Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Статьи / Балалар сөйләмендәге кимчелекләрне бетерүдә уеннарның роле
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Балалар сөйләмендәге кимчелекләрне бетерүдә уеннарның роле

библиотека
материалов

Валиева Г.М. Балалар сөйләмендәге кимчелекләрне бетерүдә уеннарның роле

Татарстан Республикасы Балык-Бистәсе муниципаль районы Биектау авылы “ Кояшкай ” балалар бакчасы тәрбиячесе

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар еш кына аерым авазларны дөрес әйтмиләр. Моннан тыш, күп кенә балалар кайбер авазларны я төшереп калдыралар, я урыннарын алыштырып әйтәләр. Кайбер балаларның сөйләме тиз һәм аңлаешсыз була. Сөйләм вакытында бала авызын тиешенчә ачмый, авазлар артикуляциясе көчсез. Моны галимнәр сөйләм органнарының акрын үсеше белән аңлаталар. Сөйләгәндә сөйләм органнарындагы вак мускуллар хәрәкәтләренең төгәл һәм тиз үтәлүе бик әһәмиятле. Мондый сыйфатлар тора бара формалаша. Бала сөйләгәндә өзек-өзек, шаулы, туктаусыз сулыш ала. Авазларны әйткәндәге җитешсезлекләр балага тискәре тәэсир итәләр: ул үз эченә йомыла, кырыслана, тынычсызлана, аның кызыксынучанлыгы кими, бу, үз чиратында, акыл ягыннан артта калуга китерергә мөмкин, шулай ук баланың сөйләме аңлаешсыз, тыңлаучы балалар өчен кызыксыз була. Балалар сөйләме камил, төгәл, аңлаешлы булсын өчен фонетик нормаларны сөйләмдә үзләштерү һәм ныгыту күздә тотыла. Балаларны ана телендә дөрес һәм матур сөйләшергә өйрәтү, телне аралашу чарасы гына түгел, ә бәлки киләчәктә белем алу чарасы буларак та кулланырга әзерләү безнең төп бурычыбыз булып тора. Сөйләмендә кимчелекләре булган балаларның һәммәсенең дә диярлек үзәк нерв системасы теге яки бу дәрәҗәдә зарарланган булуын исәпкә алып, коррекция эшен уен элементлары белән кызыклы оештыру көткән нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Эшне дөрес оештырганда гына, балаларны кызыксындырырга, сәламәтлекләренә зыян китермичә, уен формасында тиешле күләмдә белем һәм күнекмәләр бирергә мөмкин. Иң элек коррекция эшендә бөтен анализаторларның да катнашуы әһәмиятле икәнен әйтеп үтәргә кирәк. Бала ишетеп кенә кабул итә, әмма исендә калдыра алмый. Беренчедән, бу яшь үзенчәлекләренә бәйле булса, икенчедән, сөйләм үсеше гомуми җитлекмәгән балаларның югары психик функцияләре – хәтер һәм игътибар җитмәвеннән килә. Шуның өчен һәр өйрәнә торган материалны бала күрергә, ишетергә, капшап карарга, тотып уйнарга, иң мөһиме, берәр образда кабул итәргә тиеш. Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, без балаларга тәкъдим ителә торган һәр материалга уен элементы, образ, шулай театральләштерү алымнарын кертәбез. Балалар тормышында төп эшчәнлек – уен. Уенда бала үзенең куркуын җиңә, чынлыкта тыела торган тойгылар кичерә. Балаларның уйлап чыгару сәләте бик көчле, алар тормыштан алган хисләрен әкият, хикәяләр эчтәлегенә кушып, үз фантазияләрен өстәп, рольләрне бик күп иҗади элементлар белән баеталар. Һәр аваз үзе үк нинди дә булса образ, ситуация белән бәйләп кабул ителә. Беренче вакытта әзер образлар бирелсә дә, тиз арада аны балаларның үзләреннән таптыру эшне уңышлырак алып барырга ярдәм итә. “У” авазы – бүре улый, урамда җил тавышы, “ ашыгыч ярдәм машинасы” кычкырта, моңа балалар машина сигнализациясен дә өстәп китәләр. Гомумән, балалар фантазиягә бай, ә моны һәр җирдә уңышлы файдаланырга була. Өйрәнү, истә калдыру өчен , хәрефне “җанландыру” алымнарын кулланабыз. Хәрефләрнең күбесен таякчыклардан ясап була. Мәсәлән, “т” хәрефен чүкеч ясау белән чагыштырабыз. Бала хәрефне онытып җибәрсә, чүкечкә охшаганын искә төшерәбез яки үзеннән сорыйбыз: “т” хәрефе нәрсәгә охшаган? Аваз- минималь таркалмас сөйләм берәмлеге ул. Авазларны дөрес әйтү балаларның сөйләм аппараты әгъзалары эшчәнлегенә бәйле. Кайбер очракларда бала барлык авазларны дөрес әйтә, дикциясе яхшы, ләкин аерым сүзләрне әйткәндә хаталар җибәрә. Кече яшьтә балаларга сүзләрне кыскарту, авазларның һәм иҗекләрнең урыннарын алмаштыру, төшереп калдыру, авазлар өстәү хас. Бу үзенчәлекләрне белү мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сүзләрне әйтүдәге хаталарын тизрәк төзәтергә ярдәм итә. Авазларны дөрес әйтергә өйрәтү максатында түбәндәге уеннарны оештырабыз: “Футбол”, “Кибет”, “Сүзләр эзлибез” һ.б. Бу уеннарда балаларның игътибарлылыгы арта, сүзлек запасы баей, уйлау-фикерләү сәләте үсә. Куык кабарту, тәгәрмәчкә тын кертү, паровоз туктавы, җил исү, яңгыр яву күренешләрен имитацияләү уен-күнегүләре авазларны дөрес әйтергә өйрәтүдә ярдәм итә. Балалар әкият дөньясында яшиләр. Алар әкиятләрдә үзләренең фантазияләрен эшкә җигәләр, бүгенге көнне үз тормышлары белән үрелдереп, сөйләм телләрен үстерәләр, яхшыдан яманны аерырга өйрәнәләр. Балаларга иҗади сәләтләрен үстерү өчен булдыра алган кадәр мөмкинлек тудырылган: бармак театры, курчаклар һәм перчатка театры персонажлары белән балалар теләгән вакытларында уен- инцсенировкалар оештыра алалар. Сүзле үстерешле, мәсәлән, “Кар бөртекләре”, “Син нишләргә яратасың?”, “Килегез, кил, кошкайлар” кебек уеннарда, балалар сүзгә туры китереп хәрәкәт итәләр, бу үз чиратында сөйләм телен һәм логик фикерләүне дә үстерүгә ярдәм итә. Кызыклы, мавыктыргыч “Сүз яса”, “Сүз төзе”, “Парын тап”, “Кампа каршы сүзне әйт”, “Уенчыкны тасвирла” һәм башка күп төрле уеннарны , төрле фонетик күнегүләр һәм биремнәрне һәр көн белем бирү эшчәнлегендә, уеннарда, режим моментларында файдаланабыз. Үстерешле диалоглар бәйләнешле сөйләмне үстерә, баланың үз - үзенә ышанычын арттыра, өлкәннәр, иптәшләре белән аралашканда югалып калмаска өйрәтә. Тизәйткечләр балаларның ишетү сәләтен үстерә. Алар авазларның дөрес әйтелеше, сөйләм темпы, тел хәрәкәте, аваз куелышы, дикция өстендә эшләгәндә бик кирәк. Комплекслы эшнең башка формалары да зур әһәмияткә ия. Алар дәрестән тыш вакытта, сүзле, җырлы, хәрәкәтле, үстерешле, дидактик уеннарда, бәйрәм иртәләрендә алып барыла. Предметлы – үстерешле тирәлекнең ни дәрәҗәдә бай булуы, кул чукларын ныгытуга оештырылган уеннар да балаларның сөйләмен үстерүгә зур йогынты ясый. Әвәләү, рәсемләү, ябыштыру, кул хезмәте, шнурлау, төрле мәрҗәннәр тезү, төймәләү, үрү, бөкеләрне бору, ачу – ябу кебек эшләрнең йогынтысын киметергә ярамый. Галимнәр әйтүенчә, бармакларның вак мускулатура хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча даими алып барылган эш сөйләм телен генә түгел, ә бәлки баш мие эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның ишетү, күрү сәләте дә яхшыра. УМК да тәкдим ителгән бармак уеннары, мультфильмнар, дидактик материал бик отышлы дип саныйм. Үз эшебездә бу материаллардан киң файдаланабыз. Шулай итеп, балалар сөйләмендәге кимчелекләрне бетерү буенча эш бербөтен система булып торырга тиеш. Ул баланың бакчага килгән беренче көннәреннән үк башлана. Олыларның махсус игътибарыннан башка, балаларның сөйләмдә авазлар ягы үсеше тоткарлана, тискәре сөйләм гадәтләре барлыкка килергә мөмкин, ә аларны төзәтүе бик авыр.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 23.10.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Статьи
Просмотров100
Номер материала ДБ-284756
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх