Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Башлангыч сыйныфта "Уңыш бәйрәме"

Башлангыч сыйныфта "Уңыш бәйрәме"

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:


Уңыш бәйрәме.


Максат: Көз турында җырлар, шигырьләр өйрәнү; балалрның иҗади сәләтләрен, сөйләмнәрен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: Бәйрәмчә бизәлгән сәхнә, кечкенә йорт, шалкан.


1) Үтте-китте матур җәйләр, 2) Сандугачлар, карлыгачлар

Көзләр килеп җиттеләр, Очып китте еракка.

Ак каенның яфраклары Торналар да ялга китте,

Саргаешып киптеләр. Җылы якка – көньякка.



3) Бигрәк җитез сары көз,

Килә дә җитә тыз-быз.

Җәйнең узып киткәнен

Сизми дә калабыз без!


4) Урман – кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте диеп

Үкенмибез без.



А.б. Без бүген көз бәйрәменә, уңыш бәйрәменә җыелдык. Ә сез көзне беләсез микән? Хәзер мин көз билгеләрен әйтермен. Ә сез, дөрес булса – “әйе” дип, ә дөрес булмаса – “юк” дип җавап бирерсез.


  1. Көннәр салкыная

  2. Агачлар яфрак яра.

  3. Беренче яшенле яңгырлар ява.

  4. Кошлар җылы якларга оча.

  5. Елгаларда боз китә.

  6. Иртән томан була.

  7. Үләннәр саргая, шиңә.

  8. Кошлар бала чыгара.


А.б. Яхшы, балалар, сез көзне бик яхшы беләсез икән. Инде бүгенге бәйрәмнең хуҗабикәсе – Көз кызы белән танышыйк. Рәхим ит, Көз кызы.

(Көз кызы – Сөмбелә керә)


Сөмбелә:

Исәнмесез, дусларым!

Минем исемем – Сөмбелә.

Күрәсезме, минем чәчем

Алтын көзнең төсендә,

Тук башаклар төсендә.


А.Б. Рәхим ит, әйдә, Көз кызы,

Тансык кунак син безгә.

Уйна, бие, күңел ач,

Ямь бир бәйрәмебезгә.


Сөмбеләнен кәрзинендә күпме яшелчә, җимеш, гөмбә бар. Нинди зур уңыш белән килгән Көз кызы.

Балалар, Сөмбеләне җырлатыйк әле.


(Җыр башкару “Көзге табын”)


Көзге табын


1. Көзге табын – бай табын,

Кыяр, карбыз һәм кавын.

Телем-телем теленгән,

Өем-өем өелгән.

Алмалары ал төсле,

Балкып туган таң төсле.


Капсаң эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле.


2. Ә җимеше, җимеше –

Ачысы бар, төчесе.

Яңа пешкән күмәчтер,

Кайнар кояш төслесе.


Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле, бик шат без




А.б. Балалар, көз безгә мул уңыш белән клде. Ә сез яшелчә һәм җиләк-җимешләрне беләсез микән? Мин тасвирлап бирермен, ә сез аларны танырга тырышыгыз.


1. Таң нурларын, кичке шәфәкъ төсен,

Җәй буена үзем җыйдым мин.

Алтын казык булып, татлы булып,

Үстем менә җир куенында. (Кишер)


Кишердә А витамины күп. Кишер тешләрне ныгыта, күз күремен яхшырта.



2. Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар. (Суган)


Суган С витамины чыганагы. Авыруларга каршы торучанлыкны арттыра.


3. Берсеннән аның заводлар

Тәмле шикәр алалар.

Икенчесен вак-вак итеп

Турап ашка салалар.

Без икебез бертуган –

Беребез кызыл, беребез ак. (Чөгендер)


Чөгендер кешенең канын яхшырта, аппетитны ача.


4. Йодрык-йодрык булып үстем,

Алма кебек кызарып пештем,

Үзем бик матур,

Мине кем әйтер? (Помидор)

Помидор да витаминнар күп икән, ул кеше эчәклегенең эшен җайга сала.


5. Катлы-катлы булып үстем

Җир өстендә.

Мәктәп глобусыннан зур..

Шәп – кисәкләп салсаң шулпага,

Шәп - мичкәләп тозлап куйсаң да.

Шәп – утыртсаң майлап уртага,

Күзең туймый, үзең туйсаң да! (Кәбестә)

Кәбестә дә А витамины күп. Кәбестәнең согы ашказанын дәвалый.


6. Яшелчәләрнең иң туклыклысы мин,

Аларның аксакалы.

Эшем күп, ашым тәмле,

Иренмичә генә эшлә, яме! (Бәрәңге)

Бәрәңге – икенче икмәк, кеше организмы өчен крахмал чыганагы.

А.б. Яхшы, балалар, яшелчәләре белә һ1111111111111 сез икән. Ә хәзер тикшереп карарбыз: кем яшелчә җыюда иң җитезе икән. 2нче сыйныф укучылары бәрәңге җыюда әти-әниләренз ничек булыштылар икән? (сәхнә идәненә бәрәңге таратыла, укучылар бәрәңге җыялар. Кем азрак җыя, ул уеннан чыга бара)

Күрәсеңме, Сөмбелә, безнең балалар нинди җитезләр.


Җыр башкарыла – Антошка.


1. Антошка, Антошка,

Пойдём копать картошку.


Тили-тили, трали-вали,

Это мы не проходили,

Это нам не задавали.

Парам-пам-пам, Парам-пам-пам,


2. Антошка, Антошка,

Сыграй нам на гармошке.


3.Антошка, Антошка,

Готовь к обеду ложку.


Тили-тили, трали-вали,

Это, братцы, мне по силе,

Откажусь теперь едва ли.

Парам-пам-пам, Парам-пам-пам,




А.б. Тамашачылар белән дә бер уен уйнап алыйк әле. “Кайсы сүз артык?” дип атала ул уен.


1. Сентябрь, октябрь, март, ноябрь.

2. Бәрәңге, чөгендер, алма, кишер.

3. Усак гөмбәсе, ак гөмбә, миләш, шампиньон.

4. Төлке, куян, аю, поши.

5. Кара карга, карлыгач, сыерчык, чыпчык.


А.б. Балалар, сез инде яшелчәләрнең витаминнар чыганагы икәнен беләсез. Сәламәт, көчле булыр өчен, авырмас өчен үзебездә үскән яшелчәләрне күбрәк ашарга кирәк.


Балалар, ә сез яшелчәләр турында нинди әкиятләр беләсез? (Чипполино)

Ә менә яшелчәләрнең берсе – Шалкан турында әкиятне без сезгә уйнап күрсәтербез.


Яшәгән, ди, бер Бабай. Утырткан, ди, Бабай, шалкан. Аның шалканы зу-у-р булып үскән, ди. Ә нишләп Бабайның шалканы шулай зур булып үскән сөң, балалар?

Менә көз җиткән. Шалканны йолкыр вакыт җиткән.


Бабай:

Шалкан ничек зур булган!

Ай-һай уңыш бик уңган!

(Тартып карый)


Бер,ике,өч
Һич җитми көч!

(Өенә кайта, әбигә дәшә)


Бик зур булган шалканым,

Алып кайта алмадым.


Әби:

Бабай, мин бик шатландым,

Икәү йолкыйк шалканны.

(Киләләр, икесе йолкый)

Бер, ике, өч,

Һич җитми көч! (көчләре җитми)


Бабай:

Ай-яй, әби, булмый,

Кызны чакырып чык!


Әби:

Әйдә, кызым, кырга –

Шалкан йолкырга!


(Өчәүләшеп шалканны тарталар)


Бергә: Бер, ике, өч,

Һич җитми көч!


Кыз:

Мин чакырыйм маэмайны,

Үзебезнең Акбайны.

  • Акбай, әйдә кырга,

Шалкан йолкырга!


(Барысы бергә йолкыйлар)


Бергә: Бер, ике, өч,

Һич җитми көч!


Акбай:

Мин чакырыйм мәчене,

Безнең мәчә бик көчле.

(Песине чакыра)

Мәче дус, син өйдәме?

Безгә булыш әйдәле!


Бергә: Бер, ике, өч,

Һич җитми көч!


Мәче:

Мин чакырыйм тычканны,

Минем күрше бик көчле.

(Тычкан янына килә)

Тычкан туган, күр әле,

Бишәүнең җитми көче.

Әйдә кырга,

Шалкан тартырга!


(Бергә таралар)

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты –

Шалканы зур, җир каты.

Әйдә, тарт тагы!


(Шалканны тартып чыгаралар, маңгай тирләрен сөртәләр)


Сөмбелә: Дусларым, сез бик булдыклы, бик тырыш, зирәк тә, тапкыр да икәнсез. Мин сезгә уңышлар телим!


А.б. Әйе, Сөмбелә, безнең укучыар шундый. Без дә сиңа унышлар телибез. Һәм киләсе елга да үзебезгә кунакка көтәбез.



Сары яфраклар.

Вадим Усманов көе

Ләбиб Лерон сүзләре

1. Яңгыр түгел, кар да түгел,

Яфраклар ява җиргә.

Көз турында җырлыймын мин,

Кушыл син яңа җырга.


Оча яфрак, уйный яфрак,

Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме.


2. Сары, сары, сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак –

Көзнең матур чаклары

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 13.11.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров24
Номер материала ДБ-348400
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх