Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Башлангыч сыйныфларда Гаилә бәйрәме.

Башлангыч сыйныфларда Гаилә бәйрәме.

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов


Зал шарлар, чәчәкләр белән бизәлә. Уртага алып баручылар чыга.

1а.б.

Кем дөньяга кеше бүләк итә?

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.


2а.б.

Кем күңеле тулган айдай серле?

Язлар сыман назлы ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?


1а.б.

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр аз?


2а.б.

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеген үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме – ир һәм хатын-кыз!


1 а.б. Хөрмәтле әти-әниләр, балалар һәм кунаклар! Бүген без гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә - тормышыбызның нигезе. Гаилә нык һәм тату икән, димәк дәүләттә нык, тату дигән сүз. Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Бәхетле гаилә төшенчәсен без ничек аңлыйбыз соң? Минемчә, ул борынгы гореф-гадәтләрне саклый һәм яңаларын булдыра белүдә, көндәлек тормыш ыгы-зыгыларында да үзара мөнәсәбәтләрнең матурлыгын саклауда, һәр эшне теләп һәм яратып башкарырга күнегүдә, үз өеңдә башкаларныкыннан аерылып торган рухи халәт урнаштыруда, буш вакытны файдалы итеп оештыруда һәм башка күп сыйфатларда чагылыш таба.






2 а.б. Гаилә - ул җылы учак. Гаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Без бәйрәмебезнең түренә учак җылысы бөркелеп торган гаиләләребезне чакырдык. Залдагы кунакларыбыз бәйрәмебезгә актив катнашырлар дип уйлыйбыз.

Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефләрегез күтәренке икән, иртәгә эшегез дә җиңелерәк булыр. Бу залда кабынган елмаюыгыз йортларыгызда да дәвам итсен.

Хәзер балалар сезгә багышланган шигырьләрен һәм җырларын бүләк итәрләр.


1.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

2.

Бәйрәмне кем китерә?

Чәчәкләр, гөлләр микән?

Бураннар, җилләр микән?

Әллә соң дуслар микән?


3.

Бәйрәм кирәк әтигә,

Бәйрәм кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә,

Безнең халык кунакчыл:

Якты чырай, такта чәй дип

Каршы ала кунакны.


4.

Ата- бабай гадәтләрен

Без дә дәвам итәрбез.

Кунакка ешрак килегез,

Бәйрәм күреп китәрсез.

Җыр.


5.

Бала – җаның,

Бала – уртак каның,

Буыннарга барыр киләчәк.

Бала –назың,

Бала – матур язың,

Бала – ачылачак ут чәчәк.


6.

Бала – бәгырь,

Бала – татлы сөенеч,

Бала – күтәрүче күкләргә.

Кулдан китсә, кайчак – кайгы – хәсрәт,

Күз яшьләре була күпләргә.


7.

Нигә бүген мәктәптә,

Бик күңелле, бик ямьле?

Чөнки бүген мәктәпкә

Әти-әниләр килде.


8.

Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт һәм яшь булып.

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

Җыр.

( Шау-шу, тавышлар ишетелә )


9.

Нинди шау-шу бу, гауга,

Кемдер безгә ашыга.

Тыныч кына утырып торыйк,

Кем булыр бу, карап торыйк.


( Көй ишетелә, “себеркесенә атланып”, Убырлы карчык керә )




У.к.

Кара урман уртасында

Үз өемдә яшим мин.

Себеркемдә очып йөрим,

Үзем яшь һәм матур мин.

Исәнмесез, балалар-

Кызлар һәм малайлар!

Мин чибәрне оныткансыз!

Бәйрәмгә чакырмагансыз!

Мин сезне гафу итмәм,

Үч алырга яратам.

Хәзер себеркем белән

Сезне куып таратам.



Бала.

Туктале, әй, Убырлы,

Әрәм итмә көчеңне.

Без синнән курыкмыйбыз,

Бары гаҗәпләнәбез.


У.к. Һе, гаҗәпләнәсез?! Ә миңа сезнең курыкмавыгыз гаҗәп. Я, ярый, курыкмасагыз курыкмассыз, шулай да, юри генә курыккан булып кыланыгыз инде.

( Убырлы балаларны куркыта )

Балалар сез бәйрәмгә әти-әниләрегезне дә чакыргансыз икән.


Бала. Без аларны бик яратабыз бит.


У.к. Ә ни өчен мине бәйрәмгә чакырмадыгыз?


Б. У. син бик явыз, усал бит. Әнә балалар да шулай диләр.


У. к. (елап) Ай, мин шундыймени?


Б. Балалар, У. миңа бик кызганыч булып китте. Бүген аның да бәйрәме бит, әйдәгез аңа да чәчәкләр бүләк итик.



У.к. Рәхмәт.


Б. Убырлы, безнең бу бәйрәм гади генә түгел бит, бу ярыш.


У.к. И, минем андый бәйрәм күргәнем юк. Миңа да калырга рөхсәт итсәгезче.


Б. Калсынмы балалар?


Б-р. Калсын,калсын.


( Алып баручылар чыга)


1 а.б.

Бәллүр чишмәләрдә су алганда,

Тормышыңның сихри таңында.

Хыял канатында очкан мәлдә

Тылсымлы нур иңгән җаныңа.

И хатын-кыз! Дөнья көтәр өчен

Илаһи көч каян табасың?

Дөнья суынганда, җылы өстәп

Кайнар учак булып янасың.

Гаиләдә ана- иң изге, хөрмәтле кеше. Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да кайтара алмыйсың ди халык. Гаиләдә ананы изгеләштерү аның баласының бөтен язмышы, шәхес булып формалашуы, олы тормыш юлында үз кыйбласын таба алырлык булып үсүе өчен җаваплылык тоюы, баласы – йөрәк парәсе өчен һәрчак җан атуы, аның бәхете хакына бөтен авырлыкларга барырга әзер булуы белән аңлатыла.


2 а.б.

Бер елмайсаң наздай җылы бәхет,

Йөгереп үтә җирнең өстеннән.

Шатлыклары кабат канат җәя,

Кайгылары китә йөзтүбән.

Синең белән килсен алтын көз,

Синең белән без һәрчак шат

Ирен чите белән елмая да,

Нурга күмә җирне и ир-ат!


Халык гаиләдә атаның да урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен үлчәп сөйли белүе, җаваплы, кешеләргә итагатьле булуы, иҗтимагый активлыгы игътибарга лаек. Халык авыз иҗатында һәм педагогикасында ата кеше гаиләне яклаучы, туендыручы, яшәү шартларын булдыручы һәм гаилә намусын яклаучы, саклаучы итеп күрсәтелә.


1 а.б.

Кадерле балалар! Менә бит бәйрәмгә әти-әниләрегез килгәч ничек күңелле. Кайчандыр сезнең әти-әниләрегез дә шулай кечкенә булганнар,балалр бакчаларына йөргәннәр, мәктәпләрдә укыганнар. Бәлки алар үзләренең балачакларын онытып та бетергәннәрдер инде. Без аларга әнә шул бәхетле балачакларын искә төшерергә булышырбыз.


2 а.б.

Шаҗәрә.


1 а.б.

Җор телле кеше үзенең сөйләмендә мәкальләрне еш куллана. Мәкальләр, гадәттә кешеләргә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирә. Аларны өйрәнү, хәтердә калдыру, урынлы файдалана белү сөйләмебезне баета, эзлекле фикерләвебезне үстерә, камилләштерә, халыкка туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. Безнең әти-әниләр мәкальләрне белә микән? “Мин башын әйтәм, сез дәвам итегез...” бәйгесе игълан итәбез.

( Ата-ана һәм гаилә хакындагы мәкальләр укыла.)


2 а.б.

Әти-әниләрегез тапкыр телле икән. Ә хәзер без аларны түземлектә, җитезлектә сынап карыйк әле.

Гинес – шоу “


Ата-аналар игътибарына анкета тәкъдим итәбез. Ул “Үз балаңны беләсеңме?” дип атала. ( анкетага җавапларны балалардан алдан алып куела, ата-аналар җаваплары белән чагыштыру)




1 а.б.

Гаиләләргә педагогик ситуация тәкъдим итәбез. Ата-аналар аларга нинди чишелеш табарлар икән?

Балаларга сүз бирелә.

1.

Кояш кебек балкысыннар,

Кояш кебек янсыннар,

Гел кояш кебек яктырып,

Өй түрендә булсыннар.


2.

Бәйрәмебез гөрләп барсын,

Уен-көлке күп булсын.

Әйдәгез, дуслар,биибез,

Кунаклар карап торсын.

Җыр.


3.

Кая барма, шунда әнкәй йөзе,

Кая барсам - әнкәй күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

җанын биреп яши гомергә.


4.

Авырсаң янда тора ул

Төн буе керфек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый

Ул безне яклый,саклый.


5.

Рәхмәт яусын безнең әтиләргә,

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.





6.

Җан җылысын тоя күңелебез,

Әти көчен тоя кулыбыз.

Үпкәләмәсеннәр!

Әтиләргә гел изгелек кенә кылыгыз.


7.

Әти-әни көндә эшкә китә,

Арып кайта алар кичләрен.

Елмаюы итеп алып кайта,

Чәчәкләрнең алсу төсләрен.


8.

Әти-әни сездән башка тагын,

Кем бар шундый бала бәгырьле.

Кояшсыман әнием якын булса,

Әтием дә шундый кадерле.


9.

Сезгә булган бөтен хөрмәтебез

Урын алсын күңел түрендә!

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.


10.

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен!

Җыр.


1 а.б.

Хөрмәтле ата-аналар! Бүгенге бәйрәмнең ахырында ата-аналар җыелышы барыбызга да бер-беребезне яхшырак аңларга ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Тату гаиләдә бөтен кеше бер кеше турында, ә бер кеше бөтен кеше турында кайгырта. Балагыз бу канунны яхшы үзләштерергә тиеш.


Гаиләдә бала тәрбияләүнең төп чарасы- ул ата-аналарның һәрнәрсәдә яхшы үрнәк булуы. Ул баланың гаилә тормышында теләп катнашуы, сез кушкан эшләрне намус белән үтәве.


2 а.б.

Бала тәрбияләүдә ата-аналар таләпләрендәге фикер каршылыклары аерата зарарлы. Аларны үзара килештерергә онытмагыз. Сезнең таләпләрегез белән мәктәп, укытучылар арасындагы фикер каршылыклары исә тагын да зарарлырак. Әгәр сез безнең таләпләр белән килешеп бетмисез икән, мәктәпкә килегез. Һәм без барлык мәсьәләләрне бергәләп чишәрбез дип ышанып калабыз.

Гаиләләрегездә һәрчак үзара хөрмәт, тигезлек, үзеңә караганда башкаларга күбрәк яхшылык эшләү теләге хакимлек итсен. Тату һәм бәхетле яшәгез!


1 а.б.

Гаилә ул- бәллүр бокал төсле,

Чит-ят куллар тисә ватыла.

Гомер буе бәллүр бокалыгыз

Тулып торсын сөю хакына.


2 а.б.

Гаилә ул- бәллүр бокал төсле,

Язмышларың анда чагыла.

Нык кулларда гына матур чыңлый,

Ямьле була, бәхет табыла.


1 а.б.

Гаилә ул- бәллүр бокал төсле,

Ераклардан тора күренеп.

Чын сөюне татып яшәгез сез,

Матур гөлләр булып, үрелеп...


( Музыка)


Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДВ-071826
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>