Инфоурок / Музыка / Конспекты / " Балаларга музыкаль тәрбия бирү, музыка җитәкчесенең төп эше"

" Балаларга музыкаль тәрбия бирү, музыка җитәкчесенең төп эше"


Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 184 курса профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүдә музыкаль кичәләр, бәйрәм иртәләре зур һәм әһәмиятле урын алып тора.

Балаларга музыкаль тәрбия бирү, музыка җитәкчесенең төп эше. Ләкин, бу чаралар гади күңел ачу гына түгел, ә әти-әниләр каршысында сынау тоту; музыка җитәкчесенең, тәрбияченең, балаларның эшенә йомгак ясау булып та тора бит. Әти-әниләр, күп вакыт, шушы ачык мероприятиеләрдә генә бакча тормышы, андагы эшнең эчтәлеге һәм ни дәрәҗәдә катлаулы, җавплы икәнен күрәләр. Бәйрәм иртәләрендә балаларның белеме, үз-үзләрен тота белүләре, сөйләме, сәләтләре, җаваплылыклары, җитезлек, кыюлыклары, активлыклары күренә. Ә боларның барысы да, музыка җитәкчесе, тәрбиячеләр Һәм тәрбияче ярдәмчеләренең бер юнәлештә, максатчан, эзлекле, даими тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Уңышларга, бары тик, бердәм, аңлашып, ярдәмләшеп эшләп кенә ирешеп була.

Бәйрәм кичәләрен планлаштырганда ук бергәлек кирәк; нинди җыр, биюләр, уеннар, сюрприз моментлары, нинди персонажлар кертергә кирәклеген, нинди киемнәр, маскалар әзерләргә икәнлеген сөйләшеп, кем кайсысына җаваплы булуын билгеләү мөһим. Бу исә, музыка җитәкчесе балалар белән генә түгел, тәрбияче һәм тәрбияче ярдәмчеләре белән дә эш алып бара дигән сүз.

Кичәгә әзерлек чорында тәрбяче ярдәмчесенә дә эш күп. Иң беренче чиратта, музыка залына балаларны бергәләп алып бару, бүлмәгә кайтканда каршылау. Тәрбияче шөгыль барышында балалардан аерылырга тиеш түгел икәнен барыбыз да яхшы белә. Шулай булгач ,тәрбияче ярдәмчесенең шөгыль барышында да, бигрәк тә кечкенәләр төркемендә , балалар янында булуы кирәк. Кечкенәләр төркемендә узган кичәләрдә өзеклек, пауза булмау шарт, чөнки бу яшьтәге балалар тиз ялыгалар, игътибарлары кыска вакытлы бит. Баланы, кайвакыт, музыка залыннан алып чыгып китәргә, киемен алмаштырырга, алып кереп үз урынына утыртырга кирәк була; менә шул чакта кече тәрбияченең игътибарлылыгы, җитезлеге, бала белән якын мөнәсәбәттә булуы сорала .

Бәйрәмнәргә әзерлек чорында, тәрбияче ярдәмчесе балалар өйрәнгән җырлар белән дә танышып бара, бергәләп өйрәнә. Балалар буш вакытларында да өйрәнгән җырларны кабатларга, яки җырлап уйнарга яраталар, кайвакытта тәрбияче ярдәмчесен дә үзләре янына чакыралар, бергәләп җырлавын сорыйлар. Биюләр өйрәтүне алыйк; балаларны түгәрәктә йөрергә, үз урыннарына басырга, парлы хәрәкәтләр ясарга , урыннарын табып дөрес утырырга өйрәткәндә, билгеле, тәрбияче үзе генә җитешә алмый, ә музыка җитәкчесенә уен кораланда уйнарга кирәк. Димәк, бу очракта да, кече тәрбияче ярдәмгә килә. Ә әкиятләр сәхнәләштергәндә - андагы геройлар , сюрприз момент-ларындагы персонажлар өчен костюмнар, маскалар әзерләү, билгеле, тәрбияче ярдәмчесе белән бергәләп башкарыла.

Безнең бакчада эш нәкъ менә шулай алып барыла.( Кече тәрбияче кулы белән эшләнгән эшләр күрсәтелә)

Бәйрәмгә музыка залын әзерләү, уеннарга атрибутлар ясау да күп вакыт һәм тырышлык сорый. Бу эштә дә тәрбияче ярдәмчеләренең актив булуы кирәк. Алдагы көнне үк зал бергәләп бизәлеп, кирәкле бар әйберләр дә әзерләнеп, билгеле урынга куела.

Бәйрәм үтәсе көнне балалар аеруча шау-шулы, хәрәкәтчән, таркау, кайберләре ярсу була , чөнки алар дулкынланалар. Кайбер балалар әти-әниләрен күргәч елый, киреләнә башлый. Балаларны тынычландыруга, юатырга киемнәрен әзерләүгә һәм киендерешүгә тәрбияче ярдәмчеләре дә алына.

Балалар бакчасында эшләгән һәр кеше сәләтле артист булырга мәҗбүр, һәм бу шулай да. Балалар күңелен аңлаган, үзе дә балаларча уйный шаяра, җырлый, бии, рәсем ясый белгән кешеләр генә балалар бакчасында эшләүгә алына бит.

Безнең бакчада нәкъ менә шундый тәрбияче ярдәмчеләре эшли. Алар кирәк булса, “әби” дә, “бабай” да “урман җәнлекләре” дә. Кирәк булса җырлыйлар да ,бииләр дә.

Бәйрәм иртәләредә төшерелгә менә бу фотолар шул турыда сөйли. (Экранда фотолар күрсәтелә, тәрбияче аңлатма бирә)

Әкиятләрне сәхнәләштергәндә , сюрприз моментларында роль-ләр башкарырга кирәк булганда, һәрчак тәрбияче ярдәмчеләре алына. Аларның сөйләмнәре ачык, аңлаешлы, сәнгатьле булырга тиеш. Моңа өйрәтү музыка җитәкчесенең, төркем тәрбия-чесенең бурычы.

Тәрбияче ярдәмчесе бәйрәм сценариесе белән алдан таныша. Бәйрәм барышында өзеклек булмасын өчен кайда нәрсә кертергә, бирергә кирәклеген яттан белә һәм кертә, урнаштыра. Ә моның өчен, кичәгә әзерлек барганда бергәләп эшләү шарт.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып нәтиҗә ясарга мөмкн; балалар бакчасына эшкә килгән һәр кеше, ул гади җыештыручы, ашатучы, яки пешекче генә түгел. Ул бала тәрбияләүче дә. Ә тәрбияче ярдәмчесе ул – турыдан – туры тәрбияче, музыка белгече, әти-әниләр һәм балалар белән тыгыз элемтәдә торып эшләүче. Димәк ул педагокларга хас сыйфатларга ия булырга; культуралы, әдәпле, ягымлы, мәрхәмәтле, сәләтле, сабыр, җитез, эшчән, күпкырлы үсеш алган шәхес булырга тиеш.

Бакчада үткән бәйрәм кичәләре, музыкаль иртәләрнең күңелле, матур, уңышлы үтүе, балаларыбызның бу мероприятиеләрне көтеп алуы, теләп ктнашуы һәм әти-әниләребезнең кәефе яхшы булып, безгә рәхмәтле булулары барыбыздан да: тәрбияче, музыка җитәкчесе, тәрбияче ярдәмчесеннән тора.

Безнең бакчада эшләүче кече тәрбиячеләр югарыда әйтелгән таләпләргә бар яклап та туры килә, күбесенең эш тәҗрибәләре зур, тиешле белемнәре дә бар.Без кулга-кул тотынып,аңлашып эшлибез.




Общая информация

Номер материала: ДБ-244861


Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG

Похожие материалы

Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Правовое обеспечение деятельности коммерческой организации и индивидуальных предпринимателей»
Курс профессиональной переподготовки «Логистика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Организация менеджмента в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Организация маркетинга в туризме»
Курс повышения квалификации «Использование активных методов обучения в ВУЗе в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация маркетинга в туризме»
Курс повышения квалификации «Актуальные вопросы банковской деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности преподавателя детской хореографии»
Курс повышения квалификации «Музыкальное развитие детей в соответствии с ФГОС ДО»
Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в профессиональном образовании»
Курс профессиональной переподготовки «Эксплуатация и обслуживание общего имущества многоквартирного дома»
Курс профессиональной переподготовки «Техническая диагностика и контроль технического состояния автотранспортных средств»
Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в сфере начального общего, основного общего, среднего общего образования»
Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в сфере дошкольного образования»
Курс профессиональной переподготовки «Гражданско-правовые дисциплины: Теория и методика преподавания в образовательной организации»