- 29.11.2018
- 518
- 0
Курсы
Другое
Файл будет скачан в форматах:
Материал разработан автором:
Муслимова Гульназ Равилевна
Учитель
“Әбиемнең күңел сандыгы “
(әдәби-музыкаль кичә )
Әбиемнең сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул ?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме ,
Нинди серләр саклый икән ул ?
Әбиемнең серле сандыгын,
Бер ачасы иде,ачасы.
Әби-бабай белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен,
Бер беләсе иде,беләсе...
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
«Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә
әдәби уку» предметын укыту программасы
1–4 нче сыйныфлар
Төзүче-авторлар: Ф. Ф. Хәсәнова
Г. М. Сафиуллина
Казан
2018
Эчтәлек
Аңлатма язуы.................................................................................................
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре................................................
«Әдәби уку» предметының структурасы..................................
Укыту предметының төп эчтәлеге...............................................................
Халык авыз иҗаты әсәрләре.........................................................
Автор әсәрләре.............................................................................
Әдәби жанрлар.............................................................................
Библиографик культура...............................................................
Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру...................
Укучыларның белеме, эш осталыгы һәм күнекмәләренә таләпләр........
Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү............
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Соңгы елларда төп белем бирү программаларын үзләштерүгә, гомуми белем сыйфатына карата таләпләрнең үзгәрүе, белем эчтәлеген заманга туры китереп яңарту, аның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрүгә омтылыш, методик алым һәм чараларның камилләшүе, әдәбият белемендәге яңарыш һәм гомумән гуманитар фәннәр өлкәсендәге яңалык-үзгәрешләр татар мәктәпләре өчен әдәби уку программасын федераль дәүләт белем стандарты таләпләренә туры китереп эшләү ихтыяҗын тудырды.
Әдәби уку башлангыч мәктәптә төп гуманитар предметларның берсе булып санала, чөнки укучы әдәби уку ярдәмендә башка предметларны да үзләштерү мөмкинлегенә ия була. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны дөрес күзаллый алырлык уяу була. Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәне дөрес аңларга, өйрәтергә мөмкин.
Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты: 4 ел уку дәверендә балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү. Әдәби уку дәресләренең төп бурычы – укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү.
Халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла. Фольклор әсәрләре язу барлыкка килгәнчегә кадәрге халык тормышын чагылдырырга сәләтле, шулай ук алар кеше һәм табигатъ арасындагы бәйләнешне күзалларга да мөмкинлек бирә.
Кече жанрларның күпчелеге уен характерында. Табышмаклар аша табигать турындагы әһәмиятле мәгълүматлар истә кала. Эндәшләрдә шулай ук табигатькә мөрәҗәгать итү, үтенү чагыла. Санамышлар иң борынгы санауның серләрен ача. Хайваннар турындагы әкиятләрдә геройлар уйдырма образлар аша бирелә. Ә тылсымлы әкиятләрдә җәнлекләр төп геройларның булышчылары итеп сурәтләнә. Әкиятләр аша яшь кешенең төрле каршылыклар аша үтеп үсү юлы күрсәтелә. Халык авыз иҗаты жанрлары барлык халыкларда да охшаш була.
Язучы әсәрләрендә тарихи вакыйгалар кеше кичерешләре белән үрелеп бара. Ә фольклор әсәрләрендә тылсымлы дөнья күрсәтелә, һәм вакыйгалар һәрвакытта да уңай сыйфатларга ия булган геройларның җиңүе белән тәмамлана.
Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар – чагыштыру, каршы кую һ.б. белән таныштырырга кирәк. Шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтү дә зарур. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак.
Әдәбият курсында һәр уку елының үзенең аерым үзенчәлекләре бар. Бу фәнне укытучының төгәл бурычлары программа таләпләрендә ачык чагыла.
УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ
Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә «Әдәби уку» предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар әдәбиятының күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында күзаллау формалаштырыла.
Башлангыч мәктәпне тәмамлаганда укучыда алга таба белем алуга кирәкле нигез салына. Әйләнә-тирә дөньяны танып белүдә әдәби укуның ролен һәм кирәклеген, кешенең интеллектуаль культурасын формалаштырудагы әһәмияте аңлатыла. Укучыларда үз-үзеңне һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белү өчен системалы рәвештә белем алуга ихтыяҗ тудырыла. Кече яшьтәге мәктәп баласы, тормышта үз урынын табу, танып белү эшчәнлеген киңәйтү максатыннан, әдәби әсәрләрне кызыксынып өйрәнәчәк дип көтелә.
Башлангыч гомуми белем бирү баскычында әдәби укуга өйрәтүнең гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
– укучыны әдәби әсәрләр аша Туган иле, туган ягы, дөнья халыклары мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыру;
– әдәби әсәрне, сәнгатьнең үзенчәлекле бер төре буларак, башка сәнгать әсәрләре белән чагыштырып өйрәнү;
– әсәрнең жанрын билгеләгәндә, геройларга характеристика биргәндә анализ, чагыштыру, каршы кую ысулларын куллану;
– төрле характердагы әсәрләр белән таныштыру;
– кече яшьтәге мәктәп баласын үз фикерен курыкмыйча әйтергә, башкалар фикерен тыңлый һәм хөрмәт итәргә күнектерү;
– укучыларны әдәби, фәнни, фәнни-популяр текстлардан үзләренә кирәкле мәгълүматларны эзләп таба белергә өйрәтү;
– сүзлек, энциклопедияләр белән эшләү күнекмәләре булдыру;
– төрле ситуацияләрдә, сөйләм этикеты кагыйдәләрен үтәп, диалог, монолог төзергә өйрәтү.
«ӘДӘБИ УКУ» ПРЕДМЕТЫНЫҢ СТРУКТУРАСЫ
Сөйләм һәм уку хезмәте төрләренә таләпләр
Тыңлау (аудирование)
Ишеткән сөйләүне кабул итү (әңгәмәдәшеңнең фикерләрен, төрле текстларны укыганда тыңлый белү). Сөйләм барышында әйтелгән фикерне аңлау, ишеткән әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, вакыйгаларның эзлеклелеген билгеләү, сөйләмдә куелган максатны аңлый алу, дөрес, фәнни яктан танып-белү, әдәби әсәрләрне тыңлаганнан соң сораулар куя белү таләп ителә.
Уку. Кычкырып уку
Иҗекләп укудан әкренләп йөгерек, аңлап, сүзләп укуга күчү.
Уку тизлеген даими рәвештә арттыра бару. Аны текстның мәгънәсен тулы күләмдә аңларлык дәрәҗәгә җиткерү. Укыганда орфоэпик һәм интонацион нормаларны саклау. Җөмләләрне укыганда тыныш билгеләрен интонация белән аера белү. Төрле төрдәге һәм типтагы текстларның мәгънә үзенчәлекләрен аңлау, аларны интонация ярдәмендә бирү.
Эчтән уку
Яшь үзенчәлекләренә туры килгән күләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне эчтән укыганда мәгънәсен аңлап җиткерү. Уку төрләрен билгели белү (өйрәнү, танышу, карап чыгу, сайлап уку). Тексттан тиешле мәгълүматны таба белү. Фактлар, тасвирлау, өстәмә фикерләр белән тулыландырып уку.
Төрле стильдәге текстлар белән эш
Төрле стильдәге – әдәби, дәреслек, фәнни-популяр текстлар турында гомуми күзаллау булдыру, аларны чагыштыра белү. Бу төр текстларның максатларын билгеләү. Фольклор текстының үзенчәлекләрен табу. Текстны төрле җөмләләр тезмәсеннән гамәли аеру. Әсәрнең исеменә һәм бизәлешенә карап, эчтәлеге турында белә алу.
Текстның темасын, төп фикерен, төзелешен ачыклау; текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, аларны исемләү. Төрле мәгълүмат белән эшли алу. Текст буенча сорауларга җавап бирү, тема буенча чыгыш ясау, иптәшеңнең чыгышын тыңлау, әңгәмә вакытында, текстны кулланып, җавапларны тулыландыруда катнашу. Төрле белешмә һәм иллюстратив-сәнгать материалларыннан файдалану.
Библиографик культура
Сәнгатьнең бер төре буларак китап. Китап – кирәкле белемнәрнең чишмәсе. Россиядә һәм татарларда беренче китаплар, аларның басыла башлау тарихы турында гомуми күзаллау. Уку китабы, әдәби әсәр, белешмәлекләр. Китап элементлары: эчтәлеге яки бүлекләр исемлеге, титул бите, аннотация, иллюстрацияләр. Китапта бирелгән мәгълүмат төрен ачыклау: фәнни, әдәби (тышкы билгеләренә һәм анда бирелгән белешмә-иллюстратив материал). Китап типларын ачыклау: әсәр, җыентык, сайланма әсәр, вакытлы матбугат, белешмәлекләр (сүзлек, энциклопедия).
Бирелгән исемлек, картотека буенча китап сайлый белү. Алфавит каталогыннан файдалану. Яшь үзенчәлекләренә туры килгән сүзлек һәм белешмә материалларны мөстәкыйль рәвештә куллана белү.
Әдәби әсәр тексты белән эш
Әсәрнең исемен аның эчтәлегенә мөнәсәбәтле рәвештә аңлау. Укытучы ярдәмендә әдәби әсәрнең сәнгати үзенчәлекләрен билгеләү. Халык авыз иҗаты әсәрләренең гомумкешелек әхлак кагыйдәләрен һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен күрсәтүен ачыклау. Әсәр геройларының эш-гамәлләренә әхлак кагыйдәләре нормаларыннан чыгып бәя бирү. Туган ил, Ватан төшенчәсен аңлау, Россия халыклары мисалында әдәбиятта төрле милләт халыкларының туган илгә мәхәббәте турында күзаллау булдыру. Төрле халыкларның фольклорында тема, идея, геройларның охшашлыгы. Телнең сурәтләү чараларын кулланып, мөстәкыйль рәвештә текстны күз алдына китерү: укытучы сораулары буенча, әсәрнең лексик үзенчәлекләрен истә тотып, эпизодларны бер-бер артлы искә төшерү, иллюстрацияләр буенча сөйләү, эчтәлеген сөйләү.
Сәнгатьлелек тудыру чараларын кулланып, бирелгән тексттагы геройга характеристика бирү. Әсәрдән геройны һәм вакыйгаларны характерлаган сүзләрне табу. Укытучы ярдәмендә катнашучыларның эш-гамәлләренең мотивларын билгеләү, аларны анализлау, чагыштыру. Геройларның эш-гамәлләрен капма-каршылыгы яки охшашлыгы буенча чагыштыру. Текстны анализлау барышында автор билгеләмәләре, геройның исеме аша авторның аңа мөнәсәбәтен ачыклау. Әсәр героеның портретын, характерын аның эш-гамәлләре һәм сөйләме аша бирү.
Әдәби әсәр эчтәлеген сөйләүнең төрләрен (тулы, сайлап, кыскача – төп фикерне әйтү) үзләштерү.
Текстның эчтәлеген тулысынча сөйләү: бирелгән өзектәге төп фикерне ачыклау, кирәкле сүзләрне билгеләү, исем кушу, эпизодның эчтәлеген тулысынча сөйләү, һәрбер өлешнең һәм текстның төп фикерен билгеләү, һәр өлешкә һәм тулаем текстка исем кушу, тексттагы җөмләләрне атау, сорау җөмлә яки үзләре теләгән форма кулланып, план төзү.
Бирелгән өзек эчтәлеген сайлап сөйләү: геройга характеристика бирү (кирәкле сүзләрне тексттан сайлау), вакыйга буенча урынны сурәтләү (урынны сурәтләгән сүзләр, сүзтезмәләрне тексттан алып).
Төрле әсәрдәге охшаш ситуацияләрне, геройларны табу, чагыштыру.
Уку материалы, фәнни-популяр һәм башка текстлар белән эш
Әсәрнең исемен аның эчтәлегенә бәйле рәвештә аңлату. Уку, фәнни-популяр текстларның үзенчәлекләрен ачыклый белү. Риваять, легенда, мәсәл, миф, санамыш, әкият, тизәйткеч, үртәвеч, такмаза, бәет кебек әсәрләрнең гомуми үзенчәлекләен аңлау. Текстларга гади анализ алымнары белән таныштыру; сәбәп һәм нәтиҗә бердәмлеген ачыклау. Текстның төп фикерен, микротемаларны, төп һәм терәк сүзләрне табу. Текстны кабат укыганда эшчәнлек алгоритмын төзү. Терәк сүзләр, модель, схемаларга таянып, текстны кабат күздән кичерү. Эчтәлекне тулысынча һәм кыскача сөйләү (төп фикерне билгеләү).
Сөйләм (аралашу культурасы)
Сөйләм төре буларак диалог. Диалогик сөйләмнең үзенчәлекләре: сорауны аңлау, аларга җавап бирү; текст буенча сораулар куя белү. Әңгәмәдәшеңне бүлдермичә тыңлый һәм тикшерелә торган мәсьәлә буенча әдәпле итеп үз фикереңне әйтә белү (уку, фәнни, әдәби текст буенча). Текстка һәм шәхси тәҗрибәгә нигезләнеп, текст турында үз фикереңне әйтү. Дәрестән тыш аралашу вакытында сөйләм әдәбе нормаларыннан тайпылмау. Фольклор әсәрләре нигезендә милли этикет үзенчәлекләре белән таныштыру. Сүзлек белән эш (туры, күчерелмә, күпмәгънәле сүзләрне аерып алу), укучыларның сүзлек байлыгын максатчан тулыландыра бару.
Сөйләм төре буларак монолог. Автор текстына таянып, тәкъдим ителгән яки укытучы әйткән тема буенча зур булмаган текст (монолог) төзү. Сөйләмдә текстның төп фикерен чагылдыру. Фәнни-популяр һәм әдәби әсәрләрнең үзенчәлеген искә алып, укылган яки ишеткән текстның эчтәлеген төгәл сөйләп бирү. Көндәлек тормыштан, әдәби әсәрләрдән, сынлы сәнгать әсәрләреннән алынган тәэсирләрне тасвирлый белү, фикерләү, хикәяләү аша бирү. Чыгышыңны дөрес планлаштыра алу. Монологик сөйләмнең үзенчәлекләрен искә алып, синоним, антоним, чагыштыруларны урынлы куллану.
Укылган әсәрнең дәвамы буларак, телдән сочинение, рәсем яки бирелгән тема буенча кечкенә хикәя төзү.
Язма сөйләм культурасы
Язма сөйләм нормалары: эчтәлекнең әсәр исеменә туры килүе (тема чагылышы, геройларның характеры, вакыйга барган урын). Язма сөйләмдә телнең сәнгати сурәтләү чараларын: синоним, антоним, чагыштыруларны куллана белү. Бирелгән тема буенча хикәя, бәяләмә төзү.
Балалар китабы белән эш
Россиядә яшәүче төрле милләт халыкларының авыз иҗаты әсәрләре. XIX–XX гасырда яшәгән классик язучыларның (шул исәптән балалар язучыларының да) әсәрләрен өйрәнү. Чит ил һәм хәзерге көн язучыларының кече яшьтәге мәктәп баласы аңлый алырлык әсәрләрен бирү.
Төрле китаплар (тарихи, маҗаралы, фантастик, фәнни-популяр басмалар, белешмәлекләр, энциклопедияләр) һәм балалар вакытлы матбугаты белән танышу. Юмористик әсәрләр.
Балаларга тәкъдим ителә торган төп темалар: төрле халыкларның авыз иҗаты, Туган ил, табигать, балалар, җәнлекләр, яхшылык һәм яманлык.
Әдәби әсәрләрне гамәли үзләштерү
Укытучы ярдәмендә әдәби тексттан сәнгатьлелек чараларын: синоним, антоним, эпитет, чагыштыру, метафора, гиперболаларны табу һәм аларның әһәмиятен билгеләү.
Әдәби әсәр, әдәби образ, сүз сәнгате, автор (сөйләүче), сюжет, тема; әсәр герое: портреты, сөйләме, эш-гамәлләре, фикерләре; авторның әсәр героена мөнәсәбәте төшенчәләрен аңлату. Әсәрнең төзелеш үзенчәлекләре, сурәтләү (пейзаж, портрет, интерьер), фикер йөртү, геройның монологы һәм диалогы, композиция үзенчәлекләре турында күзаллау булдыру.
Чәчмә һәм тезмә сөйләмне тану, аеру; тезмә сөйләмнең үзенчәлекләрен (ритм, рифма) билгеләү.
Фольклор һәм автор әсәрләрен аеру. Әсәрләрнең жанр төрлелеге. Фольклор формасы буларак бишек җыры, үртәвечләр, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар; аларны тану, аеру, төп фикерен билгеләү. Әкиятләр (хайваннар турында, тормыш-көнкүреш, тылсымлы) белән танышу. Әкиятләрнең әдәби үзенчәлеге, тел байлыгы, төзелеше. Автор әкиятләре.
Хикәя, шигырь, мәсәл жанрлары турында гомуми күзаллаулар, төзелеш үзенчәлекләре, сәнгати чаралары.
«Әдәби уку» программасы укучы эшчәнлегенә бәйле эш төрләрен күрсәтә. Дәресләрдә сәнгатьле уку, текстның эчтәлеген сөйләү һәм язу, сочинение язу, әзер темага телдән яки язма рәвештә текст әзерләү, картиналар белән эшләү, әсәргә нигезләп инсценировка эшләү, рольләргә бүлеп уку, уен кебек эш төрләрен куллану күз алдында тотыла.
Нәтиҗәдә, әдәби уку аша укучыларда сүз сәнгатен өйрәнүгә нигез салына, сөйләм культурасы булдыруга ирешелә. Бала әдәби текст укуның мәгълүмат чыганагы гына түгел, бәлки әхлакый һәм эстетик ләззәт алу чарасы булуына төшенә. Укучы текст аша милли әдәбият үзенчәлекләрен тоярга, әсәргә карата үз бәясен белдерергә тиеш була.
Башлангыч мәктәпне тәмамлаган укучы әдәби әсәрдән автор җиткерергә теләгән төп фикерне аерып чыгара белергә тиеш. Шулай ук аның лирик әсәрнең хис белдерү өчен хезмәт итүен аңлавын, әсәрдә автор һәм анда катнашучы геройларның фикер аерымлыкларын тоемлый алуы да күз алдында тотыла.
УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ТӨП ЭЧТӘЛЕГЕ
Программа әдәби әсәрләр белән эшләү юллары, алымнары белән таныштыра, шул ук вакытта укытучыга иҗади эшләү мөмкинлеге дә калдыра.
Шигырь һәм проза. Шигъри һәм чәчмә әсәрләр турында гомуми күзаллау булдыру. Әдәби әсәрнең исеме, авторы (язучы, шагыйрь) була, халык авыз иҗатында ул билгесез (авторы юк).
Халык авыз иҗаты әсәрләре
Халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау. Авторларының булмавы, телдән сөйләм, гамәли уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләре. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын гамәли үзләштерү.
Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикере (әсәр исеме, геройларга характеристика, автор бәяләмәсе).
Хайваннар турында әкиятләр. Әкиятләр турында гомуми күзаллау. Татар халкының хайваннар турындагы әкиятләрендә төп герой, аның характеры. Россия халыклары әкиятләре. хайваннар турында әкиятләрнең, гасырлар кичеп, хәзерге көнгә кадәр килеп җитүе: бик борынгы әкиятләр, борынгы әкиятләр, әкияти вакыйгалар.
Әкиятләрнең тәрбияви роле. Геройларның характеры, аларның акыл-фигыльләре, һәрвакыт ярдәмчел, киң күңелле булуларына игътибар итү, ишарә ясау. Күчмә сюжетлар.
Тылсымлы әкиятләр. Сюжет куелышы. Тылсымлы дөньядагы предметлар, әкияти төсләр, тылсымлы булышчылар. Борынгы заманнарда дөньяны танып белү (төрле көчләр, кешенең хайванга, үләнгә, табигать күренешләренә әверелүе). Тылсымлы әкиятләрнең төзелеш үзенчәлеге (вакыйгаларның чылбыр рәвешендә үрелеп баруы, кабатлаулар). Тылсымлы әкият геройлары. Тылсым дөньясы, булышчылар, тылсымлы предметлар, тылсымлы саннар (3, 7, 13, 40). Әкият геройларының тылсым дөньясында сәяхәт итүе, сынаулар аша үтүе, явыз көчләрне җиңүе, гаделлекнең тантана итүе. Дөнья халыклары әкиятләре.
Тормыш-көнкүреш әкиятләре. Тормыш-көнкүреш әкиятләренең килеп чыгышы. Тылсымлы әкиятләрдән аермалы яклары. Әкиятләрдә проблемалар, үгет-нәсыйхәт, юмор хисе.
Автор әкиятләре. Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгы, яңа мәгънәви төсмерләр бирү. Татар, рус, дөнья классикасында халык әкиятләре һәм автор әкиятләрендә охшашлык: сихри көчләрне җиңү юллары (халык әкиятләрендә), ярату хисенең көче (автор әсәрләрендә).
Риваять, бәет, мифлар турында гомуми күзаллау булдыру. Риваять, бәет, мифларда кешеләр тормышының чагылышы, табигый көчләрнең кешеләргә ярдәмгә килүе. Кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнеш.
Мәкальләр. Мәкальләр – халыкның тормыш тәҗрибәсеннән тупланган акыллы сүзләр. Мәкальләрне төрле ситуацияләрдә урынлы куллана белергә күнектерү. Төрле халыкларның мәкальләре, аларның охшашлыгы. Әкият, мәсәл, хикәянең, иллюстрацияләрнең эчтәлегенә туры килә торган мәкальләрне дөрес сайлау.
Автор әсәрләре
Тылсымлы шигъри әкиятләр (Г. Тукай. «Су анасы», «Шүрәле» һ.б.), аларда халык әкиятләре белән сюжет бәйләнеше, композиция үзенчәлеге. Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы (капма-каршы ике дөнья, булышчылыр, тылсымлы төсләр). Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе, аерым сүзләрнең ритмик кабатланып килүе. Автор теленең кабатланмас матурлыгы.
Мәсәлләр
Мәсәлләрнең ике өлештән – сюжеттан һәм моральдән (үгет-нәсыйхәт, әдәп-әхлак кагыйдәләре) торуын аңлату. Мәсәлләрнең хайваннар турындагы әкиятләрдән килеп чыгышы һәм гасырлар дәвамында үсеше. Мәсәл моралендә мәкальләр куллануның тәрбияви роле. Татар язучыларының мәсәлләре белән танышу.
Әдәби жанрлар
Жанрлар турында гомуми күзаллау булдыру; хикәя, шигырь.
Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Жанр үзенчәлеге: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, әхлак кануннарына туры килүе, уйлап табучанлык. Әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүе. Хикәя геройлары, аларның портретлары, характеры, сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы. Хикәядә авторның үз геройларына мөнәсәбәте. Хикәя герое. Характер һәм тойгылар үзенчәлеге. Геройларның характерына чагыштырма анализ. Авторның геройга, вакыйгаларга, күренешләргә мөнәсәбәтен сиземли алу, үз фикереңне әйтә белү. Хикәяләрдә автор билгеләмәсе: герой портреты, катнашучы геройларга характеристика, пейзаж һәм интерьер сурәтләнеше, геройны чолгап алган тирәлек. Әкият һәм хикәя жанрының аерымлыклары (бары тик күзәтелә генә): әкияттә кискен бирелә, ә хикәяләрдә композициянең уйланылмаган, алдан күрелмәгән борылыш алуы күзәтелә. Жанрларның максаты төрле булуга игътибар итү: әкиятләрдә укучы-тыңлаучыга табигатьнең югары көчләре тәэсире, геройларның халәте бирелсә, хикәяләрдә теге яки бу вакыйгада геройларның характерын ачу күзәтелү. Хикәя жанрының үзенчәлекле якларын күзәтү: а) хикәяләрдә вакыйгалар агышы (әсәр героеның характерын ачыклау өчен кызыклы хәлләр); ә) герой характерының катлаулылыгы; б) вакыйга һәм хәлләрнең киеренкелеге; в) әсәрнең сәнгатьле теле. Әсәрдә берничә сюжет сызыгы белән вакыйгалар бирелеше, геройларның кичерешләре, җиңүләре.
Шигырь. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе. Рифма белән танышу: аны сиземли, таба, куллана белергә күнектерү. Кеше һәм табигать бергәлеге. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).
Лирик геройның («Катнашучы герой», «Автор») эчке дөньясын шигъри формада ачып бирү юллары: әйләнә-тирә табигатьне сурәтләү, хис һәм тойгылар чагылышы. Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү, аларның эш-гамәлләрен, тирә-якка, дөньяга карашларын чагыштырып карау, үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Тексттагы сүзләренең мәгънә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану, сурәтләү чараларын тану һәм аңлау (чагыштыру, эпитет, метафора, фразеологик берәмлекләр, каршы кую, кабатлаулар). Төрле ел фасылларын чагыштырып, дөньяның күп төсле, формаларның күп төрле булуын аңларга ярдәм итү, матурлыкка тиешле хисләр белән җавап бирергә, оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләргә кызыксыну уяту. Гади предметларның гадәти булмаган якларын ачу.
Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. Шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү. Шигырьләрне укыганда әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру, капма-каршылык, лексик һәм композицион кабатланулар) эзләп табу. Авторларның иҗат алымнары, тормышлары турында күзаллау булдыру. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.
Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше.
Библиографик культура
Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: эчтәлектән кирәкле әсәрне тиз генә эзләп таба белү. Кече яшьтәге мәктәп баласының дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп элементларын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру.
Тематик һәм монографик җыентыклар турында күзаллау булдыру. Төрле тематик җыентыклар төзү күнекмәләре бирү. «Сайланма әсәрләр» төшенчәсе бирү. Теге яки бу язучы, шагыйрь иҗатын өйрәнгәннән соң, аның әсәрләреннән нәни җыентыклар төзү. Китапханәләрдән файдалана белү осталыгын үстерү, тәкъдим ителгән исемлек буенча китаплар сайлый белергә өйрәтү.
Әдәби китапларда җиңел ориентлашу. Китап ахырында бирелгән эчтәлек белән эшләү. Китапның элементлары: титул бите, аннотация, китапның рәссам-бизәүчеләре турында өйрәнүне дәвам итү. Аерым әсәр яисә китапка аннотация яза белергә күнектерү. Сайланма әсәрләр турында белешмә бирү. Мәгънәсе аңлашылмаган яисә авыр язылышлы сүзләрне сүзлекләрдән таба белергә өйрәтү. Язучы, шагыйрьләр турында чыгышлар ясау. Китапханәдә ориентлашу.
Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Телдән һәм язма сөйләм күнегүләре. Аралашу культурасын ныгыту. Темага карата, әсәр буенча үз фикерләреңне төгәл әйтә белү.
Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру
Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга өйрәтү. Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Укуга карата таләпләрне төгәл үтәү: кычкырып укуның дөреслеге, сәнгатьлелеге, укуның тизлеге.
Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләрне кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерын чагылдыру. Тавыш төсмерләре – интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләрне бирү күнекмәләре.
Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел күзаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм тою күнекмәләре.
Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау күнекмәләре.
Уку предметының укыту планындагы урыны
Гомуми белем бирүнең беренче баскычында уку елы 34 атна тәшкил итә, ә беренче сыйныфта – 33 атна.
1 нче сыйныфта “Әдәби уку ” предметын өйрәнү “Әлифба”ны өйрәнеп бетергәннән соң башлана. 2 нче, 3 нче, 4 нче сыйныфларда атнага ике сәгать исәбеннән 68 сәгать укытыла. Әгәр укыту планында атнага бер сәгать вакыт бирелсә 34 сәгать укытыла.
Укыту предметы эчтәлегенең кыйммәте
· ватанпәрвәрлек – Россия һәм Татарстанны, үз халкыңны, туган ягыңны ярату, Ватанга хезмәт итү.
· әхлакый кыйммәте - ата-анага, чит кешеләргә карата хөрмәт, өлкәннәр һәм кечеләр турында кайгырту, башкарган гамәлләрең өчен җаваплылык, кайгыртучанлык һәм ярдәм, дөреслек, толерантлык.
· уку, хезмәт, тормышны ярату – хезмәтне ярату, максатка омтылыш,үз сүзеңдә тора белү, фикерләреңне дәлилләү, җәмәгать милкенә сакчыл караш, иҗадилык, хезмәт кешесенә хөрмәт.
· әйләнә-тирә табигать – туган җир, туган төбәк, экологик сакчыллык, тыюлыклар турында күбрәк белү.
· матурлыкны танып белү – матурлык, гармония, кешеләрнең эчке дөньясы, эстетик зәвык, әдәбият һәм сәнгать дөньясын аңлау.
УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМЕНӘ, ЭШ ОСТАЛЫГЫНА ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР
Укучы белергә тиеш:
· шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;
· әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләре белән әйтеп бирү;
· кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;
· тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү;
· әсәрдәге төп геройга мөнәсәбәт белдерү;
· укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белү;
· 2–3 татар классигының исемен;
· 2–3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, язган әсәрләрен һәм аларның эчтәлеген;
· үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен;
· китапның төрле элементларына карап эчтәлеген билгеләү;
· сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу;
· әсәрләрнең геройларына характеристика бирү, чагыштырулар;
· авторның үз героена мөнәсәбәтен билгеләү;
· яраткан әдәби герое турында сөйли белү;
· дәреслектә дөрес ориентлашу, китапның элементларын төгәл билгеләү, авторын, исемен, эчтәлек язылган битен табу, иллюстрацияләр белән эшли белү;
· тематик, монографик әсәрләр җыентыклары төзи белү;
· төрле авторларның 6–8 әсәрен яттан белү;
· мөстәкыйль рәвештә китаплар сайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген ачыклау;
· сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү;
· аңлап, йөгерек уку күнекмәләре булдыру;
· текстның темасын, төп фикерен табу, текстны мәгънәви кисәкләргә бүлү, текстның планын төзү, тулы һәм кыскача эчтәлекне бирә белүләренә ирешү;
· фольклор әсәрләрен тану, автор әсәрләре белән уртаклыгын, аермасын билгеләү;
· әсәрдәге геройлар турында үз фикерләрен әйтә белүләренә ирешү, геройларның характерын ачыклау, чагыштыру;
· сайлап алып, әсәрне яки бер өзекне яттан өйрәнү; ныгыту;
· дәреслектә оста ориентлашу;
· әсәрдән өзекләр китереп, аннотацияләр язу;
· уку елында өйрәнелгән әдәби әсәрләрнең исемен, авторын, эчтәлеген;
· 1–2 балалар журналын, аның бүлекләрен;
· теге яки бу авторларның китапларын (бирелгән исемлек буенча, чыгыш әзерләү өчен) мөстәкыйль рәвештә китапханәдә сайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген ачыклау;
· сайланган әсәрләрне мөстәкыйль уку.
УКЫТУНЫ МАТЕРИАЛЬ-ТЕХНИК ҺӘМ
МӘГЪЛҮМАТИ ЯКТАН ТӘЭМИН ИТҮ
«Әдәби уку» предметын өйрәткәндә, балаларның матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты белән кызыксынуларын, иҗади сәләтләрен, мөстәкыйль фикерләү, фикерләрен дәлилли алу осталыгын үстерү һәм тирәнтен өйрәтү максатыннан, түбәндәге материаль-техник чараларны файдалану мөмкинлеге күздә тотыла:
· халык авыз иҗаты үрнәкләре;
· тарихи чыганаклар;
· сынлы сәнгать әсәрләре;
· тема буенча музыкаль әсәрләр;
· күрсәтмә әсбаплар;
· мультимедиа укыту программалары;
· электрон дәреслекләр;
· Интернет материаллары;
· электрон китапханә;
· компьютер программалары;
· укучыларның белемнәрен тикшерү программалары;
· сүзлекләр;
· белешмә материаллар;
· татарча сайтлар;
· балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;
· яңа әдәби китаплар;
· аудио-һәм видео әсбаплар;
· интерактив тикшерү программалары;
· лингафон кабинеты.
Укыту процессының материаль-техник тәэмин ителеше.
Методик әдәбият
1 нче сыйныф
· Сафиуллина Г. М. һ.б. Әдәби уку 1 нче сыйныф. Дәреслек. кисәктә, — К, Мәгариф/Вакыт 2011.
· Сафиуллина Г. М. һ.б..Әдәби уку 1нче сыйныф . Хрестоматия. — . К, Мәгариф/Вакыт 2011
· Сафиуллина Г.М. һ.б.. Әдәби уку 1 нче сыйныф Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. — . К, Мәгариф/Вакыт 2011
· Сафиуллина Г.М. һ.б. .Укытучылар өчен методик кулланма «Әдәби уку» 1нче сыйныф, — К, Мәгариф/Вакыт 2011
2 нче сыйныф
· Сафиуллина Г. М. һ.б. Әдәби уку 2 сыйныф. Дәреслек.2 кисәктә,беренче кисәк — К, Мәгариф/Вакыт 2012.
· Сафиуллина Г. М. һ.б. Әдәби уку 2 сыйныф. Дәреслек.2 кисәктә, икенче кисәк — К, Мәгариф/Вакыт 2012.
· Сафиуллина Г. М. һ.б..Әдәби уку 2 сыйныф . Хрестоматия. — . К, Мәгариф/Вакыт 2012
· Сафиуллина Г.М. һ.б.. Әдәби уку 2 сыйныф Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. — . К, Мәгариф/Вакыт 2012
· Сафиуллина Г.М. һ.б. .Укытучылар өчен методик кулланма «Әдәби уку» 2сыйныф, — К, Мәгариф/Вакыт 2012
3 нче сыйныф
· Сафиуллина Г. М. һ.б. Әдәби уку 3 сыйныф. Дәреслек.2 кисәктә, беренче кисәк — К, Мәгариф/Вакыт 2013.
· Сафиуллина Г. М. һ.б. Әдәби уку 3 сыйныф. Дәреслек.2 кисәктә, икенче кисәк — К, Мәгариф/Вакыт 2013.
· Сафиуллина Г. М. һ.б..Әдәби уку 3 сыйныф . Хрестоматия. — . К, Мәгариф/Вакыт 2013
· Сафиуллина Г.М. һ.б.. Әдәби уку 3 сыйныф Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. — . К, Мәгариф/Вакыт 2013
· Сафиуллина Г.М. һ.б. .Укытучылар өчен методик кулланма «Әдәби уку» 3нче сыйныф, — К, Мәгариф/Вакыт 2013
·
4 нче сыйныф
· Сафиуллина Г. М. һ.б. Әдәби уку 4 нче сыйныф. Дәреслек.2 кисәктә, беренче кисәк — К, Мәгариф/Вакыт 2014.
· Сафиуллина Г. М. һ.б. Әдәби уку 4 нче сыйныф. Дәреслек.2 кисәктә, икенче кисәк — К, Мәгариф/Вакыт 2014.
· Сафиуллина Г. М. һ.б..Әдәби уку 4 нче сыйныф . Хрестоматия. — . К, Мәгариф/Вакыт 2014
· Сафиуллина Г.М. һ.б.. Әдәби уку 4 нче сыйныф Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. — . К, Мәгариф/Вакыт 2014
· Сафиуллина Г.М. һ.б. .Укытучылар өчен методик кулланма «Әдәби уку» 4 нче сыйныф, — К, Мәгариф/Вакыт 2014
Укыту программаларында шәхси, предмет һәм метапредмет нәтиҗәләре.
Башлангыч сыйныфны бетергәндә укучы төп мәктәп программасын үзләштерергә әзер була, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шактый белем туплый.
- текст өстендә эшли ала: кирәкле информацияне эзләп таба, урынлы куллана белә: дәреслектә иркен ориентлаша, берничә чыганактан мәгълүмат туплый, сүзлекләр белән эш итә, вакытлы матбугатка күзәтү ясый һәм мәктәп китапханәсе фондыннан файдалана;
- әдәбиятның сүз сәнгате булуына инана, мәгълүматлар туплый;
- әдәби әсәрләр аша әхлак нормаларының үтәлешенә ирешә;
- әдәби әсәрләрне анализлый, аларга дөрес бәя бирә белә.
“Әдзби уку”курсы программасы 1 нче сыйныфны тәмамлаганда түбәндәге нәтиҗәләргә ирешүне бурыч итеп куя.
“Сөйләм төрләре, укучы эшчәнлеге”бүлегендә:
Укучылар өйрәнәләр:
· кычкырып укыганда индивидуаль темп белән йөгерек, иҗекләрне өзмичә сүзләп укырга;
· ишеткән, яисә сыйныфта укыган кыска әсәрләрнең эчтәлеген аңларга, төп мәгънәләрен әйтә белергә;
· текстның маркирланган өлешен эчтән укып, эчтәлеген аңларга;
· төрле авторларның 3-4 әсәрләрен ятлап укырга.
Укучы мөстәкыйль һәм парлы эшчәнлек барышында өйрәнергә мөмкинлек ала:
· дәреслекнең “Эчтәлек”битендә кирәкле әсәрләрне таба белергә;
· укылган әсәр буенча сораулар төзи, эчтәлеген сөйли һәм тексттан файдаланып сорауларга җавап бирә белергә.
“Әдәби пропедевтика”бүлегендә
укучылар өйрәнәләр:
· проза әсәрләрен шигъри әсәрләрдән аера белергә;
· фольклорның кече жанрларын (табышмак, санамыш, тизәйткеч, әйтешләр, уйдырмалар) аера белергә;
· әдәби текстта кабатлаулар, җөмлә төрләрен, тыныш билгеләрен, ритм һәм рифмаларны таба белергә.
Укучы өйрәнергә мөмкинлек ала:
· әкиятләрнең сюжет-композиция үзенчәлекләрен аерырга (чылбыр әкиятләрне аптыраткыч әкиятләрдән);
· кече фольклор әсәрләрендә төрлелекне тоемлый белергә ( хикәя - әкият, бишек җырлары - әйтешләр).
“Укучыларның иҗади эшчәнлеге” бүлегендә
Укучылар өйрәнәләр:
· текстны укыганда дөрес интонация, уку темпын сайлап, паузалар белән укый белергә;
· әдәби әсәрләрне укыганда текст кырындагы маркировкага нигезләнеп (төсле полоскалар) рольләргә бүленеп, чылбыр рәвешендә укый белергә;
· әсәргә ясалган иллюстрациягә туры килгән өлешне тексттан таба белергә.
Укучы өйрәнергә мөмкинлек ала:
· кече фольклор жанры әсәрләрен практик өйрәнергә (табышмак, санамыш, тизәйткеч, әйтешләр, уйдырмалар), аларны мимика, хәрәкәтләр белән бирә белергә;
· “Музей йорты” бүлегендә (Рәссам Фәридә Ризаева күргәзмәсе) иллюстрацияләрне табып, дәреслекнең кайсы текстына туры килүен ачыкларга, текстның иллюстрация белән ни дәрәҗәдә туры килүен ачыкларга.
1 нче сыйныфны тәмамлаганда универсаль укыту гамәлләре формалаштыруда көтелгән нәтиҗәләр
Гомуми танып белү эшчәнлеге өлкәсендә
укучылар өйрәнәләр:
· Дәреслектә җиңел ориентлашырга, дәреслекнең шартлы билгеләрен төгәл белергә, тексттагы аерым өлешләрне, юлларны, сүзләрне табарга, дәреслек ахырында бирелгән бүлек белән эшли, кирәкле иллюстрацияне таба белергә;
· дәрестә кимендә ике чыганак (дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәре яки дәреслек һәм хрестоматия) белән эшли белергә;
Коммуникатив эшчәнлек өлкәсендә:
укучылар өйрәнәләр:
· партадашы белән эшли, эшләрне үзенә һәм иптәшенә куша белә, үзенә тапшырылган эшне башкара, үзбәя бирә, иптәше эшләгән эшнең нәтиҗәсе белән кызыксына белергә;
· чылбыр рәвешендә укырга (текст кырындагы шартлы билгеләрне куллана);
· әсәрләрне чагыштыра, нәтиҗә ясарга;
Уку эшчәнлеген бәяләү, үзбәя өлкәсендә
Укучы өйрәнергә мөмкинлек ала:
· сорауларга җавапны төрлечә биреп булуын аңлый;
· текст өстендә эшләү аша җавапларны таба, дөрес җавапны билгели, дәлилли ала.
“Әдәби уку”курсы программасы 2 нче сыйныфны тәмамлаганда түбәндәге нәтиҗәләргә ирешүне планлаштырыла.
“Сөйләм төрләре, укучы эшчәнлеге”бүлегендә:
Укучылар өйрәнәләр:
· сүзләрне укыганда төгәл, дөрес әйтеп укырга, уку тизлеген арттыра барырга;
· текст белән беренчел танышканда эчтән укырга, терәк сүзләрне эзләп табып, кирәкле өзек белән танышырга;
· үз фикерен белдерү өчен кыска монологлар төзергә, укытучы сорауларына тулы җавап бирергә;
· укытучыны, сыйныфташларын тыңларга, сорауларга җавап биргәндә иптәшләрен кабатламаска, үз фикерләрен төгәл әйтә белергә;
· 2-3 татар, рус классикларының исемен әйтергә;
· дәреслектә танышкан 2-3 хәзерге заман язучылары яки шагыйрьләрен , алар язган әсәрләрне әйтергә, эчтәлеген сөйләргә;
· үзенең яраткан авторы турында, аның әсәрләре турында сөйли белергә;
· бирелгән текстның темасын, төп мәгънәсен ачыкларга (укытучы ярдәме белән);
· аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләрен Аңлатмалы сүзлектән ачыкларга;
· әсәр геройларына характеристика бирергә.
Мөстәкыйль, парлы, төркемнәрдә эшләгәндә укучылар эшләргә өйрәнергә мөмкинлек ала:
· укытучы укыган текстны аңлый, үз фикерен белдерә;
· “Серле ачкыч” мәктәп клубына хат яза;
· укыган әсәргә үз фикерен белдерә ала;
· төрле авторларның 6-8 шигырен яттан укый ала;
· китапханәдән китаплар сайлаганда кирәкле әсәрне “Эчтәлек ” битеннән эзли белә;
· теманы өйрәнгәндә охшаш текстларны, бер үк автор әсәрләрен хрестоматиядән эзләп таба ала;
· укылган тексттан өземтәләр китереп сорауларга җавап бирә.
“Әдәби пропедевтика” бүлеге
Укучылар өйрәнәләр:
· тылсымлы әкиятләрне хайваннар турындагы әкиятләрдән аерырга;
· тылсымлы әкиятләрнең үзенчәлеген ачыкларга;
· әкият һәм хикәяне аерырга;
· әсәрдә сурәтләү чараларын табарга (чагыштырулар, капма-каршылык, кабатлаулар, җанландыру һ.б);
Укучы өйрәнергә мөмкинлек ала:
· Автор әсәрләрендә фольклор элементларының чагылышын , әкиятләрнең сюжет-композиция үзенчәлекләрен ачыклый;
· әдәби әсәрләр һәм фолҗклор арасындагы чикнең сыгылмалылыгын билгели (хикәядә әкият элементлары , тылсымлы әкияттә-хайваннар турындагы әкият элементлары чагылышы);
· табигатьне шагыйрь күзлегеннән карап танып белә.
“Укучыларның иҗади эшчәнлеге” бүлегендә
Укучылар өйрәнәләр:
· укылганның эчтәлеген аңларга, интонация, уку темпын сайларга, паузалар белән укырга;
· әдәби текстны дәреслек битендәге маркировка белән дөрес итеп рольләргә бүлеп, чылбыр рәвешендә укырга;
· программада каралган текстларны аңлап укырга һәм эчтәлеген сөйләргә.
Мөстәкыйль, парлы, төркемнәрдә эшләгәндә укучылар өйрәнергә мөмкинлек ала:
· шигъри һәм проза әсәрләрен сәнгатьле укый, текстка карата үз мөнәсәбәтен белдерә;
· дәреслектә бирелгән иллюстрацияләрне, “Музей йорты”ндагы картиналарны карап, әдәби текстлар белән чагыштырып, уртак һәмт аермалы якларын таба;
· әдәби һәм сәнгать әсәрләре турында телдән сөйләм төзи.
2 нче сыйныфны тәмамлаганда универсаль укыту гамәлләре формалаштыруда көтелгән нәтиҗәләр
Гомуми танып белү эшчәнлеге өлкәсендә
укучылар өйрәнәләр
· сүзлекләр белән эш итәргә, кирәкле сүзне эзләп табарга, мәгънәсен ачыкларга;
· дәреслектә ориентлашырга, текстны эзләгәндә “Эчтәлек” бите белән эшли белергә;
· берничә төрле информация чыганаклары белән эшли белергә (дәреслек, мөстәкыйль эш дәфтәре, хрестоматия, сүзлекләр, иллюстрацияләр)
Коммуникатив уку гамәлләре өлкәсендә
укучылар өйрәнәләр:
· партадашы белән эшли белергә, һәркемгә эш бүлешергә, үз эшчәнлеген, иптәшенең башкарган эшен тикшерергә;
· чылбыр рәвешендә эш итәргә;
· ике төрле караш булганда бер фикергә килә белергә;
· әсәр геройларының фикерләрен таба белергә.
Контроль һәм үзконтроль өлкәсендә
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек ала;
· әйтелгән фикерне раслау өчен, тексттан өземтәләр китерергә;
· төрле фикерләрнең нәрсәгә таянуын ачыкларга.
“Әдәби уку”курсы программасы 3 нче сыйныфны тәмамлаганда түбәндәге нәтиҗәләргә ирешүне планлаштырыла.
“Сөйләм төрләре, укучы эшчәнлеге”бүлегендә:
Укучылар өйрәнәләр:
· сүзләрне укыганда төгәл, дөрес әйтеп укырга, уку тизлеген арттыра барырга;
· текст белән беренчел танышканда эчтән укырга, терәк сүзләрне эзләп табып, кирәкле өзек белән танышырга, өзекне сайлап укырга;
· “Серле ачкыч” мәктәп клубы белән эшчәнлекне дәвам итәргә, алынган хатларны укып дөрес бәяләргә;
· укытучыны, сыйныфташларын тыңларга, сорауларга җавап биргәндә иптәшләрен кабатламаска, үз фикерләрен төгәл әйтә белергә;
· төрле авторларның 6-8 әсәрен яки алардан өзекне яттан сөйләргә;
· дәреслектә танышкан әсәрләрнең кайсы язучыныкы яки шагыйрьнеке икәнен, алар язган әсәрләрне әйтергә, эчтәлеген сөйләргә;
· үзе яраткан автор, аның әсәрләре турында сөйли белергә;
· бирелгән текстның темасын, төп мәгънәсен ачыкларга, авторның үз героена мөнәсәбәтен ачыкларга;
· аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләрен Аңлатмалы сүзлектән ачыкларга;
· әсәр геройларына характеристика бирергә;.
Мөстәкыйль, парлы, төркемнәрдә эшләгәндә, коллектив эш вакытында укучылар эшләргә өйрәнергә мөмкинлек ала
· мөстәкыйль рәвештә тематик, жанрлар буенча җыентыклар төзи;
· уку өчен мөстәкыйль рәвештә китаплар сайлый, китап элементлары буенча эчтәлекне ачыклый;
· сайлап алган китапларын мөстәкыйль укый;
· сүзлекләр белән мөстәкыйль эш итә.
“Әдәби пропедевтика” бүлеге
Укучылар өйрәнәләр:
· тылсымлы, хайваннар турындагы әкиятләрне, мәсәлләрне , тормыш көнкүреш әкиятләрен аерырга;
· тормыш көнкүреш һәм тылсымлы әкиятләрнең үзенчәлеген ачыкларга;
· әкият һәм хикәяне аерырга;
· әсәрдә сурәтләү чараларын табарга (чагыштырулар, капма-каршылык, кабатлаулар, җанландыру һ.б);
Укучы өйрәнергә мөмкинлек ала:
· хайваннар турындагы әкиятләрнең кайчан килеп чыгышы ;турында фикерли ала;
· .төрле халыклар әкиятләрендә йөремсәк сюжет булуын ачыклый
“Укучыларның иҗади эшчәнлеге” бүлегендә
Укучылар өйрәнәләр:
· укылган әсәрнең эчтәлеген аңларга, интонация, уку темпын сайларга, паузалар белән укырга;
· әдәби текстны дәреслек битендәге маркировка белән дөрес итеп рольләргә бүлеп, чылбыр рәвешендә укырга;
· әсәрләр буенча инсценировкалар әзерләгәндә катнашырга.
Мөстәкыйль, парлы, төркемнәрдә эшләгәндә укучылар эшләргә өйрәнергә мөмкинлек ала:
· шигъри һәм проза әсәрләрен сәнгатьле укый, текстка карата үз мөнәсәбәтен белдерә;
· дәреслектә бирелгән иллюстрацияләрне, “Музей йорты”ндагы картиналарны карап, әдәби текстлар белән чагыштырып, уртак һәмт аермалы якларын таба;
· әдәби һәм сәнгать әсәрләре турында телдән сөйләм төзи.
3 нче сыйныфны тәмамлаганда универсаль укыту гамәлләре формалаштыруда көтелгән нәтиҗәләр
Гомуми танып белү эшчәнлеге өлкәсендә
укучылар өйрәнәләр
· сүзлекләр белән иркен эш итәргә, кирәкле сүзне эзләп табарга, мәгънәсен ачыкларга;
· дәреслектә ориентлашырга, шартлы билгеләрне яхшы белергә, текстны эзләгәндә “Эчтәлек” бите белән эшли белергә, төс белән аерылган текст фрагментларын табарга, махсус билгеләнгән информацияләр белән эш итәргә;
· текст өстендә эшләргә, тема һәм төп мәгънәне ачыкларга,
· берничә төрле информация чыганаклары белән эшли белергә (дәреслек, мөстәкыйль эш дәфтәре һәм хрестоматия, дәреслек һәм сүзлекләр, иллюстрацияләр һәм картиналар, комплектта булган башка дәреслекләр (әйләнә-тирә дөнья), китапханәдән алынган китаплар, Интернет материаллары.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек ала:
· җыентыкларның төзелеш алгоритмын өйрәнә: монографик, тематик (терминнар кулланылмый)
Коммуникатив уку гамәлләре өлкәсендә
укучылар өйрәнәләр:
· партадашы белән кечкенә һәм зур төркемнәрдә эшли белергә, һәркемгә эш бүлешергә, үз эшчәнлеген, иптәшенең башкарган эшен тикшерергә;
· ике төрле караш булганда бер фикергә килә белергә;
· әсәр геройларының фикерләрен таба белергә, үз фикерен әйтергә һәм башка фикерләр белән уртак нәтиҗәгә килергә.
Контроль һәм үзконтроль өлкәсендә
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек ала;
· әйтелгән фикерне раслау өчен, тексттан өземтәләр китерергә, соңгы нәтиҗәнең дөреслегенә инанырга.;
“Әдзби уку”курсы программасы 4 нче сыйныфны тәмамлаганда түбәндәге нәтиҗәләргә ирешү планлаштырыла..
“Сөйләм төрләре, укучы эшчәнлеге”бүлегендә:
Укучылар өйрәнәләр:
· укуның төрле формаларыннан файдаланырга: эчтән, кычкырып, сайлап, рольләргә бүлеп укырга;
· текст белән беренчел танышканда эчтән укырга, терәк сүзләрне эзләп табып, кирәкле өзек белән танышырга, өзекне сайлап укырга, текстның темасын һәм төп мәгънәсен ачыкларга, әсәрне мәгънәви кисәкләргә бүлә, план төзи, әсәрнең эчтәлеген кыскача һәм тулысынча сөйли белергә;
· “Серле ачкыч” мәктәп клубы белән эшчәнлекне дәвам итәргә, алынган хатларны укып дөрес бәяләргә һәм җавап хаты язарга;
· укытучыны, сыйныфташларын тыңларга, сорауларга җавап биргәндә иптәшләрен кабатламаска, үз фикерләрен төгәл әйтә белергә;
· төрле авторларның әсәрләрен яки алардан өзекне яттан сөйләргә, укытучы яки иптәшләренең төзәтүләрен тыныч кабул итәргә, ;
· дәреслектә танышкан әсәрләрнең кайсы язучыныкы яки шагыйрьнеке икәнен, алар язган әсәрләрне әйтергә, эчтәлеген сөйләргә;
· 2-3 балалар газетасы яки журналы турында сөйли белергә;
· бирелгән текстның темасын, төп мәгънәсен ачыкларга, авторның үз героена мөнәсәбәтен аңлатырга;
· тематик, монографик һәм төрле жанрлар буенча җыентыклар төзергә, әсәргә аннотация язарга;
· әсәр геройларына характеристика бирергә;.
· төрле чыганаклардан мәгълүматлар тупларга;
· китапханәдә укытучы тәкъдим иткән китапны эзләп табарга.
“Әдәби пропедевтика” бүлеге
Укучылар өйрәнәләр:
· халык иҗаты һәм автор әсәрләре турында тулы кузаллау булдырыла, халык иҗаты әсәрләрен автор әсәрләреннән аера белергә;
· әсәрдә сурәтләү чараларын табарга (чагыштырулар, капма-каршылык, кабатлаулар, җанландыру һ.б);
Укучы өйрәнергә мөмкинлек ала:
· мифлар, төрле халыклар әкиятләрендә аларның бирелешен өйрәнә;
· .төрле халыклар әкиятләрендә географик һәм тарихи атамаларның бирелешен ачыклый;
· язучыларның иҗат биографияләре белән таныша;
“Укучыларның иҗади эшчәнлеге” бүлегендә
Укучылар өйрәнәләр:
· укылган әсәрнең эчтәлеген аңларга, интонация, уку темпын сайларга, паузалар белән укырга;
· әдәби текстны дәреслек битендәге маркировка белән дөрес итеп рольләргә бүлеп, чылбыр рәвешендә укырга;
· әсәрләр буенча инсценировкалар әзерләгәндә катнашырга, үзе дә иҗат итәргә(хикәя, шигырь, мәсәл, мәкалә һ.б.).
Мөстәкыйль, парлы, төркемнәрдә эшләгәндә укучылар эшләргә өйрәнергә мөмкинлек ала:
· шигъри һәм проза әсәрләрен сәнгатьле укый, текстка карата үз мөнәсәбәтен белдерә;
· дәреслектә бирелгән әдәби, сынлы сәнгать, музыкаль әсәрләр, иллюстрацияләр турында иптәшләре белән сөйләм төзи.
· әдәби һәм сәнгать әсәрләре турында телдән һәм язма сөйләм төзи.
4 нче сыйныфны тәмамлаганда универсаль укыту гамәлләре формалаштыруда көтелгән нәтиҗәләр
Гомуми танып белү эшчәнлеге өлкәсендә
укучылар өйрәнәләр
· дәреслектә бирелгә текст, сүзлекләр белән иркен эш итәргә, кирәкле сүзне эзләп табарга, мәгънәсен ачыкларга;
· дәреслектә ориентлашырга, шартлы билгеләрне яхшы белергә, текстны эзләгәндә “Эчтәлек” бите белән эшли белергә, төс белән аерылган текст фрагментларын табарга, махсус билгеләнгән информацияләр белән эш итәргә;
· текст өстендә эшләргә, тема һәм төп мәгънәне ачыкларга, вакытлы матбугат белән эшләргә,
· берничә төрле информация чыганаклары белән эшли белергә (дәреслек, мөстәкыйль эш дәфтәре һәм хрестоматия, дәреслек һәмсүзлекләр, иллюстрацияләр һәм картиналар, комплектта булган башка дәреслекләр (әйләнә-тирә дөнья), китапханәдән алынган китаплар, Интернет материаллары.
Коммуникатив уку гамәлләре өлкәсендә
укучылар өйрәнәләр:
· партадашы белән кечкенә һәм зур төркемнәрдә эшли белергә, инсценировкалар вакытында төрле рольләрне башкара белергә;
· ике төрле караш булганда бер фикергә килә белергә,үз фикерен әсәрдән өзекләр белән ныгытырга, иптәшләре җавапларын игътибар белән тыңларга;
· әсәр геройларының фикерләрен таба белергә, үз фикерен әйтергә һәм башка фикерләр белән уртак нәтиҗәгә килергә.
Контроль һәм үзконтроль өлкәсендә
укучылар өйрәнергә мөмкинлек ала;
· әйтелгән фикерне раслау өчен, тексттан өземтәләр китерергә, соңгы нәтиҗәнең дөреслегенә инанырга, җавапларга үзбәя бирә белергә һәм иптәшләренең җавапларын бәяләргә.;
Предмет эчтәлеге, тематик планлаштыру, укучылар эшчәнлегенең төп төрләре.
Һәр сыйныфта укыласы әсәрләр дәрес атнага 2 сәгать исәбеннән укылган очрак өчен бирелде. Һәр сыйныфның тематик планлаштырылуында нинди әсәрләр укылуы төгәл күрсәтелде.
1 нче сыйныф.
Балалар Әлифбадан әдәби укуга сиздермичә генә, эзлекле рәвештә күчәргә тиеш. Кече яшьтәге мәктәп балалары аңлап укуның беренчел күнекмәләрен ала, халык авыз иҗатының жанрлары белән таныша һәм аларны тормышта кулланырга өйрәнә. Аптыраткыч-алдавыч, әйләнмәле, чылбыр әкиятләрнең сюжет-композиция үзенчәлекләрен аера, авторларның чәчмә һәм шигъри текстлары белән таныша. Халык авыз иҗаты һәм шагыйрьләрнең шигъри әсәрләре аша, юл ахырындагы охшаш сүзләргә нигезләнеп, рифма, кабатлаулар, сәнгатьлелек турында беренчел кузаллау булдырыла.
Кыска текстлар һәм аларга ясалган иллюстрацияләрне чагыштырып, әдәби образның сәнгатьнең төрле төрләрендә тасвирлануы аңлатыла.
Беренче сыйныфны тәмамлаганда бала текстны аңлап укырга һәм аның эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белергә тиеш (дәреслектә бирелгән конкрет сорауларга җавап бирү формасында).
Балаларда халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау булдырыла, алар проза һәм поэзиянең үзенчәлекләрен танып беләләр, “автор”, “әсәрнең исеме” төшенчәләре бирелә, әсәрдәге персонажларны танып әйтә алалар.
Программа әдәби әсәрләр белән эшләү юллары, алымнары белән таныштыра, шул ук вакытта укытучыга иҗади эшләү мөмкинлеге дә калдыра.
1 нче сыйныф
Шигырь һәм проза. Шигъри һәм чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллау булдыру. Әдәби әсәрнең исеме, авторы (язучы, шагыйрь), халык авыз иҗатында билгесезлек (авторы юк).
Халык авыз иҗаты һәм әдәбият
Халык авыз иҗаты турында гомуми кузаллау булдыру. Авторның булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләр. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик яктан үзләштерү.
Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикере (әсәр исеме, геройларга характеристика, авторлар бәяләмәсе).
Әсәрнең эмоциональ тоны
Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләр. Әсәрләрне китаптан кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерны чагылдыра белү. Тавыш төсмерләре: интонация, тон, тавыш көче, тембр, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләр, ымнарны дөрес бирә алу.
Әдәби сәнгатьлелек чаралары
Текстларны анализлаганда, сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел кузаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм төшенчәсе бирү.
Әдәби жанрлар
Жанрлар турында гомуми кузаллау булдыру.
Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. әсәрдәге геройларга карата үз фикерен белдерү.
Шигырь. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрьләрнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүләренә инандыру. Рифма белән танышу: аны таба һәм куллана белергә күнектерү.
Библиографик культура. Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: эчтәлек битеннән кирәкле әсәрне тиз генә эзләп табу.
Уку күнекмәләре.
Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга өйрәтү.
1 нче сыйныфта укыла торган әсәрләр.
Аптыраткыч әкиятләр. Санамышлар. Табышмаклар. Эндәшләр. Тизәйткечләр. Такмазалар. Әкиятләр : “Кем нәрсә ярата?, “Аю белән тычкан”, “Абый белән эне”, Аю белән өч кыз әкияте, “Песәй” әкияте, Габдулла Тукай “Шүрәле”әкияте, Марсель Галиев. “Кайтаваз”,”” Шүрәле һәм Җил”, Шәүкәт Галиев “Таяк”, “Чагу”, “Шауламагыз әти йоклый”, “Шәвәли сәгате”, “Шәвәли сере”, “Мин”, “Керпе таптык”, “Курыкма тимим!”, Рафаил Газизов “Беләсезме...”, “Уйныйбыз”,”Кар чакыру” Рафис Корбан “Көчек”, “Яңгыр яуганда”,”Шүрәле рәхмәт әйткән”, Ләбиб Лерон “Буталмышлар илендә”, “Сабантуй галәмәтләре”, Хәкимҗан Халиков “Бии белмәгән аю”, “Әллә ул да белә микән?”, “Песи үләне”,”Каен җиләге”, “Тузганак”, “Энҗе чәчәк”, “Әгәр күрә белсәгез..., “Көймәче мәче” “Кушамат”шигырьләре, Рәшит Бәшәр “Авылга кайту”, “Бал корты”, “Авазлар”,”Тартар белән сөйләшү”, “Аксак кәҗә”, Фәнис Яруллин “Черкиләр җыры”, “Саескан”, “Хыялый чебеш”, “Сабантуй”, Роберт Миңнуллин “Үзебез генә калгач”, “Шүрәлесез урман”,”” Малайлар бәйрәме иде..., Рахмай Хисмәтуллин “Хәерле иртә!” шигырьләре, Эльмира Шәрифуллина “Бәйрәм ашы — кара-каршы”хикәясе, “Өтерне кайда куярга? ”шигыре, Рөстәм Кутуй “Төнге әкият”, Резеда Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”, “Урман әкияте” хикәясе, Ренат Харис “Сине көтә тыныч таң”,”Матур өй”, Мөдәррис Әгъләмов “Килсен безгә әкият”, Хәсән Туфан “Юкмыш бабай малае”, Буталмыш әкият, Шүрәле (татар халык әкияте),Бертуган Гриммнар “Дөньяда булмаган әкият” Равил Фәйзуллин “Табигать кочагында”., “Хыял”шигырьләре, Сәмига Сәүбәнова “Керпе нигә курыкмый”әкияте, Разил Вәлиев “Кайтаваз кайда яши”, Вәсимә Хәйруллина “Сүзне сүз ашаган”, “Сакчы Шүрәле”, шигыре, Идрис Туктар “Җем-җем!.. Чвик!..”хикәясе, Фирая Зыятдинова “Мин андый малай түгел!”, Фәйрүзә Мөслимова “Хәйләкәр каләм”, Йолдыз “Урынсызга әрләмә”шигырьләре, Әхсән Баян “Эт янында тиеннәр”, “Чебешләре хакына”, “Яхшылык кире кайта” хикәяләре.
2 нче сыйныф.
Халык авыз иҗаты
Хайваннар турында әкиятләр. Әкиятләр турында гомуми кузаллау. Татар халык әкиятләрендәге төп герой белән башка халыклар әкиятләрендәге төп герой арасындагы охшаш һәм аермалы яклар. Геройларның характеры. Россия халыклары әкиятләре.
Тылсымлы әкиятләр. Җирдәге һәм тылсымлы дөньяны чагыштыру. Тылсымлы предметлар (эченнән гаскәр чыга торган таяк, төрле ашамлыклар тулы тырыс, хәзинәсе бер дә кимеми торган сумка, кеше күзенә күрсәтми торган бүрек, җилән, зур атлата торган итек, дошманны кырып сала торган кылыч һ. б., герой куллана торган тылсымлы әйберләр: (тарак, көзге, кайрак, балдак.) Тылсымлы булышчылар ( җәнлекләр: әтәч, бүре, аю, куян, убырлы карчык, һ.б.), тылсымлы төсләр (ак һәм кара). Борынгы дөньяның тылсымлы әкиятләрдә чагылышы (табигать көчләре, кешеләрнең хайваннарга, үсемлекләргә әверелеше).
Тылсымлы әкиятләрнең төзелеше (вакыйгаларның чылбыр рәвешендә баруы, кабатланулар, билгеле бер ритм, әкиятне истә калдыру).
Автор әсәрләре
Шигъри формада язылган тылсымлы әкиятләр (Г. Тукай “Кәҗә белән сарык әкияте”), аның халык әкиятләре белән охшашлыгы, сюжет һәм композиция үзенчәлеге. Капма-каршы ике төрле дөнья бирелеше ( җирдәге һәм тылсымлы, тылсымлы булышчылар, тылсымлы әйберләр, тылсымлы төсләр). Автор теленең кабатланмас матурлыгы. Халык авыз иҗаты белән охшашлык (кабатланулар, вакыйгалар бергәлеге һ.б.)
Хикәя жанры Жанр үзенчәлекләре: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы; әхлакый проблемаларның актуальлеге; уйдырмалар. Хикәянең төп мәгънәсе. Хикәя исеменең эчтәлеккә туры килүе. Хикәя геройлары, аларның портретлары һәм характерларының сөйләмнәре, башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте.
Шигърият
Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып кузаллау. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы — шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык .Чагыштыру, контраст,, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп,тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү)
Библиографик культура формалаштыру.
“Эчтәлек ” белән танышу , аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, кече яшьтәге мәктәп баласының дәреслектән тыш эшчәнлеген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. .Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп элементларын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру.
Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру
Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда үз урыныңны белеп , чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау.
2 нче сыйныфта укыла торган әсәрләр.
Татар һәм башка милләтләрнең халык һәм автор әкиятләре “Батыр Әтәч”, “Әтәч патша”, “Бүдәнә белән Төлке”,”Гөлчәчәк”, ”Хәйләкәр керпе”(гуцул халык әкияте), “Кәҗә белән бүре“*, “Өч кыз”*, “Аю белән төлке”* , “Кем нәрсә ярата” **
Г. Тукай :”Кәҗә белән сарык әкияте”, “Су анасы”*, Ш. Галиев : “Җизни әкияте” , А. Алиш “Бикбатыр белән Биккуркак” , Г. Вәлиева “Борынгы әкият”, “Су әкияте”* М. Җәлил “Себерке әкияте” *
Татар әдәбияты классиклары :
Г. Тукай:”Буран”,”Сабыйга”,* ”Эш беткәч уйнарга ярый”*,”Бу кайчак була”, “Мактанчык куян”*, “Каз”*. “Карлыгач”. “кызыклы шәкерт” М. Җәлил: “Бер шигырь”*, Дәрдемәнд: “Әни, әкият сөйләче”**, Н. Исәнбәт: “Мияубикә төше”*, “Мырауҗан агай хәйләсе”, М. Гафури: “Тавык белән үрдәк”, Ә. Еники: “Кышкы урман”, Һ Такташ: “Тәүфыйклы песи”,Ә. Исхак: “Нәфисә”, К. Насыйри: “Хикәят”, Г. Ибраһимов: “Кар ява”,
Танылган татар, рус язучылары һәм шагыйрьләре:
Ш. Галиев:”Ник соң итек җитмәгән”, “Котбетдин мәргән”,”Яңа фотоаппарат”,”Үсә урман”*, “Тынлык”*, “Һәркем әйтә дөресен”, “Сизгер суган”.
Ф. Яруллин: “Ике кеше”, “Эшнең аның берние юк”, “Йокы”**,”Кемдә нәрсә...”,** “Яз”*,”Композитор чыпчыклар”*.
М. Әгъләмов: “Ямь-яшел”, “”
М. Пришвин: “Алтын болын”.
К. Чуковский: “Чебен-чебенчек”.
Н. Арсланов: “Сезнеке”, “Карлыгачкай”.
Б. Рәхмәт: “Гөлйөзем белән чебен”,
И.Туктар: “Кышкы урман”*,”Урман букеты”,
Р. Миңнуллин: “Черкиләр җыры”, “Чыршы әйләнәсендә”,”Рәсем”,”Кем соң минем Әби”,”Йорт агачлары”,”Төрле кешеләр була”, “Юкка малай булганмын “,”Малайлар сөйләшә”,”Яз керде өебезгә”,”Ай нәрсәгә охшаган?”,”Ак кыш”.”Беркемгә дә охшамаган”.*
Р. Фәйзуллин: “Бинокль”,”Кышын”, “Язгы кәеф”, “Өчьюллыклар”.
М. Галиев: “Көзге каршында”, “Тамаша”.
Бүгенге көн язучылары һәм шагыйрьләре
Р. Вәлиева; “Рәхәт безнең Акбайга”**,”Каен елый”**,”Замана баласы”, “Умырзая”,”Шатлык кызы”, “Урманда бәйрәм булган”, “Ак песи”
Л. Лерон: “Гаҗәп хәлләр”,”Керән”,”Үскәч”, “Сараватта кем ята?”,”Камилнең көләсе килә”,”Яз”,”И ямьле дә соң дөнья”,”Тишек хәтер”.
Э. Шәрифуллина: “Алтын балык”,”Яшел чыршы, яшь чыршы”, “Оттырды”,
Г.Гыйльманов: “Булатның төше”**,”Юлым уңды”**, “Кар чакыру”**,”Мәктәпкә бармадым”**,”Күңел күзе”.
В. Нуриев: “Җәйге кар”, “Шүрәле”, “Кило ярымлы кура җиләге”.
Г. Морат: “Татар космонавты”*,”Мультфильмнар карыйбыз”*.
М. Фәйзуллина: “Күлдәвекләр”**, “Кыш бабай тәрәзәсе”**,”Кояш нурларын коя”,** “Агачлар да күлмәк алыштыра”, “Керпе”.
Җ. Дәрзаман : “Солдат булдым”,”Күбәләк кар”,”Балык тотты”, “Чын әкият”**.
Йолдыз: “Кояшка җавап”*, “Бәхетле агач”,”Салават күпере”, ”Ялган хакында чын”*, “Белмим”, “Сөенеч”, “Бабай белән малай”**, “Хыял”**, “Манзара”**.”Матурлык”.
Р Мингалим: “Якты тәрәзә каршында”,”Кызык рәсем”*,”Кызык нәрсә”*.
Р. Бәшәр: “Иске өй”*, “Әкият сөйлә”*,”Балкондагы чыпчык”**.
Х. Халиков “Ник калдырдың”**
Р. Гаташ : “Зәңгәр ил — балачак иле”
В. Хәйруллина: “Кем ул солдат”**,”Чормада”**, “Әйләнгеч”**,”Бинокль”**,”Миңа охшаган малай”,
Г. Юнысова: “Керпенең кайгысы”*, “Скрипкачы чикерткә”*.
А. Юнысова: “Телевизор”
З. Мансур: “ Кырмыска һәм малай”,
М. Шабаев: “Зәңгәр песи”, “Умырзаялар”,
М. Хөсәен: “Пескәем”**
Н. Ахунова: “Хоккулар”
Н. Мадьяров: “Өйгә керә алмады”*,”Шәп булдымы?”**,
А. Нигъматуллин: “Автопортрет”**,”Кар”*,
Ф. Зыятдинова: “Өебезнең кояшы”*,””
Г Мөхәммәтшин: “Көчле булсам”,”Күбәләк”**.
Г. Хәсәнов: “Имән каргасы”.
Ф.Сафин: “Якты күл сагышы”.
З. Насыйбуллин: “Тик бернәрсәне белми”.
М. Газизов: “Мәйданчык”.
Мөҗәһит: “Җәй”
Сөләйман: “Тау белән сөйләшү”
Н. Сафина: “Тал бәбкәсе”
Ә. Гаффар: “Әни йөрәге”
И. Гайфуллин: “Күкшә”
Л. Шәех “Картлар нигә шатлар”,
3 нче сыйныф.
Хайваннар турындагы әкиятләр
Халык авыз иҗатының бер төре булган һәм җир йөзендәге барлык милләтләрдә дә яшәп килүче, буыннан буыннарга күчеп йөри торган хайваннар турындагы әкиятләргә карата гомуми күзаллау булдыру. Әкиятләрнең гасырлар дәвамында үсеше. Гади вакыт тасмасы: 1) бик борынгы әкиятләр, 2) борынгы, 3) бик борынгы булмаган әкияти вакыйгалар турында аңлату.
Бик борынгы әкиятләрдә хайваннар арасындагы мөнәсәбәтләр, аларның тышкы күренешләре төп урынны алып тора. Борынгы әкиятләрдә геройның аңы, хәйләгә осталыгына дан җырлана. Ә әкияти вакыйгалар исә үз эченә геройның изге эшләрен, аның сәләтен, киң күңеллеген күрсәтүне максат итеп куя. Йөремсәк әкиятләр турында күзаллау булдыру.
Мәсәл жанры
Мәсәлләрнең ике өлештән: хикәяләү (вакыйга) һәм моральдән (нәтиҗә, тәрбияви аңлату) торуын аңлату. Мәсәлдәге хикәяләү өлешенең әкиятләрдән килеп чыгуына басым ясау. Мәсәлләрнең мораль өлешенең мәкальләр белән охшашлыгы. Мәсәл жанрының килеп чыгышы, үсеше. Бөтен дөньяга танылган мәсәлчеләр: Эзоп, Ж. Лафонтен, И. Крылов, татар мәсәлчеләре К. Насыйри, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Шамуков, Ә. Исхак һәм башка язучылар әсәрләрен өйрәнү.
Мәкаль жанры
Мәкальләр — ул борынгылар сүзе, аталар сүзе, картлар сүзе, тәҗрибә һәм хикмәт җимеше, хәтердә сакланырга тиешле хәзинә, халыкның күмәк фикере, тормыш кагыйдәсе, сүзгә дәлил, тормышта киңәш. «Мәкаль» сүзе гарәп теленнән алынган, «урынлы сүз яки тиешле урында әйтелгән сүз» дигән мәгънәне аңлатуын төшендерү. Төрле халык мәкальләре. Мәкальләрне сөйләмдә, мәсәлләрдә урынлы куллану.
Хикәя жанры турында күзаллау формалаштыру. Хикәя геройлары, аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Геройларга чагыштырма характеристика. Герой яшәгән тирәлек, пейзаж.
Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында күзаллау формалаштыру. Әкият һәм хикәя жанрларының композиция үзенчәлеген (күзәтүләр аша) аңлату. Укучы-тыңлаучыга табигый көчләрнең серен, әкият геройларының серле тормыш агышын күрсәтү, хикәя геройларының характерында тормыштан алынган вакыйгаларны чагылдырып сөйләү.
Шигърият
Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет.
Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).
Вакыт тасмасы. Фольклор әсәрләреннән әкиятләрне вакыт тасмасында күрсәтү (бик борынгы, борынгы, экияти вакыйгалар).
Библиографик культура формалаштыру
Эчтәлек бите белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, кече яшьтәге мәктәп баласының дәреслектән тыш эшчәнлеген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп өч элементын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру. Төрле җыентыклар төзергә өйрәнү.
Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру
Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Уку техникасын үстерү.
3 нче сыйныфта укыла торган әсәрләр
Хайваннар турында төрле милләт халыклары әкиятләре
Әфган халык әкияте: “Иң яхшы дару” , “Табышны ничек бүләргә?”
Уйгур халык әкияте: “Тылсымлы китмән”
Инглиз халык әкияте: “Көрән төстәге пингвин баласы.”
Монгол халык әкияте: “Әтәч таңда нигә кычкыра?
Манси халык әкияте: “Куянның колагы нигә озын?”
Кабарда халык әкияте: Җәнлекләр патшасы.”
Венгр халык әкияте: “Комсызлык бәласе.”
Африка негрлары әкияте: “Сырны ничек бүлгәннәр?”
Эстон халык әкияте.: “Куянның ирене нигә ярык?
Эвенк халык әкияте: “Әтәч нигә кычкыра?”
Казакъ халык әкияте: “Юмарт дөя”
Нугай халык әкияте: “Карт һәм су анасы”
Норвег халык әкияте: “Кабартма”
Алман халык әкияте: “Сандугач белән Аю”
Каракалпак халык әкияте Җәй белән Кыш нигә күрешми?
Латыш халык әкияте: “Шайтанга ничә яшь?
Литва халык әкияте “Итагатьле мәче”
Татар әдәбияты классиклары :
Г. Тукай: “Яшь агач”, “Көзге белән маймыл”, “Җил илә Кояш”, “Төлке белән йөзем җимеше”, “Аккош, Чуртан һәм Кыскыч” М. Җәлил: “Яңгыр”, “Кичер, илем”. Ф. Кәрим “Ант”, “Ватаным өчен”. М. Гафури: “Мәймүн белән күзлекләр”, “Чикерткә белән кырмыска”, “Кәҗә белән Төлке”, “Ике Каз белән Бака”,”Болын”, “Ике чебен” Н. Исәнбәт: “Ябалак белән Чыпчык”.Ә. Исхак: “Төлке белән виноград”, “Карт Имән белән Яшь егет” К.Насыйри: “Төлке белән Әтәч”, “Комсыз эт”, Ш. Маннур “Көзге урманда”, “Яратам” Г. Бәширов “Беренче кар”, “Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе” “Безнең Татарстан”,Ф. Хөсни “Яфраклар коелганда”А. Алиш: “Утлы йомырка”. Ш. Галиев: “Иншаның файдасы”, “Сүзләре һәм үзләре”. Г. Ахунов “Канатлар кая илтә”.Х. Туфан “Казан”. Н. Дәүли “Бала болыт” Ф. Яруллин: “Хәйләкәр куян”, “Мактану бәласе”, “Тылсымлы ачкыч”, И. Юзееев: “Матурлыкны гына алып кит”, “Хатасыз ничек язарга” Р. Вәлиев: “ Барысын да яратам”, “Чыпчык”, “Минеке”,
Танылган татар, рус, чит ил язучылары һәм шагыйрьләре:
Эзоп: “Давыл белән Кояш”, “Балыкчы”.
Т. Яхин: “Карга белән төлке”
В. Радлов: “Карганың хәйләсе”
И. Юзееев: “Матурлыкны гына алып кит”, “Хатасыз ниек язарга”
Ф. Мөслимова “Хыялый”
М. Әлимбаев “Салават күпере”
Н. Сладков “ Күзалдавычлар”, “Кем остарак”, “Кышкы җәй”,.
Г. Паушкин “Кыш”,
Г. Остер “ Серне ачты”.
В. Гаршин: “Ил гизүче бака”
И. Крылов: “Аккош, Чуртан һәм Кысла”
Л. Толстой: “Зирәк Чәүкә”
Б. Рәхмәт: “Иң күңелле чак”, “Ничек өйрәнергә”.
Р. Миңнуллин: “Кар бәйрәме”, “Хаталар өстендә эш”,
Р. Фәйзуллин: “Нефть”, “Безнең КамАЗ”,”Тугайда”,” “Ничек яхшы булырга”, “Онытма, син!”
А. Алланазаров: “Кыш кайчан була?”,”Дустымны эзлим”
К. Тәңрекулиев: “Эшчән” Гельды
А. Гыйләҗев “Суык”
Г. Сабитов: “Тәүге шатлык”,
Г. Шамуков: “Көзге белән маймыл”, “Карга белән Төлке”,
Бүгенге көн язучылары һәм шагыйрьләре
Р. Вәлиева; Җәй белән бала”, “Яңгыр , яу!”, “Китмә әле, бераз тор”, “Яңгыр белән кояш”, “Көчле укучы”, “Кышкы ямь”, “Каникул вакытында”.
Н. Әхмәдиев “Чишмәгә суга барам”
Р. Харис: “Берсе калсын иде”
Л. Лерон: “Әкияти башламнар”, “Инша”, “Яңгырның ял көне”, “Хыял”, “Мәче малае Шукбай” , “Иртән уянасың килмәсә”, “Сүз тыңлыйсың килмәсә”, “Хыялый Акбай”
Э. Шәрифуллина: “Әкият кайда”
Г. Гыйльманов: “Көзге урман”, “Нәсел агачы”, “Дәү әтинең әтисе”,
В. Нуриев: “Инша”, “Хуҗалар тавында”, “Кем катырак суга”,.
Г. Рәхим: “ Безнең тауда”, “Иске самавыр торбасы”.
В. Нуруллин: “Бүреләр, үгез һәм без”
М. Галиев: “Җиләктән кайтканда”
Р. Корбан: “Көз нигә моңая”, “Мәктәпкә озату бәйрәме”.
Йолдыз: “Салават күпере”, “Антенналы бәрәңге”, “Охшашлык”, “Этем югалды бүген”, “Белмәгәнен белми”, “Спортчы Шүрәле”, “Ике җаваплы табышмак”.
Р Мингалим: “Август каеннары”, “Уйларга кирәк”.
М. Саттар “Кырмыска белән тирес корты”
Х. Халиков “Рәхмәт сезгә, ветераннар”, “Витаминлы аш”,.
Н. Гыйматдинова: “Дару”, “Сарбай”, “Болын патшасы”, “Казлар”.
В. Хәйруллина: “Тәрбияче попугай”, “Кем булам”, “Хозурлык һәм горурлык”.
К. Тәхау “Көзге урман”
М. Мирза “Көздә бермәл”, “Көз”, “Болыт”,”Идел-йорт”, “Без бабайсыз үстек”, “Язның тәүге көннәре”.
Р. Мәннан “Без музейга барабыз”,”Кыш килә”
С. Шакир: “Таш белән кырмыска”
М. Хөсәен: “Китап”
С. Урайский “Кыш шатлыгы”
А. Әхмәтгалиева “Безнең чишмә”, “Болытта җиләк үсә”,
Г. Хәсәнов: “Корташар”, “ Кыр казы”, “Гөблә”, “Май”.
И. Солтан: “Кар ник ява”, “Кар шыгырдый”.
М. Мазунов: “Карап торам”, “Яңа карлар ява”
Р. Гыйззәтуллин: “Батырлык”
А. Гыймадиев: “Шәмси маҗаралары”
Г. Вәлиева: “Заман әкияте”
К. Кәримов: “Кышкы мәтрүшкәләр”
4 нче сыйныф
Халык авыз иҗаты
Мифлар турында гомуми кузаллау булдыру. Борынгы халыкларның тормышы, кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәт. Тормыш агачы, тотем хайваннар һәм тотем үсемлекләр, кешеләрнең аларга карашы, борынгы традицияләрнең сакланышы.
Тылсымлы әкиятләр.
Дөнья турында борынгы кузаллаулар чагылышы. Тылсымлы әкият герое. Тылсым дөньясы, тылсымлы предметлар, сихри саннар, сүзләр, тылсымлы булышчылар. Тылсымлы әкият законнары: әкият герое өеннән чыгып китә, максатка ирешү юлы (тылсым дөньясы, карурманнар аша үтүче юл, сынаулар, тылсымлы булышчы ярдәме, җиңү шатлыгы). Халыклар әкиятләренең мифлар, легендаларда чагылышы.
Риваять һәм легендалар.
Риваять һәм легендаларда сөйләнгән геройлар, аларның кичерешләре. Тарихи бәйләнеш. Төрле атамалар, аларның килеп чыгышы. Риваять һәм легендаларда бирелгзн вакыйгаларның әкиятләрдә чагылышы.
Автор әкиятләре
Автор әкиятләренең халык әкиятләре белән охшашлыгы. (жанр һәм сюжет). Халык әкиятләрендәге тылсым белән җиңүләр, автор әкиятләрендә акыл белән эш итеп уңышка ирешү, ярату һәм яратыла белүнең көче.
Фольклор жанрының тормышта, хәзерге вакытта яшәеше.
Халык традицияләре һәм бәйрәмнәре. Гимннар (Татарстан гимны). Халык һәм автор әкиятләре.
Хикәя
Хикәя жанры турында кузаллау формалаштыруны дәвам итү. Хикәя геройлары, аларның портретлары һәм характер үзенчәлекләре, башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Геройларга чагыштырма характеристика. Герой характерының катлаулылыгы, вакыт белән бәйләнеше. Герой яшәгән тирәлек, пейзаж. Хикәядәге чынбарлык чагылышы. Әдәби тел берәмлекләре.
Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында кузаллау формалаштыру. Әкият һәм хикәя жанрларының композиция үзенчәлеген (күзәтүләр аша) аңлату. Укучы-тыңлаучыга табигый көчләрнең серен, әкият геройларының серле тормыш агышын күрсәтү, хикәя геройларының характерын тормыштан алынган вакыйгаларны чагылдырып сөйләү.
Шигърият. Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып кузаллау. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы — шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).
Әсәр авторлары турында
Шагыйрь, язучы, рәссамнарның биографиясе.
а) әсәрдә авторлар кичереше;
ә) автор күзәтүләренең чагылышы;
б) хәзерге заман авторлары белән очрашу, балаларның авторга сораулары, җаваплар.
Библиографик культура формалаштыру.
“Эчтәлек ” белән танышу , аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, кече яшьтәге мәктәп баласының дәреслектән тыш эшчәнлеген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп төп элементларын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру. Төрле җыентыклар төзергә өйрәнү. Әсәр авторлары турында мәгълүмат туплау.
Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру
Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку) Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда үз урыныңны белеп , чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Уку техникасын үстерү.
4 нче сыйныфта укыла торган әсәрләр
Халык авыз иҗаты
Җир ничек яралган (легенда), Күкнең күтәрелүе (хикәят), Айдархан һәм сәхабәләр (легенда), Пәйгамбәрнең тууы һәм аның балачагы, Абага чәчәге (хикәят), Ак бүре (риваять), Кырык кыз (риваять), Мәрҗән каласы һәм унике кыз (хикәят), Дөнья яратылу турында (миф), Хапи алла турында (миф),Чыршы ни өчен мәңге яшел (легенда) Әкиятләр: Ак байтал, Ак бүре, Еланнар патшасы Шаһмара, Үги кыз, Ике кыз, Бумеранг (Австралия халык әкияте)
Татар әдәбияты классиклары :
Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”, Г. Тукай: “Таз”, “Яз галәмәтләре”, З. Ярмәки “Иртә”,“Ак каен”,М. Җәлил: “Дару”, К. Насыйри “Каз итен коймакка төреп, каймакка манып ашау”, Н. Исәнбәт: “Кышкы төндә”, “Туган ил”, “Өч матур сүз”, Ш. Бабич “Тын төн”, “Габдулла әфәнде Тукаев”, Дәрдемәнд “Гали”,А. Алиш: “Сертотмас үрдәк”. Ш. Галиев: “Кол Галигә”, “Алсу дөнья”, “Җирдә миңа ни кирәк”., “Урман ява”, “Тукран сые”. Г. Ибраһимов “Укудан кайткач”, Г. Галиев “Бибкәй аланы”, Ф. Әмирхан “Кечкенә хезмәтче”,К. Нәҗми “Нәсимәнең беренче эш көне”, З. Бәшири “Бер асрауның аһ-зары”, Д. Аппакова “Кечкенә Бануның тарихы”, Н. Думави “Беренче кар”, “Ятим бала”, Ф. Яруллин: “Буар елан”, Р. Вәлиев: “Кошлар кайта”, “Кайтчы Сөембикә”, “Эт кояшы”, “Ватаным”, М. Мәһдиев “Бәхилләшү”(өзек) С. Хәким “Яратам мин”, “Тегермән стенасындагы язулар”. Ә. Фәйзи “Асрарга бала бирәм”
Танылган татар, рус, чит ил язучылары һәм шагыйрьләре:
Ф. Хөсни “Малай белән солдат”. Н. Сладков “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый”. Л. Толстой: “Слива төше”. Р. Миңнуллин: “Иртән иртүк”, “Атказанган сандугач”,”Машина тавышлы көчек турында кечкенәкият”, “Сабантуйда”, “Татарларым”. Р. Фәйзуллин: “Быелгы яз”, “Минем әти”.
Г. Сабитов: “Кадерле ул туган як!”, “Чәчәк нигә боекты”. Җ. Тәрҗеманов “Шуктуган”, “Тукран малае Шуктуган”. Х. Камалов “Археолог”. И. Туктар “Букет”, “Бер каен үсә”. М. Әгъләмов “Матурлык минем белән” К. Булатова “Кичә генә”. Г. Хәсәнов: “Аккош”, “Абага”, Ш. Рәкыйпов “Төнге очыш”
Бүгенге көн язучылары һәм шагыйрьләре
Р. Вәлиева “Изгеләр тавы”, “Энҗе чәчәк”, “Бөтен дөнья ак кына”, “Онытма!”
Н. Әхмәдиев “Хәерле иртә”. Р. Харис: “Зөләйха”, “Ак карлар арасында”, “Елмай”, “Туган җирем”, “Фронтовиклар”, Р. Хафизова “Кирлемән”. Л. Лерон: “Кыхмырый, Мыхмырый һәм Шыхмырый”. Э. Шәрифуллина: “Табигатьнең бер бөртеге”, “Без татар балалары”, “Тормыш яме”. Г. Гыйльманов: “Чишмәгә бардык”, “Кайтаваз”, “Курай”, “җавапсыз легенда”, “Минем исемем — Бүрек”. В. Нуриев: “Ачуланма инде, Илһам! Г. Рәхим: “Көз йөри”, “Көзге моң”, “Көзге урман”,“Песнәк”, “Апрель”. Р. Корбан: “Көз нигә моңлы”, “” Ярдәм итик”, “Курай”. Йолдыз: “Очрашу”. Р Мингалим: “Бүген төнлә күккә кара”. Батулла “Су ияләре” (әкият), “Терек-терек кырмыска”. В. Хәйруллина: “Хәерле көн”, “Алмаштыру”, “Наз”, “Чикерткә”,
М. Мирза “Көз”., “Балачак хатирәсе”. Ф. Бәйрәмова “Кара пулат”. С. Шакир: “Ландыш чәчәге”. Мөҗәһит “Бер яфрак зары”. Д. Гайнетдинова “Исәнме, яңа көн”, “Батыр Хәбир”. Л. Гыймадиева “Кара урман, караңгы төн”. Н. Сәйяр “Айсылу”. Р. Рахман. “Кесәл”. Р. Гыйззәтуллин: “Язгы моң”
Н. Каштан “Әрем исе”. Г. Вәлиева: “Кызыктырсалар да”, “Карт алаша колагы”. Ф. Тарханова “Без бәлеш пешерәбез”, “Килде пилмән ашыйсы”,
И. Нәбиуллина “Тәмле тел”. Ф. Мәҗитов “Яңгыр кызы Гөлтамчы”
Кушымталар
Әдәби уку буенча укучыларның белем һәм күнекмәләрен
бәяләү нормалары
2 нче сыйныф
"5 " билгесе куела:
— әгәр укучы укыганның эчтәлеген аңласа, укыганда һәр авазны ачык итеп
әйтеп, сүзләрне дөрес интонация белән, хәреф һәм иҗекләрнең урынын алыштырмыйча,
сүзләп, озын сүзләрне иҗекләп укый алса;
— сүзләрнең басымын дөрес куеп, тыныш билгеләренә тукталып, җөмлә төрләрен
тавыш төсмерләре белән аерып укый белсә;
— укытучы биргән сорауларга дөрес җавап таба белсә, текст буенча бирелгән
иллюстрация буенча сөйли, әсәрнең эчтәлеген эзлекле рәвештә бирә алса; —
Шигъри әсәрне яттан сәнгатьле итеп укый белсә.
"4"ле билгесе куела:
— Әгәр укучы укыганның эчтәлеген аңлап, сүзләрне дөрес әйтеп, кайбер сүзләрне иҗекләп укыса;
— укыганда 1-2 урында сүз яки иҗекнең урынын алыштырып, яки сүзләрне кабат-кабат әйтеп укыса;
— укылган әсәр эчтәлеге буенча сорауларга төгәл җавап бирә белсә, хаталарны үзе төзәтсә;
— шигырьне яттан укый алса.
"3"ле билгесе куела:
— әгәр укучы укылган әсәр эчтәлеген укытучы биргән сораулар буенча гына аңласа;
— сүзләрне иҗекләп, минутына 25 ләп сүз укыса;
— сүзләр, җөмләләр арасында пауза ясамыйча, 3-5 хата ясап укыса;
— эчтәлек сөйләгәндә эзлеклелек булмаса, хаталарны бары укытучы ярдәмендә генә төзәтә алса;
— шигырьне
яттан белеп тә, укыганда хаталар булса.
"2"ле билгесе куела:
— сүзләрне хәрефләп, минутына 25 сүздән дә аз укыса;
— укылган әсәрнең эчтәлеген аңламаса;
— укытучы сорауларына җавап бирә белмәсә;
— яттан сөйләгән вакытта хаталар күп ясаса.
3 нче сыйныф
"5 " билгесе куела:
— укылган әсәрнең мәгънәсен аңлап, укыганда сүзләрне дөрес һәм төгәл әйтеп укыса;
— текстны сәнгатьле итеп, логик басымнарны дөрес куеп укыса;
— текстны мөстәкыйль рәвештә кисәкләргә бүлә, төп мәгънәсен әйтә, укыган әсәренең эчтәлеген сөйли белсә;
— тексттан күрсәтелгән сүзләрне таба алса;
— геройларга характеристика бирә белсә;
— сүзлекләр белән төгәл эшләсә;
— әсәрләрне яттан сөйли алса.
"4"ле билгесе куела:
— укыганда сүзләрне дөрес әйтеп, озын сүзләрне иҗекләп укыса; (1 нче яртыеллыкта)
— пауза, логик басымнар белән укыганда 1-2 хата җибәрсә;
— текстны кисәкләргә бүлгәндә яисә бирелгән өзекне эзләп тапканда хата ясаса;
— әсәрнең төп мәгънәсен аңлап та кайбер төгәлсезлекләр белән әйтә алса;
— яттан өйрәнгән текстны сәнгатьле итеп укып та паузалар, кабатлаулар белән сөйләсә.
"3"ле билгесе
куела:
— укыганда күпчелек сүзләрне хаталар белән укыса (1нче яртыеллык);
— сүзләрне укыганда хәрефләрнең урынын алыштырса;
— текстның эчтәлеген бары тик укытучы сораулары белән генә сөйли алса, әсәрне кисәкләргә бүлгәндә кыенсынса;
— яттан өйрәнгән әсәрне төгәл белмәсә;
"2"ле билгесе куела:
— бер үк тавыш төсмере белән генә иҗекләп укыса;
— укыганда 6 дан да күбрәк хата ясаса;
— укылган әсәрнең эчтәлеген аңламаса;
— укыган әсәренең эчтәлеген сөйли белмәсә;
— ятлаган әсәрен сөйли алмаса.
4 нче сыйныф
"5 " билгесе куела: әгәр:
— укыганда аңлап, сәнгатьле итеп, тиз, пауза һәм логик басымнарны дөрес куеп интонация белән укыса;
— әсәр эчтәлеген тулысынча, кыскача һәм өлешләп сөйли алса, укылган текстның планын төзеп, шул план нигезендә эчтәлекне бирә белсә;
— төрле сүзлекләр белән төгәл эшли белсә, сүзләрнең мәгънәләрен шулардан таба алса;
— тексттан өзекләр, теге яки бу өлкәне чагылдырган эпизодлар табып, хикәяләр төзегәндә аларны урынлы файдалана белсә;
— яттан өйрәнгән текстны сәнгатьле итеп сөйли алса.
"4"ле билгесе куела: әгәр:
— сүзләрне дөрес әйтеп йөгерек укый алса, укыганда логик басым, тыныш билгеләренә игътибар итсә;
— текстны укыганда 1-2 хата җибәрсә;
— әсәр эчтәлеген тулысынча, кыскача һәм өлешләп сөйли алса, укылган текстның планын төзеп, шул план нигезендә эчтәлекне бирә белсә;
— укылган әсәрнең төп мәгънәсен таба белсә;
— ятлап укыганда сәнгатьле итеп укыса, ләкин паузалар, кабатлаулар ясаса.
"3"ле билгесе куела: әгәр:
— укыганда сәнгатьлелек җитмәсә, 3-5 хата ясаса;
—әсәр эчтәлеген тулысынча, кыскача һәм өлешләп укытучы сораулары аша гына сөйли алса, укылган текстның планын төзегәндә кыенсынса, шул план нигезендә эчтәлекне бирүдә укытучы ярдәменә таянса;
— яттан укыганда хаталар җибәреп, аларны үзе төзәтә белсә;
"2"ле билгесе куела: әгәр,
— укыганда бик күп хаталар ясаса, сүзләр, иҗекләрне әйтеп бетермичә укыса;
— укыганда 6 дан да күбрәк хата ясаса;
— эчтәлек сөйләгәндә эзлеклелекне сакламаса;
— әсәр эчтәлеген сөйли алмаса, укытучы ярдәме белән дә план төзеп, шул план нигезендә укылган әсәр эчтәлеген бирә белмәсә;
— яттан өйрәнелгән әсәрне сөйли алмаса.
Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
Курс профессиональной переподготовки
Еще материалы по этой теме
Смотреть
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
7 356 213 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Аткулова Айзиряк Исрафилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалучитель родного языка и литературы
Вам будут доступны для скачивания все 333 970 материалов из нашего маркетплейса.
Мини-курс
10 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.