Инфоурок Классному руководителю КонспектыБар җырымны илгә багышладым (Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә)

Бар җырымны илгә багышладым (Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә)

Скачать материал

                                                                                           Кадыйрова Рәйхана Наил кызы,

                                                                               Татарстан Республикасы

                                                                                                      Лаеш районы Кече Елга урта мәктәбе, 

                                                                                          башлангыч сыйныф укытучысы

Тема: Бар җырымны илгә багышладым (Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә)

Максат: сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, шагыйрь әсәрләренең мәгънәсенә төшенү; сугыш фаҗигасенең нәрсә икәнен укучылар белән аңларга тырышу; милләтең белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Муса Җәлил портреты, китаплар күргәзмәсе, шигырьләренә укучылар                           ясаган  иллюстрацияләр, магнитофон язмасы.

Барышы.

Укытучы.

   Хәерле көн, укучылар, кунаклар. М. Җәлил истәлегенә багышланган кичәбезне башлыйбыз. Бу кичәне  “Бар җырымны илгә багышладым” дип атарбыз.

 Кичәбезнең  эпиграфы итеп үлмәс шагыйребезнең әсәреннән менә бу юлларны алырбыз:

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде;

  Үлемем дә яңгырар җыр булып”.

 

Укучылар чыгышы.

  1нче укучы  Герой шагыйрь Муса Җәлил үлеме белән исемен мәңгеләштергән шагыйрь.

   2 нче укучы. Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә.
  Ул халык эше өчен көрәшергә биргән антын тиңдәшсез батырлык, искиткеч ныклык белән үти, үз халкының азатлыгы өчен соңгы тамчы канынача сугыша.

 3 нче укучы. М.Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре туган илебезгә “Моабит дәфтәрләре” дигән җыентыкта әйләнеп кайтты. Бу әсәрләрендә лирик герой дошманга нәфрәт хисе белән тулы батыр сугышчы, туган иленә тугрылыклы солдат, тылда калган сөйгәнен, якыннарын, туган ягын сагынучы гадәти җир кешесе, тыныч хезмәткә сусаган егет образларында килеп баса. Лирик геройның хис-кичерешләре артында Шагыйрьнең мәхәббәтен, олы йөрәген күрәбез.

 

4  нче укучы. Моабитны күрдем төшемдә мин.

                         Фашистларны күрдем төшемдә.

                         Күрмәсәңче, дөнья, беркайчан да,

                          Күрмәсәңче моны өнеңдә.

    5 нче укучы. Тәрәзәсе тимер пәрәвезле,

                          Һәр ишеге кат-кат йозаклы.

                          Үтерелергә сәгать калган чакта,

                           Нигә минут

                           Озын бу чаклы?!

   6 нчы укучы. Дивардагы акшар асларында,

                          Кансыл кызыл хәреф эзләре,

                          Кар астында калган гүрләр гүя,

                          Җәлилләрнең соңгы сүзләре.

   7 нче укучы. Бармагымны ярып,

                           Каным белән 

                           Соңгы сүзне яздым диварга:

                           Кем дә булса, бәлки, исән калса,

                           Алып чыгар аны дөньяга.

 

Укытучы. Кичәбезне “Җәлил шигырьләрен таны” темасына ике төркем арасында ярыш формасында дәвам итәбез.

 

“Балалар” темасына язылган шигырь исемнәрен әйтергә.


Барыгыз, болынга, балалар!

Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!

Елмайсын күреп шат аналар,

Юансын боеккан күңелегез.                                                       (“Чәчәкләр”)

Үтеп барам шулай урам буйлап,

Прадныйда күрәм бер бала.

Звонокка үрелә, буе җитми,

Аптырагач, карап уйлана.

                     (“Ишек төбендә)

Ак мамык мендәрнең

Эченә күмелеп,

Ул йоклый, төсенә

Сокланып үләрлек.

             (“Бала йокысы”)

Әти миңа куык алып бирде,

Мин курчагым тактым аңарга

Очып китте куык,

Аның белән

Курчагым да очты һавага.                                                    (“Парашютсыз курчак”)


 

“Дуслык һәм мәхәббәт” темасына багышланган шигырь исемнәрен әйтергә.


Җырлый – җырлый,

Дилбәр күлмәк тегә,

Кулларында көмеш инәсе.

Җырлар түгел, җилләр җитә алмас

Ерак җирдә күлмәк иясе.

                                 (“Күлмәк”)

 

Көрәш озак, юлы урау булыр,

Син көт, бәгърем, өзмә өметеңне!

Уттан, судан исән алып кайтыр,

Мәхәббәтең сөйгән егетеңне.                                              (“Сөеклем”)

Күрше белән борыннан

Булмады һич татулык.

Көн саен бер усаллык,

Көн саен бер катылык.

                                                         (“Күршеләр”)


 

Җәлилнең “Ирек” темасына язган шигырь исемнәрен әйтергә.


Алтын иркем, азат тормышым,

Кая очтың киек кош булып?

Ник очмады соңгы сулышым,

Шунда бергә, сиңа кушылып.

                           (“Ирек”)

 

Билгеләми гомер озынлыгын

Еллар саны, картлык җитүе.

Бәлки менә шушы үлем безгә

Мәңге бетмәс яшәү китерер?

                                           (“Дуска”)

 

Эчем тулы каргыш, үпкә белән

Китәм инде җирнең өстеннән.

Мескен әни мине юкка гына

Күз нурларын түгеп үстергән.

                                 (“Соңгы үпкә”)

 

Кояш батты күптән, ә мин һаман,

Авыр уйлар тулы күңелдә.

Күз алмыйча күрше урманнардан

Басып торам ишегем төбендә.

                                            (“Урман”)


 

(Ярышка нәтиҗә ясала)

8 укучы: “Җырларым” шигырен сөйли.

Укытучы: Герой - шагыйрь Җәлил гомере җырга әверелде. Яшәү, Көрәш, Батырлык турындагы мәңгелек җыр ул хәзер! Ул җыр безгә тыныч кына яшәргә, хуш күңелле, битараф булырга ирек бирми; безне янарга, дөрләргә өйрәтә, халыклар бәхете өчен көрәшкә өнди. М. Җәлил үзенең искитмәле сүзләре белән күбрәк җырлар иҗат итте. Аның үз гомере дә җыр булып яңгырады.

    Җырлары  Туган илебезгә әйләнеп кайттылар.

(“Җырларым” шигыре укыла.)

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Бар җырымны илгә багышладым (Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель образовательного подразделения

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 042 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.02.2016 809
    • DOCX 20.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Кадыйрова Райхана Наилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Кадыйрова Райхана Наилевна
    Кадыйрова Райхана Наилевна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 14
    • Всего просмотров: 30691
    • Всего материалов: 26

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация работы с молодежью

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 171 человек

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 218 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 551 человек

Курс повышения квалификации

Профилактика компьютерной зависимости и безопасность в сети Интернет среди детей и подростков

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 144 человека

Мини-курс

Маркетинг и продажи: стратегии и инструменты для успешного бизнеса

7 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

От романтизма к современности: шедевры и новаторство

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологическая экспертиза в юридической сфере: теоретические аспекты

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе