Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Башлангыч сыйныфларда үткәрү өчен Яңа ел тамашасы

Башлангыч сыйныфларда үткәрү өчен Яңа ел тамашасы



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:



Озынайтылган көн группасы тәрбиячесе

Зарипова Миләүшә Васил кызы


Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе




Башлангыч сыйныфларда үткәрү өчен

Яңа ел тамашасы


Максат: Яңа ел бәйрәмен укучылар тарафыннан кызыклы итеп оештыруга ирешү, укучыларны театраль сәнгатькә тарту; интонация, дөрес сөйләм күнекмәләрен камилләштерү; укучыларның иҗади сәләтен ачу.


Музыка астында шүрәле белән убырлы карчык бии-бии чыгалар. Урман уртасындагы аланда сөйләшәләр.

Убырлы карчык. Уф, арыдым, бераз ял итеп алыйк. Яшь чаклар узган инде. Бар иде шундый вакытлар:урманга килгән кешеләрне генә түгел, авылларга барып та бөтен кешенең ба-шын әйләндереп кайта идем. (себерке белән әйләнә, залдагыларга күз дә кыскалап ала.)

Шүрәле. И дустым, шул авылдан авылга бәйрәм ясап йөр-гәнгә ялгызың утырып калдың да бит инде.(Мыскыллап көлә).

У.к. Син мине, Шүрәле, алай мыскыллап утырма, үзеңне, бармагың агач арасына кысылгач, кем коткарганын оныттыңмы әллә? Әллә үзең ялгыз түгелме? Бер дустың да юк бит.

Ш. Ярый-ярый, тынычлан. Бер яңалык әйтимме?

У.к. Әллә тагын берәрсен сихерләргә барабызмы? Әйтәм аны, бүген иртәннән үк күңел күтәренке иде...

Ш. Юк ла инде. Минем хәбәр андый түгел, күпкә мөһим-рәк. (урыныннан торып баса да, мөһим яңалык әйткән кебек, бераз паузадан соң, сөйли башлый.) Бүген Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә Яңа ел бәйрәме үткәрәләр икән.

У.к. Шулаймы? Шәле мәктәбе укучыларын бик акыллы, уңган, чибәр, дүртле-бишле билгеләренә генә укыйлар дип сөйлиләр. Әйдә шулар арасыннан берәрсен урманга алып китәбез.

Ш. Юк, мин куркам. Минем бармакны кыскан Былтырның нәселе шунда да яши икән бит. Соң нишләргә инде безгә

У.к. Белдем! Шүрәле, бүген бит Яңа ел бәйрәме! Ә бу сихри

Һәм серле көнне барлык теләкләр дә чынга аша диләр.

Ш. Чыннан да, Кыш бабай безгә яңа елга бүләккә бер бик әйбәт иптәш җибәрсә иде. Әйдә Кыш бабайны урман кырыена барып көтеп торабыз. (Китәләр)

1 а.б. Инде бәйрәмне башларга вакыт, тамашачылар да җыелган, ә Рәсилә һаман да килеп җитмәгән. Рәсиләнең дәрес-кә дә соңга кала торган гадәте юк иде. Бер-бер хәл булмады микән? (Йөгерә-йөгерә 2 а.б. килеп керә).

2 а.б. Исәнмесез. Соңга калуым өчен гафу итегез Миләүшә апа!

1 а.б. Исәнме, Рәсилә. Инде син бәйрәмне башларга кил-мәссең дип куркып беткән идем. Кайда адашып йөрдең син?

2 а.б. Әтигә ияреп, урманга барган идем. Урманда Шүрәле белән Убырлы карчыкның сөйләшеп торуларын күрдем. Тик нәрсә сөйләшкәннәрен генә ишетмәдем. Якын барырга курык-тым. Алар киткәч кенә, кайтыр юлга чыктык.

1 а.б. Ә син курыкма, Рәсилә, Яңа елда барлык теләкләр дә кабул булган кебек,бөтен гаепләр дә кичерелә. Укучылар да синең тамашага соңга калуыңны гафу итәрләр. Әйдә кичәне башлыйбыз!

2 а.б. Исәнмесез, хөрмәтле укытучыларыбыз, кадерле укучыларыбыз, килгән кунаклар! Сезгә бездән ялкынлы кайнар сәлам!

1 а.б. Зарыгып көтеп алган Яңа ел тамашасын башлыйбыз!

Хөрмәтле укытучыларыбыз, кадерле укучыларыбыз, килгән кунаклар!

Сезне Яңа 2012 ел бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, кар бөртегедәй ак бәхетләр, эшегездә, укуыгызда зур уңышлар, күп шатлыклар телибез.

2 а.б. Ай-йолдыздан төшкән якты нурдай,

Яңа ел килә безгә.

Хыял бишегендә тирбәлегез,

Елмаегыз бер-берегезгә.

1 а.б. Кышкы матур мизгелләрне

Бизи кар бөртекләре.

Изгелек алып килә

Яңа ел теләкләре.

Кичәбезнең матур һәм күңелле узуын телибез! Әйдәгез хәзер чыршы тирәли биеп алабыз. Күрәсезме, безне нинди матур чыршы каршы алды. Чыршы турында өйрәнгән җырыбызны җырлап карыйк әле. (Чыршы тирәли җырлыйлар)


(Куркыныч көй яңгырый. Юлбасарлар йөгереп керәләр. Сызгыру, кычкыру, тавыш)

Юлбасарлар. Сез нәрсәгә болай матур киендегез әле? Монда нинди вакыйга бара?

1 а.б. Ә сез үзегез кемнәр?

Ю. Без көтмәгәндә генә һөҗүм ясап, кешеләрне куркытып байлыкларын үзләштерәбез. Берәүгә дә баш имибез, юл куй-мыйбыз!

- Так что берниниди дә бәйрәм булмаячак.

- Без сезнең укытучыгызны үзебез белән алып китәбез һәм Кыш Бабайны да бирегә җибәрмибез.

(Укытучыны алып китә башлыйлар)

2 а.б. Туктагыз әле, сез укытучыны җибәрсен өчен без ни эшләргә тиеш булабыз.

Ю. Безнең күңелле ачарга! Мәсәлән, кыш турында җыр җырларга.

- Ләкин чыршы тирәли җырларга.

1 а.б. Юк без әле болай гына укытучыгызны җибәрмибез.

Безгә бик яхшы итеп бию башкарыгыз! (Балалар бию башкаралар

Ю. Молодцы! Биюэгез ошады, матур биисез икән.

- Ярар укытучыгызны җибәрәбез.

- Тик бәйрәм үткәрергә комачаулыйбыз.

2 а.б. Юлбасарлар, эйдәгез болай килешик. Мин сезгә та-бышмаклар әйтәм, әгәр сез җавапларын белмисез икән, башка безгә комачаулап йөрмисез, ярыймы?

Ю. Яхшы моңа кадәр без белмәгән табышмак булганы юк иде әле.

1 а.б. Бер матур бар дөньяда,

Гашыйк аңа һәр бала.

Тик бизәнә ул менә

Бары елга бер генә. (Яңа ел чыршысы)


Килә шундый кырыс булып,

Суыклар алып ыжгырып.

Китәр чагы җитте исә,

Тәмам сыгыла да төшә:

Авыр-авыр сулый-сулый. (Кыш)


Китеп бара елый-елый.

Энҗе кебек җем-җем итеп,

Уйный шундый матур итеп,

Учыңа алу җитә,

Шундук эри дә бетә... (Кар бөртекләре)

Ю. Без күп нәрсә белмибез икән әле!

- Мәктәпкә барып белем алырга туры киләчәк!

- Безгә дә бәйрәмегездә катнашырга рөхсәт итегез әле?

- Без бер начарлык та эшләмәскә сүз бирәбез!

А. б. Балалар, озакламый Яңа ел килеп җитәчәк. Әлеге бәйрәмне каршылау өчен безгә кемнәр кирәк әле?

Балалар. Кыш бабай һәм Кар кызы.

А.б. Дөрес, әйдәгез әле аларны чакырыйк. (Чакыралар)

Кыш бабай. Исәнмесез балалар!

Кар кызы. Исәнме өлкәннәр!

Кыш бабай. Яңа ел белән котлыйбыз!

Кар кызы. Яңа уңышлар телибез!

Кыш бабай. Бәхет керсен һәр өйгә!

Кар кызы. Иминлек булсын җирдә!

Кыш бабай. Шатлык килсен һәр көндә!

Кар кызы. Нур булып иңсен йөзгә!

Кыш бабай. Сәламәтлек юлдаш булсын!

Кар кызы. Тыныч һәм бай булсын еллар!

А.б. Рәхмәт Кыш бабай, рәхмәт Кар кызы! Нишләптер бәй рәм күңелсез барган кебек...

Кыш бабай. Нигә?

А.б.Чыршыдагы утлар янмый бит.

Кыш бабай. Әйе, яхшы түгел. Тик ул утлар янсын өчен берничә шартымны үтәргә кирәк.

А.б. Нинди шартлар ул бабай.

Кыш бабай. Бик матур җыр җырларга. (Җырлыйлар)

Кыш бабай. Рәхмәт карт кешене куандырдыгыз. Икенче шартым: мин бик нык кар яратам, ә ул монда бөтенләй күрен-ми. Кызым, үзеңнең дусларыңны – кар бөртекләрен бирегә чакыр әле. Бөтерелсеннәр әле бер...

(Кар кызлары һм кызлар бииләр)

Ә хәзер уртага иң батыр егетләр чыга, үзләренә ошаган кызларны биергә чакыралар.

Кыш бабай. Рәхмәт акыллыларым. Сез минем тагын бер шар-тымны үтәргә әзерме соң? Алайса минем арттан кабатлагыз.

Тышта буран, тышта салкын

Ә безгә җылы кирәк.

Кабынсыннар тизрәк утлар

Бәйрәмне ямьләп, бизәп. (Ут кабына)



Кыш бабай. Балалар миңа юлда бер телеграмма бирделәр әле. Укып карыйк нәрсәләр яздылар икән. У-у-у бу мәктәптә, отлич-никлар, ударниклар күп икән.

(Аларны бүләкләү)

Кыш бабай. Балалар, бик ардым мин.

  • Син, бабакай, утыр, ял ит. Ә без сиңа шигырьләр сөйләр-без, җырлар җырларбыз.

Балалар, без Кыш бабайга үзебезнең һөнәрләребезне күрсәт-тек. Ул да безгә биеп күрсәтсен әле.

(Кыш бабай белән Кар кыз бииләр)

(Кыш бабайга сүз бирелә. Ул теләкләр әйтә)

(Кыш бабай һәм Кар кызын озату)

Хуш, сау бул

Кыш бабай

Уңсын юлыгыз

Киләсе елга да

Без көтеп калабыз.


  • Балалар бәйрәмне дәвам итәбез.

  • Кызлар татар халык биюе бии, малайлар кул чаба.

  • Малайлар бии, кызлар кул чаба.

Төрле биюләр.






57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 23.11.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров330
Номер материала ДВ-181890
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх