Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / "Бәхетле мизгел" уены (8 класс)
  • Другое

"Бәхетле мизгел" уены (8 класс)

библиотека
материалов

Дамира КУРМАШЕВА,

Сарман районы Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Тема. Иярченле кушма җөмләләр һәм иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрләре (кабатлау) (“Бәхетле мизгел” уены формасында үткәрелә)

Максаты. 1. Алган белемнәрне гомумиләштереп ныгыту.

2. Тиз фикерләү сәләтен һәм активлыгын, тел байлыгын үстерү.

3. Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрләрен таный һәм мисаллар белән дәлилли белү күнекмәсе бирү.

4. Туган телебезгә карата хөрмәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта, 1 дән алып 12 гә кадәр саннар язылган түгәрәкләр, презентация.


Дәрес барышы.


Укытучының кереш сүзе:

-Укучылар, без бүген сезнең белән иярченле кушма җөмләләрне өйрәнүгә йомгак ясарбыз һәм тема буенча көч сынашырбыз. Уен рәвешендә үткәрелгәнлектән, без бу дәресне “Бәхетле мизгел” дип атарбыз. Теманы төпле үзләштергән булсагыз һәм тиз фикер йөртә алсагыз, сез җиңү яуларсыз.

Уенның тәртибе белән таныштырам. Ул 4 турда үткәрелә. Сезнең каршыда схема һәм таблицалар булыр. Әлеге таблица һәм тактага язылган җөмләләрнең, схемаларның саннары бар. Сорауларга җаваплар шулардан эзләнә. Җавап биргәндә, үзегез дөрес дип тапкан санлы түгәрәкне күтәрәсез. Җаваплар дөрес булса, һәр җавап өчен алдыгыздагы кәгазьгә берәр очко язып куясыз.


I тур


Алып баручы. Тактага (2 нче слайд) карагыз:

  1. Мөнәсәбәтле сүзләр.

  2. Ияртүче теркәгечләр.

  3. Янәшә тору чарасы.

  4. Кушымчалар.

  5. Иярчен җөмләнең хәбәре тулы формалы түгел.

  6. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

  7. Көттерү интонациясе (паузасы).


Сорау. Аналитик иярчен җөмләләр нинди үзенчәлекләргә ия була?

(20 секунд)


Алып баручы 3 нче слайдны күрсәтә.

  1. Икмәк бик уңды, чөнки ел бик явымлы булды.

  2. Ел явымлы булды, шуңа күрә икмәк бик уңды.

  3. Икмәк бик уңды: ел явымлы булды.

  4. Ел явымлы булганлыктан, икмәк бик уңды.

Сораулар:

  1. Синтетик иярченле җөмләне күрсәтегез.

  2. Ничәнче җөмләдә бәйләүче чара – ялгыз мөнәсәбәтле сүз.

Алып баручы 4 нче слайдны күрсәтә:

  1. кем – шуны

  2. кемнең – шуның

  3. кая – шунда

  4. ни – һәммәсен

  5. кем – ул

  6. ничек – шулай

  7. күпме – шул кадәрле

  8. кайдагы – шул

Сораулар:

  1. Парлы мөнәсәбәтле сүзләрнең күрсәтү алмашлыгы белән бирелгән өлеше кайсы җөмлә составында була?

  2. Баш җөмлә составында тәмамлык функциясен үтәүче парлы мөнәсәбәтле сүзләрне күрсәтегез.

  3. Иярчен рәвеш җөмләдә парлы мөнәсәбәтле сүзләрнең кайсыларын кулланырсыз?

Уенның I турына йомгак ясала: 4 һәм аннан күбрәк очко җыйган укучылар уенның II турында катнашу хокукы алалар. Ә аңа үтә алмаганнар тамашачыга әйләнәләр.

II тур


Алып баручы. Сез иярченле кушма җөмләләрнең нинди төрләре булуын беләсез, ә 5 нче слайдта җөмләләр бирелгән.


  1. Көн шундый кызу: тирән ярыклар белән телгәләнгән туфракка басар хәл юк.

  2. Павелның иртәгә китүе хәл ителде.

  3. Иң әһәмиятлесе шул: мин Габитовка ышанам.

  4. Буш вакыт булдымы, Иделгә балыкка китәләр.

  5. Паровоз авыр гына уфылдый, гүя җан иясе хәл җыя.

  6. Урман булган җирдә иген дә уңа.

  7. Бик каты күк күкрәп, яңгыр яуды.

Сораулар:

  1. 5 нче һәм 7 нче җөмләләр мәгънә ягыннан нинди төр иярчен җөмләләр?

  2. Кайсы җөмләдә иярчен җөмлә баш җөмләгә хәл фигыль кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән?

  3. Иярчен ия һәм иярчен шарт җөмләләрне күрсәтегез.

  4. Гүя теркәгече нинди төр иярчен җөмләдә?

Алып баручы, сорауларны бер-бер артлы биреп, уенчыларның җавапларын бәяли бара.

II турда 3 әр һәм 4 әр очко җыйган укучылар III турга узалар.



III тур


(Бу турда сорауларга җавап әзерләү өчен вакыт бирелми)

Алып баручы укучыларга мондый ике таблицаны күрсәтә һәм алар белән танышып чыгарга тәкъдим итә (берсе тактада – 6 нчы слайд, ә икенчесе –

7 нче слайдта):

  1. (...чакта), /.../.

  2. (...-гәндә), /.../.

  3. (...), /шуңа карамастан/.

  4. (...-га карамастан), /.../.

  5. /.../: (...).

  6. (...са да), /.../.


  1. Көн инде кичкә авышкан булуга карамастан, печән җыючылар кузгалмаган иде әле.

  2. Юлда барганда, боларга бодай басуы очрады.

  3. Үзеннән-үзе аңлашыла: болары бер тиенгә дә тормый.

  4. Сыйлар сыебыз булмаса да, сыйпамаган телебез бар.

Сораулар:

  1. 1 нче таблицадагы 2 нче схема 2 нче таблицаның кайсы җөмләсенә туры килә?

  2. 2 нче таблицадагы 1 нче җөмләнең схемасын күрсәтегез.

  3. 1 нче таблицадагы 1 нче һәм 2 нче схемалар нинди төр иярчен җөмләләрнеке?

  4. 1 нче таблицадан 2 нче таблицадагы 3 нче җөмләнең схемасын күрсәтегез.


-Укучылар, сезне әле тагын бер сынау көтә. Мин җөмләләрне әкрен генә укыйм. Сез аларның мәгънә ягыннан төрләрен күрсәтегез. Җавапларны табу өчен, бирелгән таблицадан (8 нче слайд) файдаланырга киңәш ителә.

( Алып баручы китаптан аерым җөмләләр укый. Уенчылар аларның төрен күрсәтә баралар).


Шул эшләр үтәлгәннән соң, аларга йомгак ясала. Иң күп очко җыйган 3 укучы уенны алга таба да дәвам иттерә. Соңгы турда катнашучылар биремне тактада язып үтиләр.

Бу этапка үтүчеләр ничәү булса да, аларның барысына да бер үк төрле эш бирелә. Аны тиз һәм дөрес башкарган бала җиңүче дип игълан ителә.

Алып баручы. Хәзер мин сезнең барыгызга да синтаксик анализ ясау өчен бер үк җөмлә бирәм. Сез шуны мөмкин кадәр тиз һәм дөрес итеп башкарып чыгарга тиеш буласыз.

( Анализ ясау тәртибе аңлатыла). Моның өчен мондый мисал тәкъдим ителә:

Николай үзенең эше белән шундый мавыккан иде: ул коридор башыннан килеп кергән Габитовка бөтенләй игътибар итмәде.(9 нчы слайд)

Эш беткәч, аны тиз һәм дөрес башкарган бала җиңүче дип игълан ителә, бүләкләр тапшырыла.

Алып баручы. Дуслар! Уен шушының белән тәмам. Җиңүчене котлыйбыз, аңа киләчәктә дә зур уңышлар телибез! Җиңүче дус! Бу синең “Бәхетле мизгел”ең.(10 нчы слайд) Рәхим итеп безгә үзеңнең теләкләреңне әйт.

Автор
Дата добавления 08.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров107
Номер материала ДВ-430928
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх