Момкинлеклэре чиклэнгэннэр декадасына энгэмэ
Исэнмесез, хөрмәтле
укытучылар, укучылар! Без бүген бирегә гадәти булмаган махсус датаны билгеләп
үтәргә җыелдык. Һәр елны 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп
үтелә. Районыбызда ел саен декаберьнен 1сеннэн 10сына кадэр Момкинлеклэре
чиклэнгэннэр декадасы уза. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән
балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид
коляскасына беркетелгәннәр язмышы хакында сүз барыр.
Кеше гомере – диңгездәге бер
тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур
планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга,
мәңгелек исем, мәңгелек яшәү көче алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр
кешенең яшисе дә, яшисе, яшьнисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән
борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.
Әйе шул, без белгэн
шәхесләрдән танылган язучы, шагыйрь Фәнис Яруллинны беләбез. Армиядә хезмәт
иткәндә, спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә
йөри алмас хәлдә кала ул. Бер-бер артлы операцияләр, хастаханәләр... Аның яшәү
теләге дә үлемнән көчлерәк була. Аяклары хәрәкәтсез, куллары хәлсез. Ләкин
Ф.Яруллин күпкырлы иҗат кешесе – шагыйрь, прозаик, драматург, журналист була.
Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗат итә.
«Ачның хәлен тук белми»
дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә
кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан
кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле
даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка,
таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да
үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга,
күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына –
шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.
Кеше дигән олы исемне йөртү –
олы бәхет. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.