Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыБашлангыч сыйныфларда аңлап укырга өйрәтү

Башлангыч сыйныфларда аңлап укырга өйрәтү

Скачать материал

Кукмара муниципаль районы

Мәгьлүмати- методик үзәк.

Муниципаль белем бирү учреждениесе Вахит авылы

башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе

 

Башлангыч сыйныфларда аңлап укырга өйрәтү

 

 

 

2011

 Кукмара муниципаль районы

Мәгълүмати - методик үзәк Советы тәкъдиме белән нәшер ителә.

Автор-төзүче: Габидуллина Рәзилә Миннегалиевна

    башлангыч  сыйныфлар  укытучысы.  

 

 

Рецензентлар:

Галиахметова Г.Н.- Кукмара муниципаль районы мәгълүмати- методик үзәкнең баш белгече

Билалова Г.Г.- Кукмара муниципаль районы Пычак урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.

 

 

 

Методик ярдәмлек башлангыч сыйныф укытучыларына ярдәмлек буларак төзелде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Аңлатма язуы

 

  Традицион методика белән дәресләр үткәргәндә, беркемгә дә сер түгел, без түбәндәгечә эш итәбез.

1. укучыны текстны үзләштерергә әзерлибез:

а)      язучы турында әңгәмә үткәрәбез;

    б)  сүзлек эше: сүзләрне үзебез кыен дип

 саналганнарының мәгънәләрен аңлатабыз;

в)      үзебез сәнгатьле итеп укып күрсәтәбез;

2. Менә шуннан соң гына укучыларга сүз бирәбез.

-кычкырып укыйлар

-укытучы биргән сорауларга җавап бирәләр.

Нәтиҗәдә : алар укырга өйрәнәсе текст укытучы тарафыннан укылган. Ә укучылар өчен бернинди дә кызык юк, алар текст белән

эшләүдән канәгатьләнү алмыйлар.

    Ә “Школа 2100” укыту- методик комплексының текст белән эшләү технологиясен куллану, дөрес аңлап уку эшчәнлеген оештырырга ярдәм итә.

Текст белән эшләү 3 этаптан тора:

 

1 нче этап. Текстны укыр алдыннан эшне оештыру.

Бу этапның максаты: укучыларның антиципация сәләтен үстерү, ягъни текстның исеменә, дәреслектәге иллюстрацияләргә карап эчтәлекне фараз итү сәләтен үстерү дигән сүз.

 

 

2 нче этап. Уку барышында текст өстендә эшләү. Бу этапның максаты текстның эчтәлеген аңлауларына ирешү

Укучылар мөстәкыйль рәвештә эчтән текстны , я бер кисәкне , я тәмамланмаган бер фрагментны укыйлар. Аларның инде үз алларына куелган максатлары бар: укый башлаганчы туган фаразлауларны тикшерү.

Укучылар текстны аңлатып, җөмләләп яисә абзацлап укыйлар.

Шул ук вакытта сүзлек эше дә алып барыла. Чөнки кайсы сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау кирәген укучылар үзләре билгелиләр, контекстта ук аңлатма бирәләр.

Шулай ук һәр кисәген аңлатып уку, укучыларга мөстәкыйль укыганда да текстка якын килеп эшләргә ярдәм итә. Шушы ук этапта текстның эчтәлегенә карата әңгәмә, сайлап уку күнегүләрен кертергә була.

Төп сорау: безнең фаразлаулар туры килдеме, кай җирдә без ялгышканбыз икән?

 

 

3 нче  этап. Текстның эчтәлеген өйрәнгәннән соңгы эшчәнлек.

Аның максаты: текстның төп фикерен ачыклау. Автор әйтәсе килгән фикерне билгеләү.

Укытучы бөтен текстка карата проблемалы сорау куя. Бу сорауга җавап эзләгәндә укучылар авторның юллар арасына яшеренгән әйтәсе килгән төп фикерен, уен ачыклыйлар.

Укытучының язучы турында сөйләве. Текст белән эшләгәннән соң сөйләү, укучыларга текстның эчтәлеген тагын да ныграк аңларга ярдәм итә.

Иллюстрацияләргә яңадан әйләнеп кайту:

-кайсы фрагмент сурәтләнгән?

- художник һәр детальне төгәл биргәнме?

Иҗади биремнәр. Бу безнең өчен  бик отышлы алым.

а)      текстка, өзеккә карата иллюстрация ясау, текст сүзләре белән исемләү;

б)      һәр укучыга берәр өзеккә, абзацка яки җөмләгә иллюстрация ясарга кушарга. Аларны тәртип буенча төзү. Бу иллюстрацияләр җыелмасы текстның эчтәлеген әйбәтрәк аңларга ярдәм итә.

в)      геройның портретын ясау. "Кем төгәлрәк?" конкурсы үткәрү.

г) фантастик        проектларны яклау;

д)      геройлар исеменнән телеграммалар , хатлар язу;

 

е)       күзаллау буенча сурәтләү күнегүләре;

ж)      авторга ияреп иҗат итү күнегүләре.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Китаплар иленә сәяхәт

 

Уен-сәяхәтнең максаты:

-сөйләм телен, сөйләү сәләтен үстерү;

-китап укуга кызыксыну тәрбияләү;

- таушалган китапларны яңартырга  өйрәтү.

Җиһазлау. Китаплар патшалыгы картасы; китаплар күргәзмәсе; әкият геройларының рәсемнәре; китапны саклап тоту кагыйдәләре, плакат; магнитофон; компьютер, аларга төсле кәгазь, альбом, җилем, линейка, карандаш, кайчы, салфетка таратыла

Күмәк иҗади эшкә әзерлек этабы.

 Уен- сәяхәткә әзерләнү өчен, әти-әни, вожатый, компьютер кабинеты җитәкчесе катнашында  кече совет төзелә. Алар төркемгә бүленә. Барлык  төркемдә дә әти-әниләр һәм балалар катнаша.

1 нче төркем: ясаучы (карта төзү, әкият геройлары сыннарын ясау, плакат язу, киемнәр тегү)

2 нче төркем: иҗат итүче ( шигырь иҗат итү, тест төзү, хат язу).

3 нче төркем; эзләнүче (китаплар тарихын өйрәнү)

 

 

Сәяхәт барышы

Укытучы. Исәнмесез, балалар, бүгенге очрашуы­быз... (Ишек шакыйлар) Хат ташучы керә

Хат ташучы. Исәнмесез, балалар. Ниһаять, эзләп таптым. Сезгә серле хат алып килдем. Мин дә сезнең белән калыр идем, әмма вакытым юк. Бик күп хатны хуҗаларына илтеп тапшырасым бар. Сау булыгыз.

(Хат ташучы чы­га.)

Укытучы. Әйдәгез, балалар, конвертны ачып хатны укыйк.

 

“Исәнмесез, минем дусларым! Сез китаплар укырга яратасыз һәм аларны саклап тотасыз. Миңа сезнең куп белүегез, оста куллы булуыгыз турында сөйләделәр. Сезне үземә кунакка чакырам. Миңа кунакка килгәндә адашмас өчен , сезгә үз илемнең картасын җибәрәм. Табышмакның җавабын табып, сезгә кем хат язганын белерсез.

Табышмак:

Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган».

Балалар. Китап.

Укытучы. Хәзер картаны карыйк әле. Нинди зур ул Китаплар иле! Урманнары, болыннары! Утраулы күл дә бар монда. Тылсымлы шәһәр

дә бар.  Балалар, сез китаплар иленә барырга телисезме?

Балалар. Әйе.

Укытучы. Китаплар иле бик еракта. Нинди транспортта сәяхәт итәрбез икән? Уйлагыз әле. Әкиятләрдә нәрсә белән сәяхәт итәләр?

 Балалар. Оча торган корабль, үзләре хәрәкәтләнә торган итекләр, убырлы карчык себеркесе, оча торган келәм,

Укытучы. Сез кайсысы белән Китаплар иленә барыр идегез?

Балалар. Оча торган келәм белән,

Укытучы. Ни өчен?

Балалар. Чөнки күп кеше утыра ала.

 

Укытучы. Әйдәгез, балалар, оча торган келәмгә утырыйк. Тиз генә очу өчен «Оча тор­ган келәм, безне Китаплар иленә илт» дип әйте­гез һәм күзләрегезне йомыгыз. (Диңгез тавы­шына охшаган музыка яңгырый.) Оча торган келәм бик тиз оча, колак яныннан җилләр генә исеп кала. Килеп җиттек.

«Кәгазьләр тукталышы».

(Балаларны бер укучының әнисе каршы ала.)

Укытучы. Без бу тукталышта китапларның тарихы белән танышырбыз.

Әни (иң күп китап укучы гаиләдән). Яшь дус­ларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти-әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз — ак корабны хәтерләткән мәктәбегезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмә­тегез бар. Ул — гыйлем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп уты­расыз һәм иң беренче булып кулга китап ала­сыз.

«Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап ту­тырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшы­лап уйлап баксаң, ул — адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы»,—дип язган Иб­раһим Гази.

Китап — тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә.Яхшы китап һәрва­кыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы ки­леп тора. Менә бүген без китапларның тарихы белән танышырбыз.

Беренче китаплар хәзергеләренә охшама­ган. Китапларны элек-электән саклап тоткан­нар, чөнки аларны язу өчен бик күп вакыт кирәк булган. Балалар, элек нәрсәгә язганнар икән?

Балалар. Ташка, тактага һ.б.

Әни. Ә нәрсә белән язганнар дип уйлый­сыз?

Балалар. Каз канаты, очлы таякчык белән.

Әни. Төрле илдә төрле материалга язган­нар. Борынгы Мисырда — үсемлектән ясалган папируска, греклар терлек тиресеннән ясалган пергамент дип аталган материалга язганнар. Пергамент дип Пергама шәһәре хөрмәтенә ата­ганнар. Ләкин бер китап әзерләү өчен бер көтү терлек тиресе кирәк булган.

Хәзер китапларны бик тиз бастыралар. Ләкин безнең кулга килеп җиткәнче, бик күп кеше хезмәт куя. Бу һөнәр ияләрен атап үте­гез.

1нче  бала.

Башта кәгазь эшләү өчен

 Шактый хезмәт сорала.

Әдипләр әсәрне язгач,

Эшләр бераз җайлана.

 

2 нче бала.

Язучының һәрбер сүзе

 Редактор аша үтә.

 Китаптагы һәр сүз өчен

 Ул үзе җавап тота

3 нче бала.

Китап басу машинасы

Биткә сүзләр төшерә.

 Битләр әле китап түгел

 Елмаймыйлар кешегә

4 нче бала.

Ябыштырып, төпләп куйгач,

 Тышларга кирәк була.

 Исемнәрен язгач кына,

Ул битләр китап була

 

 

 

Төсләр тукталышы. (Яшел, кызыл, зәңгәр күлмәк кигән кызлар каршы ала.)

Укытучы. Балалар, китапларга ни өчен төс­ләр кирәк? Төсләр шул сорауга җавап би­рерләр. (Укучылар чыгышы.)

Укытучы. Рәссамнар китапларга матур рә­семнәр ясый. (Китаплар күрсәтелә.)

Китапларны күп укучылар тукталышы.

(Компьютер кабинеты җитәкчесе каршы ала.)

Укытучы. Алдыбызда күл, ләкин аны чыгу өчен тест эшләргә кирәк. Әгәр дөрес эшләсәк, күл аша чыга алабыз.

Компьютер кабинеты җитәкчесе.Рәхим итегез, балалар. Тестларны эшләү өчен ком­пьютер янына утырыгыз. (Компьютерда эшләү.)

Тест.

1. Фәнис Яруллинның туган илгә багышлап язылган шигыренең исеме:

а) «Туган ил»; ә) «Бердәнбер»; б) «Туймыйм сокланып яшәүдән».

 

2. Нинди авторның шигырендә ат яшел төстә:

а) Рәшит Гәрәй; ә) Роберт Миңнуллин; б) Му­са Җәлил.

 

3. Өстенә — алача ыштан белән күк күлмәк, башына түбәтәй кигән малай турында язылган әсәрнең исеме:

а) «Безнең авыл»; ә) «Иң кадерле байлык»; б) «Учак урыннары».

 

4. Сандугач шикелле сайраучы Кар бабай ту­рында язылган шигырьнең авторы:

а) Гәрәй Рәхим; ә) Шәүкәт Галиев; б) Рәдиф Гатауллин.

 

5. Муса Җәлилнең кызы Чулпанга килеп җитмәгән хаты авторы:

а) Әхмәт Ерикәй; ә) Ренат Харис; б) Шәүкәт Галиев.

 

6. «Атка атланган шүрәле» әсәренең авто­ры:

а) Габдулла Тукай; ә) Абдулла Алиш; б) Батулла.

7. Төп герой Мөхтәр булган әсәрнең исеме:

а) Сәхип Җамал; ә) Абдулла Алиш; б) Роберт Миңнуллин.

        

8. Ятим малай турында язылган әсәрнең., исеме:

а) «Кышкы кич»; ә) «Ул үксез бала шул»; б) «Сөт».

 

9. Ике егетнең мәгарәгә кереп ел буена белем алулары турында язылган әсәрнең ав­торы:

а) Габдулла Тукай; ә) Галимҗан Ибраһимов; б) Каюм Насыйри.

 

10. Команда җыеп, өлкәннәргә ярдәм иткән малай:

а) Том; ә) Гаврош; б) Тимур.

 

11. Суган малае турында маҗаралар авто­ры:

а) Марк Твен; ә) Джанни Родари; б) Виктор Гюго.

 

Китапханә тукталышы. (Китапханәче кар­шы ала.)

Китапханәче. Исәнмесез, балалар. Күп бе­лүчеләр иленә рәхим итегез. Тыштан карасаң, гади өй кебек, ләкин анда яшәүчеләр юк. Өй эчендә — тыгызлап тезелгән кызыклы китап­лар. Бу өй ничек атала?

Балалар. Китапханә.

Укытучы. Авылыбызда китапханә бармы? Анда кемнәр эшли? Сез китапханәгә йөрисез, төрле китаплар укыйсыз. Китап ни өчен кирәк икән, шул турыда үзегез язган  хикәяләрне укып күрсәтегез. (Балалар  хикәяне укый.)

 

Әкиятләр тукталышы. (Бу тукталышта балаларны сыйныф җитәкчесенең алдагы чы­гарылыш укучылары каршы ала. Алар әкият ге­ройлары булып киенгән.)

Әкият геройлары. Сез китаплар укый бе­ләсезме? Аны ничек, кайда, кайчан укырга кирәк? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

 

Алай итмә.

                                      (Ш. Маннур)

 

1нче укучы                         

Бик ярата шул Мәрфуга

Китапларны күп укырга.

 Ятса да ул, торса да ул,

 Суза тизрәк китапка кул

2 нче укучы

Оныта урын җыярга,

 Бит юарга, чәч тарарга,

 Чыкмый урамга уйнарга,

 Китап булсын гел аңарга!

 

3 нче укучы

Ашарга дип утырса да,

Өстәлгә ул китап сала.

Бер укый да,

бер аш каба,

 Белмим нинди

 тәмен таба?!

 

4 нче укучы

Ә, минемчә, бутала ул,

 Бернәрсә аңламый кала ул!

Алай итмә, син үскәнем,

Ашаганда бел аш тәмен,

 Укыганда — китап тәмен,

 Барысын да бергә бутап,

Җибәрмә син эшнең тәмен!

 

Укытучы. Сезгә Мәрфуга ошадымы? Те­ләсә кайчан, теләсә кайда укыган әйбер истә сакланыр дип уйлыйсызмы? Автор сезгә нин­ди киңәш бирә? Сез ул киңәшләрне белә иде­гезме? Ә хәзер «Укытучы һәм малай» диалогы тыңлап үтегез. (Балалар сәхнәләштерәләр.)

Малай. Миңа әти күп укымаска кушты, күзең авыртыр да, күрми башларсың, ди.

Укытучы. Юк, энем, китапны күп укыгач, күз киресенчә ачыла бара. Дөньяны яхшырак күрә башлыйсың.

Укытучы. Әйе, китап укып, без күп нәрсәгә өйрәнәбез. Ул яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, бөек акыл ияләренең уй-фикерләре, идеяләре белән таныштыра.

(Балаларның да фикерләре тыңлана.)

Китаплар хастаханәсе. (Китапханә сове­тындагы укучылар каршы ала.)

Укытучы. Алда — китаплар хастаханәсе. Монда балаларны, хайваннарны түгел, ә китап­ларны дәвалыйлар. Әйе, балалар, китаплар да авырый. Алар төчкерми, йөткерми, сиздермичә генә агара, саргая һәм таркала. Ә мондый хәл нидән була соң? Балалар китапларны куллану кагыйдәләрен үтәп бетерми. Әйдәгез әле, ка­гыйдәләрне кабатлап алыйк. («Китап» булып киенгән укучы чыга. Китапны саклап тоту ка­гыйдәләре белән таныштыра (плакатка языла).

1.Караңгы урында укыма: күзләреңне бо­зарсың. Укыганда яктылык күзләреңә түгел, ки­табыңа төшсен.

2. Китап битләрен ачканда бармагыңны төкрекләмә, битләрне өстән, почмактан ача башла.

3. Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй.

4. Китапны кояшка куйма: югыйсә, тышы ки­беп кубар, битләре саргаер.

5. Рәсемнәрен буяма, ертылган битләрен ябыштыр.

6. Өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы?

7. Әгәр китаптагы әсәрне ошатып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит!

Каршы алучы укучы. Менә түземле дәва­ланучылар зарланмыйлар, ыңгырашмыйлар, дәшми генә сездән ярдәм көтәләр. Аларны ки­тап докторлары дәвалый. Ә бүген мин сезне китап докторлары булырга чакырам. (Балалар китапларны ябыштыралар.)

Сәяхәтне йомгаклау.

Укытучы. Рәхмәт сезгә, балалар. Хәзер сезнең ярдәм белән бу китапларны башка уку­чылар да укый ала. Менә безнең сәяхәт ахы­рына якынлашты. Халыкта «Китап — белем чиш­мәсе», «Китап—кешенең дусты» дигән мәкаль- әйтемнәр бар. Китап кешедә күркәм сыйфат­лар тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша. Әйдәгез, барыбыз да китап белән дус булыйк! Тагын бер кат картаны карыйк: кайларда бул­дык, ниләр белдек, нәрсә өйрәндек. (Балалар­ның җавабы тыңлана.)

Сәяхәт китап турында шигырь уку белән тәмамлана.

 

КИТАП — КИҢӘШЧЕҢ СИНЕҢ

 

Мәктәп китапханәсенә йөрүче, китап яратучы укучыларыбыз күп. Моны укытучыларның уртак эш нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Шулар арасын­да башлангыч сыйныф укучылары аерым урын алып тора. Яңа кайткан китапларны да алар бе­ренче булып алып укый. «Яшә, китап!» операция­сендә дә актив катнаша.

Без ел ахырында башлангыч сыйныф укучыла­ры белән «Китап киңәшчең синең, дустың, яр­дәмчең синең...» дигән кичә үткәрәбез. Әлеге чарада китапка сакчыл караш тәрбияләү, укучы­ларның китап-дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуына ирешү һ. б. сыйфатлар тәрбияләү максат итеп куела.

Шигырьләре кичә барышында яңгыраган әдипләрнең китапларыннан китап күргәзмәсе оештырыла.

 

Укытучы. (Табышмак әйтә.)

Юк аягы, юк күзе,

 Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк,

Аннан якын дус та юк.

Ул нәрсә? (Китап)

 

— Әйе, укучылар. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә китап турында. Ул «Китап киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең...» дип атала.

Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти-әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз—ак корабны хәтерләткән мәктәбегезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул—гыйлем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чың­нарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулга китап аласыз.

«Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап туты­рылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, ул — адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизалар­ның могҗизасы», — дип язды Ибраһим Гази.

Китап — тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Менә бүген без халыклар белән халыклар­ны таныштыручы, чорлар арасына күпер салучы Китап турында сөйләшербез. Иң беренче, плакат­ларга күз салыйк әле.       .

«...Син кулыңа китап алдың. Сиздең­ме — аның тышлыгын ачканда, син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың». (Г. Бәширов)

«Белем алыйм дисәң ничаклы —

Сәй, хөрмәт ит, ярат китапны!» (Г.Тукай)

Бу сүзләр китапның кешенең дусты икәнлеген, аны хөрмәт итәргә кирәклекне аңлата.

Алга II сыйныф укучылары чыга.

 

1 нче укучы.

Кем күп белергә тели

 Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

 Шул якын дус турында.

2 нче укучы.

Укый аны өлкәннәр дә,

Укый аны балалар —

 Шулай гыйлем чишмәсеннән

 Алар белем алалар.

 

 

3 нче укучы.

Мәктәпкә килеп керүгә,

 Алабыз кулга китап.

Гомер буена укыйбыз,

Һич кенә булмый туктап.

4 нче укучы.

Мәктәптә иң кирәклесе —

Иң әйбәт өйрәтүче.

Беләбез ич, ул — белемнең

 Учагын көйрәтүче.

 

 

Укытучы. Китап—иң якын дус, турылыклы юл­даш ул. Мәдәниятлы кеше китапсыз яши алмый. Яхшы китап геройлары бездә Ватанга һәм халык­ка хезмәт итү, кыюлык, дуслык хисләре тәрбия­ли.

«Китап» җыры

 (Җ.Тәрҗеманов сүзләре, З.Хәбибуллин көе) яңгырый. Башкара...

I сыйныф укучылары чыгышы.

 

1 нче бала.

Җир йөзендә төрле-төрле

 Никадәрле китап бар.

 Бик калын да, бик олы да,

Кечкенә дә китаплар.

 

2 нче бала.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

 Күңелләргә иң тәүге башлап

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

 Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап.

 

 

3 нче бала.                                              

Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагы?

Беләмсең, ул нинди китап?

 Ул — «Әлифба» китабы.

 

         4 нче бала.

     И Әлифбам,

Син — тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле,

Син — туган телемнең

Алтын ачкычы.

 

 

 

 

 

«Өйрәтерсең, дустым Әлифба»

                           Н.Дәүли сүзләре

Җырны башкара....

Укытучы. Укучылар, матур рәсемнәренә сок­ланып язуларын укып караган беренче китабыгызны хәтерлисезме? Нинди генә китап булса да, ул сезне игелеккә, шәфкатьле булырга, матурлык­ны күрә белергә өйрәтә. Китаплар —буыннарның акылын, белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә. Китап — игелекле дус, киңәшче, сер­дәш тә.

 

III сыйныф укучылары.

      1 нче укучы.

Китап укырга яратам

Вакыт булган чакларда.

 Рәхмәтләрем чиксез минем

 Китап язучыларга.

 

2 нче укучы.

Сердәшчем дә, киңәшчем дә,

Якын дустым да китап,

Дөньядагы бар нәрсәне

 Сыйдырган нурлы китап.

 

3 нче укучы.

Китап дусты кешеләрнең

 Һәм иң якын сердәше,

Һәрвакытта кирәк була

Безгә китап киңәше.

 

4 нче укучы.

Кешеләрнең күзен ача

 Безнең яраткан

 

Барысы бергә: китап!

 

«Китап турында җыр»

Ф. Заһретдинова сүз­ләре, Вөзилә Вәлиева көе, башкара...

 

Укытучы. Укучылар, сез яратып укый торган китаплар матур тышлы, күп рәсемле. Ә сез аларны саклап тота беләсезме соң?

 

(«Китап» булып киенгән өлкән сыйныф укучы­сы чыга. Китапны саклап тоту киңәшләре белән таныштыра, киңәшләр плакатка язылган.)

Нәни дустым!

      - Караңгы урында укыма: күзләреңне бозар­сың. Укыганда, яктылык күзләреңә түгел, кита­быңа төшсен.

       - Минем битләремне ачканда бармагыңны төкрекләмә, битләремне өстән, почмактан ача башла.

        - Тукталып калган урында карандаш яки тыр­нак белән эз ясама, кыстыргыч куй.

      - Мине кояшка куйма: югыйсә тышым кибеп кубар, битләрем саргаер.

      -Рәсемнәремне буяма, ертылган битләрен ябыштыр.

      - Мине өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы?

          - Әгәр миндәге әсәрләрне ошатып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит!

Барлык балалар бергә: Киңәшләреңне истә тотарбыз, Китап дус!

Укытучы. Бездә ел саен бик күп китаплар ба­сыла. Ахырынача һәм аңлап укылган китаплар гына тәрбия көченә ия.

 

1нче укучы.

Кулыма китап алдым,

 Шундый матур рәсемле.

 Рәссамнар бик тырышып

Ясаган ул рәсемне.

 

2 нче укучы.

Ә кәгазен ясарга

 Күпләрнең көче кергән.

Кәгазьне яшел дустыбыз

Агач-куаклар биргән.

 

3 нче укучы.

Беркайчан да китапның

Үткән юлын онытма.

 Рәнҗетмә син китапны,

Аның битләрен ертма!

 

Укытучы. Укучылар, без сезнең китапларны тикшереп чыктык. Ә китапларга карап, сезнең нинди укучы икәнлегегезне белеп була.

 Хәзер IV сыйныф укучылары Мәгъсүм Латыйфуллинның «Гатаның хатасы» дигән әкият-пьесасын сәхнә­ләштереп күрсәтәләр. Игътибар белән карап уты­рыгыз (әсәр сәхнәләштерелә).

 

Укытучы. Күрдегезме инде, балалар. Ишеттегезме? Гатаның хатасын беркайчан да ка­батламагыз! Китап бит ул — гаҗәеп бер хәзинә. Ул бер кешегә генә түгел, ә миллионнарга хезмәт итә. Шуның өчен аны яратырга һәм саклый бе­лергә кирәк.

(Залга «Авырмас» табиб керә. Кулында чемо­дан).

“Авырмас” табиб

Әбиләр дә авырый,

 Бәбиләр дә авырый...

Салкын тисә аз гына,

 Дару кирәк барсына.

Чирли хәтта китап та.

Ник көләсең? Чынлап та:

 Бите төшә, ертыла —

Ул бит көн дә тотыла.

Тотам шуңа сак кына,

 Авырдымы чак кына,

Чирен шундук күрәм мин,

 Дәвасын да беләм мин...

Китапларың чирләсә,

Үз кулыңнан килмәсә,

 Миңа китер туп-туры —

Мин бит—китап докторы.

1 нче укучы.  Доктор апа, без китапларны сак­лап тотарга өйрәндек.

2 нче укучы. Ә без китапларны төпли дә бе­ләбез.

«Авырмас» табиб. Рәхмәт сезгә, балалар. Сез хәзер минем чын дусларым икәнсез.

1 нче укучы.

Китап — киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

 Кадерлә син китапны.

2 нче укучы.

Укы, дустым, син аны.

 Китапның син дусты бул.

 Бик күп сорауларыңа

 Җавап биреп торыр ул.

Укытучы. Халыкта «Китап — белем чишмәсе», «Китап—кешенең дусты» дигән мәкаль-әйтемнәр бар. Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша. Әйдәгез, бары­быз да китап белән дус булыйк!

Кичә ахырында барлык укучылар белән «Китап турында җыр» (С. Хә­ким сүзләре, Ә. Бакиров көе) башкарыла.)

(Сценарийда: Г. Тукай, М. Хөсәен, Җ. Төрҗе- манов, Н.Дөүли, 3. Туфайлова, X. Халиков, М. Шабанов, Ф. Заһретдинов, Г. Бөширов шигырьләре файдаланылды.)

 

Укудан контроль текстлар

I  сыйныф

Ике мактанчык.

                                          (Рөстәм Мингалим.)

(Мәзәк.)

 Куян йомранны очраткан да:

Син кем? — дип сораган ди.

Аю мин, аю! — дип әйткән ди Йом­ран.

 — Ә син үзең кем?

Арслан!

Укый белә әти дә.

 А хәрефен тиз таныйм,

Тагын күп хәреф таныйм.

Ничә хәреф таныйммы?

 Анысын әти саный...

Укый белә әти дә,

Укый белә әни дә.

Укы да укы гына —

 Китап күп безнең өйдә.

Хәзер инде укырга

 Мин дә өйрәнеп киләм.

Инде бөтен китапның

Рәсемен укый беләм.

 

 

Галстуклы кәҗә.

                          Зөфәр Минһаҗев.

 

 Безнең кәҗә — Купшы кәҗә,

Туп-туп басып китә ул.

Матур китә, матур кайта,

 Әнә кайтып җиткән ул.

Туп-туп басып,

 Кайтып җиткән,

Карап торам таң калып:

Кара костюм,

Ак якалы.

Галстугы — сакалы!

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

II сыйныф

Комсыз эт.

                                       Каюм Насыйри.

(Мәсәл.)

Авызына сөяк капкан бер эт күпердән чыкканда суда үзенең шәүләсен күрде. Үзе кебек ул эт тә авызына сөяк кабып йөгереп бара икән. Ләкин аңар судагы этнең сөяге зуррак кебек күренде. Шун­лыктан, үзенең авызындагы сөякне суга төшерде дә, үзе суда күренгән эт авы­зындагы сөякне алмакчы булып суга си­керде. Ләкин ул арада инде авызында­гы сөяге дә су төбенә киткән иде.

 

 

Кирлемән.

                                   Роза Хафизова.

 

...Ком өстендә нәни генә малай басып тора. Аның күзләре берсе бер якка, икенчесе икенче якка караган. Бер кулы озын, берсе кыска. Колаклары да, чәче дә юк — башы тап-такыр.

Салих аның янына килде.

Кем малае син? — дип сорады ул.

Беркемнеке дә түгел. Мин — Кир­лемән! Мин — маңгае белән җиде кат таш стенаны җимерә торган! Киребет­кәннең онык-онык-оныгы!

...Салих тиз генә өйгә кереп китте.

Идәнне таптыйсың, аяк киемеңне сал! — диде әнисе.

Салмыйм, — диде Салих киреләнеп һәм кесәсендә нидер кыймылдавын тойды кулын кесәсенә тыкса, — шаккатты. Кесәсендә, кул-аяклары белән тыпырчына-тыпырчына, Кирлемән көлеп ята иде.

Бар, чишен дә кулларыңны ю, — диде әнисе Салихка.

Тыңлама, тыңлама, — дип пышыл­дады Кирлемән.

Салих шундук  киреләнә башлады.

Юмыйм, чишенмим, — диде.

Алай тыңламасаң, ашама да, эчмә дә, — диде әнисе. — Теләсәң нишлә.

Эшләмә, эшләмә, — дип пышылда­ды Кирлемән, — аша да, эч тә.

Ашыйм да, эчәм дә, берни дә эшлә­мим, — диде Салих...

 

 

 

 

 

 

III  сыйныф

 

Койрык турында әкият.

                                        Әхәт Гаффар.

                                                                                          

Яшәгән ди Пи-пи исемле бер тычкан ма­лае. Беркөнне ул бакчада йөргәндә шалкан тапкан. Шалканның койрыгы бар икән. Ул кой­рык бик озын, бик матур булган.

Менә ичмаса койрык дисәк дә койрык бу!  дигән Пи-пи. Һәм ул үз койрыгын өзеп ташлаган да аның урынына шалкан койрыгын тагып куйган. Та­гып куйган да, чыбыркы шикелле шарт та шорт китереп, койрыгын уңга да селки, сулга да селки икән.

Байка тычкан малайлары аннан:

 — Каян алдың мондый тәмле исле койрык­ны, Пи-пи? — дип сораганнар.

Бу тәмле исле койрык түгел, бу иң яхшы койрык! — дип мактанган Пи-пи һәм, боры­нын чөеп, өйләренә кайтып киткән. Кайтып җиткәч, йокларга яткан...

Төн җиткәч, Пи-пи уянган.Уянгач, ашыйсы килгән. Шунда борынына шалкан койрыгы исе кергән. Караса, янында гына уралып, бик тәмле шалкан койрыгы ятканын күргән. Түзмәгән, бик рәхәтләнеп, тамагы туйганчы ашаган да ашаган.

Бервакыт караса, шалкан койрыгы да юкка чыккан, үз койрыгы да калмаган ди.

 

 

Яңа кием.

                               Мөхәммәт Мәһдиев.                                                                                

(Хикәя.)

 

Искәндәргә яңа пәлтә алдылар. Ялтыра­выклы төймәләре, погоннары бар. Чит илдә тегелгән, эчке кесәләре — ефәк. Эчке ке­сәләр өстенә әллә ниткән язулар чигелгән. Кигәндә "үзе киелә", салганда төймәләрен генә ычкындыр: "чыж-ж" итеп шуа да төшә — үзе салына...

Әмма Искәндәр ул пәлтәне кияргә ашыкма­ды. Моңа сәбәпләр бар иде. Беренчедән, ул элек кигән киеменнән аерылырга яратмый. Икенчедән, яңа кием белән иптәшләренә күренергә ояла ул. Аңа карыйлар бит! Бакча­да бөтен иптәшләре аңа карарлар. Урамда барганда бетен кеше аңа карар, моңа ничек чыдарсың?

Юк, — ди әтисе, — урамда сиңа беркем дә карамый. Шәһәр бит бу, синең элек нинди пәлтә киеп йөргәнеңне кем белсен?

Юк, — ди Искәндәр, — мин болай итәм: беренче көнне яңа пәлтәне бер сәгать әйдә киеп йөрим. Икенче көнне шуны киеп ише­галдына чыгып керәм. Сез бит чүп түгәргә мине чыгарасыз. Шунда киеп чыгармын. Өченче көнне шуны киеп синең белән берәр җиргә барып кайтырбыз.

Дүртенче көнне — бакчага...

Шулай итеп Искәндәр яңа пәлтәсен бары тик дүртенче көнне генә киде...

Бакчадан кайтып кергәч, ул яңа пәлтәсен салып элде дә, үзенең таушалган, кыршылган, төймә тишекләре киңәйгән бөрчекле юка пәлтәсен кочаклап озак басып торды. Күре­неп тора — аерыласы килми.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

IV сыйныф

Телефоннан сөйләшү.

                                    Әминә Бикчәнтәева.

 

Беркөнне мин бакчадан кайткач, курчак уйнап утыра идем, кинәт телефон шалтыра­ды. Мин, тиз генә йөгереп килеп, телефон трубкасын алдым:

Тыңлыйм. Сезгә кем кирәк?

Миңа Гөлсинә кирәк иде, — дип җавап бирде телефоннан сөйләшүче.

Гөлсинә апа өйдә юк шул, — дидем мин.

Ә син аның сеңлесе буласыңмы? Синең исемең ничек? — дип сорады ул миннән.

Миңа күңелле булып китте. Аңар үзем ту­рында бик дөрес итеп әйтеп бирәсем килде.

Әйе. Мин Гөлсинә апамның сеңлесе. Мин Гөлкәй исемле, фамилиям Кәримова.

Әйбәт. Гөлсинә апаң кая китте соң, акыллым?

Гөлсинә апам кибеткә буяу алырга китте, рәсем дәфтәре дә алып кайта. Ул мине дә рәсем ясарга өйрәтә, — дип, мин барысында әйтеп бирдем.

Ярый, сеңлем, син бик матур сөйли бе­ләсең икән. Болай булгач, без синең белән таныш булыйк. Мин Гөлсинә апаң укый тор­ган мәктәпнең өлкән вожатые булам. Минем исемем Асия. Фамилиям Сабирова. Апаң кайткач, Асия апа сөйләште дип әйтерсең. Иртәгә мәктәпкә мин сораган дәфтәрне алып килергә онытмасын. Хәзергә хуш, акыллым. — Ул шулай дип сүзен бетерде.

Ярый, Асия апа, әйтермен, — дип, мин дә трубканы элеп куйдым.

Менә шулай мин өлкән вожатый белән бик күңелле итеп сөйләштем. Вожатый әйткән сүзне дәрес итеп апама әйтеп биргәч, апам да әнигә мине мактады.

Әнием, безнең Гөлкәй дәү үскән инде, ул зурлар белән сөйләшә белә, — диде.

Яңа ел җиткәч, апам мине мәктәпкә елка бәйрәменә алып бара әле.

Мин анда үзем белән сөйләшкән вожатый апаны күрермен. Үзен күргәч, тагын да күңел­лерәк итеп сөйләшермен.

 

 

Ак песи. (Әкият.)

                            Резеда Вәлиева.

     Идел-елга буенда, ямьле яр тугаенда зәңгәр тәрәзәле, зәңгәр болдырлы, зәңгәр капкалы бик матур бер йорт утырган. Шушы йортта бик тә матур, кеп-кечкенә ике песи баласы торган. Аларның берсе ап-ак мамык­тай күперенке тунлы, үзе күк күзле, үзе бик тә үзсүзле булган, икенчесе аклы-сорылы, үзе дә соры, әмма үзе бик тә акыллы, тый­нак һәм сүз тыңлаучан икән.

Бервакытны бу песиләр икесе бергә зәң­гәр болдырның зәңгәр баскычында зәңгәр чынаяктан сөт эчеп торганда, баскыч тө­бендә кечкенә генә кап-кара бер көчекне күреп алганнар. Бу көчек бик тә нәүмизләнеп, боегып кына песи балаларының сөт­ләренә карап тора, ә үзе, сөт эчәсе килүен белгертергә теләгәндәй, еш-еш койрыгын болгый икән.

Ак песи баласы, көчекне күрүгә, ап-ак сыртын кабартып җибәргән, тешләрен ыржайткан да, күк күзләрендә зәңгәр очкыннар уйнатып:

Кит моннан! — дип ысылдаган. Соры песи аптырап ак песигә караган.

Бу нишләвең, Аппагым? Күрмисеңмени, безнең кунагыбызның да сөт эчәсе килгән бит! — дигән ул, иреннәрен ялап торган кара көчеккә күрсәтеп.

Килсә соң! Анда минем ни эшем бар! Безнең зәңгәр баскычтан хәзер үк китсен! Югыйсә менә шушы тырнакларым белән күзләрен тырнап бетерәм мин аның! — дигән ак песи һәм, кечкенә генә йомшак тәпиен күтәреп, үзенең бик тә очлы, бик тә үткен тырнакларын күрсәткән.

Алай ярамый, сеңелем! Бәлки, аның сы­еныр урыны юктыр, хәлен белергә, ярдәм итәргә кирәк үзенә! — дигән соры песи.

Сыеныр урыны, имеш! Шул гына җитмәгән иде! Сыеныр урынсыз көчек була димени! Минем андыйларны күргәнем дә юк, күрәсем дә килми! — дигән ак песи бик эре генә.

Соры песи туганының бу сүзләре өчен бик тә оялган һәм зәңгәр баскычтан сикереп төшкән дә кара көчекне, әйдәп, үзе белән сөтле чынаяк янына алып килгән.

Курыкма син аннан, курыкма, эч сөтне, эч! Үсмәгән әле ул, дуслыкның да, ачлыкның да нәрсә икәнен белми, — дигән соры песи һәм, тынычландырырга тырышып, кара көчек­нең борын очын ялап алган. Шуннан кара көчек курка-курка гына булса да сөтне эчә башлаган.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият

 

1.     Мәгариф” журналы

 

2.     М.Х.Хәсәнова, Р.М.Миңнуллин, И.Х.Мияссарова: Уку китабы

 

3.     Татар балалар әдәбияты. Әкиятләр һәм хикәяләр

 

4.     А.Г. Яхин. Әдәбият (Христоматия)

 

5.     Л.И.Минһаҗева, И.Х.Мияссарова “Татар балалар әдәбияты”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эчтәлек

 

 

Аңлатма язуы_________________________3-6

 

 

Китаплар иленә сәяхәт__________________ 7-17

 

Китап- киңәшчең синең________________ 18-26

 

Укудан контроль текстлар

 

I сыйныф_____________________________27-28

 

II сыйныф____________________________29-02

 

III сыйныф___________________________31-33

 

IV сыйныф___________________________34-37

 

 

Кулланылган әдәбият____________________  38

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Башлангыч сыйныфларда аңлап укырга өйрәтү"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Заведующий доп. образованием

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 383 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.11.2015 1664
    • DOCX 83.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Габидуллина Разиля Миннегалиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 7670
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Математика: теория и методика преподавания в сфере начального общего образования

Учитель математики в начальной школе

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 125 человек из 43 регионов
  • Этот курс уже прошли 180 человек

Курс повышения квалификации

Финансовая грамотность для обучающихся начальной школы в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 560 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 484 человека

Курс повышения квалификации

Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 951 человек из 81 региона
  • Этот курс уже прошли 7 690 человек

Мини-курс

Политология: теория, практика, законодательство

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методики воспитания и развитие в СПО

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Стратегии карьерного роста и развития

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
Сейчас в эфире

"С понедельника — начну!.." Практическое руководство к модификации образа жизни

Перейти к трансляции