Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Бөек шагыйрь Г.Тукайга багышланган кичә "Сөй гомерне"

Бөек шагыйрь Г.Тукайга багышланган кичә "Сөй гомерне"

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын...”

Сөекле шагыйребез, мәшһүр Тукаебызны искә алу көненә багышланган кичә.

Бүлмә бәйрәмчә бизәлә, шагыйрьнең портреты, плакат “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын”, укучыларның рәсемнәре эленә, кроссворд чишелә.

1



Г








2


А








3

Б





4



Д





5

У





6



Л




7



Л





8


А






1.Гөрли- гөрли җырлый ул,

Кызыл читек кия ул,

Күлмәкләре күгелҗем,

Татулыкны сөя ул. (күгәрчен)

2.Ерактан килгән булса да,

Тәрәзә астында тора. (карлыгач)

3.Сорыдыр төсе,үткендер теше

Урамда йөри, бозаулар эзли. (бүре)

4. Соскы борын бакылдык ,

Күп сөйләшә такылдык. (үрдәк)

5.Нинди агач, җилсез көнне дә сөйләшә.

(усак)

6. Нечкә билле, көлтә койрыклы. (төлке)

7. Тәне тулы тәңкәсе,елга аның әнкәсе.

(балык)


9

Т







10

У




11

К





12

А





13



Й




8.Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай.

(карбыз)

9. Җәй шакылдый бер чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч, ничек чыдый бу

чүкеч (тукран)

10. Кырам, җимерәм,

Төкеректән куркам. (ут)

11.Суда йөзә, күктә оча, җирдә йөри,

Ит белән сыйлый. (каз)

12. Алсу битле кыз үсте,

Туп итеп җиргә төште.(алма)
13.Үзе бара- эзе юк,

Маңгаенда күзе юк.(көймә)

Җыр “Бәйрәм бүген ” Г. Тукай сүзләре белән башланып китә.

Укытучы. Кадерле укучылар! Халкыбызның сөекле улы – Бөек шагыйребез, мәшһүр Тукаебызның туган көнен бөтен ил һәйкәл янында шигырь бәйрәме итеп оештыра.Бүген без дә шагыйребезнең туган көнен искә алырга җыелдык.

1 укучы. ГабдуллаТукай 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Габдуллага 4 ай булганда әтисе, 3 яшь тә 9 ай чагында әнисе Мәмдүдә вафат була.(1 слайд)

2 укучы.Ятим Апушның балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырай авылларында һәм Казан, Җаек (Уральск) шәһәрләрендә уза.(слайд)

Шагыйрь гомере, ни кызганыч, кыска була. Әмма шул кыска вакыт эчендә дә ул безнең өчен күп санлы әкият- поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат итеп калдыра.Ә хәзер шуларны тыңлап китик. ( слайд)

3 укучы. Г. Тукай “Карлыгач” шигырен яттан укый.(слайд)

4 укучы. Г.Тукай “Гали белән Кәҗә”.( слайд)

Укытучы. Укучылар шагыйребезнең сүзләренә язылган күп кенә шигырьләренә композиторларыбыз көйләр яздылар. Ә хәзер “Бала белән Күбәләк”шигыренә инценировка карап китик әле. (ике укучы башкаралар.) (слайд)

5 укучы. Г.Тукай “Безнең гаилә” шигырен укый.(слайд)

6 укучы. Г. Тукай “Кызыклы шәкерт” шигырен укый.( слайд)

7 нче укучы “Туган авылым” шигырен укый.( слайд)

Укытучы. Туган анабыз, туган телебез безгә иң якын, иң кадерле. Шагыйрьнең туган телебезгә мәдхия җырлаган, хөрмәт иткән, багышлап шигырь иҗат иткән. Безнең әби – бабайларыбыз, әти – әниләребез, абый – апаларыбыз шушы җырны тыңлап, җырлап үскәннәр. “Туган тел” дигән җырын бергәләп башкарып китик әле.

Укытучы. Кичәбезне “Өлгерләр һәм тапкырлар ” дип аталган ярыш белән дәвам итик Аның өчен ике командага бүленик.


1

Табышмакның җавапларын

Эзләмә әллә кайдан.

Укысаң әгәр тырышып -

Тиз табарсың Тукайдан.(слайд)


1.Кәҗә белән сарыкның капчыгында ничә бүре булган?

2.Пар атларны җиктереп арбага, чыгып киткән Казан дигән калага. Ул кем?

3.Шар яра, ди, бар урманны җыеп,

Кысканга Былтыр кычкыра быел?

4.Сачен тарап алтын тарак белән

И бизәнә, ясана.

Вә шуннан соң кинәт суга чума-

Нәрсә кала басмада?

5.Җәй көне. Эссе һавада ул суда койна, йөзә;

Чәчрәтә, уйный, чума, башы белән суны сөзә.

Ул нинди малай?

6.Дөньяда күп нәрсә белдең син нинди тел аркылы?


Укытучы. Әкиятләрдән өзекләр укыйм, исемен әйтегез.(слайд)

1.Өйгә кайттым да: “Әни, алтын тарак таптым !”- дидем

Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым дидем.”

(Су анасы)

2.Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай диләр”

Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай ”диләр.

Гәрчә анда тугъмасам да мин бераз торган идем,

Җирне аз – маз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

(Туган авылым)

3.Кычкыра: “Кысты, хәрап итте явыз “Былтыр”мине”,

Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?”

(“Шүрәле”)

4.Түгел хәзер Бүреләргә ашау кайгы,

Тиз- тиз генә бу урынны ташлау кайгы,

Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын?-

Һәрбер бүре шуңа салган бөтен уен.

(“Сарык белән Кәҗә”)

5.Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш,

Шунда аңгар кып – кызыл, зур алма бирде Алмагач.

(“Эш беткәч уйнарга ярый”)


Җыр “Бәйрәм бүген”

(Жюригә сүз бирелә)

Укытучы. Г.Тукайга багышлап шулай ук күп җырлар, башка музыкаль әсәрләр, рәсем һәм сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде. Шәүкәт Галинең “Тукайга”шигырен укып китик.(слайд)


Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган-

Тартыш белән тулган көннәрең,

Шуңа, ахры, искә алынмыйча

Үткән синең туган көннәрең.

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп-

Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

Ал чәчәкләр итеп күтәреп.

Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көнеңне,

Киләчәккә барган улларыңнан. 2

Ишетәсең “Туган телеңне”

Буын арты буын алмашыныр,

Гасыр арты узар гасырлар,

Шигъриятең өчен рәхмәт әйтеп,

Язлар сиңа гөлләр ташырлар.

Халык моңы – синең моңың булды,

Халык күңеле – синең күңелең.

Ил гомере, халык гомере кебек

Озын булыр, шагыйрь, гомерең!


Укытучы.Ә Тукайның Казанга атта барганына багышлап шигырь һәм көй язганнар. “Тукай иртәсе”. Шуны җырлап кичәбезне тәмамлыйбыз.(слайд)












































3

Автор
Дата добавления 19.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров153
Номер материала ДВ-079299
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх