Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Батыр даны мәңгелек. Фәнни- иҗади конференция эше.
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Батыр даны мәңгелек. Фәнни- иҗади конференция эше.

библиотека
материалов


Муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”










Батыр даны мәңгелек.

Эшне башкарды: Самикаева Руфинә

Рамил кызы, 11 нче А сыйныф укучысы

Җитәкче: югары категорияле татар

теле һәм әдәбияты укытучысы

Мөхәммәтҗанова Гөлфия Хәйдәр кызы













Яр Чаллы

2015

Эчтәлек

I. Кереш. Бөек Ватан сугышы - илебез өчен зур сынау 3.

II. Батыр даны мәңгелек. Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов 5.

  1. Балачагы һәм яшьлек еллары 5.

  2. Бөек Ватан сугышы. Ленинград фронтында 5.

  3. Сугыштан соңгы тормыш 8.

  4. Бүләкләре һәм исемен мәңгеләштерү 9.

Ш.Иомгаклау. Батырларның даны онытылмый 10.

Кулланылган әдәбият 11.

Кушымта………..………………………………………………………...........…12.





















I. Кереш. Бөек Ватан сугышы - илебез өчен зур сынау.

Эшебезнең максаты:

Туган шәһәребез Чаллыда гомер иткән Советлар Союзы Герое Илдар Маннановның тормыш юлын, сугыш кырындагы батырлыгын тирәнрәк өйрәнү һәм яшь буынга җиткерү; аның батырлыгы белән горурлану хисләре уяту; укучыларда туган шәһәребезнең тарихы белән кызыксыну тәрбияләү.

Сугыш дигән яман авыр сүзләр

Үзәкләрен өзми кемнәрнең?

Һәр яз саен аяз таңнар белән

Каршы алыйк җиңү көннәрен.

Халыкның күңелендә һәрвакыт Туган илгә мәхәббәт хисе яши. Авыр сынау елларында, чит ил яулары һөҗүм иткән вакытларда патриотизм хисе халыкларны Ватанның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкә күтәрә. Күп милләтле бердәм халкыбыз аяусыз дошманга каршы сугыш елларында Ватаныбызга карата булган чын патриотизм һәм ихлас мәхәббәт хисләреннән, көрәшебезнең хаклыгына һәм гаделлегенә инанудан, халыклар арасында ныклы дуслыкка, үзара ярдәмләшүгә ышанудан илаһи көч-куәт алды. Гаять зур рухи-әхлакый күтәренкелек, фронт белән тылның какшамас бердәмлеге кырыс сынауларда җиңеп чыгарга ярдәм итте.

Немец-фашист илбасарларына каршы Бөек Ватан сугышы илебез өчен гаять авыр сынау булды. Бер мең дүрт йөз унсигез көн һәм төн дәвам иткән сугыш җитлегеп килә торган үсмер егетләрне дә, тормыш күргән ирләрне дә, гаилә учагын саклаучы хатын-кызларны да утлы кочагына бөтереп алды.

Бер мең дүрт йөз унсигез көн

Бер мең дүрт йөз унсигез төн.

Тетрәп торды җирләр көн-төн,

Күкрәп торды күкләр көн-төн.

Янды йөрәк! Күкрәкләрдә

Үч ялкыны күтәрелде.

Бер мең дүрт йөз унсигез көн,

Бер мең дүрт йөз унсигез төн.[3]

Әйе, Ватанны сакларга бөтен халык күтәрелде. Җиңү җиңел генә килмәде. Ул бик кыйммәт бәягә яулап алынды. Дәһшәтле сугыш миллионлаган ватандашыбызның газиз гомерен алып китте. Шуларның 320 меңе - безнең якташларыбыз. Бөек Ватан сугышы фронтларында, партизаннар отрядларында, дошман тылында - коры җирдә, суда һәм күктә фашистларга каршы фидакарьләрчә көрәшеп, бик күпләр үзләренең исемнәрен данга күмделәр. Татарстаннан 225 каһарман Герой исеменә лаек булды.

Совет халкы үзенең героик көрәше белән илебезнең азатлыгын, бәйсезлеген саклап калды, бөтендөнья цивилизациясен фашизм коллыгыннан коткарды.

II. Батыр даны мәңгелек. Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов.

Чаллы шәһәрендә озак еллар яшәгән Геройлардан Илдар абый Маннановның тормыш юлына киңрәк тукталасыбыз килә. Ул авыр яралануларга дучар була булуын, әмма Җиңү көнен зур шатлык белән каршы ала, туган җиренә кайта. Кызганычка каршы, 2010 нчы елның 18 нче маенда (90 нчы яшендә) Илдар абый Маннанов безнең арадан китеп барды.

1. Бала чагы һәм яшьлек еллары.

Илдар абый Маннанов 1921 нче елның 10 нчы мартында Мөслим районының (ул вакытта Минзәлә өязе) Бүләк авылында крестьян гаиләсендә туа. Авыл баласы өй эшләренә иртә керә бит. Илдар абый да кышка утын әзерләү, колхозга булышу, йорт яны бакчасында эшләүдән читгә калмый.

Мәктәпне бетергәч, ул Чаллыда комбайнчылар курсында укып кайта. Басу эшләрендә беренчелекне бирми, һәрчак алдынгылар сафында була. Илдар абый Маннанов 1938 нче елдан 1940 нчы елга кадәр эшли. Ләкин иген басуларын озак иңләргә насыйп булмый аңа.

1940 нчы елның октябрь аенда ул Кызыл Армия сафларына чакырыла. Аны Читага җибәрәләр, анда 65 нче укчы дивизиягә билгелиләр. Соңрак артиллерия полкына күчерәләр. Ул кече командирлар мәктәбендә укый һәм кече сержант званиесе алып чыга. [2]

2. Бөек Ватан сугышы. Ленинград фронтында. Ә үзенең катылыгы һәм аяусызлыгы белән тарихта күрелмәгән сугыш аның тормыш юлын бөтенләй үзгәртә. Ул 1941 нче елның августыннан Бөек Ватан сугышына китә. Төгәлрәк итеп әйткәндә, Ленинград фронтына җибәрелә. Илдар абый Маннанов 4 нче аерым армиянең 65 нче укчы дивизиясендәге 127 нче артиллерия полкында хезмәт итә. Дошман Ленинградны камап алырга маташа. Яулап алган позицияләрен ныгытырга һәм Ладога аша үткән бердәнбер юлны кисәргә омтылган фашистлар, героик каланы ике катлы боҗра эченә алмакчы булалар. 1941 нче елның октябрь-ноябрь айларында Ленинград өлкәсендә Тихвин шәһәре өчен бик кискен бәрелешләр бара. Ул сугышларда якташыбыз Илдар абый 76 миллиметрлы пушка расчеты сафында катнаша. 8 нче ноябрь көнне немецлар Тихвин шәһәрен үз кулларына алалар. Камалышта калган Ленинградка Тихвин аркылы тимер юл буенча ризык, корал илтү мөмкинлеге киселә. Тихвин шәһәрен ничек тә азат итәргә кирәк!

Канкойгыч сугышлар башлана. Безнең солдатлар гомерләрен жәлләмичә сугышалар, чөнки Ленинградның язмышы алар кулында булуын бик ачык аңлыйлар алар. Ноябрь ае дәвамында каты бәрелешләр бара. Нәтиҗәдә безнең гаскәрләр Тихвин шәһәрен азат итәләр һәм Волховны алу өчен сугыш хәрәкәтләре башлана. Дошман каты каршылык күрсәтә. Югалтулар күп, сугышчылар бер-бер артлы һәлак була... Алар өчәү булалар: расчет командиры, кече сержант рус егете Ключев; төзәүче, татар егете Хуҗин һәм коручы Илдар абый Маннанов. Хуҗин сугышта Илдар абыйның җан дусты була. Снаряд ташучы һәлак булганлыктан, ул эшне дә Илдар абый Маннанов башкара. Бу бәрелеш 1941 нче елның 16 нчы декабрендә иртән кояш чыгу белән башлана. Безнең гаскәрләр атакага күчәләр. Дошман, һәрбер җиргә теше-тырнагы белән ябышып, совет солдатларын туктатырга тырыша. Немец солдатларына ярдәм итәр өчен, дошман танклары безнең якка ыргыла. Немецлар контратакага күчү нияте белән, пушкалардан көчле ут ачалар. Илдар абый Маннанов орудиесенә каршы берничә немец батареясе ут юнәлтә. Ләкин безнең егетләр бирешмиләр, атуны дәвам итәләр. Орудиеләр белән туктата алмагач, урман артыннан немец танклары килеп чыга һәм турыга көчле ут ачалар. Ләкин Илдар абый Маннанов расчеты уңышлы хәрәкәт итә: аның барлык атулары да туры эләгеп бара һәм немецлар зур югалтуларга дучар була. Немецлар иң көчле һәм алар өчен бигрәк тә куркыныч булган утның кайдан килгәнен абайлап, шул якка бөтен көчләрен юнәлтәләр. Егермеләп немец танкы, алар артына сыенып, ротадан артык дошман солдаты бер-бер артлы Маннанов орудиесенә таба ташлана.

Туптан ату җиңел эш түгел. Авыр гына түгел, бик тә авыр эш ул. Гадәттә тулы орудие расчеты биш солдаттан тора. Көне буена утыз снаряд кына җибәрү дә расчет өчен күп санала. Әйтергә генә җиңел – һәрбер ату саен колак тона, авызыңа мамык тулган кебек була, тешләрең бернәрсә сизми, авызыңа, күзеңә, борын тишекләренә ком, тузан тула.

Ә бит алар расчетта өч кенә артиллерист була – берсе кора, икенчесе төзи, өченчесе ата. Басу уртасында торган орудие дошманга каршы тигез булмаган сугыш алып бара. Бөтен яктан шартлау, төтен. Әле теге, әле бу яктан дошман снарядлары шартлый. Менә Илдар абыйның бер иптәше егыла, алар икәү генә кала. Озак та үтми, ярчык эләгеп икенче иптәше дә һәлак була. Туп коручы Илдар Маннанов басу уртасында пушкасы белән берүзе кала. Берүзе – әллә никадәр дошман танкына һәм солдатына каршы, һәлак булган

иптәшләре өчен үксеп елый-елый ата. Бөтен йөрәге үч алу теләге белән

тулганнан тула бара. Илдар абый ялгызы бөтенесен эшли – үзе снарядны

алып килә, пушканы кора, үзе төзи, үзе ата. Монда инде үлчәп нитеп торырга вакыт булмый. Күзең генә үткен булсын, чамаң чамага туры килсен. Әле бер, әле икенче немец танкы, Илдар абый снаряды эләгеп, я туктап кала, я яна башлый. Немецлар кабат-кабат һөҗүмгә күчәләр һәм, Илдар абыйның утына эләгеп, тагын чигенәләр...

һавада вакыт-вакыт немец самолетлары күренә һәм алар да ут яудырып китә. Бомба ярчыгы Илдар абый Маннановны яралый, һәм ул бераз вакытка аңын югалта, һушына килеп, яралануга игътибар итмичә, тагын ата башлый, һәм менә шулай көне буе туктаусыз коточкыч тигезсезлек белән үлем бәрелеше бара. Сугыш кичкә кадәр дәвам итә. Немец танклары Илдар абый басуын үтә алмыйча, кире борылалар. Караңгы төшә, сугыш туктап тора, басу тынып кала. Яраланган Илдар абый орудие яныннан китми. Иртәгәге бәрелешкә әзерләнергә кирәк — снарядлар да әз калган. Орудиедан 200 метр ераклыкта снарядлар була. Салкын ноябрь җиле аның кирмнәрен өзгәли, ләкин ул аны сизми. Ул үзенең ярасын бәйли дә, бер көн буена сугышырга җитсен дип, төне буе снарядлар ташый. Таң ата, немецлар тагын атакага

күчәләр. Әмма ал арның юлында һаман шул җиңелмәс орудие тора, һәм ул дошманны үткәрми. Соңгы көчләрен җыеп, Илдар абый кора, төзи һәм ата. Ул биш танк һәм йөзгә якын немец солдатын юкка чыгара. Шул вакытта ярдәм килеп җитә, һәм безнең солдатлар һөҗүмгә күчәләр. Барда җайлана дигәндә, аның орудиесе янында снаряд шартлый һәм аның кыйпылчыгы күкрәген авыр яралый. Ул аңын җуя, шуңа бу бәрелешнең азагын күрә алмый; аны госпитальгә китерәләр, һушына берничә көннән соң гына килә.

Сугыш беткәч, санап карасалар —- орудиесеннән 108 снаряд җибәргән Илдар абый Маннанов! Менә шулай, берүзе калып, яраланган килеш, дошман өстенә йөздән артык снаряд яудыра! Берүзе йөздән артык тапкыр ата! Бу сугыш туктаганда, басу ватылган, җимерелгән, янган немец танклары һәм дошман мәетләре белән тулган була.

1941 нче елның 17 нче декабрендә аңа, Татарстан егетләре арасыннан беренчеләрдән булып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу зур бүләкне Советлар Союзы маршалы Мерецков госпитальгә килеп тапшыра. Үзләре артиллерист булып хезмәт иткән, сугышкан кешеләр Илдар абый Маннановның батырлыгына югары бәя бирәләр — бу бит башка сыймаслык батырлык! Аның батырлыгы турында хәбәр бөтен Карелия фронтына тарала. Ул берничә ай госпитальдә ята. 1942 нче елда Илдар абый Маннанов Мурманск шәһәрендә алты айлык кече командирлар курсын тәмамлый. Ул өлкән сержант дәрәҗәсендә частена кайта һәм орудие командиры итеп билгеләнә. Сугыш беткәнче, ул Карелия фронтында, Мурманск юнәлешендә, иң салкын якларда сугыша. [5]

3. Сугыштан соңгы тормыш.

Сугыштан соң, 1957 нче елда, өлкән сержант Илдар абый Маннанов Кострома шәһәрендә сәүдә техникумын тәмамлый. Шуннан соң Кострома шәһәрендә һәм Кострома өлкәсенең районнарында сәүдә тармагында төрле вазифалар башкара. Ә 1963 нче елда Чаллы шәһәренә кайта, сәүдә һәм кооперация өлкәсендә эшләвен дәвам итә. 1981 нче елдан лаеклы ялда. Татарстан Геройлары дигән иҗтимагый оешманың әгъзасы булып торды.

4. Бүләкләре һәм исемен мәңгеләштерү.

Герой исеменнән тыш, Илдар абый Маннанов Ленин ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Батырлык өчен медале белән бүләкләнә. 2006 нчы елда Хезмәттәге батырлык өчен медале, 2010 нчы елда 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы медале тапшырыла. Тихвин шәһәрендә якташыбызның исемен кадерләп саклыйлар. Илдар абый Маннанов 1965 нче елдан — шәһәрнең почетлы гражданы. Ә 1968 нче елдан - Мөслимнең, 2002 нче елдан Яр Чаллы шәһәренең почетлы гражданы. Тихвин янындагы бәрелештән соң 1 нче Май совхозы басуын Илдар Маннанов басуы дип йартә башлыйлар. Ә ул үзе 1941 нче елның 29 нчы ноябрен икенче туган көне дип билгеләп куя.Аның аткан орудиесе бүген Тихвин шәһәрендә постамент өстендә Пушка дигән исем белән батырлык

һәйкәле булып тора. [2]

Әйткәнебезчә, Илдар абый Маннанов безнең арада юк инде. Ләкин аның батырлыгы юкка чыга алмый. Якты киләчәк өчен түгелгән каннары эзсез генә үтә алмый. Киләчәк буыннарны патриотик рухта тәрбияләүдә аның батырлыгы якты маяк буып тора.

Безнең Яр Чаллы шәһәрендә, күренекле, данлыклы шәхесләребезнең исемнәрен урам һәм проспектларга бирү, бик матур гадәткә кергән. Безнең иҗади эшебезнең үзәге булган Советлар Союзы Каһарманы (шулай әйтү күңеленә рәхәтлек бирә торган була)[6] Илдар абый Маннанов исеме дә мәңгеләштерелде. Күңелләребез шатлык һәм горурлык хисләренә чорналды. Мәһабәт йортлары белән балкып торган яңа урамга аның исемен бирделәр. Бу урам чиста, киң. Яшь агач үсентеләре урамга нур өсти. Аннан Чулман елгасы да күренеп тора. Каһарман исеменә урамны сайлый белгәннәр дип шатланып куйдык. Илдар Маннанов исеменә лаеклы булып, исемгә тап төшермәскә тырышып, бер-берсе белән ярдәмләшеп яшәрләр бу урамдагы йортларда яшәүчеләр. Илдар абый Маннановның исеме,балкып, хәтеребезне яңартып торыр.


III.Йомгаклау. Батырларның даны онытылмый.

Күз яшьле, кан коюлы рәхимсез сугышларның соңгы бәрелешләреннән безне җитмеш ел вакыт аерып тора. Җитмеш мәртәбә туган җиребезгә шау чәчәкле, сандугачлы тыныч яз килде. Дәһшәтле сугыш еллары бездән никадәр ерагая барса, халык батырлыгының бөеклеге, фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге тарихи әһәмияте безнең күңелләргә шулкадәр якыная бара.

Батырларның даны онытылмый. Әнә шушы девиз белән илебездә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыкларын ойрәнү һәм мәңгеләштерү буенча зур эш алып барыла. Халык үзенең Геройларын хәтерли һәм данлыклый. Сугыш Каһарманнарының эзе югалмый, аларның яудагы батырлыклары онытылмый. Аларның исемнәре урам, проспект исемнәрендә мәңгеләштерелә.

1941-1945 нче еллар халкыбыз тарихына утлы-канлы хәрефләр белән язып куелган. Без яу кырында илебез азатлыгы өчен һәлак булган миллионлаган сугышчыларга, бүгенге көндә исән булып сугыш елларының истәлеген кадерләп саклаучы ветераннарга рәхмәтлебез. Ачлы-туклы көн-төн иген үстергән, корал җитештергән, үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җиңү көнен якынайткан тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы бервакытта да хәтеребездән җуелмас. Сугыш уты, сугыш җиле кагылган һәркем үзеннән соң килгән буыннарның рәхмәтенә һәм хөрмәтенә лаек.

Нәтиҗә:

1. Каһарман якташыбыз Советлар Союзы Герое Илдар Маннановның батырлыгын барыбыз да хәтердә саклыйк.

  1. Аның батырлыгы белән яшьләрне, балаларны таныштырыйк.

  2. Шәһәребез патриотларын аның үрнәгендә тәрбиялик.


















Кулланылган әдәбият

1. Лйнетдинов А.К., Гыйльманов Җ.И. Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан: Татар. кит. нәшр.. 1990.

2. Баһаутдинова Ф.Н. Без Мөслим балалары.Казан: Идел-Пресс нәшрияты, 2006. 17-21 нче битләр.

3. Сирай Дифгат. Бер мең дүрт йөз унсигез көн шигыре.

4. Тәрбия. // № 4, апрель, 8-9 нчы битләр. Чаллы, 2005.

5. Ханин Л.И. Советлар Союзы Геройлары Татарстан уллары.(тәрҗемәдә). -Казан: Татар. кит. нәшр., 1966,

6. Илдар абый – чын милләтче иде. [Электрон ресурс]:http://www.vatantat.ru/ page 4586/htm.




















Кушымта.

clip_image002

Үзенең сугышчан бүләкләре белән өлкән сержант Илдар Маннанов.

04-01

Шәһәр хакиме И.Ш.Халиков Илдар абый Маннанов янын

hello_html_m453e4404.gif

Юбилей медален тапшыру. 2010 нчы ел.



G:\2012-02-12 14.29.24.jpg

Яңа йортлар белән балкыган урам Илдар Маннанов исемен йөртә.

16



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-133153

Похожие материалы