Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / "Балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтүдә бармак уеннарының әһәмияте"(Тәҗрибә белән уртаклашу)

"Балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтүдә бармак уеннарының әһәмияте"(Тәҗрибә белән уртаклашу)

  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида № 10 «Алтынчеч”города Азнакаево Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан



hello_html_2e3189c1.gif

(Тәҗрибә белән уртаклашу)












1 нче категоияле тәрбияче: Исхакова З.Н.

2015 ел.


Без I-нче кечкенәләр төркеменнән Ф.В.Хазратованың “Туган телдә сөйләшәбез” укыту-методик комплектын кулланабыз. Бу кулланма белән эшләү бик уңай, чөнки аңа аудио язмалар, рәсемнәр, әзер эшчәнлекләр кергән.

Балалар белән үткәрелә торган эшчәнлек конспектлары тулы күләмле итеп язылган. Белем һәм тәрбия бирү процессында балалар белән эшчәнлекне оештырганда безгә, тәрбиячеләргә, иҗади якын килү мөмкинлеге бар.

Әлеге кулланма танып белү, коммуникация, матур әдәбият уку белем бирү өлкәләрен үз эченә ала. Балаларның белем бирү өлкәләре эчтәлеген ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен ачыклау максатыннан диагностик методикалар бирелә.

Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү бурычларын чишкәндә, белем бирүнең төрле алымнарын, чараларын кулланам.

Балалар белән оештырылган эшчәнлек уен характерында бара. Шундый формаларның берсе – бармак уеннары. Хәрәкәтләнү активлыгы югарырак булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала, сөйләм сыйфаты, төрлелеге белән аерылып тора. Бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә, интеллект үсешенә уңай йогынты ясый. Чыннан да, физиологлар, психологлар үткәргән тикшеренүләр хәрәкәтләнү һәм сөйләм маторикасының үзара бәйле булуын раслыйлар.

Бармак уеннары сабыйлар үсешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың тизрәк «телен ачарга»да ярдәм итә.

Сабый әле бик кечкенә булганда, аның бармакларын сыйпарга кирәк, уч төбенә үзегезнең бармагыгызны куярга мөмкин – ул үзенә күрә массаж да була.

Бала үсә бара, бармак уеннарына күчә алабыз, моның өчен безгә татар халык иҗаты ярдәмгә килә.

Соңгы арада без вак моториканы үстерү турында бик күп ишетәбез.  Сөйләм дәрәҗәсе балаларның бармак эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйләмдә булуын галимнәр дәлилләде инде. Вак моториканың үсү дәрәҗәсе – интеллектуаль әзерлекнең бер күрсәткече.

Түбәндәге такмаклы уеннар балаларның кулларын ныгытырга ярдәм итәрләр. Баштан хәрәкәтләрне баланың куллары белән күрсәтергә кирәк. Хәрәкәтләрне үзләштерә барган саен бала аларны үзе ясый, олы кеше такмакларны әйтеп кенә тора. Акрынлап бу күнекмәләрне бала үзе әйтеп эшли алачак.

Балаларны кул чукларын һәм бармакларын хәрәкәтләндерергә, җитезлекне арттырырга өйрәтүдә “бармаклы уеннар”  зур урын алып тора.

Бу  хисле-тойгылы һәм мавыктыргыч уен. Ул  әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны, әйберләрне, җәнлекләрне, кешеләрне, аларның эшчәнлеген, табигать күренешләрен чагылдыра.

Үзебезнең “Салават күпере” балалар бакчасында без тәрбия барышында, ясле төркеменнән башлап, “бармаклы уен”нарның төрле төрләрен кулланабыз. Мондый уеннар барышында балалар, өлкәннәр ни эшләсә, шуны кабатлап, кулларын тиз-тиз хәрәкәтләндерәләр һәм бу җитезлекне арттыруга уңай йогынты ясый.

Без мондый уенны балалар белән “җылынудан” – кулларны язудан, бармакларны бөгү-турайтудан, суккалаудан башлыйбыз. Бер үк уенны, күнегүләрне үзгәртеп, берничә вариантта башкарабыз. “Бармаклы уен”, сөйләм  телен үстерүдән һәм  җитезлекне арттырудан тыш,  миңа балалар белән җылы һәм дустанә  мөнәсәбәтләр урнаштырырга  да мөмкинлек бирә.  Өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән бергәләп уйнау балага оялчанлыгын җиңәргә дә ярдәм итә. Таныш хәрәкәтләрне һәм сүзләрне балалар бик яратып һәм кызыксынып кабатлыйлар. Организмның барлык хәрәкәтләре һәм сөйләм эшчәнлеге бербөтен тәшкил иткәнлектән, кулларны хәрәкәтләндерү баланың сөйләм телендә уңай чагылыш таба. Халык авыз иҗатында киң кулланган  сүзләрне әйтеп,  уч төпләрен хәрәкәткә китерә торган күп кенә уеннар бар. Күрәсең, боларның мөһимлеге элек-электән билгеле булган.
Балаларда  еш кына тиешле, файдалы  хәрәкәтчәнлекнең җитмәве күзәтелә. Шуңа күрә  кечкенәдән үк  кулларга сөйләм телен һәм тыңлау сәләтен үстерә торган гимнастика кирәк. Бала  ишеткән сүзләрнең мәгънәсенә тизрәк төшенә башлый. Бармаклар хәрәкәте балага соңыннан танып-белү сәләтен үстерергә дә ярдәм итәчәк. 






















Казлар-казлар

- Казлар, казлар!          hello_html_4f5a25d9.png      Бармаклар җыелган. Кул әйләнә.

- Га-га-га!                 hello_html_m478021f3.jpgБаш бармак аска төшә һәм күтәрелә.

- Ашыйсыгыз киләме?      hello_html_4f5a25d9.png      Бармаклар җыелган. Кул әйләнә.

- Бик килә шул! Бик килә! hello_html_m478021f3.jpgБаш бармак аска төшә һәм                                                                                                                                            күтәрелә.

 

Чыпчык

- Чыпчык, син кайда булдың? hello_html_m5a3d6b7f.jpg    Бармак белән яныйбыз.

- Елгада кулны юдым.                   hello_html_m24c6d46a.jpg  Кулларны юабыз.

Җил исте – мин егылдым,                  hello_html_5f3b9578.jpg Бармакларны аерабыз һәмуч төпләрен аска таба  каратабыз.

 Күлләвектә пычрандым.                       hello_html_m6de24d96.jpgКулларны кагабыз.

 

Бармак малай

                       hello_html_47f3b56b.png

- Бармак, бармак, кайда булдың?

- Бу абый белән урманга бардым,

Бу абый белән кырда йөрдем.

Бу абый белән ботка ашадым.

Бу энем белән җыр җырладым.

***

- Бармак, бармак, кайда булдың?

- Бу абый белән баланга бардым,

Бу абый белән ярма ярдым.

Бу абый белән чәй эчтем.

Бу энем белән биергә төштем.

 

 

Карга

hello_html_mb7a4a90.jpg

Карга килер – казан асар,   Чәнти бармактан башлап бармакларны бөклибез

                                                                                 (баш бармактан башка)

Торна килер – тоз салыр,

Саескан килер – салма салыр,

Чыпчык килер – төшерер, 

 hello_html_421d25c4.jpg

Моңа бирер, моңа бирмәс,                                     Баш бармакны селкетәбез.

Моңа бирер, моңа бирмәс,

Кечкенә түти туймый калыр,

hello_html_m29f067b8.png

 

Кетер, кетер, кетер,                                                       Уч төбен кытыклыйбыз.

Казан төбен кимер.

Кети, кети, кети!

 

 Тук-тук

- Тук-тук-тук!hello_html_m12c84af7.pngЙодрыклар белән бер-берсенә өч тапкыр сугабыз.

- Кем бар анда? hello_html_6520281b.pngКуллар белән өч тапкыр шапылдыйбыз.

- Бу мин – Дилә!hello_html_m12c84af7.pngЙодрыклар белән бер-берсенә өч тапкыр

                                                                                      сугабыз.

 

- Сиңа шат һәрвакытта! hello_html_6520281b.pngКуллар белән өч тапкыр шапылдыйбыз.

 

Тукран

hello_html_2f830edc.png

Тук, тук, тукран,

Тукылдатып утырам.                 Сул кул “агач”– ул туры тора. Уң кул “тукран”.  Уң кул белән сул кулга шакылдыйбыз.

hello_html_1eff708c.png

Мичтә бәлеш пешәме?

Шуны көтеп утырам.                                      Куллар алышына. Сул кул белән уң кулга  шакылдыйбыз.

 

 

Йокыга талу

Мендәргә салам башны,                     hello_html_m1a35004.jpg Бала ята.

Сыйпыйм, сыйпыйм маңгайны.    hello_html_m1f993ad3.jpgМаңгаен сыйпыйбыз.

Күзләрне йомам,                        hello_html_658a96f1.jpg Баланың күзләрен куллары

белән каплыйбыз.

Йокыга талам.                  hello_html_2c64d8df.jpgКулларны яңак астынакуябыз.

Күзләрне йомабыз.

 

Тотам, тотам!

Авызым белән ашыйм, hello_html_7af8c2dc.jpg        Баланың бармагы белән авызын

Борыным белән сулыйм, күрсәтәбез.


Колагым белән тыңлыйм,hello_html_e5268d0.jpg

Күзләрне ачам-ябам,    hello_html_6b4b996b.jpg     Күзләрне кыскалыйбыз.

Кулларым белән тотам, тотам, тотам. hello_html_m60cf4660.jpgТотабыз, тотабыз.          























Бу бармак-бабай,

Бу бармак-әби,

Бу бармак-әти,

Бу бармак-әни,

Бу бармак-нәни бәби,

Аның исеме- чәнти!




Баш бармак баш кашый,

Имән бармак имән ташый,

Урта бармак утын яра,

Атсыз бармак ат җигә,

Чәнти бармак чәй эчә.




Баш бармак,

Балан ияк,

Урта тияк,

Әби-чеби,

Нәни бәби.

Карга килер — казан асар,

Торна килер — тоз салыр,

Саескан килер — салма салыр,

Песнәк килер — пешерер,

Чыпчык килер — төшерер,

Моңа бирер, моңа бирмәс,

Моңа бирер, моннан әлыр,

Кетер, кетер, кетер,

Казан төбен кимер…

(Чәнти бармагын тотып, бала­ның уч төбен кытыклыйлар.)





Бер — бермәк,

Ике — икмәк,

Дүрт — дүртмәк,

Биш — бишмәт,

Алты — атмак,

Җиде — җитмәк,

Сигез — сикмәк,

Тугыз — тукмак,

Ун — уймак,

Таба тулы коймак,

Мә сиңа да бер бармак!

(Балага бер бармак тоттыралар.)




(Баланың кул аркасын сыйпап.)

Песекәй, песекәй,

Ала мачы сөт эчә,

Кара мачы күз кыса.

Кит дигәндә китмәсәң,

Лапацага чап итә.

(Алып өлгермәсә, кул сыртына «чәп» итәләр.)




—  Монда май бар иде, май кая китте?

—  Песи ашап китте.

—  Песи кая китте?

—  Салам астына кереп китте.

—  Салам кая китте?

—  Сыер ашап китте.

—  Сыер кая китте?

—  Көтүгә китте.

—  Тебәй, тебәй, тебәй!

(учны кытыклыйлар)




Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 02.10.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров27
Номер материала ДБ-231879
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх