Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Башлангыч сыйныфларда тәрбия программасы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Башлангыч сыйныфларда тәрбия программасы

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмара № 1 гимназиясе














Башлангыч сыйныфларда тәрбия программасы



Татар мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары өчен методик ярдәмлек












Программаны төзеде: Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназиянең югары квалификацион категорияле укытучысы Җәләлетдинова Даймә Хуҗәхмәт кызы






Кереш сүз.


Укытучы зур исемгә лаеклы булган тәрбияче. Ул ата-аналар алдында торган җаваплы, изге бурычларнын берсе - балаларыбызны инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләудә зур роль уйный.

Халкыбызның алдынгы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне дөрес тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән. Балаларның, үсмерләрнең

һәм яшьләрнең үз - үзләрен тотышлары, кешеләр белән аралашудагы кайбер тәртипсезлекләр, гомүмән, әхлакый гәриплекләр һәммәбезне борчый. Укытучы башлангыч сыйныфлардан башлап балаларга анлаешлы итеп даими рәвештә тормышта очрый торган куркыныч гамәл – вакыйгалардан,явызлыклардан гыйфәт ала белмәгән, мондый тормыш рәвешенең әслаксызлык сазлыгына бату икәнлеген анламаган кеше үзен бәхетсез тормышка дучар итә, нәсел ыруын пычрата, ата – бабаларның бай рухи мирасын юкка чыгара дип анлатырга тиеш.

Иң беренче итеп тәрбия чаткыларын бала гаилә шартларында ала. А. С. Макаренко баланың тәрбиялелек нигезләре биш яшькә кадәр формалашып бетә дигән фикердә торган. Алай гына да тугел, ата –ананың тәэсире балага мәктәп елларында да кимеми, анын шәхесе буларак формалашуына йогынты ясап тора һәм, мәктәптә алып барылган тәрбия эшләре дәвамында шушы үзенчәлекне истә тотып, әлеге программа укытучы һәм ата – ананың бергәләшеп, килешеп әшләүләрен, тәрбия эшчәнлеген бер максатка туплануны таләп итә.

Башлангыч сыйныф балалары белән эшләү өчен тәрбия программасы һәм 4 сыйныф укучычылары өчен технология дәресләренә программа һәм тематика планын төзүче Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмара беренче татар гимназиясе укытучысы Җәләлетдинова Даимә Хуҗәхмәт кызы эшенә рецензия.

Автор киң итеп төзелгән методик кулланмасында иң асыл рухи – әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълимәтендә һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә туплаганын күрсәтә. Укучыларда тәрбия бирүдә халык педагогикасы өйрәтүләрен куллану бу программада зур урын алып тора.

Практик рәвештә бу программаны һәм 4 сыйныф укучылары өчен төзелгән тематик планны тормышка ашыра алган укытучыны югары квалификация категорияле укытучысы исеменә лаеклы дип санарга мөмкин.



МИПК СНПО методисты Шайдуллина Л. К. март 2009 ел.










Башлангыч сыйныфларда тәрбия программасын һәм IV сыйныф укучылары өчен технология дәресләренә программа һәм тематик планын төзүче Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмара беренче татар гимназиясенең укытучысы Җәләлетдинова Даймә Хуҗәхмәт кызы эшенә рецензия.

Даймә Хуҗәхмәт кызы үзенең методик әсбабында рухи-әхлакый тәрбиянең ролен, ислам дине кануннарын татар халкына, татар халкының тәҗрибәләренә нигезләнеп күрсәтә.

Бүгенге тормышта укучыларга тәрбия бирүдә халык педагогикасын куллану зур әһәмияткә ия; авторның моңа зур урын бирүе бик мөһим таләпләрнең берсе. Практикада бу программаны кулланып, тормышка ашыру өчен укытучыдан зур хезмәт таләп ителә.

IV сыйныф өчен технология дәресләренә программа һәм тематик план дәүләт стандарты таләпләренә җавап бирә һәм башлангыч сыйныфларда технология предметын планлаштыру методикасына туры килә. Минемчә, бу программаларны куллану башка укытучыларга да зур ярдәмлек булыр.

Укытучыны югары категория исеменә лаек дип санарга мөмкин.


Башлангыч профессиональ белем бирү белгечләренең квалификациясен күтәрүнең регионара институты өлкән укытучысы Мәһдиева Лира Мирзанур кызы.

26.03.2009 ел.


АҢЛАТМА ЯЗУЫ.


Укытучы – тәрбиячеләр, ата – аналар алдында торган җаваплы, изге бурычларның берсе – балаларыбызны инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү.

Халкыбызның алдынгы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән.

Балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең үз-үзләрен тотышлары, кешеләр белән аралушыдагы кайбер тәртипсезлекләр, гомумән, әхлакый гәриплекләр һәммәбезне борчый.

Тормышта очрый орган куркыныч гамәл-вакыйгалардан, явызлыклардан гыйбрәт ала белмәгән, мондый тормыш рәвешенең әхлаксызлык сазлыгына бату икәнлеген аңламаган кеше үзен бәхетсез тормышка дучар итә, нәсел ыруын пычрата, ата – бабаларының бай рухи мирасын юкка чыгара. Бу, үз чиратында, милләтнең, халыкның, ил – җирнең тотрыклы үсешенә тискәре йогынты ясый

Иң асыл рухи - әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланаган. Шуңа күрә класстан тыш чараларда укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә халык педагогикасы өйрәтүләрен куллану бу программада зур урын алган.

Иң беренче итеп тәрбия чаткыларын бала нәкъ менә гаилә шартларында ала. А.С. Макаренко баланың тәрбиялелек нигезләре биш яшькә кадәр формалашып бетә дигән фикердә торган. Алай гына да түгел, ата – аананың тәэсире балага мәктәп елларында да кимеми, аның шәхес буларак формалашуына йогынты ясап тора һәм мәктәптә алып барылган тәрбия эшләре дәвамында шушы үзенчәлекне истә тотып, әлеге программа укытучы һәм ата-ананың бергәләшеп, килешеп эшләүне, тәрбия эшчәнлеген бер максатка туплауны таләп итә.



ПРОГРАММАНЫҢ ТӨП ЮНӘЛЕШЛӘРЕ:

  1. Туган илне ярату, ватанпәрвәрлек тәрбияләү

Бу юнәлешнең төп максаты: укучыларда Туган илне ярату хисләре тәрбияләү. Бу юнәлешнең төп эчтәлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт: Без яши торган җиребезнең безгә бабаларыбыздан калган амәнәт икәнлеген, шушы амәнәтне: туган җиребезне ярату, аны саклау, төзекләндерү һәм үзебездән соң килгән буынга имин хәлендә мирас итеп калдыру турында аңлату.

  1. Иҗтимагый-сәяси тәрбия.

Бу юнәлешнең төп максаты: укучыларда сәяси культура тәрбияләү.

Бу юнәлеш укучыларга гимназия, район, ил тормышындагы һәртөрле яңалыкларны җиткерү, җөмһүриятебез һәм дөнья яңалыклары белән һәрдаим танышып тору, район, гимназия, сыйныф күләмендә үткәрелгән чараларда, җәмгыятькә файдалы хезмәттә катнашуны үз эченә ала. Бу юнәлештә эш иткәндә тәрбия эшендә әти - әниләрне һәм киң җәмәгатьчелекне тарту аларның да активлыгын арттыру кирәк.

  1. Милли–этник мөнәсәбәтләр культурасын үстерү.

Бу юнәлешнең төп максаты: укучыларда татар милли тарихына, татар теленә һәм әдәбиятына, мәдәниятенә мәхәббәт тойгысы, үз халкың белән горурлану хисләре, үз халкыңның тарихын, аның уңай гореф-гадәтләрен, традицион өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, башка халыкларның мәдәниятен хөрмәт итү.

Бу юнәлешнең төп эшчәнлеге түбәндәгеләр:

Укуга аңлы караш тәрбияләү, мәктәптә, җәмәгать урыннарында үз–үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен үзләштерү, татар халык җырларын, уеннарын өйрәнү. “Нәүрүз”, “Сабантуй” бәйрәмнәрен үткәрү.

Беренче сыйныф укучысы татар халкының әдәп-әхлак нормаларын өйрәнә башлап, мәктәптә, өйдә, җәмәгать урыннарында үзен әдәпле, әхлаклы тоту күнекмәләренә ия була. Дәрес вакытында, өйдә дәрес хәзерләгәндә акыл эшчәнлеген оештырырга өйрәнә башлый. Халык җырлары, әкиятләре, табышмак, уеннар аша сөйләм, фикерләү сәләте, хәтере, игътибарлылыгы, хәрәкәт координациясе үсә.

Икенче сыйныфта укуга аңлы караш тәрбияләү, татар–халык җырларын, биюләрен өйрәнү, башка халыкларның телләрен, гореф-гадәтдәрен хөрмәт итү. Сыйныфта, гаиләдә хезмәт вазифаларын үзләштерү. “Сөмбелә”, “Нардуган” бәйрәмнәрен үткәрү.

Өченче сыйныфта татар халык милли бизәкләрен, киемнәрен, гореф-гадәтләрен, халкыбыз һөнәрләрен өйрәнү (чигү, бәйләү, агач белән эшләү һ.б.). халык җырларын, биюләрен өйрәнү.

Дүртенче сыйныфта Болгар чорыннан башлап татар халкының тарихын өйрәнү, татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятына мәхәббәт тәрбияләү.

Бу юнәлешнең эчтәлеге тәрбияне халык педагогикасы нигезендә төзүне күздә тота. Халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү нәтиҗәсендә укучыларның мәктәп тормышы матурлана, укучылар тәрбиялерәк, шәфкатьлерәк була баралар, милли традицияләр ныгый, балалар табигатькә сак карашта булалар игенчелекне, терлекчелекне халкыбыз һөнәрләрен яраталар, үз итәләр. Халык педагогикасы үрнәгендә тәрбияләү нәтиҗәсе укучыларның кунакчыллыгында, бер – берсенә яхшы мөгаләмәдә, зәвыклы киемдә, әти-әнигә, өлкәннәргә булган хөрмәттә, туган илгә, халкыбызның тарихына, теленә булган мәхәбәтендә чагыла.

IV. Әхлаклылык һәм гражданлык хисе тәрбияләү.

Бу юнәлешнең төп максаты: халык педагогикасы өйрәтүләренә таянып, укучыларда югары әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Бу юнәлешнең төп эчтәлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  1. Яхшылык, гаделлек, ярдәмчеллек турындагы хикәяләрне укып фикер алышу.

  2. Юлларда дөрес йөрү кагыйдәләренә багышланган уен-дәресләр үткәрү. “Без кечкенә пассажирлар”, “Урамда ничек йөрергә”, “Минем мәктәпкә бару юлым”, “Урамда юл йөрү билгеләре һәм күрсәткечләре”. һ. б.

  3. Әдәплелек дәресләре үткәрү. “Киемең пөхтәме?”, “Кунакка баргач”, “Тәнәфес вакытында”, “Театр яки кинода үз-үзеңне ничек тотарга” һ.б. темаларга әңгәмәләр.

  4. Тәрбияви ситуацияләр булдыру. “Ярый һәм ярамый”, “Кирәк һәм кирәкми”, “Матур һәм ямьсез гадәтләр” уены. һ. б.

  5. Гаиләдә үзара мөнәсәбәт. “Безнең гаилә бигрәк тату”, “Ял көнне гаиләбез белән” темаларына әңгәмәләр үткәрү.

V. Сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

Бу юнәлешнең төп максаты: халык өйрәтүләренә нигезләнеп, ата-аналар белән бергәләп укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

Бу юнәлештә укучыларны спорт түгәрәкләренә тарту, көндәлек режимны үтәү, иртәнге физзарядка, дәресләрдә, тәнәфесләрдә физкультминутлар үткәрү, “Күңелле стартлар”, “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” дигән ярышлар үткәрү, гаилә белән бергәләп балаларның ялын оештыру, экскурсия, походларга бару, дару үләннәре җыю төп эшләр булып тора.

Гасыр афәте наркомания, эчкечелек, тәмәке тартуга каршы әңгәмәләр, аңлату эшләре үткәрү. Укучыларның хокук тәртибе һәм гражданлык җаваплылыгы турында юрист, прокуратура вәкилләре, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор катнашуында әнгәмәләр үткәрү. Укучыларны хокук тәртибен бозган өчен җавапка тарту тәртибе белән таныштыру. Укучыларга тискәре йогынты ясаучы төрле ямьсез күренешләргә юл куймау, аларны кисәтү.

Укучылар өчен зарарлы әхлаксызлык, тәртипсезлекләрне булдырмау максатында балаларның ялын гаилә белән бергәләп дөрес оештыру.

VI. Балалар оешмалары белән эш.

Бу юнәлешнең максаты: балалар оешмалары аша укучыларны актив эшчәнлеккә тарту.

Бу юнәлеш буенча “Галстуклылар иле” дигән балалар оешмасы эшчәнлеген 2 нче сыйныфтан башлап җибәрү.Бу

оешманың башлангыч укучылары “Туган якның эзтабарлары” дип атала.

2 нче сыйныф укучыларның эшчәнлеге “Минем гаилә” дип атала. Алар үзләренең гаилә традицияләрен, шәҗәрәләрен өйрәнә, буыннар бергәлеген ныгыта. Җәмәгать эшләрендә актив катнашуда тәҗрибә туплый башлый.

15 нче сентябрьдә “Варислар” балалар хәрәкәте туган көн, 1 нче октябрь - Әбиләр һәм Бабайлар көне, 27 нче ноябрь – Бөтендөнья Әниләр көне, 15 нче майда Бөтендөнья Гаилә көне бәйрәм ителә.

Өченче сыйныфта “Туган якның эзтабарлары” эшчәнлеге “Туган ягым” темасы астында үтә. Алар күмәк эшләү тәҗрибәсе туплауны дәвам итә, эш инициатива һәм җаваплылык күрсәтә башлый. Бу елда эзтабарлар үзләренең туган як тарихын, туган як табигатенеңматурлыгын өйрәнә, кешеләргә игелек эшләргә күнегә башлый.

3 нче сыйныфта “Үзеңнең Туган ягыңны бел һәм ярат” дигән уен – сәяхәт, 22 нче декабрьдә “Игелекле эшләр көне”, “Нардуган”, “Нәүрүз” бәйрәмнәре, 22 нче апрель - Бөтендөнья Җир шары көне билгеләп үтелә.

4 нче сыйныфның темасы: “Минем Татарстаным”. Бу сыйныфта укучылар балалар оешмасы эшчәнлегендә аңлы рәвештә актив катнаша башлыйлар. Сыйныф җитәкчесе Республиканың символикаларын, казанышларын пропагандалый.

Балалар Оешмасы эшчәнлегенең урта буынында да актив катнашырга теләк формалаштырыла.

15 нче сентябрьдә “Варислар” хәрәкәте, туган көн бәйрәме ителә, “Минем Татарстаным” дигән уен-сәяхәт үткәрелә, 26 нчы апрель – Г.Тукай туган көндә балалар оешмасының эшчәнлегенә исәп-хисап ясала.

  1. Әти-әниләр белән эш.

Бу юнәлешнең максаты: гаилә белән мәктәпнең үзара элемтәсен, тәрбия эшендә теләктәшлекне ныгыту.

Бу юнәлеш буенча:

  1. Ата-аналар җыелышлары, педагогик укулар оештыру;

  2. Сыйныфта “Гаилә көне”н бәйрәм итү;

  3. Әти-әниләрне сыйныфтан тыш тәрбия эшләренә тарту;

  4. Ачык ишекләр” көнен үткәрү.

  5. Ата-аналар белән тәрбия чаралары турында шәхси әҗгәмәләр үткәрү;

  6. Сезнең өчен әти-әниләр” исемле бюллетень чыгару;

  7. Әти-әниләрне төрле бәйрәмнәргә, культпоходларга чакыру һәм катнаштыру.

  8. Укучыларның өйләренә йөрү;

  9. Сыйныфта “Гаилә” альбомын төзү.

  1. Хезмәт тәрбиясе.

Максаты: халык педагогикасына нигезләнеп әти-әниләр белән бергәләп балаларда хезмәткә уңай караш тәбияләү, укучыларны җәмгыятькә файдалы эшчәнлеккә тарту.

Бу юнәлешнең эчтәлеге:

  1. Китапханәдә, ашханәдә дежур тору, гөлләр үстерү вазифалалрын үтәү.

  2. Хезмәт төбе – хөрмәт”, “Табигатьнең дусты бул!” әңгәмәләрен үткәрү.

  3. Әтием һәм әнием хезмәте” исемле балалар рәсемнәре күргәзмәсен оештыру.

  4. Кем булырга?”, “Бөтен эш тә яхшы” уеннарын уйнау.

  5. Укучылар түбәндәге кагыйдәләрне өйрәнәләр: “Иптәшеңә укуда һәм хезмәттә ярдәм ит!”, “Үз сыйныфың тормышында актив катнаш!”

  6. Дәреслекләр, дәфтәрләр, көндәлекләр күргәзмәсе оештыру.

  7. Үсемлекләрне һәм кош-кортларны сакла!” кагыйдәсен истән чыгармау.

  8. Кошлар көне”, “Урман көне” бәйрәмнәрен үткәрү.

  9. Газеталар, журналлар чыгару, газета- журналларга мәкаләләр, шигырьләр язу, рәсем конкурсларда катнашу.

Программаны төзүдә кулланылган методик әдәбият:

  1. Казыйханов В.С. “Әхлак дәресләре” Казан. “Матбугат йорты” нәшрияты, 2004 ел

  2. Низамов А.М. “Милли мәктәп. Тәрбия нигезләре” Казан , ”Мәгариф” нәшрияты, 2005 ел .

  3. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. “Мәгърифәт йолдызлыгы” Казан , ”Мәгариф” нәшрияты, 2002 ел .

  4. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. “Тәрбия теориясе һәм методикасы” Казан , ”Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел .


Краткое описание документа:

АҢЛАТМА ЯЗУЫ.

 

Укытучы – тәрбиячеләр, ата – аналар  алдында торган җаваплы, изге бурычларның берсе – балаларыбызны инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү.

Халкыбызның алдынгы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән.

Балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең үз-үзләрен тотышлары, кешеләр белән аралушыдагы кайбер тәртипсезлекләр, гомумән, әхлакый гәриплекләр һәммәбезне борчый.

Тормышта очрый орган куркыныч гамәл-вакыйгалардан, явызлыклардан гыйбрәт ала белмәгән, мондый тормыш рәвешенең әхлаксызлык сазлыгына бату икәнлеген аңламаган кеше үзен бәхетсез тормышка дучар итә, нәсел ыруын пычрата, ата – бабаларының бай рухи мирасын юкка чыгара. Бу, үз чиратында, милләтнең, халыкның, ил – җирнең тотрыклы үсешенә тискәре йогынты ясый

Иң асыл рухи - әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланаган. Шуңа күрә класстан тыш чараларда укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә халык педагогикасы өйрәтүләрен куллану бу программада зур урын алган.

Иң беренче итеп тәрбия чаткыларын бала нәкъ менә гаилә шартларында ала. А.С. Макаренко баланың тәрбиялелек нигезләре  биш яшькә кадәр формалашып бетә дигән фикердә торган. Алай гына да түгел, ата – аананың тәэсире балага мәктәп елларында да кимеми, аның шәхес буларак формалашуына йогынты ясап тора һәм мәктәптә алып барылган тәрбия эшләре дәвамында шушы үзенчәлекне истә тотып, әлеге программа укытучы һәм ата-ананың бергәләшеп, килешеп эшләүне, тәрбия эшчәнлеген бер максатка туплауны таләп итә.

 

 

 

 

 

Автор
Дата добавления 23.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров1015
Номер материала 332067
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх