222267
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 5 480 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1 400 руб.
Московские документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 60%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО до 28 февраля!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана ООО "Столичный учебный центр", г.Москва)

Инфоурок / Другое / Конспекты / БСҮ. Дуслык, иптәшлек темасына фикер алышу, сөйләшү. Галимҗан Ибраhимовның әсәре нигезендә сочинение язарга әзерләнү.

БСҮ. Дуслык, иптәшлек темасына фикер алышу, сөйләшү. Галимҗан Ибраhимовның әсәре нигезендә сочинение язарга әзерләнү.


Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 184 курса профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

6 сыйныф, әдәбият, 27.11.15.

Тема: БСҮ. Дуслык, иптәшлек темасына фикер алышу, сөйләшү.

Галимҗан Ибраhимовның әсәре нигезендә сочинение язарга әзерләнү. 

Максат: 1) “Кызыл чәчәкләр” әсәрен тулысынча анализлау.

2) Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3)Укучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч hәм

матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү.

Җиhазлау: Әдәбият дәреслеге, тест, ноутбук, аудиоязма.

Дәрес барышы.


I. Актуальләштерү. (Уку мәсьәләсен кую).

Бик биектауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.

  • Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез.

  • Сез кемнәр соң? – дип сораган көтүче.

  • Без, Дуслык, Бәхет, Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит.

  • Укучылар сез ничек уйлыйсыз? Көтүче кемне кертер?

  • Дуслыкны. Ни өчен?

  • Чөнки дуслык керү белән өйгә бәхет тулган, байлык килгән.

Димәк, бүгенге дәрестә без сезнең белән дуслык турында сөйләшербез. Дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу – зур байлык. (Тема белән танышу)

II. Төп өлеш. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1) Дус – сүзен сез ничек аңлыйсыз? (Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт).

2) Дуслык турында нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?

а) Дуслары булмаган кеше ярты гомер генә яши.

б) Дусны ашыкмыйча гына сайла, тапкач – тиз алыштырма.

в) 100 сум акчаң булганчы – 100 дустың булсын.

г) Дус авырлыкта беленер һ.б.

д) Кош- канаты белән, Кеше - дусты белән көчле.

е) Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә.

е) Дус кайгыда сынала.

ж) Дуслыкны акчага сатып алып булмый.


3) Әңгәмә.

- Ни өчен акыллы кеше ахмаклар белән дуслаша алмый?

- “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың”, “Бүреләр белән яшәсәң, бүреләрчә улыйсың” мәкальләрен сез ничек аңлыйсыз?

- Чын сүзен сез ничек аңлыйсыз? (Чын дус йөз елдан соң да дус булыр).

4) “Дус – ул шундый...” темасына тәмамланмаган җөмләләр.

- Без төрле фикерләр ишеттек. Әмма минем бер сорау туды:

  • Без укыган әсәрдәге биш малайны дуслар дип атап буламы?

  • Чын дуслык нинди булырга тиеш?

Моны ачыклар өчен мин сезгә бу җөмләне тәмамларга тәкъдим итәм: “Дус – ул шундый...”

Мәсәлән:

  • Авыр минутларда тыңлый белгән.

  • Берсе дә аңламаган вакытта, сине аңлаучы.

  • Синең бөтен кимчелекләрең белән, ничек бар шулай кабул итүче.

  • Сиңа ошамасада, һәрвакыт дөресен әйтүче.

  • Синнән бернинди дә файда өмет итмәүче.

  • Синең өчен үзенең иң кадерле: вакытын, интересларын һәм хаттә үзенең гомерен дә корбан итәргә әзер булган.

  • Кулларыгызны күтәрегез әле, кемнең шундый дус табасы килә?

(балалар кулларын күтәрәләр)

5) Уен “Син дустыңны беләсеңме?”

- Сез үзегезнең дусларыгызны яхшы беләсезме икән? Игътибарлымы икән сез? Аның нәрсә яратуын, нәрсә белән кызыксынганын, нәрсә турында хыялланганын беләсезме икән? Кулларыгызны күтәрегез әле, кем үзен чын дус дип уйлый.

(Ике-өч пар кул күтәрә.)

Безнең сыйныфта кемнәр чын дуслар икән, бөтенегездә күрсен өчен мин аларны такта янына чакырам.

(Дуслар такта янына чыгалар, сыйныф аларны алкышлый.)

Хәзер без “ Син дустыңны беләсеңме?” дигән уен уйнап алабыз. Бу уенда бер пар дуслар катнаша. Мин сораулар бирәм. Дусларның берсе тактага җавап яза, аннары без икенчесен тыңлыйбыз. Җавапларны чагыштырып карагач, нәтиҗә ясарбыз. Дуслар бер-берсен әйбәт беләләрме икән.

(Бер уенда катнашучының күзләрен бәйлибез. Икенчесе такта янына баса, җавапларны язу өчен.)

Катнашучылар әзерме, уенны башлыйбыз.

(Укытучы сорау бирә, бер укучы тактада яза. Җавап язылып беткәч, икенчесе телдән җавап бирә)

  1. Аның иң яраткан дәресе?

  2. Аның яраткан ел фасылы?

  3. Кайсы спорт төрен ярата?

  4. Үсеп җиткәч кем булырга тели?

  5. Кайсы хайванны ярата?

  6. Нинди китап укырга ярата?

  7. Кайсы фәнне ярата?

III. Ял минуты. Гөлнара Тимерҗанова башкаруында “Дускаем” җырын тыңлау.

IV. Йомгаклау.

- “Дуслык – ул эчкерсез, ныклы бәйлелек”- бөек рус галиме, язучы Владимир Иванович Даль үзенең данлыклы аңлатмалы сүзлегендә дуслыкка шундый билгеләмә бирә. Танылган галим беренче урынга эчкерсез сүзен тик томалга гына куймый. Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы якын булган өчен. Хәзер,чыннан да, кайбер кешеләр үзләренә дусларын киеменә карап: баерак, модалы киенә торганын сайлый. Әмма чын дусларны алар шулай да таба алмыйлар. Ә дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Дуслыкны казанырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга, өлкәннәргә урын бирергә кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугры, ышанычлы гомерлек дуслары була ала.

V. Нәтиҗә ясау (рефлексия)

- Укучылар, безнең бүгенге дәрес сезнең өчен файдалы булдымы? Барыннан да күбрәк нәрсә исегездә калды?

Өй эше: Сочинение язып килергә.














Тест “Син яхшы дусмы?”

  1. Синең дустың һәр вакыт ниндидер маҗараларга очрый. Бу турыда башкаларга сөйләр идеңме?

А. Бер дә оялмыйча – 1

Б. Чын исемен әйтмичә -2

В. Беркайчан да – 3

2. Бер дустың бурычка акча сорап торды һәм аны вакытында кайтармады. Әгәр дә ул яңадан акча сорап килсә, бирер идеңме?

А. Бер дә икеләнмичә – 2

Б. Акчам юк дип бирмисең -1

В. Сәбәбен сорамыйча да үтенечен кире кагасың - 3

  1. Дустың ялгыш яраткан вазаңны ватты ди...

Б. Яңаны алып бирүен сорыйсың–2

А. Яңаны алырга сәбәп булды дип дустыңны тынычландырасың – 3

В. Тавыш куптарасың – 1

4.Дустыңның син яратмаган кеше белән аралашканын белдең. Нишлисең?

А. “Син миңа дус түгел!”- 2

Б. “Нәрсәсе бар инде аның!”- 3

В. “Йә мин, йә ул!”- 1

5. Дустыңның тормышында зур проблемалар булачагын тоясың. Син...

А. Дуслыктан баш тартасың – 1

Б. Кисәтергә тырышасың – 3

В. Берни булмагандай кыланасың -2

6. Чын дус синеңчә...

А. Барысын да сөйләргә тиеш – 1

Б. Кирәк дип тапканын гына – 3

В. Үз проблемаларын үзе чишәргә тиеш -2

7. Дустың яңа костюм алды ди, тик синеңчә ул аңа килешми.

А. Бик килешә дисең – 1

Б. Бу костюм сиңа килешми дисең – 2

В. Эндәшмисең - 3

8. Синеңчә...

А. Дустың синнән акыллырак – 2

Б. Синнән калыша – 1

В. Акыш үсеше ягыннан синең белән бер дәрәҗәдә - 3






















Нәтиҗә: 19-24 балл

Син яхшы дус. Дусларың сиңа ышана һәм син дә кирәк чагында аларга таяна аласың: алар һәрчак ярдәмгә киләчәк.

12-18 балл

Дусларың бар , әмма син, кызганычка каршы, еш кына аларны игътибарсыз калдырасың. Күз алдыңа китер, аларга хәзер бик авыр. Шуңа күрә, иртәгәгә калдырмыйча, бүген үк шалтырат.

8-11 балл

Игътибар үзәгендә үзең, яраткан кешең. Тирә-якта-гылар читтә кала. Яхшы дус булыр өчен башкалар белән күбрәк кызыксын, чөнки дусларсыз калуың ихтимал.









Общая информация

Номер материала: ДБ-186630



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG

Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Вам будут интересны эти курсы:

Курс «Менеджер по продажам»
Курс «Логистика»
Курс профессиональной переподготовки «Маркетинг: теория и методика обучения в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Правовое обеспечение деятельности коммерческой организации и индивидуальных предпринимателей»
Курс профессиональной переподготовки «Управление персоналом и оформление трудовых отношений»
Курс повышения квалификации «Интеллектуальная собственность: авторское право, патенты, товарные знаки, бренды»
Курс повышения квалификации «Организация научно-исследовательской работы студентов в соответствии с требованиями ФГОС»
Курс повышения квалификации «Экономика и право: налоги и налогообложение»
Курс повышения квалификации «Финансы: управление структурой капитала»
Курс повышения квалификации «Использование активных методов обучения в ВУЗе в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Источники финансов»
Курс повышения квалификации «Методы и инструменты современного моделирования»
Курс профессиональной переподготовки «Уголовно-правовые дисциплины: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Технический контроль и техническая подготовка сварочного процесса»
Курс профессиональной переподготовки «Управление качеством»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.