Инфоурок Дошкольное образование КонспектыБелем Алиһәсе бездә кунакта

Белем Алиһәсе бездә кунакта

Скачать материал

 

 

         Муниципаль  бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Гомуми үсеш бирүче № 7 Актаныш балалар бакчасы”

 

 

 

 

 

 

 

 

 Белем Алиһәсе 
безнең янда

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Мәктәпкә хәзерлек төркемендә 
УМК кулланып,
 грамотага өйрәтү һәм 
сөйләм үстерү шөгыле

 

 

 

 

 

 

                                    Тәрбияче 
Адгамова Кадрия Васим кызы

 

 

 

 

 

 

 

 

Максат һәм бурычлар:

“Кырыс” һәм”ягымлы”аваз төшенчәләрен ныгыту.

 Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу, авазнын калын-нечкәлеген саклап, бу авазларны аерып әйтү күнекмәсен үстерү. Тартык авазнын калын һәм нечкә әйтелешен ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камилләштерү.

Күмәк сөйләшүдә катнашу теләге уяту: сораулар бирү; җавапларны дәлилли белү, куелган сорауларга җавап бирү  күнекмәләрен үстерү.

Балаларда хайваннар дөньясына карата кызыксыну уяту. Бирелгән сүзләргә(алма, шалкан, акула, болан, крокодил, елан, балык, фил, төлке, дельфин, күбәләк, леопард, челән)  аваз анализы ясау.

 

Җиһазлау:

Компьютер, алдан әзер слайдлар, конверт, шигырь юллары язылган дәфтәр бите, бала санынча ручка, бала санынча җеп, “Кыргый җәнлекләр” УМК күрсәтмәлелеге, күрсәткеч таяк, «Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы», Авазларны уйнатып» эш дәфтәре, 18-19 бит, №1, Казан, Хәтер, 2011 ел,  символик медальләр-“Булдырдың! Әфәрин!”.

 

Белем бирү эшчәнлегенең барышы:

Хәерле  көн, дусларым! Мин- белем алиһәсе. Сезнең мәктәпкә әзерлегегезне сынап караячакмын.  Парта артында матур итеп утырган,  матур җаваплары белән мине сөендергән бик зиһенле балаларга   минем    кечкенә символик медальләрем дә бар. Бик игътибар белән тыңлап, матур һәм тулы итеп җавап бирүчеләргә шөгыль  ахырында аларны таратырмын. Сез әзерме, дусларым?

-     Дусларым, мин сезгә күңелле генә бер шигырь укып үтәм.

Куркак куян, болан, поши,

Төлке, аю һәм бүре-

Кышкы  туннарын салалар

 Яз җитүгә һәрберсе.

Җәнлекләрнең йон койганын

Кызылтүш күзләп тора.

Һәм аларны ваклап ташып,

Бик матур оя кора.( Мәрзия Фәйзуллина)

-Шигырь ни турында иде? Игътибар белән тыңлагыз әле, мин шигырьне тагын бер тапкыр укыячакмын,  бер  авазны озаграк итеп әйтәчәкмен.. Шигырь кабат укыла.    1 слайд

-Кайсы аваз интонация белән әйтелде, акыллыларым?

-Интонация белән л авазы әйтелде.

-Бик яхшы. Л авазын сузып әйтеп булмый, ул кыска. Аны әйткәндә, тавыш  төрле каршылыкларга очрый. Мондый авазлар  тартык авазлар дип аталалар. Әйтеп карыйк әле: л-л-л-л.

 Моннан тыш,  башка тартык авазлар кебек үк, аның да калын һәм нечкә әйтелешлесе була. Л, ль авазлары- туганнар, алар бик тә охшаш, шул ук вакытта бер-берсеннән аерылалар да: Л авазы- калын, кырыс,  ә ль авазы нечкә һәм ягымлы итеп әйтелә. Болан, төлке.

л авазы менә шушы хәреф белән билгеләнелә. Л хәрефе белән танышу,

Ул нигә охшаган? Л хәрефен ниләрдә күреп була соң?   2 слайд.

-Агач ботагы, кечелек билгесе, ачык кайчы, өй түбәсе, почмак, бармак арасы, өстәлдә яткан чәнечке- пычак, утын өеме, утын кисә торган кәҗә,

Л хәрефен  җептән ясап карау.

-Дусларым, минем әле тагын бер биремем бар.  Мин укыган шигырьдә сез л авазын күп ишеттегез, шулай бит, ә хәзер шул ук шигырьдән л хәрефләрен табып астына сызып чыгыгыз һәм  ничә  л хәрефе тапкан булсагыз, түгәрәк эченә шул санны язып куегыз.

    Өстәлләрдәге конвертларда шигырь юллары язылган һәм бер читенә  түгәрәк беркетелгән  дәфтәр бите бар. Ипләп кенә алабыз да биремне башкарабыз.

Талгын көй уйный.

   -Дусларым, сез булдырдыгыз, бу биремне искиткеч яхшы башкардыгыз.

3 слайд. Ягез әле, игътибар белән экранга күз салыйк.  Алма, шалкан, акула,     елан, балык, фил, төлке, дельфин,   рәсемнәрен карап, исемнәрен әйтү,  бу сүзләргә аваз анализы ясау- сүзләрдән ль  һәм  л авазларын аерып алу буенча күнегү.

  Бу өлешне ныгыту өчен безгә эш дәфтәрләренең кыстыргыч куелган битен ачарга кирәк булыр. Рәсемдәге ”кырыс” малайны  “кырыс” л авазы ишетелгән  рәсемнәр белән, , ә “ягымлы” малайны “ягымлы”ль авазы ишетелгән рәсемнәр белән тоташтырырга кирәк.

 Җиңелчә көй астында балалар мөстәкыйль эшлиләр.

 Мөстәкыйль эш төгәлләнгәч, берничә баладан  сорап алу .

-Рәмилә, син күбәләкне кем белән тоташтырдың? Ни өчен?

Көтелгән җавап: Мин күбәләкне “ягымлы” малай белән тоташтырдым, чөнки, күбәләк сүзендәге л авазы ягымлы, нечкә әйтелә. 4 слайд.

-Сөмбел, син ник крокодилны “кырыс” малай белән тоташтырдың?

Көтелгән җавап: Мин крокодилны “кырыс” малай белән тоташтырдым, чөнки, бу сүздә л авазы бик калын һәм кырыс яңгырый.

Балалар җавабын тыңланган вакытта экранда шул сурәтләр күренә бара.

-Дусларым, басыгыз  әле, татар теленнән тыш сез нинди тел беләсез?Сез рус телен яхшы аңлыйсызмы? Сынап карыйм әле!

                 Суперфизминутка ”Икетеллелек”

-Хәзер мин такта янына үземнең нәни ярдәмчеләремне чакырам, Алар сезгә кызыклы җанварлар турында сөйләрләр.  Такта янына  3 бала чыга.

 Бала өстәлдәге бер рәсемне сайлап ала, рәсемне магнитлы тактага элә һәм ул җәнлек турында кыскача сөйли.

Адилә: Болан- төньяк  урманнарда яшәүче җәнлек. Боланны мөгезе бизи.

Мөгезләре  ел саен яз   башында төшеп кала һәм яңасы чыга. Болан никадәр зуррак һәм картрак булса, аның мөгезе дә шулкадәр зур һәм матур тармаклы була икән, дусларым!

-Балалар, сезгә Адилә  болан турында ничек кызыклы, матур  итеп сөйләде. Ә хәзер Рәмиләне тыңлап карыйк әле.

Рәмилә: Фил- көньякта яшәүче урман җәнлеге. Ул кызудан үзенең зур колагы ярдәмендә саклана. Кызу була башласа, колакларын җилпи. Алар басып кына, 4 сәгать кенә йоклыйлар, бик яхшы суда йөзәләр.Фил бик начар күрә, әмма яхшы ишетә. Менә шулай, дусларым!

-Рәмиләнең сөйләве сезгә ошадымы? Миңа да бик ошады. Искиткеч бай мәгълүмат җиткерде ул безгә. Ленараны тыңлыйк әле.

Ленара: Лепард көньякта яшәүче ерткыч, песинең ерак туганы диләр аны.

Ул агачка менеп ял итәргә ярата.  Үзенә ашарга дип тоткан башка җәнлекләрне дә агачка менгереп куя. Песиләр кебек ул төнлә генә ауга чыга. Күп   очракта маймылларны тотып ашый. Менә шундый яңалык сезгә, дусларым!

-Ленара, син иптәшләреңә бик файдалы мәгълүмат җиткердең. Рәхмәт!

-Рәхмәт, кызлар! Тәрбияче тактага күрсәтеп:

-Балалар, боларны ни дип әйтеп була?

-Кыргый җәнлекләр, кыргый хайваннар, җәнлекләр, җанварлар,  кыргый җанварлар.

-Леопардны ерткыч дип була.

  Сүзлек өстендә эш:  җанварлар

-Ерткыч-кулга ияләшмәгән, куркыныч мәгънәсен белдерә.

-Киләсе  биремем - “Булсаң зирәк- әйт тизрәк!” дип атала.

-Җәнлекләр патшасы..-арыслан;.

-буй-буй майка кигән ат...-зебра;

-балны бик яратса да, умарта асрамый...-аю;

-нәрсәнең мөгезе борынында...-мөгезборын;

-сумкалы сикергәк...-көңгерә;

-елгаларда полотно төзүче җәнлек...-андатра;

-озын аяклы җәнлек...-жираф;

-иң әрсез хайван...-төлке;

-дөньяда иң зур җәнлек- фил.

 5 слайд. Дидактик уен “Кайда яши?” Балалар рәсемнәр буенча  җәнлекләрнең яшәгән урыннарын билгелиләр.

Аю, бүре, тавык, эт, бал корты, яңгыр суалчаны, тиен,  сыер, карлыгач

Абзар, кетәклек, өн, агач куышы, оя, эт оясы, туфрак, умарта, бүре өне.

 -Әй дусларым! Сез искиткеч белемле, игътибарлы һәм сәләтле икәнлелегегезне күрсәттегез миңа. Парта артында укучылар кебек тыйнак утыруыгыз да ошады, матур тулы җавапларыгыз белән бигрәк тә сөендердегез. Ә үзегезгә шөгыль ошадымы соң? Нинди яңалык ишеттегез бүген? Алия, син нинди яңалык ишеттең? Таһир, сиңа ни ошады?

 Белем Алиһәсе: Сүземдә торам, зирәк дусларыма үземнең медальләремне тапшырам. (Медальләр тапшыру). Минем тагын күчтәнәчем бар,  ул- татарча  мультфильм. Сез аны карарга яратасызмы? Кыргый җәнлекләр турында ниндиләрен караганыгыз бар? Бүген    “Койрыклар” мультфильмын карарбыз.

Шөгыль тәмамлана. Мултьфильм карау оештырыла.

 

 

 

 

 

  Кулланылган әдәбият:

Р.К.Шәехова, К.В.Закирова. Иҗат баскычлары. Казан, “Школа”,  2001.

Р.К.Шәехова. Иҗади уеннан- укуга. Казан, 1999.

С.Г.Исмәгыйлова. Туган тел-очар канат. Чаллы, “КАМАЗ”нәшрияты,1994

Н.Саттарова, Р.Миңнуллин. Хәрефләр бәйрәме. Казан, “Мәгариф” китап нәшрияты, 2012.

Фәнирә ХакШәйхи. Хәрефләр, саннар һәм төсләр илендә. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Белем Алиһәсе бездә кунакта"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Шеф-повар

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 403 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.09.2015 741
    • DOCX 52.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Адгамова Кадрия Васимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Адгамова Кадрия Васимовна
    Адгамова Кадрия Васимовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 33368
    • Всего материалов: 24

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 130 человек из 45 регионов

Курс повышения квалификации

Адаптация детей раннего возраста к детскому саду

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 137 человек из 39 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 231 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация услуги по воспитанию детей в специальной (коррекционной) школе-интернате

Специалист в области воспитания

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 10 регионов
  • Этот курс уже прошли 64 человека
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Ранняя диагностика, коррекция и предупреждение нарушения речи у детей дошкольного возраста

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 71 человек из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 749 человек

Мини-курс

Управление спортивными событиями и организация деятельности в спортивной сфере

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 16 человек

Мини-курс

Налогообложение реализации и доходов физических лиц

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 10 человек

Мини-курс

Фитнес: вопросы здоровья и безопасности во время тренировок

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе