Логотип Инфоурока

Получите 10₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок Биология Другие методич. материалыБиология 5 класс Тема: Зурайткыч приборларның төзелеше. Биология кабинетында биологик приборлар һәм җиһазлар белән эшләү кагыйдәләре.

Биология 5 класс Тема: Зурайткыч приборларның төзелеше. Биология кабинетында биологик приборлар һәм җиһазлар белән эшләү кагыйдәләре.

Скачать материал
библиотека
материалов

БИОЛОГИЯ – 5

Тема: Зурайткыч приборларның төзелеше. Биология кабинетында биологик приборлар һәм җиһазлар белән эшләү кагыйдәләре.

Лаборатор.эш №1.”Зурайткыч приборларның төзелеше. Алар белән эшләү алымнары”(өйрәтү)

Максат: укучыларда зурайткыч приборларның төзелеше һәм алар белән эшләу алымнары турында белем формалаштыру.

Дәрес тибы: яңа материал аңлату.

Ресурслар:

Укытучы өчен: төп – дәреслек

Өстәмә- интерактив комплекс, компьютер, презентация

Укучылар өчен: лупа, яктылык микроскобы, әзер микропрепарат, дәреслек.

Универсаль укыту гамәлләре:

  1. Танып-белү универсаль укыту гамәлләре: объектив, окуляр, тубус, штатив , эш өстәле, көзге төшенчәләре белән таныштыру, максатны мөстәкыйль формалаштыру, тәҗрибә аша нәтиҗә чыгару.

  2. Коммуникатив универсаль укыту гамәлләре:

  • Логик фикер йөртү осталыгын булдыру;

  • Үз фикереңне тулы, аңлаешлы итеп әйтү.

  1. Регулятив универсаль укыту гамәлләре:

  • Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

  • Белгән һәм белмәгәнне аера белү.



Дәрес барышы.

Оештыру өлеше. Исәнмесез! Дәрескә әзерме? Бүген без сезнең белән гади күз белән генә күреп булмый торган дөньяны өйрәнә башлыйбыз.

2. Актуальләштерү. Сез беләсез инде. Барлык тере организмнарны берничә патшалыкка берләштерәләр. Әйтегез әле, нинди патшалыклар әле ул?

(- бакерияләр, гөмбәләр, үсемлекләр, хайваннар патшалыклары)

- Бик дөрес. Бу патшалыкларга кергән кайбер организмнарны без гади күз белән дә күрә алабыз, ә кайберләре турында белсәк тә, без аларны гади күз белән генә күрә алмыйбыз. Нәрсәләр соң ул?

(бактерияләр, вируслар)

  • Аларны нәрсә ярдәмендә күрергә мөмкин?

(Лупалар, зурайткыч приборлар ярдәмендә)

  • Дөрес. Аларның төзелешен, алар белән эшләү алымнарын белмичә, без бу приборларны куллана алабызмы?

  • (юк)

  • Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы “Зурайткыч приборларның төзелеше. Биология кабинетында биологик приборлар һәм җиһазлар белән эшләү кагыйдәләре. (1 слайд)

  • Дәрес ахырына сез лупа һәм микроскопның төзелешен, алар белән эшләү алымнарын белергә тиеш буласыз.



  1. Яңа материал белән таныштыру.

Сезнең алда алманың эчке йомшагы. Әгәр аны сындырып карасак, алма йомшагының бик вак төерчекләрдән торуын күрәбез. Болар күзәнәкләр. Башта без аларны лупа аша карарбыз. Лаборатор эшкә керешәбез. Бу әле безнең беренче лаборатор эш булганлыктан, мин сезне эшнең эзлеклелеге белән таныштырам.

Дәфтәрләрне ачабыз. Бүгенге числоны һәм лаборатор эш һәм аның темасын, максатын язып куябыз. Һәрбер лаборатор эшнең максаты аерым языла. ( СЛАЙД 2)

  • Лупа һәм микроскопның төзелешен өйрәнү.

  • Микроскоп белән эшләү алымнары белән танышу.

Без сезнең белән эшне этаплап башкарабыз. (СЛАЙД 3)

  1. Лупаның төзелеше белән танышу.

  2. Микроскоп төзелеше белән танышу.

  3. Микроскоп белән эшләү алымнарын өйрәнү.

  4. Әзер препаратны яктылык микроскобы аша карау.

  5. Тикшерү тесты.



Эшкә керешкәнче ял итеп алыйк. (физкультминутка)

  • Эшне дәвам итәбез. Сезнең парта өсләрендә иң гади зурайткыч прибор – лупалар. Аның төп өлеше – ике ягы кабарынкы һәм кысага урнаштырылган, зурайтып күрсәтә торган пыялалар.( СЛАЙД 4)

  • Лупалар саплы һәм штативлы булалар (СЛАЙД 5) Саплы лупа 2-20 тапкыр зурайта, штативлы лупа 10-15 тапкыр зурайта.

  • Лупага игүтибар белән карагыз. Ул нинди өлешләрдән тора? (зурайтып күрсәтә торган пыяла, оправа һәм сап)

  • Дәреслекләребезнең 31 битен ачабыз. Һәм анда бирелгән лаборатор эшне игътибар белән укыйбыз һәм эшне үтибез. (укучылар мөстәкыйль эшлиләр, рәсем ясала)

  • Укучылар, әйтегез әле. Лупалар ярдәмендә без нинди объектлар күрә алабыз (кечкенә бөҗәкләрне, чәчәкләрне, күзәнәк формаларын)

  • Ә хәзер яктылык микроскобының төзелеше белән танышырбыз. Катлаулырак төзелешле микроскопларга нигез салучы булыа англия галиме Роберт Гук санала. 1665 елда «Күзәнәк» терминын беренчеләрдән булып Роберт Гук үзенең  фәнни эшендә куллана. Рәсемдә Роберт Гук, микроскобы һәм беренче тапкыр үзе күргән күзнәкләрне күрәсез (СЛАЙД 6)

  • Микроскоп төзелеше белән танышабыз. Микроскоп грекча “микрос” кече һәм “скопео” – карыйм сүзләреннән алынган. Бу яктылык микроскобы. СЛАЙД 7 буенча.

  • Микроскоп төзелешен ничек үзләштерүгезне тикшереп үтик. Тактага микроскоп рәсеме куелган. Өстәлдә микроскопның өлешләре язылган кәгазьләр. Һәрберегез бер язуны алып тактага тиешле урынга куясыз.

  • (Һәрбер бала чыга, эшли) Нәтиҗә ясала.

  • Микроскопны кулланганда, объектның ничә тапкыр зураеп күренгәнен белү өчен, окулярда күрсәтелгән санны объективта Күрсәтелгән санга тапкырларга кирәк.

  • Микроскоп белән эшләү тәртибе. СЛАЙД 8

  1. Микроскопны, штативы белән үзегезгә каратып, өстәл читеннән 5-10 см ераклыкта куегыз. Предмет өстәлендәге тиәемгә көзге ярдәмендә яктылык юнәлтегез.

  2. Әзерләнгән препаратны предмет өстәленә куегыз һәм кыскычлар ярдәмендә предмет пыяласын беркетегез.

  3. Винт ярдәмендә тубусны, объективның аскы кырые препараттан 1-2 мм ераклыкта булырлык итеп, салмак кына төшерегез.

  4. Окулярга бер күзегез белән карагыз, икенче күзегез дә ачык калсын. Окулярга карап, предметның сурәте ачык күренгәнчегә кадәр винтлар ярдәмендә тубусны әкрен генә күтәрегез.

  5. Эш тәмамланганнан соң, микроскопны футлярына салып куегыз. Микроскоп – кыйммәтле һәм тиз ватылучан прибор: аның белән тиешле кагыйдәләрне катгый үтәп, сак эшләргә кирәк.

  • Дәреслекнең 33 битен ачабыз . Лаборатор эшне эшлибез.

Микроскопның төзелеше һәм аның белән эшләү алымнары.



НӘТИҖӘ. Объект ничә тапкыр зурайтып каралды.

Лупа белән микроскопның аермалы яклары. Лупа белән Объектның формасын, ә яктылык микроскобы белән Объектның төзелешен карап була.



Дәфтәрләрегезгә тест сорауларының җавапларын гына язабыз.

  1. Нәрсә уйлап табу кешегә организмның күзәнәкчел төзелеше турындагы белемнәрен арттыру өчен ярдәм итә?

  1. Телескоп

  2. Микроскоп

  3. Бинокль

  1. Окулярда 8 саны, объективта 20 саны торса, объект ничә тапкыр зурайтылган?

  1. 28

  2. 16

  3. 160



  1. Яктылык микроскобы белән эшләү алымнарын дөрес эзлеклелектә урнаштырырга.

1.Винт ярдәмендә тубусны, объективның аскы кырые препараттан 1-2 мм ераклыкта булырлык итеп, салмак кына төшерегез.


2. Әзерләнгән препаратны предмет өстәленә куегыз һәм кыскычлар ярдәмендә предмет пыяласын беркетегез.

3. Микроскопны, штативы белән үзегезгә каратып, өстәл читеннән 5-10 см ераклыкта куегыз. Предмет өстәлендәге тиәемгә көзге ярдәмендә яктылык юнәлтегез.

4. Окулярга бер күзегез белән карагыз, икенче күзегез дә ачык калсын. Окулярга карап, предметның сурәте ачык күренгәнчегә кадәр винтлар ярдәмендә тубусны әкрен генә күтәрегез.

5 Эш тәмамланганнан соң, микроскопны футлярына салып куегыз.

  1. Саплы лупа предметны ничә тапкыр зурайтып күрсәтә?

  1. 2.5

  2. 20

  3. 2500



  1. «Күзәнәк» терминын беренчеләрдән булып  кулланучы галим

  1. Роберт Гук

  2. Антони ван Левенгук

  3. Томас Мор

Дөрес җаваплар күрсәтелә. Бер-берсенең эшен тикшерәләр.

  1. 2

  2. 3

  3. 32145

  4. 2

  5. 1

5 дөрес эш – “5”

4 дөрес эш – “4”

3 дөрес эш – “3”

2 дөрес эш – “2”

  1. Рефлексия.

  • Дәрес сезгә ошадымы?

  • Синең өчен нәрсә авыр булды ?

  • Мин нәрсәләр белдем....

  1. Өйгә эш бирү.

П.6 33 бит Бирем1,2



  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Проверен экспертом
Общая информация
Учебник: «Биология, грибы, растения», Пасечник В.В.
Тема: § 6. Устройство увеличительных приборов

Номер материала: ДБ-780196

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Организация и руководство учебно-исследовательскими проектами учащихся по предмету «Биология» в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «ФГОС общего образования: формирование универсальных учебных действий на уроке биологии»
Курс профессиональной переподготовки «Биология: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Методические аспекты реализации элективного курса «Антропология и этнопсихология» в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Государственная итоговая аттестация как средство проверки и оценки компетенций учащихся по биологии»
Курс повышения квалификации «Нанотехнологии и наноматериалы в биологии. Нанобиотехнологическая продукция»
Курс повышения квалификации «Основы биоэтических знаний и их место в структуре компетенций ФГОС»
Курс повышения квалификации «Гендерные особенности воспитания мальчиков и девочек в рамках образовательных организаций и семейного воспитания»
Курс профессиональной переподготовки «Биология и химия: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Организация производственно-технологической деятельности в области декоративного садоводства»
Курс повышения квалификации «Инновационные технологии обучения биологии как основа реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и выполнение работ по производству продукции растениеводства»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.