Инфоурок Начальные классы СтатьиБашлангыч сыйныфта информацион-коммуникатив технологияләр куллану

Башлангыч сыйныфта информацион-коммуникатив технологияләр куллану

Скачать материал

Башлангыч сыйныфта

информацион – коммуникатив технологияләр куллану

   

  Тормышның төрле өлкәләрендәге техника казанышлары мәктәп тормышына да үзгәрешләр кертә.Заман таләбе укытучыларга яңа информацион технологияләрдән хәбәрдар булуны, аларны гамәлдә нәтиҗәле куллана белүне таләп итә.

         Компьютер – яңа технологияләр дөньясына керергә теләгән теләсә кайсы белгеч өчен ярдәмче.

         Компьютерда эшли белү, аның мөмкинлекләрен аңлау укытучы алдына яңа проблемалар куя. Уку материалының аеруча катлаулы өлешләрен аңлатканда, белемнәрне тикшергәндә дә компьютердан уңышлы файдаланырга мөмкин.Хәзер теләсә кайсы педагог информацияне эшкәртүнең барлык мөмкинлекләрен үзләштерергә, шул исәптән мультимедиа технологияләрендәге информация белән дә эшли белергә тиеш. Педагогик эшчәнлек, күп очракта, информацияне үзгәртүгә нигезләнә, шуңа күрә информацион – коммуникатив технологияләрнең гамәли кушымталары күптөрле.

   Дәрестә компьютер технологияләрен куллану укыту эшчәнлеген баета, текст эшкәртүнең заманча  системалары укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм  иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә.Нәтиҗәдә балалар мәгълүмат ташкынында иркен аралашырга өйрәнә, мәгълүмат алу ысулларын үзләштерә.

     Мәсәлән, укыту – методик комплектлар төзү, күрсәтмә әсбаплар, укытуның яңа формаларын эзләү (әйтик, гомуми белем бирү фәннәрен информатика белән интеграцияләү), документлар тутыру һ. б. Мондый эшләр вакытында укытучының хезмәт җитештерүчәнлеге, иҗади активлыгы арта. Компьютер техникасыннан файдалану педагогларның, белгеч буларак, дәрәҗәсен дә күтәрә. Һәр укытучы информацион культураның нигезен тәшкил итә торган күнекмәләрне үзләштерергә, теләсә нинди эшне башкарганда компьютердан нәтиҗәле файдаланырга тиеш.

     Белем бирүдә проектлар методын файдалану балага шәхси якын килеп укытуда нәтиҗәле технологияләрдән санала. Проект төзү эшчәнлеге укучының акыл һәм рухи үсешен камилләштерергә ярдәм итә; анда максатчанлык, кызыксынучанлык, башлаган эшне ахырына җиткерү омтылышы тәрбияли. Ул мөстәкыйль фикерләүне үстерү,мәгълүмат таба белү, фаразлау, стандарт булмаган карарлар кабул итү осталыгына ия булуны күздә тота.

      Мультимедиа технологияләр электрон белешмәлекләр, энциклопедияләр, күләмле мәгълүмат чыганаклары белән эшләүгә юл ача.

        Укучыларның узара ярдәмләшүен активлаштыруга юнәлтелгән эш формасы буларак эшчәнлекне төркемнәрдә оештыру уңай нәтиҗәләр бирә.Укучылар  бер-берсе белән аралашып, бер-берсенең фикерен тыңлап, үз-үзләрендә мөстәкыйльлек сыйфатлары булдыралар, шулай итеп,алар үзүсешкә ирешә. Укучыларның үзлегеннән эзләнү эшчәнлеген  стимуллаштыру нәтиҗәле гамәлгә ашырыла. Моңа башлангыч мәктәптә биремнәрне репродуктив төрдән иҗади төргә кадәр акрынлап катлауландыра бару , дәресләрдә фәннәрара бәйләнеш фрагментларыннан , милли төбәк компонентыннан нәтиҗәле файдалану юлы белән ирешелә.

        Укучы белән актив диалог алып бару катнашучы өчен дә,тыңлаучылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә файдалы. Балаларның  коммуникатив эшчәнлеге активлаша, табигый  сөйләм формалары кулланып,сөйләшүдә катнашу, нидер сорау яки әңгәмәдәшеңә җавап бирү ихтыяҗы туа.

     Проблемалы укыту технологиясе куллану нәтиҗәсендә балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә. Бу очракта белемнәрне үзләштерү диалог режимында проблемалы ситуацияләр тудыру ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

     Сыйныфтан тыш чараларга, фәнни эзләнү эшләренә презентацияләр төзеп, балаларның күңелләренә үтеп керердәй итеп оештырабыз.

      Укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында конкурентлыкка сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең бурычыбыз.

      Укучының алга таба үсеше башлангыч сыйныфта алган белемнәргә бәйле. Шуңа күрә башлангыч сыйныф укытучысы белем бирү белән бергә баланы шәхес буларак үстерергә, уку эшчәнлегенең төрләренә  өйрәтергә  тиеш.

      Ничек  итеп?  Башлангыч  сыйныфларга  белем  биргәндә  күрсәтмә әсбаплар  зур  роль  уйный.  Бүгенге  көндә  таблица,  рәсем,  аудиоязма,  видеоязма  белән  бергә, компьютер  программалары,  презентацияләр, электрон  дәреслек,   интерактив такта һ.б. кулланыла.

        Хәзер компьютер, мультимедия программаларыннан башка белем бирүне күз алдына да китереп булмый.

         Башлангыч сыйныфта укыту һәм тәрбия бирү максатларының  берсе  —  укучыларга  заманча  компьютер  технологияләрен  үзләштерергә ярдәм  итү,  алар  ярдәмендә  алган  белемнәрне киләчәк  үзүсеш  өчен  кулланырга  өйрәтү.  Бу максатны  тормышка  ашыру  өчен  дәресләрдә һәм  дәрестән  тыш  чараларда  информацион технологияләр куллану зарури.

 

          Белем  бирүдә  компьютер  технологияләрен куллану түбәндәге нәтиҗәләрне бирә:

–  укучыларда әйләнә-тирә дөньядагы информация агымында ориентлаша алу күнекмәләрен үстерә;

– информация  белән  эшләүнең  практик төрләренә төшендерә;

–заманча техник чаралар ярдәмендә информация алмашу күнекмәләрен үстерә;

– укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыра;

– уку  материалын  аңлау,  истә  калдыру  һәм үзләштерүне оптимальләштерә;

– дәресне  югары  дәрәҗәдә  үткәрергә  ярдәм итә;

– төрле  дәрәҗәдәге  биремнәр  кулланып,  һәр укучыга шәхси якын килергә мөмкинлек бирә                  

      Информацион  технологияләрне дәреснең  төрле  этапларында;  укучыларның белем  һәм  күнекмәләрен  тикшергәндә;  проектлар  методы  белән  интеграль  дәресләр үткәргәндә  кулланырга була .  Төгәлрәк  әйткәндә,  рус теле һәм татар теле дәресләрендә укучыларга компьютер  технологияләре  ярдәмендә  төрле күнегүләр  бирергә,  яңа  темага  керер  алдыннан проблемалы ситуациләр тәкъдим итәргә була. Әдәби уку  дәресләрендә  язучы  биографиясенең  кызыклы фактлары белән таныштырырга, читтән торып сәяхәт итү кебек эш төрен кулланырга, язучы иҗаты буенча куелган әкият яисә спектакльдән өзекләр  күрсәтергә,  нәфис  сүз  осталары  язмаларын  тыңлатырга мөмкин.  Математикада  яңа  белем  һәм  күнекмәләр  биргәндә,  фигураларны  чагыштыру,  хәрәкәткә  мәсьәләләр  чишү, аңлатмаларның  дөреслеген  тикшерү  вакытында,  логик  фикерләүгә  күнегүләр  эшләгәндә компьютер  технологияләрен  даими  кулланабыз. Әйләнә-тирә  дөньяны  өйрәнгәндә  еш  кына  интернет  ресурсларын  файдаланабыз.

    Шулай  ук дәрестән  тыш  чараларда;  укучыларның  игътибарлылык,  хәтер,  фикерләү  кебек  конкрет сыйфат  һәм  мөмкинлекләрен  тикшерү,  үстерү эшләрен алып барганда; ата-аналар җыелышы үткәргәндә  һәм  башка  очракларда  компьютер технологияләрен  куллануның  уңай  нәтиҗәләр бирүен күрдек.

    Укучылар  үзләре  дә  компьютер  программаларын  файдаланып,  төрле  иҗади  мөстәкыйль эшләр үтиләр. Мондый төр эшләр укучыны тагын да активлаштыра, белем алуга дәртләндерә һәм мөстәкыйльлек тәрбияли.

Шулай  итеп,  мәгариф  системасы  җәмгыять куйган таләпләрдән калышмаска, ә укытучы заман белән бергә атларга тиеш.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Башлангыч сыйныфта информацион-коммуникатив технологияләр куллану"

Рабочие листы к Вашему уроку:

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 374 239 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.09.2017 824
    • DOCX 16.3 кбайт
    • 11 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Талипова Лариса Леруновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Талипова Лариса Леруновна
    Талипова Лариса Леруновна
    • На сайте: 6 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 39564
    • Всего материалов: 22

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс повышения квалификации

Инновационные технологии управления профессионально-педагогической деятельностью учителей начальной и средней школы в условиях реализации ФГОС

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 235 человек из 50 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Подготовка детей к школьному обучению в условиях вариативного дошкольного образования и реализации ФГОС НОО

Учитель по подготовке к школе (педагог)

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 318 человек из 58 регионов