Дәрес
темасы: Безнең гаилә.
Максат
:
-Сөйләмдә
гаилә әгъзаларын белдерә торган сүзләрне куллану күнекмәлә-ләре бирү,кеше
тормышында гаиләнең әһәмиятен күрсәтү.
-
Мөстәкыйль фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм үстерү, сөйләмнең
грамматик
төзелешен камилләштерү, сүзлек запасын баету.
-
Гаиләдә бер-береңә игътибарлык, ярдәмләшү һәм дуслык, үзара хөрмәт, ярату,
горурлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазланыш:
УМК
«Минем өем”, гаилә сүрәте, бармак уеннары, балаларның гаилә фотолары.
Барышы:
-Исәнмесез
, балалар!
-Балалар
, әйдәгез тәрәзәгә карыйк , көн нинди матур , бер- беребезгә карап елмаябыз. Без
бүген нинди матур .
-Балалар
, без матур сүзләр беләбезме соң? Белгән матур сүзләрне искә төшереп
бер-беребезгә әйтик әле.
-
Бик яхшы! Кәефләр күтәрелеп китте.Ә хәзер , минем сезгә дип
әзерләгән шигыремне укып китим эле.
Безнең гаиләдә
дүрт кеше –
Әти, әни, мин,
энем.
Матур яшәүнең бар
сере,
Татулык дип мин
уйлыйм.
Җир йөзендә бар
гаилә дә
Яшәсен иде тату.
Шул чагында булмас
иде
Ятимлек ачысын
тату.
Минем бүген бер
теләгем –
Гаиләмнең
бердәмлеге.
Бердәм гаилә, тату
гаилә –
Милләтнең
күркәмлеге
-
Балалар, мин сезгә бүген сезнең гаилә альбомнарыгыздан күргәзмә
әзерләдем, карагыз әле. Алар хәрбер гаиләдә бар. Альбомга якыннарның,
туганнарның кызыклы, сөенечле вакытта тошкән фотографияләрне куялар. Ә менә тагын
бер буш альбом, без анда үзебезнең төркемдә төшкән фотографияләрне куярбыз,
без дә бит сезнең белән
бер зур гаилә.
-Балалар,
сезнең өчен гаилә нәрсә ул?( балаларның җаваплары)
-Гаилә-
ул иң-иң якын һәм кадерле кешеләр.
-Балалар,
миңа сезнең гаиләгездә кемнәр яшәгәнен сөйләрсезме?
-Әмир,
син кем белән яшисен? (әни, әби, бабай)
-Балалар,
гаилә Илясныкы шикелле зур да һәм Әмирнеке шикелле кечкенәдә буларга мөмкин.
Кайбер
гаиләдә күп бала, ә бүтән гаиләдә бала бер үзе булырга мөмкин, яки, апайсы да,
энеседә, абыйсы да, сеңлесе дә юк.
-Зәлия,
синең абыен бармы? Кем сезнең зурырак? Сез абыең белән бергә нишлисез?
(балаларның җаваплары)
-Балалар,
әйдәгез эле “Әниемә бүләк” дигән шигырьне укыйк әле.(күмәк
сөйләү)
Җиләк
җыям, как коям
Әниемә
бүләккә
Монда
җиләк күп икән,
Аю
– бүре юк микэн?!
-Балалар,
миңа сезнең узегезнең гиләгез турында сөйләгәнегез бик ошады. Ә хәзер мин сезгә
хайваннарның гиләләре турында рәсемнәр карарга тәкъдим итәм.
-Бу
рәсемдә гаилә сүрәтләнгән дип әйтергә мөмкинме? Песигә үзенең балалары янында
рәхәт микән? Ул алар турында кайгырта микән?
-Дөрес
балалар. Хайваннар һәм җәнлекләр гаиләләре белән булганда рәхәт, узләрен тыныч
хис итәләр. Алар үзләренең балаларын кайгырталар, саклыйлар.
-Балалар,
ничек итеп гаиләбезне кайгырта алабыз? (балаларның җаваплары)
-Балалар,
бу рәсемдә кем сүрәтләнгән?(гаилә). Әйдәгез, шушы рәсемнәрдән гаилә төзик
әле(әби, бабай, әни, әти, кыз , малай сүрәтләре).
-Булдырдыгыз,
әфәрин! Ә хәзер, узебезнең гиләне бармаклар ярдәмендә күрсәтик.
Уң
кулыбызны табыйк,
Әйдәгез,
уйнап алыйк.
Бу
бармак- бабай
Бу
бармак- әби
Бу
бармак –әти
Бу
бармак-әни
Бу
бармак нәни- аның исеме чәнти.
-Балалар,
сезгә бүген шөгыль, гаилә турында әңгәмә
ошадымы? Без нәрсә турында сөйләштек?(Гаилә)
-
Әти, әни, әби, бабай, балалар – бу гаилә, чөнки болар барысы да гаилә
әгъзалары. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре, чөнки алар
сезнең турында уйлап, борчылып яшиләр. Шуңа күрә аларны яратыгыз, матур эшләрегез
белән куандырыгыз, ягымлы сүзләрегез белән сөендерегез.
Рәхмәт сезгә!
-Балалар,җирдә
миңа ни кирәк?(балалар дәвам итәләр)
Әти
дә әни кирәк.
Җирдә
миңа ни кирәк? (балалар дәвам итәләр)
Без
яшәгән өй кирәк,
Әти
дә әни кирәк.
Без
яшәгән өй кирәк.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.