Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Башлангыч мәктәптә "Белем бәйрәме".

Башлангыч мәктәптә "Белем бәйрәме".


  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

Белем бәйрәме

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар, әти-әниләр!

Бүген бездә белем бәйрәме!

Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән “Беренче кыңгырау” тантанасын ачык дип белдерәм.

Җыр “Белем бәйрәме”

Эльза

Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

Алтын аем, уз түрдән.

Бармы икән тагын шулай

Безнең кебек сине үз иткән.

Гульшат:

Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

Ачып җибәр серләр дөньясын.

Без бәхетле: йөрәк җырын,

Яшьлек җырын дөнья тыңласын.

Гузель.

Һава салкыная бара,

Аяк басабыз көзгә.


Сары төстә яфраклар да

 Чалына инде күзгә.

  Хушлаштык ямьле җәй белән,

  Үтте дә каникуллар.

   Бүген бәйрәм – белем көне,

 Мәктәпкә илтә юллар.

Әлфия.

Гөжләгәндәй бал кортлары

Гөр килә мәктәп алды.

Шат тавышлар: кемнәр, кайда,

Ничек үткәргән ялны?

Кыңгырау да сагынгандыр,

Моң сарылган теленә,

Парта артына чакыра,

Әйдәп белем иленә.

Айдар.

Белем бәйрәмен алып килә

Кыңгыраулы сентябрь.

Кулларымда тере чәчәк,

Шатлыгымны син дә күр.

Ашкынамын мәктәбемә

Әйтерсең, туган йортым.

Мәктәбемә илтәр сукмак

Гел шулай нурлы булсын.

Милена.

Мәктәпкәем каршы ала,

Барыбызны иркәләп.

Кочагына кыса кебек

Килгән өчен иртәрәк.

Укытучы

Хөрмәтле укучылар! Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз!
 Шушы минутта меңәрләгән укучылар безнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез.
1 сентябрь  - Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора. Республикабызның, илебезнең киләчәге -
cезнең кулда. Беренче сентябрь ул– белем бәйрәме, ул – тынычлык бәйрәме, ул – беренче кыңгырау бәйрәме!

Алып баручылар бергә:

Бәйрәмнәр котлы булсын!

Денис

Балалар килә мәктәпкә

Хушлашып җәйләр белән.

Көз башы гөлдә, чәчәктә -

Тәбрикли бәйрәм белән.



Укучылар, кунаклар!

Әйдәгез, әле безнең мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче нәни дусларыбызны зур алкышлар белән каршы алыйк.

Менә алар: Латипова Юлия, Фаттахов Динар, Халиков Ильфат!

Исәнмесез, кадерле дусларым!

Хуш киләсез. Сез бүген “Белем иленә” сәяхәткә китәрсез. Сер итеп кенә әйтәм – ул тылсымлы ил. Анда сез хәрефләр, саннар, сүзләр белән танышырсыз.

Иң матур, иң гүзәл “Әни”, “Туган ил”, “Тынычлык” дигән сүзләр шул илдә яшиләр. Сез укырга, язарга өйрәнерсез, ерак илләргә сәяхәт итәрсез.

Бүгенге бәйрәм белән котларга мәктәбебезгә бик күп кунаклар да килде.Хәзер сүзне аларга бирәбез.

Кулыбызга кабат кайтты Коръән,

Күңелебезгә пакълек, изгелек.

Азат булып туа бүген татар,

Яшәмәскә мәңге изелеп.

Ә хәзер безгә олы юлга сәфәр чыгар алдыннан Кадир абыегыз сезгә үзенең фатихасын бирә.

(Коръәннән бер өзек укыла)

Укытучы

Хәзер сүзне бүген беренче кат мәктәпкә аяк баскан нәни дусларыбызга бирәбез

Юлия

Без җилдә чыныгып,

Кояшта янганбыз.

Дәү булып үскәнне

Сизми дә калганбыз.

Динар

Исәнме, и мәктәп!

Сагынып беттеңме?

Укырга килгәнне

Зарыгып көттеңме?

Ильфат

Без килгәч, бүгеннән

Күңелле булачак.

Класслар моннан соң

(Гел гөрләп торачак.

Жыр Өйрәтәләр мәктәпләрдә

Ә хәзер котлау өчен сүзне өлкән сыйныф укучыларына бирәбез.

Нурия

1.Кошлар китә, бар табигать

Моңая андый чакта

Ләкин безгә бик күңелле

Бүген мәктәп бәйрәм итә

Котлыйбыз сезне

Белем бәйрәме белән.

Укуда зур уңышлар,

Укырга “5”кә генә.

Ф. Денис

2.Бик күп нәрсә белерсез

Илебез турында

Зур кеше булырсыз

Әлифба алгач кулларга.

Гүзәл

Кадерле дуслар!Менә шушы белем ачкычын мин сезнең апагызга тапшырам, ул сезне “Белем иленә” озатыр.

(Белем ачкычы бирелә).

Айдар

Хәерле сәгатьтә, нәни дусларыбыз!

Сабыйларның тәүге адымнары

Зур тормышка тәүге юл башы.

Котлы булсын тәүге адымың, сабый,

Зур бәхетләр булсын юлдашың!

Әлфия

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга

Бүгеннән Белем көненнән

Уку елын башларга.

Гүзәл

Сабыйларны тәбрик итеп бүген

Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау

Туган илнең зәңгәр күген иңли

Алтын көздә көмеш кыңгырау.

Алып баручы. Бәйрәмебезнен иң тантаналы өлеше- - беренче кыңгырау вакыты җитте. 
Әйдә дустым,бергә хәбәр итик, 
башлануын уку елынын. 
Күреп соклансыннар сихри көчен 
Җиз кыңгырау чыңының

 Кыңгырау тавышы белдерә 
Чәчәкле ямьле жәй үткәнен. 
Озатып көньяка кошларын 
Сап – сары алтын коз житкәнен. 
Чакыра, тагын чакыра 
Кыңгырау классларга. 
Бүгеннэн – белем көненнән 
Уку елын башларга. 
Тырышып укырга чакырып, 
Звонок янгырасын. 
Нәни дуслар өчен хәзер 
Дәрес башлансын. 
Янгырыйдыр һәр төбәктә, 
Көмеш кынгырау чыңы. 
Мәктәпләргә рәхим ит ,син, 
Өр- яңа укуелы.

(Кыңгырау шалтырый).

Бию

Укытучы

Хөрмәтле әти-әниләр, хәзер котлау өчен сүз сезгә бирелә, рәхим итегез.

(Әти-әниләр котлый).

Укытучы

Белем бәйрәменә багышланган тантананы ябык дип игълан итәм.Ә хәзер классларыгызга рәхим итегез!




Автор
Дата добавления 08.10.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров29
Номер материала ДБ-245709
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх