Инфоурок / Другое / Конспекты / Бердәм республика тестларына әзерлек дәресе

Бердәм республика тестларына әзерлек дәресе



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов


Тема: Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау. (9нчы сыйныф, ДЙАга әзерлек дәресе)

Максат: 1) укучыларның сүз төркемнәре буенча алган гомуми теоретик һәм гамәли материалны үзләштерү дәрәҗәләрен тикшереп, ДЙАга әзерлек күнекмәләре формалаштыру;

2) өйрәнгәннәрне гамәлдә куллана белү, фикерләү сәләтен үстерү, татар телендә дөрес һәм матур сөйләшү теләге тудыру;

3) китап укуга кысыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, пректор, тестлар, бланклар, бәяләү өчен төрле төстәге түгәрәкләр.

Кулланылган материал: 9 нчы сыйныф татар теле дәреслеге, ДЙА енә әзерләнү өчен кулланма, Ч.М. Харисова “ Татар теле. Анализ үрнәкләре.”, Ф.М. Хисамова “Татар теле морфологиясе”, “Ачык дәрес” газетасы 2007 ел, гыйнвар саны,“Татар халык авыз иҗаты. Табышмаклар.”

Дәрес тибы: кабатлау дәресе

Методлар : әңгәмә, өлешчә эзләнү

Дәрес планы

I Оештыру моменты

  1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

  2. Уңай психологик халәт урнаштыру.

  3. Дәреснең темасын максатын билгеләү.

II Гомумиләштереп кабатлау

  1. Сүз төркемнәрен кабатлау.

  2. График диктант.

  3. Сүзләргә морфологик анализ.

  4. Текст өстендә эш.

  • Роберт Миңнуллин турында, аның хезмәтләре турында фикер алышу;

  • китап турында әңгәмә кору;

  • бланкларга А1-А5 биремнәрен эшләү һәм җавапларны дәлилләп бару;

  • ял минуты;

  • бланкларга А6-А7 биремнәрен эшләү һәм җавапларны дәлилләп бару.

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1)мөстәкыйль эш ( В1-В4 биремнәрен дә текстка нигезләнеп үтәү.)

2)үзара тикшерү бәяләү;

IV Йомгаклау

1)дәресккә нәтиҗә ясау;

2)өй эше бирү;

3)билгеләр кую.

Дәрес барышы

I Оештыру моменты

  1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

  2. Уңай психологик халәт урнаштыру.

Хәерле көн телик таңнар саен

Аяз күкләр телик җиребезгә

Кояшлы көн телик һәр кешегә

Һәм иминлек телик җиребезгә

Хәерле көн телик барчабызга

Хәерле көн телик үзебезгә

Менә тагын яңа көн туды, һәр яңа көн тууга бу җирдә яшәргә теләгебез арта. Без моның белән бик бәхетле. Менә шундый матур сүзләр белән дәресебезне башлап җибәрергә телим. Дәрестә һәрберегезгә уңышлар телим.

II Гомумиләштереп кабатлау

-Дәресебезнең темасын белү өчен түбәндә язылган җөмләнең укыгач белә аласыз.

- Әйдәгез, кагыйдәне искә төшерик һәм дәвам итик. слайд № 2

Мәгънәләре, грамматик билгеләре һәм җөмләдә кулланышы буенча бер төркемгә берләшкән сүзләр......сүз төркемнәредип атала.

-Әйе, укучылар без бүген сезнең белән сүз төркемнәре турында сөйләшербез. Алдагы сыйныфларда сүз төркемнәре турында булган белемнәрегезне гомумиләштереп кабатларбыз.

-Хәзер дәфтәрләрегезгә дәресебезнең темасын язып куегыз. слайд №3

Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”

-Укучылар, хәзерге татар әдәби телендә сүзләрне ничә һәм нинди төркемнәргә бүләләр? Алар һәрберсе нәрсәне белдерәләр?

  1. Мөстәкыйль сүз төркемнәре (исем, фигыль, алмашлык, сан, сыйфат, рәвеш, ияртемнәр)

  2. Хәбәрлек сүзләр (кирәк,юк,бар)

  3. Бәйләгеч сүз төркемнәре (бәйлекләр, бәйлек сүзләр)

  4. Модаль сүз төркемнәре (кисәкчәләр, ымлыклыр, модаль сүзләр) слайд №4

-Хәзер сүз төркемнәрен искә төшереп график диктант язып алабыз. слайд №5

(Укытучы төрле сүз төркемнәренә караган сүзләр яздыра. Ә укучылар шуның тамгасын гына куялар.)

Кебек, бар, димәк, белем, укырга, тугызынчы, кына, кичә, әмма, минеке, уф, күгелҗем, келт-келт.

(башта үзара, аннан слайдтан чагыштыру)

-Укучылар экранда табышмак язылган.

Теле юк, үзе сөйли. Слайд №5

-Ә хәзер җөмләдәге сүзләргә морфологик анализ эшлисез. (Укучыларны төркемнәргә бүлеп эшләү. I төркемгә - теле сүзе, III төркемгә – юк сүзе, II төркемгә – үзе, IV төркемгә – сөйли сүзе.

(үзара тикшерү, чагыштыру,бәяләү) слайд №6

-Яхшы укучылар, ә хәзер киләсе биремне без текст өстендә эшлибез. Биремнәрне дәфтәрләрдә түгел, ә ДЙА бланкларына үтәрсез, ә аның белән эшләү тәртибе белән сез таныш. Экранда да, сезнең алларыгызда да текст бирелгән. Бу өзек Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам ...” дигән мәкаләсеннән алынган. слайд №7,8

-Укучылар, Р. Миңнуллин кем соң? Аның турында сез нәрсәләр беләсез.

Роберт Миңнуллин–язучы, шагыйрь, тәҗрибәле журналистта, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә. слайд №9

Мин кулыма китап алам...

(1) Без - китаплы халык. (2) Татар халкы гыйлемле булган, китап укыган.

  1. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли.

  2. Кулъязмаларны күчереп язучы осталар барлыкка килгән. (5) Хәзергечә әйтсәк, китапларны тиражлаучылар була.

(6) Аннан басма китаплар чоры башланган. (7) Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә белем алганнар, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә белгәннәр. (8)Шунысы мөһим: без үзебез генә белемле булып калмаганбыз, мәгърифәт нурларын башка тугандаш халыкларга да таратканбыз. (9) Якын-тирәдә генә түгел, Урта Азия чүлләренә, далаларына кадәр барып җиткәнбез. (10) Бу да халкыбызның игелекле хезмәтләреннән саналырга тиеш.

(11) Яңа чорлар килде. (12) Радио-телевидение, компьютер, интернет заманы..
(13) Техника, электроника үзгәрә, компьютерлар, телефоннар, телевизорлар, музыка
тыңлый торган төрле аппаратуралар яңара, камилләшә. (14) Уены да шунда,
дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары
да...

(15) Классикларыбызны укып үсмәгән, бүгенге язучыларыбызны белмәгән милләттәшләребез рухи тамырларыбызны да, тарихыбызны да, гореф-гадәтләребезне дә аңламаслар дигән шигем бар. (16) Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс, дигән шикелле, китап белән кермәгәнне, компьютер белән кермәсә, нишләрбез? (17)Беренчедән, компьютер - компьютер инде ул. (18) Аның җаны һәм хисе юк.. (19)Виртуаль дөнья <…> реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз. (20) Икенчедән, компьютерның милләте юк.

(21) Без күп гасырлар дәвамында белемне бары тик китап аша алганбыз. (22) Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап биргән. (23) Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле.

(24) Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! (25) Китапсыз күңел - буш күңел, китапсыз йорт - нурсыз йорт, китапсыз милләт - киләчәксез милләт. (26)Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! (27) Әлегә...

(Р.Миңнуллиннан)

-Укучы текстны кычкырып укый. слайд №10

-Укучылар, текст эчтәлеге буенча ни әйтерсез?

  • Өзектә китапның һәрвакыт кирәк булуы турында әйтелгән. Р.Миңнуллин бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш ди.

  • Ә, сез аның фикере белән килешәсезме? Сез китап укырга яратасызмы?

  • ............

  • Компьютер, телевизор безгә үз сурәтен , үз хыялын, үз ихтыярын тага. Ә китап укыганда син аны үзеңчә күз алдына китерәсең, үзеңчә матурлыйсың, үзеңчә үстерәсең. слайд №11

Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! (25) Китапсыз күңел - буш күңел, китапсыз йорт - нурсыз йорт, китапсыз милләт - киләчәксез милләт. (26) Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! (27) Әлегә… Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, фикерегезне сочинение итеп өйдә язып килерсез. Белгәнегезчә, бу дәүләт имтиханында С өлеше биременә керә. Без андый биремнәрне һәрдаим үтибез. Әле А һәм В өлеше биремнәре дә бар. Хәзер А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен генә сайлап алыгыз.

А1 . Бәйлек ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.

  1. шул хакта сөйләшү

  2. изгелекле хезмәт

  3. дөньядан аерылу

  4. тарихны да сеңдерү

(җавапны табу) слайд №12

А2. Рәвешне билгеләгез.

  1. гореф-гадәт

  2. гарәпчә

  3. кадәр

  4. гыйлемле

(җавапны табу) слайд №13

А3. Калын хәреф белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.

Хәзергечә әйтсәк, китапларны тиражлаулар була.

  1. шарт фигыль

  2. исем фигыль

  3. хәл фигыль

  4. инфинитив

(җавапны табу) слайд №14

А4. Башланган фигыленең юнәлешен билгеләгез.

  1. төп юнәлеш

  2. кайтым юнәлеше

  3. йөкләтү юнәлеше

  4. төшем юнәлеше

(җавапны табу) слайд №15

А5 17 нче җөмләдәге алмашлыкның төркемчәсен билгеләгез.

  1. күрсәтү алмашлыгы

  2. билгеләү алмашлыгы

  3. зат алмашлыгы

  4. тартым алмашлыгы

(җавапны табу) слайд №16

Ял минуты (салмак музыка астында күзләргә күнегүләр ясау)

А6 18-22 нче җөмләләр арасында теркәгечне табыгыз.

  1. 20

  2. 19

  3. 21

  4. 18

(җавапны табу) слайд №17

А7 Калын хәреф белән бирелгән сүзнең нинди сүз төркеме булуын билгеләгез.

Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш!

  1. бәйлек

  2. ымлык

  3. аваз ияртеме

  4. хәбәрлек сүз

(җавапны табу) слайд №18

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. мөстәкыйль эш:

В1-В4 биремнәрен дә текстка нигезләнеп үтәгез. Җавапларны сүзләр яки саннар белән языгыз, кирәк урында өтерләр белән аерыгыз.

  1. үзара тикшерү, җавапларны чагыштыру.

В1. 1нче җөмләдән сыйфатны табыгыз.

Китаплы

В2. 8 нче җөмләдән кисәкчәләрне табыгыз.

Генә, да

В3. 12-14 нче җөмләләр арасыннан хәзерге заман хикәя фигыль булган җөмләнең номерын языгыз.

13

В4. 15 нче җөмләдә ничә исем булганын цифр белән языгыз.

7 слайд №19

(Үзара тикшерү, бәяләү)

V Йомгаклау

-Укучылар дәресебез ахырыны якынлашты. Барлык биремнәрне дә дөрес итеп үтәдегез. Сез дәрестә нәрсәләр белдегез? Нәрсәләргә өйрәндегез? Сезнең өчен бу дәрес файлалы булдымы?

VI Өй эше, билгеләр кую. слайд №20

  1. В5-В9 биремнәрен текстка нигезләнеп үтәгез;

  2. Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! (25) Китапсыз күңел - буш күңел, китапсыз йорт - нурсыз йорт, китапсыз милләт - киләчәксез милләт. (26) Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! (27) Әлегә… Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, фикерегезне сочинение итеп язып килегез.

Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-404541

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>