Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / ӘБИЛЕ КЕШЕ - БӘХЕТЛЕ КЕШЕ

ӘБИЛЕ КЕШЕ - БӘХЕТЛЕ КЕШЕ


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:


ӘБИЛЕ КЕШЕ - БӘХЕТЛЕ КЕШЕ


Музыка астында балалар сәхнәгә чыгып тезеләләр.


Җыр: “Мама – первое слово.”


1 нче алып баручы: (Әмир) Хөрмәтле әбиләр, бабайлар! Өлкәннәр көненә багышланган кичәбезне башлыйбыз.

Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әниләр турында без күп сөйлибез. Ә менә аларның да әниләре, әтиләре булган, аларга тормыш биргән, аларны кеше иткән кешеләр - әбиләр һәм бабайлар турында алай еш уйламыйбыз. Әбисе, бабасы булган кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала да белә.

2 нче алып баручы: (Илюзә) Әбекәй, бабакай! Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Бу сүз “Әни”, “Әти” дигән сүз кебек үк якын һәм кадерле. Әби-бабайларны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк. Алар булмаса, өйдә, гомумән тормышта ямь булмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен генә кадырып китү, алар белән дорфа сөйләшү зур гөнаһ булыр иде.


Сөмбель

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

Бар дөнья көлеп торсын

Әби бәйрәме икәнен,

Бабай бәйрәме икәнен

Барыгыз белеп торсын.


Дилә

Минем әби бик әйбәт

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем дип әйтеп,

Сөеп иркәләп тора.


Ильдар

Без әбине яратабыз

Ул да безне ярата

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар соң дөньяда?


Алинә

Ак яулыклы көләч йөзле,

Шат күңелле, әйбәт тә

Кем ул дип сорыйсызмы?

Дәү әнием әлбәттә.


Айгөл

Тәмле бәлеш пешерүче

Дәү әни безнең өйдә

Аңардан ашарга сорый,

Шаян песиебез дә.



Сөмбель

Әбиләргә дан җырлыйк,

Әбиләрне гел зурлыйк.

Сөекле әбиләрне

Ялгыз өйдә калдырмыйк,

Ятимлектә калдырмыйк,

Сөекле әбиләрне.


1 нче алып баручы.(Әмир) Кадерле әбиләребез өчен күчтәнәч итеп җыр бүләк итик.


Җыр : “Әбием күзлек кия”


2 нче алып баручы (Илюзә) : Безнең шигырьләребез кадерле әбиләребезгә рәхмәт сүзе булып яңгырасын, татлы күчтәнәч булып ирешсен.

(чыгалар)


(Азалияләр биюгә киенәләр)


Шигырь “Әби күзлеген эзли” – Киямов Адель


Кайда икәнен белми,

Әби күзлеген эзли.

Күзлеге бит кулында,

Әмма ул аны сизми.

 

- Әби, әби, - дим аңа,

Каршысына ук килеп, -

Җайлы булыр эзләргә

Күзлегеңне ки элек.

 

Әби күзлеген кия,

Үзе елмаеп көлә.

- Рәхмәт, табып бирдең, - ди,

Аркамнан сөя-сөя.



Бию. Азалия Гимранова, Азалия Ахметова “Ты и я”

 


Шигырь “Сакаллы малай”- Гарифуллин Карим


Авыр эш дип тормыйлар,

Җиңел эш дип тормыйлар

Дәү әнием әйткәнне

Бар да бер сүзсез тыңлыйлар.


Тыңлый аны әти дә

Әнием дә, абый да

Дәү әнием янында

Тыз – быз йөри бары да.


Һич күрмәссең минем күк

Кәҗәләнгән чакларын.

Хикмәтеме? Бабайның

Бар шул аның сакалы.


Мин дә сакал ясадым

Беркөн җитен сүсеннән.

Әзрәк минем янда да

Йөгерешеп йөрсеннәр.


Ябыштыргач сакалым

Узып китте теземнән

Мине күргәч, әтиләр

Әй көлделәр үземнән.


Әле генә аңладым

Эш нәрсәдә булганын

Дәү әтинең сакалы

Үзенеке шул аның.


(керәләр)


Җыр “Игра”

(чыгалар)


Шигырь “Дәү әнидә кунакта”- Насибуллина Дилә


Җәй көне булдым авылда,

Дәү әнидә кунакта.

Татарча сөйли белергә

Өйрәндем мин шул чакта.

 

Өйрәнмичә булмый анда,

Русча берни белмиләр.

Әллә уйнап, әллә чынлап:

“По-русски не знай”, – диләр.

 

Тавыклар да, үрдәкләр дә

“Куш-шай” – дисәң, качалар.

“Аша”, – дисәң, авызларын

Бик зур итеп ачалар.

 

Сөтләре дә, каймагы да

Бөтенләй башка анда;

Авылда дәү әниләрдә

Торсаң иде һаман да.

 

Киләсе җәйдә әни дә,

Әти дә барыр әле,

Һәм татарча сөөйләшергә

Өйрәнеп кайтыр әле.



Жыр «Кәләпүшем – калфагым” Ахметова Азалия һәм Гарифуллин Карим

Шигырь Молодец минем әби” Шакирова Айгөл


Бөтен эш кулыннан килә,

Әй уңган минем әби!

Мин дигәндә – ул идәндә,

Көчен һич тә җәлләми.

 

Алъяпкычларым үтүкли,

Көн дә чәчләрем үрә.

Якаларым гел ак минем

Әби юганга күрә.

 

Китап-дәфтәрләремне дә

Гел карап кына тора,

Ертылган битләре булса

Тота да ябыштыра.

 

Күңелләре күтәрелә

Бер ертыкны ямаса.

Минем өчен укырга да

Барыр иде… яраса.

Бию “Пусть всегда будет солнце


Шигырь “Әбием килгән” Айзятов Тимерхан



Өйгә кайтсам, өй балкыган —

Өйгә нур иңгән!

Ерак җирне якын итеп,

Әбием килгән!

 

Үзен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән!

«Күрим әле улымны!» — дип,

Әбием килгән!

(керәләр)

Җыр “Гармун уйныйм”



Шигырь «Өебезнең кояшы” Ахметова Азалия



Бәлки, минем әбине

Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне “әби” диеп

Әйтүе дә уңайсыз.

 

Минем әби яшь әле

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

Кызлар кебек син”, – диләр.

 

Кояштай балкып тора

Әбиемнең карашы.

Ничек менә әбинм күк

Җылы, якты буласы?!



Җыр “Далеко от мамы”

(чыгалар)

Шигырь “Әбине җәлләп кенә” Нигъмәтҗәнова Зарина һәм Садеев Юнус


Ерак түгел арабыз

Әбиләргә барабыз

Барабыз җәйләп кенә

Әбине җәлләп кенә

 

Машиналар ак кына

Утырам җайлап кына

Китәбез инде менә

Әбине җәлләп кенә

 

Җиләкләр пешкән чакта

Яңа бал төшкән чакта

Безнең килгәнне күреп

Әби чыга йөгереп

 

Бер елмая, бер көлә

Орчыктай бөтерелә

Әле катыгын китерә

Әле тавыгын куя

 

Тавык кына коткармагач

Соңгы сарыгын суя

Сарык ите тиз пешә

Бәлешкә дә килешә

 

Ашыйбыз тәмләп кенә

Әбине җәлләп кенә

Ит ашап, каймак эчеп

Түзәсең моңа ничек?

 

Түзәбез инде менә

Әбине җәлләп кенә

Үтә инде җәйләр дә

Китәбез әбиләрдән

 

Күңеле булсын өчен

Алабыз кайсы берсен

Каклаган казын, кагын

Чәчәген бавырсагын,

 

Балын, маен, тавыгын

Оекбашын, мамыгын

Алабыз инде менә

Әбине җәлләп кенә.



(Биюгә киенәләр)

Видео

Бию” Просто- просто”

Видео

(Азалияләр биюгә киенә)

Шигырь “Хәрәкәттә- бәрәкәт” Калимуллина Алина



Әбекәем намаз укый
Мин читтән карап торам;
Аның һәр ым – хәрәкәтен
Искәреп, барлап торам.

Өч тә түгел, дүрт тә түгел
Нәкъ биш мәртәбә көнгә
Әбекәем намаз укый
Мин аңламаган телдә.

Иелә дә турая ул,
Турая да иелә -
Шуңа, ахры, әбекәйнең
Сызламыйдыр биле дә

“Хәрәкәттә - бәрәкәт”, - ди,
Минем әби тапкыр ул,
Көн дә физзарядка ясый –
Шуңа көләч, матур ул.



Шигырь “Яратам әбиемне” Төхватуллина Илюза


Яратам әбиемне

Сөйли ул көлә-көлә

Укыганын да күрмим

Миннән күбрәк белә


Аңламасаң аңлата

Татлы тел белән генә

Яхшы йөр кеше бул

Иреш, ди теләгеңә.


Бию “Неваляшки” Ахметова Азалия һәм Гимранова Азалия


Шигырь “Булышчы”Аскаров Амир


Әбиемә эш күп өйдә,

Мин шуңа да булышам.

Менә әле мин дә аңа

Чынаяклар юышам.


Булышам шул, юышам шул

Мин бит инде булышчы.

Уф арыдым, һаман бетми.

Әбием, кил, булышчы.


Шигырь “Дәү әнием кайтып киткәч” Бикмухаметва Зәйнәп


Алдыма кәгазь салдым,

Кулыма кәлам алдым.

Өй ясадым зур итеп,

Торам исләрем китеп.

Әллә ничә бүлмәле,

Бүлмәләрен күр әле!

Күр әле матурлыгын,

Иркенлеген , зурлыгын.


Уйга калдым үзем дә,

Шундый өй булса менә,

Дәү әнием яшәр иде

Гел безнең белән генә.


Әкиятләр сөйли-сәйли

Сөеп йоклатыр иде.

Иртәләрен коймак коеп,

Чәйгә уятыр иде.


Дәү әнием булса, болай

Ялгыз утырмас идем,

Әкияттәге Сак- Сок кебек

Боек та булмас идем.

(кызлар чыга)

Җыр “Звёзды сцены.


Шигырь “Дәү әнигә күчтәнәч” Азалия Гимранова


Тутырдык без тартмага

Өрек, йөзем, алманы

Салдык чөй дә, конфет та

Буш урыннар калмады.


Әй сөенер дәү әни

Килеп төшкәч күчтәнәч.

Кызык булыр ул аңа,

алдан белеп көтмәгәч.


Шигырь «Минем әби” Галиуллина Самира


Минем әби бик әйбәт

Гел көлеп кенә тора

Балакаем дип әйтеп,

Сөеп иркәләп тора.


Әбием һәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләр белән

Безнең күңелне күрә.

(малайлар чыга)

1 нче алып баручы(Әмир).Әбиләребезнең яшь чакларын искә төшереп, йөрәкләрен җилкендереп, яшәртеп алыйк әле.


Кәрия- Зәкәрия “

(керәләр, Марсель, Самира кала)

Марсель

.Әбиләргә рәхмәт укыйк

Түр башында утыртыйк

Кадерлик әбиләрне

Авыр итеп әйтсә дә

Гаделлеген онытмыйк

Гел зурлыйк әбиләрне.

Әйтергә хакы барын

Сүзләрнең катыларын

Онытмыйк без аларны

Кайгысын һәм шатлыгын

Инде күп татыганын

Онытмыйк әбиләрнең.


Зәйнәб.

Әби кеше гел яхшылык тели,

Гаебебез булса кичерә,

Гомер буе калыйк тугрылыклы

Әби дигән изге кешегә.


Җыр “Көзге урман” Нигмәтҗанова Зәринә


Самира

Яшәгез сез мәңге яшь булып

Туган йортыгызда ямьбулып

Сез булсагыз таза- сәламәт

Оныкларга булыр бик рәхәт.


Инсаф

Оныкларга терәк булып

Яшәгез сез шатлыкта

Сәламәтлек , ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.


Ильдар

Картаймыйча шулай кояш кебек

Балкып торыгыз сез иртә-кич

Яхшылыкны җирдә ятмый диләр,

Онытмабыз сезне һич тә без.


(биюгә киенәләр)

Сезнең чыгыш.


Бию “Дуслык биюе”


2 нче алып баручы. (Илюзә)Кадерле әбиләребез, дәү әниләребез! Сезнең өчен әзерлзнгзн бәйрәмебез тәмам.Безне якын күреп кунакка килүегез өчен сезгә зур рзхмәт. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, шатлыклы көннр телибез. Оныкларыгызның игелеген күреп яшәгез.

Сау булыгыз!


Жыр “Әбиемә хат”



Музыка астында чыгып китәләр.




Автор
Дата добавления 30.09.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров43
Номер материала ДБ-224860
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх