Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Бала тәрбияләүдә - Тукай мирасы. Ата-аналар конференциясе.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Бала тәрбияләүдә - Тукай мирасы. Ата-аналар конференциясе.

библиотека
материалов

Бала тәрбияләүдә - Тукай мирасы.

Ата-аналар конференциясе. 26 нчы апрель, 2011 нче ел.


- Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләребез, кадерле балалар, укытучылар,

кунаклар!

Без сезне үзебезнең лицеебызда күрүебезгә бик шат.

Һәр елны татар халкы апрель аен түземсезлек белән көтеп ала. Табигатьнең иң матур ел фасылы булган өчен генә түгел, ә безгә Габдулла Тукайны бүләк иткән матур көннәр итеп каршы алабыз.

Һәр елны татар телендә аралашкан һәм татар телен дәүләт теле буларак өйрәнгән кешеләр Тукаебызны укыйлар, өйрәнәләр.

Татарстан Республикасы Президенты Карары нигезендә Татарстанда 2011нче ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителде.

Республикакүләм һәм муниципаль дәрәҗәдә күп кенә чаралар үткәрелде һәм үткәреләчәк әле.

Бүгенге конференциябезнең темасы: “Бала тәрбияләүдә -Тукай мирасы”.

Без Тукайны шагыйрь буларак та, тәрбияче буларак та, мөгаллим буларак та ачып бирергә тырышырбыз.

Беренче булып, сүзне лицей директорына Валентина Васильевнага бирәбез.

...........................................................................................................

Беркемгә дә сер түгел, бүгенге мәктәп, бигрәк тә тәрбия өлкәсендә, тирән үзгәрешләр кичерә. Патриотлык хисләренең сүнүе, татар телен санга сукмау, олыны – олы, кечене кече итә белмәү, укытучыга хөрмәт кимү кебек күренешләр җанны әрнетә.

Безнең укытучыларыбыз төшенкелеккә бирелмичә, үз эшләрен намус белән башкара. Бу эш яхшы нәтиҗәләр китерә.

Быел татар теленнән муниципаль олимпиадаларда укучыларыбыз 6 призлы урын алып кайттылар. (слайдта күрсәтелә)

...........................................................................................................

Укучыларыбыз республикакүләм һәм муниципаль фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар. (Нәтиҗәләр слайдта)

...........................................................................................................

Муниципаль бәйгеләрдә дә актив. (Нәтиҗәләр)

...........................................................................................................

Безнең лицеебызда да “Тукай укулары» үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты секциясендә үзләренең эчтәлекле чыгышлары белән 39 укучы катнашты.

Күргәнебезчә, Габдулла Тукай елының 4 ае эчендә укучыларыбыз күпме чараларда катнаштылар.

Мәктәп программасы нигезендә укучыларыбыз Габдулла Тукай иҗатын беренче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр өйрәнәләр. Ел саен аның яңа шигырьләре белән танышалар. Укучыларны Габдулла Тукай шигырьләренә якынайту – бик катлаулы һәм шул ук вакытта изге эш. Ник дисезме? Чөнки Тукай иҗатыннан тәрбиянең һәр өлкәсенә караган күп сорауларга җавап табарга мөмкин. Ата-анага, туган якка мәхәббәт, туган тел белән горурлану хисләрен; чын дус, якын сердәш була белү проблемаларын шагыйрь дөрес итеп сүрәтләп бирә белгән. Ул яшьләрне тәрбияләү юлларын ачарга тырышкан. Тукай уенча, төп юлларның берсе- гаилә тәрбиясе.

Баланың киләчәгенә дөрес юнәлеш бирү, әлбәттә, ата-анага бәйле дип санаган Габдулла Тукай.

Аның сүзләрен сезгә җиткерәсем килә:

...Бала тәрбияләү уңай эш түгел, тәрбия итә белмәсәң, халык каршында да, халикъ (Алла) каршында да, җавап бирергә туры киләчәк!”(слайдта да күрсәтелә)

- Без аларны онытмаска тиеш.

Ә хәзер мин сүзне лицей укучыларына тапшырам.

Татар теленең укытылуы лицейда ничек куелган? Габдулла Тукай мәктәптә ничек өйрәнелә?

Бу сорауларга җавап табып, Тукайга якынаерсыз дип , ышанып калабыз.

(Конференцияне дәвам итеп, укучылар алып бара. Балаларның чыгышлары тәкъдим ителә)

- Хөрмәтле әти-әниләребез, кемнең әйтәсе сүзе бар? Рәхим итегез.

Конференциябез тәмам. Исәнлек-саулык сезгә, киләсе очрашуларга кадәр! Сау булыгыз.

Краткое описание документа:

Бала тәрбияләүдә - Тукай мирасы.

Ата-аналар конференциясе.

- Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләребез, кадерле балалар, укытучылар,

кунаклар!

Без сезне үзебезнең лицеебызда күрүебезгә бик шат.

Һәр елны татар халкы апрель аен түземсезлек белән көтеп ала. Табигатьнең иң матур ел фасылы булган өчен генә түгел, ә безгә Габдулла Тукайны бүләк иткән матур көннәр итеп каршы алабыз.

Һәр елны татар телендә аралашкан һәм татар телен дәүләт теле буларак өйрәнгән кешеләр Тукаебызны укыйлар, өйрәнәләр.

Татарстан Республикасы Президенты Карары нигезендә Татарстанда 2011нче ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителде.

Республикакүләм һәм муниципаль дәрәҗәдә күп кенә чаралар үткәрелде һәм үткәреләчәк әле.

Бүгенге конференциябезнең темасы: “Бала тәрбияләүдә -Тукай мирасы”.

Без Тукайны шагыйрь буларак та, тәрбияче буларак та, мөгаллим буларак та ачып бирергә тырышырбыз.

Беренче булып, сүзне лицей директорына Валентина Васильевнага бирәбез.

Автор
Дата добавления 24.01.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров253
Номер материала 332862
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх