БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ТЕСТЫНА
ӘЗЕРЛӘҮ:
ТӘҖРИБӘДӘН ЧЫГЫП
Хужанбердиева Ч.Т.,
35 нче лицей укытучысы
Белгәнебезчә, ТР
Мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә 2014нче елдан алып Татарстан
Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел буларак һәм
дәүләт теле буларак өйрәнүче IX сыйныф укучылары өчен татар теленнән бердәм
республика тесты уздыру кертелде. Еллар дәвамында укытучылар һәм ата-аналар арасында БРТна
кагылышлы каршылыклы фикерләр йөри. Кемнәрдер тестлаштыруны уңай кабул итсә, кемнәрдер
аны артык бер эш дип таба. Мондый фикерләр кайбер ата-аналар арасында да очрый.
Шул рәвешчә, балаларда татар теленә тискәре караш тәрбияләнә. Бүгенге көндә
мондый икеле карашлар булырга тиеш түгел дип уйлыйбыз. Бердәм республика тестлары дәүләт
карары нигезендә расланган һәм ул гомуми белем бирү оешмаларында татар телен
туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнгән IX сыйныфны тәмамлаучы укучыларның
татар теленнән әзерлек дәрәҗәләрен бәяләү максатыннан үткәрелә.
Безнең лицей
укучылары нигездә 22 һәм 23нче кодлар буенча БРТ эшлиләр. Лицей буенча татар
теленнән бердәм республика тесты нәтиҗәләренә килгәндә, түбәндәгеләрне әйтергә
мөмкин. 2013-2014 нче уку елында татар төркеменең 20 укучысы (Галиева Г.И.)
имтихан тапшырды: сыйфат 73%, 2014-2015 нче уку елында Ибрагимова Н.М (9 кеше)
һәм Яруллина Г.С. (10 кеше) укучылары имтиханны 100% сыйфат белән бирде (бер
“өч”ле дә юк). Узган уку елында Ибрагимова Н.М. укучылары имтиханда шулай ук
100% сыйфат күрсәттеләр. Укытучыларыбыз мондый югары күрсәткечләргә ничек
ирешәләр соң? Нинди метод-алымнар кулланалар? Лицейда авыр үзләштерүче балалар белән эш ничек
алып барыла?
Әлеге сорау барлык татар теле
һәм әдәбияты укытучыларын да борчыйдыр дип уйлыйм. Һәр укытучының үзенең бердәм
республика тестларына әзерлек чорында нәтиҗәле алымнары, методлары бар. Ел саен
укытучылар һәм укучылар өчен “ГЫЙЛЕМ” нәшрияты “Бердәм республика тесты үтүгә
әзерләнү өчен кулланма” бастырып чыгара. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы
сайтында БРТ ның күрсәтмә версияләре эленә. ТР Электрон белем бирү порталында
татар теле укытучылары берләшмәләрендә (сообществосында) БРТ на, ДЙА нә
әзерләнү өчен бик кирәкле, эшлекле сайтлар(төркемнәр) эшләп килә. Анда татар
теле укытучылары яңалыклар белән уртаклашалар, киңәшләрен, аңлашылмаган
сорауларга җаваплар табалар. Укучыларны тестка һәм имтиханга әзерләгәндә бу
сообществоларның ярдәме бик зур. Әлбәттә, БРТ на әзерлек укытучыдан һәм
укучыдан күп көч таләп итә. БРТ ның биремнәре күләме ягыннан зур һәм төрле.
Гомумән алганда, укучылар 1- 20 нче бүлек биремнәрен шактый уңышлы башкаралар.
Кыенлыклар күбрәк сочинение биреме язганда туа.
Иң мөһиме: укытучы БРТ
нәтиҗәләре аның эшчәнлегенә бәя икәнлеген аңлап эш итә икән, нәтиҗә дә уңай
була.
Таралашы һәм татарча
сөйләшүчеләр саны буенча татар теле Россия Федерациясендә икенче урында тора.
Шулай булгач, туган телеңне белү кирәкме, юкмы кебек сорау
урынлы да түгел кебек.
Ә без, татар теле
һәм әдәбияты укытучылары, үз чиратыбызда, укучыларның татар теленнән бердәм
республика тестын югары дәрәҗәдә тапшырулары өчен бар көчебезне куеп эшлибез
дип әйтә алам.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.