Тема: Безнең гаилә. 2 нче сыйныф (рус төркеме).
Максат:
: Белем бирү максаты:
Гаилә әгъзалары исемнәре белән
таныштыруны дәвам итү, сөйләмдә куллана белүгә ирешү
юлларын эзләү, табу, нәтиҗә ясау.
Фикер сәләтен үстерү максаты:
укучыларның фикерләү, күреп тану сәләтен үстерү,
сүзлек запасын баету.
Тәрбияви максат: Укучыларда үзләренең туганнарына
карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.
Материал: Р.З.Хайдарова, Н.Г.Галиева “Күңелле
татар теле” 2 нче сыйныф, Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 ел, Р.З.Хайдарова,
Н.Г.Галиева, Л.Ә. Гыйниятуллина “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле
укыту” 2 нче сыйныф, (укытучылар өчен методик кулланма), Казан 2016.
Җиһазлау:
мультимедия проекторы, презентация, индивидуаль карточкалар, сюжетлы рәсемнәр.
Дәрес
барышы:
I.
Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы:
1)
исәнләшү, уңай мотивация
тудыру:
-Исәнмесез
укучылар, утырыгыз.
Хәерле
көннәр сезгә!
Яратам
мин, яратам шул
Матур
теләк теләргә.
Онытты
дип уйламагыз,
Хәерле
көн сезгә дә!
Хәерле
көн үземә!
Дуслар,
туганнарга да!
Теләктән
читтә калмасын
Таныш
булмаганнар да!
Дежур
укучы кем икән бүген?
Дежур
укучы чыгышы.
Укучылар,бүген
нинди көн? Бүгенге һава торышы ошыймы сиңа? Елның нинди фасылы күбрәк ошый?
Артикуляцион
гимнастика:-Бүген дәрестә бик матур итеп
сөйләшер өчен телебезгә, авызыбызга гимнастика ясап алыйк, татар теленең
специфик сузык авазларын кабатлап китик. (татар авазларын кабатлыйбыз).
Фонетик
күнегү:
Ни-ни-ни
Бу
минем әни
Ти-ти-ти
Бу
минем әти
Бай-бай-бай
Бу
минем бабай
Ңел-ңел-ңел
Бу
минем сеңел
Нем-нем-нем
Бу
минем энем
Ам-ам-ам
Бу
минем апам
Бый-бый-бый
Бу
минем абый.
-
Укучылар, әйтегез әле, менә әни, әти, әби,
бабай барысын бергә нинди сүз белән әйтеп булыр иде?
-
Это когда все вместе-мама, папа,
бабушка,дедушка, что это? Как их мы можем
назвать
одним словом?
-
Гаилә- семья.
-
Без әйтеп киткән кешеләр кемнәр
алар?(Безнең якын кешеләр, наши родные люди).
II. Уку
мәсьәләсен өлешләп чишү этабы:
1)
уку мәсьәләсе кую:
Значит
о чем мы сегодня будем говорить? Нәрсә турында сөйләшүне дәвам итәчәкбез без
бүген? (Гаилә турында – о семье).
На каждом этапе нашей работы мы будем оценивать наши навыки и умения,
справились мы с заданиями или нет. И символически мы будем обозначить их
цветочками. К концу урока, я очень надеюсь, наша ваза будет полна цветами.
2. актуальләштерү:
Әйдәгез әле, хәзер өй эшен тикшереп үтик.
Сезгә үзегезнең якын кешеләрегез турында шигырьләр әзерләп килергә һәм
рәсемнәрен ясап килергә бирелгән иде. Рәхим итегез!
1 нче укучы әбисе турында:
Минем әби бик әйбәт,
Гел көлеп кенә тора.
Балакаем дип әйтеп,
Сөеп, иркәләп тора.
Ак яулыклы, көләч йөзле,
Шат күңелле, әйбәт тә.
Кем ул диеп сорыйсызмы?
Дәү әнием әлбәттә.
2нче укучы әнисе турында:
Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы.
Нинди бәхет – һәр баланың
Үз әнисе булуы!
3 нче укучы әтисе турында:
Уң кул була, сул кул була,
Ә уң кул була тәти.
Тәти кул белән ашарга
Өйрәтте мине әти!
Бабай турында 4 нче укучы:
Бабаем белән икәү
Без гел бергә йөрибез.
Бергә утын кисәбез,
Бергә карлар көрибез!
5 нче укучы абыйсы турында:
Минем абый көчле кеше
Баһадир төсле кеше
Ул зирәк тә, шаян да,
Акыллы да, әйбәт тә!
6 нчы укучы апасы турында:
Апам минем бик матур!
Күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була,
Ул өйгә кайтып кергәч.
7 нче укучы сеңлесе турында:
Мин сеңлемне яратам
Күп нәрсәгә өйрәтәм:
Укырга да, язарга да,
Җырлап та мин күрсәтәм.
3.Рәсемнәр ярдәмендә сүзләрнең тәрҗемәсен
кабатлау:
Әни-мама
Әти – папа
Әби – бабушка
Бабай – дедушка
Энем – младший брат
Абый – старший брат
Сеңел – младшая сестра
Апай – старшая сестра
4.”Буталчык сүзләр” уены:
Әби, бабай, әти, әни, сеңел, абый.
III. 5.Физкультминутка.
-Балалар,
без әз генә арып киттек. Әйдәгез ял минуты үткәреп алабыз.
Барыбыз бергә:
-Әни бармак, әни бармак, син кайда?
Мин монда, мин монда, сәлам сиңа! (Әти,
әби, бабай бармаклар белән дә шулай җырлана.)
6.Сүзлек белән эш итеп алабыз:
Зур-большой,
кечкенә-маленький,
матур-красивый, әйбәт-хороший, көчле-сильный,
нишли?-что делает?, кемне?-кого?, минем-мой,моя.
6.1.Рәсемдә
кемнәрне күрәсез? (әти, әни,әби, бабай, эне,сеңел).
Бу гаилә нинди? –Зур, кечкенә.
Бу әниме? Әйе, әни. Юк, әни түгел, әби.
Бу кем? –Бу әти. Әти нинди?-Әти көчле.
Бу кем? –Бу әби. Әби нинди?-Әби көчле.
6.2.
|
кибеттә
|
|
Әни
|
мәктәптә
|
эшли
|
Әти
|
заводта
|
|
|
бакчада
|
|
Сорауларга җавап бирү:
Әни кибеттә эшлиме?
Әти бакчада эшлиме?
6.3. Җөмләләр төзибез:
Зур, гаилә, минем. Безнең, алты, гаиләдә,
кеше. Заводта, әни, эшли. (1 укучы тактада эшли, калганнар дәфтәрдә язалар).
7. Слайдта рәсемнәр:
Әни, әти, әби рәсемнәре.
Текст: Бу минем әнием. Аның исеме-Света.
Бу минем әтием. Аның исеме-Егор.Бу-...(Дәвам итәргә).
8. Сорауларга җавап бирү:
Синең гаиләң зурмы?
Гаиләңдә ничә кеше?
Кемнәр бар?
Әниенне яратасынмы? Исеме ничек?
Әниең кайда эшли?
9.Диалогта
төшеп калган репликаларны кую:
-Света, синең гаиләң зурмы?
-...
-Синең гаиләдә ничә кеше?
-...
-Гаиләңдә кемнәр бар?
-...
-Абыең ничәнче сыйныфта укый?
-...
10. Табышмаклар:
Самый нежный,
самый добрый, самый любимый человек для всех людей на земле (әни).
Она вяжет всем носки и печет самые
замечательные пирожки и булочки (әби).
Кто научит гвоздь забить,
Даст машину порулить? (әти).
Кто всю жизнь работал,
Окружая заботой внуков, бабушку, детей? (бабай).
Это когда все вместе-мама, папа, бабушка,
дедушка (гаилә).
IV. Йомгаклау. Рефлексия.
-Укучылар,
әйдәгез хәзер дәрескә йомгак ясап, кабатлап алабыз. Без бүген дәрестә нәрсәләр
өйрәндек? (Что мы с вами делали на данном уроке?).
- Посмотрите, наша ваза полна
разноцветными красивыми цветами. Это значит, что мы с вами уже в полной мере
овладели знаниями и умениями о семье, о членах семьи. Афәрин!!! Молодцы!!!
11.Билгеләр кую.
Өй эше (бер эшне сайлап алалар:
1.
Үрнәк буенча гаилә агачын ясап килергә.
2.
Гаилә әгъзалары
турында табышмаклар, җырлар табып килергә.
Кушымта:
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.