Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / "Бирде дөнья кирәкне..." дәрес эшкәртмәсе

"Бирде дөнья кирәкне..." дәрес эшкәртмәсе

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

7 нче классның рус төркеме өчен

Тема: “Бирде дөнья кирәкне...”


Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет – репрессия еллары турында тарихи белешмә бирү.

Предмет – шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне ныгыту, тест ярдәмендә тикшерү , “Тамчылар ни диләр?” әсәрен өйрәнү.

Шәхескә кагылышлы – хисләр аша бирергә теләгән фикерне ачыклау, якыннарыңа мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Материал: дәреслек (2 нче кисәк, 24– 26 нчы битләр), эш дәфтәрендә 29, 30 нчы битләр.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран (такта), Х.Туфан портреты, Х.Туфан китаплары.


I. Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

  2. Дәресне оештыру.

Өй эшен тикшерү: укучыларның алдагы дәрестә өйрәнгән шигырьне сәнгатьле укуларын, яттан өйрәнгән строфаларны тыңлау; эш дәфтәрләрендәге биремнәрне тикшерү.

  1. Актуальләштерү

Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән әңгәмә оештыра:

Сез репрессия еллары турында тарих фәненнән, китаплардан укып,

кинофильмнар аша нәрсәләр беләсез?

  1. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы бүген дә дәрестә сагыну, сагыш, якын кешеңне югалту ачысы турында сөйләшүне дәвам итәчәкләрен, шагыйрь Х.Туфанның тормыш юлы, иҗаты буенча үтелгәннәрне ныгыту, тест рәвешендә белемнәрне тикшерәчәкләрен әйтә.

– “Агыла да болыт агыла” шигырен укыгач, Хәсән Туфанның репрессияләнүе турында мәгълүмат алдыгыз. Репрессияләнгәннәрнең гаиләләре дә бу елларда коточкыч җәфаларга дучар ителгәннәр. Бүгенге дәрестә Хәсән Туфанның тормыш иптәше артистка Луиза Салигаскәрова турында да сөйләшербез.


II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

  1. Авторның тормыш юлы, иҗаты буенча тест сорауларына җавап бирү.

  2. Хәсән Туфанның “Тамчылар ни диләр?” шигырен уку.

  1. Укытучы сорау бирә:

Шигырь кемнәр турында?

  1. Укытучы шигырьне сәнгатьле укый. Укытучы Луиза Салигаскәрова язмышы турында сөйли (презентация ярдәмендә рәсемнәрен, Хәсән Туфан музеенда сакланучы ридикюльне күрсәтә, истәлекләр белән таныштыра.)

  • Шигырьдә нинди ридикюль турында сүз бара? Анда нәрсәләр сакланган?

  • Лирик геройның гомерен ридикюль хуҗасы ничек саклап калган?

  • Ридикюльдә нинди белешмәләр саклана? Алар нәрсәнең шаһите?

  • Лирик геройның гомер юлдашы ни өчен кан тапшырган? Илдә бу вакытта нинди вакыйгалар бара? (Укытучы сугыш чоры икәнен, яралыларга кан кирәк булуы турында аңлата.)

  • Алар күрешә алалармы?

  • Лирик герой сөйгәненең рәсеме каршында нинди хисләр кичерә?

  • Репрессия еллары турында сез тагын нәрсәләр беләсез?

  1. Шигырьне укучылар үзлекләреннән укыйлар.

  2. Укучылар шигырьне аудиоязмада тыңлыйлар.

  3. Берничә укучы шигырьне кычкырып укый.

  1. Биремнәр һәм сораулар, эш дәфтәрендә эшләү.

  1. Дәреслектән 4,5 нче биремнәр эшләнелә.Укучылар биремнәрне үзләре укыйлар, авыр булса, тәрҗемә итәргә мөмкиннәр. Җавапны партадашлары әйтә.

  2. Эш дәфтәрендәге 1,2 нче биремнәр эшләнелә.


III. Рефлексив бәяләү

  1. Лирик герой кем ул? Автор белән лирик герой арасында нинди уртаклык бар? Хәсән Туфанның биографиясен исегезгә төшерегез. Шагыйрьнең тормыш юлы турында шигырьдән укып белгәннәрегезне дә өстәп сөйләгез.

  2. Бәяләү.Укучыларга дәрестә катнашканнары бәяләнеп билгеләр куела.

  3. Өй эше:

а) шигырьне сәнгатьле укырга;

ә) һәр строфадан берәр сүзне сайлап алырга.Шул сүзләрне кертеп, эш дәфтәрегезгә Хәсән Туфанның тормыш юлы турында кечкенә текст язарга.

б) Луиза Салигаскәрова турында Интернеттан материаллар эзләргә.

  1. Алдагы дәрескә проблема кую.

Укытучы, дәресне тәмамлаганчы, йомгаклап нәтиҗә ясар өчен сораулар бирә:

  • Репрессия еллары нинди газаплар алып килгән?






Укытучы өчен өстәмә материал

...1905 елгы революциягә кадәр булачак шагыйрь Гөлзизин фамилиясе белән йөргән. Әти-әнисе кушкан исем-Хизбулла.

Белем алырга теләге зур булса да,мохтаҗлык Х.Туфанны бик иртә “тормыш арбасына” җигелергә мәҗбур итә. 1914 елның язында ул, Хизбулла Хәзрәтов исеменә (әтисен авыл кешеләре хәзрәт дип кенә йөрткәннәр) паспорт алып, Уралга, бакыр шахталарында эшләүче абыйлары янына китә. Анда бер ел эшләгәч, абыйлары үзара киңәшеп, аны Уфадагы атаклы “Галия” мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Х.Туфан үзен монда икенче дөньяга эләккәндәй хис итә. Мәдәни мохит аны бик тиз үз эченә тартып ала. Ул хорда җырлый, мандолинада уйный, ике курс өлкән укыган Ш.Бабичның әдәбият түгәрәгенә йөри. Х.Туфан белән бер сыйныфта киләчәктә күренекле әдипләр булачак Сәйфи Кудаш һәм казакъ Баембәт Майлин да укыйлар. Мәдрәсәдә әдәбиятны аларга Г.Ибраһимов укыта. Ул вакытта инде танылган әдип, Х.Туфанның 1916 елда язган “Йолдызлар” исемле беренче әсәренә бәя биреп, аның туфандай кисиякен өермәле,үзенчәлекле булуын әйтә. ( Берничә елдан әлеге “туфан” сүзе шагыйрьнең әдәби псевдонимына әйләнә.) “Галия” мәдрәсәсендә ике ел укыганнан соң, акча эшләп алырга диеп, абыйлары янына китә. Анда заводта слесарь булып эшли. 1917 елның Февраль һәм Октябрь революцияләрензаводта каршылый.

1934 елны Х.Туфан театр артисткасы Луиза Салигаскәровага өйләнә. Тиздән аларның кызлары туа. Чорның салкын җилләре шагыйрь өстенә кара болытлар куып китерә. Матбугатта аның иҗаты турында кискен тәнкыйть мәкаләләре басыла. Аерым алганда, ”Ант” (1935) поэмасы контрреволюцион рухтагы әсәр дип бәяләнә. 1937 елны Х.Туфанны язучылар берлегеннән чыгаралар, ә 1940 елның 18 ноябрендә “ советларга каршы милли оешмада катнашкан” дигән нахак гаеп белән кулга алалар. Бу вакытта аның кызына 4 яшь, ә улына 4 ай була. 1942 елның 7 мартында булган суд Х.Туфанны атарга хөкем итә. Тиздән, 21 мартта, СССР Югары судының Хәрби коллегиясе үлем карарын 10 елга лагерьга җибәрү һәм тагын 5 ел сәяси хокуклардан мәхрүм ителү белән алыштыра.

Төрмә-лагерьларда утырганда да Х.Туфан ил язмышы турында уйлана, үзенең гаепсезлеген исбатлау юлларын эзли. Әмма шагыйрьнең үтенечләре, башкаларныкы кебек үк, җавапсыз кала. 1950 елны Х.Туфанның лагерь срогы тула. Сәламәтлеге начар булуга карамастан, аны Новосибирск өлкәсенә сөргенгә җибәрәләр. Ул анда терлекче булып эшли. Кышын фермада,ә җәйләрен көтү көтә. Монда шагыйрьгә язу өчен мөмкинлекләр арта. Буш вакыты булу белән, ул иҗат эшенә керешә, үзенең сагыш белән тулы лирик әсәрләрен яза.



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 01.06.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров71
Номер материала ДБ-106568
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх