Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Презентации / Бәяләнмәгән батыр. А.Алиш иҗаты һәм тормыш юлы.

Бәяләнмәгән батыр. А.Алиш иҗаты һәм тормыш юлы.


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Бәяләнмәгән батыр Көрәш куа утлы давыл бөркеп, Үлем кайный тирә - ягымда, Нич...
Әйдәгез, танышабыз! Фәнни хезмәтне башкаручы 11нче сыйныф укучысы Гайнетдинов...
Абдулла Алиш турында белемнәрне тулыландыру, яңа мәгълүматларны өйрәнү, логик...
Мәктәптә чыга торган “Тәнәфес” һәм “Якты юл” район гәҗитләре. “Мәйдан”, “Ялк...
1908 елның 15 нче сентябрендә элекке Казан губернасының Спас өязе Көек авылы...
“Абдулла Алишның юбилее якынлашып килә. Татар халкы аны Җәлил белән бергә фа...
Абдулла Алишның бертуган апасы Закирә Алишеваның истәлекләреннән без Габдулл...
“Сугыштан соң Алишның хатыны, уллары ничек яшәгән – бу сорауларга да җавапла...
 Тимур Алишев
Тимур Алмаз улы Алишев – Абдулла Алишның оныгы. Ул Казан каласында яши. Тиму...
Айгөл Әхмәтгалиева : ”Халыкны бетерәсең килсә, аның теленә генә балта чап. М...
Сугыштан соң таралган яман хәбәрләр, нахактан “хыянәтче” тамгасы сугылган ис...
“Язучы, герой якташыбыз, туганыбыз Абдулла Алиш үзе дә әкият каһарманы сыман...
А.Алиш – үзенең Ватанга тугрылыгын, чын ирләрчә батырлыгы белән генә түгел,к...
Менә А.Алишның 100 яшьлек юбилее да узып китте. “Көек авылында бүген Алишевл...
“ Аның “Капкорсак патша”,”Нечкәбил”, “Сертотмас үрдәк” һәм башка әкиятләре та...
Йомгаклау ҺАМАН ИСТӘ Р.Галимова,Спас районы, Иске Рәҗәп урта мәктәбе укучысы...
Алиш тоткынлыкта да Туган илнең азатлыгы өчен көрәшкән, туганнары һәм балала...
1.А.Алиш. “Пчела и Оса.” К. “Радуга”. 1995 г. 76 стр. 2.”Мәгърифәт”. 2008 нче...
1 из 26

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Бәяләнмәгән батыр Көрәш куа утлы давыл бөркеп, Үлем кайный тирә - ягымда, Нич
Описание слайда:

Бәяләнмәгән батыр Көрәш куа утлы давыл бөркеп, Үлем кайный тирә - ягымда, Ничек килер үлем дигән сорау, Һич килмәде минем башыма. Көрәш белән тудык, көрәш белән Керәбез дә, ахры, кабергә, Язган икән соңгы сулышыбызны Илебез бәхете өчен бирергә.

№ слайда 2 Әйдәгез, танышабыз! Фәнни хезмәтне башкаручы 11нче сыйныф укучысы Гайнетдинов
Описание слайда:

Әйдәгез, танышабыз! Фәнни хезмәтне башкаручы 11нче сыйныф укучысы Гайнетдинова Алия Җитәкчесе 1нче категорияле татар теле укытучысы Галимова М.М.

№ слайда 3 Абдулла Алиш турында белемнәрне тулыландыру, яңа мәгълүматларны өйрәнү, логик
Описание слайда:

Абдулла Алиш турында белемнәрне тулыландыру, яңа мәгълүматларны өйрәнү, логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен, иҗади активлыкны үстерү; балаларда сабырлык, эшкә бирелгәнлек, кешелеклелек, шәфкатьлелек, матурлыкны тоя һәм аңлый белергә өйрәтү; туган илебезгә, телебезгә һәм халкыбызның рухи хәзинәләренә ихтирам хисе тәрбияләү; максатларны әдәби әсәрләр, халык авыз иҗаты, балалар шигърияте аша тормышка ашыру.

№ слайда 4 Мәктәптә чыга торган “Тәнәфес” һәм “Якты юл” район гәҗитләре. “Мәйдан”, “Ялк
Описание слайда:

Мәктәптә чыга торган “Тәнәфес” һәм “Якты юл” район гәҗитләре. “Мәйдан”, “Ялкын”, “Салават күпере”, “Мәгариф” җурналлары. “Ватаным Татарстан”. “Мәгърифәт” гәҗитләре һ.б.

№ слайда 5 1908 елның 15 нче сентябрендә элекке Казан губернасының Спас өязе Көек авылы
Описание слайда:

1908 елның 15 нче сентябрендә элекке Казан губернасының Спас өязе Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә.

№ слайда 6 “Абдулла Алишның юбилее якынлашып килә. Татар халкы аны Җәлил белән бергә фа
Описание слайда:

“Абдулла Алишның юбилее якынлашып килә. Татар халкы аны Җәлил белән бергә фашист төрмәсендә, җәллад балтасы астында башын җуйган каһарман дип белә. Иле – халкы өчен һәлак булган татар әдипләре арасында без Алишны Мусадан соң икенче урынга куярга өйрәнгәнбез. Ә Алишның юбилеена әзерлек хәлләренә кайтсак, алар һуш китмәле! ...Июль аена аяк баскач, Спас район үзәге булган Болгарга да, Алишның туган авылы Көеккә дә юл тоттык. Көек авылының 2 урамына таш ватыклары кертеп түшәгәннәр дә, һәм вәссәләм! Алиш туып – үскән нигез урынында хәзер балалар бакчасының терәүгә куярдай йорты кыйшаеп тора. Янында заманында Алишлар нәселе хуҗа булып торган таш келәт утырып калган. Алиш нигезен мәңгеләштерергә, балалар бакчасы урынына музей төзеп куярга исәп тотучы да юк. Элек Алиш исемен йөрткән олы, бай совхоз инде юкка чыккан. Авылда да, якын – тирәдә дә каһарман – шагыйрь исемен алган бернинди оешма да, тап – тар тыкрык та юк.” Вахит Имамов. “Бәяләнмәгән батыр.” “Мәйдан”, №8 08.2008. Шушы юлларны укыгач батыр көрәшче турында белемнәребезне тикшерергә һәм тулыландырырга булдык.

№ слайда 7
Описание слайда:

№ слайда 8 Абдулла Алишның бертуган апасы Закирә Алишеваның истәлекләреннән без Габдулл
Описание слайда:

Абдулла Алишның бертуган апасы Закирә Алишеваның истәлекләреннән без Габдуллаҗанның бабаларының бик укымышлы булуын, әтиләренең яшьли солдатка алынып, аяклары авыртып кайту сәбәпле, япон сугышына бармый калуын һәм төп йортта яшәп калуын, иген чәчүен, терлек асравын, бик матур алма – чия бакчасы үстерүен, умарталары белән тирә - юньдә дан тотуларын белдек. Әниләре Газизә дә гыйлемле, изге күңелле, шигъри җанлы, шигырь һәм бәетләр чыгарырга һәвәс булган. “Безнең өйгә һәрвакыт газета – җурналлар килеп тора иде. Әтиебез Тукайны ярата иде; шуңа күрә аның кайбер шигырьләрен яттан сөйли, ә кечкенә Габдуллаҗан аңа ияреп кабатлый иде. Әтидән күрептер инде, бәйрәмнәрдә җыелган 2-3 тиен акчасын да китап алырга дип саклап тора иде,”- ди.

№ слайда 9
Описание слайда:

№ слайда 10 “Сугыштан соң Алишның хатыны, уллары ничек яшәгән – бу сорауларга да җавапла
Описание слайда:

“Сугыштан соң Алишның хатыны, уллары ничек яшәгән – бу сорауларга да җаваплар чор таләп иткәнчә генә язылган... Алишның төпчек улы Айвазның язмышы шактый фаҗигале. Ул бик яшьли дөньядан китә... Әниләре Рокыя Тюльпанова 1993елда вафат була. Рокыя апаның фамилиясе Алишева түгел, Тюльпанова булу “теге” елларда әзме – күпме җиңеллек китергәнме – монысы да билгесез. Тимур Алишев (А.Алишның оныгы, Алмазның улы) татарча белми, улы Муратка (әнисе белән Швециядә яши) бабасының әкиятләрен рус телендә укый”,- дип яза Айгөл Әхмәтгалиева. (“Мәйдан”, август, 8\ 2008, 124 нче бит.) Ике улым бар. (Алмаз белән Айвазга) Һәрбер эшне җитез эшли торган Корыч кебек ике улым бар... ... Ике күзем кебек ике улым Сизгер саклар илнең постларын... Рокыя Тюльпанова – Абдулла Алишның тормыш иптәше- үзенең истәлегендә :“Семьяда, көнкүрештә зур ярдәмче, киң күңелле, бик гади, кешелекле, әнисен һәм балаларны бик ярата иде”,- дип әйтеп калдыра. Бу дөрестән дә шулай. Алиш 1941 нче елны сугышка китәр алдыннан туганнарына: ”Әнине карагыз, ярдәмегездән ташламагыз, балаларыма күз – колак булыгыз, кулдан килгәнчә ярдәм итегез”,-дип үтенә.

№ слайда 11  Тимур Алишев
Описание слайда:

Тимур Алишев

№ слайда 12 Тимур Алмаз улы Алишев – Абдулла Алишның оныгы. Ул Казан каласында яши. Тиму
Описание слайда:

Тимур Алмаз улы Алишев – Абдулла Алишның оныгы. Ул Казан каласында яши. Тимурның үз бабасы белән горурлануы, аның турындагы истәлекләрне саклавы сөендерә. “Берничә ел элек бабамның вафат булуы турында таныклык алу мөмкинлеге туды. Мин Берлинга юл тотым. Плетцензее төрмәсендә булу миңа тетрәндергеч йогынты ясады. Бер мизгелгә мин йөрәгем аша бабам гомеренең соңгы секундларын кичердем, аның белән рухи элемтәгә кергәндәй булдым. Музей хезмәткәрләре Алиш оныгы икәнемне белгәч, миңа карата аеруча кунакчыл булдылар. Шул рәвешле, мин бу сәяхәттән җәлилчеләрнең гомумевропа тарихында нинди зур урын алып торуларын үз күзләрем белән күреп кайттым”,-ди.

№ слайда 13
Описание слайда:

№ слайда 14 Айгөл Әхмәтгалиева : ”Халыкны бетерәсең килсә, аның теленә генә балта чап. М
Описание слайда:

Айгөл Әхмәтгалиева : ”Халыкны бетерәсең килсә, аның теленә генә балта чап. Маңкортка әверелгәннәр “Туган тел”не дә, “Нечкәбил”не дә, “Чукмар белән Тукмар”ны да укый – аңлый алмый; халкы тарихындагы шәхесләр дә кызыксындырмый аларны”-ди.

№ слайда 15
Описание слайда:

№ слайда 16 Сугыштан соң таралган яман хәбәрләр, нахактан “хыянәтче” тамгасы сугылган ис
Описание слайда:

Сугыштан соң таралган яман хәбәрләр, нахактан “хыянәтче” тамгасы сугылган исемнәр аларның якыннарына кара кайгы булса, күп еллардан соң аклану һәм гаделлекнең халыкка кайтып ирешүе бик тә уңай тәэсир итә. Алиш кешеләргә ихтирам белән карый, әнисен бик ярата, хөрмәтли иде”,- дип язып калдыра Рокыя Тюльпанова. Әнисе дә аны бик ярата, аңа багышлап шигырь – бәетләр яза. “ Мин Габдуллаҗанымны исәндер дип юанам”,- ди. Еллар буе өметен өзми, халкыбызның йөз аклыгы булып кайтуларын көтә: Алар югалсалар да, Калкып чыгарлар әле, Дошманнарны себереп түккәч, Балкып чыгарлар әле...- дип яза. Рәхмәт булсын балама, Туры юллардан барган. Дошманнарга сатылмаган, Дошманнарның йөрәгенә Улым сүзендә торган. Үзем үләм димәгән, Бик күп куркулар салган. Нинди газаплар күрсә дә, Балам кала димәгән, Һаман нык, чыдам булган. Дошман сүзенә алданып, Туган илен бирмәгән! (Фашистлар тоткынлыгында һәлак булган улына багышлап язып калдырган юллары.) “Мәйдан” , август, 8\ 2008, 98 нче бит

№ слайда 17
Описание слайда:

№ слайда 18 “Язучы, герой якташыбыз, туганыбыз Абдулла Алиш үзе дә әкият каһарманы сыман
Описание слайда:

“Язучы, герой якташыбыз, туганыбыз Абдулла Алиш үзе дә әкият каһарманы сыман тоела миңа. Еллар үтте. Нахакка, бер гаепсезгә җәберләнгәннәрнең җан авазы зинданнар, үлем базлары аша безнең буынга килеп иреште. Халык дошманы дигән кара шәүләне демократия дулкыны юкка чыгарды. Безгә әти:“Алиш абыегыз кебек китапны яратыгыз, яхшы укыгыз, кыю, курку белмәс батыр булып үсегез”;- дия иде. Әйе, әкиятче, язучы абыебыз арабызда юк инде. Ләкин аның әсәрләре, әкиятләре бүген дә актуаль”,- дип яза Асия Алишева.

№ слайда 19 А.Алиш – үзенең Ватанга тугрылыгын, чын ирләрчә батырлыгы белән генә түгел,к
Описание слайда:

А.Алиш – үзенең Ватанга тугрылыгын, чын ирләрчә батырлыгы белән генә түгел,каләм очыннан тамган гыйбрәтле сүзләре, ничәмә - ничә буын балаларын тәрбияләгән әкиятләре белән дан яулаган шәхес.

№ слайда 20
Описание слайда:

№ слайда 21 Менә А.Алишның 100 яшьлек юбилее да узып китте. “Көек авылында бүген Алишевл
Описание слайда:

Менә А.Алишның 100 яшьлек юбилее да узып китте. “Көек авылында бүген Алишевларның нәсел агачын дәвам итүчеләр юк. Мәңгелек йортта Нурулла, Габделбари бабайларның рухы гына яши... 1935елда Габделбари вафат була, балалар кайсы кая таралыша, Газизә апа Казанга килеп урнаша. Йортның шул чакларда сүтелгәне билгеле. Тик кем сүткүн, аны кая күчергәннәр. Хәзер кайда – бу сорауларга җавап юк.” (“Мәгариф”, 122 нче бит. 8\ 2008).

№ слайда 22
Описание слайда:

№ слайда 23 “ Аның “Капкорсак патша”,”Нечкәбил”, “Сертотмас үрдәк” һәм башка әкиятләре та
Описание слайда:

“ Аның “Капкорсак патша”,”Нечкәбил”, “Сертотмас үрдәк” һәм башка әкиятләре татар балалар әдәбиятының классик хәзинәсенә әверелде. Алар ел саен нәниләр өчен төрле китаплар булып басылып килә, рус һәм башка телләргә тәрҗемә ителә”,- дип яза Рафаэль Мостафин үзенең “Батыр көрәшче, талантлы язучы” дигән мәкаләсендә. “...Юк, кирәкми, үлмим, табыш булып Кайтып керим туган илемә...”

№ слайда 24 Йомгаклау ҺАМАН ИСТӘ Р.Галимова,Спас районы, Иске Рәҗәп урта мәктәбе укучысы
Описание слайда:

Йомгаклау ҺАМАН ИСТӘ Р.Галимова,Спас районы, Иске Рәҗәп урта мәктәбе укучысы Алиш абый, рәхмәт, мең – мең рәхмәт, Ышанычны аклый алдың син. Хөрмәт итәм сине, горурланам, - Ватанымны саклый алдың син... Син түрендә булдың яуның,беләм, Илең өчен алга атладың. Көрәштәшләр исән – имин кайтты, Тик син генә кире кайтмадың... Кечкенәдән гашыйк, Алиш абый, Синең язган барча әсәргә. Телим шулай алгы көнемдә дә Синең кебек горур яшәргә.

№ слайда 25 Алиш тоткынлыкта да Туган илнең азатлыгы өчен көрәшкән, туганнары һәм балала
Описание слайда:

Алиш тоткынлыкта да Туган илнең азатлыгы өчен көрәшкән, туганнары һәм балаларының язмышы өчен кайгырган, шигырьләре белән көрәшкә өндәгән. Ләкин совет чорында шагыйрьнең батырлыгы һәм иҗаты тиешенчә бәяләнмәгән, Алиш хаксызга күләгәдә калган иде. Әйдәгез, аның 100 еллык юбилееннан соң булса да, үзебезнең каһарман язучыбызны тиешле дәрәҗәгә күтәрик.

№ слайда 26 1.А.Алиш. “Пчела и Оса.” К. “Радуга”. 1995 г. 76 стр. 2.”Мәгърифәт”. 2008 нче
Описание слайда:

1.А.Алиш. “Пчела и Оса.” К. “Радуга”. 1995 г. 76 стр. 2.”Мәгърифәт”. 2008 нче ел. 3. “Мәгариф”, К. 9\ 2008, 18 нче бит. 4.”Мәйдан”, Яр.Чаллы, 8\ 2008, 3-4 нче битләр. 5.”Нәниләргә бүләк”, К. Татар китап нәшрияты, 1988 ел, 104-105 битләр. 6.”Нечкәбил”, К. Татар китап нәшрияты, 1989 ел. 7.”Нигезең нык булса”. Сәләтле бала – ил байлыгы”. “Мәгариф”, 2008,№1 К. 8.”Сабантуй”, К.15.09.2001, 13.10.2001, 2008 ел.”Эх, ничек яшисе килә!” “Алиш кайтты”. 9.”Салават күпере.” 11.01.2006 ел. “Җәлилчеләр”. 10.”Татар балалар әдәбияты”. Л.И.Минһаҗева, И.Х.Мияссарова. Тарих, 2003, 100-111 нче битләр. 11.”Тылсымлы хикәяләр”. А.Алиш. Тарих, 2003, К. 6 – 288 нче битләр.


Автор
Дата добавления 09.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров128
Номер материала ДВ-436084
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх