Инфоурок Другое Конспекты"Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте"дигән темага ата-аналар җыелышы конспекты

"Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте"дигән темага ата-аналар җыелышы конспекты

Скачать материал

Тема.  Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте

Максат.    1.Ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашуына этәргеч бирү.

                 2.Аларда үзләрен бала урынына куя белү осталыгы булдыру.

                 3.Ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашу рәвешләре, методлары һәм чаралары турында белем дәрәҗәсен арттыру.

               

      Җыелышта VII  сыйныф укучыларының әти-әниләре һәм класс җитәкчесе катнаша.

 

    - Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр. Бүген сез 7 нче  классның әти - әниләре, ә мин исә сезнең балаларыгызның класс җитәкчесе – Гәрәйшина Гөлүзә Мәүләветдин кызы.

   Бүген бездә әти-әниләр җыелышы. Җыелышның исеме:” Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте”. Акыл һөҗүме формасында бу теманың асылына төшенербез.

   Яшүсмернең күчеш чоры белән сез таныш.Хәтерлисезме баланы беренче тапкыр кулга алган минутларыгызны? Һәркем үз баласына бары тик яхшы өметләр генә баглый.Ул үсәр, яхшы гына укыр, әйбәт аттестат,соңрак диплом, дәрәҗәле эш урыны һ.б.Ә тормышта, чынбарлыкта исә бөтенләй башка картина белән очрашырга туры килә.Ләкин без бала белән нәрсә булганын беләбезме? Нәрсә аңа ошый? Кайда ул хәзер? Кем белән дус, кем белән, киресенчә, дус түгел? Баланың күңелен нәрсәләр борчый?Балабыз нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен аера беләме?

    Чынлап та кая китте микән акыллы , тәртипле, бөтен сүзне дә тыңлый торган бала? Көтмәгәндә, гүзәл зат урынына үз сүзен сөйләүче, кире, мөстәкыйль булырга теләүче зат пәйда булды.Хәтта күп вакыт баланы алыштырып куйган кебек тоела.

    Безнең балалар да менә шушы характерда, төс-кыяфәттә үзгәреш тудыручы яшькә килеп җиттеләр.

    Әмма, күп вакыт баланың начар якка үзгәрүенә без үзебез гаепле.Уйлана калсаң, күбебезнең чын күңелдән бала белән сөйләшкәнебез дә юк, чөнки вакыт юк, акча эшлисе бар.Шул сәбәпле аруыбыз көчле.Өйгә кайткач, әлбәттә, телевизор каршына утырып ял итәсе килә.Ә монда баланың:” Әни мөмкинме сине?, яисә :” Сөйләшик әле”,- дип эндәшүенә:” Вакыт юк, ардым, җәфалама әле”,- дип җавап бирү кала.Бала бер генә юлны – урамны сайлый. Ә анда рәхәт.Беркем сине ачуланмый, олы белем булып өйрәтми, бөтен кеше бертигез.Баланың бердәнбер өмете урам булмасын өчен бүген без аңа ярдәм итәргә тиеш.

    Балага ярдәм итәр өчен иң элек аның белән аралашырга, аңлашырга кирәк.Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? Аралашу, аңлашу.( Акыл һөҗүме формасы аша сүзләргә аңлатма бирү)

   Хөрмәтле ата-аналар.Без бүгенге җыелышта ата-аналарның балалар белән аңлашып аралашуы , тәрбия эшенә җаваплы карау зарурлыгы турында фикерләштек. Тәрбия эше, үзара аралашу мәхәббәт хисләре белән сугарылган булырга тиеш. Бары шул чакта гына ул нәтиҗә бирәчәк. Тәрбия эшенең нигезендә ата-ана мәхәббәтенә, баланың бүгенге һәм киләчәк тормышы турында кайгыртучанлыкка нигезләнгән белемнәр, тәҗрибә тора. Әйдәгез, үрнәк әти-әниләр булырга омтылыйк.

   

 

 

       Ата-аналар җыелышы карары.

1.Ата – аналарга балалары белән күбрәк вакыт бергә булырга, уртак шөгыльләр табарга тәкъдим итәргә.

2. Ата – аналарның игътибарын балалар белән аралашу һәм тойгыларны сүзсез дә аңлата белү   алымнарына юнәлтү.

3. Баланы кызыксындыруның бик күп формалары булуын, шулай ук тән җәзасы бирүнең рөхсәт ителмәвен искәртергә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яшүсмер белән аралашуда 7 киңәш.

 

 

*   Сөйләшкәндә тавыш күтәрмәгез , тыныч , сабыр булырга тырышыгыз .Үз хисләрегезгә хуҗа булыгыз , балагызны кимсетмәгез,  кимсетү онытылмый .

*   Әгәр балагыз сезнең белән сөйләшергә теләк белдерсә , аны тыныч кына  игътибар белән тыңлагыз , тавыш күтәрмәгез .

*   Гаиләдә балаларны аермагыз : берсен икенчесеннән яки калганнарыннан өстен куймагыз .

*   Гаиләдәге мөһим мәсьәләләрдән баланы читтә калдырмагыз, бергәләп уртаклашыгыз . Ул үзе белән якыннарының исәпләшүен даими тойсын.

*   Яшүсмернең сезнең һәр киңәшегезне яки теләгегезне бер каршылыксыз үтәмәвенә әзер торыгыз , өметегез акланмауны авыр кичерүегез бар.

*   Аңлашылмаучылык вакытында бала ,уйламыйча , дөреслеккә туры килмәгән сүзләр әйтергә мөмкин  (мин сине яратмыйм, син иң начары , күралмыйм һ.б.). Алдан нәтиҗә ясарга ашыкмагыз, төшенкелеккә бирелмәгез, чөнки бу сүзләр хисләр йогынтысында гына әйтелә.

*   Истә тотыгыз! Кимчелексез кеше булмый, һәркем хата ясарга мөмкин. Ләкин үз-үзеңне гаепләп кенә торырга ярамый. Кыюсызлык кирәкле вакытта дөрес нәтиҗә кабул итәргә комачаулый.

 

 

 

Сүзлек буенча эш

 

Аралашу - (общаться, поддерживать хорошие отношения, знаться) – тыгыз бәйләнеш тоту, бергә-бергә булу, кушылу, бер-береңне аңлау, фикер алышу.

 

Аңлашу – ( объясняться, понимать друг-друга) – үзара уртак бер фикергә килү, килешү, бер-береңне аңлау, фикер алышу, сөйләшү.аңлау, фикер алышу.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте"дигән темага ата-аналар җыелышы конспекты"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Научный руководитель

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 009 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.10.2015 965
    • DOCX 18.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мустафина Гулюза Бариевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мустафина Гулюза Бариевна
    Мустафина Гулюза Бариевна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9308
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Мини-курс

Общая химия

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

GR: аспекты коммуникации и взаимодействия с государственными органами

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Институциональные основы современного инвестирования

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе