Укытучы белән эш.

Мөстәкыйль ныгыту, кабатлау максатыннан бирелгән биремнәрне аңлату, контроль биремнәр, - 10 мин.

 

2.     Укытучы белән эш.

Мөстәкыйль эшне тикшерү, кабатлау ,ныгыту максатыннан күнегүләр һәм әңгәмәләр, өйдә һәм класста башкарылачак м. эшне аңлату. -25 мин.

3.     Мөстәкыйль эш.

Укытучы тәкъдим иткән биремнр: дәреслек белән эш,  белемнәрне бәяләү максатыннан контроль эш, - 25 мин.

 

3. Мөстәкыйль эш.

Укытучы тәкъдим иткән биремнәрне өлешчә эшләү, (тестлар, дәреслектән уку,) – 10 мин.

3.Укытучы белән эш.

Мөстәкыйль эшне тикшерү, укытучы белән берлектә кабатлау, - 10 мин.

 

 

 

   Бу очракта кайсы класста м. эшне башкару җиңелрәк укытучы белән эшне шул класстан башлыйм. Яисә бер класста контроль эш икән , эшне шул класс белән эшләүдән башлыйм. Укытучыдан биремнәр алгач, укучылар дәрес буе м. эшли алалар.Ике класста берьюлы м. эшне оештыру очраклары да була: мәсәлән математика, рус теле дәресләрендә.

     Сезнең алда тагын бер мәртәбә азкомплектлы мәктәптә   иң мөһим эш этабы булган мөстәкыйль эшне оештыру турында ассызыклап әйтеп үтәсем килә.

      Аны үткәргәндә түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:

-         укучылар эшкә керешкәнче аны ничек башкарырга һәм ни өчен башкарыла икәнлеген ачык белсеннәр; мәсәлән : язарга өйрәнергә, дөрес әйтергә өйрәнергә,дөрес укырга, билгеле бер максат өчен искә төшерергә, истә калдырырга һ. б. Мөстәкыйль эш өчен бирелгән биремнәр дәреснең гомуми бурычларыннан , темасыннан, эчтәлегеннән чыгып төзелергә тиеш. Укытучы аларны дәреснең кайсы этабында үткәреләсен анык билгеләсен: а) элек өйрәнгәннәрне кабатлагандамы; б) яңа теманы өйрәнгәндәме; в) ныгыту күнегүләрендәме; г) укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшергәндәме.

Мөстәкыйль эш өчен дәрес башында  кызыклырак , мавыктыргыч биремнәр тәкъдим ителсә , ә соңгыларында укучыдан җитди караш, аның игътибарлылыгын, ихтыяр көчен сорый торган биремнәр бирелә. Ләкин  иң әһәмиятлесе һәр мөстәкыйль эш укытучы тарафыннан, кайбер очракларда өлкән класс укучылары тарафыннан тикшерелергә тиеш. Шулай ук укучыларның үзконтролен дә кулланырга тырышам. Бу үз чиратында укучыларда биремнәрне намус белән, тырышып эшләү күнекмәләре булдыруга ярдәм итә.Бары тик даими рәвештә мөстәкыйль эш нәтиҗәләрен тикшергәндә генә укучыларда укуга аңлы караш, дәресләрдә дисциплина, эшнең сыйфаты һәм ахыргы нәтиҗәсе белән кызыксыну теләге уятып була.  Мөстәкыйль эш вакыты һәр класста укучыларның яшь үзенчәлекләренә, өйрәнелгән материалның характерына , дәреснең нинди этабында үткәрелүенә карап билгеләнә. Ләкин ул 1 кл. та 15-17 мин, 2 нче кл. та 15-20 мин., 3-4 кл ларда 20-25 мин . артмаска тиеш. Мөстәкыйль эшләрне күзәткәндә иң элек авыр үзләштерүче укучыларны күз алдында тотам, аларның эшләрен ешрак тикшерергә тырышам. Шулай ук мөстәкыйль эшне үти алуларына ышангач, ихтыяҗ булмаганда аларның эшенә комачауламаска тырышам. Кечкенә классларда эшнең үтәлешен җентекләп тикшерсәм, олырак классларда сайлап кына , өлешчә тикшерү белән чикләнәм. Әгәр дә укучы мөстәкыйль эшне башкарганда кыенлыкларга очраса, аңа эшләү тәртибен аңлаткан карточка – киңәш тәкъдим итәм.

     Мөстәкыйль эш барышында төркемнәргә бүленеп эшләү -  укучыларның үзара ярдәмләшүен активлаштырырга юнәлтелгән эш формасы. Укучылар бер берсе белән аралашып, бер берсенең фикерен тыңлап,үзләрендә мөстәкыйльлек сыйфатлары булдыралар, үзүсешкә ирешәләр. Белгәнегезчә, ике яки берничә кешене  уртак максат якынайта, үзара мөнәсәбәтләргә уңай йогынты ясый.

     Бер класс белән  турыдан туры эшләгәндә  дә укытучы башка класс укучыларын күз уңаенда тотарга , алар белән элемтәне югалтмаска тиеш. Укучылар һәрвакыт укытучыны үз яннарында тойсыннар, аның хәтта башка класс белән эшләргә күчүен сизмәсеннәр дә.

      Азкомплектлы мәктәптә эшләгәндә укучыларга өй эше бирү аеруча әһәмияткә ия. Дөрес аңлатып бирелгән өй эше укучыларның алган белемнәрен ныгытуга ярдәм итә, мөстәкыйль эшне оештыруны җиңеләйтә, ул аның дәвамы булып тора.

     Дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда компьютер технологияләре аерым урын алып тора. Мин үзем аны гадәттә дәреснең:

-         үткәндәге эш нәтиҗәләрен тикшерү;

-         эш нәтиҗәләрен бәяләү этабында  кулланырга тырышам. Компьютерда тест эшләрен башкару вакытында укучылар үзлекләреннән эшләргә өйрәнә. Һәрберсе үзенчә фикер йөртеп, үз белеменә таянырга күнегә. Ә мультимедия чараларын кулланганда экран укучыларның игътибарын үзенә тарта, чөнки  күп очракта фронталь эшләгәндә без укучыларның игьтибарын туплаганда уңай нәтиҗәләргә ирешә алмыйбыз.

Азкомплектлы мәктәптә үткәрелә торган дәресләрне камилләштерүнең төп юнәлешләреннән берсе булып, һәр класста бер үк фәннән темадаш дәресләр үткәрүне  саныйм. Бу очракта укытучы үзенең игътибарын бары тик бер материалга юнәлтә, һәркайсында дәресне программа таләпләре нигезендә оештыра.Барлык класс белән телдән әңгәмә үткәрелә, мөстәкыйль эшне нәтиҗәлерәк оештыра. Шулай итеп укучыларга күбрәк сөйләү, иптәшләренең җавабын игътибар белән тыңлау, кирәк булганда аларны тулыландыру мөмкинлеге бирә.

    Бер үк темага изложение яздыру да дәресләрне төгәл, кызыклы үткәрүгә ярдәм итә. Язма эшнең күләме программа таләпләреннән чыгып билгеләнә.

Темадаш дәресләр үткәргәндә  дәреснең кайбер этапларында барлык класслар белән берьюлы эш оештыру укытучының эшен җиңеләйтә.

Мәсәлән, рус теле ,татар теле дәресләрендә матур язу күнегүләре, сүзлек эше, сүзлек диктантлары, математика дәресләрендә - телдән исәпләү.Физкультура дәресләрендә барлык укучылар өчен хәрәкәтле уеннар.

      Уку дәресләрен үткәрүгә аерым тукталып үтәсе килә. Чөнки бу безнең “иң авырткан урыныбыз”. Мөстәкыйль эш вакытында уку техникасын, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү максатыннан текст инде әллә ничә мәртәбә укылган, укучыларга мөстәкыйль эшнең  нинди формаларын тәкъдим итәргә мөмкин соң?

1.     Текстны яки өзекне укылган әсәрнең төп мәгънәсен ачыклау;

2.     Хикәянең эчтәлеген икенче кеше исеменнән сөйләү ;

3.     Геройның характерын, кыланышларын характерлаучы сүзләрне табу  ;

4.     Текстны өлешләргә бүлү;

5.     Өлешләргә исем кушу ;

6.     Тексттан тиешле өзекне, сорауга җавап табу, фикерне раслау ,табигать күренеше һ.б. өзекләрне табу;

7.     Тексттагы аерым җөмләләргә сораулар кую;

8.     Телдән картинатөзү;

9.     Кирәкле сорауга җавап язу ;

10.  Бу текстка охшаш хикәя төзү өчен кабат уку һ. б.

Азкомплектлы мәктәптә тәрбия эшен оештыруның кайбер үзенчәлекләренә тукталып үтәсем килә. Тәрбия эшенең дә үз плюслары  һәм үз кыенлыклары бар.

1.Авылның социаль – мәдәни тирәлеге тотрыклырак һәм традицияләргә тугрылыклырак..Шул сәбәпле , ата- аналар , авылдашлар балалар тәрбиясенә күбрәк тәэсир итә. Мондый шартларда гаилә традицияләренә

тугрылык, өлкәннәрне хөрмәт итү, үзара ярдәмләшү кебек сыйфатлар алданрак формалаша.

      Ата- аналар белән эшләү, гаиләнең тәрбияви иөмкинлекләрен киңәйтү, аларны мәктәп эшчәнлегенә катнаштыру җиңелрәк.

     Ләкин тискәре яклары да бар.  Бер яшьтәге балалар санының аз булуы . Укытучыгы бер яисә ике бала белән эшләү психологик чктан бик авыр. Чөнки ул укучыга аның яшьтәшләре аша йогынты ясый алмый. Нәкъ менә яшьтәшләре белән аралашу мохите баланың шәхес булып формалашуы , әхлакый яктан тәрбияви булуында көчле чара.

    Барлык әйтелгән фикерләр азкомплектлы мәктәп укытучысы алдына шәхес формалаштыру өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән махсус коррекцион  тәрбия эше алып бару бурычын куя.

     Безнең илдә күп еллар буе бердәнбер балалар оешмасы эшләп килде һәм ул, балалар оешмасы булудан бигрәк, мәктәп тормышын оештыру формасын эверелгән иде. Җәмгыятьне демократияләштерү шартларында балалар оешмасы эшчәнлеген үзгәртеп корырга кирәклеге ачыкланды. Аның иң нәтиҗәле ысулы – балаларга эшчәнлек һәм аралашу өлкәсен оешманы сайлап алу мөмкинлеге туды.

     1991 елның февралендә Арча районы пионер оешмасы пленумы октябрятлар оешмасын  “Карлыгачлар” оешмасы итеп үзгәртергә дигән карар кабул итте.  Шул программа буенча 2 нче клас укучыларын  ноябрь аенда оешмага кабул итәбез. Программа фантазиягә , уйлап табуга , ачышлар ясауга мөмкинлекләр ача.

     Программа 5 юнәлеш буенча төзелгән:

-         туган якны өйрәнү;

-         хезмәт;

-         спорт һәм туризм;

-         кайгыртучанлык;

-         гармония.

Ни өчен “Карлыгач” дисезме? Ул биеклеккә омтыла, иртә яз кошы,кешеләр арасында яши. Оешма члены булыр алдыннан укучылар белән әңгәмәләр, тест, анкеталар үткәрәбез. Үз символыбыз да бар. Татарстан флагы фонында биеклеккә омтылучы карлыгач. Девизыбыз: “Яшь бөркетләр курку белмиләр, очар өчен киңлек эзлиләр”. Кагыйдәләребез: “Карлыгач” – батыр, кыю; намуслы; мәрхәмәтле; гел яхшылыкка омтыла; биеклеккә омтыла.Үз җырыбыз бар.  Оешмага 8 – 10 яшьлек балалар кабул итәбез. Мәктәбебезнең оешмасы “Юлдаш” исемен йөртә. Өч йолдызчыкка бүленеп эшлибез. Оешмада член булып торучы һәркем мәктәптә уку чорында өч биеклекне яуларга тиеш.

     1 нче биеклек- оя;

     2 нче биеклек- хыял;

     3 нче биеклек- югарылык.

Һәр биеклек максатка ирешү өчен ныклы эшчәнлек сорый, үз таләпләре бар. “Карлыгачка” атналык үткәрү барышында кабул итәбез. Ә оешма эшчәнлеге “Карлыгач”ның туган як буйлап уен- сәяхәте” барышында тормышка ашырыла. Һәр айда бер исемдәге тукталышта туктап , йолдызчыклардагы эшчәнлекне тормышка ашырабыз.Мәсәлән октябрь аенда “Безнең йорт” тукталышы. Һәр биеклек үз яшь үзенчәлекләренә туры килгән чараларда катнаша.

-         ноябрь - Әдәплелеәр шәһәрчеге тукталышы

-         декабрь – Спортландия

-         гыйнвар – Фантазия һәм хыял күле

-         февраль – Күңелле чат

-         март –  Матурлыкта кунакта

-         апрель - Табигать кочагында

-         май – Каникуллар ярымутравы

Укучыларның дөрес аралашуын оештыру- безнең төп максатыбыз. Укучылар дәрестән тыш күмәк эшчәнлек вакытында тигез хокуклы партнёрлар мөнәсәбәтендә булсыннар. Кечкенәләр һәрдаим олыларга бәйлелек хәлендә калмасыннар, ә кайчакларда укытучы ярдәмчесе ролен дә үтәсеннәр, аңа башка укучылар эшчәнлегенә күзәтчелек итүдә булышсыннар. Командир, аның ярдәмчеләре, җитәкче һәм башкаручылар – мондый урын алыштырулар аша һәр укучы узсын, өстәвенә берничә тапкыр. Кечкенәләрнең укудагы, хезмәттәге уңышларын игътибар белән билгеләү , олылар алдында аерып әйтү – укучылар арасында реаль тигезлек тудыруга нигез булып тора. Күмәк эшчәнлек вакытында укучыларда бер – берсенә карата җаваплылык мөнәсәбәтләре барлыкка килә икән – укытучы максатыма ирештем дип әйтә ала.

     Йомгаклап шуны әйтәсем килә: класс -комплектларны дөрес итеп туплау, оста итеп расписаниене төзү, дәресләрне планлаштыру, дәресләрдә яңа технологияләрне урынлы куллану – болар барысы да үз чиратында азкомплектлы мәктәптә укытуны оештыруга, аның сыйфатына йогынты ясыйлар.

Азкомплектлы мәктәптә укыту – тәрбия бирү шартлары укытучы өчен дә ,укучы өчен дә бик катлаулы

 

     Дәреснең  башын оештыру

Берничә класс белән берьюлы эшләгәндә иң кыены – дәресне башлап җибәрү.Укытучы берәү, ә эшне барлык класслар белән берьюлы башлап җибәрергә кирәк.

Дәреснең башын оештыру – оешканлыкның төп өлеше, ягъни төгәллек, тупланганлык, бердәмлек, эзлекле эш итү, көч һәм вакытны урынлы сарыф итү дигән сүз.

   Азкомплектлы мәктәптә дәресләрне кыска гына уртак этаптан, оештыру моментыннан башлау уңышлы нәтиҗәләр бирә. Бу эшкә минут, минут ярым вакыт җитә. Укучылар укытучы белән исәнләшергә өйрәнәләр, дәреснең башлануын белдереп тыныч кына урыннарына утыралар. Бу гамәлләр укучыларны туплый, ялдан соң уку эшчәнлегенә күчүне тәэмин итә.

   Дәресне башлап җибәрүдә һәм аннан соңгы эшчәнлектә икенче әһәмиятле момент булып укучының эш урынын оештыру санала. Бу – кирәкле уку әсбаплары белән тәэмин ителүе, эш дәвамында аларны тәртиптә тотуы, санитария – гигиена таләпләрен саклавы дигән сүз. Үз эш урыныңны әзерли белү- мөстәкыйль эшчәнлекнең төп өлеше. Бу күнекмәгә өйрәтү дә барлык укучылар белән бергә эшләгәндә тормышка ашырыла. аңа күрсәтү, аңлату, искә төшерү ысуллары белән ирешеп була. Эш урыныңны дөрес оештыру - тотрыксыз күнекмә. Шуңа күрә аны формалаштыру өстендә укуның иң беренче көннәреннән үк эшли башларга кирәк Һәр дәрестә 1-1,5 минут вакытны бу күнекмәне ныгытуга бирү отышлы. Беренче дәрестән башлап, парта өстендә тәртип булдыру, һәр дәрескә нинди уку әсбаплары кирәклеге, эшләргә җайлы булсын өчен аларны ничек урнаштырырга икәнлеген аңлатып сөйлим. Кечкенә класс укучылары өлкән класс укучыларының парта өсләрен күзәтәләр, кирәк булса үзләре өчен төзәтүләр кертәләр. Ә өлкән укучылар тиз генә кечкенә классларны күзәтеп чыгалар һәм көн саен төгәл итеп исләренә төшереп торалар. Эш урынын оештыру- дөрес утыру, уку әсбапларын дөрес куллана белү дигән сүз дә әле. Өйрәтү характерындагы уеннар да үткәрәм:

-         Рус теле, математика уку , рәсем дәресләре өчен нәрсәләр кирәк?

-         Технология дәресләре өчен кирәкле әйберләне алып куегыз.

-         Илнур, дөрес итеп урнаштырып күрсәт әле.

Сентябрь ахырында ярыш элементлары да кертәм.

    Дәреснең башын дөрес оештыру- бөтен дәреснең төгәл үтүен билгели.

 

1,3 класслар белән эшләү тәҗрибәсеннән

Берничә сүз укуның 1 нче чирегендә  1 нче класс укучыларының мөстәкыйль эшен оештыру турында. Чөнки рус теле дәресләре бары телдән генә үткәрелә. Бу очракта мөстәкыйль эш өчен түбәндәге эш төрләрен тәкъдим итәм:

-         картина, тарату материаллары һәм дәреслектәге рәсемнәр өстендә яңа сүзләрнең әйтелешен ныгыту;

-         дәрестә өйрәнгән сүзләрнең контурлы рәсемен ясау, соңыннан исемен әйтү, билгеләрен күрсәтү;

-         предметларны пластилиннан әвәләү;

-         үрнәк буенча 2-3 сүзле җөмләләр төзергә (тарату материаллары, дәреслектәге рәсемнәр);

-         картина буенча сөйләргә әзерләнергә, кечкенә хикәяләр төзергә;

-         картиналар, предметлар ярдәмендә парлы эш – сорау- җавап күнегүләре;

-         аерым дәфтәргә таныш булган рәсемнәрне кисеп ябыштыру.

Әлифба дәресендә грамотага өйрәтү чорында түбәндәге мөстәкыйль эш төрләрен кулланырга тырышам:

-         аваз- иҗек анализы ясарга, сүзләрне ,җөмләләрне схема ярдәмендә күрсәтергә;

-         өйрәнелгән хәрефләрне буяу, штрихлау;

-         иҗек таблицасын, баганалап бирелгән сүзләрне , дәреслектәге текстны эчтән укырга; укытучы биреме буенча сайлап уку;

-         дәреслектәге рәсем эчтәлеге буенча сорау- җавап күнегүләре;

-         язу дәфтәрләре белән эшләү;

-         хәреф кассасы белән эш: сүзләр төзү, шул сүзләрне дәфтәргә күчереп язу;

-         тактадан басма хәрефләр белән сүзләр күчереп язарга;

-         бирелгән иҗекләрдән сүзләр төзү һәм аларны язу;

-         хәтердә калдырып, иҗекләр, сүзләр, кыска җөмләләр язу;

-         рәсемнәр ярдәмендә сүзлек диктанты язу: бу эшне ике этапта үткәрәм.

1 нче этап. Конвертка предмет рәсемнәре, иҗекләр салам, Укучылар иҗекләр ярдәмендә предметны белдергән сүзне төзиләр.

2 нче этапта эш катлаулана: конвертка эш – хәрәкәтне сурәтләгән рәсемнәр салам, укучылар инде җөмләләр төзергә тиеш булалар.

      Әлифба дәресләрендә текст белән эшләгәндә түбәндәге мөстәкыйль эш төрләрен куллану уңай нәтиҗәләр бирә:

 Мәсәлән, Кк хәрефләрен өйрәнгәндә “Кыш” текстын укыганнан соң, укучыларга түбәндәге биремне тәкъдим итәм.

-Үзебезнең ферма турында хикәя төзегез. – Без фермада кайчан булдык? – Анда нәрсәләр күрдек? Шулай итеп, укылганга охшаш хикәя төзелә.

Темадаш дәресләр

Темадаш дәресләр укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрә, аларга элегрәк үткәннәрне кабатларга мөмкинлек бирә.Мәсәлән,уку дәресләрендә уку материалы аерым темаларга бүлеп бирелгән. Аларның кайберләре һәр класста да кабатлана. Андыйларга ел вакытларына (Көз. Кыш. Яз. ), халык авыз иҗатына , күренекле даталарга (Белем бәйрәме. 8 Март халыкара хатын- кызлар көне. Җиңү көне. һ.б. )  караган темалар керә.Мин аларны һәр класста бер үк вакытта үтүне планлаштырам. Татар теле буенча Җөмлә, Аваз һәм хәрефләр һ.б.   дәресләрне   темадаш итеп үткәреп була. Мәсәлән : Әкиятләр  темасына класстан тыш дәрес үткәргәндә , 1 класс укучылары әкиятне сәнгатьле уку өстендә эшләсәләр, ә 3 класс укучылары эчтәлекне сөйләү өчен план төзиләр яисә өзекне сәхнәләштереп күрсәтәләр.

   Әйләнә - тирә дәресләрендә  экскурсиядә табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрне күзәткәннән соң, кечкенә класс укучылары Элек – хәзер темасы буенча рәсемнәр ясасалар, өлкән класс укучылары үзгәрешләр турында язмалар яисә мини- сочинениеләр хәзерлиләр.

    Технология дәресләрендә кечкенә класс укучылары шаблон ярдәмендә фанерага рәсем төшерәләр, ә өлкән класслар лобзик ярдәмендә кисәләр Һәм  һәр укучы эшләнмәгә бизәк төшерү өстендә эшли.

Шулай ук технология дәресләрендә проектлау технологиясен тормышка ашырганда да азкомплектлы класслар белән эшләү уңай нәтиҗәләр бирә. Укучылар бергәләп иҗади эшкә тупланалар, максатларын билгелиләр. Кечкенә класслар информация , материаллар тупласа, өлкән класлар  проектны якларга, презентациягә  әзерләнәләр.

   Бер үк темага изложение яздыру да дәресләрне төгәл, кызыклы үткәрүгә ярдәм итә:

Мәсәлән, “Ә би өчен концерт” дигән изложение язганда ике класс белән бергә кереш әңгәмә үткәрәм

-         Гаиләдә кемнәр яшисез?

-         Күршеләрегездә ялгыз гына яшәүче  кешеләр бармы?

-         Аларга ничек булышасыз?

-         Нинди кешеләрне ярдәмчел , мәрхәмәтле дип әйтеп була? дигән сораулар куям.

Хикәяне бөтен килеш укып чыккач, эчтәлекне аңлауларын сораулар ярдәмендә тикшерәм: “Кемнәр турында укыдык?” , “ Балалар кемгә шефлык итәләр?”. Аннары хикәя кисәкләп укыла. Беренче кисәкне укыгач, шундый сораулар куям: “Укучылар нинди эшләр башкаралар?

Икече кисәктән соң, түбәндәге сорауны куям: “Хәят әби кем турында сөйли?”  Өченче кисәкне укыгач, “Әбигә концерт ошаганмы? соравы куела.  Сораулар буенча сөйләгәндә укучылар текстның иң әһәмиятле якларын билгелиләр. Изложениенең планы сорау җөмләләр ярдәмендә  бергәләп төзелә.

   Ә аннан соң инде 2 класс укучылары изложениене язалар, ә 4 класс укучыларына исә хикәянең эчтәлеген иҗади рәвештә дәвам итәргә дигән бирем алалар. Алар үзләренең шефлык эше турында берничә җөмлә өстәп язарга тиеш булалар

Дәреснең төрле этапларында барлык класслар белән берьюлы эш оештыру

   Дәреснең кайбер этапларында барлык класслар белән берьюлы эш оештыру укытучының эшен җиңеләйтә. Мәсәлән , укуның 2 нче яртыеллыгында  рус теле, татар теле дәресләрендә - матур язу күнегүләре, сүзлек эше, сүзлек диктантлары, орфографик бишминутлыклар.

Матур язу күнегүләре

1 класс

3 класс

Х, х хәрефләрен язу

Шул хәрефләр кергән сүзләр язарга

Хх хәрефләрен язу

Сүзләрдән җөмләләр төзеп язарга

 

Орфографик бишминутлыклар

2 класс

4 класс

Һәр дүртенче сүзне язарга

Барлык 12 сүзне дә язарга

 

Рус теле дәресләрендә уен формасында ныгыту, кабатлау этабында түбәндәге формада эшне оештырам: “Кибеттә” уены. Укучылар абактагы предмет рәсемнәрен, исемнәрен атап, “сатып” алалар, ә 3 класс укучылары шул сүзләрне дәфтәрләренә язалар һәм басымын куялар һ.б. биремнәрне үтиләр

1 класс   Азбука

3 класс  Рус теле

Барабан, кукла, шар, кубик,

Дәфтәргә исемнәрен язарга

Шул сүзләр белән җөмлә төзергә

Сүзлек диктанты . Укытучы беренче  сүзне 1 класслар өчен ,  икенче сүзне 3 класс укучылары өчен әйтеп яздыра. Бу эш хәзерлек таләп итә. Беренче дәресләрдә генә искәртү ясала. Ә соңыннан бу эш мавыктыргыч уенга әверелә. Чөнки бу очракта иң игътибарлы укучы билгеләнә: кем бер сүзне дә төшереп калдырмаган, бүтән класс сүзен язмаган һәм хата ясамаган.

Математика дәресендә  телдән исәпләүне бергә үткәрәм:

2класс

4 класс

1 . Перфокарталар белән эш

2.“Эстафета

Ике баганага мисаллар языла, укучы

3. Математик диктант

4. “Кайсы ракетада очасың?”

 

 

 

 

 

 

 

2. “Математик футбол уены”

 

 

 

 

 

 

 

 

3.”Зоопарк” уены.

 

 

 

 

1.     карточкалар ярдәмендә

уены”

лар ,чиратлап , чишәләр

 

Укучыларның исемнәре язылган карточкалар астына мисаллар язылган. Укучылар мисалларны чишәләр, кайсы ракетада очасыларын билгелиләр. Калган укучылар җавапларның дөреслеген сигнал карточкалары ярдәмендә  әйтеп баралар.

2 нче класслар Куяннар , ә 4 класслар Аюлар   командасында.Тупларга мисаллар язылган, Куяннар- сары туплар белән, ә Аюлар соры  туплар белән уйныйлар.Кайсы команда мисалларны дөрес чишеп, тупны капкага кертә ,шул команда җиңә.

Түгәрәктә хайван рәсемнәре, алар астына мисаллар язылган, ә кырыйларында № лы читлекләр. Мисалларны чишеп, тиешле № хайваннарны урнаштыралар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

РАСПИСАНИЕ

 

1 КЛАСС

3 КЛАСС

 

Дүшәмбе

Музыка

Музыка

1

Азбука

Рус теле

2

Физкультура

Физкультура

3

Әлифба

Математика

4

Сишәмбе

Әлифба

Татар теле

1

Математика

Инглиз теле

2

Әйләнә - тирә д. ОБЖ

Әйләнә - тирә д. ОБЖ

3

Азбука

Рус теле

4

 

Уку

5

Чәршәмбе

Азбука

Рус теле

1

Математика

Математика

2

Физкультура

Физкультура

3

Әлифба

Технология

4

Пәнҗешәмбе

Азбука

Рус теле

1

Математика

Инглиз теле

2

Әлифба

Уку

3

Технология

Татар теле

4

Җомга

Азбука

Рус теле

1

Математика

Математика

2

Әлифба

Татар теле

3

Рәсем

Рәсем

4

Шимбә

 

Әйләнә - тирә д. ОБЖ

1

 

Математика

2

 

Рус теле

3

 

Технология

4

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Азкомиплектлы башлангыч мәктәптә укыту -тәрбия эшен оештыру."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инструктор по волейболу

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 292 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.10.2016 1203
    • DOCX 138 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сафиуллина Нурсиня Галимзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 15581
    • Всего материалов: 15

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 66 человек из 34 регионов

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к проведению ВПР в рамках мониторинга качества образования обучающихся по учебному предмету «Математика» в условиях реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 76 человек из 31 региона

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 20 регионов

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по литературному чтению у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы нарративного подхода: теория и методы

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные тенденции в искусстве: от постмодернизма до поп-культуры

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 16 регионов

Мини-курс

Карьера и развитие в современном мире

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе