Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль (4 сыйныф, рус төркеме)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль (4 сыйныф, рус төркеме)

библиотека
материалов

Тема: Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

Максатлар: 1. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрнең мәгънәсен, кушымчаларын, соравын гамәли үзләштерү.

2. Кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру.

3. Укуда тырышлык күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау.

Материал: Фәтхуллова К.С. Татар теле= Татарский язык. 4 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек. 2 кисәктә. 2 кисәк / К.С. Фәтхуллова.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2014.-71 б.:рәс. б-н.

Җиһазлау: Презентация, карточкалар, такта, акбур

Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату

Дәреснең методы: Укытучы сүзе, әңгәмә, тәрҗемә, өлешчә эзләнү






















Дәрес планы

I. Актуальләштерү

  1. Исәнләшү;

  2. Укучыларны барлау;

  3. Өй эшен тикшерү.


II. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү

  1. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең кушымчаларын ачыклау;

  2. Сорауларын билгеләү;



III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

  1. Күнегүләр эшләү:

  1. Тәрҗемә итү;

  2. Китаптагы кунегулэрне эшлэу

  3. Диалог төзү.


IV. Йомгаклау

  1. Сорауларга җавап бирү:

-Укучылар,сезгә дәрес ошадымы?

-Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек.

-Киләчәк заман турында нәрсәләр белдегез?

2. Дәрестә актив катнашкан, сорауларга җавап биргән укучыларга билге кую.

V. Өй эше бирү










Дәрес барышы

Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Хәлләрегез, кәефләрегез ничек?

Укучылар: Исәнмесез! Яхшы.

Укытучы: Укучылар, карагыз әле , бүген бездә кунаклар да бар икән, әйдәгез, алар белән дә исәнләшик.

Укучылар.

Укытучы: Яхшы, укучылар, сез дәрескә әзерме?

Укучылар.

Укытучы: Дәресебезне башлыйбыз. Иң беренче чиратта, әйдәгез сөйләмебезне камилләштерү өчен фонетик зарядка ясап алыйк. Минем арттан кабатлагыз: (ө)- өй, төзүче, төзелеш;

(о)-очучы, йорт;

(һ)-һөнәр, һәм,һәммә.

Яхшы, булдырдыгыз. Хәзер өй эшләренә тукталып китик. Өй эшләрен эшләгәндә авырлыклар булмадымы?

Укучы.

Укытучы: (өй эшен тикшерү). Молодцы, булдыргансыз. Без бүген дә дәресебездә һөнәрләр турында сөйләшүне һәм хикәя фигыльнең заманнарын өйрәнүне дәвам итәрбез. Әйдәгез искә төшерик, хикәя фигыльнең нинди заманнарын карадык әле?

Укучылар.

Укытучы. Яхшы, рәхмәт. Хәзер мин сезгә сүзләр язылган карточкалар таратам. Бу сүзләрнең кайсы төркемгә керүен билгеләргә тиеш буласыз. (сейчас я раздам вам карточки со словами, вы должны распределяться по группам).

(яза, укыды, эшли, сатып алган, сата, барды, сораган, ашый, җырлады, тыңлый)

Хәзерге заман. Билгеле үткән заман. Билгесез үткән заман.

Молодцы, ә хәзер сүзләрегез белән җөмлә төзегез, калганнар тыңлап торалар һәм фигыльне әйтәләр.

Булдырдыгыз, хәзер урыннарыгызга утырыгыз. Бүгенге числоны һәм үзегез төзегән җөмләне язып куегыз.

Укучылар, мин дә хәзерге заман белән җөмлә төзедем, тыңлагыз әле. (я тоже составила предложение с настоящим временем, послушайте)

Марат йортлар төзеячәк.

Укытучы: Бу җөмләнең фигылен әйтегез әле?

Укучы: төзеячәк

Укытучы: Бу фигыль хәзерге заманда. Сез минем белән килешәсенме?

Укучы: юк

Укытучы: Ничек белдегез?

Укучы: Хәзерге заман фигыле нишли? соравына җавап бирә

Укытучы: Марат йортларны хәзер төзи, шулаймы? Ә, кайчан төзи соң?

Укучы: Киләчәктә.

Укытучы: Җөмләне тәрҗемә итеп карыйк әле, чынлап та киләчәктә эшләнәме икән?

Марат построит дома.

Укытучы: Когда же Марат построит дом?

Укучы: В будущем.

Укытучы: ФИГЫЛЬНЕҢ БУ ЗАМАНЫн сез беләсезме? Танышмы?

-Без бүгенге теманы белә алабызмы?

-Кайсы заман турында сөйләшербез?

-Кире җөмләгә әйләнеп кайтыйк әле, димәк төзеячәк сүзе нинди заманда булыр?

Укучы: Киләчәк.

Укытучы: Ә, нинди сорауга җавап бирә икән?

Укучы: Нишләячәк.

Укытучы: Дөрес, билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләр нишләячәк? Соравына җавап бирәләр. (Что будет делать? Что сделает?)

Укучылар, экранда сезгә сүзләр бирелгән, әйдәгез бу сүзләрнең кушымчаларын аерып алыйк әле. (на экране вам даны слова, давайте попытаемся выделить окончания слов)

Киләчәк, барачак, караячак, укыячак, төзеячәк

(Укучылар кушымчаларны аералар).


Укытучы: Таблицадагы фигыльләргә дә игътибар итик әле. Бу фигыльләрнең кушымчалары нинди?

Укучы: -ачак/-әчәк; -ячак/-ячәк.

Укытучы: Димәк, без киләчәк заман фигыле нинди кушымчалар ярдәмендә ясала икәнен белдек. Ниндиләр булды инде?

Укучы: -ачак/-әчәк; -ячак/-ячәк.


Укытучы: А как вы думаете, когда мы добавляем -ачак/-әчәк, а когда -ячак/-ячәк?


Тартык авазлардан соң

(После согласных)

Сузык авазлардан соң

(После гласных)

калын

нечкә

калын

нечкә

-ачак

шатлан+ачак

(обрадуется)

-әчәк

үткәр+әчәк

(проведёт)

-ячак

уйна+ячак

(будет играть)

-ячәк

сөйлә+ячәк

(расскажет)

Физминутка:

Укучылар, урыннардан тордык. Встали из-за парт. МИКС – ФРИЗ – ГРУП структурасы

Укучылар, хәзер мин сезгә җөмләләр әйтәм, әгәр җөмлә дөрес булса басып торасыз, дөрес булмаса утырырга тиеш буласыз. Аңлашылдымы?

Фигыльнең 3 заманы бар? (+)

Үткән заман фигыльнең 1 төре бар? (-)

Киләчәк заман нинди соравына җавап бирә? (-)

-а/-ә кушымчалары хәзерге заман хикәя фигыльнеке. (+)


Менә ял да итеп алдык. Билгеле киләчәк заманның кушымчаларын да белдек. Хәзер билгеле киләчәк заманда булган фигыльләр белән җөмләләр төзеп карыйк әле.

Он расскажет стихотворение. - Ул шигырь сөйләячәк.

Я буду врачом. - Мин табиб булачакмын.

Мы будем играть на улице.-Без урамда уйнаячакбыз.

Ребята, вспомним, что окончания будушего времени добавляется до окончания лица и числа.

Барысы да аңлашылдымы? Хәзер китапларның 26 нчы битен ачабыз һәм кагыйдәне укып чыгабыз.

Дәреслектәге күнегүләрне эшләү (4,5 күнегүләр)

Укытучы: Яхшы. Хәзер өстәлдәге соңгы конвертны карарга да вакыт җитте. Анда сезгә диалог бирелгән, ләкин репликалары буталган. Сезгә парларда диалогны дөрес итеп төзергә туры килер. Аннары бер-беребезне тыңлап, нинди һөнәрләр турында сүз барганын белергә тиеш буласыз.

Оля син кем булырга телисең?

Мин укытучы булачакмын.

Син нинди фән укытырга телисең?

Мин рус теле укытачакмын.


Исәнмесез.

Исәнмесез.

Сездә ипи бармы?

Әйе, бар.

Ничә сум тора?

Егерме биш сум тора.


Марат син төзүче булачаксыңмы?

Юк, мин программист булачакмын.

Ни өчен?

Чөнки мин компьютерда эшләргә яратам.


Сиңа табиб һәнәре ошыймы?

Әйе, миңа табиб һөнәре ошый?

Син табиб булачаксыңмы?

Әйе, мин әиенм кебек табиб булачакмын.


Сәлам.

Сәлам.

Син кая барасың?

Китапханәгә.

Син китаплар укырга яратасыңмы?

Әйе.Үскәч минем китапханәче буласым килә.


Алия син кем булырга хыялланасың?

Мин пешекче булырга телим.

Син пироглар пешерергә яратасыңмы?

Әйе, яратам.


Укытучы: Молодцы, булдырдыгыз укучылар. Әйтегез әле сез үзегез кем булырга телисез соң?

Укучылар җавабы.

Укытучы: Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Киләчәк заман турында нәрсәләр белдегез?

-Укучылар,сезгә дәрес ошадымы, әйдәгез билгелик әле. Өстәлләрегездә түгәрәкләр бирелгән, шуларга дәрескә туры килә торган смайликлар ясагыз.

Өй эше. 27 бит, 8 күнегү.

Билгеләр кую.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 13.03.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров463
Номер материала ДВ-524550
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх