Инфоурок / Иностранные языки / Другие методич. материалы / Ә.Баян "Тау ягы" повестена анализ
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Ә.Баян "Тау ягы" повестена анализ

библиотека
материалов

Мәскәү районы Казан шәһәренең 130 нчы урта мәктәбе






Әхсан Баян

Тау ягы повесте”

(анализ)



Башкарды: Исламова Э.Х.













Казан - 2015

Әхсән Баян поэзия өлкәсендә генә түгел, проза һәм драматургия жанрларында да нәтиҗәле эшли. Сугыштан соңгы авыл тормышы вакыйгаларына бәйләп, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне чагылдырган “Тау ягы повесте” (1972) укучыларда зур кызыксыну уята. Поэзиядәге кебек үк, прозасынд

а да әдип үзенчәлекле язу манерасына ия. Аның проза әсәрләре, рухы һәм җирлеге реалистик булу өстенә, романтик һәм символик образларга бай.

Һәрбер бүлекне Ә. Баянов лирик керештән башлап җибәрә. Беренче бүлек, табигатьнең гомуми матурлыкларын тасвирлаудан һәм фәлсәфи уйланышлардан башлана: “Тау ягы дип атыйлар икән бу якны. Өч архитектор – Кояш, Җил, Су – гаҗәеп сызыклар, рәвеш-кыяфәтләр белән бизәгән бу каланы. Кояш та, Ай да, йолдызлар да якын икән бу җирләрдә – юкка гына Тау ягы дип атамаганнар икән бу якны”. Тау – әсәр дәвамында берничә мәртәбә кабатланып килә, һәм бу – геройның рухи үсеше турында автор тарафыннан укучыга җиткереп, хәбәр итеп торуы. Символик укылышта өч саны – яңарыш, чишелеш; гармония саны, кояш - җылылык, авыр тормышта рухи көч, батырлык һәм мәңгелек яшьлек бирүче, җил – образы символик укылышта вакыйларның үзгәрүчән булуы кебек укыла, су – яшәү чыганагы.

Шуннан соң бүлекнең исеме бирелә “Сандугач белән Гөлҗимеш”. Әлеге бүлектә без әсәрнең төп герое Тәрбик белән танышабыз. Ул – яшь егет. Без аны көчле һәм чибәр егет икәнен белеп калабыз. Автор әсәрдә аның портретын бирми, һәм бу ягы белән Тәбрик романтик геройларга охшаш. Әсәр буе без аның уй-фикерләрен, хисләрен белеп торабыз. Тәбрик бөтен яктан да уңайлы герой, аның бер генә кимчелеге бар: ул яшь һәм кайчак үзен кулында тотып тора алмыйча, кычкырып яисә нинди дә булса авыр сүзләр әйтеп җибәрә. Повесть барышында төп герой үзгәрми, ул үзенең үткәнен генә белә һәм туган ягы белән яңача таныша. Аның нинди дә булса яңа ачылышларын автор билгесез заманда булган итеп яза: «Тора-бара үзе өчен бер нәрсәне ачыклады Тәбрик: бүгенге көн никадәр матур һәм мәгънәле, киләчәк көн никадәр якын мавыктыргыч тоелса да, кешегә алар гына җитми, аңа тагын үткән тормыш та кирәк, үзенең каян килеп чыкканын белү дә кирәк икән». Китерелгән сүзләрдә Тәбрикнең уй-кичерешләре тасвирлана. Яшь кеше яңа тормышка аяк баса, һәм киләчәккә атлар өчен, аның үзенең үткәнен, үзенең туган авылын яңадан күрергә кирәк. Тәбрик һәрчак үзенең фаҗигале язмышына селтәп, үзен бик бәхетсез итеп тоя. Кайбер сорауларына ул әлегә җавап таба алмый: «Ләкин Тәбрик нишли ала соң? Атасы да, анасы да табылмаган төшне туган җир, туган туфрак дип ничек атый алсын ул? Юк, аның туган җире юк, һәм Тәбрик моннан иртәгә үк башка җирләргә китәчәк». Ләкин әсәрдә бик зур рольне уйнаучы Тугаш бабай Тәбрикнең рухый атасы булып тасвирлана. Тәбрик Тугаш бабайда олы ярдәмче, киңәшче таба. Аның белән беренче очрашуда ук, укучы аны уңай яктан тасвирлаганын сизә: «Була бит соңгы чиккә хәтле чиста, саф төс-кыяфәтләрен саклап калган сөйкемле картлар. Бабай чал булса да, къжел көрлеге, тел җорлыгы белән җәлеп итә торгандыр кешеләрне. Бигүк еш очрамый торган җылгыр карт, бәхетле карт», – ди автор. Тугаш бабай Тәбрикне дә һәм, аның аша, укучыны да тәрбияли. Аның сүзләре, аның хыяллары искедән килгән, буыннан килгән акыл.

Сабантуй дигәннәрен хәзер бөтен дөнья белә. Ә менә чабырны Тәбрик беренче кат ишетә. Борын-борыннан килгән кабилә-ыруг кешеләренең очрашу бәйрәме икән. Дуслык, танышлык ныгыту... Бөтенесенең мәгънәсе – туганлык һәм дуслык, шуны яшь буынга мирас итеп тапшыра килү” дип искәртә автор. Тугаш бабайның чабыр бәйрәмен торгызу, табигать белән соклануы һәм туган як турында җырлар башкаруы – бөтенесе туган як турында.

Тугаш бабай туган як табигате турында болай ди: «Кошыбыз – сандугач, чәчәгебез – гөлҗимеш...». Бу сүзләрне үз ягының гүзәллеген, матурлыгын билгели. Тугаш бабай образы повестьта бөтен халыкның җыелма акылын, тыйнаклыгын, сабырлыгын, тырышлыгын, намуслыгын туплаган. Нәкъ шул образ авызыннан иң дөрес киңәшләр бирелә: «...үз исемемнән түгел, син яралган туфрак исеменнән сорыйм: синең алда бернинди гаебе юк аның, гафу ит син туган җиреңне. Туган җирең өчен син беркайчан да артык булмаган һәм хәзер дә артык түгел». Җир мифопоэтик укылышта ана мәгънәсендә килә, җир – яңадан туу, рухи үсеш – яңарыш, үз асылыңа кайтуны символлаштыра.

Әтәч бит ул бөтенләй бүтән чут – вакытны гына түгел, крәстиәннең хәлен, язмышын да күрсәтеп тора. Мәгънәле яшәргә, бәхетле яшәргә кушып тора. ...чүтеки әтәчсез булмый, улым, һәркемнең утарында әтәч йөрергә тиеш”. Әтәч - батыр, алдан күрүчән, ышанычлы. Әсәрнең төп герое Тәбрик образы аша автор укучыны кыенлыклардан курыкмаска, язмышка һәм бәхетсезлеккә селтәмәскә, һәр кеше үз бәхетен үзе таба, үзе булдыра дигән фикер тәрбияли.

Биш бүлектән торган повестьның икенче бүлегендә сүз үткән замана турында бара.

«Төн.

Төн ашыга таңга.

Төн ашыга очрашуга.

Таң кочагына ташлана төн».

Төн символик укылышта билгесезлек алдында куркып калу дип укыла. Димәк, кеше төнге бушлыкта, билгесезлектә калып үзенә алга таба яшәргә юл сайлый. Таң вакыты образы ул – хикәяләүче укучыга кеше күңелендә уяну, үзгәрешләр булачагы турында искәртә.

Үләмә буенда кыш та, җәй дә чылтырап чишмә ага. Көлемсәр чишмәдән су ала – суда шәүләсе чайкала... Мөлдерәп су тулган чиләккә эләкми шәүлә – һаман чишмә төбендә кала”. Чишмә образы яшәүгә дәрт бирүче, яшәүгә омтылышны ныгытучы чыганак мәгънәсендә килә. Көлемсәр тарихын Тәбриккә Сөембикә апасы сөйли.

Фәрхетдин – балта остасы, һөнәре дә шәп, кыяфәте дә ким-хур түгел... Тыйнаклыгы белән дә күңелне җылытып тора – тәүфыйклы ир булыр дип юрыйлар”, “...егет белән кыз яңа гына салынган бер өйгә кереп шылдылар...ишек бик каты дөберди башлагач, Фәрхетдиннең тавышы ничектер калтырый башлап, Көлемсәргә сыенган иде. Көлемсәр ачуланмады, ләкин егетнең шул кыяфәте, агарынган йөзе әллә ничек, әйтеп бетереп булмый торган шик төслерәк булып хәтергә урнашты”. Яшь Фәрхетдин безгә сөйкемле, бераз генә куркак егет булып күренә.

Матур яши иде Көлемсәр. Тагын да бик күп еллар шулай бәхетле яшәр иде, ...сугыш булмаса... Фәрхетдине сугышка китте дә, бөтен дөньяга таныш хат килде. Ике ятимәне кочаклады да калды Көлемсәр”. Ләкин ул бирешми, “гади игенче генә булып калмый”, белем ала, агротехник була.

Сизелер-сизелмәс эзләр генә кала (Көлемсәр) артыннан. Озакламый ямь-яшел, япь-яшь сабаклар тишелеп чыккач – ул эзләр күмеләчәк... “Бодайлар! Шаулап үсәрме шулай, әллә чуп-чар астында күмелеп калырмы?”. Минемчә, автор биредә укучысына сорау бирә: Тәбрик тугач, ир-егет булгач, тормыш сынавын дөрес үтәрме, әллә “чуп-чар” астында калырмы?

«Шул котырган җилле төндә, шыксыз яланда ничек җылы тапканнар дисең! Әллә көзне җылытырлык ук мәхәббәт булдымы икән?» – ди Сөембикә Көлемсәр белән Мирсәет турында сөйләгәндә. Җил – образы символик укылышта вакыйларның үзгәрүчән булуы кебек укыла.

«Арыш өлгергән басуда, бакча яисә урман тынлыгында кемнәр генә мәхәббәт аңлашмаган, нинди генә кешеләр үзләренең иң эчкерәге өметләрен табигатьнең төс-буяулары белән бизәлмәгән... Эшләгән, сөйләшкән, көлгән, елаган, яраткан – яшәгән», “Үзәк өзгеч моң... сизелеп тора иде синең әнкәңнең һәр сүзе, һәр хәрәкәтеннән. Хәрәкәтеннән бигрәк, күзләреннән. Барлык Тау ягы матурлыгы тупланган иде бугай ул күзләрдә”. Ана образын автор туган як күзләре белән чагыштыра. «Туган җир балага ана күзләре белән карый – үз баласына ягымлы һәм назлы тойгыларын кичке утлар рәвешле итеп сөйли туган җир». Җир образы мифопоэтик укылышта ана мәгънәсендә килә, яңадан туу, рухи үсеш, яңарыш, үз асылыңа кайтуны символлаштыра. Көлемсәр – халыкның түземлеге, ана образы.

Менә мин кайттым, Көлемсәр, диде Фәрхетдин”. Сугыштан соң ул дөнья күреп кайткан, әсирлекнең ачысын белгән кеше, һәм әлегә без аны кызганабыз. Аның Көлемсәр белән сөйләшүләре әлегә җылы һәм ягымлы: “Көлемсәр, җаным, бәгырем, үлмик, икебез дә үлмик. Әйдә кайт өеңә, өең көтә, авылың, болының, кырларың, юлларың... яшьлегең...”, – ди ул.

Тудың, ләкин кешеләр арасында синең үз урының юк. ...син ...үз урыныңны даулап ал. Ата-баба сүзләре, сүзләре генә түгел, сиңа калган иң олы мирас һәм васыять тә шулдыр, бала, уйлап кара...”. Автор укучысына үз васыятен әйтеп бирә һәм шул хакта уйланырга чакыра.

“– Их, улым, улым, мин бит сине Закиров дигән фамилия белән сораштым, әниең исә минем исем белән яздырган икән, Тугашев дип” сөйли Сөембикә. Сөембикә – тормыш авырлыкларына бирешелмәгән, үзенең бәхете өчен гомере буе көрәшкән ханым образын билгели. Аның үкенүләре, Көлемсәр улын үзенеке итеп күрә белү, намуслыгы укучы алдында үз исемен аклаган хатын килеп баса.

Өченче бүлек. Үләмә елгасының серләре, матурлыгы белән сокланудан башлана: «Үләмә! Менә нинди гүзәл һәм серле икән бу Үләмә. ... Елтыр күзле җәнлек шикелле кача-кача ага тар инеш. Юк, җәнлек шикелле түгел, чая кыз төсле бугай ул».

Бишенче көнне Мирсәетнең Казаннан кайтканлыгы һәм Фәрхетдиннең һаман да Кыртапада икәнлеге билгеле булгач, Тәбрик Кыртапага үзе барып кайтырга карар кылды. Тугаш карт аны озата барды. – Әйдә, балам, турырак юлдан чыгарыйм әле үзеңне” ди. Тәбрик Тугаш бабайда олы ярдәмче, киңәшче таба.

Дөньяның якасыннан эләктереп, селкеп ташлыйсы иде дә, дөнья хәйләкәр: үзе күзгә күренмичә генә, каршыга Фәрхетдин абзыйларын гына китереп бастыра”, – ди автор Тәбрик тарафыннан. Ә Фәрхетдин үзен акламакчы булып, гаеплеләрне эзли тора: “Кемне гаепләргә тиеш мин? Йә, әйт! Кемне?!”, – дип кычкыра ул. Куркаклыктан күп кенә хаталар ясый һәм намусына каршы бара Мондый кешеләр үзләренең хаталарын тормыш авырлыкларына селтиләр, үзләренең гаепләрен сизмәскә тырышалар.

Һәм табигать, әле генә якты һәм нурлы булган караңгылана. “Караңгы өй, буш өй эче шул вакытта Фәрхетдин абзый үксүе белән тулды”.

Фәрхетдин образы коточкыч тискәре һәм аны дәлилләү өчен автор аңа бер генә бәя бирә. Бу бәя аның белән эшләүче балта остасы авызыннан яңгырый: “Аракыны качып эчмәсен тагы, паразит, – дип, пычкыны ыргытты”.

Ә соңыннан Тәбрик Фәрхетдин турында: “Ничек шушы кешене әни ярата алды икән?”, дип әйтә. Үзләренең язмышлары турында Фәрхетдин дә, Мирсәет дә «бәхетсез» дигән сүз генә әйтә алалар. “Бер төрле телим, икенче төрле эшлим – гомер буе шулай...” , – ди Фәрхетдин.

Тәбрик белән Фәрхетдин конфликты шәхси каршы торудан намуслык, ватан ярату проблемаларына әверелә: “Булачак солдатның әниен кыйнап, куркытып, акырып, үлем чигенә җиткергәнсең һәм... әйе, әйе, үтерүчеләрнең берсе булып әверелгәнсең, ил гомерен дәвам итәсе ананы үтерү – илгә хыянәт! Хыянәт!..” , – дип йомгаклый очрашуны Тәбрик.

Шул ук рәвештә дүртенче бүлектә Тәбрик белән әтисе очрашуы уза. Мирсәетнең аклануы хәйләкәрлерәк, ул үзен нечкә күңелле кеше итеп тота. “Ата-бабадан килгән гадәт инде ул – егет кеше ирдән кайткан хатынга өйләнсә, бу – егетнең кимлеге исәпләнә”. Бу сүзләрдә Мирсәет тарафыннан халыкның иске гореф-гадәтләрен саклавын билгеләп булган кебек, ләкин әсәр барышында укучыга гореф-гадәтләрне саклаучы булып Мирсәет түгел, ә Тугаш бабай китерелә. Мирсәет белән Тәбрик очрашу аеруча нечкә тасвирланган. Аның башында ук якларның уйлары билгеләнә, ачыклана: “Ярый, яхшы, – син дә бар икән дөньяда. – Әйе, шул, бар... – «Әти» димәкче иде, әйтә алмады, кыенсынды...”.

Ә Мирсәет аңә «әти» дип дәшмәскә үтенә. Шул ике образ аша өстәмә аталык идеясы да бирелгән. Балага чын тәрбия бирү, ата була белү идеясы Тугаш бабай сүзләрендә билгеләнә: Син аңа нәрсә бирдең? Илме? Бирдеңме ил? Тел бирдеңме? Бирдеңме тел? Юк, син аңа тел дә, ил дә калдыра алмадың. Шуңа күрә, син ата түгел. Сез – нәсел крытучылар, ил корытучылар, өй яндыручылар. Ил коесына төшкән мәчеләр сез!, – ди Тугаш бабай Мирсәеткә.

Тәбрик тә аларга һәрвакыт бер билгеләмә бирә: алар – куркаклар. Нәкъ куркаклыктан чыга аларның Көлемсәрне мыскыллау, балаларын үстерә алмау, авыр чакларда җебеп төшүләре. Бу фикер белән автор да ризадыр. Мәсәлән, Тәбрик Мирсәет атасы белән очрашудан соң, болай дип уйлый: “Үзе әйбәт, үзе куркак! Фәрхетдин шәфкатьсез куркак булса, монысы – нечкә күңелле куркак. Куркаклык! Менә нәрсә үтергән икән минем әниемне! Менә нәрсә!”.

Фәрхетдин үзенең тормышына (күрәсең, кызларына да) кул селтәгән булса, Мирсәет яңа тормыш корып җибәргән, аның сигез баласы бар. Ул яңа гаиләсе алдында җаваплы булып тора. Бәлки шуңа күрә ул повестьның ахырында Тәбрик янына килә һәм гафу үтенә. Аның «улым»дип дәшүе генә ни тора: Улым!.. Нинди сүз! Улым! Йа хода, ишетер көн бар икән бу сүзне дә: ишетте бик Тәбрик, ишетте...”.

Әсәрдәге төп конфликтны без Тәбрикнең хисләрендә, уйларында, эчке дөньясында табабыз. Төп герой үзе дә аңламый: нигә аның Фәрхетдин һәм әтисе белән очрашасы килде? Нигә ул авылда су эшенә тотынды? Хәтта ул кая укырга барасын да белми. Һәм бу яшь егеттә кайнаган конфлитны хәл итүдә туган җире, Тугаш бабай булышырга тиештер. Нәкъ шул фикергә китерә повесть. Моның турында төп герой үзе дә уйлый: Булачак солдатның әниен кыйнап, куркытып, акырып, үлем чигенә җиткергәнсең һәм... әйе, әйе, үтерүчеләрнең берсе булып әверелгәнсең, ил гомерен дәвам итәсе ананы үтерү – илгә хыянәт! Хыянәт!...

Тәбрикнең әнисен эзләве дә яшь кешенең Ватанын эзләүгә охшаган. Ул әнисенең образында туган җирен тапмакчы, үзенең Ватанын тапмакчы булла. “Әнкә рухын рәнҗетү – тәүфыйксызлык. Сиңа гомер биргән җирең – туган анаң...”, – ди автор Тугаш бабай сүзләре белән.

Туган як, Ватан образлары белән бергәләшеп якты чишмәләр, балачак образлары туа. Һәм шулар белән бергә һәр кеше якты балачак бәхетенә лаеклы идеясы ачыклана.

Әхсән Баянов иҗатында «Тау ягы повесте» үзенчәлекле урын алып тора. Бу әсәрдә авыл кешеләренең психолгиясе, аерым алган шәхеснең хисләре тасвирланган.

Тәбрик олы юл тормышына басарга җыенган чакта үзе белән, ул үз-үзен аңларга тырыша. Аннан тыш, әсәрнең үзәгендә ата һәм Фәрхетдин белән Тәбрик арасындагы конфликт тора. Бу конфликт тирән һәм патриотизм темасына барып ялгана.

Әхсән Баяновның әсәрләре күп кенә рәвештә басылып чыктылар. Аның күбесе рус теленә тәрҗемә ителгән. 1993 нче елда Татарстан китап нәшриятында Ә. Баяновның икетомлы сайланма әсәрләре дөнья күрде. Хезмәтебездә каралган «Тау ягы повесте» берничә тапкыр бастырылып чыкты. Ул шулай ук рус теленә тәрҗемә ителгән, ул 1978 нче елда Мәскәү «Современник» нәшриятында дөнья күрде.















КУЛЛЫНАЛГАН ӘДӘБИЯТ


  1. Баянов Ә. Сайланма әсәрләр. 5 томда. I том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 415 б.

  2. Гайнуллина Г.Р. 1940-1980 еллар прозасы тарихы: Уку-укыту ярдәмлеге / Г.Р. Гайнуллина. – Казан: Казан дәүләт университеты, 2009. – 100 б.

  3. Галимуллин Ф. Г. Әхсән Баянов // Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. 6 том. – Казан: Раннур, 2001. – Б. 200-216.

  4. Тресиддер Дж. Словарь символов / Пер. с англ. С.Палько. – М.: ФАИР-ПРЕСС, 2001. – 448 с.:ил.

  5. Урманче Ф.И. Татар мифологиясе. Энөиклопедик сүзлек: 3 томда:1т. (А-Г) / Фатих Урманче. – Казан: Мәгариф, 2008. – 303 б.


Общая информация

Номер материала: ДВ-157544

Похожие материалы