Инфоурок / Дошкольное образование / Статьи / Бала тәрбияләгәндә уенның әһәмияте
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Бала тәрбияләгәндә уенның әһәмияте

библиотека
материалов

«Бала тәрбияләгәндә уенның әһәмияте».

Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөһим урын алып тора. Аның ярдәмендә бала шәхес формалаша. Уйнаганда балалар үзара дуслаша, мөстәкыйль эш итә, үзләренең уйларын гамәлгә ашыра, дөньяны танып белергә өйрәнә. Мөстәкыйль уен эшчәнлеге һәр баланың физик һәм психик үсешенә йогынты ясый, аңарда әхлаклылык, ихтыяр көче, иҗади сәләт тәрбияләргә ярдәм итә. Бала уенында гаиләдә яки тәрбия учреждениесендә булган вакыйгалар да чагылыш таба, ул өлкәннәргә охшарга омтыла, аларның холык фигыльләрен, мимика һәм жестларын кабатлый.

Мөстәкыйль уйнарга өйрәнсен өчен, өлкәннәр кече яшьтән үк бала уенына җитәкчелек итәргә тиеш. Уйнарга өйрәнмәгән бала машинаны берни уйламыйча этен йөри, курчак белән дә теләр теләмәс уйный. Уенчыклар белән башкача уйный белми, алар аны тиз туйдыра. Аннары әти-әнисеннән яңа уенчык таләп итә башлый.

Өлкәннәрнең бала фикерен, уенын хуплап бергәләп уйнатучы уңай нәтиҗә бирә. Әгәр бала хаклы булмаса, уен барышында төзәтмәләр кертергә мөмкин. Ике яше тулып узган бала уйнарга аеруча ярата, үзенең уеныннан зур канәгатьлек ала. Б у чорда бала хис белән уйный. Ә үсә төшкән саен балаларның уеннарында төп урынны хәрәкәтле уеннар алып тора.Балалар туплар, сикергечләр, кыршаулар белән уйнарга яраталар.Ярышлы уеннарга игътибарлары арта: алар теләп командаларга бүленеп уйнарга яраталар.

Уенның үзәгендә инде, билгеле, уенчыклар тора һәм алар күп төрле.Өлкәннәрнең уенчыкларны дөрес сайлый белүе- балага әхлакый тәрбия бирүдә мөһим шарт. Кече яшьтәге балаларга, гаиләдә һәм балалар бакчасында бигрәк тә сюжетлы- образлы уенчыклар ( курчаклар, төрле җәнлекләр, әкият геройларын) булдырырга кирәк, ә инде урта, зурлар,мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә андый “әзер” уенчыкларга караганда, “эш” таләп итә торганнары (кисмә рәсемнәр, шакмаклар, лего, конструкторлар) файдалырак. Әлеге уенчыклар балалар фантазиясе өчен иркен мәйдан булып тора.

Уенчык балага беренче тапкыр күргәндә генә түгел, ә аны тотып, капшап караганда да, бер урыннан икенче урынга күчергәндә дә, гомумән, һәрвакыт канәгатьлек хисе бирергә тиеш.Уенчыкның йомшак, зәвыклы, җылылык биреп торырлык булуы мөһим. Ул баланың тән тиресенә зыян китерерлек каты, чәнечкеле булырга тиеш түгел.Яшь үзенчәлеген, кызыксынуын, зәвыгын искә алып сайлап алынган уенчыкны бала ярата, үз итә, ул аның иң кадерле әйберенә әйләнә.Әгәр уенчык тышкы кыяфәте белән матур, үзенчәлекле, кызыклы, яңа, катлаулы булса, бала үсә төшкәч аның тормыш- көнкүрештә кулланыла торган предметлар белән охшаш һәм уртак якларын да табарга омтыла. Ул уенчыкның аерым өлешләренә- курчакның аяк- кул бармакарына, хәтта тырнакларына, күлмәгендәге төймәләргә игътибар итә. Гомумән, балага курчагының чын кеше белән охшаш яклары күбрәк булуы ошый. Кайчагында без баланың уенчыкны вату, сындыруының сәбәбен дә аңлап бетермибез бит. Әгәр курчак утырып тора алмаса, бала аның аякларын бөгә. Үзе теләгән нәтиҗәгә ирешә алмаса, ул киреләнә, кычкыра, елый башлый.

Шуңа күрә ике яше тулган балага курчакларның һәм җәнлекләрне чын барлыкка охшатып эшләнгәннәрен дә тәкъдим итәргә кирәк. Әлбәттә һәр баланың бик яраткан уенчыгы була. Бу очракта яшенә туры килә дип, баланы башка уенчык белән уйнарга мәҗбүр итәргә ярамый. Бары тик  уен барышында җайлап кына яңа уенчык тәкъдим итәргә кирәк, баланың игътибарын аның кызыклы, үзенчәлекле якларына юнәлтергә кирәк.

Бала уенчыклары төрле булырга тиеш. Уенчыклар төрле булган саен баланың уены да кызыклы , мавыктыргыч, иҗади була.

Кече яшьтәге балаларның уенчыклары күз алдында булырга тиеш, чөнки бала уенчыкларын күргәндә генә уенның сюжетын уйлап таба ала. Бала күбрәк өлкәннәр янында уйнарга ярата, чөнки ул хуплау, ярдәмгә моһтаҗ.  

Уеннар күптөрле. Сүзле уеннар авазларны, сүзләрне дөрес, ачык итеп әйтергә булышлык итсә, хәрәкәтле уеннар балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык кебек матур сыйфатлар тәрбияли. 3-4 яшьтәге балаларның игътибарлары үзгәрүчән була, шуңа күрә аларга гади сюжетлы уеннар тәкъдим ителә. Мәсәлән, “Кошлар кебек очабыз”, “Машиналар гаражга кайта” һәм башка.Билгеле бер биремне үтәргә кирәк булган уеннар да уйнала, мәсәлән, “Минем яныма килегез”, “Тупны куып тотыгыз”. Мондый вакытта нәниләрне флаг, шакмак, туплар кулланып кызыксынуларын арттырырга була.

5-6 яшьтәге балаларда исә, сүзле уеннар киң уйнатыла башлый. “Куык”, Аю урманында” , “Маэмай” уеннары шундыйлардан. Әлеге уеннар сөйләм телен үстерүгә дә ярдәм итә. Нәниләрнең хәрәкәт осталыкларыда арта барган саен, алар белән җитезлек, өлгерлек, сабырлык таләп ителә торган уеннар да уйнарга мөмкин. Уеннарның кагыйдәләре бераз катлаулана, билгеле бер кагыйдәләргә буйсына башлый ( күрсәтелгән юнәлеш буенча гына йөгерү). Бу яшьтә бергәләп тимераякта шуарга, җәен ике көпчәкле велосипедта йөрергә өйрәтергә була.

6-7 яшьлек балаларның уеннарында төрле физик күнегүләр, спорт һәм халык уеннары белән мавыга башлыйлар. Балалар белән сигнал буенча хәрәкәт башкара белү, пространствода үз урыннарын таба белергә, өлгерлек, җитезлек, игътибарлылык, кыюлык кебек ихтыяри сыйфатлар тәрбияләргә булышлык итә.

Шулай ук балага уен өчен махсус бер урын гына билгеләп кую дөрес түгел, әлбәттә. Ул, уйнаудан туктагач, уенчыкларын җыеп куярга теләмәсә дә, аларны бер урыннан икенче урынга күчереп өйртүне тыймаска кирәк.

Мисал өчен 3 яшьлек бала яши торган йортны күзаллыйк. Бала уйнаудан туктаган, ләкин уенчыкларын җыярга теләми. Бу мәсәләне хәл итү өчен әнисе ярдәмгә килә.

  1. Син, кызым, үзеңнең уенчыкларыңны җыеп куй, ә мин аш бүлмәсендә савыт- саба юам, - ди аңа әнисе.- Ләкин алдан ук килешеп куябыз: барысы да чиста, пөхтә итеп җыештырылган булырга тиеш. Эшне кайсыбыз беренче тәмамлар икән?

Мондый алымны куллану уңай нәтиҗә бирә. Тагын башка алымда кулланырга мөмкин.

  1. Урамга чыгар вакыт җитте, баланың уенчыкларын җыештыртыр өчен әнисе , кызына :Курчагыбыз Айсылу, син карап тор минем кызым уенчыкларын җыештырсын, аннары миңа әйтерсен, - ди һәм иелеп курчакның колагына нидер пышылдый.

Әлбәттә кызга бик кызык тоела, аның әнисе ни пышылдаганын беләсе килә.

  1. Әнием, син ни дип әйттең ул курчакка ,-дип сораячак.

  2. Юк, әйтмим. Бу-сер. Бүлмәне җыештыр анныры әйтермен ди.

Кыз әлбәттә бүлмәне җыештырачак һәм курчагынын аңа карап торганың күргәч тырышачак.

Әнисе бүлмәгә кергәч кызының уенчыкларын җыеп куюын күргәч мактаячак, һәм курчакка ни әйтүен әйтәчәк.

Бала , әлбәттә мактау сүзе ишеткәч шатланачак, башка вакытта да теләп җыештырачак.

Бу очракта әнисе кулланган сюжетлы- образлы уен әхлакый тәрбия бирү алымы да булып тора.

Баланың уенчыкларын даими рәвештә бергәләп карап, юып, билгеле бер урынга әйбәтләп урнаштыруда мөһим. Ватык уенчыкларны бергәләп төзәтергә мөмкин. Уенчыкларны “дәвалау” да образлы ярдәмендә сюжетлы-рольле уен рәвешендә оештырырга мөмкин.

         Йомгаклап шуны әйтергә була, уен баланы активлаштыра, аңарда иптәшлек, дуслык, бер-берсенә карата,үзара ихтирам итү хисе тәрбияли, аның акыл үсешенә йогынты ясый.





Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-399497

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"