Для всех учителей из 37 347 образовательных учреждений по всей стране

Скидка до 75% на все 778 курсов

Выбрать курс
Инфоурок География Другие методич. материалы“Безнең уен” интеллектуаль бәйгесе.

“Безнең уен” интеллектуаль бәйгесе.

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы

Баулы муниципаль районы

муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

5 нче санлы Баулы гомуми урта белем мәктәбе








Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Могыйнова Айсылу Альберт кызы







Татар теле һәм әдәбияты буенча интеллектуаль бәйге

























2020ел

Безнең уен” интеллектуаль бәйгесе.

Максат: 1) Логик фикерләүне, танып-белүне үстерерү; 2) Күзаллауларны киңәйтү, интеллектны үстерүгә ярдәм итү; 3) Дуслык, иптәшлек хисе тәрбияләү, күмәк уен күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итү.

Бурычлар: Кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар ярдәмендә татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.

Үткәрү формасы: интеллектуаль уен

Катнашучылар: 6-7 сыйныф укучылары

Уен кагыйдәләре:

Балалар ике командага бүленә. Чиратлап шакмакларны сайлыйлар һәм сорауга җавап бирәләр. Уенчыларның дөрес җавапларын жюри билгели. Дөрес җавап өчен команда 5 балл ала. Команда сорауга җавап бирә алмаса, икенче команда җавап бирә ала. Күбрәк балл җыйган команда җиңү яулый.

Җиһазлау: презентация, җырларның көйләре, проектор, битләр.


Уен барышы:

Алып баручы: Хәерле көн , кадерле дуслар! “Безнең уен” дигән бәйгене ачып җибәрергә рөхсәт итегез! Телебезнең, туган ягыбызның матурлыгына сокланмыйча мөмкин түгел. Туган телебезне, әдәбиятыбызны, төбәгебезне беләбезме без? Мәдәниятебез белән кызыксынабызмы?! Максатыбыз - шул сорауларга җавап бирү. Уен барышында сез шакмакларны үзегез сайлап аласыз һәм андагы сорауларга җавап бирәсез. Бәйгедә сезгә уңышлар юлдаш булсын!

Командаларның бер-берсен сәламләве.

Командалар чиратлап шакмакларны сайлыйлар һәм сорауга җавап бирәләр.


Туган телем- иркә гөлем

1. Бирелгән сүзләрдән мәкальне җыеп укырга.

Татлы, туган, тел, тел, торган,тел, сөйләп, анам. (Иң татлы тел туган тел, анам сөйләп торган тел.)

2. Телен, белем, җиде, бел, бел, йортның, җиде, төрле.(Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел.)

3.“Т” хәрефенә башланган татарча кеше исемнәрен әйтергә. (Тәнзилә, Тәлгать, Таһир,Талия һ.б. )

4. Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча һәр елны кайсы көнне Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә? (21 нче февраль)

5. Бөек шагыйребез Г.Тукайның “И туган тел” шигырен дәвам итәргә

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

... (Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.)


Баулы- туган ягым

1.Баулының баштагы исеме ничек булган? (Баллы елга )

2.Баулыга кайчан шәһәр статусы бирделәр? (1997 нче ел)

3.Баулы шәһәрендә Муса Җәлил истәлеге белән бәйле урыннарны санап чыгыгыз (М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты, М.Җәлил урамы, 6 нчы мәктәптә урнашкан М.Җәлил музее)

4.Шәһәребеәдә басыла торган район гәҗите ничек атала? (“Хезмәткә дан”)

5.Баулы территориясе буйлап нинди елга ага? (Ык)

 

Татар моңы

Көйләрне тыңлагыз, нинди җыр икәнен әйтегез.

1.”Бас кызым,Әпипә”

2.”И туган тел, и матур ел!”

3.”Кәрия-Зәкәрия”

Халык авыз иҗаты

1.Мәкальләрне дәвам итегез:

«Кем эшләми, шул ... (ашамый).

2.Аерылганны аю ашар, бүленгәнне ..... (бүре ашар).

3.Бу өзек нинди әкияттән?

Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:

  • Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче,” - дигән. (“Өч кыз” әкиятеннән)

4. Борын заманда бер авылда бер карт белән бер карчык торган. Карт карчыгына:

Карчык, син ипи пешереп куй, мин балык тотарга барып кайтыйм,— дигән.

Шуннан соң карт, бер күлгә барып, балык тоткан. Карт, балыкларны чанага төягән дә, өенә кайтырга чыккан. (“Төлке белән бүре” әкияте)

5.Табышмакның җавабын табыгыз

Ике туган:

Берсе ак булган,

Берсе кара булган. ( Көн, төн ).

Бәйрәмнәр, йолалар

1.Өзектә нинди бәйрәм турында сүз бара?

Язгы чәчүләр тәмамлангач, татар халкы үзенең иң зур бәйрәмнәренең берсен үткәрә.(Сабантуй)

2.Бу бәйрәм уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч,көн белән төн тигезләшкәндә, 22 нче сентябрьдә бәйрәм ителгән. Ул көнне камыр ашлары пешерелә, кешеләр өйдән-өйгә йөреп күңел ачалар. Бәйрәмнең  хуҗабикәсе алтын  сары толымлы булган. Кызлар аңа алтын сары башаклардан тәкыя үреп кидерткәннәр. (“Сөмбелә”бәйрәме)

3. Ул төрки һәм көнчыгыш халыкларында Яңа елны каршылау бәйрәме буларак уздырыла килгән. Бәйрәм көнне иртән иртүк 8-10 кешелек балалар төркеме урамнарга чыкканнар һәм, йорттан-йортка кереп, "нәүрүз әйтеп", йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Яшьләр бергә җыелып, уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кыз Нәүрүзбикә итеп сайланган. Җыелган халык "нәүрүз" җырлаган, бәетләр әйткәннәр. “Нәүрүз”бәйрәмен кайчан бәйрәм итәләр?(21 март)

4.Яз көне кара каргалар килгәч уздырыла. Балалар йорт буйлап такмак әйтеп ашамлыклар җыялар. Болында бу ашамлыклардан ботка пешерәләр.Учак янында биеп-җырлап күңел ачалар. Калган ботканы каргаларга сибәләр. (Карга боткасы)

5.Бу бәйрәмгә мулла чакырыла. Баланың битен ябып, мендәргә салып, мулла янына китерәләр.Ул баланың колагына аның булачак исемен һәм әтисенең исемен өч тапкыр әйтә. ( Исем кушу йоласы)


Ачык сандык

1.Сандыкта ниләр бар? 

Әнием ак сәйлән тезеп

Чиккән яшел бәрхетне.

Ул үзем кебек бәләкәй,

Ә исеме ….  (Түбәтәй)

2.Җырлый-җырлый сәхнәләрдә

Аларның биер чагы.

Кызларга бик килешә

Башындагы …  (Калфагы)

3.Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре. Аларны ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләрнеке гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Хатын-кызлар - каты табанлы, биек үкчәле һәм каюлыларны кияргә яратканнар. (Читек)


4.Татар халкының яраткан композиторы калфаклар кияргә бик яраткан. Аны халык яратып,“калфаклы сандугач” дип йөрткән. Композиторның исеме , фамилиясе ничек? (Сара Садыйкова)

5.Алар хатын - кызлар киеменең бер элементы булып саналган. “Канатлы”, бала итәкле булганнар, чәчәкләр, яфраклар, татар бизәкләре төшерелеп чигелгәннәр. (Алъяпкыч)


Татарстан-минем Республикам

1.Татарстанның президенты кем?  ( Рөстәм Миннеханов)

2.Татарстанның гимнын кем язган? ( Рөстәм Яхин)

3.Бу һәйкәл кемгә куелган һәм ул кайда урнашкан? (М.Җәлил һәйкәле, Кремль янында)

4.Бу кайсы театр бинасы? («Әкият» курчак театры)

5.30 нчы август нинди бәйрәм? (Татарстан Республикасы көне)


Күңелле тәнәфес

1.Санагыз, гаиләдә ничә кеше?

Әтием бар, Ә без аның

Әнием бар, Оныклары

Ике апам, Өчәү инде.

Әниемнең Шулай булгач,

Әнисен дә Без барыбыз

Бик яратам. Ничәү инде?

(Әти, әни, әби, ике апа, мин 6 кеше)

2.МАВЫКТЫРГЫЧ сүзеннән сүзләр төзе(Чык, тавык, авыр, кыргыч, тамыр, чатыр, каты һ.б)

3.Синдә бар, миндә бар — кешедә юк,

Казанда бар, өйдә юк;

Урманда бар — бер генә,

Җирдә-суда бер дә юк. (н хәрефе)

4.Ипи түгел, су түгел,

Авыр түгел, аз түгел,

Ансыз яшәү мөмкин түгел.

(Һава)

5.Ребус


Шушы яктан, шушы туфрактан без

1. Авылда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул монтерлар әзерләү курсында укый, аннары монтер булып эшли. 1957 елда армиягә алына. Биредә укчы-радист һөнәрен үзләштерү белән бергә спорт белән мавыгып китә. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып төшә. Сүз кем турында бара? (Фәнис Яруллин)

2. Баулыда эшчеләр поселогында туып-үскән баянчы, җырлар авторы, Татарстанның халык артисты кем ул? (Ганс Сәйфуллин)

3. “Сулыш” исемле шигьри китаплары өчен М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, 1985 елдан- ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре, 1988 елдан-”Халыклар дуслыгы” ордены иясе, 1995 елда “Җан авазы” китабы өчен Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе, 2001 елда “Татарстанның халык шагыйре “ дигән мактаулы исем кемгә бирелә? (Фәнис Яруллинга)

4. Күренекле язучы-прозаик, публицист, сынчы Миргазиян Юныс 1927 елның 25 маенда Татарстанның Баулы районында крестьян гаиләсендә туа. Миргазиянның бала һәм үсмерчагы сугышка кадәрге һәм сугыш барган авыр елларга туры килә. Авыл мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлаган Миргазиян, мәктәптә укуын ташларга мәҗбүр булып, колхоз эшенә җигелә. Миргазиян Юныс кайсы авылдан? (Исергәп авылыннан)

5. Баулы турындагы җырның исеме һәм башкаручысы кем? (Алсу Хисамиева “Эх, Баулы таулары”)


Жюри балларны санап, йомгак ясый.


Алып баручы: Бәйгебезне Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Фәнис Яруллинның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Читтә йөргән чакта, сагындырып,

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап, заманалар

Матур бәя бирсә эшенә, —

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

Туган ягыбызны, телебезне, мәдәниятебезне яратыйк, хөрмәт итик һәм аның белән горурланыйк!







Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Учитель географии
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Проверен экспертом
Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Основы религиозных культур и светской этики: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Основы управления проектами в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Экскурсоведение: основы организации экскурсионной деятельности»
Курс повышения квалификации «Управление финансами: как уйти от банкротства»
Курс повышения квалификации «Правовое регулирование рекламной и PR-деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Организация менеджмента в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Управление ресурсами информационных технологий»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности секретаря руководителя со знанием английского языка»
Курс профессиональной переподготовки «Организация системы менеджмента транспортных услуг в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Уголовно-правовые дисциплины: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Метрология, стандартизация и сертификация»
Курс профессиональной переподготовки «Гостиничный менеджмент: организация управления текущей деятельностью»
Курс профессиональной переподготовки «Организация процесса страхования (перестрахования)»
Курс профессиональной переподготовки «Стандартизация и метрология»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.