Инфоурок / ОБЖ / Конспекты / «Биологик корал һәм аның зарарлы факторлары» темасы буенча ТИН дәресенә план-конспект (10 класс)
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

«Биологик корал һәм аның зарарлы факторлары» темасы буенча ТИН дәресенә план-конспект (10 класс)

Такого ещё не было!
Скидка 70% на курсы повышения квалификации

Количество мест со скидкой ограничено!
Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок"

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок" 20 мая 2016 г. бессрочно).


Список курсов, на которые распространяется скидка 70%:

Курсы повышения квалификации (144 часа, 1800 рублей):

Курсы повышения квалификации (108 часов, 1500 рублей):

Курсы повышения квалификации (72 часа, 1200 рублей):
библиотека
материалов

Дәрес планы № 12

Дата

Класс

Тема


10кл.

Биологик (бактериологик) корал

Дәреснең махсаты

Укучыларны биологик средстволар һәм аларны куллану чаралары белән таныштыру

Укыту әсбаплары

Презентация, 10 класслар өчен ТИН дәреслеге

т/б

Дәреснең өлешләре һәм эчтәлеге



Вакыт

Методик күрсәтмәләр

I.

Кереш өлеше

10 мин



1) Укчыларны коридорда бер шеренгага тезү һәм дежур торучының рапорты



2) Укучыларның дәрескә йөрешләрен тикшеү



3) Өй эшен тикшерү:

Хәрби агулаучы матдәләрнең төп үзлекләре



  1. Ви-икс (VX) –майсыман, югары кайнаулы, төссез, сүрән генә очучан сыекча, иссез, суда начар эри. Төп хәрби халәте – тупасдисперслы аэрозоль. Бик агулаучы матдә (фосгеннан 300 тапкыр агулырак). Тотрылыклыгы: җәй көне – 7-15 тәүлеккә кадәр, кыш көне – кыш буе көннәр җылыткачыга кадәр. Бик көчле ХАМ булып санала, чонки кешене үтерергә бик аз микъар да җитә.

  2. Зарин – төссез сыекча. Чиста хәлдә заринның исе юк диярлек. Аны “төссез иссез үтерүче” дип тә атыйлар. Шуңа күрә кыр шартларында җиңел барлыкка китереп була торган югары. концентрацияләрдә организмда тиз һәм беленмичә генә үтергеч доза җыелерга мөмкин. Төп хәрби халәте – пар. Тотрылыклыгы: җәй көне – берничә сәгать, кыш көне 2 тәүлеккә кадәр.

  3. Зоман - төссез, алма, комфара, сүрән генә яңа чабылган печән исе килә торган сыеклык. Күп үзлекләре белән заринга охшаган, ләкин аннан 2,5 тапкырга агулырак һәм тотрылыклылыгы аннан югарырак. Төп хәрби халәте – пар һәм тупасдисперслы аэрозоль. Тирәлектә тотрылыклыгы : җәй көне – берничә тәүлек, кыш көне – берничә атна

  4. Иприт – төссез яки сүрән генә буялган майсыман сыекча. Техник иприт – көрән мйсыман горчица яки чеснок исе килә торан матдә (шуннан әдәби исеме “горчица газы”), сүрән очучан матдә. Ипритның пары 5.5 тапкыр һавадан авырырак. Төп хәрби халәте – аэрозоль. Тирәлектә тотрылыклыгы: җәй көне – күп атналар дәвамында, кыш көне – күп айлар дәвамында.

  5. Люизит – ул судан ике тапкыр авыр булган, майсыман, караңгы- коңгырт төсле сыеклык. Тире-эренле һәм гомуми агулы үзлеккә ия. Кискен герание исе хас. Тирәлектә тотрылыклыгы: җәй көне – 2-4 сәгать, кыш көне – 1 айга кадәр.

  6. Фосген – черек алма яки бурсыган печән иселе төссез газ. Һавадан 3.5 тапкыр авырырак. 8.2 градустан түбән температурада төссез сыеклыкка әйләнә. Техник продукты җиңелчә сары яисә кызгылт сары төсле. Тирәлектә тотрылыклыгы: җәй көне – 30 минут дәвамында, кыш көне – 3 сәгать тирәсе. Төп хәрби халәте – пар.

  7. Дифосген – төссез яки коңгыртырак төстәге майсыман сыеклык, се буенча фосгенга охшаган. Тирәлектә тотрылыклыгы: җәй көне – 3 сәгать дәвамында, кыш көне – 10-12 сәгать тирәсе. Төп хәрби халәте – томансыман

  8. Синиль кислотасы – төссез гадәттән тыш очучан, сүрән генә әче миндаль исе килә торган сыеклык. Кайнау температурасы +26 градус, кату температурасы -14 градус, шуңа күрә аны барлык ел фасылларында да кулланып булмый. Төп хәрби халәте – пар. Тирәлектә тотрылыклыгы: җәй көне – 15-20 минут дәвамында, кыш көне – воронкаларда һәм уйсулыкларда 3 сәгатькә кадәр

  9. Хлороциан – төссез, кискен хлор исле газ. 13 градустан югары температурада газ хәлендә, ә 13 градустан түбән температурада сыек хәлгә керә. Төп хәрби халәте – газ. Тирәлектә тотрылыклыгы синиль кислотасы кебек.

  10. Би - Зет - ак төстәге каты кристаллик иссез һәм төссез матдә, суда эреми. Сүрән очучанлыкка ия. Төп хәрби халәте – нечкәдисперслы аэрозоль (төтен). Хәрби хәлгә термик аэрозоль генераторлары ярдәмендә китерелә. Тәэсир итү дәвамлылыгы 1-5 суткага кадәр.

  11. Си-Эс - ак төстәге, каты, сүрән очучан борыч исле кристаллик матдә. Суда начар эри. Сүрән очучанлыкка ия . Төп хәрби халәте – аэрозоль. Химик авиабомба, артиллерик снаряд, аэрозольләр генераторы ярдәмендә кулланыла. Тирәлектә тотрылыклыгы: һавада 10-15 минут тора, аннары җиргә утыра һәм 2 атна чамасы саклана.

  12. Адамсит – сары кристаллик порошок, төссез. Төп хәрби халәте – аэрозоль. Очучан түгел диярлек. Суда эреми дә, таралмый да. Тирәлектә тотрылыклыгы: җәй көне – берничә көн, кыш көне – берничә атна

1 мин





1 мин



8 мин


















Һәрбер укучының өй эше тикшерелеп билге куела

II.

Төп өлеш

29 мин



Дәреснең сораулары:

  1. Биологик коралның кыскача тарихы

  2. Биологик корал һәм аның компонентлары

  3. Биологик коралның үзенчәлекләре

  4. Биологик корал өчен кулланучы авырулар

  5. Биологик коралдан саклану чаралары



Беренче сорау:

Үзенчәлекле биологик коралны куллану борынгы заманда ук билгеле булган. Шәһәрләрне басып алган вакытта сакланучылар арасында эпидемия тарату өчен ныгытмалар аркылы чума авыруыннан үлгән мәетләрне ыргытканнар. Бу чаралар чагыштырмача эффектив булганнар, чөнки халык бик тыгыз урнашкан ябык пространстволарда, гигиена чаралары җитешсезлеге шартларында эпидемияләр бик тиз таралган. Бу Монгол гаскәрләренең Кафу шәһәрен (хәзерге вакытта Кырымдагы Феодосия) басып алганда була. Европада Чума эпидемиясе таралу бактериологик корал кулланк белән бәйле дип тарала.

1763 ел – биологик коралны конкрет беренче тапкыр сугышта куллану очрагы – индеец кабиләләре арасында ният белән оспа авыруын тарату. Америка коланизаторлары аларның лагерьләренә оспа белән зарарланган одеяллар җибәрәләр. Индеецлар арасында оспа эпидемиясе тарала, аларны урман янгыны сыман кыра.

1915 ел – Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Франция һәм Германия атларны һәм сыерларны себер язвасы белән зарарлап дошман ягына куалап чыгарганнар.

1925 елда сугыш вакытында биологик коралны куллануны тыю турында Женева Конвенциясенә кул куела.

1930-1940 елларда “Отряд 731” дип аталган Япония кораллы көчләре отряды биологик корал турында тикшеренүләр белән шөгыльләнә. Тәҗрибәләр биологик корал өлкәсендә генә түгел, ә кешенең төрле факторлар тәэсиренә ( судан һәм азыктан аеру, элетр тогы тәэсире, киптерү, кйнкр суда тоту, өшетү һ. б.) чыдамлылыгын тикшерү буенча да үткәрелә. Тәҗрибәләр хәрби әсирләр һәм урланган кешеләрдә үткәрелә (алар арасында кытайлылар, руслар, монголлоа, коркялылар). Бу отряд 1932 елда окупацияләнгән Кытай территориясендә оештырыла.

1943 ел – АКШ та, СССР да, Бөекбританиядә, Германиядә биологик коралны булдыру буенча зур масштаблы эшләр башлана.

1972 елда биолгик һәм токсик коралны тыю буенча Конвенциягә кул куела (1975 елдан көчкә керә).



Икенчесорау:

Биологик корал – ул тәэсире авыру кузгатусы микроорганизмнарга һәм аларның токсик эшчәнлек подуктларына нигезләнгән массакүләм юк итү коралы.

Тагын да тарырак мәгънәдә, биологик корал – ул биологик средстволар белән тутырылган боеприпаслар, приборлар һәм аларны доставкалау чаралары.

Биологик корал башка массакүләм юк итү коралларыннан аермалы буларак, тәэсире буенча яшерен чорга ия.

Биологик корал өч компоненттан тора:

  1. Биологик средстволар:

  • Вируслар

  • Бактерияләр

  • Гөмбәчекләр

  • Рекрецияләр

  • токсиннар



  1. Биологик средстволарны куллану чаралары:

  • Авиация бомбалары

  • Ракета боеголовкасы

  • Артиллерия снарядлары

  • Бөркегеч приборлар

  • Трансмиссив чаралар

  • Диверсион приборлар



  1. Биологик коралны доставка чаралары:

  • Авиация

  • Ракеталар

  • Артиллерия

Биологик зарарлану зонасы – кешеләрне һәм хайваннарны зарарларлык дәрәҗәдә биологик средстволарның таралу зоначы

Биологик зарарлану учагы- биологик чаралар тәэсире нәтиҗәсендә массакүләм кешеләрнең һәм хайваннар авыруы барлыкка килгән территория.

Биологик корал куллану чарасыннан чыгып өч ысул белән кулланыла:

  1. Аэрозоль ысулы – бомбалар, снарядлар, бөркегкч приборлар

  2. Трансмиссив ысул – зарарланган бөҗәкләр тутырылган керамик бомбалар, бөркегеч приборлар, кимерүчеләр тутырылган контейнерлр

  3. Диверсион ысул – дверсион приборлар һәм чаралар

Өченче сорау:



Билогик коралны кулланганлык билгеләре:

  1. Билгесез характерлы төтен яки томан

  2. Шартлау урынында боеприпасларның эре кыйпылчыклары һәм аерым детальләре булу

  3. Тирлектә су тамчылары яки порошок сыман матдәләр барлыкка килү

  4. Сиптерүче яки нинди дә булса предмет ташлаучы самолет

  5. Авыру үсемлекләр һәм хайваннар

  6. Бернинди сәбәпсез һәлак булган хайваннар

  7. Боеприпаслар шартлаган һәм контейнерлар төшкән урында бөҗәкләрнең гадәти балмаган күп җыелуы

  8. Гади боеприпаслардан аермалы буларак снарядларның һәм бомбаларның саңгырау шартлау тавышы



Инфекция организмга эләгергә мөмкин:

  • Зарарланган һаваны сулаганда сулыш оргннары аша

  • Зарарланган бөҗәкләр тешләгән очракта

  • Инфекцияләнгән кешедән

  • Зарарланган азык яки су кулланганда

  • Зарарланган боеприпас кыйпылчыгы тәнне яралаганда



Дүртенче сорау:

Биологик корал өчен кулланыла торган авырулар:

  1. Чума- лимфотөеннәрне упкәне һәм башка орган һәм тукымаларны зарарлаучы сепсис (черү) барлыкка килү белән дәвам итә торган югары үлемлелек белән характерлана торган авыру. Кузгатучы – чума таякчыгы

  2. Холера – нечкә эчәкне зарарлау һәм организмны нык сусызландыру белән дәвам итә торган авыру. Кузгатучы – холера вибрионы

  3. Себер язвасы – тән тиресен һәм башка органнарны серозлы-гемморогик зарарлау белән дәвам итә торган авыру. Кузгатучы – антрацисс бацилласы

  4. Натураль оспа – авыр дәвамлы тәндә тимгел барлыкка килү белән бара торган вируслы инфекция итә.



Бишненче сорау:

Биологик коралдан саклану чаралары:

  1. Вакцинация – иммунитет формалаштыру өчен организмга антиген материал (көчсезләндерелгән яки уле микроб) кертү

  2. Антибиотиклар – зарарлы микроорганизмнарны (ешрак бактерияләр) изәргә яки аларны утерергә сәәтле матдәләр

  3. Сульфинамидлы дару препаратлары – зарарлы микроорганизмнарның организмда үрчен булдырмаучы препаратлар. Ашыгыч профилактикалау чарасына керә.

  4. Обсервация – карантинлы инфекцияләр белән (чума, холера, себер язвасы) белән зарарлану мөмкин булган кешеләрне изоляцияләү һәм аларны күзәтү астында тоту

  5. Карантин- инфекция таралуга киртә кую өчен эпидемия учагын изоляцияләү – керү һм чыгуларны тыю, авыруларны табу һәм дәвалау

  6. ШСЧ




































































































































Биологик средстволарны презентациядән күрсәтеп аңлатырга









Биологик средстволарны куллану һәм доставка чараларын презентациядән күрсәтеп аңлатырга

























































Биологик коралны кулланганлык билгеләген презентациядән күрсәтеп аңлатырга































Укучыларга җавап бирергә тәкъдим итәргә





















Биологик коралда кулланучы авыруларны презентациядән күрсәтергә



























Биологик коралдан саклану чараларын презентациядән күрсәтеп аңлатырга

III.

Йомгаклау өлеше

5 мин



  1. Үткән материал буенча сораулар:

а) Нәрсә ул биологик (бактериологик) корал?

б) Биологик коралның компонентлары?

б) Биологик средстволарга нәрсәләр керә

в) Биологик корал кулланганлык билгеләре?

г) Биологик коралдан саклану чаралары.

2) Өй эше:

Таблица тутырырга

т/б

Авыру

Авыруны кузгатучы

Инкубацион период

Төп симптомнар

1

Чума




2

Холера




3

Себер язвасы




4

Натураль оспа








3 мин











3 мин


























Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-117815

Похожие материалы