Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Балалар бакчасында әдәп –әхлак тәрбиясен гаилә белән берлектә бирү.
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 20 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 203 курсов со скидкой 40%

Балалар бакчасында әдәп –әхлак тәрбиясен гаилә белән берлектә бирү.

библиотека
материалов

Балалар бакчасында әдәп –әхлак тәрбиясен гаилә

белән берлектә бирү.

Һәр тәрбияче һәм ата-ана үзенең баласының сәламәт һәм бәхетле булуын тели һәм шуңа ирешүне максат итеп куя. Әмма барыбыз да балаларны ничек итеп әдәпле, тирә-як мохиткә, табигатькә игътибарлы итеп тәрбияләү турында уйланабыз микән?
Әлбәттә, моның сере бик гади–без балаларны сәламәт яшәү рәвешенә күнектерергә тиешбез. Яман гадәтләрдән арындырырга, дөрес тукланырга, кешеләргә карата эчкерсез мөнәсәбәттә булырга, мохтаҗларга ярдәмгә килергә өйрәтергә тиешбез. Бүген җәмгыятьтә барлыкка килгән күренешләр гаиләнең әхлакый нигезе урнашуына да кире йогынты ясый: балалар һәм ата-аналар бер-берсеннән читләшә, каршылыклар көчәя һәм шуңа бәйле акыл үсешендә дә һәм үз-үзен тотышында да проблемалары барлыкка килгән балалар саны арта бара.
Психологлар һәм педагог-галимнәр әйтүенчә, файдалы гадәтләр булдыру өчен иң уңай вакыт–мәктәпкәчә тәрбия алу чоры. Мәгълүм булуынча, бала күп вакытын гаиләдә үткәрә. Биредә, әлбәттә, ата-ананың үз-үзен тотуы балага үрнәк булып тора. Шуңа күрә тәрбияви эшне ата-аналардан башлау дөресрәк. Моның өчен гаиләдә тынычлык, үзара ярдәмләшү, гаиләдәге кешеләр сәламәтлеге турында кайгырту — матур гадәтләрнең берсе.Безнең «Гүзәл» балалар үстерү үзәгендә бакчада һәм өйдә баланың индивидуаль сәләтен үстерүгә уңайлы шартлар тудыру өчен бакча һәм гаилә арасында уңай мөнәсәбәтләр булдыру тәрбия эшенең төп максатларыннан санала. Бу җәһәттән ата-аналар белән очрашып әңгәмәләр кору, гаиләләр белән спорт уеннары оештыру да тәрбия бирүнең төп юнәлешләренең берсе.
Бала шәхес буларак тулысынча ачылсын өчен, аның янында аны аңлаган, ягымлы сүзләр белән җылыткан, кирәк чакта яклый белгән ата-анасы булырга тиеш. Гаилә–баланың иң төп тәрбиячесе, тотрыклы гаилә традицияләре булмаган өйдә балага дөрес тәрбия биреп, аны әхлаклы итеп үстерү дә бик авыр була.
Тәрбия бирү учакларында шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрүгә дә зур игътибар юнәлтелә. «Без сезгә бәхет телибез», «Гаилә бәйрәме» кебек матур чараларны үткәрү гадәткә керде. Гаилә әгъзалары белән бакчаларда бергә чаралар оештыру балада әдәп тәрбияләү мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә. Безгә шуны онытмаска кирәк: бары тик бердәм, мәдәниятле милләт кенә җинаятьчелек, наркомания кебек начар гадәтләргә каршы тора алачак.

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген таләп итә торган дәвамлы эш. 2 яшькә кадәрге балалар күбесенчә гаиләдә тәрбияләнә. Димәк, әдәплелек кагыйдәләре өйдә әти-әни, әби-бабай тарафыннан өйрәтелә. Бу эш ата-аналардан зур тырышлык һәм сабырлык тәлап итә. Балаларга “алай ярамый”, “болай эшләмә” дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәтиҗәләр бирми. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш. Гаиләдә нигез итеп салынган балалар бакчасында тагын да үстерелә, камилләштерелә. Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши. Тәрбия иҗтимагый күренеш. Тәрбия эшеннең стратегик максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интелектуаль – әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбрәт. Рухи ярлылык әхлаксызлык тудыра. Әхлаксыз җәмгыятнең киләчәге юк. Шуңа күрә бала кечкенә булганда үк әхлак тәрбиясенә игътибар бирергә дип саныйбыз. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәрбиясе кешедә яштән үк тәрбияләнә.

Балаларның социаль-шәхси үсеше “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасының” “Бала һәм әйләнә-тирә дөнья”, “Әхлак тәрбиясе”, “Хезмәт тәрбиясе”, “Культура-гигиеник күнекмәләр тәрбияләү”  бүлекләрендә ачыклана. Балаларның предмет тирәлеге һәм җәмгыять тормышы күренешләре белән танышулары “Бала һәм әйләнә-тирә дөнья” бүлегендә тәкъдим ителә.

Предмет тирәлеге һәм җәмгыять тормышындагы күренешләр белән танышу балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеменнән башлана һәм балаларның белемнәре елдан-ел тирәнәйтелә бара. Мәсәлән, беренче кечкенәләр төркемендә бала әйләнә-тирәдәге предметларның исемнәрен, аларның формасын өйрәнсә, икенче кечкенәләр төркемендә бала предметның кулланылышы белән таныша. Уртанчылар төркемендә инде бала төрле хезмәт эшчәнлеге вакытында кулланыла торган предметларны аерырга өйрәнә: мәсәлән, эшләгәндә, рәсем ясаганда, уйнаганда кирәк була торган. Зурлар төркемендә бала предметның нинди материалдан эшләнгән булуын аңлатырга, предметның нәрсәдән эшләнгән булуына карап аның ныклыгы, предметның үзлекләре һәм сыйфатлары турында фикер йөртергә өйрәнә. Мәктәпкә хәзерлек төркемендә исә балалар предметларның кайда һәм ничек ясалуы хакында өйрәнәләр.

Әхлак тәрбиясе бирү балалар бакчасының барлык төркемнәредә дә, барлык төр балалар эшчәнлеге барышында да тормышка ашырыла. Әхлак тәрбисе бирү нәтиҗәсендә балаларда:

-әйләнә-тирә дөньяга карата уңай караш тәрбияләнә;

-гаиләсенә, туган ягына, туган авылына, туган иленә мәхәббәт тәрбияләнә;

-коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы, үзеңнең һәм башкаларның эшләгән эшләрен гадел бәяләү сәләте формалаша;

социаль-иҗтимагый сыйфатлар тәрбияләнә.

Шуңа күрә тәрбияче һәр балага хөрмәт белән карарга тиеш, балаларның бер-берсе белән эмоциональ-уңай мөнәсәбәттә аралашуны оештыра белергә тиеш дип саныйбыз.

Әхлак тәрбиясе бурычлары беренче кечкенәләр төркеменнән башлап тормышка ашырыла. Бу төркемдә балаларга аларның җенес буенча аерымлау турында башлангыч мәгълумат бирелә: малайлар кыска чәчле була, алар күлмәк, чалбар, шорты кияләр, ә кызлар озын чәчле булалар, алар бантик тагалар, матур, чәчәкле күлмәк кияләр. Икенче кечкенәләр төркемендә бу белемнәр тирәнәйтелә: малайлар күбрәк машина, туп белән уйнылар, ә кызлар курчак белән, малалар көчлерәк, кыюрак булалар, ә кызлар көчсезрәк. Уртанчылар төркемендә инде малайларда кызларга карата, ә кызларда малайларга карата хөрмәт тәрбияләнә башлый. Зурлар төркемендә малайларны кызларга карта игътибар күрсәтергә өйрәтәләр: кызларга урындык алып килергә, аларга булышлык күрсәтергә һәм башкалар. Кызларда исә тыйнаклык тәбияләргә, әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртырга, малайлар күрсәткән игътибарга рәхмәт әйтергә өйрәтергә кирәк. Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә малайларда һәм кызларда үз җенесе вәкилләренә хас булган сыйфалар тәрбияләүне дәвам итәргә кирәк: малайларда кызларга булышу, ярдәмчеллек, урын бирү, ишектән чыкканда алдан үткәрү сыйфатларын, ә кызларда – тыйнаклык, кайгыртучанлык, пөхтәлек кебек сыйфатларны.

Ата-аналарга гаиләдә бу күренешләрне тәрбияләргә киңәш ителә. Аларны шулай үк төрле матур әдәбият, сюжетлы ролле уеннар аша бирү мөһим. Мәсәлән: без  төркемдәге ата-аналарга шундый китаплар тәкъдим итәбез: “Иң матур сүз”, “Гөлбакча”, “Уйный-уйный үсәбез”, “Тел күрке – сүз”, “Тел дигән дәрья бар”, шулай ук бу китапларны төркемдә режим моментларында актив кулланабыз. Аларның эчтәлеген сөйлибез, морален аңлатабыз. Ә сюжетлы-ролле уеннар, мәсәлән, “Гаилә” уеныныда гаилә мөнәсәбәтләре, әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләнә, ә инде “Кибет”, “Ветеринар клиникасында”, “Яшелчә кибетендә”, “Аптека” һәм башка уеннарда олыларга хөрмәт, сөйләшкәндә ягымлы сүзләр кулланырга өйрәтәлә.

Шулай итеп, безнең балаларыбыз инсафлы, тәртипле һәм әдәпле булсын өчен, киләчәктә тормышлары якты, матур, күңел тынычлыгы булсын өчен аларны кечкенәдән үк бу әйберләрне өйрәтеп үстерү төп максатларыбызның берсе. Максатларны тормышка ашыру – ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең зур тырышлыкларын тәләп итә торган эш.





Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 20 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-372284
2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"