Курсы
Другое
Максат: балаларның акыл сәләтен, фикерләү тизлеген үстерү. Дәресләрдә алган белемнәрен практикада кулланырга өйрәтү.
Уен барышы.
Берәү, икәү,өчәү, дүртәү...
Санарга өйрәнәбез
Әллә никадәр сан белеп
Кайтабыз өйләргә без.
Кызыклы сораулар.
1. Исемендә сан булган ашамлыклар әйтегез ( өчпочмак, бишбармак, һ.б.)
2. Саннар кергән нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез? ( “100 сум акчаң булганчы 100 дустың булсын”, “7 кат үлчә, 1 кат кис”, “кырын эш 40 елдан соң да беленер”, һ.б.)
3. Исемендә сан булган нинди үсемлекләр беләсез? (меңьяфрак, йөзьяшәр, һ.б.)
4. Нинди сәгатьләр тәүлегенә ике генә тапкыр дөрес вакытны күрсәтә? (ватык сәгать)
5. Имәндә 6 алма үсә иде. Берсен өзеп алдылар, ничә алма калды? (имән- дә алма үсми)
Башваткычлар.
1. Бүлмәнең 4 почмагы бар, аның һәр почмагында мәче. Әгәр һәр мәчегә каршы тагын 3әр мәче утырса, бүлмәдә ничә мәче бар? ( 4 мәче)
2. Биш таякның ничә очы бар? Ә биш ярымның? (10,12)
3. Кушу гамәлләрен генә кулланып, биш 2 ледән 28 санын яз. (22+2+2+2=28)
4. 37 санын биш 3 ле ярдәмендә языгыз. (33+3=3:3=37)
5. 24 санын нинди өч бертөрле цифр ярдәмендә язып була? (22+2 яки 8+8+8)
6. 100 санын биш бертөрле цифр ярдәмендә яз? (33*3+3:3) (5+5+5+5)*5
7. Биш 2 ледән 25 санын яса (22+2+2:2)
8. Бу фигурада ничә турыпочмаклык бар?
|
|
|
|
9. Илдар күрше авылга 1 сәг 20 мин барган. Ә кайтканда шул араны 80 мин кайткан. Ни өчен шулай икән? (1 сәг 20 мин=80мин)
10. Ике әти һәм ике ул алма ашаганнар. Һәркайсы ничә алма ашаган? ( 1 әр алма. Бабай, ата, малай)
11. Өстәл өстенең 4 почмагы бар, 1 почмагын кистеләр. Ничә почмагы булды? (5 почмак)
12. Бүлмәдә 4 шәм яна иде. Бер шәмне сүндерделәр. Бүлмәдә ничә шәм калды?(1 шәм, 3 се янып бетте)
13. Икетәй, микетәй
Чабып килә ике тай
Әнә тагын 50 тай,
Шуларга куш кырык тай
Ничә булды, белмәсәң,
Монда торма, чыгып тай! (92 тай)
14. Көннәрнең исемнәрен дә әйтмичә, саннарын да кулланмыйча, кем 5 көнне рәттән атый алыр? (өченче көн, кичә, бүген, иртәгә, берсекөнгә)
15. Пар ат 20 км юл үтсә, һәр ат ничә км юл үтә? (20 км)
16. Нәрсәнең башын да ахырын да табып булмый? (түгәрәк, боҗра)
17. Каз һәм бозаулар 25 баш, ә аларның аяклары 70. Ничә каз һәм ничә бозау бар? (10 бозау, 15 каз)
18. Бер математик бик арган, кичке сәг 7 дә йокларга яткан, будильник-
ны иртәнге сәг 9 га шалтыратырга куеп калдырган. Будильник шалтыраганчы ничә сәг йокларга туры килер? (2 сәг)
19. Әхнәф 10 метрлы бауны 2 шәр метрлыга бүлгән. Ул бауны ничә урыннан кискән? Сызып күрсәт. (4)
20. Өч кызның 8 китабы бар. Һәр кыздагы китаплар саны төрле. Өченче кыздагы китаплар саны калган ике кыздагы китаплар кадәр. Кызларның һәркайсында ничә китап (2, 2, 4)
Настоящий материал опубликован пользователем Шайхиева Гульнара Талгатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалучитель начальных классов
Файл будет скачан в форматах:
Материал разработан автором:
Муслимова Гульназ Равилевна
Учитель
Бәйрәм кичәсе "Каз өмәсе" 6-7 яшь
Балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән кичә үткәрү өчен сценарий.Балаларның татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында белемнәрен баету, татар фольклоры белән таныштыру. Каз өмәсе йоласы турында әнгәмә. Элекке гореф-гадәтләрне искә төшерү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Курс повышения квалификации
Курс повышения квалификации
72 ч.
Курс повышения квалификации
36/72 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Еще материалы по этой теме
Смотреть
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Башлангыч балаларының акыл сәләтен, фикерләү тизлеген үстерү, дәресләрдә алган белемнәрен практикада кулланырга өйрәтү максатыннан атналыкның бер көнендә математика буенча төрле кызыклы сораулар бирелде, башваткычлар чишелде. Балалар һәр сорауга ныклап уйлап җавап бирергә тырыштылар, башваткычларны бик теләп һәм уйлап чиштеләр. Бер бала да читтә калырга тырышмады, һәр бала нәрсә дә булса эшләде.Ә атналыкның калган көннәрендә башка фәннәргә урын бирелде (татар теле, рус теле, әйләнә-тирә дөнья белән танышу һәм башкалар).Атналык беткәннән соң нәтиҗә ясалып җиңүчеләр билгеләнде.
7 365 207 материалов в базе
Вам будут доступны для скачивания все 354 685 материалов из нашего маркетплейса.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.