Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Бәетләр тупланмасы "Халык авыз иҗаты"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Бәетләр тупланмасы "Халык авыз иҗаты"

библиотека
материалов


hello_html_133a4d07.pnghello_html_m37eadd4f.pnghello_html_m1c7d87fe.png


Кукмара муниципаль районы Түбән Өскебаш авылы гомуми белем бирү мәктәбе



Бәетләрдә ачы язмышлар


hello_html_m27cfd5e0.png

hello_html_m32f754d6.png


hello_html_m1c7d87fe.png

Кукмара муниципаль районы Түбән Өскебаш авылы гомуми белем бирү мәктәбе






Тылсымлы каләм” түгәрәге укучылары иҗаты


Бәетләрдә ачы язмышлар


(җирле бәетләр тупланмасы)




















2013 нче ел

hello_html_m32f754d6.png

hello_html_m1c7d87fe.png


Кукмара

муниципаль районы

Түбән Өскебаш гомуми урта

белем бирү мәктәбе



Төзүче автор:

Шакирова М.Ф., мәктәпнен татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Җыючылар: “Тылсымлы каләм” түгәрәге укучылары



Фәнни редактор: Муллахметов Илнур Магсумович







Кукмара муниципаль районы Түбән Өскебаш гомуми урта белем бирү мәктәбенең”Тылсымлы каләм”түгәрәге укучылары иҗаты.

“Бәетләрдә ачы язмышлар”(җирле бәетләр тупланмасы).

Түбән Өскебаш, 2013 нче ел. - 52 бит.









hello_html_m32f754d6.png

hello_html_133a4d07.pnghello_html_m37eadd4f.pnghello_html_m1c7d87fe.png

Аңлатма язуы.

hello_html_52481772.jpgТормышта фаҗигале язмышлар еш булып тора. Мондый хәлләр китергән авыр югалтуларга карата кеше үзенең мөнәсәбәтен белдереп бәет иҗат итә, дөресрәге, моң, хәсрәт белән сугарылып, ул үзе кеше күңеленнән бәет булып чыга, яшәешнең, язмышның бер өлешен чагылдыра.

Бәет-татар халкының үзе шикелле бик борынгы заманнарда ук туган, үскән, яшәүдән туктамаган милли жанр ул. Шәхси фаҗигаләр турындагы бәетләрдә яшәү һәм үлем фәлсәфәсе бәян ителә. Бәетләр әдәбиятыбызның алтын фондына да кертелгән.

Туган җир, туган туфрак, туган төбәк...Ул һәркем йөрәгендә аерым урын алып яши. Туган якның бай һәм гыйбрәтле мирасын, буыннардан күчеп килгән халык авыз иҗаты әсәрләренең берсе булган – бәетләрен туплау эшен без кирәкле эш диеп санадык.Үзең белгән, күршең яки танышыңның фаҗигасе һәрчак күңел түрендәге кылларны тетрәндерә. Шуңа күрә җирлектә туган бәетләр кеше күңеленә ныграк та тәэсир итәләр. Беренчедән, шушы җирлектәге вакыйга бирелә, икенчедән, таныш шәхесләр сурәтләнә. Алар әдәбият белән кызыксынуны көчәйтүгә, үз төбәгеңә, аның кешеләренә, алар кичергән төрле язмышларга игътибарлы булырга өйрәтә.

Сезгә үзебезнең Түбән Өскебаш төбәге бәетләре тупланмасын тәкъдим итәбез. Әлеге тупланманы әзерләгәндә ярдәм күрсәткән фәнни җитәкчебезгә, мәктәп администрациясенә, укучыларыбызга, җирлеккә караган авылларда яшәүче төбәк халкына чын күңелебездән рәхмәтебезне белдерәбез.


Тылсымлы каләм” түгәрәге җитәкчесе: Сәрия Шакирова.

hello_html_m32f754d6.png

hello_html_133a4d07.pnghello_html_m37eadd4f.pnghello_html_m1c7d87fe.png

Асылбикә бәете


Түбән Өскебаш авылында озак еллар хисапчы булып эшләгән, Әсретдин җәмәгате Асылбикә сеңлемә багышлыйм.

Апасы Минниса.


Бисмилләһи дип башладым

Бу бәетнең башларын.

Кара җир астына керде

Яшьләй минем башларым.


Күк күгәрчен кая очасың,

Канатыңны талдырып.

Әниегез ташлап китте,

Сезне ятим калдырып.


Мәңгелеккә күлмәк диеп,

Кәфенлекләр кисәрләр.

Үле гәүдәм кайтып кергәч,

Балаларым нишләрләр?


Уйна, дустым, гармуныңны

Үз яраткан көеңә.

Мәет булып кайтып кердем

Гомер иткән өемә.


И, дускаем, сау чагыңда

Кызыкма дөнья малына.

Үле гәүдәм кайтып керде

Балаларым янына.




hello_html_m32f754d6.png

hello_html_m1c7d87fe.pngАклы ситса күлмәгемне

Киртәләргә элмәдем.

Апаларга менмәс идем,

Үләремне белмәдем.

Кибетләргә товар кайткач,

Сайлап алдым алларын.

Югарочта, апаларда

Чыкты минем җаннарым.


Ак Иделдән су алганда

Пар чиләгем тулмады.

Җаннарымны биргән чакта

Балаларым булмады.


Аклы ситса күлмәгемнең

Сәдәп тишекләре юк.

Үлгәч, кавышырбыз димә,

Гүрнең ишекләре юк.


Аралар да ерак түгел,

Җәяү генә бар да кил.

Каһир абыйлар турында

Көтеп торган газраил.


Иртән торып тышка чыккач,

Ялгыз аккош күргән ул.

Корбан ашын уздырганда

Мәет булып йөргән ул.


Бакчаларда ник алмагач,

Өй артында булмагач,

Йортларының яме китте,

hello_html_m32f754d6.pngТуганкаем булмагач.


hello_html_m1c7d87fe.png

И, дусларым хайран булып,

Асыл үлгән, диделәр.

Корбан аенда вафат булып,

Тәкъбир әйтеп күмделәр.


hello_html_m2b5ce49b.pngЯз көне гөл урынына

Күчердем төпләп суган.

Мине ялгыз калдырырга

Җитмеш сигезенче ел туган.



Равил абый бәете

Түбән Өскебаш авылында тракторчы булып эшләгән Равил абыйга багышлана.


Бу бәетне язам язуын,

Осталык юк бәеткә.

Бу бәетне язган өчен,

Алмассыз сез гаепкә.


Мин дөньяга килгән авыл-

Өскебаш дигән авыл.

Исемемне сорасагыз,

Хаҗи малае - Равил.


Зур кызыл тау күренеп тора

Безнен өйнең каршында.

27 ел эшләдем

Шушы Өскебашында.

hello_html_m32f754d6.png

hello_html_m1c7d87fe.png

Шундый рәхәт иде миңа

Туган Өскебашымда.

Ничә генә карасам да,

Трактор торды каршымда.

Байтак еллар йөргән идем

Өскебаш юлларында.

Тракторлар шаулап торды

Тап-таза кулларымда.


Әти-әни яшьләй үлде,

Әби-бабай үстерде.

Ахры, беркөн үземне дә

Шушы трактор үтерде.


Районнарда бик күп йөрдем

Тракторлар частена.

Үләрмен дип уйламадым

Шушы трактор астында.


Элеп куйган киемнәрем

Калды минем колгада.

Минем газиз җаным чыкты

Кирәмәт дигән елгада.


Төнге сменага барам дип,

Тракторны кабыздым.

Шул Кирәмәт елгасында

Каннарымны агыздым.


Тракторым, сукаларым

Шул елгада калдылар.

hello_html_m32f754d6.pngРавил үлгән икән, дигәч,

hello_html_m1c7d87fe.pngБар да хәйран калдылар.


Үзем дә тиз өйрәндем шул

Тракторда йөрергә.

Равил үлгән дип ишеткәч,

Бар да килде күрергә.


Үлгәнемне белгәч, болар

Бар да хәйран калдылар.

Минем үлгән шул гәүдәмне

Атка чыгарып салдылар.


Тракторның асларында

Бик азаплы яттым мин.

Тере килеш эшкә киттем,

Үле килеш кайттым мин.


Мине белгәч, бик тиз генә

Врачлар килеп җиттеләр.

Иртәгесен ярырга дип,

Больницага алып киттеләр.


Арбаларга салгач мине,

Кайттым өйгә деңгердәп.

Әби, хатын, балаларым-

Бар да елый гөрселдәп.


Безнең ниләр күрәселәр

Тумас борын язылган.

Больницадан кайтуларга

Кабер казып куелган.


Туганнарым, балаларым-

Барысы килеп җиттеләр.

hello_html_m32f754d6.pngОзак тормый, җыелышып,

hello_html_m1c7d87fe.pngКабергә алып киттеләр.


Әби, хатын, балаларым,

Йомшак иде кулыгыз.

Китәм мин җир асларына,

Сез исән-сау торыгыз.


Әби, хатын, балаларым,

Әйбәт, тату торыгыз.

Исегездән чыгармагыз,

Бер чардуган корыгыз.

hello_html_m36ea5d5b.jpg





Хәмзә бәете

Бәет армия хезмәтен үтәгәндә Чиләбе шәһәреннән үлеп кайткан Аксыбы авылы егете –Исламов Мансур улы- Хәмзәгә багышлана

Гайфетдинова Фәйрүзә


Хәмзәбезгә бу бәетне

Вәл-ләһү тәгалә әгъләм дип башлыйк,

16 февраль , 1995” дип,

hello_html_m32f754d6.pngОнытмый язып куйыйк.


hello_html_m1c7d87fe.png

Минем туган авылымның

Сөзәктер озын таулары.

Нәкъ шул тауның асларында

Челтери чишмә сулары.


Кичтән почтальон апа

Өйгә хатым китерде.

Иртәгесен аяз көндә

Үлем хәбәрем ишетелде.


Минем хәбәрне ишетеп,

Абыем, өнсез калдың.

Әни, бәгърем, җан кисәгем,

Син соң ниләр уйладың!?


Көнчыгыштан искән җилләр

Бигрәк тә салкын исәр.

Мине күргәч, әти-әни,

Туганнар ничек түзәр?


Башыма да китермәдем

Шул якларга баруны.

Чәчәк кебек яшь гомерем

Шунда өзелеп калуны.


Абыйларым, килеп алып,

Бик изгелек кылдыгыз.

Туган җирем куенына

Кабер казып салдыгыз.


Тату иде безнең гаилә,

hello_html_m32f754d6.pngБез бит биш бала үстек.

hello_html_m1c7d87fe.pngНәрсә булды, һич сизмәстән

Бик тиз таралып беттек.


Әнием, өстәл өсләреңдә

Гвоздика, каллар тора.

Һәммәгез сабыр булыгыз,

Рәсемем елмаеп тора.


Әти-әни, туганнарым,

Мине искә алыгыз.

Сез миңа чардуган корып,

Фамилиямне языгыз.


Чөйгә элгән шинелемә

Тузаннар кундырмагыз.

Рамазан аенда үлдем,

Догадан калдырмагыз.


Авылдашлар, күршеләрем,

Мәңге бәхил булыгыз.

Һәр елны февраль аенда

Мине искә алыгыз.


Мин уйнаган гармуннарым

Моңлы көйләрне уйнар.

Әти-әни, туганнарым

Шул чагында ни уйлар!?


Бакчалар гел шау чәчәктә,

Үсә анда биш йөзем.

18 яшьлек” гомер өзелде,

Әйтәмен соңгы сүзем.


hello_html_m32f754d6.pngӘти-әни, абыйларым,

hello_html_m1c7d87fe.pngЭнем, яраткан апам.

Кайгырмагыз, еламагыз,

Җырымда сезгә кайтам.


Алыгыз да, тыңлагыз сез

Мин җырлаган җырларны.

Матур көннәр бик күп булды,

Искә алыгыз шуларны.


Атау тауларын менгәч тә,

Исәр җилләр уралып.

Язмыш дигән усал җилләр

Китте дөньядан алып.


Балан ачы дия-дия,

Сез аны сындырмагыз.

Никтер язмыш кырыс булды,

Догадан калдырмагыз.


Иптәшләрем, дус кызларым,

Мине оныта күрмәгез.

Гел димимен, ара-тирә

Каберемне күзләгез.


Бу юлларны укыганда,

Гаепләп калдырмагыз.

Язмышларымны белмичә

Әллә ни уйламагыз....

hello_html_m15620f7c.jpg




hello_html_m32f754d6.pnghello_html_m32f754d6.png

hello_html_m1c7d87fe.png

Фаилә бәете

Бу бәет Өскебаш авылында яшәүче Гаптерәүф абыйның вафат булган кече кызына багышлана


Яшьләй чыктым, ахры, кияүгә мин,

Иремне дә яратып яшәдем.

Түбән Өскебаш урта мәктәбендә

Тәрбияче булып эшләдем.


Бала табу өчен озаттылар

Кукмараның больницасына.

Карынымда яткан бала дагын

Бүген никтер каты борчыла.


Нинди бәхет бит ул ана өчен-

Балаң булу, нәсел калдыру.

Аның матур киләчәген уйлап,

Тәүге тапкыр бала тудыру.


Күз алдыма килде шул минутта,

Бала тотып, аны сөйгәнем.

Яшь баламны кысып кочагыма,

Күкрәгемә терәп имезгәнем.


Авырайганнан - авырая хәлем,

Зинһар өчен, ярдәм итегез.

Үләмен бит, мине ишетәсезме,

Врачларга барып әйтегез.


Балам туды, ләкин авыр хәлем,

Мөмкин булмас җирдә яшәргә.

hello_html_m32f754d6.pngМөмкин булмас газиз улкаема,

hello_html_m1c7d87fe.png

Улым” диеп, назлап дәшәргә.


Марат” диеп исем кушыгыз сез

Күз нурыма, йөрәк парәмә.

Эх, син, язмыш, мине әрәм итеп,

Баламны да, яме, әрләмә.


Туганнарым, аны кимсетмәгез,

Сиздермәгез ятим икәнен.

Егет булгач кына сөйләгез сез,

Әнисенең ничек үлгәнен.


Ә син, әнкәм , бар өметем синдә,

Ятим итмә минем улымны.

Үз балаңдай аны якын күр син,

Кызганма аннан нурлы йөзеңне.


Мин бирәсе ризыкны бир аңа,

Һәм иркәлә әнкәсе өчен дә.

Ул озак итеп яшәсен дөньяда-

Үзе өчен, минем өчен дә.


Әнкәй бәгърем, авырая хәлем,

Сүнә бара соңгы өметем.

Хуш син, Марат улым, хуш мәңгегә,

Беренче шатлыгым - соңгы өметем.


Хушыгыз сез, дуслар, рәнҗемәгез,

Иртә китте диеп дөньядан.

Нишлим инде язмыш шулай кушкач,

Терелә алмадым бит баладан.


Һәммә халык! Ишетегез мине:

hello_html_m32f754d6.pngУлымны сез ятим итмәгез.

hello_html_m1c7d87fe.pngЯтим балага карагандай карап,

Яшь баланың йөрәген китмәгез.


Улым! Ишет соңгы сүзләремне:

Намуслы бул, яшә рәхәттә.

Якын килмәсен сиңа бәхетсезлек,

Гомерең узмасын синең михнәттә.


Әни үлде” диеп , онытма син,

Килгәләп йөр минем каберемә.

Исәнме, әнием , менә мин килдем”, – дип,

Эндәшерсең, яме, үземә.


Әнкәй бәгърем, беләм, авыр сиңа,

Югалтасың төпчек кызыңны.

Шул кызыңның йөзе, төсе итеп,

Кара инде хәзер оныгыңны.


Елама син ,әнием, минем өчен,

Елап кына коткара алмассың.

Елап кына газиз кызкаеңның

Йөрәгенә җан кертә алмассың.


Үлем карчыгы керде түгелме соң?

Керде дәген, миңа ябышты.

Мәңгегә дип йомдырды ул күзне,

Әллә язмыш, әллә ялгышты.


Хуш син дөнья, мин йокыга талам,

“Тор, кызым”,- дип, мине уятмагыз.

Өскебашта туып, яшәп киткән

hello_html_m32f754d6.png Фаиләне сез онытмагыз!

hello_html_m1c7d87fe.png

Габдрахманов Равил һәм Сәкинә бәете

Бәет Аксыбы авылыннан ике бертуганга багышлана


Кулымдагы йөзегемнең

Исеме була Равил.

Жир асларында ятса да,

Күз алдымда тора ул.


Абау алла дисәм дә,

Дисәм дә, димәсәм дә,

Үзен күргән кебек булам

Киемнәрен күрсәм дә.


Бакчадагы шомыртымның

Чәчәкләре бер төсле.

Арасында берсе алсу,

Анысы Равил төсле.


Агыйделне кичәр идем,

Су өстендә йөзә алмам,

Балаларым исемә төшә,

Еламыйча түзә алмам.


Быел яңгырлар вак ява,

Вак яуса да,, чылата.

hello_html_6621bf37.pngИке балам исемә төшсә,

hello_html_m32f754d6.pngЖырлата да, елата.

hello_html_m1c7d87fe.png

Утырып агып китәр идем

Иделдәге салларга.

Башка килгән исәпләрне

Агызып булмый суларга.


Көмеш тарак алган идем

Чәчегезне тарарга.

Карточкагыз гына калды,

Сагынганда карарга.


Алма бакчасының юлы

Гөл бакчасына туры.

Күзем йомсам, күз алдымда

Ике баламның нуры.


Кулымдагы сәгатемнең

Исемнәре Нәфисә.

Нәфисә дә борчыладыр,

Равил төшенә керсә.


Урмандагы аланлыкта

Йөри болан баласы.

Ике баласы үлгәчтен,

Чактан калды анасы.


Машиналар менә алмый

Кукмара үрләреннән.

Үзем кереп ятар идем,

hello_html_m32f754d6.pngЧыксалар гүрләреннән.

hello_html_m1c7d87fe.png

Тал бөресе, тал бөресе,

Тал бөресе имәндә.

Ике яшь жан гүргә керде,

Яшибез генә дигәндә.


Агыйделдән агып килә

Канәфер тартмалары.

Елларга ничек түзәрбез,

Саргайта атналары.


Быел алган күк аткаем

Барган юлыннан кайтмый,

Читкә киткәннәр бер кайта,

Гүргә кергәннәр кайтмый.


Текә тауларга менгәндә

Ябышам үләннәргә.

Дога гына укыйсы калды

Гүрләргә кергәннәргә.


Әнә килә бер машина,

Төягәннәр таш кына.

Балаларым искә төшсә,

Йөрәк тышка ашкына.


Быел алган аткаемньң

Маңгаенда агы бар.

Әhello_html_6621bf37.pngз генә сабыр итәргә,

Шhello_html_m32f754d6.pngөкер, бер балабыз бар.

hello_html_m1c7d87fe.png

Сайрый кошкай, сайрый кошкай,

Сайрый кошкай моңлы итеп,

Сайрый кошкайлар моңлы итеп,

Тәк тә күңелләр китек.


hello_html_1ef2125a.jpg









Райнур бәете.

33 яшендэ 2 улын, 1 кызын. бөтен тормышын калдырып,

якты дөньядан мәңгелеккә китеп барган Аксыбы

авылы егете-Нуриев Райнурга багышлана.


Күңелле итеп үткәрегез

Уразаның гаетен.

Сез тыңлагыз, мин сөйлимен

Безнең Райнур бәетен.


68 нең көзендэ

Дөньяга килгән идем.

Әтием вә әниемә

Сөекле булган идем.


hello_html_m32f754d6.png

hello_html_m1c7d87fe.png

Язмыш миңа кырыс булды:

Аерды әнекәйдән.

Әби белән бабай мине

Үстерде бәләкәйдән.


Күңелдә сагыш булганда,

Гармун алдым кулыма.

Жырладым да, биедем дә,

Онытылды бар зарым да.


Матурлап рәсем ясадым,

Ходай бирде сәләтне.

Әби белән бабай мине

Тормышка да өйрәтте.


Укып чыгып, белем алдым,

Армиягә дә бардым.

Бик яшьли яратып йөргән

Кызны үземә алдым.



Олы итеп туй үткәрдек

Без Илсөярем белән.

Кунаклар да бик күп килде

Зур-зур бүләкләр белән.


Ике ул һәм бер кыз бирде

Ходай Тәгалә безгә.

Тик бергә, озак яшәргә

Насыйп булмаган безгә.



hello_html_m32f754d6.png

hello_html_m1c7d87fe.pngМатур итеп өйләр салдык,

Кирпечтән олы итеп.

Туганнар, дус, куршеләрне

Сокландырырлык итеп..


Каһәр суккан бер авырту

Килеп керде башыма.

Бәлки терелтерләр диеп,

Кердем пычак астына.


Башларымны бик күп төрле

Рәсемгә төшерделәр.

Терелә алмассың диеп,

Күнелне төшерделәр.

.

Кайттым Казан шәһәреннән

Үз аякларым белән.

Ике ай үтүгә чыкты

Җаннарым күкрәгемнән.

Җомга көнне жыелышып,

Безнең өйгә килдегез.

Аксыбыньң зиратына

Мине күмеп куйдыгыз.


Улым Нияз, улым Язнур

Һәм сөекле Язгөлем.

Онытмагыз, минем һәрчак

Сездә иде күңелем.


Мин кулыма гармун алсам,

Жырлый идек бергәләп.

Ә нәнием- Язгөлкэем

Бии, гүя, күбәләк.

.hello_html_m32f754d6.png

hello_html_m1c7d87fe.pngӘнекәем, мине бүтән,

Улым, димәссең инде.

Ходай безгә аерылырга

Үзе кушкандыр инде.


Райнур улың үлде, дигәч,

Йөрәгең өзелгәндер.

Минем кечкенә чакларым

Алдыңа тезелгәндер.


Райнур авырайган, дигәч,

Бабам да минем менде.

Җаным чыккан вакытымны

Үз күзе белән күрде.


Мине күмү өчен барча

Классташлар жыелды.

7 көн тулуга алар

Зәңгәр чардуган куйды.


Быел әле жәй аенда

Очрашу үткәрдек без,

15 ел күрешелмәгән,

Шатлыкны белсәгез сез!


5 ел узгач, тагын бергә

Жыйналырсыз, дусларым!

Бары мин генә булмамын,

Онытмагыз юл барын.


Минем каберемә килеп,

Дога кылырсыз инде.

Күпләр безгә, сездәй дуслар

hello_html_m32f754d6.pngБула алмас, ди иде.

hello_html_m1c7d87fe.png


Һәр ел саен каберемдә

Чәчәкләр үстерегез.

Урының ожмахларда булсын,

Классташыбыз, диегез.


Аксыбыдагы бәйрәмнәр

Минсез үтәрләр инде.

Илсөяремнең күзеннән

Яшьләр тәгәрәр инде.


Илсөярем, әнкәй, бабай,

Чәчегезне тарагыз.

Минем классташларны күргәч,

Үкереп - үкереп елагыз.


Кыш көнендә, салкын гүрдә

Рәхәт булмас, аңлагыз.

hello_html_m1e85917e.jpgҖомгаларда минем рухка

Дога кылмый калмагыз.






Фирдәүсә бәете.

Бәет Аксыбы авылы кызы Фирдәүсә

hello_html_m32f754d6.pngистәлегенә багышлана.

hello_html_m1c7d87fe.png

Ул хәзер юк, еламагыз инде ,

Үги әнисе һәм әтисе.

Куаныгыз, тынычланыгыз сез,

Үлде диеп безнең Фирдәусә.


Эт булып эт какмый чит-ят этне,

Каз таламый тавык- чебешне,

Үги ана нигә кыерсыта,

Кичерә алмыйм мин һич бу эшне.


Ник алмаган аны кочагына,

Үз кызыдай нигә сөймәгән?

Мескен бала чит кешегә кергән,

Үги ана өйгә кертмәгән.


Кыз авырган, соңгы хәлдә аны

Больницага илткән күршесе.

Әти кеше берни уйламаган,

Үз кызы бит- түгел чит кеше.


Хатын булгач, аңа берни тормый

Кыерсыту авыру баланы.

Көн күрсәтмә, диеп котырткандыр,

Бәлки үзе үги ананы.


Үз анасы әгәр исән булса,

Әле яшәр иде Фирдәүсә.

Әтисе дә бераз йомшар иде,

Кызын сөяр иде, югыйсә.


Бер дә уйламагандыр шул әти кеше,

Җинаятьче диеп хатынын.

Үги ана, бары син үтердең

hello_html_m32f754d6.pngБу атаның бала- алтынын.

hello_html_m1c7d87fe.png

Үлем алды безнең кулдан тартып ,

Кимсетелгән мескен ятимне.

Гөлләрне дә исни алмый хәзер,

Кояшны да күрми бит инде.


Казанга да аны больницага

Кукмарадан врач китергән.

Нигә китермәгән үз әтисе,

Ничек оялмый ул кешедән?!


Кайберәүләр үлсә бу дәү йортта,

Яннарына килә семьясы.

Ул мескеннең үлеп барган чакта,

Янында тик Мәрьям апасы.


Хайваннар да какмый бит бер-берсен,

Эт булып, эт ялый чит этне.

Әллә шушы хәлгәме уфтанып,

Кара болыт каплады күкне.


Уяндым мин куркып, калтыранып,

Ул вакытта ярты төн иде.

Күрше палатада авыру кыз-

Фирдәүсәкәй, сеңлем юк инде.


hello_html_m597e1cb7.jpg



Әткәй бәгърем ялгыз кабердә...

hello_html_m32f754d6.pngАксыбы авылының алтын куллы остасы Габдулла абый

hello_html_m1c7d87fe.pngистәлегенә багышлана.


Яши белеп яши җирдә кеше,

Егәрле чак- яшьлек чорында.

Тормыш ачкычларын йөртә, гүя,

Корычтай нык, армас кулында.


Ача, гүя, тормыш ишекләрен,

Яши башлый,барысын өйрәнә.

Һәр нәрсәгә чиксез куана ул,

Мин яшим бит, диеп сөенә.


Агач яфрак яра, чәчәк aта,

Кайберләре сына, югала.

Кешеләр дә шулай, чәчәк чакта

Китеп бара кара дөнъяга.


Белмәдеңме, әткәй, явыз үгез

Сөзәргә дип сиңа килүен.

Чәчәк атып, балкып яшәгәндә,

Белеп кенә тормыш кадерен.


Шулчак кинәт караңгылык иңгән,

Бар дөньяны ярып уртага.

Тукталгансың, артка чигенгәнсең,

Карап-карап күккә, утарга.


Менә шулчак сиңа авыр булган,

Бар нәрсәдән ярдәм көткәнсең.

Уйладыңмы икән гомереңнең

Кара күмер булып көясен


Нигә генә,әткәй, безнең гөлләр

Яфрак ярды, чәчәк атмады.

hello_html_m32f754d6.pngЯмьнәр биреп, үсеп утырганда

hello_html_m1c7d87fe.pngКара төтен килеп каплады.


Көйдерсә дә үлем ялкыннары,

Yceп китте алар, яшәрде.

Авыр булды,үсеп китсәк тә без,

Күздә һаман ачы яшь әле.


Ах, бу үлем дигән явыз нәрсә,

Нигә микән шулай котыра,

Яшен-картын сорап, уйлап тормый-

Үлем түшәгенә яткыра.


Больницада ак халатлар кигән

Зур врачлар сине дәвалый,

Коточкыч бу үлем тырнагыннан

Алар гына алып калалмый.


Яшь йөрәгең яна,сүнми һаман,

Тыныңны син көчкә аласың.

Ләкин инде менә кинәт кенә

Күзең йомыла, һушсыз каласың.


Тын каласың, яшь йөрәгең туктый,

Өзгәләнә Бәгърең-хатының...

Ач күзеңне,зинһар,бер кара”, -дип,

Сине кочып елый алтының”.


Юк шул инде, ишетмисең аны,

Күрә алмыйсың аның йөзләрен.

Ишетә алмассың шул инде хәзер,

Хатыныңның җылы сүзләрен.


Зур карават идән уртасында,

Одеалга сине төргәннәр,

hello_html_m32f754d6.pngЕлый-елый,”Әти,җаным”,-диеп

hello_html_m1c7d87fe.pngБалаларың анда килгәннәр.


Авыл халкы тулган өебезгә,

Бии-бии елый 3 бала.

Нигә,әти, безне ятим итеп,

Китәсең син кара дөньяга.


Әниебез,мескен,карап тора,

Сулып калган ябык йөзләре.

Безне юатырга сүзләр эзли,

Шундый моңлы карый күзләре.


Әткәй бәгърем, безнең кадерлебез,

Күзләреңне ач та, коч безне.

Безнең өчен тормыш сүнәчәк бит,

Югалтасы килми бит сине.


Юк шул инде,гомер чәчәккәең

37 яшътә өзелде.

Ниләр генә әйтеп еласак та,

Ике яшәү килми бит инде


Синең кулың, гүя, алтын иде,

Коеп куя идең өйләрне.

Алны-ялны белми, гел эш белән

Уздырдың син матур җәйләрне.


Тагын кабат җиргә җәйләр җиткәч,

Гөлбакчада пешәр чияләр.

Алтын куллы абый кайда? ”-диеп,

Сине сагынып, яшен түгәрләр.


Алмагачың шау чәчәккә күмелер,

Җиләкләрең пешәр кызарып.

hello_html_m32f754d6.pngШомыртларың һәм дә баланнарың

hello_html_m1c7d87fe.pngШаулашырлар сине кызганып.

Барчасы да алар сине көтәр,

Барчасы да сине сагыныр.

Син яраткан матур кошчыгың да

Моңсу гына канат кагыныр.


Шул чакларда инде өзелер үзәк,

Сандугачлар сайрар тирәктә.

Ялгызлыктан шашып, моңсуланып,

Урын таба алмас йөрәк тә.


Син үзең дә,әти, сагынырсың

Әнине һәм ике кызыңны.

Әле ярый безгә маяк итеп,

Калдыра алдың газиз улыңны.


Бик тә авыр булыр инде сиңа,

Әткәй бәгърем, ялгыз кабердә.

Юксынырбыз, мәңге сагынырбыз,

Чыкмассың син күңелдән бер дә.



hello_html_m21031cac.jpg



hello_html_m32f754d6.pngВалера бәете

hello_html_m1c7d87fe.pngБу бәетне Түбән Кама шәһәрендә милиция булып эшләүче улым явызлар кулыннан үтерелгәч яздым.

Әнисе Анна.


И Ходаем, дип башладым

Бәетемнең башларын.

Караңгы җир асларына

Керде, балам, башларың.


Кайтам, диеп киткән идең,

Балам минем, багалмам.

Инде нурлы йөзләреңне

Башкача күрә алмам.


Әллә сизенгәнгә микән

Сине бигрәк сагындым.

Тиз көннәрдә күрештер, дип,

Ходаема ялындым.


Бирделәр шомлы хәбәрләр,

Тетрәнде бөтен гәүдәм.

Башымнан чыкты сөремнәр,

Бу хәлгә ничек түзәм?


Биек тауга менә алмадым,

Аякларым тайганга.

Канатларын каердылар,

Акмый кайгы суларга.



Алып кайттылар баламны,

Кызыл грубка салып.

hello_html_m32f754d6.pngТордым бу әче кайгыдан,

hello_html_m1c7d87fe.pngБер мәлгә өнсез калып.


Ята груб эчләрендә,

Битләре тулы яра.

Туган-үскән үз өендә

Торды бер сәгать бала

.

Кулларын да тоталмадым,

Жыладым да,жыладым.

Шашып җылаган чагымда

Бәхиллек алалмадым.


Килен,кода-кодагыйлар

Шундый да яхшы иде.

И, ходаем, ниләр булды,

Ничек яшәрмен инде?


Бала ана карынында,

Әти, дип дәшә алмады.

Күздән тама кайнар яшьләр,

Дөнья гаме калмады


8нче июль төнендә

Җаннарың чыкты синен.

Сентябрьнең жидесендә

Малай тудырды килен.


Бала тудыру йортыннан

Балаңны алалмадың.

Киленемнең кулларына

Чәчәкләр биралмадың.


Жаның йөрде елый-елый,

Гәүдәң ятты гүрләрдә.

hello_html_m32f754d6.pngҺай,өзелә үзәкләрем,

hello_html_m1c7d87fe.pngКалырмынмы чирләргә?


Газиз балам Тимурымны

Әтисез калдырдылар.

Мин-ананың йөрәккәен

Утларда яндырдылар.


Тәрәз төбем шау чәчәктә,

Яраны бар, бар кына.

Чи итләргә утлар капмый,

Саргаям салмак кына.


Әнкәйләргә бигрәк авыр

Балалар кайгылары.

Тимурыма да авыр булыр

Әтисез булулары.


Өебездән ерак түгел

Үсә бөдрә ак каен.

Кабер ташын кочып елыйм,

Сине сагынган саен.


Иптәшләрең бик күп кайтты

Соңгы юлга озатканда.

Шундый авыр булды миңа

Груб тактасын япканда.


Тешерделәр баулар белән

Бигрәк тирән гүрләргә.

Түзә алмаслык авыр булды,

Улым, сине күмгәндә.


Кайта ана зиратлардан,

Айкала да чайкала.

hello_html_m32f754d6.pngБала бавыр итләре бит,

hello_html_m1c7d87fe.pngИ ятим,Газиз ана!


Тимур улым,кайткалагыз,

Мин бит көтеп торырмын.

Сезне күргәч, Валерамны

Күргән кебек булырмын.


Ходайдан сорарга кирәк

Теләкнең кайсыларын?

Беркемгә дә күрсәтмәсен

Балалар кайгыларын.



hello_html_m1c7d87fe.pnghello_html_m661757b4.jpg


Нурәхмәт бәете

Яңа ел бәйрәме көнне Казан шәһәрендә вәхшиләрчә үтерелгән авылдашыбыз - бик тә талантлы җырчы Нурәхмәт Мөхәммәтҗановка багышлана.


Бисмилләһи дип башлыймын

Мин тәүге сүзләремне.

2006 нчы – Эт елы”

Йомдырды күзләремне.


hello_html_m32f754d6.pngЯңа ел белән котладым

hello_html_m1c7d87fe.pngБарча туганнарымны.

Бары вәхшиләр кыйдылар

Бит газиз җаннарымны.


Төнге урамны яктыртып,

Күктә ай калыкты.

Казан дигән зур калада

Газиз җаннарым чыкты.


Явыз затлар җәзалагач,

Авыр булды хәлләрем.

Туганнарыма ишетелде

Үзәк өзгеч хәбәрем.


Минем үлемне ишеткәч,

Тетрәнгәндер Әнкәем.

Тәкъдиремә язылгандыр,

Дип аптырап әйтәем.


Туганнарым, авылдашлар,

Зур изгелек кылдыгыз!

Гәүдәмне сез Аксыбымда

Кабер казып салдыгыз.


Әнием һәм туганнарым,

Шок хәлендә калдыгыз.

Инде миңа авырсынмый,

Берүк дога кылыгыз.


Авылымны чын күңелдән

Ярата белә идем.

Аксыбыма җырланасы

Җырларым калды минем.

hello_html_m32f754d6.png

hello_html_m1c7d87fe.pngИзге чишмәле Аксыбым,

Талда сайрый сандугач,

Хәзер бары сокланырмын,

Каберемнән карагач.


Изге чишмәбез сулары

Сихәт бирә җаннарга.

Бәхет телим барыгызга

Һәр туачак таңнарда.


Газиз әни, туганнарым,

Бәхил булыгыз инде!

Әни һәрчак:”Җырлап йөрмә,

Эшкә кер”,-дия иде.


Язмыш шулай язылгандыр,

Кирәк сабыр итәргә.

Миңа язылгандыр инде,

Бигрәк яшьләй китәргә.

Мин җырлаган “Алмагачы”н

Сез онытмый җырлагыз.

Минем җырларымны барлап,

Тасмалардан тыңлагыз.

Таңнар атсын алсуланып,

Кояш чыгып җылытсын.

Авылдашлар, якташларым

Нигә мине онытсын?!.


Су буенда, тирәклектә

Гөрләр Сабантуйлары.

Нурахмәт тә бар иде, дип,

Уйлагыз сез уйларны.


hello_html_m32f754d6.png

hello_html_m1c7d87fe.png

Соңгы сүз

Бергә үскән яшьлек дустым Габделхайга багышлыйм

Галиәхмәт Гатин

Ниләр диеп башлыйм икән

Истәлегем башларын?

И Габделхай, урта яшьтә

Нигә безне ташладың?


Күрше идек, бер яшьтә без,

Тәгәрәп бергә үстек.

Яшьтән ат сакладык бергә,

Сарык көтүе көттек.


Шук идек – Мокамай кебек,

Шактый зыян да салдык.

Тавык йомыркасы урлап,

Кибеттән тәм-том алдык.


Гармунда син уйный белдең,

Моңланып җырлый идең.

Диңгездә хезмәт иттең син,

Саулыкка бик нык идең.


Кызларны бергә сайладык,

Син матур оя кордың.

Нишләдең, Хай, нишләдең син?

Ел арты уза елың.


Син исәндә, Киндерледә

Таллар кистек без бергә.

Нишләдең, Хай, нишләдең син?

Без түгел инде бергә.

hello_html_m32f754d6.png

hello_html_m1c7d87fe.png

Ашыгып киттең, яшь идең,

Ходай биргәндер чирләр.

Гафу ит, дип әйтмим сиңа,

Без бит идек чын ирләр.


Син юк инде, сагынырбыз,

Минем тагын бер дус ким.

Әй Габделхай, синең белән

Дөньялар иде бит киң.


Артык язмыйм, күзләрдә яшь,

Истәлекләр күп алар.

Кабереңдә шиңмәсеннәр

Утыртылган розалар.


hello_html_m6f8355fb.jpg




Рhello_html_m1c7d87fe.pngәфкать абый бәете


1hello_html_m32f754d6.png996 нчы елның 14 нче июлендә, 39 яшендә сөекле хатынын, 3 баласын ятим калдырып, Чәкәш буасында суга батып үлгән Рәфкать абыема багышлыйм.

Сhello_html_m1c7d87fe.pngеңлесе Сәрия.


Нидән генә башлыйм икән

Бу язмамның башларын.

Абый җаным, бик сагынгач,

Бәет яза башладым.


Алты туган үскән идек,

Туптай тәгәрәп кенә.

Чәкәш буасы суына

Саклыйм бүген дә кинә.


14 нче июль көне

Китте җанны бәргәләп.

Эсселәп су коенгансыз,

Һәммәгез дә бергәләп.


Бала җанлы идең, абый,

Күңелләрен күргәнсең.

Һич кенә дә сизмәгәндә,

Чумгач, күренмәгәнсең.


Язмыш шулай язылгандыр,

Шаһиттер бары ходай.

Юксынабыз, сагынабыз,

Нигә дип булды болай?


Башта авылда тордыгыз,

Аннан Чәкәштә, күчеп.

Тормыш юлдашың-Рәмзияң,

Түзгәндер, белмим, ничек?


Вакыт дигәнең шулай бит,

hello_html_m32f754d6.pngТормышлар дәвам итә.

hello_html_m1c7d87fe.pngКызларың да, Алмазың да

Нәкъ менә синең төстә.


Гармуннарда уйный идең,

Теттереп бии идең.

Суларда йөзгән чагыңда

Аруны белми идең.


Кулың алтын иде синең,

Һәр эшкә идең оста.

Комбайннар иярләдең,

Солдатта булдың- постта.


Техниканың серен белдең,

Син бит инженер идең.

Балта эше тәртибен дә,

Абый, син яшьтән белдең.


Тирә-юньдә һәр кешегә

Булдың һәрчак ярдәмчел.

Җаның ярып бирә идең,

Булмадың берчак көнчел.


Үләсе көнеңдә миңа

Син китердең бит җиләк.

Ике чиләк виктория-

Әйтерсең, миңа бүләк.


hello_html_m1c7d87fe.pngКыз туганны якын итү-

Диләр бит- изге савап.

Никләр болай булды соң,дим.

Таба алмыймын җавап.


Безгә инде, абый җаным,

hello_html_m32f754d6.pngДога кылырга кала.

hello_html_m1c7d87fe.pngСин ташлап киткәннән бирле

Юктыр йөрәккә дәва.


Бигрәк яшьләй киттең, абый,

Бер авыртмый, сау килеш.

Тормышыңны дәвам итә

Синнән туган 3 җимеш.


Кабереңне гел дә күзләп,

Бизли барып торабыз.

Тыныч йокла, абый җаным,

Көн дә дога кылабыз.



hello_html_m79d8d198.png


Рамил бәете.

Аксыбы авылында туып, Түбән Кама шәһәрендә яшәүче

әниемнең бертуганы – Каюм абыемның улы Рамилгә багышлыйм.

Җәләлиева Рузилә.


hello_html_m32f754d6.pngМартның матур бер көнендә

hello_html_m1c7d87fe.pngЧыгып киттем өемнән.

Азрак йөреп кайтам, диеп,

Куртка элдем иңемә.


Утырдым да машинама,

Чаптым шәһәр читенә.

Гараж ишекләрен ачкач,

Ай-һай, булды читен лә.


Уйладым мин алдагысын,

Хәзергесен, үткәнен.

Һәм дә берни уйламыйча,

Утырдым тик, хисләнеп.


Ниләр генә әйтсәгез дә,

Сез дөресен белмәссез.

Йөрәгемдә ни булганын

Беркайчан да сизмәссез.


hello_html_m7e9276fc.png


Утырып мин машинама,

Матур җырлар тыңладым.

Өйгә кайтасымны белгәч,

Ай, өзелде җаннарым.


Башларымнан күпләр үтте

hello_html_m32f754d6.png Шул сәгать эчләрендә.

hello_html_m1c7d87fe.png Кечкенә улымны уйлап,

Яшь килде күзләремә.


Никләр яптым ишекләрне,

Никләр алай эшләдем?

Ишекләрне ачкан чакта

Ни әйтер иптәшләрем?


Минут белән сәгать үтте,

Ә сәгать белән көннәр.

Рамил һаман кайтмый, диеп,

Борчылды өйдәгеләр


Эндәштегез телефонга,

Телефон җавап бирми.

Сораштыгыз дусларымнан,

Алар берни дә белми.


Ә мин монда утырамын,

Башларым түбән иеп.

Гафу итегез мине, дип,

Тизрәк килегез, диеп.


Үзем тормакчы буламын,

Тик аяклар селкенми.

Шалтыратыйм әле димен,

Ә бармаклар бөгелми.

hello_html_m32f754d6.png

hello_html_m1c7d87fe.pngШунда өзелде җаннарым,

Күңелләрем сыкрады.

Әти-әниемне уйлап,

Бар фикерем чуалды.


Үлем бит ул- авыр нәрсә,

Алай ярамый иде.

Нишләп әле болай, диеп,

Киңәш сорарга иде.


Сорамадым шул киңәш тә,

Беркемгә дә әйтмәдем.

Хәзер кайтам, дигән булып,

Бу эшне ниятләдем.


Әти-әни, һәр минутта

Зарыгып көткәнсездер.

Улыбыз кайтмый һаман, дип,

Яшегез түккәнсездер.


Юк шул, әтием, әнием,

Мин кайтырга китмәдем.

Шулай дөрес булыр, диеп,

Ишекләрне бикләдем.


Ишекләрне бикләдем дә,

Барысын уйлап утырдым.

hello_html_m32f754d6.png Газлы һавалар иснәгәч,

hello_html_m1c7d87fe.png Бар газабым онытылды.


Әтием, энем һәм дусларым

Килделәр минем янга.

Гараж ишекләрен ачкач,

Калды барысы таңга.


Әтием, шул минутларда

Нишләдең мине күреп?

Кичер мине- Рамилеңне,

Булмады башка түзеп.

Килделәр тикшерүчеләр,

Нәрсә әйтсеннәр инде.

“Бу хәлләр булмас иде дә,

Үзе гаепле”,- диде.


Гаеплесен гаепледер,

Түзеп тора алмадым.

Эчемдәге сагышларны

Нигәдер басалмадым.

Алып та киттеләр мине

Больництагы моргка.

Караңгы бүлмәдә кундым,

Күренмәде ярык та.


Иртәгесен, әнием- бәгърем,

Мине алырга килдегез.

hello_html_m32f754d6.png Ап-ак кәфеннәргә төреп,

hello_html_m1c7d87fe.png Өемә алып киттегез.


Тәрәз төбемә кайтканда,

Туганнар җыелганнар.

Дуслар канәферләр белән,

Кайгыдан коелганнар.


Һәр кешенең йөзе моңсу,

Һәрберсе елый иде.

Әйтәсе сүзем булса да,

Әйтә алмыйм бит инде.


Гафу итегез, барчагыз,

Әгәр булдыра алсагыз.

Мин бит инде бүтән кайтмыйм,

Бәхилләшми калсагыз...


Аннан киттек зиратларга,

Автобус белән барам.

Ә шәһәрдә калды минем

Кечкенә улым- балам.


Улым Руслан, гафу ит син,

Мин калдырып киткәнгә.

Мине беркайчан онытма,

Кичер, исеңә төшкәндә.


Әтием, әнием, туганнарым,

hello_html_m32f754d6.pngСез дә оныта күрмәгез.

hello_html_m1c7d87fe.png Рамилебез бар иде, дип,

Каберемне күзләгез.

Светам- бәгърем, син дә мине

Гел онытып бетермә.

Безне ташлап китте, диеп,

Ачуыңны китермә.


Син кил минем каберемә

Чәчәкләр утыртырга.

Моңсу чакларың булганда,

Күңелең бушатырга.


Кама суы буйларында

Күтәрелә томаннар.

Мин мәңгелек җиргә киттем,

Сау булыгыз, туганнар.



Салкын җирләргә салдыгыз

Кадерле улыгызны.

Изге догалар кылдыгыз

Күтәреп кулыгызны.


Аннан кайтып киттегез сез,

Берүземне калдырып.


hello_html_m32f754d6.pnghello_html_m32f754d6.png

hello_html_m1c7d87fe.pngЭнем, сеңлем каршы алды,

Ак атларга утырып.


Мин ятамын тар гүрләрдә,

Туфракны мендәр итеп.

Атна кичендә килермен,

Догалар өмет итеп.


Әти-әни, үлсәм дә мин,

Сезне уйлап ятармын.

Сезнең йөргән юлыгызда

Чәчәк булып атармын.


Энем Раил, кичер мине,

Кемгә абый диярсең?

Мин исләреңә төшкәндә

Ничек итеп түзәрсең?


Әти-әни, бәйрәмнәргә

Туганнарым җыелыр.

Алар булып, мин булмагач,

Күзегездән яшь коелыр.


Әти-әни, минут саен

Исегезгә төшәрмен.

Шәһәр зиратлары аша

Җилләр булып исәрмен


hello_html_m32f754d6.pngӘнием- бәгрем, иртән торгач,

hello_html_4bd3dc19.jpghello_html_m1c7d87fe.png

Кояш төшәр тәрәзгә.

Күбәләк булып килермен, Иртәләрен бик әзгә.








Өскебаш авылында туып, үскән, укыган, Чаллы шәһәрендә укытучы булып эшләгән авылдашым- Рузиләгә багышланган

Зимфира хезмәттәше

Тыныч йокла, Рузилә


Ышанасы килми бу хәбәргә:

Яшьнәп яши белгән Рузиләне

Үлем белән тәңгәл итеп булмый-

Йөрәгемдә купты зилзилә.

Үзең чая, төскә-биткә матур,

Һәрбер эштә булдың алдынгы.

Ут борчасы кебек идең бит син,

Йолдыз булып янып калдыңмы?


Баскан җирләреңдә гөлләр үсте,

Гел яктылык сибеп йөрдең син.

Гhello_html_m32f754d6.pngаделсезлек килсә, өнәмәдең,

Үзеңне дә яклый белдең син.

hello_html_m1c7d87fe.png


Шиңәр инде гөлләр синсез җирдә,

Кимер яктылыгы көннәрнең.

Көлүеңнең чыңын алып килер

Сахралардан дала җилләре.


Газиз улкаеңны күрер өчен

Җаның очып кайтыр төннәрен.

Нигә, тәгъдир, шундый усал булдың?

Ник сүндердең яшәү шәмнәрен???



Тик бер атна элек улың белән

Киңәшмәдә алда утырдың.

Бала күзендәге бәхет нуры

Күңелләргә шатлык тутырды.



Яшь колынчак кебек Дамир улың

Уйнап кына йөрде хушланып.

Ятим калган сабый ничек яшәр,

Күпме елар үксеп, бушанып?


Тыныч йокла дияр идем сиңа,

Җаның тапса иде тынгылык!

Туганнарың җил-яңгырдан саклар

Үсмәс балаң кагып-сугылып.


Рузилә бәете


Тәкъдиремдә шулай язылгандыр:

Ямьле язда тудым дөньяга,

3hello_html_m32f754d6.png2 яшьтә очрап һәлакәткә

Кhello_html_m1c7d87fe.pngөздә күрдем гомер азагын.


Ашыктың шул, энем, кайтып җиткәч,

Зур тизлектә очты машинаң.

Шуңадырмы минем үлемемә

Иң ныгы да синдер ачыган.


Алып аттым читкә мин улымны

Әйләнгәндә аска машина.

Мине сыткан тимер авырлыгы

Төшмәсен лә адәм башына.


Бавырымны, бөеремне изде тимер,

Йөрәгемне кысты кыршуалап.

Сентябрьнең 14 нче таңын

Язмыш куйган икән тышаулап.


Минем өчен бүтән таң атмады,

Үз аңымда киттем дөньядан.

Үстерегез, әни, сабыемны,

Җибәрмәгез туган оядан!


Йөзем-төсем балам чагылдырыр-

Үземә бит бигрәк ошаган.

Әти-әни, сезнең янда улым

Чын тәрбия алыр, ышанам!


Озатырга мине соңгы юлга

ҖыелырсызҐ дуслар, туганнар.

Бу көн җаным яңгыр булып елар,

Ишелгәндәй күкләр тоелыр.


Керәселәр килми яшьли гүргә,

Калган булсам юлга чыкмыйча!!!

hello_html_m32f754d6.pngАк күбәләк булып мин кайтырмын,

hello_html_m1c7d87fe.pngӨркетмәгез аны беркайчан!


Еламагыз, зинһар, мине җәлләп,

Рухым көтә сездән догалар.

Эзсез китмәдем мин: күпме җанда

Миннән күчкән изге җылы бар.



...Язмышмы гомерен аз иткән?

Югары Өскебаш авылында яшәп, вакытсыз якты дөньядан киткән кадерле әнием - Равиянең якты истәлегенә багышлыйм. Кызы Миләүшә.

Кешегә гомерләр бирелә

Мең түгел, бары тик бер генә.

Нигә соң, нигә соң гомерләр

Бик кыска, бик кыска бирелә.



Килгәнбез, ләбаса, бу җиргә

Бик матур, бәхетле торырга.

Тик насыйп итмәдең, ходаем,

Әниемә гомерле булырга.



Кайгының агачлар башыннан

Йөрмәве, димен мин, хак икән.

Әтине, энемне һәм мине

Синнән ник аерды, ник микән?

45 яшь кенә иде бит,

Әнкәем, син гүргә кергәндә.

Соклана идем мин чәчеңә,

Син тарап, толымлап үргәндә.


Шундый да мул, рәхәт тормыштан

Туеп соң дөньядан кем киткән?

Нhello_html_m32f754d6.pngәкъ менә,нәкъ минем әнкәйнең,

Яhello_html_m1c7d87fe.pngзмышмы, гомерен аз иткән?



Килделәр туганнар, дусларың

Хәлеңне, әнкәем,белергә .

Бик авыр булса да хәлләрең,

Дидеңме, ник соң сер бирергә?



Иң соңгы сулышың алганда

Булдың син сабырлык өлгесе.

Сөйләшер хәлләрең калмагач,

Сизелде бәхиллек билгесе.



Соң тамчы күз яшең тәгәрәп,

Сиздерде безне ни көткәнен.

Аңладым иң якын кешемнең

Дөньяны калдырып киткәнен.

Әйтәсе сүзләрең булгандыр,

Тик әйтә алмадың, әнкәем.

Җаннарың күкләргә ашканда,

Нишләгәндер газиз әткәем?



Ә без - шул түземле ананың

Бер улы һәм кызы –чарасыз.

Әйтмичә, син эчтән сызгансың,

Балалар,- дип, -ятим каласыз”



Сине озаткан чакта, күрсәң әнкәй,

Кеше булды, хәйран калырлык.

Ә мин үксеп елап озатып калдым,

Ходаемнан сорап сабырлык...



hello_html_m32f754d6.png

hello_html_m1c7d87fe.png

Каты булды чирең бигрәк, әнкәй,

Ниләр булды, никләр авырдың?

Үз хәлләрең, әнкәй, хәл булса да,

Безнең өчен шундый кайгырдың.



Кызым минем, -дидең, -килә минем

Сине бик бәхетле күрәсем.

Кеше кебек шундый матур итеп,

Кияүгә дә килә бирәсем”.



Авырганда, алтын алкаларың

Үзең салып, миңа бирдең син.

Сиңа булсын, балакаем”, -дидең.

Алар миңа синең гел төсең.



Ник начар чир сине алгандыр,

Нигә генә безнең арадан?

Дога өмет итеп көтәсеңдер,

Беләм әнкәй, газиз балаңнан.



Син утырткан кызыл яраннар

Бу елда да чәчәк аттылар.

Бер кайгысыз шат йөзебезне

Сагыш-моңнар гына бастылар.



Көзен киткән барча кошлар да

Туган якка кире кайталар.

Бигрәк авыр безгә яшәүләр,

Синсез, әни, таңнар аталар.





hello_html_m32f754d6.png

hello_html_m1c7d87fe.png

Һәр таң саен күземне ачкач,

Телгәләнәминем йөрәгем.

Эх, дусларым, белсәгез лә икән

Әниләрнең ничек кирәген

.

Эх, әнкәем, минем яннарымда

Булсаң иде менә син хәзер.

Эштән арып өйгә кайтуыма,

Булса иде чәең, дим, әзер.



Эштән кайткач, әни, өйләргә

Керәм, никтер, бик салмак кына.

Анда кергәч, гүя, бүрәнәләр

Эндәшә күк миңа сак кына.



Кызыл буйлы матур путамны

Билләремә мин бәйләр идем.

Яннарымда, әнкәй, син булсаң,

Серләремне бер сөйләр идем.



Эшне кемдә эшли ала аны,

Тәртипләрен, һай, белсәң икән.

Шул эш тәртипләрен өйрәтергә

Әнием бәгърем, син булсаң икән.



Әйткән идең:”Әгәр дә мин китсәм,

Каласыз бит ятлар кулына”.

Кыен булыр диеп уйлангансың,

Бигрәкләр дә, әни, улыңа.



Төштә күрәм, әни, бары миңа

Дhello_html_m32f754d6.pngәшми генә кулың болгыйсың.

Бhello_html_m1c7d87fe.pngар төшемне гел яхшыга юрыйм,

Һаман да бит безне уйлыйсың.



Кайчакларда төшләремә кереп,

Гел әйтәсең миңа рәхмәтне.

Хак- Тәгаләм, бүтән күрсәтмәче

Кайгы-хәсрәт, авыр михнәтне.



Алларыма алып куйдым әле

Син бәйләгән ак, матур шәлне

Башларыма кереп карамады,

Күрермен дип, әни, бу хәлне.



Ап-ак карлар ява инде, әни,

Синең кабереңнең өстенә.

Дуска түгел, хәтта дошманга да

Килмәсен бу димен, һич кенә.



Дусларымның барысы , сөенә-сөенә,

Кайта әниләре янына.

Аккан яшьләремне сөртә-сөртә

Мин карыймын зират ягына.



Язмыш, язмыш, нигә син бик ачы,

Аямыйсың һичбер адәмне.

Әй, Ходаем,алдагы көннәрдә

Үзең бирсәң иде ярдәмне.






hello_html_m32f754d6.png

hello_html_m1c7d87fe.png


Эчтәлек





Аңлатма язуы 4 бит

Асылбикә бәете 5бит

Равил абый бәете 7бит

Хәмзә бәете 10 бит

Фаилә бәете 14 бит

Габдрахманов Равил һәм Сәкинә бәете 17 бит

Райнур бәете 20 бит

Фирдәүсә бәете 24 бит

Әткәй бәгърем ялгыз кабердә 27 бит

Валера бәете 31бит

Нурахмәт бәете 34 бит

Соңгы сүз 37 бит

Рәфкать абый бәете 39 бит

Рамил бәете 42 бит

Рузилә бәете............................................................................ 49 бит

Язмышмы гомерен аз иткән ................................................ 52 бит







hello_html_m32f754d6.png



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 18.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров259
Номер материала ДБ-270071
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх