Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Тема :
«Белем бирүдә федераль дәүләт стандартын гамәлгә кую чорында татар телен укытуда инновация»
2 слайд
Проектның максаты: белем бирүдә инновацион якын килүне үстерү.
Бурычлар:
- укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту;
- аның танып-белү активлыгын үстерү;
- укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;
- белемнәрен тирәнәйтү.
3 слайд
Проектның объекты: татар теле дәресләрендә инновацион укыту- методик комплектлары һәм педагогик технологияләр.
Кулланылган тикшеренү методлары: эзләнү-тикшеренү, мәгьлүмат-фактларны чагыштыру һәм гомумиләштерү.
4 слайд
Чыгарылыш эшенең структурасы керештән, ике бүлектән, йомгаклау өлешеннән, кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Хезмәтнең гамәли кыйммәте шуннан гыйбарәт: эзләнү-тикшеренүләр барышында тупланган материал, тикшерү нәтиҗәләре махсус һәм югары уку йортларында әдәбият һәм тел буенча үткәрелә торган махсус курсларда, семинарларда кулланылырга мөмкин.
5 слайд
Яңалык – ул укыту процессына караган яңа чара (яңа метод, яңа методика, яңа технология)
6 слайд
Педагогик инновация
белем бирүгә яңалыклар кертүче максатка юнәлтелгән үзгәрешләр;
яңалыкларны үзләштерү процессы;
яңа методикалар һәм программалар эшләү, аларны укыту процессында куллану.
7 слайд
Педагогик технологиянең 3 аспекты:
1. Фәннилек
2. Белем бирүне планлаштырып, эш нәтиҗәсенә ирешүнең максаты, эчтәлеге, методлары
3. Шәхес үзенчәлеген искә алып, төрле чаралар кулланып оештыру.
8 слайд
Иҗади үсеш технологиясе
“Иҗадилык – үз шәхесеңне, фикерләвеңне, аң һәм интеллектыңны даими камилләштерү. Иҗади эшчәнлектә кеше үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм мөмкинлеген ача, ихтыяҗын канәгатьләндерә. Шул рәвешчә, иҗадилык кеше тормышын алга илтүче төп көчкә әверелә” (Ә.З.Рәхимов)
9 слайд
Тәнкыйди фикерләү технологиясе
кызыксыну;
эзләнү;
үз-үзеңә сорау кую (ни өчен?);
җавап табу;
үз фикереңне булдыру;
башкалар фикеренә колак салу;
кабул ителгән карарга тәнкыйть күзлегеннән карау.
10 слайд
Бу технология укучыга нәрсә бирә:
мәгълүматның кабул итү тәэсирен көчәйтә;
кызыксыну уята;
критик фикерләргә этәрә;
җаваплылык, үзаң формалаштыра;
белем алуның сыйфатын күтәрә;
бергәләп эшләтә;
үзеңне замана белән бергә атлаучы шәхес итеп тоярга мөмкинлек бирә.
11 слайд
Укытучыга нинди мөмкинлекләр ача:
сыйныфта ачык һәм эшлекле мөнәсәбәт булдыра;
сыналган уку-укыту модельләрен; нәтиҗәле методларны файдаланырга этәрә;
үз эшчәнлеген анализлый белүне таләп итә;
һөнәри осталыкны ачарга ярдәм итә.
12 слайд
Төп критерийлары:
Укучы белән укытучы арасында киртә, “барьер” юк. Алар әңгәмәдә, укыту эшчәнлегендә икесе дә тигез хокуклы.
Укытучы мәгълүмат чыганагы түгел, ә юнәлеш, юл күрсәтүче буларак карала. Ул укыту эшчәнлеген кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра.
13 слайд
Нәтиҗәләр:
укучыларга белем һәм күнекмәләр алганда инновацион якын килү- иң әһәмиятле этапларның берсе булып санала;
укучы яңа теманы үзе эзләүче, тикшеренүче сыйфатында үзләштерергә тиеш;
дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш.
14 слайд
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!!!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 663 247 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Шайхутдинова Люция Хабировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.