Инфоурок Другое Другие методич. материалыБелем бәйрәменә багышланган сценарий

Белем бәйрәменә багышланган сценарий

Скачать материал

13651942Белем бәйрәме

 

Алып баручы:

           Кадерле укытучылар, укучылар, әти-әниләр, хөрмәтле кунаклар!

Бүген 1 сентябрь. Җәй айларының үтеп китүен сизми дә калганбыз. Менә тагын без сезнең  белән шушы залга “Белем көне”нә җыелдык. Барыгызны да шушы матур бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Яңа уку елында сезгә зур уңышлар, нык сәламәтлек, сабырлык телибез.

 

1.     Сентябрь да килеп җитте –

Сагынып көткән көннәр.

Бәйрәмгә дип үстердем мин

Өй тирәбездә гөлләр.

 

2.     Мәктәпкә ашыктык без,

Тотып чәчәк бәйләмен.

Чыңлый кыңгырау моңнары

Котлап Белем бәйрәмен.

 

3.     Исәнме мәктәп, исәнме!

Без сине сагынып бетттек.

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.

 

4.     Җәй буе без көч тупладык,

Башларны ял иттердек,

Тик ятмадык ялкауланып –

Бакчаларга су сиптек.

 

5.     Вакыт таптык мәктәптәге

Бакчада эшләргә дә:

Чүп утадык, сирәкләдек,

Килдек су сибәргә дә.

 

6.     Мәктәп! Син бит төп йортыбыз!

Күңел сиңа тартыла.

Бүген бөтен ил баласы

Мәктәпләргә агыла.

 

7.     Син бит өр-яңа булгансың,

Тышларың да бизәлгән,

Эчеңә керсәң исең китәр –

Бар нәрсә дә үзгәргән.

 

8.  Мәктәбем,

Без килгәч бүгеннән

Күңелле булачак.

Класслар моннан соң

Гел гөрләп торачак.

Без сине үзебез

Сагындык өзелеп,

Менә бит кошлар күк

Килдек без тезелеп.

 

Җыр “ Беренче сентябрь”

 

2укучы

Беренче сентябрь – минем

Бәхет-шатлыклы көнем

Сагынып белем учагын,

Мин кабат сиңа килдем

Дулкынланып карап торам

Юксындырдың, мәктәбем,

Син – минем үткән гомерем,

Син – минем киләчәгем.

 

3 укучы

Синдә күрергә өйрәндем

Матурлыгын дөньяның

Төүге кат синдә башкардым

Балачагым җырларын

Мәңге исебездә тотыйк

Монда үткән чакларны

Аннан белемебез белән

Бизик туган якларны.

 

4 укучы

Кем безнең өчен бу кадәр

Күп көчен сарыф иткән?

Без беләбез: һаман да шул

Укытучылар икән!

 

5 нче укучы

Укытучым - кояшым син

Нур сибуче күңелгә.

Син үлемсез,батыр булып

Урын алдың күңелдә.

 

6 укучы

Укытучым!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

 

Җыр  “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

 

 Җәйнең үтеп китүе бераз моңсу булса да, бүген без моңаймыйбыз. Чөнки бүген зур бәйрәм, Белем бәйрәме. Бу көнне 1 нче сыйныфка килүчеләр аеруча зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Быел алар 7 укучы. Әйдәгез әле булачак укучыларыбызны алкышлап, бәйрәмебез түренә чакырыйк.

 

Беренче сыйныф укучылары керә.

Сыйныф җитәкчесе сөйли

1 сыйныф укучылары сөйли.

 

Алып баручы:

Нәни укучыларыбызны  гомерләрендәге беренче кыңгырау бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Мәктәп еллары алар өчен кызыклы, мавыктыргыч, файдалы үтсеннәр.

Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп директоры .... бирелә.

Безнең бәйрәмебезгә күп кунаклар килде. Сүз аларга бирелә.

Котлау өчен сүз .... бирелә.

Котлау өчен сүз

 

1укучы

Туган җирем- Татарстан!

 Нинди матур минем туган ягым!

Җир шарында тиңнәр юк аңар.

Киң кырларда үсә мул игеннәр,

Шаулап ага озын елгалар.

 

 

2 укучы                 ТАТАРСТАН ШӘҺӘРЛӘРЕ

Татарстаным җирендә

Урнашкан күп шәһәрләр.

Якташларымның күбесе

Шәһәрдә көн күрәләр.

 

Казан шәһәре бик зур

Миллион кеше сыйдыра.

Аның борынгы тарихы

Үзенә хөрмәт тудыра.

 

3 укучы

Гигант “КамАЗ” башкаласы

Иң яшь шәһәр ул – Чаллы.

Халкының тоткан кыйбласы

Сайлаган юлы саллы.

 

Данлыклы сәгать заводы

Чистайда бит урнашкан.

Ике танышымның берсе

Чистай сәгате таккан.

 

4 укучы

Иң укымышлы кешеләр

Яшәгән шәһәр Минзәлә.

Укытучылар, табиблар

Нәкъ шунда әзерләнә.

 

Шәһәрләр белән танышып

Тарихларын белегез.

Я бер сәяхәткә чыгып

Барысын да күрегез!

 

 

“Мин яратам сине Татарстан!” җыры

 

5 укучы     Туган җирнең һәрбер почмагында

Каршылыйлар Белем бәйрәмен.

Яңгырый сабыйларның шат авазы,

Кулларында- чәчәк бәйләме.

                         Мәктәпләрдә кыңгыраулар чыңы

хәбәр итәр бүген һәркемгә

Яңа уку елы башлануын

Гүзәл Татарстан җирендә.

 

 

 

6 укучы    

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга.

Бүгеннән-Белем көненнән

Уку елын башларга.

 

7 укучы

Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик,

Башлануын уку елының.

Күреп соклансыннар сихри көчен

Җиз кыңгырау чыңының.

                         Яңгырый бүген һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим  ит, әйдә,

Түрдән уз, уку елы.

 

 

Алып баручы:

Укучыларны беренче дәрескә чакырып кыңгырау чыңлый.

Хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар!

 

Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр алып килсен, уңышлар сезгә!

 

Ә хәзер  Белем көне сыйныфларда дәвам итәчәк.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Белем бәйрәменә багышланган сценарий"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Дефектоскопист

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 205 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.09.2016 1401
    • DOCX 445.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Рахматуллина Голиса Мансуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6767
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой