Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү

библиотека
материалов

Балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләу

Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты нигезендә башлангыч мәктәптә барлык фәннәрдән белем бирүнең төп максаты балаларда гомуми күнекмәләр һәм осталыклар булдыру белән беррәттән аларның уку эшчәнлеген формалаштырудан гыйбарәт. Бу исә аларның уку һәм танып белү мотивларын, максат куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерүне үз эченә ала. Шулай ук гамәлдәге осталыкларны заманча аралашу формаларына юнәлтүгә дә игътибарны арттыра

Башлангыч мәктәп – балалар тормышында яңа этап булып тора. Чөнки, беренчедән, бала мәктәп бусагасын атлау белән белем бирү учреждениесендә системалы рәвештә белем алу башлана. Икенчедән, баланың әйләнә-тирәлек белән аралашуы арта һәм аның үзаңы үсүгә таләпләр зурая.

Хәзерге чор балалары бүгенге көндә туган белем бирү системасы нәтиҗәсендә, элекке балалардан бик нык аерылып торалар. Беренче чиратта, хәзерге чорда балалар үсешенең социаль шартлары үзгәрде:

Балаларның хәбәрдарлыгы кинәт үсте. Элек балаларга җир шары, анда яшәүче кешеләр, җәмгыять, табигать турында информация алу өчен мәктәп һәм дәрес төп чыганак булып торса, бүгенге көндә аларны формалаштыручы фактор булып СМИ тора. Ләкин балалар кабул итә торган информациянең артуы тискәре яктан да йогынты ясарга мөмкин.Чөнки информация системалы түгел, аларда балаларның яшь буенча һәм психологик үзенчәлекләре исәпкә алынмый. Ләкин хәзерге укучыларның Интернет аша информаия патенциалы алу, аларны кызыксындырган сорауларны ачыклау өчен вертуаль конференцияләр үткәрү, укытуда дистацион формалар кулланып үткәрелгән дәресләр тыңлау мөмкинлекләре барлыгын бәяләп үзмый мөмкин түгел. Әле хәзерге укыту системасында информацион технология патенциалы тулысынча гамәлгә кереп бетмәгән.

Хәзерге чорда балаларның китап белән кызыксынулары, аларны уку кимеде. Телевидение, фильмнар, видео карау әдәби әсәрләр белән кызыксынуны һәм аларны мәгънәләренә төшенеп укуны кысрыклап чыгарды. Ә бу, үз чиратында, төрле жанрдагы әсәрләрне анализлый белмәүгә, логик фикерләү һәм күзаллауга авырлыклар тудыра. Шуңа күрә хәзерге чор мәктәпләренең лозунгы булып түбәндәге таләп кала: “Балаларны максатчан, аңлап, иҗади укырга өйрәтергә!”. Шулай булмаганда, дөнья әдәбияты кулланучыларсыз кала, ә бу буыннан-буынга килгән әхлак кагыйдәләрен дәвам итүне өзүгә китерергә мөмкин.

Хәзерге чор балаларына шулай ук үз яшьтәшләре белән аз аралашу хас.

Урамнарда бергәләп уйнау, бер-берсе белән аралашу, булышу, хезмәттәшлек итү юк дәрәҗәсендә.

Күпчелек укучылар командаларда лидерлык итүдән, иптәшләре өчен командаларда хезмәт итүдән мәхрүм. Бүгенге балалар үз фикерләрен ачык белдерәләр һәм нык торалар, алар яңа тәҗрибәләрне кабул итәргә әзерләр. Ләкин еш кына аларның ышанычлары кими.

Башлангыч мәктәптә белем бирү алдагы сыйныфларда белем алуга нигез, фундамент булып тора. Беренче чиратта бу универсаль уку эшчәнлеген һәм укырга өйрәнүне тәэмин итүгә кагыла.

Моңа кадәр башлангыч сыйныфларда белем бирүнең төп максаты итеп укырга, язарга, санарга өйрәтү, укучыларга белем һәм күнекмәләр бирү өлгергәнлек билгесе булды. Бүгенге көндә башлангыч сыйныфта белем бирү уку эшчәнлегенең төп нигезен формалаштыруда түбәндәгеләрне таләп итә. Бу уку һәм танып-белү системасы мотивларын, уку максатларын кабул итү, саклау, куллана белү. Уку эшчәнлеге һәм аның нәтиҗәләрен планлаштыру, контрольдә тоту һәм бәяләү.

Мәктәптә укытуның нәкъ менә башлангыч сыйныфлардагы баскычы укучыларда кызыксыну һәм танып-белү, хезмәттәшлеккә хәзерлек һәм аны булдыру, укытучының укытуы һәм сыйныфташлары белән бердәм эшчәнлек мотивациясе тудыру, әйләнә-тирәдәге кешеләр һәм җәмгыять белән шәхес мөнәсәбәтен ачыклаучы әхлак кагыйдәләренең нигезен формалаштырырга тиеш.

Башлангыч сыйныфларда әйләнә-тирәлекне мөстәкыйль танып белү, аңа карата кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын һәм инициативаны үстерүнең төп шарты буларак, үстерелешле укыту мөхите тудыру зарур. Моның өчен танып - белүнең актив формаларын кулланырга кирәк. Мәсәлән: күзәтү, тәҗрибәләр, укучыларның төрле фикерләрен бергәләп тикшерү, кирәк дип саналган сөйләшү темасына карата диалог һәм башка эш төрләре.

Кече яшьтәге мәктәп балаларына үз-үзен тикшерү өчен шарт тудыру мөһим. Бу аңа үзенең мөмкинлегенә төшенергә, уй - фикерләрен, эш-гамәлләрен читтән күзәтеп бәяләргә, куйган максаты белән эшенең нәтиҗәсен чагыштырып карарга ярдәм итә. Бала шуннан чыгып үзенең белем дәрәҗәсен бәяли ала.

Башлангыч сыйныфларда гамәлгә кертелгән гомуми белем бирүнең яңа федераль стандартлары элеккечә балаларга белем бирү, осталык һәм күнекмәләр булдыру белән генә чикләнми. Ул яңа белемнәрне мөстәкыйль үзләштерә алырлык, актив, иҗади,уку эшчәнлеген оештыра, тикшерә алуга сәләтле шәхес тәрбияләүне таләп итә.

Яңа шартларда беренче сыйныфта ук инновацион технологияләрдән, төрле заманча алымнардан, шул исәптәп интерактив һәм дистанцион формалардан эзлекле рәвештә файдалану зарур.

Әлеге максаттан, мәсәлән, дәресләрдә модельләштерү ысулын куллану уңышлы дип санала. Уку материалын предметлы, графиклы, схемалы, хәрефле формада модельләштерү балаларга билгеләнгән төшенчәләрне үзләштерергә ярдәм итә. Бу юнәлештә иң кирәклесе – укытучы белән бергәләп эшләүдән дәрестә уку эшчәнлегенең максатын мөстәкыйль әйтеп бирү һәм аңа ирешү өчен тиешле гамәлләр башкару. Без күбрәк дәрестә күргәзмәлелек кулланырга күнеккәнбез. Модельләштерү белән аның арасында нинди аерма бар соң? Күргәзмәлелек куллану баланың сиземләү органнарына гына тәэсир итә, ә модель (объектның барлык үзенчәлекләрен үзендә беркеткән предмет, сын, сызым, схема, график) шул объектны төзү, өйрәнү, үзгәртү процессында аның асылын баланың аңына җиткерә. Шуңа күрә 1 нче сыйныфта математиканың беренче дәресләрендә китап битләрендәге рәсемнәр белән эшләү, укытучының эш үрнәкләрен башлап үзе күрсәтүе төп урынны алып тормаска тиеш. Дәрестә баланың үз эшчәнлеген коруы, оештыруы, һәм шуны анализлавы алгы планга куела. Математиканың төп төшенчәсе (сан) санау нәтиҗәсендә түгел, ә зурлыкларның озынлыгын, мәйданын, күләмен һ.б. үлчәү – практик гамәлләр нәтиҗәсендә барлыкка килергә тиеш.

Башлангыч сыйныфларда рус һәм татар теле дәресләрендә һәр бүлектән укучы үзләштерергә тиешле аңлатмаларны аерып чыгарырга мөмкин. Тестлар ярдәмендә аларның ничек үзләштерелүен тикшерергә мөмкин. Тест сораулары бик кыска язылырга тиеш. Алар белән танышуга укучы аны белү-белмәвен ачыклый алырлык булсын. Эшне башлап җибәргәндә биремнәрне һәрбер укучы аерым түгел, ә коллектив белән эшләү файдалырак. Тестның үтәлеше коллектив белән тикшерелә, һәркем үзенең биремне үтәгәнен расларга тели. Алдагы дәресләрдә укучылар мөстәкыйль рәвештә сорауларга җавап әзерлиләр һәм дөрес җавап белән үзләренең эшләрен чагыштыралар. Башлап җибәргәндә укучыларга билге куймыйча торырга мөмкин. Монда төп максат – укучыга үз эшен бәяләргә өйрәтү, нәтиҗә ясау һәм алга таба эшне дәвам итү. Укучылар, тестның җавапларын тикшереп, үзләренең хаталарын күрәләр һәм эшләрен объектив бәяләргә өйрәнәләр. Димәк, тестлар эшләү практик яктан күнекмә генә түгел, ә шул ук вакытта танып-белү объектына да әйләнә, аларның фикерләү сәләте үсә. Укыту - методик комплексы балаларның психик үсешендә федераль дәүләт стандартларында аеруча басым ясалган түбәндәге юнәлешләрне үстерүне максат итеп куя:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.


Башлангыч сыйныфларда фәннәр буенча белем бирүнең дәүләт стандарты белем эчтәлеген заман таләпләренә туры китереп яңарту, аның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү бурычларын хәл итү максатында төзелгән. Ул һәр баланың яхшы сыйфатлы белем алуга хокукын гарантияли, һәр укучыга тигез мөмкинлекләр тудыра, белем бирүнең төрле баскычларындагы укыту программаларының бәйләнешен булдыра, укучыларның психик һәм физик сәламәтлеген саклый, артык эш күләменнән азат итә, укучыларны һәм укытучыларны социаль яклауны тәэмин итә.

Яңа стандартлар белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәтә. Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

Билгеле булуынча, яңа стандартлар уку предметының реаль тормыш белән бәйле булуын да аерым игътибарга ала. Мәсәлән, уку дәресенең төп максаты минутына ничә сүз уку түгел, ә текстны аңлап уку һәм аңа анализ ясый белү. Яңа стандартлар буенча баланың алган белеме тупланып кына калырга тиеш түгел. Укучы бала алган белемнәрен тормышта иркен куллана белергә,килеп туган мәсьәләләрнең чишелешен эзли,таба белергә тиеш. 1 сыйныфтан башлап,аңламыйча ятлап кына укып барган баладан, зур сыйныфларга киткәч анализлау, чагыштыру, фикерен әйтү, нәтиҗә ясауны таләп итеп булмый. Шуңа күрә 1 сыйныфтан башлап өйрәтү – яңа стандартларның төп идеясе. Компьютерлар балаларның якын дустына әвереләчәк. Алар инде иншалар, диктантлар белән бергә смс-хәбәрләр, электрон хатлар да яза белергә тиеш. Дүртенче сыйныф укучысы компьютерда, урыс теленнән тыш, чит телдә дә текстлар җыярга өйрәнергә тиеш була.

Яңа стандартларның тагын бер ягы: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дәрәҗәдәге мәгариф системасына (федераль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куела. Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: 1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; 2) аны үзләштерү нәтиҗәләренә; 3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.

Төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр нәрсә ул? Бу һәр укучының гыйлем туплауда ирешкән казанышларын шәхси бәяләү .

Нәтиҗәләргә таләпләр — ул гомуми белем программаларының барлык төрләренең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлекнең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

Танып – белү ихтыяҗы шәхес үсеше нәтиҗәсенә, шулай ук укучыларның бер – берсенә, уку – укыту процессында катнашучыларга, ук – укыту процессының үзенә һәм аның нәтиҗәләренә укучыларның кыйммәти мөнәсәбәтләр системасы ул.

Метапредмет нәтиҗәләренә стандартларда универсал уку эшчәнлеге дип билгеләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин.

Тормыш таләбе бездән иртәге көн кешесенең үзенә юл сала алучы,мөстәкыйль карар кабул итүче һәм аны үти алучы итеп тәрбияләүне сорый. Шуңа күрә метапредмет эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру үз эшчәнлегеңдә кыенлыкны табу, аның сәбәпләрен ачыклау, үз алдыңа максат кую, үз эшеңне планлаштыру, проектлау алым һәм ысулларын сайлау, үзконтроль ясау һәм үзбәя кую башлангыч белем бирүнең пририоритетлары булып тора. Бу таләпләр яңа стандартларның нигезен тәшкил итә.

Соңгы елларда Занков, Давыдов, Гальперин һ.б. педагогларның хезмәтләрендә укыту мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итүче дидактик принциплар эшләнде. Аларның иң төпләре:

Эшчәнлек принцибы. Традцион укытудан аермалы буларак , укучы үзе «ачкан» белем аңа җиңелрәк аңлашыла, аның фикерләрен активлаштыра, үсәргә әзерлек бирә.

Дөньяны бербөтен картина итеп кабул итү принцибы. Күренешләрне утын өемнәре итеп түгел, ә бәйләнештә өйрәнергә кирәк. Дөнья (табигать- җәмгыять – кеше) бербцтен итеп кабул ителергә тиеш. Мәсәлән , экологик белемнәр турында сүз барганда чәчәкләрне өзәргә ярамый дип кенә түгел, безгә дә алай эшләргә ярамый дигән карарны кабул итәргә кирәк.

Минимакс принцибы. Сыйныфта 20 бала булса ,20 се 20 төрле укый. Шуңа күрә 2 дәрәҗә:максимум – укучы кая кадәр бара ала шул бәяләнә, һәм минимум стандартка туры килүче белемнәр бәяләнә. Мәктәп максимум белем бирә, укучы көче җиткәнчә ала.

Психологик комфорт принцибы. Укыту процессындагы стресс тудыручы факторларны бетерү, укучылар үзләрен өйдәге кебек хис итсен өчен, сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен тырышу.

Вариантлылык принцибы. Укучыларда вариатив фикерләү үсүен күз алдында тота, ягъни бала проблема чишүнең төрле юлларын таба һәм алар арасыннан үзенә уңайлысын сайлап ала белергә тиеш.

Бу очракта укучы үз хатасын тану аны трагедия итеп түгел, ә аны төзәтергә кирәк дигән сигнал итеп кабул итә. Уңышсызлыкка дучар булганда мондый мөнәсәбәт тормышта да кирәк була, яңа юллар эзләргә этәргеч була.

Башлангыч сыйныф укучыларын укытуга эшлекле якын килү бурычы беренче буын стандартларында ук куелган иде. Яңа стандартта исә шушы максатны гамәлгә ашыру өчен алга таба сизелерлек адым ясалган: анда укыту күнекмәләре ике зур блокка — универсал блокка һәм фән блогына бүленгән. Универсал блок үзе дүрт төрле эшчәнлекне —шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив эшчәнлекне берләштергән.

Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.

Регулятив эшчәнлек танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнекмәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.

Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.

Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Укучы үз иптәшен тыңлый һәм аңлый белергә,, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзенең эш-хәрәкәтен, иптәшенең эш-хәрәкәте белән чагыштыра белергә тиеш.

Укытучы һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, бала белемне аңлап үзләштерә.Укучы каршына нинди дә булса мәсьәлә куелган икән, ул аны ни өчен чишәргә икәнен аңларга, бу мәсьәләне чишкәннән соң, эшнең соңгы нәтиҗәсен күрә белергә тиеш.

Бала үз – үзен танып белсен өчен укытучы төрле юнәлештә эш алып бара. Укучы кайсы этник группага кергәнен белеп, үз милләте өчен горурлык хисе кичереп, аның тарихын тирәнтен өйрәнеп, башка милләт вәкилләре белән дус яшәүне дә үзләштерерлек булсын.

Шулай ук, укучының үз – үзен танып – белүендә үзенә билге куя белүе дә мөһим роль уйный.. Ә инде баланың үз- үзен бәяли белмәве башта уку процессында,ә аннан соң тормышта пассив һәм көчсез булуына китерә.Яңа стандартлар нигезендә балаларның белем дәрәҗәләрен бәяләү һәм аның шәхесен үстерү югары дәрәҗәдә булырга тиеш.

Уку фәннәре программалары билгеле бер казанышларны күзалдында тотарга тиеш.Ирешелергә тиешле нәтиҗәләргә куелган таләпләр уку материалының составын һәм күләмен билгели. Уку елында алган белемне бәяләүгә түбәндәгеләр керә:

  • Билгеле бер уку фәне өлкәсендә функциональ грамоталылык параметрлары: фән буенча тупланган һәм универсал ысуллар нигезендә тупланган уку бурычларын хәл итүгә сәләтлелек; теге яки бу фән эчтәлеге буенча белемнәр;

  • Алга таба белем алу өчен кирәкле төшенчәләрне бирү;

  • Төрле рәвештә – текст, рәсем, таблица һәм диаграмма рәвешендә бирелгән мәгъ

  • лүматны тәкъдим итә,үзгәртә һәм чагыштыра белү;

  • Өйрәнелә торган объект һәм күренешләрнең уку моделъләрен эшли белү сәләте;

  • Алган белемнәрне төрле тормыш ситуацияләрендә куллана белү.


Педсовет уку елы нәтиҗәләре буенча, башлангыч мәктәпне тәмамлаучыларның төп мәктәптә укырга әзер булуы турында карар кабул итә. Карар кабул ителгәнче укучыларның белемнәре тикшерелә, мәҗбүри минимум үтәлмәгән очракта, бала классында утырып кала.

Базис укыту планының вариатив өлешенең «Укудан тыш эшчәнлек» дигән бүлегендә укучыларның мәнфәгатьләрен, кызыксынуын канәгатьләндерү өчен сәгатьләр саны күрсәтелгән. Ул өстәмә белем бирү, укучыларны социальләштерү (тормышка җайлаштыру), илебезнең чын гражданнарын тәрбияләүне күздә тота. Бу эшкә һәр вариантта да 10 сәгать вакыт бирелә. Болар:

-Спорт – сәламәтләндерү;

-музыка, театр, рәсем сәнгате,эстетика;

-фәнни танып – белү, предмет;

- хәрби – патриотик;

-социаль эшләр;

-проект эшләре түгәрәкләренә бүленгән.

Дәрестән тыш үткәрелгән түгәрәкләрдә конференцияләр, диспутлар, түгәрәк өстәлләр, олимпиадалр, ярышлар, эзләнүләр, тикшерү эшләре алып барылырга тиеш. Кайсы түгәрәккә йөриячәген бала әти – әнисе ярдәмендә үзе сайлап ала. Түгәрәкләр балаларның белемнәрен тирәнәйтүгә, физик яктан сәламәтлекләрен ныгытуга,илебезнең чын гражданнары итеп тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Шушы ярты ел эчендә республика күләмендә ,илебезнең чын гражданнарын тәрбияләү максатыннан үткәрелгән “Я- гражданин России”, “Мои права и обязанности”, “Жить надо честно” темаларына рәсем конкурслары , парламент дәресләре үткәрү балаларны тормышта булган проблемаларга җәлеп итә, аның эчендә кайнарга, чагыштырырга , уйланырга мөмкинлек бирә. Рәсемнәрне укытучылары, әти – әниләр ярдәме белән безнең укучылар да, куст мәктәп укучылары да булдыра алганча ясап җибәрделәр. Мондый конкурслар укытучыларга да , традицион кысалардан чыгып, иҗади эшләү мөмкинлеге тудыра.

Сәламәтлек театрларын, класстан тыш чараларны үткәргәндә укытучылар укучыларның мөмкинлекләреннән чыгып, булдыра алу сәләтләренә карап рольләрне бүлеп зур әзерлек белән үткәрәләр. Мондый чараларда укучыларның бер – берсе белән иркен аралашу осталыгы арта, сәнгатьле сөйләм күнекмәләре үстерелә. Шуның нәтиҗәсендә сәләтле балалар ачыклана .

Яңа стандартлар укытучыдан мәгълүмати коммуникатив технологияләр куллануны таләп итә.Компьютер технологияләрен куллану нәтиҗәсендә балалар мәгълүмат ташкынында иркен аралашырга өйрәнә, мәгълүмат алу ысулларын үзләштерә. Белем бирүдә проектлар методын файдалану балага шәхси якын килеп укытуда нәтиҗәле технологияләрдән санала. Проект төзү эшчәнлеге мөстәкыйль фикерләүне үстерү,мәгълүмат таба белү, фаразлау ,стандарт булмаган карарлар кабул итү осталыгына ия булуны күздә тота. Мультимедиа технологияләре электрон белешмәлекләр, энцеклопедияләр, күләмле мәгълүмат чыганаклары белән эшләүгә юл ача.

Укучыларның үзара ярдәмләшүен активлаштыруга юнәлтелгән эш формасы буларак эшчәнлекне төркемнәрдә оештыру уңай нәтиҗәләр бирә. Укучылар бер – берсе белән аралашып, бер – берсенең фикерен тыңлап, үз – үзләрендә мөстәкыйльлек сыйфатлары булдыралар, шулай итеп, алар үзүсешкә ирешә.

Яңа стандартлар буенча башлангыч сыйныф чыгарылыш укучысы кызыксынучан, дөньяны актив танып – белүче,белем нигезләрен яхшы үзләштерүче, мөстәкыйль һәм иҗади, үзенең туган ягын,илен яратучы,гаилә һәм җәмгыять кыйммәтләрен кабул итүче һәм хөрмәт итүче, үзе эшләгән эшкә гаилә һәм мәктәп алдында җавап бирә белүче, кеше фикерен тыңлый һәм үз фикерен әйтә белүче, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен төгәл үтәүче булырга тиеш.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты нигезендә башлангыч мәктәптә барлык фәннәрдән белем бирүнең төп максаты балаларда гомуми күнекмәләр һәм осталыклар булдыру белән беррәттән аларның уку эшчәнлеген формалаштырудан гыйбарәт. Бу исә аларның  уку һәм танып белү мотивларын, максат куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу  күнекмәләрен үстерүне үз эченә ала. Шулай ук гамәлдәге осталыкларны заманча аралашу формаларына юнәлтүгә  дә игътибарны арттыра

Башлангыч  мәктәп – балалар тормышында яңа этап булып тора. Чөнки, беренчедән, бала мәктәп бусагасын атлау белән белем бирү учреждениесендә системалы рәвештә белем алу башлана. Икенчедән, баланың әйләнә-тирәлек белән аралашуы арта һәм аның үзаңы үсүгә таләпләр зурая.

Хәзерге чор балалары  бүгенге көндә туган белем бирү системасы нәтиҗәсендә, элекке балалардан бик нык аерылып торалар. Беренче чиратта,  хәзерге чорда балалар үсешенең социаль шартлары үзгәрде:

Балаларның хәбәрдарлыгы кинәт үсте. Элек балаларга җир шары, анда яшәүче кешеләр, җәмгыять, табигать турында информация   алу өчен мәктәп һәм дәрес төп чыганак булып торса,  бүгенге көндә аларны формалаштыручы фактор булып СМИ тора. Ләкин балалар кабул итә торган информациянең артуы тискәре яктан да йогынты ясарга мөмкин.Чөнки информация системалы түгел, аларда балаларның яшь буенча һәм психологик үзенчәлекләре исәпкә алынмый. Ләкин хәзерге укучыларның Интернет аша информаия патенциалы алу, аларны кызыксындырган сорауларны ачыклау өчен вертуаль конференцияләр үткәрү, укытуда дистацион формалар кулланып үткәрелгән дәресләр тыңлау мөмкинлекләре барлыгын бәяләп үзмый мөмкин түгел. Әле хәзерге укыту системасында информацион технология патенциалы тулысынча гамәлгә кереп бетмәгән.

Автор
Дата добавления 18.11.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров344
Номер материала 129575
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх